Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 12 страница




Ә ан­на­ры ты­нып то­ра. Һа­ман көз­ге ти­рә­сен­дә ка­ла би­рә. Сы­пы­ры­ну­ын яңар­та, чә­чен әле алай­га, әле бо­лай­га та­рый. Бе­лә югый­сә: аңа ни­чек тә ки­ле­шә. Күр­кәм... Юк, алай гы­на да тү­гел, чи­бәр! Ни­чә­мә кыз­ның һу­шын ал­ган егет. Аның бер җы­лы сү­зе­нә мох­таҗ күп­ме ком­со­мол­ка­ның йө­рәк­лә­рен­дә кай­нар ут яна. Алар ха­кын­да Ро­за да бе­лә. Әм­ма Игорь­ның үзе­нә әйт­мә­я­чәк, бел­гә­нен сиз­дер­мә­я­чәк. Тө­шен­сен: Ро­за аны, Игорь­ны, бер­кем­гә дә бир­мә­я­чәк!..

Шу­лай дип өмет­лән­де, шу­лай дип бел­де. Әм­ма бир­де. Ни­чек бир­гә­нен бел­ми дә, аң­ла­мый да кал­ды.

 

VI

— Ә си­нең яра­тып ка­ра­га­ның бар иде­ме, Йо­сыф?

Егет­нең күк­рә­ге­нә ба­шын куй­ган кыз аның йө­рәк ти­бе­ше үз­гә­ре­шен көт­те. Әм­ма ул буш иде бул­са ки­рәк, һа­ман да үз кө­ен­дә ка­ла бир­де. Йо­сыф җа­вап би­рер­гә ашык­ма­ды. Кыз да нәр­сә ха­кын­да со­ра­га­нын оныт­ты. Бә­хет­ле миз­гел­лә­ре үз рәх­мә­тен­дә су­зыл­ды­лар да су­зыл­ды­лар. Та­гын Игорь­ны, Марс Га­ни­не, баш­ка­лар­ны исе­нә ал­ды кыз. Хис­лә­рен­дә кай­нар­ла­нып, егет­не егып ят­кы­ра­сы, ау­да­ра­сы ки­леп ал­ды. Мон­дый ша­ян­лык Ро­за­да элек­тән бар нәр­сә иде. Әм­ма ка­бат ты­ныч­лан­ды. Аңа бу хә­лен­дә яңа­ча, мо­ңа ка­дәр бул­ма­ган­ча, ила­һи­ча рә­хәт иде...

— Ә син Марс Га­ни ди­гән язу­чы­ны бе­лә­сең­ме?

— Бе­ләм!— дип җа­вап бир­де Йо­сыф.— Ях­шы ша­гыйрь, әй­бәт язу­чы. Мә­хәб­бәт ту­рын­да яз­ган бик тәэ­сир­ле, кү­ңел­ләр­гә хуш ки­лер­лек по­вес­тен дә укы­га­ным бар. Ши­гырь­лә­ре­нә җыр­лар да яза­лар.

— Ә си­не­ке­нә?

— Кая ди әле?.. Ми­нем бар икән­ле­гем­не дә бел­ми­ләр!

— Бе­лә­ләр, ял­гы­ша­сың!

— Ка­ян бел­сен­нәр?

Ро­за әй­тер­гә дә, әйт­мәс­кә дә уй­ла­ды. Кыш кө­не то­рак ра­ди­о­чел­тә­ре аша Йо­сыф­ның ши­гырь­лә­рен үз баш­ка­ру­ын­да укып тап­шы­рыл­ган кич­тә Марс Га­ни, бер­ни­чә ип­тә­ше бе­лән, ял­гы­зы гы­на да тү­гел әле, Хә­би­рә­не со­рап кер­гән­нәр иде. Чәй­лә­де­ләр. Ан­на­ры мәй­гә күч­те­ләр. Марс Га­ни шун­да, Йо­сыф­ның үз ши­гырь­лә­рен уку­ын ди­вар­га элен­гән ра­ди­о­дан тың­лап бе­тер­де дә: “Мон­дый егет­ләр­гә юл бир­мәс­кә! Юк­са без­гә урын кал­дыр­ма­я­чак­лар!”— дип, авыр бер көн­лә­шү бе­лән әй­теп куй­ды. Аның кө­тел­мә­гән­дә бо­лай ачу күр­сә­тү­ен ни өчен­дер Хә­би­рә дә хуп­ла­ды. Ба­ры бер Ро­за гы­на га­җәп­лән­де бул­са ки­рәк? Әм­ма оныт­кан иде. Ул кич­тә Марс Га­ни та­гын алар­да йок­лап кал­ды. Икен­че көн­не Ро­за лек­ци­я­лә­ре­нә ба­ра ал­ма­ды. Хә­би­рә­нең бе­рен­че хи­кә­я­сен га­зе­та­да бас­ты­рып чы­га­ру­ла­ры уңа­е­на ту­ры кил­гән ул “бәй­рәм” икен­че көн­не дә дә­вам ит­те.

Бо­лар ба­ры­сы ме­нә хә­зер, Йо­сыф­ның күк­рә­ген­дә әки­ят дөнь­я­сы­на чум­ган миз­гел­лә­рен­дә, дөнь­я­да әле көн­дә­лек кө­рәш һәм хы­я­нәт­тән ге­нә тор­ган тор­мыш та бар­лы­гын исе­нә тө­ше­реп, хә­те­рен­дә яңар­ды­лар. Ул шун­да егет­кә: “А­лар ин­де хә­зер үк син­нән көн­лә­шә­ләр!”— дип җа­вап бир­мәк­че иде, та­гын оны­ты­лып кит­те. Мо­ңа Йо­сыф үзе га­еп­ле! Сы­пыр­ма­сын иде кыз­ның ар­ка­сын­нан, ул да аны су­зы­лып үп­мәс, шу­ның ар­ка­сын­да хис­ләр­гә би­рел­мәс, хә­те­рен дә яңарт­мас иде.

Ә Йо­сыф­ны Ро­за Яңа ел ки­чә­сен­дә, те­ге ва­кыт­та бер­гә бә­рәң­ге әр­че­гән кич­тән соң бе­раз дус­ла­шып ал­гач, яр­ты ел элек үк ин­де үзе­не­ке итә ала яз­ды. Ва­кый­га га­дә­ти ге­нә баш­ла­нып кит­те: кыз сту­дент­лар то­ра­гын­да оеш­ты­рыл­ган “дис­ко­те­ка” дип ата­лу­чы ки­чә­гә со­ңа­рып төш­те. Ан­дый ча­ра­лар уз­ды­ры­лу­чы зал “Кы­зыл поч­мак” дип ата­лып, бе­рен­че кат­та иде. Ип­тәш кыз­ла­ры бе­лән бер­гә бүл­мә­дә Яңа ел­ны кар­шы­лап “Шам­пан шә­ра­бы” ач­ты­лар, йө­ге­рек кү­бек­лә­рен­нән баш­ла­ры әй­лән­гән­дәй бул­ды. Тән­нә­ре­нә берь­ю­лы дәрт тул­ды. “Шам­пан шә­ра­бы”н та­бу бәй­рәм ал­дын­нан гы­на тү­гел, го­му­мән дә зур та­ныш­лык­лар ар­кы­лы бу­ла ала тор­ган эш иде. Ә бу юлы Ро­за­га бә­хет ел­ма­еп, кү­ңел­сез лек­ци­я­лә­рен “тоз­лап”, Бау­ман ура­мы­на төш­кән иде ул. “Та­тар аш­ла­ры йор­ты” дип атал­ган зат­лы рес­то­ран кар­шын­да, үтеп ба­ру­чы кыз­ның нәкъ бо­рын тө­бен­дә шә­раб ту­ты­рыл­ган тарт­ма­лар­ны ача баш­ла­ды­лар да, ак ха­лат­лы ике юан­тык ха­тын са­тар­га да то­тын­ды­лар. Чи­рат­ка ке­ше тиз ара­да җы­е­лып та өл­гер­де. Ро­за да ба­рып бас­ты һәм берь­ю­лы ике ше­шә ал­ды. Шу­ңа­дыр­мы, шә­раб­лар­ның үзе­не­ке икән­ле­ген­нән юмарт­ла­ну той­гы­сы ки­че­реп, га­дәт­тә­ге­дән күб­рәк эчел­гән иде. Җит­мә­сә ара­кы да өс­тәл­де. Кә­еф­ләр ан­дый ва­кыт­та ях­шы­ра. Хә­ер, һәм­мә бүл­мә­дә дә бәй­рәм, та­бын­нар ир­кен чак. Алай ук мул ди­яр­лек бул­ма­са да, бә­рәң­ге, ки­шер, чө­ген­дер са­лат­ла­ры га­дәт­тә­ге­дән бер­мә-бер ар­тыг­рак ясал­ган.

Ки­чә­нең икен­че өле­шен­дә Хә­би­рә үзе­нең еге­те Ра­фат бе­лән сер­лә­шеп кал­ды­лар. Алар ике­се дә бер груп­па­да укый­лар. Бер ара мө­нә­сә­бәт­лә­ре бо­зы­лып та ал­ды, ин­де ка­бат мә­хәб­бәт­лә­ре яңар­ган ва­кыт иде. Алар­ның сөй­лә­шә­се сүз­лә­ре күп икән­ле­ген аң­ла­ган кыз­лар кай­сы-кая та­ра­лы­шу җа­ен ка­ра­ды­лар. Әл­бәт­тә егет­лә­ре яны­на ашык­ты­лар. Ро­за­ны эз­ләп Марс Га­ни кил­мә­я­чәк иде. Шу­ның өчен дә “дис­ко­те­ка”­га төш­те. Мон­да ул си­рәк бу­ла, би­ю­че яшь­ләр ара­сын­да кү­ме­леп ка­ла. Ан­дый кү­ңел­сез сел­кен­гә­ләп ба­сып то­ру­лар­ны яра­тып бе­тер­ми.

Кө­тел­мә­гән­чә ул Йо­сыф янә­шә­сен­дә бу­лып чык­ты. Баш­та­рак егет­кә игъ­ти­бар ит­мә­де. “Бу нин­ди гәү­дә икән?”— дип ап­ты­рап, чит­кә­рәк ти­бә­рер­гә те­лә­гән мыс­кыл­лы күз­лә­рен кү­тә­ре­леп ка­ра­гач кы­на та­ны­ды. Бил­ге­сез йөз­ләр зал ту­лы иде­ләр. Бо­лар күр­ше сту­дент­лар то­рак­ла­рын­нан, якын-ти­рә таш­пу­лат йорт­лар­дан үз фа­тир­ла­ры бе­лән яшәү­че яшь­ләр икән­ле­ген Ро­за уе­на да ал­ма­ды, алар ара­сын­нан үзе­нә бер кич­лек яр сай­лау уе да кү­ңе­ле­нә кил­мә­де. Ме­нә бә­хе­те­нә Йо­сыф­ны күр­де, та­ны­ды да, аның бе­лән бә­хе­тен сы­нар­га бул­ды. Йө­зен­нән ясал­ма як­ты­лык ну­ры бөр­ке­лә баш­ла­ды. Бу аның мең сы­нал­ган ча­ра­сы һәм иң отыш­лы­сы иде.

Егет әү­вә­ле аңа, күп­тән­нән дус­ла­шып ал­са­лар да, те­кә, үз кем­ле­ген бе­лү­че зат сы­ман то­ел­ды. Әм­ма бер-ике би­ю­дән соң алар ара­сын­да сүз­ләр ку­е­ра баш­ла­ды­лар. Йо­сыф бә­рәң­ге кыз­дыр­ган­да, аш пе­шер­гән чак­ла­рын­да Ро­за да аның бе­лән еш бер­гә бул­ган­лык­тан, ди­вар ра­ди­о­сын­нан ши­гырь­лә­рен дә тың­ла­га­ны сә­бәп­ле, көн дә ди­яр­лек озын ко­ри­дор­да да оч­ра­туы, та­ныш­лык­ла­ры да чын мәгъ­нә­сен­дә дус­лык­ка әве­рел­гән сы­ман то­ел­ды. Алар шу­шы кич­тә бас­кыч бу­ен­да сөй­лә­шеп тор­ды­лар. Ро­за Йо­сыф­ны мах­сус рә­веш­тә ко­ри­дор­ның ерак очы­на, сту­дент­лар бер дә ди­яр­лек йөр­ми тор­ган уры­ны­на алып кил­де. Мон­да электр ут­ла­ры да сү­рән­рәк, һа­ва­сы да ир­кен­рәк сы­ман иде. Кыз үз бүл­мә­се­нә ки­тәр­гә ашык­ма­ды. Аның бе­лү­ен­чә, Ра­фат та, Хә­би­рә дә, баш­ка ип­тәш кыз­ла­ры да йок­ла­ган бу­лыр­га ти­еш­ләр иде. “Дис­ко­те­ка” да тә­мам­лан­гач, сту­дент­лар то­ра­гы тә­мам ты­нып кал­ды. Гү­я­ки сал­кын ди­вар­ла­ры да хә­зер ты­ныч һәм яшь­ләр­чә бе­раз са­та­шу­лы тын ала­дыр сы­ман. Һәр та­раф­тан йо­кы исе аң­кый. Ә Ро­за Йо­сыф­ның ба­тыр­лы­гын кө­тә: ме­нә ул аны ко­чак­лар, үбәр, ир­кә­ләр... Ә кыз­ның тә­не­нә рә­хәт­лек иңәр, ул үзен чик­сез бә­хет­ле итеп то­яр.

Әм­ма бо­лар­ның бер­се дә бул­ма­ды, исерт­кеч шә­раб­ның тәэ­си­ре дә ин­де су­ын­ган иде. Кыз бе­лән егет ике-өч авыз сүз алыш­ты­лар. Шу­ның бе­лән бет­те. Ро­за үзе­нең үп­кә­лә­вен, бүл­мә­се­нә ке­реп, тү­шә­ге­нә сең­гәч ке­нә аң­ла­ды. Ул ял­гыз­лык хи­сен­нән елар­га әзер иде. Шул ки­леш йок­лап та кит­те. Бу ва­кыт­та Йо­сыф­ның уен­да ба­ры ул үзе ге­нә бу­лу­ын, шун­дый чи­бәр кыз­ның игъ­ти­ба­рын яу­лый алу­ы­на сө­е­неп ку­а­ну­ын хә­те­ре­нә дә ки­тер­мә­де. Шул кич­тә егет­кә тә­мам үп­кә­лә­гән бу­луы Ро­за­ның кү­ңе­лен­нән чык­ма­ды. Аны күр­мәс ал­мас һәм кү­зе­нә дә ча­лын­дыр­мас хә­лен­дә бер­ни­чә ай ачу эчен­дә яшә­де. Хол­кы шун­дый иде. Бер­ни дә эш­ли ал­ма­ды үзе бе­лән.

Һәм ме­нә алар яз­ның иң ямь­ле ки­чен­дә бер­гә, ко­чак­ка-ко­чак ба­сып то­ра­лар. Йо­сыф­ны Ро­за үзе дә ни­чә тап­кыр­лар үбеп ал­ды. Хәт­та егет­кә:

— Тәм­ле итеп үбе­шер­гә кем­нән өй­рән­дең?— ди­гән со­рау да бир­де. Мо­ны мах­сус әйт­те. Бе­рен­че­дән, Йо­сыф­ның чын­нан да ука­сы ко­ел­ма­ган, яңа гы­на кү­зен ач­кан ир­тән­ге чә­чәк­ме, асыл эн­җе­ме икән­ле­ген бе­лә­се кил­де кыз­ның, икен­че­дән — егет­нең кү­ңе­ле­нә дәрт өс­тәр өчен, аңа ку­әт би­рер­гә те­ләп бир­де ул бу со­ра­вын! Әм­ма ачык кы­на җа­вап­лар алал­ма­ды. Йо­сыф­ның бе­рен­че тап­кыр үбе­шү­ен Ро­за җа­ны бе­лән той­ды, акы­лы бе­лән аң­ла­ды. Ахыр­да ул аның әле­гә зур ба­тыр­лык­лар­га, кыз­лар­ны яу­лап алу те­лә­ген яшер­ми эш­кә җи­гә алыр­лык көч­кә ия тү­гел­ле­ген дә тө­шен­де. Шу­ның ар­ка­сын­да бер уй­га ки­леп, егет­нең дәрт йө­гә­нен үз ку­лы­на алыр­га ни­ят ит­те. Йо­сыф исә, кыр­гый ат-мус­танг ке­бек, һа­ман да ба­шын би­рә­се ит­мә­де, ин­де ге­нә аңа йө­гән са­лын­ды, ди­сең, ә ул аны чө­еп ке­нә ата. Егет­нең үз фай­да­сы өчен дә югый­сә Ро­за­ның ты­ры­шу­ла­ры. Ни­чек шу­шы ка­дәр ах­мак бу­лыр­га мөм­кин? Дөнь­я­да һәм­мә ке­ше дә үз мән­фә­га­те өчен җан ата, ә Йо­сыф, чүп­рәк, бо­зау — аңа баш бир­ми­чә ап­ты­ра­та.

Шун­да Ро­за үзе­нең ашы­гу­ын, егет­нең әле­гә мә­хәб­бәт чоң­гы­лы­на ба­тар­га әзер тү­гел­ле­ген аң­лап ал­ды. Ә ме­нә Игорь ан­дый тү­гел иде бит! Ро­за­ның хис­ләр­дә өл­ге­реп җи­тү­ен дә кө­теп тор­ма­ды, үз “е­гет­ле­ген” баш­кар­ды. Ә кыз, ир­тән уян­ган­да, ту­лы­сын­ча мә­хәб­бәт чоң­гы­лы­на ба­тып кал­ган­лы­гын гы­на той­ды. Аның әле хә­зер дә ан­нан чы­гып җи­тә ал­га­ны юк бу­гай?

Бо­лар­ны ис­кә алу Ро­за­ның кү­ңе­лен ты­ныч­лан­дыр­ды, ул ин­де чит­кә­рәк тар­тыл­ды. Сер­ле ел­ма­ер­га ти­еш­ле бул­ган ай да су­ык нур­ла­ры бе­лән ге­нә җир­не ир­кә­ли иде. Кыз үзен га­еп­ле итеп той­ды. Йо­сыф­ка ул ар­ты­гы бе­лән ачы­лып алу­ы­на ин­де хәй­ран ит­те. Сер­не сак­ла­вы хә­ер­ле­рәк тү­гел иде­ме аңа?

 

VII

Ро­за­ның мон­дый хәл­гә кал­га­ны бар иде­ме? Һәр­хәл­дә үзе хә­тер­ли ал­ма­ды. Ка­зан­га Игорь кайт­кан икән! Кай­тар­ган­нар. Га­ди ке­ше тү­гел, ком­со­мол өл­кә ко­ми­те­ты­ның иде­о­ло­гия бу­ен­ча сек­ре­та­ре итеп. Мон­нан кит­кән­дә за­вод ком­со­мол яшь­лә­рен ге­нә җи­тәк­ли иде, ин­де ул рес­пуб­ли­ка­да төп ке­ше­ләр­нең бер­се. Те­ге кич­тә, Йо­сыф бе­лән мә­хәб­бәт хис­лә­рен бү­ле­шеп ба­сып тор­ган­да, ул Ро­за­ны эз­ләп хәт­та бүл­мә­се­нә дә ки­леп кит­кән. Яр­ты сә­гать­ләп кө­теп утыр­ган. Һа­ман шун­дый чи­бәр ир, ди, әм­ма җил­бә­зәк­ле­ге сүн­гән икән.

Бүл­мә­дәш кы­зы Хә­би­рә Ро­за­ны ачу­ла­нып кар­шы ал­ды:

— Син, җа­на­шым, кай­да шу­шы ка­дәр юләр са­тып йөр­дең? Иго­рең эз­ләп кил­де. Ул хә­зер, бе­лә­сең­ме, кем?.. Бел­ми­сең! Юләр, ки­ки баш! Әле яңа гы­на чы­гып кит­те. Си­не эз­ләп кил­гән, си­не!

Ро­за ни­чек һәм нәр­сә әй­тер­гә дә бел­мә­де. Әле ге­нә ул Йо­сыф­ның са­ми­ми ир­кә ко­ча­гын­да йө­рә­ге­нә май җый­ды, ин­де аны үзе­не­ке итә­чә­ге­нә тә­мам ыша­нып җит­те. Егет­нең мә­хәб­бәт ал­ма­га­чы да чә­чәк атып, тиз­дән җи­меш­лә­нә­се, кыз­ның алар­ны өзеп-өзеп ашый­сы көн­нә­ре сә­га­те-ми­ну­ты бе­лән аш­кы­нып якы­ная ба­ра баш­ла­ды тү­гел­ме?

— Нин­ди Игорь?

Юк, Ро­за аны бе­лә, әм­ма бу со­рау әл­лә ни­чек ке­нә, кү­ңе­лен­дә ту­ган хис­лә­рен­нән бу­та­лып, кө­тел­мә­гән­чә ша­шын­ды­рып кы­на ки­леп чык­ты­лар. Мо­ны со­рый­сы тү­гел иде ул. Ә Хә­би­рә, озын, кү­гә­рек арыш са­ла­мы ке­бек чәч­лә­рен чә­че­леп кит­кән җир­лә­рен­нән тә­мам бол­гап җи­бә­реп:

— Һай, кә­бәм, әл­лә оныт­тың да ин­де, юлә­рем?— дип ка­бат ачу­лы сүз­ләр бе­лән ябыш­ты. Ро­за­ның, әле яр­ты сә­гать тә ва­кыт үт­мә­гән­дер, һа­ман да са­ми­ми хис­ләр эчен­дә ка­лып то­ра­сы ки­лә иде. Мо­ны йө­рә­ге­ме, әл­лә үзе­нең бер­кат­лы чак­ла­рын ис­кә алып са­гы­ну хис­лә­ре­нә урал­ган акы­лы­мы те­лә­де — бо­ла­рын ул аң­ла­ма­ды. Хә­би­рә аны ашар­дай, тап­тап таш­лар­дай бу­лып җи­кер­гән­дәй сөй­ләш­кәч, тиз аңы­на кайт­ты. Ул ин­де бу миз­гел­дә Иго­рен бө­тен бар­лы­гы бе­лән исе­нә ал­ган, Йо­сыф­ны хә­те­рен­нән чы­га­рып ыр­гы­тыр­га өл­гер­гән хәл­гә кил­де һәм ку­а­ны­чын­нан кул­ла­рын чә­бәк­ләп кыч­кы­рып җи­бәр­де:

— Игорь?!. Ми­нем Иго­рем кайт­кан­мы­ни?

— Кайт­кан шул, кайт­кан!— Хә­би­рә ишек яны­на аш­кы­нып кил­де, үзе дә бе­леш­тер­ми, Ро­за­ны ка­ра­ва­ты ягы­на этеп җи­бәр­де. Бу сә­ер хәл иде. Хә­би­рә, ни хик­мәт, үз дор­фа­лы­гы­на га­фу да үте­неп тор­мас­тан, оны­ты­лып ди­вар­да­гы кеч­ке­нә, чы­бык­лы ра­ди­о­га ябыш­ты. Аны үкер­теп сөй­лә­тә баш­ла­ды. Мес­кен ра­дио бу ка­дәр акы­ру­ын­нан үзе дә кау­шап, ишек ягы ди­ва­ры­на эле­неп ку­ел­ган ка­лын һәм озын ка­да­гын­нан ыч­кы­нып тө­шеп ки­тә яз­ды, кый­га­еп кал­ды. Хә­би­рә шун­да, кис­кен бер хә­рә­кәт ясап, шул ук ишек ка­тын­да­гы, бүл­мә­не өс-баш ки­ем­нә­рен­нән бү­леп тор­ган һәм тә­мам кыр­шы­лып бе­тү­ен яше­рә ал­мый­ча ямь­сез­лән­гән ши­фонь­ер­ның ярым ачык хәл­дә кук­ра­еп тор­ган ише­ген дә этеп ку­яр­га өл­гер­де, Ро­за­га да җи­кер­де:

— Тың­ла, та­гын тап­шы­ра­лар! Мо­ны ир­тән­нән бир­ле ту­кый­лар икән бит. Ә без­нең ишет­кә­не­без дә юк. Игорь­ны иде­о­ло­гия бу­ен­ча җа­вап­лы итеп куй­ган­нар. Бе­лә­сең­ме бу нәр­сә ди­гән сүз? Бу — си­нең бә­хе­тең, син зур ке­ше бу­ла­чак­сың! Ку­ан, сө­ен­че бир! Сө­ен­че! Ул бит үзе си­не эз­лә­гән, тап­кан, кил­гән!..

Шун­да гы­на Хә­би­рә бе­раз ты­нып, хә­рә­кәт­сез ди­яр­лек кал­ды. Ра­ди­о­дан тап­шы­рыл­ган яңа­лык­лар­дан бер җөм­лә Игорь­ның чын­нан да ком­со­мол өл­кә ко­ми­те­ты­на өчен­че сек­ре­тарь бу­ла­рак сай­ла­ну­ы­на ба­гыш­лан­ган иде. Дик­тор аны ае­ру­чы зур ку­а­ныч, тан­та­на бе­лән әйт­те сы­ман. Ә Хә­би­рә та­гын ты­ныч­лы­гын җуй­ды, үрә си­кер­де. Ул, яшер­ми­чә, үзе­нең ки­лә­чәк кө­не өчен ку­а­на иде һәм мо­ны бел­де­реп тә куй­ды:

— Син, җа­на­шым-кә­бә­бем! Ал­дан ук әй­теп ку­ям, шу­шы сө­ен­чем өчен тү­ләр­сең! Язу­чы яшь­ләр­гә би­ре­лә тор­ган әдә­би ел­лык пре­мия бар. Аны бер-ике ел­дан ми­ңа би­рер­сез! Ан­на­ры — бе­рәр га­зе­та яки жур­нал­га бү­лек мө­ди­ре, ре­дак­тор, баш ре­дак­тор!..

Хә­би­рә­нең өс­те­нә ге­нә тү­гел, бу бә­хет Ро­за­ның үзе­нә дә ау­ды. Чик­лә­век­ле имән ага­чы ке­бек гөр­сел­дәп ки­леп төш­те­ме, әл­лә ин­де “бү­ре­се ула­я­ча­гы­на” хә­бәр иде­ме — хик­мә­те ан­да гы­на тү­гел, баш­ка­да — Иго­ре эз­ләп кил­гән, ә ул ямь-яшел Йо­сыф бе­лән чи­лә­неп ап­ты­рап ма­таш­кан! Юләр­лек тү­гел­ме бу? Ах­мак­лык бит!

Ро­за­ның шун­да нә­фе­се ко­ты­рып ал­ды. Ул бит Йо­сыф­ның егет­ле­ген сы­нар­га те­лә­де, шу­шы­ңа аны да, үзен дә ни­чек­ләр ал­дан әзер­лә­де. Гыйф­фәт ди­гән­нә­ре егет ке­ше­дә нин­ди икән, ме­нә шу­ны бе­лә­се кил­де кыз­ның. Хә­зер мо­ңар­дан баш тарт­сын­мы? Ә Игорь? О-о, Игорь шул ул, Игорь!

Хә­би­рә озак ты­ныч­ла­на ал­мый­ча бүл­мә буй­лап йө­рен­де, сөй­лән­де, ка­бат­лан­ды. Игорь­ны тук­тау­сыз мак­та­ды. Ан­на­ры, ки­нәт ты­ныч­ла­нып, көт­мә­гән­чә со­рап куй­ды:

— Син әл­лә те­ге чүп­рәк бо­зау, бе­рен­че курс мо­кы­ты Йо­сыф бе­лән идең­ме?

Ро­за аңа ел­ма­ю­лы ка­раш бе­лән җа­вап бир­де. Хә­би­рә бу юлы сүз­сез дә хәй­ран иде.

— И-и-и!— дип суз­ды, мыс­кыл­лы аваз­лар бе­лән авы­зын кый­шай­тып,— тап­кан­сың икән! Си­ңа­мы ин­де ул тиң? И-и-и юләр, ки­ки баш! Игорь­ны кем­гә алыш­тыр­мак­чы­сың? Марс Га­ни­не? Алар ту­рын­да бе­лә­ме соң ул?

Ро­за аңа бе­лә дип тә, бел­ми ди­я­рәк тә җа­вап би­рә ал­мый иде. Шу­лай да сүз­не, уе­ны-чы­ны бе­лән бу­тап, ша­яр­ту­га бо­рыр­га җай тап­ты һәм озак көт­тер­ми әйт­те дә сал­ды:

— Яра­ма­ган та­гын!.. Ке­ше ки­мә­гән яңа күл­мәк­не ки­еп ка­рый­сым кил­сә, нәр­сә ди­яр идең?

Аңа җа­вап ки­рәк тү­гел иде. Алю­мин­нан эш­лән­гән, ин­де тә­мам ис­ке­реп бет­кән, бүл­мә но­ме­ры­ның са­ны кы­зыл буяу бе­лән ка­лын итеп яңар­ты­лып языл­ган, газ фил­тә­се­нең май­лы тө­тә­вен­нән ко­рым­лан­ган чәй­нек­не кү­тә­реп чы­гып та кит­те. Аның ар­тын­нан Хә­би­рә:

— Әле яңа гы­на кай­на­тып алып кер­гән идем, кая ба­ра­сың?— дип кыч­кы­рып кал­ды.

Ро­за яр­ты юлын­нан бо­рыл­ды. Ни­чек ка­ра­ва­тын­нан бо­лай си­ке­реп то­рып, ал­дын-ар­тын ка­ра­мый чы­гып ча­бу­ы­на хәй­ран ит­те. Ан­да, кух­ня бүл­мә­сен­дә Йо­сыф бар дип аш­кын­дың­мы, и ти­ле йө­рәк?

Ул хә­зер­гә кү­ңе­ле бе­лән нәр­сә бул­ган­лы­гын аз гы­на да аң­ла­мый иде. Ан­да, кух­ня бүл­мә­сен­дә, чын­нан да Йо­сыф, чәй­не­ге кай­нап чык­ка­нын кө­теп, тә­рә­зә янын­да уй­ла­нып ба­сып то­ра. Ро­за мо­ны тоя да, бе­лә дә. Әм­ма...

Әм­ма ул, бо­ры­лып, үз бүл­мә­се­нә кер­де. Ар­тын­нан куа чы­гып ки­лә бар­ган Хә­би­рә­гә йөз­гә-йөз кар­шы оч­рап, чак кы­на аның тә­нен чәй­нек­тә­ге кай­нар су­ны чай­кал­ды­рып пе­шер­мә­де.

— Нә­га­ләт!

Мо­ны­сын алар ике­се дә берь­ю­лы әйт­те­ләр. Ан­на­ры, уты­рып, икәү­ләп чәй эч­те­ләр. Ул ара­да бүл­мә­дәш­лә­ре та­гын ике кыз да кай­тып кер­де­ләр. Сер­не сүз итеп алар­га та­ра­ту мәгъ­куль тү­гел иде.

 

VIII

Ро­за үзе­нең Җир­дә яшә­ве­нең ки­рәк бу­лу­ын тоя баш­ла­ды. Ме­нә ни­чек һәм нәр­сә икән ул яшәү мәгъ­нә­се, ме­нә нин­ди икән­сең син яшәү рә­хә­те! Кү­ңе­лең шат, йө­рәк тү­рең­дә хис­ләр бак­ча­сы төр­ле-төр­ле чә­чәк­ләр бе­лән бал­кый.

Әү­вә­ле Игорь­ны хә­зер ки­леп ке­рер дип көт­те, әм­ма ул бү­ген-ир­тә­гә ге­нә кү­рен­мә­де. Ва­кыт ба­ра тор­ды. Йо­сыф­ка се­рен бел­дер­мә­ве ар­ка­сын­да кыз­ның “кой­ма­гы пе­шә тор­ды”. Егет хис­лә­рен­дә тә­мам оны­тыл­ган, зур ыша­ныч баг­ла­га­ны хәл­дә аның ишек тө­бе­нә ки­лә дә ша­кый. Кер­ми. Ә Ро­за, Хә­би­рә­нең:

— Әнә авыл маэ­ма­ең кил­де!— дип мыс­кыл­ла­вы­на ка­ра­мас­тан, аның яны­на бе­раз кы­зар­ган йөз бе­лән чы­гып ба­са, ан­на­ры аны сү­рән ут­лы бас­кыч тө­бе­нә алып ки­лә. Сүз­лә­рен тың­лар­га тү­гел, ко­ча­гын­да ир­кә­лә­нер­гә, ирен­нә­рен­дә наз бу­лып эрер­гә. Йо­сыф үзен бик тә бә­хет­ле итеп тоя, шун­да хис­ләр­дә ги­зүе Ро­за­ны сө­ен­де­рә. Алар ин­де өчен­че кич­лә­рен бер­гә. Ә ир­тә­гә ул аны үз бүл­мә­се­нә ча­кы­ра­чак. Кыз­ла­ры бе­лән сөй­лә­шеп тә куй­ды. Ту­ган кө­нен бил­ге­ләп үтә­чәк­ләр алар. Өс­тәл әзер­лә­нә­чәк. Эчем­лек ку­е­ла­чак. Һәр­хәл­дә ту­ган кө­не бул­ма­са да, көз кө­не дөнь­я­га кил­гән бул­са да, ул аны ме­нә шу­шы май­ның соң­гы кө­нен­дә Йо­сыф өчен мах­сус атап уз­ды­ра­чак. Ка­ра аны, егет, ка­дер­ле бү­лә­гең бе­лән кил, ди­я­чәк!

Ә Йо­сыф ни­чә көн­нәр бә­хет һәм тан­та­на эчен­дә йөр­де. Үзе­нә нин­ди кап­кын әзер­ләп ку­ел­га­нын бел­мә­де. Юк, бу “бү­ре кап­кы­ны” тү­гел, бәл­ки “ку­ян ау­лар­га са­лын­ган эл­мәк” ке­нә иде.

Егет кып-кы­зыл тюль­пан­нар бу­ке­ты бе­лән ки­леп кер­де. Ул чә­чәк­ләр­нең га­зе­та­га тө­рел­гән бу­луы сә­ер тү­гел иде. Бу чор­да бу­кет­лар­ны шу­лай то­тып йөр­тә иде­ләр. Әле мон­дый­ла­рын кай­дан тап­кан, ди­ген? Озын­нар, хуш ис­ле­ләр!

Ро­за ул чә­чәк­ләр­не пы­я­ла ва­за­га утырт­ты. Га­зе­та­сы­на игъ­ти­бар ит­те: ан­да Игорь­ның җит­ди кы­я­фәт­тә­ге чи­бәр йөз­ле фо­то­сы иде. Шун­лык­тан бе­раз кау­шап ал­ды. Га­зе­та­ны, бө­гәр­ләп, чүп чи­лә­ге­нә таш­ла­ма­ды, бәл­ки, тас­лап, ки­тап­ла­ры те­зел­гән кеч­ке­нә киш­тә­ле­ге­нә яше­реп куй­ды. Ты­ныч­рак ва­кыт­та укы­я­чак ул аны, әле­гә йө­рә­ге­нә сө­е­неч­ле хә­бәр бу­ла­ча­гы­на өмет җы­лы­сы би­реп тор­сын!

Йо­сыф оя­лып кы­на өс­тәл яны­на утыр­ды. Ро­за аңар­га бә­рәң­ге са­ла­ты бү­леп бир­де. Үзе­нә ки­шер са­ла­тын сай­ла­ды. Ан­на­ры:

— Әй­дә, ма­ту­рым, ми­не кыс­та!— ди­де.— Ми­нем бит бү­ген ту­ган кө­нем. Ме­нә мон­да ара­кы да бар!

Йо­сыф олы кул­ла­ры бе­лән ше­шә­гә үрел­де, аны то­та ал­мый­ча, чак кы­на егып җи­бәр­мә­де. Ан­на­ры юка алю­мин фоль­га бө­ке­се­нең ер­тып ачар өчен эш­лән­гән “те­лен” та­ба ал­мый­ча ин­тек­те. Аның го­ме­рен­дә бер ге­нә тап­кыр да ара­кы ше­шә­се­нә то­ты­нып ка­ра­ма­ган­лы­гын аң­лар­га мөм­кин иде. Әм­ма пы­чак бе­лән эш­кә то­ты­ныр­га ба­шы эш­лә­де. Ач­кач, бо­ры­нын ара­кы­дан чир­ка­нып чит­кә алуы Ро­за­ны ин­де хәй­ран ит­мә­де. Ул аның бе­рен­че тап­кыр исерт­кеч эчәр­гә җы­е­ну­ын һәм һич­шик­сез ба­тыр егет итеп үзен күр­сә­тү те­лә­ге бе­лән яну­ын аң­ла­ды. Ә Йо­сыф сер би­рү­ен си­зен­де һәм:

— “Эч тә куй, эч тә куй, ну­жа күр­мә ни­ка­куй!”— дип сөй­лә­неп ал­ды. Бу җыр­ны кай­сы ал­каш­лар­дан ишет­кән­дер, әм­ма кыз­га ул бик кы­зык­лы сы­ман то­ел­ды. Йо­сыф ара­кы­ны ос­та һәм ти­гез бү­лә ал­ды.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных