ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 9 страницаХалык белән мин дә Фазыл әфәнде Кодрәтовның саллы итеп җавап кайтаруын теләгән идек тә, ул бары тик елмаеп кына алды да, мөнбәрдән төшеп, урынына барып утырды. Аның үзен тыныч тотуы кайберәүләрне үпкәләтте. Алга таба докладлар төссез һәм тагын әһәмиятсез тоела башладылар. Урыннар да бушый төште. Минем чыгышны шулай ук игътибар биреп тыңладылар дип әйтә алмыйм. Бушаган урыннарның берсенә килеп утырдым. Дөньяның кызыгы китте сыман. Янымдарак утыручы ике яшь галимә кыз, аспирантлар иделәр булса кирәк, безнең монда кирәгебез дә юк, сүзләребезгә колак салучы да күренмәде диярәк сөйләшеп алдылар һәм тыныч кына чыгып киттеләр. Алар өчен фәнни мәсьәләләрнең бөтенләй дә әһәмияте юк иде булырга кирәк.
IV Конференциянең йомгаклау утырышы һәм каралар кабул итү, фикер алышу өлеше бөтенләй дә булмады диярлек. Вәкарьле директор әфәнде, торба эченә сөйләгән кебек яка астына гына алты-җиде җөмлә әйтеп, эшне йомгаклап та куйды. Ул гүяки: “Иң шәбе минем докладым булды, галим әфәнделәр!”— дигән кебек иде. Ә аннары алар конференция кунаклары өчен махсус әзерләнгән табынга киттеләр. Исемлектә Фазыл әфәнде Кодрәтов юк иде билгеле. Чакырылмаган кунакның нинди хәтәр икәнлеге барыбызга да мәгълүм. Без бергә кайттык. Мин аңардан: — Алтын Урдада тамга системасы булганлыгын алар белмиләрмени соң?— дип сорадым.— Бу бит мәктәп дәреслекләрендә үк бар! Фазыл әфәнде тыныч кына көлемсерәп алды, аннары әйтеп куйды: — Бик тирәнгә кереп киткәннәр, шуңа күрәдер, хакыйкатьне күреп бетермиләр! Миңа да аның фикере кызыклы булып тоелды. Чыннан да, хакыйкать өстә күренеп ятмыймыни ул? Көзге вакыт иде. Без фәндә “флюгерлык” хакында да, картлыкның яшьлекне “ашавын” да, ягъни, әүвәле бер төрле раслап килеп, аннары аңа капма-каршы фикерләрне бәян итүче галимнәр хакында да сөйләштек. Ул: — Фәннең үсеше, гомумән иҗади үсешнең төп кануны шундый инде аның — моңа кадәрле булган, табылган гыйлемне инкарь итмичә, яңасы тумый. Шул инкарь итүдә хакыйкать ачыклана,— дип аңлатып бирде. Аның белән җиңел килештем. Юк, шулай кирәк булганы өчен түгел, бәлки шулай булуын тануым аркасында. Шәһәр урамнары буйлап фараларында ут кабызган машина, трамвай һәм автобус шәүләләре йөгерә тордылар. Яфраклар әле коелып бетмәгән, йомшак һәм җиңелчә яңгыр да үзенең яуганын сиздермәскә тырышып сибәли. Мин инде фән турында сөйләшүне калдырып торырга ниятләп барам. Фазыл әфәнде үз уе белән атлый. Безнең каршыга таба төрле-төрле ханымнар агыла. Узып китә торалар. Казанда халык бигрәкләр дә сылу инде! — Фазыл! Хәерле кич! Сезме дип киләм! Без беразга тукталдык. Минем белән исәнләшүче булмады. Фазыл әфәндене дәшеп туктаткан ханымны танмадым. Белгән кешем түгел иде. Хәер, йөзе аермачык күренмәде, тавышы да ят. Җитмәсә әле: “Шәһәр утларының яктысында да таныйлар үзен хатыннар!”— диярәк уйлап өлгердем. — Мин кайта торыйм!— дидем шунда Фазыл әфәндегә. — Ашыгасыздыр,— диде ул,— хәерле юл! Бәлки тагын очрашырбыз әле! Озак уйланып кайттым. Минем күңелдә бу конференциянең йомгаклары шәйләнә башладылар. Ул ни барысы берничә сүздән генә гыйбарәт иде: мондый гыйльми утырышлар нәрсәгә кирәк? Күпләр ул конференцияләргә докладларын ашык-пошык кына язып әзерләп киләләр, яисә әллә кайчан язылган, әмма кеше күзеннән читтә калган дип белеп, бер үк докладны җиденче кат укып чыгалар. Куелган, күтәрелгән мәсьәләнең асылына төшәргә омтылучы Фазыл әфәнде Кодрәтов кебекләр берән-сәрән генә бит алар фән дөньясында да! Шунда күз алдымда якты нур балкып алгандай булды. Акылым ачылып китте. Әйе, әйе, бу конференцияләр Фазыл Кодрәтов кебек берән-сәрән генә булган чын галимнәрнең фикерен тыңлар өчен оештырыла! Алтын бөртеген дә комнарны юа-юа эзлиләр түгелме соң? Әмма тынычланырга һәм бу якты уемнан ваз кичәргә өлгердем. Әгәр дә ул фикерем дөрескә чыккан булса, Фазыл Кодрәтовның урыны даими түрдә һәм үзе дә, сүзе дә хөрмәттә йөртелерләр иде бит! Мин тагын фәннән ераклаштым. Тормышым үз җаенда, гүяки камышлар арасыннан аккан инеш кебек, тыныч кына бара бирде. Ә конференцияләр оештырылуы, булуы хакында һаман да хәбәрләр газеталарда килә тордылар, докладлар һәм чыгышлар да сөйләнә барганнардыр инде. Аларның эшендә катнашырга теләгем әлегә уянмады. Элеккечә үк институтта укыта бирәм. Безнең кафедрада гына түгел, гыйлем йорты саналган фән учакларының берәрсендә Фазыл әфәнде Кодрәтов кебек, һич югы аның күләгәсе исәпләнерлек берәр галимне атый аламмы? Һәрхәлдә андыйны белмим. Бездә студентлар Кодрәтовлардан белем алмый. Ә Фазыл әфәнде хакында күптән инде чит илдә яши икән дип ишеттем. Аның лекцияләре төшемә дә кермәгән Гарвардта да, Сарбоннада да булуы хакында олы газеталардан укыганым бар. Читлек ишеге ачылуга, асыл кошлар очтылар да киттеләр — дөрес түгелмени? Бәхетле ул. Миңа андый булуны Ходай насыйп итмәгәндер инде. Студентларым да лекцияләрен менә аннан тыңларга тиеш иделәр түгелме? 16 октябрь, 2007 ел.
КҮЗЛЕ БҮКӘННӘР Хикәя-памфлет
I Кешеләрнең бер-берсенә охшаш булулары башкаларда буташтыру тудыручан. Бигрәк тә йөзләре, кыяфәтләре белән үзара тартым сурәттә икәннәр, аларны танымыйча, бу адәм шул, шушыдыр, диясең. Ә ул башкасы булып чыга. Кайвакытта күпләребез фамилиядәш кешеләрне туганнар исәбендә, берсе — яшь, икенчесе — карт икән, аталы-уллы дип йөртә. Беләбез, таныйбыз, имеш. Баксак, алар бөтенләй үзара дошман да икәннәр әле! Менә сиңа “аталы-уллы”! Ярый, ул кадәресе шулай да булсын ди, әмма бит әле аның үзара охшаш кешеләрдә шунысы да килеп чыга: берсенең шөһрәте икенчесенә ияреп куя, гүяки бәхетләре үзләренең ияләрен бутаган сыман килеп чыга. Сез моңа ышанмыйсыздыр инде? Мин дә нәкъ сезнең кебек уйлый торган идем аны, әмма ялгышканмын. Ходайның хикмәтле эшләрен аңлатып та, төшенеп тә бетереп буламы соң? Әлбәттә һич юк! Укыткан студентларым арасында ике игезәк кыз бар иде. Алардан, кызыксынып: — Сезне әти-әниләрегез кайсыгызның кем икәнлеген таныймы?— дип сорадым. Исемнәрен дә тапканнар бит: берсе — Эльвира, икенчесе — Эльмира, нәкъ заманча! Кызлар көлештеләр. — Дөресен беләсем килә иде. Һич яшерми әйтсәгез иде?— дип кабат үтендем, аларның мине дә шаяртырга теләкләре барлыгын аңлап. Җавап бирделәр: — Әйе, бутыйлар иде,— диделәр.— Бу хәл булмасын өчен беребезгә кызыл бант, икенчебезгә алсу бантик бәйлиләр иде. — Әмма Эльмирага бүген кызылын бәйләсәләр, иртәгә мине, ул дип бутап, шул кызыл бантикны минем чәчемә тага иделәр. — Сез Эльвира инде, әйеме?— дидем, гүяки таныймдыр сыман кыяфәт чыгарып. — Әйе,— диде ул. Әгәр дә имтиханнарга берсе урынына икенчесе керсә, ничегрәк буласын күзалладым. Сораргамы үзләреннән бу хакта дип уйладым. Бу төпченүем аларның колагына шулай эшләргә пышылдау булмасы? Тиздән шигем рас килде, билгеләрне аларга бутап куйдым: берсенә куясы “бишле” икенчесенә насыйп иде. Бу гаделсезлегемә хәйран иттем. Ул гына да түгел: “Алар гомер буйларына кешеләрне буталырга мәҗбүр иттереп яшәрләр бит инде! Аларны бутап адәмнәр тәмам аптырарлар инде!”— дип, ятларның хәсрәтенә дә бирелеп алдым. Ә андый, буталу-буталу кебек хәлләр булгалый икән ул. Моның белән Аллаһы тәгалә безнең “күзле бүкәннәр” булуыбызны раслый гына түгелме соң?
II Мөнтеш Хәлилен Язучылар Берлегенә алдырырга кирәклекне даулап йөргән кешеләр арасында, яшь булса да, инде берничә әсәре белән исемен танытырга өлгергән Хәким Ниязов, белгәнемчә, иң каударлы кеше булды. Моңа без гаҗәпләнергә тиеш түгел идек. Хәтта бер анадан, бер атадан туган һәм бергә үскән оя балалары да төрле кыяфәтләргә кереп бетәләр, гүяки якын түгел хәтта ерак туганнар да түгелләр. Бу кеше — монысының бертуган абыйсы дисәләр, ышанмыйча аптырап каласың. Ә Хәким Ниязовның хәлен без аңлый идек: нигә каударланмасын, үзенең энекәшен Берлеккә алып килергә тырыша бит. Тик менә нишләп ул Мөнтеш Хәлил исемен йөртә? Миңа: — Ул аның псевдонимы!— диделәр. Ягъни, ялган имзасы булып чыга. Язучылар Берлегендә туган-тумачалыкны сөймиләр, мин дә өнәп бетермим. Шулай да Мөнтеш Хәлилен “талантлы” диләр бит. Шигырьләр яза. Дөрес, Хәким Ниязовны да ул кадәр белеп бетермим. Анысы да яза бугай, танылган әсәрләре бар, диләр. Һәрхәлдә телләрдә шулайрак йөри. Начар язса, аны Берлеккә алмас иделәр. Без бит, язучылар, үзебез китаплар язып чыгарттырсак та, бер-беребезнең әсәрләрен укып тормыйбыз бугай, чөнки, беләсездер, башмакчының — башмагы, балта остасының үз өе булмый. Шуның кебек язучы да — китап укымый. Хәер, барысы хакында да алай ук кистереп әйтә алмыйм, бәлки арада укый торганнары да бардыр. Алары инде итекле итекчеләр, башмаклы башмакчылар мисалындалар, ягъни мәсәлән!
III Бервакыт автобуста кайтып киләм. Карыйм, Мөнтеш Хәлиле дә анда бара. Инде танышлыгыбыз да юк түгел. Ул да күреп алды, олы башын кече итеп, янымарак килде. Кул бирешеп күрештек. — Сезне Язучылар Берлегенә аласы иде,— дим. Елмая. — Мин инде кердем!— ди.— Рәхмәт Арыслан Галимовка, аның ярдәме күп тиде! Әйе шул, Арыслан Галимовка сукмакны егет сала белде. Хәким Ниязов шушы Мөнтешне Берлеккә кертү өчен тырышып йөрде, ә Арыслан Галимов маен-каймагын, балын, итен чумырды. Нәрсә әйтмәсеннәр, язучылар алар санаулы халык, ни-нәрсәләрне кылып-маташтырып йөрүләре күренеп, сизелеп, беленеп, сөйләнеп тора. — Кичә телевизордан шигырьләр укыдыгыз. Бик яратып тыңладым. Талантыгызга сокландым!— дидем аңарга, сүзләремне чын күңелдән сөйләп. Әле куәтле чыксыннар өчен “билләһи” дип тә өстәмәдемме икән? Ә ул һаман елмая. Рәхмәт әйтерме, дисәм: — Мин түгел идем лә, Хәким Ниязов иде,— ди. Тәнемне гүяки зәңгелә тотты. Берара күгәренеп калдым. Аннары кабат елмайдым да: — Ә, әйе шул,— дидем.— Охшагансыз, туганнар үзара охшаш булалар!— диярәк, “бик бөек” сүз әйттем. Тик ул: — Без туганнар да, кардәшләр дә түгел!— дип, күзгә карап көлеп тора бит. Ярый әле аның тукталышына килеп җиткәнбез икән: автобустан төшеп калды. Ә мин уйланып бара бирдем. Мөгаен бу мизгелдә бөтен дөнья бер төстә, бер рәвештә, бер сыйфатта сыман тоелгандыр. Җәй башы бит, барлык тирә-юнь яшеллеккә төренгән, шәһәребез үзара игезәкләр кебек басып торган йортлардан гына гыйбарәт, урамнарында да бер калыптан чыккан башмаклар, кирпечләр, итекләр кебек машиналар йөгерә. Стандартлар заманы шул. Кешеләр дә үзара охшашмый калмаслар. Әнә кытайлар, төрекләр, негрлар ничек бодай бөртекләре кебек күренәләр, бер-берсеннән аларны аерып тануы да мөмкин түгел. Ярар, төреге әллә кем түгел әле, аларның кыяфәтләренә күзләр күнегеп килә, ә ул вьетнам кавеме әһелләрен ничек бусы — ул, монысы — теге дип белергә мөмкин? Сөйләшүләре дә чыпчыкларныкы кебек булып, чыркылдау сыман ишетелә шушы безгә тагылган европалы колакларыбызга.
IV Мөнтеш Хәлилне автобуста башка очратмадым. Бер министрлыкта зур түрә урынына үрмәләгән, диделәр. Моңа бераз аптырабрак та йөрдем. Хәбәрдарлыгым җиткән кадәр белә идем: безнең ул Мөнтеш әфәндебез участок инспекторы булып эшләп, ахырда отставкага чыккан икәнлеген. Дөрес булмады микәнни? Мин бит аны, ул ишеткәннәремә таянып, кызыл погонлы хәлендә, тәмам хыялланып, эшсезлектән шигырьләр чыгарып яткан дип белә идем. Әле ул кара ыспай чәчләре, таштан юынып эшләгән сыйфатлы бите-кыяфәте инде милиция фуражкасыннан башка күз алдына килми иде. Менә бит дөньялар ничек, кайсыдыр авыл районында клублар өченме җитәкче ролен дә башкарырга өлгергән, диделәр. Һәм менә министрлыкта үзенә биек урын тапкан. Хәер, ул министрлыкларда булгалаганым бар. Аларда кемнәр генә эшләми, барысы да күзле-башлы, барысы да җаваплылыкны үз өсләренә алып тормыйча гына “тартып” баручылар. Эшләрен дә күреп беләм: үзләренә буйсынган, ягъни үзләре җаваплылыгындагы хезмәт юнәлешләре буенча әүвәле йөкләмә-планнарны җыеп алалар, аннары шулар буенча отчет-җавапларыңны китерәсең, аларны бергә теркиләр, гомумиләштерәләр, югарыдагыларга тапшыралар. Йөкләмә һәм үтәлеш еллык, кварталлык, айлык һәм атналыкларга бүленәләр. Кыскасы, бер дә эшсез утырмыйлар, шул кәгазьләр ниргәсендә илне алга әйдиләр. Мөнтеш әфәндене эш өстәле артында күз алдына китердем. Ул нигәдер участок милиционеры яратып кия торган кызыл билле фуражкадан иде, бер юл шигырь язуга, кеше-мазар күрмәдеме дип, өстәл тартмасына тиз генә салып куя да, бераздан кабат ала, тәмләп укып карый, аннары тагын шушы хәл кабатлана да кабатлана сыман. Тиздән аның ул әсәрләре китап-китап булып халыкка бастырылып чыгарылачагын, төрле телләргә заказ белән тәрҗемә ителәчәген дә беләм. Тагын да ышанычым зур: Хәким Ниязовны онытмас, аңа да ярдәме тияр! Һәм менә монысында ялгыштым. Эшлекле офиста идем. Хезмәт көнем шунда үтә. Күземә күренәме дип торам: каршыма Мөнтеш әфәнде үз шәхси персонасы белән килеп басмасынмы! Сүзләрен кыска һәм эшлекле тотты: — Сезнең кебек танылган журналист үз фикерен әйтергә тиеш! Арыслан Галимовның сезгә дә файдасы тигән дип беләм. Ул сезнең турыда яхшы фикердә. Аны быел дәүләтебезнең лаеклы премиясенә тәкъдим иттек. Мәкалә язуыгыз сорала!— диде, гүяки шунда хәтта өстәл дә сугып. Эш бүлмәмдә ярый әле хезмәттәшләрем юк вакыт иде, алай-болай күреп калсалар, оятыңны кая куярсың? Кара нинди мәгърур йөз, нинди шәп тон, нинди мәртәбә! Шулай да әйтә алдым: — Мактап языйммыни? — Бары мактап кына! Арыслан Галимов аганы беләсез, күп сугылды, күп кыйналды. Инде рәхәткә чыгарга тиеш. Мин, шагыйрь булып танылгач, шуны эшләрмен дип үз алдыма сүз бирдем. Бу эшкә тотынырга вакыт! Аның бу сүзләре күңелемне өшендерде. Шулай да аңа, кыюлыгым җитеп, киңәш бирәсе иттем: — Хәким Ниязов белән сөйләшегез әле. Ул язып китерсә, бастырырбыз! Каләме яхшы, фикере дөрес! Вакытым шундыйрак чак,— дидем. Ә эчтән генә: “Эшең барып чыкмаска тора!” дип, мәкерле уйның ялкынлы утын йөгерттем. Капкыныма капты бит бу: ризалашты. Рәхмәтен йотты да чыгып китте. Ә бер атна дигәндә Хәким Ниязов килеп җитте. Мин аңа күтәрелеп карап куйдым: күр әле моны, чыннан да Мөнтеш белән бигрәк охшашлар икән! Үзенә дә шул хакта әйттем. Җәелеп бер көлде. Бөтенләй дә дөньяның төрле тарафларыннан икәннәр, җитмәсә берсе мишәр таифәсеннән, икенчесе — Казан артыннан. Менә бит Ходаның хикмәтләре нинди! Хәким Ниязовка Арыслан Галимовның иҗаты бер дә ошамый дип белә идем, ә ул шундый итеп, шундый итеп язган, хәтта бөек даһи ясап бетергән.
V Мөнтеш әфәнде күтәрелә барган саен Хәким Ниязовның мәртәбәсе юкка чыга торуын без баштарак тоймадык, әмма алга таба ул нык сизелә, хәтта сукыр күзгә дә күренә, саңгырау колакка да ишетелә башлаган вакыйгалар тезмәсенә әверелде. Бу хәлләргә хәйран итми мөмкин түгел. Менә сиңа язмыш шаяртуы! Безнең Хәким әфәндебез нигилист иде. Арыслан Галимовны мактап язганын укыгач та, монда нәрсәдер башка сәбәпләр бар ахрысы дип уйлаган идем, аның күңеле минекеннән дә алдарак сизенгән булган икән. Мөнтеш Хәлил тиздән нигәдер Хәким Ниязовны юк итү эшенә кереште. Иң беренче итеп китабын нәшрият планыннан сыздырып аттырды, дәүләт заказы белән бастырылучылар исемлегенә бүтән кешенекен китереп тыкты. Ул утырышта мин дә бар идем. Юк, Арыслан Галимовныкын да түгел, белмәдегез: үзенекен! Монда дә әле әллә нәрсә уйламадык. Кемнең кулында — шуның авызында, дигәндәй, баш катырасы түгел, безгә нәрсә, Мөнтешнеке ни дә, Ниязовныкы ни — чыга торсын! Алар бер-берсенә комачау итмиләр. Ниязовның данын Мөнтеш Хәлил урлый алмый, ә Мөнтешнеке Хәлилгә бушка да кирәк түгел! Әмма да алай бармый икән әле бу дөнья дигәннәре. Телевизорны ачтым, берәү шигырь укый. Мин аның Мөнтеш икәнен танып тыңлап утырам, хатыным әйтә: — Булмаганны! Хәким Ниязов хәзер шушындый юк-бар шигырьләр яза башладымыни? Кая тәгәри безнең татар әдәбияты?— ди. Мин аңлатып карыйм, Мөнтеш белән Ниязовның төрле кешеләр булуын әйтәм. Ә ул сүзләремә түгел, күзләренә ышана. Татар бит. Кем әйтмешли: “Татар маңгай күзе белән күргәнне генә хак дип белә!” Бу кичне Ниязовны шагыйрьлектән сызып ташлаучылар бер ул гына булмаган икән. Хәтта журналист халкы да икенче көнне колак итемне ашап бетерә язды: — Кот чыккысыз,— диләр,— оят! Хәким Ниязов ничек шундый “шарлатанский шигырьләр” яза башлаган? Ничек аны телевизордан күрсәтергә мөмкин? Әүвәле аларга ак белән караны бутауларын әйтеп карадым, аннары: — Әй, сөйләнегез лә!— дип, сүзләренә кулымны селтәдем. Бу инде Хәким әфәнденең абруе бөтенләй бетүгә таба юл алуның башы иде. Мин моны да соңрак аңладым. Хәер, вакытында төшенеп өлгергән булсам да, аны яклау өчен ташлансам да, ул тырышлыкларым бата барган кешегә ярдәмгә дип салам ташлавым бер булачак иде. Ни файда?
VI Әйткән идем бит, кешене үз бәхете дә танымаса, башка адәм белән бутап интегергә мөмкин дип. Һай шулай икән ул, шулай икән! Хәер, моңа ышануы авыр. Мин дә ышанмый идем. Әмма туры килә, нишлисең бит! Бәлки мин күп нәрсәне төптән белеп тә бетермимдер? Шулай да фикер йөртергә хакым бардыр сыман. Үземнең зур акыл иясе түгеллегемне дә беләм, аңлыйм. Дөресрәге, шыр тилелегем бар, анысы. Шуңа күрә тормышта яшәргә кешеләрне өйрәтергә алынганым юк. Минем гәҗит-журнал эшендә һәм язучылыкта азмы-күпме мәртәбәм, дәрәҗәле исемем булуның сәбәбен дә укучыларым беләдер: заманында Дәүләт иминлеге белән бәйле Комитетның “кыңгыр” эшләре хакында мәкаләләр яздым, шуның файдасы тиде. Аларны, дөресен генә әйткәндә, бөек рус милләтенең илне төптән каерып битәрләп ташлаган журналистларына ияреп, аларның фикерләренә бирелеп китеп кенә, мисалларны үз җирлегебездән алгалап кына язган идем. Шул да җитә калды. Халык яратты. Көн кадагына сугучы мәкаләләр булып киттеләр. Анысы — минем бәхет, ә күпләргә ул да тәтемәде. Ничәмә каләм әһеле әле бүген дә үз исемен данлау өчен әллә нәрсәләр майтарып карыйлар, сукмый бит шуларның сәгатьләре, сукмый. Кадаклары кәкрәя. Ул вакытларда, ягъни Дәүләт иминияте Комитеты егетләре хакында язганнарымда, бик алай җәелеп китмәскә бер нәрсә мәҗбүр итте: бу оешма әле һаман да илебезнең бүгенен-киләчәген хәл итү өчен тырышып эшли, кешеләрне урынга күтәрүне күзәтеп барган кебек, бу процессларда һәм процедураларда актив катнаша, һәр кандидатураны үз иләге аша уздыра, бәяли, “аяклары аксарлык икән”, андыйларны “урамга чыгарып ташлый”. Шуңа күрә дә иминлек, һәм нинди генә әле, дәүләт, ил иминлеге сагында торучы Комитет бит ул. Андагы егетләр, аларның “уеннары” белән исәпләшмәсәң, көнеңнең ничек беткәнен белми һәм сизми дә каласың. Иң җитди урыннарга “ключевой”, ягъни төп буын урыннарга кирәкле кешене шушы Комитет табып куя һәм, һәрхәлдә, андый ышанычлы затлар бары тик аларның үз араларыннан табыла торалар. Әгәр дә шушы Комитет булмаса, әллә кайчан буталышып, саташып, талашып беткән булыр идек. Шуның өчен генә дә андый өрәк кирәк, имеш! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|