Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 6 страница




— Ятып ка­лыр­га яра­мый! Си­нең ка­дәр фән­ни ачыш­лар яса­сын­нар әле әү­вә­ле!— дип, го­ме­рен­дә бе­рен­че тап­кыр ирен үзе ал­дын­да мак­тап куй­ды. Кем-кем, әм­ма ул, укы­ту­чы да бу­ла­рак, ире­нең дә, баш­ка­лар­ның да гыйль­ми эш­лә­рен­нән ях­шы хә­бәр­дар иде. Га­мир Мәү­лә­то­вич­ның хез­мәт­лә­рен да­и­ми кү­реп, ка­рап, алар ха­кын­да баш­ка­лар­ның фи­кер­лә­рен ише­теп яшә­де. Ул ял­гы­ша ал­мый иде. Бер як­тан ире­нә бо­рын чө­яр­гә бир­мә­сә, икен­че як­тан аны гыйль­ми эз­лә­нү­лә­рен­дә дәрт­лән­де­реп то­ру­чы да тү­гел иде­ме­ни?

Га­мир Мәү­лә­то­вич ни өчен­дер үз ал­ды­на кө­лем­се­рәп ал­ды. Аның бу кө­лем­се­рә­ве тә­рә­зә пы­я­ла­сы­на төр­те­леп бәр­гә­лән­гән че­бен та­вы­шы бе­лән ку­шы­лып ки­теп, ха­ты­ны­ның игъ­ти­ба­рын­нан чит­тә кал­ды. Әм­ма кү­ңел ку­ә­те соң­гы ва­кыт­лар­да юга­ла ба­ру­ын той­ган­лы­гы сә­бәп­ле, бу эш­не баш­лап, алып ки­теп, ерып чы­га­ры­на ыша­нып җит­мә­де. Әм­ма хә­те­рен баш­ка төр­ле уй­лар да ай­ка­ды­лар: “Я­тып ка­лыр­га яра­мый!..”

— Шу­лай ди­сең­ме?

— Шу­лай дип әй­тәм шул!

Га­мир Мәү­лә­то­вич та­гын ти­рән уй­га би­рел­де. Ул тыш­кы як­тан бик ты­ныч сы­ман иде. Хә­ер, эч­ке як­тан да кыз­ма­ды, сал­кын акы­лы бе­лән дөнь­я­лык­ны гү­я­ки үл­чәп ка­рый, тә­лин­кә­ләр­нең бер ягы­на үзе­нең шә­хе­сен куй­ган, икен­че ягын­да кал­ган ни-кем бар, шу­лар иде. Алар­ны ул ти­гез то­тар­га ты­рыш­ты. Ан­на­ры ме­нә-ме­нә баш­ка­лар ягы ба­сар ке­бек бу­лып, үл­чә­ве сел­кен­де. Ахы­рыл- әмер, аның үл­чә­вен­дә үз шә­хе­се ба­сып кит­те. Биз­мән тә­лин­кә­лә­рен­дә ят­кан оп­по­нент­ла­ры ягы буш ка­лып, ма­мык ке­бек күк­кә чө­ел­де. Бу ва­кый­га әл­лә акыл са­та­шуы, әл­лә чын мәгъ­нә­сен­дә асыл бер кү­ре­неш иде — бо­ла­рын ук Га­мир Мәү­лә­то­вич бе­леп тә, аң­лап та бе­тер­мә­де. Ин­де ул ха­ты­ны сүз­лә­ре­нә ко­лак сал­ган, исәп-хи­сап йөр­тү­лә­ре­нә мө­киб­бән ха­ләт­тә кал­ды.

— До­ку­мент­ла­рың­ны әзер­лә­шер­гә үзем дә бу­лы­шыр­мын. Күп­тән ва­кыт иде ин­де!

— Җә­фа­сы, бор­чуы күп бит. Че­те­рек­ле эш!

— Син­ме эш­тән, авыр­лык­лар­дан кур­ка тор­ган ке­ше? Бул­ма­ган­ны!

Га­мир Мәү­лә­то­вич үзе дә ха­ты­ны­ның ул сүз­лә­ре бе­лән ки­леш­те. Аның ки­ре­гә су­ка­ла­ма­вы үзе бер сө­е­неч. Го­ме­ре буе ха­ты­нын­нан ар­кы­лы сүз­ләр ише­теп ап­ты­ра­ган ир, бу ва­кыт­та сө­ек­ле­сен­нән дә:

— Ай-һай, ба­рып чы­гар­мы?— ди­гә­нен ишет­мә­де. Элек ан­дый сүз­лә­рен­нән кү­ңе­ле ки­тел­сә дә, әм­ма да ты­ры­ша, эш­лә­рен ба­ры­бер дә ахы­ры­на ка­дәр җит­ке­рә ки­лә иде. Шу­лай да кү­ңе­ле ты­ныч бул­мый иде. Ә ме­нә бу юлы ки­нәт ул үзе­нең җит­лек­кән, ол­пат зат­лар­ча эш итү­че ке­ше бу­лу­ы­на сок­ла­ныр дә­рә­җә­гә җит­те. Ха­ты­ны аның ар­ка­да­шын­да әве­рел­де.

 

V

Кү­ңе­лен­дә нәр­сә­ләр бар­лы­гын ке­ше үзе дә бе­леп бе­те­рә ал­мый. Эш­лә­ре тәр­тип­ле бар­сын өчен алар, ал­дан ни­ят­ләп, “а­лай итим, бо­лай итим”, яи­сә “а­лай итәр­без, бо­лай­рак чы­гар” дип ки­ңә­шеп, план­лаш­ты­рып ку­я­лар. Га­мир Мәү­лә­то­вич та нәкъ шу­лай эш­лә­де. Ир­тән­нән Фән­нәр Ака­де­ми­я­се­нә кит­те. Көн ма­тур, ко­яш­лы иде. Юлы да уңай бул­ды. Го­мер­гә “бө­ке” һәм юл поч­мак­ла­рын­да ты­гы­лып ка­лу­чан 46 нчы марш­рут бе­лән йө­рү­че ав­то­бус та әле­дән-әле “я­шел юл­лар­га” элә­геп тор­ды. Бер сә­гать­сез ба­рып җи­теп бул­мас ди­гән ке­ше яр­ты сә­гать эчен­дә үк ан­да иде ин­де.

Фән дөнь­я­сы­ның да “чә­чәк­лә­ре” ир­тән ире­неп ке­нә күз­лә­рен ача­лар. Әйе, Фән­нәр Ака­де­ми­я­се ур­наш­кан дәү йорт­ның зат­лы фо­йе­сы да, ка­би­нет­ла­ры да тын­лык эчен­дә иде. Баш гыйль­ми сәр­кә­тип­нең яр­дәм­че­се, өл­кән яшь­тә­ге ачык йөз­ле ха­ным, Га­мир Мәү­лә­то­вич­ны күр­гәч, нин­ди го­зер бе­лән “ир­тә таң­нан” ап­ты­рау­да йө­рер­гә мөм­кин икән ке­ше ди­я­рәк со­ра­ды һәм, эш­нең асы­лын тиз аң­лап алып, аны кадр­лар бү­ле­ге­нә җи­бәр­де.

Ан­да да әфән­де­без­не кө­теп ал­ды­лар аны­сы. Бү­лек мө­ди­ре эш­лә­рен баш­ка­ру­чы зат­лы һәм чи­бәр ха­ным Га­мир Мәү­лә­то­вич­ны ба­шын­нан ая­гы­на­ча кү­зе ар­шы­ны­на са­лып үл­чәп һәм бә­я­ләп уз­ды. Бу та­ныш ка­раш иде. Ха­ным аның тө­сен-бу­ен, як­ты йө­зен һәм са­быр­лык бе­лән ны­гы­тыл­ган ыша­ныч­лы адым-хә­рә­кәт­лә­рен юга­ры бә­я­лә­вен сиз­дер­де. Га­мир Мәү­лә­то­вич­ка ул:

— Без­гә нәкъ ме­нә сез ки­рәк иде­гез дә ин­де!— ди­гән ке­бек то­ел­ды. Үз ке­ше­ләр бе­лән ге­нә сөй­ләш­кән­дәй якын кү­реп әң­гә­мә кор­ды, нин­ди до­ку­мент­лар­ны әзер­ләп җит­ке­рер­гә ки­рәк­ле­ген са­нап бир­де.

Га­мир Мәү­лә­то­вич­ны үзе эш­лә­гән уни­вер­си­те­ты Гыйль­ми со­ве­ты Фән­нәр Ака­де­ми­я­се­нә әгъ­за-мөх­бир­лек­кә тәкъ­дим итәр­гә ти­еш икән. Мо­ны да ике ат­на эчен­дә баш­ка­рып чы­гар­га ки­ңәш ит­те.

Мо­ны­сы че­те­рек­ле эш бу­лыр­га то­ра иде. Бе­рен­че­дән, аны тәкъ­дим итәр­гә әү­вә­ле ка­фед­ра уты­ры­шы җы­е­лыр­га, ан­на­ры де­ка­нат ки­ңәш­мә­се уз­ды­ры­лыр­га, алар те­лә­ге бе­лән ге­нә кан­ди­да­ту­ра­сы Гыйль­ми со­вет­ка ку­е­лыр­га мөм­кин икән. Тәр­тип шу­ны та­ләп итә. Баш­ка­ча бул­мый һәм мөм­кин дә тү­гел.

Га­мир Мәү­лә­то­вич бе­раз ап­ты­раб­рак кал­ды. Ул үзен ка­фед­ра мө­ди­ре һәм де­кан­ның яра­тып бе­тер­мә­вен бе­лә иде. Алар аның аз гы­на кү­тә­ре­леп ки­тү­ен­нән дә кан кал­ты­рап то­ра­лар. Ачык­тан-ачык кар­шы­лык­ка кил­мә­сә­ләр дә, аның йө­зен­дә, эш-га­мәл­лә­рен­дә фор­маль бул­ма­ган ли­дер­ны кү­рә­ләр, фа­куль­тет­ка җи­тәк­че бу­лып алу­ын­нан да шүр­ли­ләр. Бо­лар ба­ры­сы кол­лек­тив эчен­дә ге­нә тү­гел, ха­лык ара­сын­да да мәгъ­лүм факт­лар­дан, сөй­лә­не­лә тор­ган сүз­ләр­дән иде. Ан­дый шарт­лар­да үз шә­хе­се­ңә өс­тә­мә дә­рә­җә юл­лап йө­рү­не оша­тыр­лар­мы соң?

Га­мир Мәү­лә­то­вич уни­вер­си­тет­ка шул хәс­рә­те бе­лән ки­леп кер­де. Әм­ма го­мер бул­ма­ган хәл, ка­фед­ра мө­ди­ре дә, де­кан да ир­тән­нән үз ка­би­нет­ла­рын­да иде­ләр. Җит­мә­сә, уй­ла­нып ба­сып тор­ган ча­гын­да, кө­тел­мә­гән җир­дән рек­тор үзе ки­леп чык­ты. Га­мир Мәү­лә­то­вич аңа: “Хәл­лә­ре­гез ни­чек?”— ди­гә­не­нә кар­шы, әгъ­за-мөх­бир­лек­кә кан­ди­да­ту­ра­сын кую мөм­кин­ле­ге бар­лы­гын әй­теп бир­де.

Рек­тор җит­меш яшь­лә­рен­дә, ба­зык, үз кем­ле­ге бе­лән ка­нә­гать ке­ше­ләр­дән иде, әм­ма аңар­да бу юлы баш­ка­лар ха­кын­да бор­чы­лу бил­ге­лә­ре дә бар иде. Га­мир Мәү­лә­то­вич­ка ике көн­нән уза­чак Гыйль­ми со­вет уты­ры­шы­на до­ку­мент­ла­рын әзер­ләр­гә һәм мәсь­ә­лә­не көн тәр­ти­бе­нә сәр­кә­тип аша куй­ды­рыр­га куш­ты.

Бу чын­нан да Ал­ла­һы тә­га­лә­нең үзе куш­кан һәм амин ди­гән сә­га­тен­дә баш­лан­ган эш сы­ман то­ел­ды.

 

VI

Нин­ди ге­нә зур га­лим­нәр­дә дә бер-бер төр­ле сә­ер як бу­ла. Кай­сы­ла­рын­да ул тә­мам кү­ре­неп, тыш­кы як­ла­рын­да ята, икен­че­лә­рен­дә — “җи­де йо­зак ар­ты­на яше­рел­гән”. Га­мир Мәү­лә­то­вич­та да бар ул сә­ер­лек. Хәт­та бер­ни­чә­дер әле! Аның юк-бар хо­ра­фат­лар­га ыша­ну­ла­ры ха­кын­да хә­бәр йө­ри. Мә­сә­лән, ин­де ис­кәрт­кә­не­без­чә, ул фал­га, яз­мыш­ка ыша­на, имеш. Мө­хәм­мәд пәй­гам­бәр­нең нә­се­лен­нән бул­ган Җәгъ­фәр Са­дыйк ка­лә­ме­нә нис­бәт ите­лү­че “Фал­на­мә”­се дә бар, имеш. Һәм ял­гыш­мый­лар да бит. Аны ул ки­чә үк ач­кан иде, кү­ңе­лен дәрт­лән­де­рер­лек шун­дый хә­бәр тап кил­де: имеш, дош­ман­на­рың­нан өс­тен чы­гып, те­ләк­лә­ре­ңә ире­шә­сең, бу баш­ла­ган га­мә­лең — дө­рес, уңыш­ка ки­те­рә­чәк!

Шу­шы хо­ра­фат­тан гы­на да ул күп­ме ыша­ныч ал­ды. Мо­ны укы­гач та баш­ла­ган эше­нең уңыш бе­лән тә­мам­ла­на­ча­гы­на ши­ге кал­ма­ды. Үзе эш­лә­гән ка­фед­ра­ның баш­баш­так мө­ди­ре­нә Га­мир Мәү­лә­то­вич үз кан­ди­да­ту­ра­сын әгъ­за-мөх­бир­лек­кә тәкъ­дим итү­не үте­неп рек­тор исе­ме­нә яз­ган га­ри­за­сын то­тып кер­де. Алар дус­лар­дан тү­гел һәм бу­ла да ал­мый иде­ләр. Мө­дир бар­лык хез­мәт­лә­ре һәм фи­кер­лә­ре бе­лән ясал­ма га­лим­нәр­нең бер­се иде. Сә­ер, аның­ча фән рас­лау юлы бе­лән, де­мок­ра­тик ни­гез­дә, күп­че­лек та­выш җыю бә­ра­бә­ре­нә ха­кый­кать мәсь­ә­лә­лә­рен хәл итеп үсәр­гә ти­еш. Ул мо­ның ни­чек һәм ни рә­веш­ле шу­шы­лай бу­лыр­га ти­еш­ле­ген бик үк ачык итеп күз ал­ды­на ки­те­реп тә җит­кер­ми, фән­ни проб­ле­ма­лар­га бәй­ле бә­хәс­ләр ки­леп туа кал­ган­да, чи­шү өчен аны та­выш­ка куя һәм ка­рар чы­га­ру юлы бе­лән рас­лый тор­ган иде. Га­мир Мәү­лә­то­вич­ка кил­гән­дә, ул фән дөнь­я­сын­да ада­шып һәм адаш­ты­рып йө­рү­че мон­дый адәм­нәр­не сөй­мә­де һәм өнә­мә­де. Хә­ер, аның үзен дә ка­фед­ра мө­ди­ре гел ка­га кил­де. Бе­рен­че­дән, яшь бул­ган­лы­гы өчен, икен­че­дән, бе­ле­ме ар­ка­сын­да, өчен­че­дән, аның ха­кын­да: “Ул фән­дә нин­ди ачыш яса­ды соң әле?”— ди­гән сүз­ләр­не еш әйт­кә­ли бар­ды, әм­ма бу хак­сыз­лы­гын­нан үзе үк шүр­ли, шун­лык­тан саф­са­та­сын­да ары ки­тә ал­мый ап­ты­рый бир­де. Шу­шы хәл җа­нын изә мө­дир­нең. Сөй­мә­ве йө­зе­нә чык­са да, ту­ры­сын әйт­ми, тук­тау­сыз та­мак кы­ру­лар­дан уз­мый, гү­я­ки бу­га­зы­на сө­як ки­леп ты­гы­ла.

Мө­дир­нең та­гын да бер ягы бар: ул на­мус ту­рын­да ис­кәр­тер­гә яра­та, на­мус ке­ше­нең го­ме­рен озы­най­та дип бе­лә, әм­ма на­мус­сыз­лы­гы бе­лән ап­ты­рый-ап­ты­ра­та тор­ган ке­ше. Ин­де шу­шы яше­нә җи­теп ки­лә-ки­лә, ас­тыр­тын­лык­ны, үзе­нә ки­рәк­чә яшәү­не, үз ди­гә­нен­чә һәм юга­ры­да­гы­лар те­лә­гән­чә эш йөр­тү­не ул на­мус­лы бу­лу дип аң­лый баш­ла­ды. Хә­ер, мон­дый фи­кер­гә ки­лүе өчен та­тар әдә­би­я­тын­да этәр­геч би­рер­лек әсәр­ләр­не дә шак­тый укы­ды. Мо­ның бе­лән мак­та­на да бел­де. На­мус ке­бек бө­ек ке­ше­лек тө­шен­чә­лә­рен хәл итү, аң­лау-аң­ла­ту прин­цип­та һәр­кем өчен ки­рәк, бил­ге­ле, һәм бу эш җәм­гы­ять­тә һәр чор­да асыл­да дә­ве­ре­нә бәй­ле чи­ше­лә дә. Һәр дә­вер тө­шен­чә­ләр­не үзен­чә яңар­та аны­сы. Бо­ла­ры — бә­хәс­сез. Әм­ма һәм­мә чор­лар­га да бер­дәй тө­шен­чә­ләр бар бит әле ул!

Га­мир Мәү­лә­то­вич рек­тор­ның сүз­лә­рен дә мө­дир­гә җит­кер­гәч, мәсь­ә­лә җи­ңел хәл ител­де, кау­ша­вын­нан кал­ты­ра­нып бул­са да га­ри­за­га ул им­за­сын сал­ды, кар­шы тү­гел­ле­ген бел­дер­де. Аның авыз ачып сүз дә әй­тер­гә кый­ма­вын­нан тел­сез кал­ган­лы­гын аң­лар­га мөм­кин иде.

Га­мир Мәү­лә­то­вич­ның үзе­нә дә бу хәл га­җә­еп бер ва­кый­га сы­ман то­ел­ды, де­ка­нат ише­ге тө­бе­нә ки­леп җит­кән­дә дә бу той­гы­ла­рын­нан ай­нып җит­мә­гән иде.

— Мө­ди­ре­гез ни­чек алай кул куй­ды соң?— дип, де­кан ап­ты­раш­та со­ра­гач кы­на, бе­раз су­лы­шы ки­ңәй­гә­нен той­ды.

— Бел­мим, әйт­мә­де.

— Аң­ла­мый кал­ды ми­кән­ни?

— Әл­лә сез кар­шы?

— Һич юк! Мө­ди­ре­гез­нең кар­шы кил­мә­ве...

Аның тел тө­бе аң­ла­шы­ла иде. Та­гын да шул ачык­лан­ды: де­кан аны ба­ры тик ка­фед­ра мө­ди­ре сөй­мә­гән­гә кү­рә ге­нә чит­ләш­те­рер­гә мәҗ­бүр икән бит!

Га­мир Мәү­лә­то­вич фа­куль­тет җи­тәк­че­ле­ге кар­шы бул­мау ха­кын­да га­ри­за­сы­на им­за сал­дыр­гач, бар­ча вак­лык­лар­ны сы­пы­рып таш­ла­ган­дай арт­та кал­ды­рып, үте­не­чен рек­тор­га ки­тер­де дә, аның “Гыйль­ми со­вет уты­ры­шын­да хәл итәр­гә” ди­гән күр­сәт­мә­се бе­лән сәр­кә­тип­не эз­ләп юнәл­де, ан­на­ры көн тәр­ти­бе та­ләп ит­кән до­ку­мент­лар­ны җый­нау, бар­лау һәм эз­ләү эше­нә ке­реш­те. Ба­ры­сы да үз җа­е­на, җи­ңел ге­нә ба­ра бир­де. Бу чын­нан да Ал­ла­һы тә­га­лә куш­кан эш сы­ман­рак ку­лай кил­гән­дәй то­ел­ды.

 

VII

Адәм го­ме­ре һа­ман да эш һәм та­гын да эш бе­лән үтә дә ки­тә икән ул. Күп оч­рак­лар­да рәх­мәт­сез, рә­хәт­сез һәм ку­а­ныч­сыз эш бе­лән бит әле. Га­мир Мәү­лә­то­вич­ны­кы да шу­лай­рак бул­ды. Ты­рыш­ты, ты­рыш­ты, ты­рыш­ты да, әле һа­ман да тыр­ма­ша, кө­нен-тө­нен фән­гә хез­мәт итә. Га­ди ге­нә ин­же­нер­лар да асыл­да үз­лә­рен ахыр­да га­лим бу­ла­рак та­ны­та­лар, нин­ди­дер җи­һаз­лар, җай­лан­ма­лар уй­лап та­ба­лар да, па­тент алып, әл­лә кем­нәр бу­лыр­га өл­ге­рә­ләр. Ә Га­мир Мәү­лә­то­вич­ның ан­дый эш­ләр бе­лән ма­та­шыр­га ва­кы­ты бул­ма­ды. Дө­рес, аның фән­ни ачыш­ла­рын фай­да­ла­нып, ин­же­не­рия акы­лы үсе­шен дә ал­га җи­бә­рә алу­чы­лар юк тү­гел. Әм­ма мон­дый эш­ләр­не оеш­ты­ру ба­шын­да ул үзе тор­ма­ды. Һа­ман да ва­кы­ты җит­мә­де. Фән­ни эз­лә­нү­ләр­дә ул ти­рән­гә­рәк чум­ды. Аның яса­ган ачыш­ла­рын күп­че­лек әле­гә аң­лар­лык дә­рә­җә­дә тү­гел иде. Фән һәр­ва­кыт ал­дан йө­ге­рә ин­де ул!

Уни­вер­си­тет­ның Гыйль­ми со­ве­тын­да Фән­нәр Ака­де­ми­я­се­нә әгъ­за-мөх­бир­лек­кә тәкъ­дим ите­лү­че­ләр бер ул үзе ге­нә бул­ма­ды. Гый­лем­дә тар­мак­лар төр­ле. Фән­нәр Ака­де­ми­я­се алар­ның ба­ры­сы бу­ен­ча да ди­яр­лек кон­курс игъ­лан ит­кән иде.

Га­мир Мәү­лә­то­вич мон­да да, уни­вер­си­тет­ның Гыйль­ми со­ве­тын­да да, эше­нең бер­нин­ди авыр­лык­сыз ба­ру­ы­на һәм хәл ите­лү­е­нә сө­ен­де. Со­вет әгъ­за­ла­рын­нан 68 га­лим­нең ни ба­ры тик ике­се ге­нә аның кан­ди­да­ту­ра­сы бе­лән ки­леш­мә­гән­нәр. Ул алар­ның кем­нәр икән­лек­лә­рен төс­мер­ли дә сы­ман, әм­ма ан­дый вак мәсь­ә­лә­гә игъ­ти­бар итеп то­ра­лар ди­ме­ни?

До­ку­мент­ла­рын тер­кәп-җый­нап, Фән­нәр Ака­де­ми­я­се­нә ва­кы­тын­да ил­теп тә би­рер­гә өл­гер­де бит. Дө­рес, кай­бер фор­маль та­ләп­ләр­не исәп­кә алып җит­кер­мә­гән оч­рак­ла­ры та­был­ды, шун­лык­тан бер-ике кә­га­зен яңа­дан эш­ләр­гә ту­ры кил­де, әм­ма алар һәр оеш­ма­ның үз кү­зал­ла­вы­на бәй­ле фор­ма­лар­дан гы­на гый­ба­рәт иде. Га­мир Мәү­лә­то­вич яз­ма­лар­га ку­ел­ган та­ләп­ләр­не тиз тө­шен­де, ях­шы аң­лап эш ит­те, әм­ма го­мер­лә­ре бу­е­на шул төр­дә­ге кә­газь­ләр­нең эч­тә­ле­ге­нә тү­гел, фор­ма­сы­на ка­рап кы­на фи­кер йөр­тер­гә өй­рән­гән, дө­рес­ле­ген бил­ге­ләр­гә кү­нек­мә­гән чи­нов­ник­лар үз­лә­ре­нең нәр­сә бе­лән ни­чек ке­ше ба­шын ка­ты­ру­ла­рын си­зен­мәү ге­нә җит­мә­гән, хәт­та үза­ра ки­ле­шә дә ал­мый­лар күп ва­кыт­лар­да. Мон­да да шу­лай бул­ды. Һәр ве­домст­во­ның үз фор­ма­сы гы­на дө­рес, имеш. Уни­вер­си­тет­ның Гыйль­ми со­вет сек­ре­та­ре Фән­нәр Ака­де­ми­я­се­нең фор­маль та­ләп­лә­ре бе­лән ки­леш­мә­де, хәт­та кә­га­зен­дә­ге сүз­ләр­нең язы­лу тәр­ти­бен үз­гәр­тү те­лә­ге юк­лы­гын да ачу бе­лән әйт­те. Га­мир Мәү­лә­то­вич, мах­сус үте­неп, ярар ин­де, алар әйт­кән­чә эш­лик ин­де ди­гән рә­веш­тә әйт­кәч ке­нә, “һәр саз­лык­ның шәү­ле­гә­не үзен­чә сыз­гы­ра” дип ша­яр­тып кә­еф­лә­рен ау­ла­гач кы­на, ахыр­да ри­за­лаш­ты­лар та­гын. Аның ул сүз­лә­рен­нән чы­гып: “Го­мер буе эш­лә дә, до­ку­мент фор­ма­ла­рын да бел­мә, имеш!”— дип мыс­кыл­ла­ну­ын да аң­лар­га бу­ла иде.

 

VIII

Фән­нәр Ака­де­ми­я­сен­дә яңа әгъ­за­лар­ны сай­лау­лар май ае ур­та­ла­рын­да­мы, ахыр­ла­рын­да­мы бу­лыр — әле­гә үз­лә­рен­дә дә бил­ге­сез иде. Га­мир Мәү­лә­то­вич до­ку­мент­ла­рын тап­шы­рып бе­тер­де дә, бу ма­та­вык эш­нең шу­лай җи­ңел һәм әл­лә ни ис ки­тәр­лек баш ка­ты­ру­лар­сыз гы­на ба­рып чык­кан­лы­гы­на сө­е­неп:

— Ал­лаһ куш­кан эш­тер бу!— ди­де.

Мо­ның шу­лай бу­лу­ын­да шик юк иде.

Ә сай­лау­лар­ны ба­ры тик июль ур­та­ла­ры­на гы­на бил­ге­лә­де­ләр. Кан­ди­дат­лар шак­тый күп бу­лып чык­ты­лар. Ака­де­мия әгъ­за­ла­ры алар­ны әү­вә­ле “өй­рә­нер­гә” ти­еш икән­нәр. Га­мир Мәү­лә­то­вич бу кы­зык­сы­ну­ла­рын на­мус эше дип са­нап, алар­ның күз­лә­ре­нә ке­реп ап­ты­рат­мау так­ти­ка­сын сай­ла­ды. Әм­ма кай­бер­лә­ре бе­лән күз­гә-күз оч­раш­мау мөм­кин дә тү­гел иде. Шу­лар­ның бер­се күр­ше ка­фед­ра­да гы­на эш­ли, мө­дир, сту­дент­лар­дан дәү­ләт им­ти­хан­на­рын бер­гә ала­чак иде­ләр. Ул, Ра­зил Юны­со­вич, элек­ләр­не ун-ун­биш ел­лап рек­тор бу­лып та эш­ләп ал­ган, го­ме­ре­нең кы­шын­да яшәү­че зат бу­ла­рак та бил­ге­ле. Бер­ва­кыт шу­лай, үза­ра дус­лар­ча әң­гә­мә ко­рып утыр­ган­на­рын­да:

— Га­мир­лар­ны бе­ләм. Алар бик кат­лау­лы ке­ше­ләр, ыша­нып бе­теп бул­мый,— дип, юләр сүз әй­теп, Га­мир Мәү­лә­то­вич­ның гай­рә­тен дә чи­гер­гән иде. Шул хәл­дән соң аңа ка­ра­та хөр­мә­те бер­мә-бер ки­ме­де, ара­лаш­мас бул­ды­лар. Шу­ның ар­ка­сын­да Га­мир Мәү­лә­то­вич Ра­зил Юны­со­вич­ны әй­лә­неп уза тор­ган юл­лар­ны сай­лый бир­де.

Һәм ме­нә дәү­ләт им­ти­хан­на­рын бер­гә ала­лар. Ә ан­дый эш­тә кар­шы­лык­лар­га оч­ра­мый, бә­я­ләү­дә ике­лә­нү­ләр бул­мый кал­мый. Та­гын да шу­ны­сы кы­зык — Ра­зил Юны­со­вич­ның үз кан­ди­да­ту­ра­сын ака­де­мик­лык­ка куй­ган­лы­гы да күп­тән бил­ге­ле бул­ды. Әгъ­за-мөх­бир­ле­ге дә оч­рак­лы гы­на би­рел­гән ди­гән сүз­ләр эл­гә­ре ише­тел­гә­лә­гән иде, буш сүз сөй­лә­гән­нәр­дер ин­де!

Ә ме­нә кү­зе­нә ча­лын­мый­ча мөм­кин бул­ма­ган Фән­нәр Ака­де­ми­я­се әгъ­за­ла­рын­нан икен­че­се — ака­де­мик Ил­бәк Чу­ра­ев бе­лән алар­ның җәй­ге бак­ча­ла­ры бер ти­рә­дә­рәк иде. Аның ин­де ни­чә ел­лар элек әгъ­за­лык­ка дәгъ­ва кы­лыр­га ча­кы­рып, бел­де­рү­ләр­не кү­зәт­кә­ләп ба­рыр­га ку­шу­ла­рын Га­мир Мәү­лә­то­вич һа­ман исен­дә тот­ты. Дө­рес, бак­ча ди­мәк­тән, ча­гыш­ты­рыр­лык­мы соң? Ил­бәк Дан­сө­я­ро­вич Чу­ра­ев ан­да җә­ен-кы­шын яшәп ята. Зур, зат­лы, рә­хәт бак­ча йор­ты, йорт кы­на да тү­гел, мир­за са­рай­ла­рын­нан да ях­шы­рак иха­та­лар, та­гын әл­лә ни­ләр. Шу­лай бул­мый ни? Ил­бәк Чу­ра­ев сә­я­сәт­тә дә ат уй­на­тып, за­ма­на­ны шак­тый бу­таш­тыр­ган ке­ше­ләр­нең бер­се бит. Сү­зе ил баш­ла­ры­на да үтә аның, ди­ләр, хак бул­са.

Һәм ме­нә аның бе­лән юл­ла­ры уй­ла­ма­ган-көт­мә­гән ва­кыт­та оч­раш­ты. Дө­рес­рә­ге, ха­ты­ны бе­лән Ил­бәк Чу­ра­ев­ның бер­гә­ләп зат­лы аш мәҗ­ле­сен­нән кай­тыш­ла­ры икән, “сез­не кү­реп ки­тик дип”, көт­мә­гән һәм ча­кы­рыл­ма­ган җир­дән үз­лә­ре ки­леп кер­де­ләр. Га­мир Мәү­лә­то­вич ин­де ни­чән­че елы һа­ман тө­зеп бе­те­рә ал­ма­ган кеч­ке­нә ге­нә бак­ча­сы йор­тын­да так­та ыш­кы­лау бе­лән мәш­гуль иде. Ил­бәк Чу­ра­ев га­ли­җә­нап­ла­рын күр­гәч, ап­ты­рап кит­те.

Эһ, хөр­мәт тә күр­сә­тә­се иде бит!

— “У­ик-энд”­тан кай­тып ки­лә­без әле!— ди­де Ил­бәк Дан­сө­я­ро­вич, мак­та­ну­ын яшер­ми­чә, гү­я­ки Га­мир Мәү­лә­то­вич­ның нәр­сә­дер әй­тер­гә яки со­раш­ты­рыр­га те­лә­ге бар­лы­гын аң­ла­ган сы­ман си­зе­неп­ме, әл­лә ин­де: “Ме­нә, сез­нең ке­бек ишәк­ләр эш­лә­гән­дә, без­нең ке­бек зат­лы­лар рә­хәт чи­гә!”— ди­я­рәк мыс­кыл­лау өчен­ме кы­я­фә­тен ки­те­реп. Аның шак­тый си­рәк­лән­гән, шу­лай да озы­на­еп үсәр­гә өл­гер­гән ка­ра бөд­рә чәч­лә­ре га­дәт­тә­ге­чә йө­зе­нә тө­шеп-тө­шеп, сы­ла­нып то­ра иде­ләр. Ул алар­ны, чүл­мәк тө­бе кыр­шы­лып ял­ты­рый бит әле, шул су­рәт­не хә­тер­ләт­кән пе­ләш ба­шы­на, һа­ман-һа­ман тө­зә­теп-җай­лап ма­таш­кан­дай, ни­чән­че тап­кыр ямь­сез­лә­теп тә өл­гер­де. Кы­ек авы­зы­ның чи­тен­дә мыс­кыл­лы ел­маюы эле­неп тор­ды. “У­ик-энд” ди­мәк­тән, шим­бә-як­шәм­бе көн­нә­рен­дә ял итеп кү­ңел ачу күз­дә то­тыл­са да, без­нең та­тар аны шаш­лык-ки­бап ише­не кыз­ды­рып ашау­дан гый­ба­рәт бер сый­ла­ну бу­ла­рак аң­лый икән.

Бе­раз сүз­ләр алыш­кач, Га­мир Мәү­лә­то­вич­ның ха­ты­ны да алар ара­сы­на ки­леп ку­шыл­ды. Ил­бәк Чу­ра­ев­ның ха­ты­ны аның бе­лән якын итү тө­сен чы­га­рып бу юлы да зур­лап кү­реш­те, хәт­та үз кы­зы­дай ко­чак­лап ди­яр­лек ал­ды.

— О-о, За­ри­фә ха­ным!— ди­де.

— Без дә сез­нең төр­кем­гә ке­рер­гә бул­дык!— ди­де шун­да За­ри­фә, бе­рен­че сүз­лә­ре бе­лән үк алар­ны ап­ты­раш­та кал­ды­рып һәм, аң­сыз итү­ен кү­реп: — Ирем Га­мир Фән­нәр Ака­де­ми­я­се­нә әгъ­за-мөх­бир­лек­кә үзе­нең кан­ди­да­ту­ра­сын тәкъ­дим ит­те бит әле!— дип тө­шен­де­реп тә бир­де.

Ил­бәк Чу­ра­ев та, аның без кем­лек мәр­тә­бә­сен сө­ю­че “бик га­ди” ха­ты­ны да мон­дый сүз­ләр­не көт­мә­гән иде­ләр бул­са ки­рәк. За­ри­фә алар­ны та­гын да ап­ты­раш­та кал­дыр­ды:

— Аның кан­ди­да­ту­ра­сын як­лап та­выш би­рер­сез бит?

Бу ту­ры­да сөй­лә­шү Ил­бәк Дан­сө­я­ро­вич­нең те­лә­ген­дә юк иде бу­лыр­га ки­рәк, кү­ңе­ле­нең тә­мам бо­зы­лып ки­тү­ен яшер­ми йө­зе­нә чы­гар­ды: кы­ек авы­зы, бүл­тә­еп, та­гын да кый­шай­ды, си­рәк, әм­ма да озы­най­ган ка­ра сы­лам­чык чәч­лә­ре йө­зе­нә ка­бат ише­леп тө­шеп ап­ты­рат­ты­лар. Ул җит­мә­сә ыкы-мы­кы кил­де. Га­мир Мәү­лә­то­вич аны кы­ен хәл­дән чы­га­рыр­га ашык­ты:

— Ха­тын, үзең дә бе­лә­сең бит, әгәр дә фән­не сай­ла­са­лар, баш­ка кан­ди­да­ту­ра бу­ла ал­мый, мә­гә­рем ки Фән­нәр Ака­де­ми­я­се­нә фән ки­рәк бул­ма­са, фән ти­рә­сен­дә йө­рү­че­ләр­не үз кү­рә­чәк­ләр!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных