Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 4 страница




 

III

Ка­мил Сә­ха­би­ев­нең бар-бө­тен хы­я­лы — кеч­ке­нә ге­нә бул­са да бер дә­рә­җә алу иде, күз­гә кү­ре­нер­лек­не, кем­нәр өс­тен­нән­дер ида­рә итәр­лек­не. Элек­ләр­не ул өмет­тә ге­нә яшә­де, ин­де хә­зер кә­се­бе­нә ке­рү­дән баш­ка­сы кал­ма­ды, чөн­ки бер дис­тә ел­дан ул пен­сия яше­нә якын­ла­шып җи­тү­че­ләр­дән са­на­ла­чак. Аңа ни­чек тә ме­нә хә­зер кү­тә­ре­лер­гә ки­рәк, бик ки­рәк! Күп­ме са­быр итәр­гә бу­ла? Аны элек­ләр­не: “Ме­нә фа­тир ал­гач, ме­нә фа­тир ал­гач!”— дип ышан­ды­рып кил­де­ләр. Шу­лай тү­гел­ме­ни? Аңа ха­ты­ны да, фа­тир­ла­ры­на кү­че­неп ур­наш­кан көн­не:

— Ин­де си­не дә­рә­җәң­дә дә үс­те­рә ба­рыр­лар! Бе­рен­че бас­кыч­ны уңыш­лы үт­тең!— дип тәб­рик­лә­гән иде.

Әйе, ул уңыш­лы үт­те. Әле мо­ңа ка­дәр аның дә­рә­җә­сен­дә­ге бер ге­нә чи­нов­ник та ун­биш ел эчен­дә фа­тир­лы бу­лу бә­хе­те­нә иреш­мә­гән иде. Аның өй ту­е­на кил­гән ип­тәш­лә­ре дә:

— Ак көн­лә­шү бе­лән көн­лә­шә­без!— дип тост­лар әйт­те­ләр, хә­ер­сез­ләр! Көн­лә­шү­нең агы-ка­ра­сы бу­ла­мы­ни аның? Көн­лә­шү — көн­лә­шү ин­де ул! Көн­че­лек­нең кай­чан из­ге­лек яки иге­лек бул­га­ны бар?

Ка­мил Сә­ха­би­ев бо­лар ха­кын­да уй­ла­нып, бәй­рәм буе бор­чы­лып утыр­ды, әм­ма йө­зе­нә чы­гар­мас­ка ты­рыш­ты. Ул алар­ның сүз мәгъ­нә­се­нә тө­шен­ми сөй­лә­шү­лә­рен бе­лә иде, чөн­ки кон­то­ра­да мо­ңа ба­ры тик Ка­мил Сә­ха­би­ев ке­нә ос­та, ма­һир, баш­ка бер­се дә тү­гел. Шу­ның өчен аны ху­җа­ла­ры “я­рат­ты­лар да ин­де”, мо­ны гы­на ул ях­шы бе­лә.

“Ун­биш ел эчен­дә ди­ген? Ун­биш ел эчен­дә!.. Бу ка­дәр­ле го­мер үт­кә­реп ке­ше бер кон­то­ра­да баш кү­тәр­ми ге­нә эш­ли­ме­ни ин­де? Бул­ма­ган­ны! Кү­зе­гез­не ачы­гыз, Ка­мил ип­тәш Сә­ха­би­ев! Си­ңа ип­тәш­лә­рең дә ба­ры тик “Сә­ха­би” дип ке­нә эн­дә­шә, атаң исе­мен дә бел­ми­ләр! Бу го­мер эчен­дә хез­мәт­тәш­лә­рең ике­шәр фа­тир алып туз­ды­рыр­га иреш­те­ләр ин­де! Син ниш­ләп йок­лап кал­дың?”— Мәҗ­лес гү­я­ки шу­шы сүз­ләр­не сөй­ли, шу­шы рә­веш­ле әй­теп аңар­дан кө­лә иде. Ка­мил Сә­ха­би­ев исә, алар­ны ише­теп, ахыр­да тә­мам җе­беп төш­те. Кил­гән ку­нак­ла­ры да, рә­хәт­лә­неп бәй­рәм итеп, җыр­ла­шып-би­е­шеп ал­гач, аны уя­тыр­га һәм рәх­мәт әй­теп сау­бул­ла­шыр­га ки­рәк тап­мый­ча, ха­ты­нын исә мең кат тәб­рик­ләп, кап­шап, үбеп һәм ко­чып та­ра­лыш­ты­лар.

Хә­ер­че­гә җил кар­шы, ди. Кон­то­ра бү­ле­ген­дә мө­дир­ләр­дән бер­се бу­лып эш­ләү­че Мөх­лис Рә­ве­фо­вич, бик тә шо­ма һәм бул­дык­лы, ярым пе­ләш баш ир, шу­шы мәҗ­лес­тән соң Ка­мил Сә­ха­би­ев­ләр­гә еш­лый баш­ла­ды. Бер кил­де, ике, өч. Яки Сә­ха­би үзе өй­дә бу­ла, яи­сә кай­тып ке­рә, йә ин­де ишек төп­лә­рен­дә Мөх­лис Рә­ве­фо­вич­нең ку­лын­да бер кап кон­фет һәм чә­чәк­ләр тот­кан ча­гы­на ту­ры ки­лә.

Шун­да бо­ры­лып кы­на ки­тә­се бит. Юк ин­де, ар­ты­гы бе­лән хөр­мәт күр­сә­теп, ишек­не ачып, рә­хим­нәр итү­лә­рен үте­неп, фа­тир­га уз­ды­ру, аның бе­лән сө­е­не­шеп уты­рып чәй­ләр эчү — бо­лар ях­шы­га алып ба­рыр­га ти­еш иде­ләр. Ә Мөх­лис Рә­ве­фо­вич тот­ты да ара­ла­рын тә­мам өз­де дә куй­ды. Ка­мил Сә­ха­би­ев мо­ның сә­бә­бен та­ба ал­мый­ча ап­ты­рап йө­дә­де. Ха­ты­ны исә бу­ран­нар куз­гат­ты:

— Ниш­ләп ки­лә ул Мөх­лис Рә­ве­фо­вич ди­гән бән­дә­гез? Ни­гә те­ле­фон кер­тер­гә бу­лы­шам ди? Ни өчен ми­ңа бәй­лә­нә? Җир бит, хә­сис, са­сы­ган урыс то­кы­мын­нан бит ул!

Ка­мил Сә­ха­би­ев шун­да ха­ты­нын ты­ныч­лан­ды­рыр­га то­ты­на:

— Ни­чек алай бул­сын ди? Юк­ны сөй­ли­сең, җан­ки­сәк­кә­ем! Аның үз ха­ты­ны бар. Яшь, ди­ләр. Чи­бәр, ди­ләр. Ниш­ләп әле си­ңа бәй­лән­сен ди?

— Юләр син, Ка­мил, ах­мак! Һич аң­ла­мый­сың­мы­ни? Әл­лә аң­ла­ма­ган­га са­бы­ша­сың­мы? Ул си­ңа гы­на ха­тын-кыз бер­кем дә тү­гел. Ә бик бе­лә­сең кил­сә, шул Мөх­лис Рә­ве­фо­вич ише­ләр үзе­не­кен дә чит­кә как­мый, ке­ше­не­ке­нә дә үре­лә, ят­ны­кын да кал­дыр­мый. Син ге­нә ул пеш­мә­гән бер нә­мәр­сә бул­дың. Ми­нем урын­да баш­ка бер ха­тын — өс­тең­нән йө­реп туй­мас иде, бик бе­лә­сең кил­сә!— дип, сүз­лә­ре ахы­рын­да елап та җи­бәр­де.

Һәм ме­нә Мөх­лис Рә­ве­фо­вич ки­сәк­тән кил­мәс бул­ды шул. Аның ки­тер­гән чә­чәк­лә­ре­нә, кап­лы кон­фет­ла­ры­на ия­лә­шеп җит­кән иде­ләр югый­сә. Элек ни­чек май ко­я­шы ке­бек бал­кып кү­реш­сә, хә­зер эт ко­я­шы­на тиң­ләр­лек тә ел­май­мый, Ка­мил дус­тын кү­рү­гә, бо­лыт ар­ты­на ке­реп чу­ма. Ме­нә шу­лай ул, Сә­ха­би, бә­хе­тең­не бер тап­кыр сы­ер сөз­сә, дә­ва би­реп тә аяк­ла­та ал­мый­сың аны!

 

IV

Әм­ма Ка­мил Сә­ха­би­ев үз бә­хе­тен аяк­ка бас­ты­рыр­га бик тә те­ли иде. Ул аның кай­чан, ни­чек, ни сә­бәп­ле егы­лып ки­тү­ен тө­ше­нер өчен хә­те­рен мең кат ак­та­рып чык­ты. Һич ке­нә дә та­ба ал­ма­ды, фа­раз­лау­лар­дан уз­ма­ды. Үзен­дә бер ге­нә дә га­еп юк иде ке­бек.

— Ке­ше ни­чек үсә соң шу­лай? Җит­мә­сә ор­ден һәм ме­даль­ләр дә ала?— дип ха­фа­лан­ды ул.

Бер­ни­чә ел элек ке­нә бу­лып уз­ган Ка­зан шә­һә­ре­нең меңь­ел­лы­гын­да бик күп­ләр­гә, олы мәр­тә­бә күр­сә­теп, шу­шы уңай­дан ме­даль­ләр тап­шыр­ды­лар, хәт­та кон­то­ра­да эш­ли баш­ла­вы­на ни ба­ры­сы биш ел да бул­ма­ган Там­чы­гөл ту­таш та ла­ек аңар­га. Бир­де­ләр. Сө­ен­дер­де­ләр кыз ба­ла­ны. Әм­ма Ка­мил Сә­ха­би­ев­не ис­лә­ре­нә дә тө­ше­реп ка­рау­чы­лар бул­ма­ды. Ул мо­ңар­га хәй­ран ит­те. Ни­чә көн­нәр бә­гы­ре таш бу­лып, гү­я­ки су­га бат­кан адәм хә­лен­дә йөр­де. Аңар­га ка­рап кы­на һич­кем ул “ха­та­ны” тө­зә­тер­гә алын­ма­ды. Ка­мил Сә­ха­би­ев түз­мә­де, бү­лек мө­ди­ре бу­лып эш­ләү­че кон­то­ра җи­тәк­че­лә­рен­нән Ев­ге­ний Бо­ри­со­вич ди­гән, куе каш­лы, төз чы­рай­лы, хо­хол кы­я­фәт­ле рус­ка мө­рә­җә­гать ит­те. Ә те­ге аны яр­ты сү­зен­нән аң­ла­ды. Кис­мә­ге­ңә кап­кач бул­сын ди­гән­дәй, та­тар­ча гы­на җа­ва­бын таш­ла­ды:

— Бу ха­та тө­зә­те­лер дип бе­ләм! Олы­рак бү­ләк кө­тә тор­ган­дыр!

Аның бу сүз­лә­ре­нә Ка­мил Сә­ха­би­ев ба­ла­лар­ча ышан­ды. Ул хак­та, сюрп­риз бу­ла­сы­на өмет итеп, ха­ты­ны­на да “сер­не” тиш­ми­чә йөр­де. Әм­ма, кө­тә-кө­тә кө­тек бу­лу хә­ле­нә ка­ра­мас­тан, ни те­ге ме­даль, ни баш­ка төр­ле бү­ләк аны эз­ләп кил­мә­де. Бә­хе­тен чын­нан да “сы­ер сөз­гән” иде, ни хәл итә­сең!

Мон­нан бер­ни­чә ай элек ке­нә кон­то­ра­га инс­ти­тут бе­тер­гән бер яшь егет­не ал­ды­лар. Компь­ю­тер­лар бу­ен­ча бел­геч иде ул. Ә Ка­мил әфән­де­нең бу өл­кә­дә тап­ка­ны-тө­шен­гә­не — үз ир­ке һәм җае бе­лән ге­нә бул­ды. Дө­рес алар­ны бу тех­ни­ка бе­лән та­ныш­ты­ру мак­са­тын­да укы­тып ка­ра­ды­лар, әл­лә укы­ту­чы­ла­ры шун­дый гы­на иде, әл­лә баш­ка төр­ле сә­бәп тә бар: ка­бы­зып сүн­де­рү­дән ар­ты­гын тө­ше­нә-тө­шен­де­рә ал­ма­ды­лар. Өй­рә­теп ма­таш­кан егет­нең әй­тү­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, кон­то­ра ке­ше­лә­ре­нең акы­лы урын­дык тө­бен­дә, имеш! Әм­ма да Ка­мил аб­за­ла­ры өй­рән­де шул компь­ю­тер ди­гән­нә­рен. Тик ба­ры­бер кә­газь­ләр­не әү­вә­ле ис­ке­чә кул­дан ту­ты­ра, эш­ли, хәс­тә­рен кү­рә, ан­на­ры гы­на компь­ю­тер­га кү­че­реп кер­тә. Ә бу яшь егет, Хө­сә­ен Хә­ки­мо­вич ди­гән­нә­ре, ни га­җәп, ак йө­зен, ка­ра күз­лә­рен мо­ни­тор­га те­кәп куя да, пи­а­нист­лар­да гы­на бу­ла тор­ган озын бар­мак­ла­рын кла­ви­а­ту­ра өс­тен­дә йө­гер­тә баш­лый, аһ итеп өл­гер­ми­сең, ки­рә­ген­чә һәм, иң га­җә­бе, ти­е­шен­чә бит әле, эш­не баш­ка­ра да куя. Ме­нә бит ул ни­чек! Ка­мил абый­сы­на бо­лар­ны баш­ка­рып чы­гар өчен бер көн ки­рәк бу­лыр иде, ә ул, адәм ки­сә­ге ди­мә ин­де, ми­нут эчен­дә баш­ка­ра да куя. Бо­лай эш­ли баш­ла­са­лар, кон­то­ра буш ка­лыр иде, хәт­та ки­рә­ге дә бе­теп, аны ябып та ку­ю­ла­ры мөм­кин!

Әм­ма егет­нең ар­тын­нан гай­бә­те дә ки­леп ке­реп, ко­лак­лар­дан тел­ләр­гә, тел­ләр­дән ко­лак­лар­га йө­реп чы­гар­га өл­гер­де: пә­җә­баз икән ул! Ал­лаһ сак­ла­сын, ягъ­ни дә шул — күт­ләк, ди! Ә үзе­нә нин­ди ке­ше­ләр ки­лә баш­ла­ды­лар бит. Ба­ры­сы да ях­шы­дан-ях­шы ки­ен­гән­нәр. Ул төс-кы­я­фәт, куль­ту­ра ди­сең­ме, ул ита­гать, хөр­мәт, мәр­тә­бә ди­сең­ме? Ин­де дә ки­тер­гән күч­тә­нәч­лә­рен әйт­кән дә юк: шо­ко­лад-кон­фет­лар — тарт­ма-тарт­ма, зу­ры­сы-ке­че­се. Әле бер­се аңа бү­ләк­кә ал­тын сә­гать тә кал­ды­рып чык­ты. Олы яшь­тә­ге яһүд адә­ме ди­гән­нәр иде, узып ба­рыш­лый, ку­лын­да­гы зон­ты ял­гыш ти­еп, Сә­ха­би кар­шын­да­гы урын­дык­ны уры­нын­нан кү­чер­де, әм­ма бик ита­гать һәм тү­бән­че­лек бе­лән:

— Га­фу ите­гез!— дип, тук­та­лып, үте­неч­ле күз ка­раш­ла­рын те­кәп ал­ды.

“Нин­ди яһүд, ка­ян ки­леп?.. Та­тар бу! Чеп-чи Ка­зан та­та­ры!”— ди­де кү­ңе­ле сө­е­неп Ка­мил Сә­ха­би­ев үз ал­ды­на, ак маң­га­е­на бә­реп чык­кан тир бөр­тек­лә­рен ке­сә яу­лы­гы­на сөр­теп, си­рәк­лән­гән маң­гай чәч­лә­рен үз тәр­ти­бен­чә уң­га та­ба сы­пы­ру­ын бе­леп.

Әм­ма бу ыс­пай­ла­ну­ла­ры ар­тык иде, ба­ры­бер бу яһүд та­та­ры аңа кы­зык­ма­ды. Ка­мил әфән­де үзе­нең сөй­кем­сез сө­я­ге бар­лы­гын бе­лә иде. Шу­ны исе­нә тө­ше­реп, үзе­нең бо­зык адәм­нәр­дән бул­ма­вы­на сө­е­неп куй­ды.

Шу­лай да бу сө­е­нүе кы­сыр иде. Кем­гә ки­рә­ге бар аның?

Ә те­ге егет, Хө­сә­ен Хә­ки­мо­вич, үс­те дә кит­те. Яр­ты ел эш­лә­де ди­гән­нә­рен­дә, аны ка­я­дыр үзәк­кә ко­да­лап һәм үте­неп ди­яр­лек алып кит­те­ләр. Хә­зер утыз­мы-алт­мыш­мы мең алып эш­ли ди­ме шун­да, ае­на бер-ике мең дол­лар­дан ар­тык бу­ла тү­гел­ме соң ул? Чит ил­ләр­дә чи­нов­ник­лар­ның хез­мәт хак­ла­ры елы­на биш йөз дол­лар­лар ча­ма­сы ди­ләр бит! Бу ка­дәр ак­ча­ны кая ку­еп бе­тер­мәк ки­рәк? Бәд­рә­фе ди­ва­ры­на ябыш­тыр­мый­дыр бит?

Ка­мил Сә­ха­би­ев шу­лар ха­кын­да да уй­лап ал­ды. Ме­нә ул, аяк өс­те ба­сар да, кон­то­ра җи­тәк­че­се­нең ише­ге­нә туп-ту­ры ки­леп, ти­беп-бә­реп ачып ке­рер һәм аңа ба­ры­сын да те­зеп әй­теп са­лыр! Ки­рәк бул­са, яка­сын­нан да алыр! Әл­лә бул­дыр­мас дип бе­лә­сез­ме?

Шу­шын­да уй­ла­ры бе­лән хы­ял­ла­ры бу­та­лып, Сә­ха­би ба­шын тү­бән иде. Юк, та­выш чы­га­рыр­га бул­ды­ра ал­мый ул. Хик­мәт кур­ку яки ку­рык­мау­да да тү­гел, йө­рәк ди­гән­нә­ре кем­дә дә бар! Әм­ма ах­мак бу­лып кү­ре­нә­се кил­ми аның, көл­ке­гә ка­ла ал­мый шул. Мо­ны җа­ны кү­тә­рә ал­ма­я­чак!

Ах­мак­лык... Нин­ди кот чык­кы­сыз һәм мәгъ­нә­сез сүз бу? Ниш­лә­сә дә ярый, ба­ры тик ах­мак кы­на бул­ма­сын, ах­мак кы­на!

Шун­да Ка­мил Сә­ха­би­ев хәй­ран­га кал­ды: кон­то­ра поч­ма­гын­да­гы чүп­лек са­вы­ты янын­да бер кү­се ик­мәк ка­ты­ла­рын ки­ме­реп уты­ра иде. Ке­ше­ләр аның янын­нан узып-сү­теп йө­ри­ләр, кай­бер­лә­ре, кә­газь ер­тып, бө­гәр­ләп, шул як­ка то­мы­ра­лар, ә кү­се­нең исе дә кит­ми, үзе эше­нә чум­ган, ке­тер-ке­тер ки­те­рә.

Бу кү­ре­неш­кә Сә­ха­би­нең бик ка­ты ачуы кил­де һәм ул, үзен-үзе бе­леш­тер­ми, уры­нын­нан си­ке­реп тор­ды да, өс­тә­лен­нән ка­лын гы­на эш кә­газь­лә­ре то­мын алып, кү­се­гә та­ба то­мыр­ды. Ин­де күп­тән төш­ке аш­ла­рын­нан әй­лә­неп кайт­кан, эш­лә­ре­нә чум­ган кон­то­ра әһе­ле, баш­ла­рын кү­тә­реп, ап­ты­рап шул як­ка — Сә­ха­би­гә ка­ра­ды­лар.

— Көш-көш!— ди­де Ка­мил Сә­ха­би­ев, ин­де те­ге том өс­те­нә ме­неп утыр­ган, йон­на­рын сы­пы­рып-рәт­ләп ма­таш­кан кү­се­гә үч­лә­неп.— Ка­ра аны, ниш­ли!

Ул аңа икен­че һәм өчен­че эш кә­газь­лә­ре том­нар­ны да тон­дыр­ды. Алай да бул­ма­гач, кү­се­не ку­а­лый баш­ла­ды. Кон­то­ра җи­тәк­че­се дә та­выш­ка ка­би­не­тын­нан чык­ты, баш­ка­лар ке­бек хәй­ран хәл­дә кү­зә­теп ба­сып то­ра бир­де. Ка­мил Сә­ха­би­ев дөнья бе­те­реп кү­се куу­да бул­ды. Тик аның нәр­сә ар­тын­нан, ни­гә, ни өчен ча­бу­ын бер­кем дә аң­лый ал­ма­ды. Та­ма­ша бил­ге­сез­лек бе­лән шак­тый шом­лан­дыр­гыч, Сә­ха­би­нең очып-очып ки­тү­лә­ре, кә­газь­ләр-том­нар туз­ды­руы бе­лән эч­не ка­ты­рыр­лык иде. Кон­то­ра әһе­ле ни кө­ләр­гә, ни елар­га бел­мә­де.

10.03.07.

 

 

ЮЛ ЙӨ­РҮ КА­ГЫЙ­ДӘ­СЕ

Хи­кәя

 

Юл­да төр­ле хәл бу­ла. Бе­лә тор­ган­сыз­дыр, бер мә­зәк бар: имеш, бас­ма­да ике кә­җә бә­тие кар­шы ки­леп оч­раш­кан­нар да, бер­се икен­че­се­нә юл би­рә­се кил­ми сө­зе­шеп, ахыр­да су­га ба­рып төш­кән­нәр.

Ма­ши­нам­ны юл чи­тен­дә кал­ды­рып, әни­се бе­лән улы­ма кө­тәр­гә ку­шып, тиз ге­нә ке­реп чы­га­сы ки­бет­кә ба­рып ма­та­шам. Бер йорт­ның подъ­езд тө­бе­нә бо­рыл­ган тар урын­да ике “Жи­гу­ли” һәм “То­йо­та” йөз­гә-йөз ка­ра­шып то­ра­лар. Ике­сен­дә дә йөр­тү­че­лә­ре уты­ра, бер-бер­се­нә те­кә­леп кат­кан­нар.

— Нәр­сә бул­ды?— дип со­рыйм подъ­езд тө­бе­нә та­ба ба­рыр­га те­ләү­че­сен­нән.

— Әнә те­ге юләр юл бир­ми!— ди бит мо­ның арт­кы урын­ды­гын­да утыр­ган ха­ты­ны.

Ярар. “То­йо­та” ма­ши­на­сы­на кил­дем. Руль ар­тын­да мо­да жур­на­лы­ның соң­гы но­ме­рын­да­гы ял­ты­ра­вык сә­хи­фә­сен­нән төш­кән ха­ным уты­ра.

— Юл ка­гый­дә­лә­ре бу­ен­ча ул ми­не үт­кә­реп җи­бә­рер­гә ти­еш!— ди бу, игъ­ти­бар­сыз гы­на.

— Сез нәр­сә?— ди­дем ап­ты­рап.— Әл­лә яңа ка­гый­дә­ләр уй­лап чы­гар­ды­гыз­мы? Ан­на­ры, ни, аның ар­тын­да те­зе­ле­шеп ма­ши­на­лар юл ачы­лу­ны кө­тә­ләр. Сез юл би­ре­гез!

— Юк,— ди­де ха­ным,— ни өчен мин чит­кә чы­гар­га ти­еш әле?

— Алай икән,— ди­дем дә ки­бет­кә ке­реп чык­тым. Үз ма­ши­нам яны­на ба­рыш­лый, “Жи­гу­ли”­дә­ге­ләр­гә: — Ул сез­нең юл бир­гә­не­гез­не кө­тә, ка­гый­дә­дә шу­лай языл­га­нын әй­тә,— дип, “То­йо­та”­да­гы ха­ным­ның сүз­лә­рен тап­шы­рып уз­дым.

Ма­ши­нам­ның юлын алар бүл­ми иде­ләр. Ки­теп тә бар­дым. Улым бе­лән әни­се ми­не кү­зә­теп тор­ган­нар икән, и то­тын­ды­лар ачу­ла­ныр­га, җил­кә­мә әтәч­ләр ку­нып, ба­шым­ны бер-бер арт­лы чу­кый­лар­мы­ни!

— Нәр­сә дип йөр­дең ин­де, йә?

— Әл­лә судья дип бел­дең­ме үзең­не, ка­зый бул­дың­мы? Ке­ше көл­де­реп! Ки­рәк икән, үз­лә­ре нәр­сә эш­ләр­гә бе­лер­ләр...

Сүз­лә­ре күп иде. Бас­ма­дан сө­зеп тө­ше­рел­гән кә­җә бә­тие сы­ман җа­ным, изе­леп, су тө­бе­нә кит­те ди­яр­сең, аһ ит­тем, тел­сез ка­лып бар­дым да бар­дым.

 

 

ЯХ­ШЫ ЭШ УРЫ­НЫ

Хи­кәя

 

Мин го­ме­рем бу­е­на ярат­ма­ган эшем­не баш­ка­рыр­га мәҗ­бүр идем. Әгәр дә ул ми­не һәм га­и­ләм­не аша­тыр­лык, эчер­тер­лек һәм ир­кен­лек­тә яшә­тер­лек бул­са — бер хәл, аны таш­ла­ма­вым­ның сә­бә­бе дә аң­ла­шы­лыр иде. Юк бит, алай дип әй­тә ал­мыйм. Ку­лы­ма кер­гән хез­мәт ха­кым учым­ны җы­лы­тыр­га да җит­ми. Әм­ма мин һа­ман шул ук эшем­дә ка­ла би­рәм. Мо­ңа ка­дәр аны алыш­ты­рыр­га исә­бем­дә дә юк иде, ин­де кай ва­кыт­лар­да шул хак­та өз­лек­сез уй­лаш­тыр­га­лый баш­ла­дым. Ях­шы эш уры­ны эз­лә­мәк­че­мен. Кем бу­лыр­га? Кай­сы эш­не, ни­чек сай­лар­га, кай­дан та­бар­га?

Мә­сә­лән, әл­лә урам җы­еш­ты­ру­чы, се­бе­рү­че бу­лыр­га­мы? Әнә, ир­тә то­ра­лар да, се­бер­ке­лә­ре бе­лән уң­га-сул­га ча­лып чы­га­лар — эш­лә­ре бет­те, кө­не бу­е­на буш йө­ри­ләр, ке­сә ту­ты­рып ак­ча ала­лар. Хә­зер бит, әй­тү­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, урам се­бе­рү­че­ләр юләр тү­гел икән, про­фес­сор­лар­га би­ре­лә тор­ган хез­мәт ха­кы­на эш­ли­ләр, ди. Бул­ды бу, эш та­был­ды.

Ә, әйе, кыш­ла­рын кар кө­ри­се, яз­ла­рын боз ча­бып га­зап­лар ки­че­рә­се дә бар бит әле... Кыз­га­ныч! Юк икән, бул­мый. Ан­дый ук җа­вап­лы эш­кә ба­тыр­чы­лы­гым җит­ми ми­нем!

Кай­тып, гә­җит­ләр ка­раш­ты­рып уты­ра идем, бер бел­де­рү­гә тап бу­лып хәй­ран ит­тем. Ни­гә мо­ңар­чы ул хак­та ба­шы­ма да кер­мә­гән? Шә­һәр­гә мэр бу­лыр­га кан­ди­да­ту­ра эз­ли­ләр икән бит! Ул урын­га мин­нән дә ку­лай­рак ке­ше юк ин­де, җә­мә­гать. Уң­га-сул­га вәгъ­дә­ләр ыр­гы­тыр­га, баш әй­лән­дер­геч сә­я­сәт­ләр ко­рыр­га, бер­ни дә баш­кар­мый­ча, ба­ры­сын да ис­ке­чә кал­ды­рыр­га мин­нән дә ос­та­рак ке­ше юк!

Дус­тым те­ле­фон­нан шал­ты­рат­ты, бо­рын тө­бе­нә Ду­ма­га де­пу­тат­лар сай­лау ва­кы­ты ки­леп ята икән. Аһ, ни­чек оны­тып җи­бәр­гән­мен? Де­пу­тат бу­лам, де­пу­тат! Ул Ду­ма ди­гән­нә­ре­нә мин­нән дә ку­лай­рак ке­ше юк. Ха­лык мән­фә­га­те, ди­яр­мен, як­ты ки­лә­чәк, ди­яр­мен! Хез­мәт хак­ла­ры да бик шәп икән! Бул­ды гы­на! Ме­нә бит, нәкъ ки­рәк­ле эш тә та­был­ды!

2007.

 

 

ТУЙ­ДА СӨ­ЯК БИ­Е­ТҮ

Хи­кәя

 

Хөс­нул­ла­ны чи­бәр ха­ты­ны бе­лән бер­гә зат­лы туй­га ча­кыр­ган­нар. Ка­зан шә­һә­ре­нең мич­ле-мор­җа­лы за­ман­на­ры икән. Туй­га да ха­лык­ның ат җик­те­реп, мин­лек мәр­тә­бә­се ку­ык­ла­рын ка­бар­тып ки­лү­лә­ре — га­дә­тен­дә. “Д­вор­лар­га” ка­дәр юып, та­зар­ты­лып ку­ел­ган. Хөс­нул­ла­лар өч көн туй­да бу­ла­сы, ки­ме — яра­мый, оят бе­лер­гә ки­рәк, ко­да ке­ше­ләр­гә ки­леш­ми!

Бәй­рәм­нең бе­рен­че чәр­кә­сен­нән үк тат­лы сүз сөй­лә­шү йо­ла­ны то­ту дә­рә­җә­сен­дә йөр­те­лә. Ул мак­тау һәм ма­та­шу­да чик ди­гә­не юк. Җы­ры да, биюе дә — та­мак ки­бү­не арт­ты­ра, чәр­кә яны­на тус­та­га­ны бе­лән дә сыя, ди­гән­дәй, Хөс­нул­ла бе­рен­че көн­не үк аяк­ла­ры са­та­шу­ын то­еп, адәм көл­ке­се бу­лу­дан ко­ты­лу исә­бен­дә йо­кы уры­ны эз­ләп та­ба да — шун­да чу­ма. Эреп тә ки­тә. Ча­ма­ла­га­ны бу­ен­ча, бу урын мич ара­лы­гын­да икән. Мо­ны­сын гы­на Хөс­нул­ла ях­шы хә­тер­ләп өл­гер­гән. Сал­кын җир­дә тү­гел. Ан­на­ры, ау­лак урын да бит, аны­сын-мо­ны­сын тың­лаш­тыр­га­лап та ятар­га бу­ла!

Төн йо­кы­сы йө­рә­ге сак ке­ше­гә бик озын бит ул. Хөс­нул­ла, ике-өч тап­кыр­лар уя­нып, яны­на ки­леп ят­кан ха­ты­нын да ку­ан­ды­рып үбеп-ко­чып, ди­гән­дәй, ир­кә уч­ла­рын­да май­дай эре­тә.

Ир­тән­ге як­та уя­нып кит­кә­нен­дә, мич ара­лы­гын­да­гы ятак­та үзе ге­нә җә­е­леп йок­ла­вы­на бе­раз сә­ер­се­нә, өс­тәл янын­да сөй­лә­шеп уты­ру­чы­лар­га ко­лак са­ла. Ан­да бер ха­тын:

— Әби, те­ге ко­да абый ди­гән­нә­ре сө­як­лә­рең­не ват­ма­ды­мы?— дип со­рый.

— Юк, кы­зым, юк, бер дә ват­ма­ды, җы­лы да бул­ды, йом­шак­тан алып, йом­шак­ка гы­на куй­ды,— дип җа­вап би­рә. Шун­да ук Хөс­нул­ла кем­не тө­не буе ир­кә­ләп чык­ка­нын аң­лап ала һәм, кы­я­фә­те нин­ди­рәк икән дип, әби­не ча­ма­лар өчен чар­шау ар­тын­нан гы­на, ара­лык­та то­рып күз са­ла.

Бак­са, үзе бөк­ре, үзе ка­ра йөз­ле, кы­ек авыз­лы, кал­җай­ган баш­мак ке­бек әл­лә нин­ди әкә­мәт бо­рын­лы әби­не кү­реп, кү­ңе­ле ук­шый баш­лый. Ак йөз­ле, ка­ра бөд­рә­ле чәч­ле, ут күз­ле, ба­тыр бә­дән­ле Хөс­нул­ла эл­гә­ре ни җит­те кыз­лар­га да чир­ка­нып кы­на ка­рау­чан бу­ла. Ә мон­да...

Имеш, ба­шын да тө­зә­теп тор­мый­ча, ха­ты­нын да таш­лап кал­ды­рып, ди­гән­дәй, Хөс­нул­ла туй­дан чы­гып кач­кан дип сөй­ли­ләр. Без­нең бе­лү­е­без бу­ен­ча, бер чәр­кә дә тот­мас дә­рә­җә­дә ант ит­кән, туй­лар­га йөр­ми, ди. Хак­тыр, сө­як­не дә би­е­тә шул ул. Әнә бит, бөк­ре әби дә туй­да бул­ган.

01.04.07.

 

ҖӘЙ­ГЕ ВА­КЫТ

Хи­кәя

 

Ки­лен ашы ке­бек бул­ды бу, чис­тый. Сөй­лә­сәң, адәм оя­ты, ди­гән­дәй, сөй­лә­мә­сәң — тел кы­чы­тып то­ра.

Ул ел­да җәй­ге ва­кыт­ка 24 нче март­та кү­чәр­гә бул­ды­лар. Ал­дан ук фәр­ма­нын пре­зи­дент әфән­де­без бел­де­реп куй­ды. Һәм­мә­без мең кат бә­хет­ле идек. Ме­нә бит, бер сә­гать ал­дан­рак то­ра­чак­быз, ни­ка­дәр ут­ка, су­га, баш­ка­сы­на эко­но­мия бу­ла­чак икән, ягъ­ни дә зур бай­лык­ла­ры­быз ян­га ка­ла­чак, имеш. Сө­ен­ми ди­ме­ни, без­нең хак­та күп­ме кай­гыр­ту­чан­лык күр­сә­тә­ләр бит!

Ва­кыт­ны төн­ге сә­гать бер бе­лән ике ара­сын­да кү­че­рә­чәк­без икән. Йок­ла­ма­дым, нәкъ шу­лай эш­лә­дем.

Ир­тән то­рып, те­ле­ви­зор­ны ач­тым. Ан­да нәкъ ме­нә шул ва­кыт мәсь­ә­лә­сен жур­на­лист әфән­де һәм ха­ным­нар бе­лән бер бө­ек га­лим хәл итеп ма­та­ша иде­ләр. “Сә­га­те­гез­не кү­че­рер­гә оныт­ма­гыз!”— дип ки­ңәш бир­де­ләр алар. Җит­мә­сә: “Ни­ка­дәр ал­га­рак кү­чер­сә­гез, шул ка­дәр үзе­гез өчен дә ях­шы бу­ла!”— ди­де­ләр.

Бо­лар дө­рес сөй­ли­ләр бит! Нәкъ шу­лай!

Өй­дә­ге сә­гать­ләр­нең һәм­мә­сен та­гын да бе­рәр сә­гать­кә ал­га кү­че­реп куй­гач, кү­ңел шат­лык тул­ды. Аһ, ди­дем, эше­мә соң­га кал­ма­га­ем!

Ә бү­ген эше­нә соң­га ка­лу­чы­лар бул­ды. Мин алар­га мыс­кыл­лы гы­на ел­ма­еп, хәл­лә­ре­нә кер­гән­дәй алар­дан эч­тән ге­нә рә­хәт­лә­неп кө­леп тә йөр­дем. Тук­та­ле, мин әй­тәм, үзем­нән дә кө­лү­лә­ре бар дип, сә­га­тем­не та­гын да бер сә­гать­кә ал­га кү­че­реп куй­дым. Ин­де эш ва­кы­ты тә­мам­ла­нып та ки­лә иде, әм­ма бү­ген бе­раз тот­кар­ла­ныр­га ту­ры кил­де. Шу­лай да сә­гать­нең тиз йө­ре­ше ми­не ис­кит­кеч ку­ан­дыр­ды.

Юл­да ра­дио тың­лап кайт­тым. “Җәй­ге сә­гать­кә кү­чәр­гә оныт­ма­гыз! Сә­гать­лә­ре­гез­не бер сә­гать­кә ал­га кү­че­ре­гез!”— ди­де ан­да­гы жур­на­лист­ка ха­ным. “Юк ин­де, ди­дем үз ал­ды­ма, мин ул ка­дәр үк юләр­ме әл­лә, сез әйт­кән са­ен ва­кыт­ны үз­гәр­теп то­рыр­га!”






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных