Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 14 страница




Ә За­ки­ров исә бу “кай­сы­ла­ры­быз”­ның бер­се­нә дә кер­мә­де. Аның зур фән­ни-тик­ше­ре­нү инс­ти­ту­ты­на ди­рек­тор итеп бил­ге­лә­неп ку­е­луы, ки­лер­гә ри­за­лык би­рүе дә оч­рак­лы хәл тү­гел иде. За­ма­на үз­гәр­де, авыр дул­кын­на­ры бе­лән кү­тә­ре­леп ор­ган диң­гез ке­бек кы­лан­ды, мәң­ге куз­гал­мас таш кы­я­лар­ны уры­нын­нан кү­чер­де, ват­ты, җи­мер­де. За­ки­ров та шу­шы таш кы­я­лар­ның бер­се иде. Аның ас­ты­на да су үт­те, әм­ма де­нен җе­бе­тә ал­ма­ды. Аның да йө­зен кау­дар­лы кай­нар за­ман­ның авыр дул­кын­на­ры ва­тар­га ит­те­ләр, ә ул нык бул­ды, җи­ме­рел­мә­де. Кеп­ка­сы бе­лән бер­гә бер ка­рыш бул­ган бу адәм таш кыя ке­бек төп­ле иде. Үз кем­ле­ген югалт­мас өчен ул бар дош­ман­на­рын чүп-чар­га са­на­ды, за­ма­на хәл­лә­рен вак­лык дип игъ­лан ит­те. Алар­га да би­ре­шеп тор­са, кем бу­ла ди ул За­ки­ро­вы­гыз?

Ан­на­ры яңа бер фи­кер­не кү­ңе­ле тук­тау­сыз үс­те­рә баш­ла­ды: “Би­на­хак ким­се­тә­сез, егет­ләр!” Әм­ма мон­дый уе­ның ахы­ры яман­га ил­тә иде, ха­ра­бат­ка ки­те­рә. Ул аны да ва­кы­тын­да то­еп өл­гер­де. Мо­ңа ка­дәр үз кем­ле­ген һәм ка­де­рен бе­леп, юга­ры­да­гы­лар­ны сан­лап хез­мәт ит­те, әм­ма яла­гай­лан­ма­ды. Шу­шы үзен­чә­ле­ге аңар­дан сый­фат­лы ке­ше яса­ды. Ул ин­де ха­лык те­лен­дә “чын ке­ше” дип әй­те­лә тор­ган зат­лы адәм­нәр­нең бер­се­нә әве­рел­де.

Әгәр дә си­нең хез­мәт күр­сә­тү­е­ңә мох­таҗ икән­нәр, ни­гә дип алар­ның ыша­ныч­ла­рын ак­ла­мас­ка? Ә ме­нә яла­гай­лык ул — мес­кен­нәр өле­ше. За­ки­ров мо­ны да ях­шы үз­ләш­тер­де. Шул сә­бәп­ле фән­дә дә, хө­кү­мәт кар­шын­да да дә­рә­җә­се үс­те. Та­гын да бер сый­фа­ты аны мәр­тә­бә­ле ит­те: үз фи­ке­рең­не бул­дыр­мау, бул­дыр­ган оч­рак­та да мө­нә­сә­бә­тең­не сиз­дер­мәү! Мо­ны­сы аңа җи­ңел дә, авыр да би­рел­де. Һәм­мә эш­нең ба­шы-ахы­ры уй­лап ку­ел­ган, юга­ры­да­гы­лар, хет мө­ге­зең сын­ган­чы сө­зеш, ба­ры­бер үз ди­гән­нә­рен­чә хәл кы­ла­лар. Шу­ңа кү­рә алар­ны аң­лар­га ом­ты­лу­дан да ях­шы­сы юк! Хә­ер, аң­лый баш­лау да зы­ян­лы.

Шу­лай итеп За­ки­ров юга­ры­да уты­ру­чы­лар­ның чик­сез ыша­ныч­ла­рын яу­лап ал­ды. Фи­кер­сез, мак­сат­сыз, асыл­сыз ке­бек ул ба­ры тик ха­лык­ка гы­на кү­рен­де, әм­ма ил ал­дын­да ыша­ныч­лы һәм аб­руй­лы иде. Ил — баш­ка, ха­лык — баш­ка, ди­ләр­ме әле? Бел­ми сөй­лә­ми­ләр шул алар!

Мин За­ки­ров­ны элек­тән кү­реп та­ный идем, сүз­лә­рен дә аң­лап ка­бул итә тор­дым.

Бер­ва­кыт юл­ла­ры­быз ту­ры кил­де. Аның бе­лән бер­ни­чә көн­нәр сә­фәр­дә бер­гә бул­дым, хәт­та бе­ра­ра бүл­мә­дәш хәл­дә то­рып та ал­дык. Ул эчү-йо­ту мәсь­ә­лә­сен­дә сер би­рә тор­ган­нар­дан тү­гел, әм­ма авыз кү­тә­реп чө­ме­реп тә утыр­мый. Ан­дый эш­ләр­не оеш­тыр­мый да, ә өс­тәл тү­ре­нә утыр­тыл­ган ку­нак­лау­ны яра­та. Тост­ла­рын­да ке­ше­дә өмет уя­тыр­лык мак­тау сүз­лә­рен әйт­ми. Һәр­көн­не ир­тән физ­куль­ту­ра­га бәй­ле за­ряд­ка­лар ясый. Ирен­ми. Алар­ны үз сис­те­ма­сы­на ко­рып, ру­хы һәм тә­не сөй­гән­чә баш­ка­ра. Ан­на­ры сал­кын су бе­лән душ­та ко­е­на. Мун­ча­га бар­са, әү­вә­ле че­бен гөм­бә­се ке­бек кы­за­рып чык­кан­чы ча­бы­на, шун­нан сап-сал­кын су кү­тә­реп ко­е­на. Бу рә­веш­ле тә­нен рә­хәт­лән­де­рә тор­гач, кай­нар мун­ча­ның бар эс­се­ле­ген алып бе­те­рә. Ан­нан чык­кач, ях­шы сок яки, ул бул­ма­са, чәй эчә, ара­кы­га якын да кил­ми. Ха­лык­та мак­та­лу­чы га­мәл­ләр­гә дә, ха­лык­та на­чар­га алып сөй­лә­не­лә тор­ган эш­ләр­гә дә кү­ңел бир­ми.

Үзе ал­дын­да За­ки­ров­ны шу­шы сый­фат­ла­ры өчен мах­сус мак­тап, бо­лар ту­рын­да бер язар­мын әле ди­гән идем. Ме­нә сү­зем­дә то­рыр­га бул­дым. Шу­лай да әсә­рем­нең ка­һар­ма­нын үте­реп мак­тый да, егып са­лып хур­лый да ал­ма­вым бе­лән га­зап­ла­нам. Су­рәт­кә йок­мый тор­ган ке­ше­ләр бар шул ул, бар. Ниш­лә­тим? Әм­ма ан­дый ке­ше­ләр­нең дә кем­ле­ген та­ный­сы-та­ны­та­сы иде. Тик бу бик тә авыр эш икән бит.

Ми­ңа шу­ны­сы аер­ма­чык: ке­ше­ләр­нең нин­ди­ле­ген хо­лык­ла­ры­на ка­рап тү­гел, га­мәл­лә­рен­нән чы­гып бил­ге­ли­ләр! Нин­ди ях­шы-ях­шы­лык­лы әфән­де­ләр­не күр­гә­нем бар, мак­тап туй­мас­лык, әм­ма га­мәл­лә­ре исә ми­не, ягъ­ни мак­тар­га яра­ту­чы­ны да, ап­ты­раш­та кал­ды­ра. Алар ха­кын­да нәр­сә дип тә әй­теп бул­мый.

Хә­ер, За­ки­ров­ны ан­дый­лар исә­бе­нә дә ал­мыйм. Бә­я­лә­ве шак­тый авыр аны. Кай­чак­лар­ны аңар­дан: “Кем син?”— дип со­рый­сы ки­лә, ә җа­ва­бын ул үзе дә бел­ми ин­де, мо­ны тө­ше­неп то­рам. Шу­лай да аның ту­рын­да язар­га бул­дым. Кем­ле­ген бәл­ки ка­ләм та­ны­тып би­рер?

 

II

Аз сүз­ле ке­ше­не акыл­лы, ди­ләр. Әм­ма тәҗ­ри­бә кы­лып ка­ра­гыз, чын­нан да бу шу­лай­мы икән?

Ке­ше­нең кем­ле­ген бе­лер өчен ми­нем аңар­дан ки­ңәш со­рау га­дә­тем бар. Үзе­нә дә акы­лы юк адәм баш­ка­лар­га ки­ңәш би­рә ал­мый. Ә аның өчен, ягъ­ни кем­гә дә ки­ңә­шең­не ки­те­рә алу­да, бе­ле­гез, өч төр­ле ха­си­ят бар: бе­рен­че­дән, ки­ңәш со­ра­ган ке­ше­нең хол­кын аң­лау ти­еш­ле; икен­че­дән, аның те­лә­ген ачык кү­зал­лау шарт; өчен­че­дән, сөй­лә­гә­нен тың­лап бе­те­рү ки­рәк. Хәт­та мең ят ке­ше дә шу­шы өч нәр­сә­не ки­ңәш со­рап кил­гә­нен­дә яше­рә ал­мый. Акыл ия­се ха­ким зат җа­вап­ны җи­ңел та­ба, әм­ма тор­мыш шарт­ла­ры, за­ма­на үл­чә­ве­нә са­лып, мәсь­ә­лә­нең чи­ше­леш юл­ла­рын-як­ла­рын ча­гыш­ты­ра баш­лый. Шу­шы рә­веш­ле ба­шын­да фи­кер кай­на­та һәм ку­ел­ган со­рау­ла­ры­на җа­вап та­ба. Мо­ны һәр­кем­нең дә акы­лы бул­ды­ра ал­мый, ме­нә хик­мәт нәр­сә­дә!

Шу­лай бер акыл ия­се икен­че­се­нә ки­ңәш­кә бар­ган. Те­ге­се аңа:

— Нәр­сә ки­ңәш итә­сем­не үзең дә бик ях­шы бе­лә­сең!— ди­гән.

Ха­ким­нәр ха­ким­нәр­не җи­ңел та­ный­лар, имеш. Ме­нә шул хак­та сөй­лә­мәк­че идем! Ә, әйе...

Ерак шә­һәр­гә сим­по­зиум­га кил­гән За­ки­ров­ның те­ше сыз­лый баш­ла­ды. Урам­да су­ык­лар утыз­дан да тү­бән­гә­рәк төш­те. Ко­ры һа­ва­да тө­ке­рек тә боз­га әве­ре­лә иде. Әм­ма кур­ка­сы юк, За­ки­ров­ны җи­ңел ма­ши­на­да гы­на, җы­лы­дан чы­гар­мый­ча йөрт­те­ләр. “Вол­га” шофё­ры аның ас­пи­ран­ты­ның ире иде. Үза­ра элем­тә ке­сә те­ле­фо­ны аша гы­на бул­ган­лык­тан, ака­де­мик За­ки­ров аны ми­нут эчен­дә эз­ләп та­ба, ки­рәк­ле ишек тө­бе­нә йө­гер­теп-чап­тыр­тып ки­тер­теп бас­ты­ра.

Әм­ма те­ше­нең ки­нәт сыз­лый баш­ла­вы аны тә­мам эш­тән чы­гар­ды. Тү­ләү­ле кли­ни­ка­да аңа хә­зер яр­дәм итә­чәк иде­ләр. За­ки­ров ан­да бар­ма­ды. Сә­бәп­не баш­ка­лар аң­ла­ма­ды­лар, ул үзе исә теш сыз­ла­вын аң­кау­ла­ры яр­сы­ну ар­ка­сын­да ки­леп чык­кан бер-бер зәх­мәт­тер дип уй­лап ха­та­лан­ды. Хә­ле дә, ва­кый­га­сы да сә­ер иде.

Җит­мә­сә сим­по­зиум да аңа җит­ди һәм эш­лек­ле ке­бек то­ел­ма­ды. Га­лим­нәр­нең үзәк­кә алып бер ге­нә мәсь­ә­лә­не дә тик­ше­рер­гә кый­мау­ла­ры, уты­рыш­лар­ны фи­кер­дә ны­гып җит­мә­гән, фән­ни ачыш­тан ком­пи­ля­ци­я­ләр­не ае­рыр хәл­дә бул­ма­ган, үз­лә­рен олы “учё­ный”­га исәп­ләр­гә бик тә те­лә­гән яшь фән­ни хез­мәт­кәр­ләр­нең алып ба­ру­ла­ры, күп ке­нә та­ри­хи проб­ле­ма­лар­дан бө­тен­ләй дә хә­бәр­дар тү­гел­лек­лә­ре га­җәп­кә кал­дыр­ды. Әм­ма ул мо­ны сиз­де­рер­гә те­лә­мә­де. Урам­да сал­кын Се­бер кы­шы тан­та­на ит­те. Уты­рыш­лар­да ур­так бер юнә­леш та­ба ал­мау хө­кем сөр­де. Га­лим-го­ла­мә ара­сын­да сә­я­сәт ар­ба­сын сөй­рәп йө­рү­че­ләр дә җи­тәр­лек иде. Алар үз­лә­рен шак­тый ак­тив тот­ты­лар. Ки­рәк­кән­дә дә, ки­рәк­мә­гән­дә дә ярым-йор­ты со­рау­лар би­реп, кы­зык­сыз фән­ни док­лад­лар­га “җан өрер­гә” ты­рыш­ты­лар. Әм­ма җит­ди га­лим­нәр алар­ны ка­бул ит­мә­де, аң­ла­ма­ды. Тор­мыш вак­лык­ла­рын­нан ае­ры­лып җит­мә­гән, фән бе­лән пуб­ли­цис­ти­ка­ны ае­ра ал­мау­чы “яшь­ләр”, шул вәс­вә­сә­че­ләр то­за­гы­на элә­геп, хәт­та бол­ган­чык бә­хәс­ләр­гә дә ке­реп кит­кә­лә­де­ләр. Сим­по­зиум шу­шы рә­веш­ле то­нык, бол­ган­чык су бе­лән шау­лап ага то­ру­чы ер­га­нак­ны хә­тер­лә­тә бар­ды. За­ки­ров мон­дый “ар­тык эш­лек­ле­лек күр­сә­те­лү­ләр­гә” кә­еф­сез­лә­неп, уты­рыш­лар­дан чы­гып ки­теп, юк бу­лып та ал­га­ла­ды. Зал­га бер ки­леп кер­гә­нен­дә, түр­дә дош­ма­ны Ил­ха­ков­ның уты­руы исә аны бө­тен­ләй дә хәй­ран­га кал­дыр­ды һәм эчен­дә­ге үтен сыт­ты. Җит­мә­сә:

— Уты­рыш­ны шу­шы де­ма­гог ку­лы­на тап­шыр­ган­нар икән!— дип, ачу бе­лән әй­теп куй­ды.

Ул ки­леп утыр­ган урын янә­шә­сен­дә ак чәч­ле пе­да­гог агай иде. За­ки­ров шун­да үзе­нең сак­сыз­лык­та ар­ты­гын ыч­кын­дыр­га­нын тө­шен­де. Сим­по­зиум аның өчен ме­нә шу­шы миз­гел­дә ин­де тә­мам­лан­ган ке­бек то­ел­ды. Го­ме­ре бу­е­на ни­чә­мә кон­фе­рен­ци­я­ләр­не оеш­тыр­ган, алып бар­ган, күп­ме съ­езд­лар­да кат­наш­кан, том-том ки­тап­лар яз­ган За­ки­ров­ны, шу­шы ак­са­кал бө­ек га­лим­не бу мес­кен Се­бер­нең кеч­ке­нә бер шә­һә­рен­дә та­ны­мау­ла­ры, аңар­дан ки­ңәш со­ра­мау­ла­ры бик сә­ер иде. На­дан­лык чә­чәк ата мон­да! Ә ме­нә дош­ма­ны Ил­ха­ков­ны ыша­ныч­лы җи­тәк­че ке­ше дип бе­леп ка­бул ит­кән­нәр!

 

III

За­ки­ров­ның Та­бул ка­ла­сы­на бу бе­рен­че ге­нә тап­кыр ки­лүе тү­гел иде. Аның бе­лән юл­ла­рым ту­ры кил­гә­лә­гәч, ниш­ләп йө­рү­лә­ре ха­кын­да хә­бәр­дар­лы­гым җи­тәр­лек бул­ды. Мон­да­гы Пе­да­го­гия инс­ти­ту­тын­да ул, тел гый­ле­ме бу­ен­ча лек­ци­я­ләр сөй­ләп, әле яңа ачыл­ган һәм аяк­ка ба­сып ки­лү­че мил­ли фи­ло­ло­гия бү­ле­ге­нә яр­дәм итәр­гә, ас­пи­рант­лар алып, алар­дан га­лим-го­ла­мә­не җи­теш­те­рер­гә ти­еш. Се­бер та­тар­ла­рын­да мил­ли аң һәм мил­ли ак­тив­лык шак­тый сүл­пән һәм, җит­мә­сә, сү­рән дә. Бәл­ки хис­лә­ре ка­бы­нып та кит­мәс, әм­ма про­фес­сор ка­дәр про­фес­сор, ака­де­мик ка­дәр ака­де­мик ке­ше­дән фән фай­да­сы­на ты­рыш­лык та­ләп ит­кән­нәр икән, баш тар­тыр­га ти­еш тү­гел ул. Яра­мый. Дө­рес, Ка­зан­да зур га­лим­нәр җи­тәр­лек, биг­рәк тә тел гый­ле­ме өл­кә­сен­дә. Әм­ма мон­да­гы инс­ти­тут, фа­куль­тет, ка­фед­ра җи­тәк­че­лә­ре За­ки­ров шә­хе­сен сай­лап ал­ган­нар һәм аңа тук­тал­ган­нар икән, мо­ның сә­бәп­лә­ре бар: фән­дә исе­ме мәр­тә­бә­ле ке­ше ки­рәк бул­ган алар­га!

Мәр­тә­бә ди­гән­нән, За­ки­ров фән­гә яшь­ли кил­де. Уни­вер­си­тет­та укы­ган ел­ла­рын­да ук, дүр­тен­че курс­тан аны, сай­лап алып, укы­ту эше­нә җә­леп ит­те­ләр. Ул бе­рен­че лек­ци­я­лә­рен­дә ва­кыт­ны ту­ты­ра ал­мый­ча ин­тек­те. Әзер­ләп кил­гән ма­те­ри­ал­ла­ры прак­тик дә­рес­ләр­нең яр­ты­сы­на да җит­мә­де. Элек­тән, чал та­рих­ның гы­на исен­дә кал­дыр­ган чор­ла­рын­нан алып бү­ген­гә­чә үс­те­ре­леп ки­лен­гән та­тар тел гый­ле­мен, биг­рәк тә га­рәп хә­реф­лә­ре бе­лән языл­ган­на­рын, өй­рә­неп то­рыр­га аның да ва­кы­ты җит­мә­де. Шул рә­веш­ле ул да баш­ка­лар­дан ка­лыш­ма­ды. Кая ди Ка­юм ба­бай хез­мәт­лә­ре­нә чу­мып, гый­лем эн­җе­сен эз­ләр­гә, та­бар­га өй­рә­нү, әү­вә­ле ул яз­ган ки­тап­лар­ның те­лен аң­лар­га, яз­ма­ла­рын та­ныр­га, укый бе­лер­гә ки­рәк бит. Ыж­гы­рып тор­ган ком­му­нист­лар га­рәп язу­лы ки­тап­лар­ны ба­ры тик дин­гә ки­те­реп бәй­лә­гән, “ком­ган хә­реф­ле бур­жу­аз фән” дип атап йөрт­кән за­ман­нар­да бер ул гы­на баш­ка­ча бул­сын­мы? Әнә карт­лар, мәд­рә­сә­дә хә­реф өй­рә­неп кал­ган өл­кән бу­ын фән ке­ше­лә­ре шө­гыль­лән­сен алар бе­лән. Ан­на­ры ва­кы­ты да юк бит. Көн дә ди­яр­лек төш­кә ка­дәр бе­рен­че-икен­че курс сту­дент­ла­ры­на дә­рес­лә­ре бар, ә ан­на­ры үзең укый тор­ган фән­нәр­не дә таш­лап бул­мый, алар­га бәй­ле лек­ци­я­ләр­не тың­лый­сы, конс­пект­лый­сы, баш­ка­сы — бо­лар­ны кем эш­ләп бир­сен? Хә­ер, аның хә­ле­нә карт про­фес­сор­лар ке­рер­гә ты­ры­ша­лар, со­рау­лар би­реп, җа­нын бик алай бор­чы­мый­лар. Ә укы­ту эше исә — ал­ган бе­лем­не тәр­тип­кә са­лыр­га яр­дәм итә, шул ягын­нан ях­шы. Ин­де дип­лом эшен дә җи­ңел язып таш­лар сы­ман. Әле аны­сы ки­лә­се ел­да гы­на бу­ла­чак. Әм­ма оет­кы­ла­ры бар ин­де!

Тел гый­ле­ме ди­мәк­тән, рус га­лим­нә­ре бу як­тан бик тә өл­гер­лек күр­сәт­кән­нәр. За­ки­ров та лек­ци­я­лә­рен­дә тук­тау­сыз алар­ның хез­мәт­лә­ре­нә ия­рү­не хуп күр­де, шу­ның ар­ка­сын­да фән­гә кү­мәч ке­бек тә­гә­рәп ди­яр­лек ке­реп тә кит­те. Тел­нең ка­гый­дә­лә­ре һәм­мә тел­ләр өчен дә ур­так, бер­төс­ле бу­луы аны сө­ен­дер­де. Мо­ңа ка­дәр ис­ке та­тар га­лим­нә­ре га­рәп һәм фар­сы­лар­га бу гый­лем­дә ияр­гән­нәр икән, ни­гә дип әле бү­ген ге­нә баш­ка­лар ар­тын­нан кө­чек­тән арыс­лан­га әве­ре­леп йө­гер­мәс­кә? Ул аны, шу­шы­лай ар­ба­га та­гы­лу­ны дө­рес га­мәл дип ка­бул ит­те, бу як­тан “у­ңыш­лы ачыш­лар” ясый да баш­ла­ды. Гү­я­ки аны кал­җа­ның май­лы­сы кө­теп тор­ган иде. Асыл­да та­тар те­лен рус те­ле ка­гый­дә­лә­ре­нә буй­сын­ды­рып куюы иде бу. Аның ул эш­лә­ре фа­куль­тет җи­тәк­че­ле­ге ягын­нан да як­лау тап­ты. Тер­мин­нар­ны, ка­гый­дә­ләр­не мөм­кин­чә тәр­җе­мә итеп, алар­га та­тар те­ле ми­сал­ла­рын “я­быш­ты­рып”, баш­ка­лар си­зен­гән­че шак­тый өл­гер­лек күр­сә­тә ал­ды. Шул рә­веш­ле тел­не өй­рә­нү­не ул, мил­ли тел­нең үз та­би­га­тен­нән чит­кә алып ки­теп, за­ман­ча рә­ве­шен­дә “а­е­рып ку­еп” тик­ше­рү юнә­ле­шен баш­лап җи­бәр­де. Бу юл бе­лән бар­ган­да, “гыйль­ми ачыш­лар” үз­лә­ре, үз җай­ла­ры бе­лән аның хез­мәт­лә­ре­нә үтеп кер­де­ләр. Әү­вә­ле аның ул “я­быш­ты­ру­ла­рын” кү­реп, бе­раз­га сә­ер­се­нү­че га­лим­нәр бар иде­ләр, әм­ма фән­ни җи­тәк­че­лек За­ки­ров­ка зур ыша­ныч бе­лән ка­рый баш­ла­гач, шун­да ук “бү­ре­лә­ре­нең ула­вы” бет­те, хәт­та тә­мам ты­ныч­лан­ды­лар. Шу­лай да карт про­фес­сор­лар­дан бер­се, “Ком­ган­чы Мө­хәм­мәт” дип йөр­те­лү­че га­лим-текс­то­лог аңа, ба­тыр­чы­лык итеп:

— Егет, бу “я­быш­ты­ру” бас­кы­чын үтү­е­гез­гә, тел­не та­би­га­тен­нән ера­гай­ту­ы­гыз­ны аң­ла­гач, со­ңын­нан үзе­гез­гә кы­ен бул­ма­гае,— дип әйт­кән иде дә, ахы­ры үзе өчен на­чар бет­те. Әү­вә­ле аның ул сүз­лә­ре ка­фед­ра әһе­ле­нә ише­тел­де, де­ка­нат­ка та­ра­лып өл­гер­де. Җи­тәк­че­лек алар­ны үзен­чә бә­я­лә­де. Карт про­фес­сор­ның үзен “пе­шек­ләп”, фә­нен­дә­ге “ха­та­ла­рын” да ха­лык­ка мә­ка­лә язып “күр­сә­теп” бир­де­ләр. Ник әйт­тем кө­е­нә кал­ды, би­ча­ра­ка­ем.

Икен­че бер карт га­лим, “Кә­лә­пүш Мос­та­фа” дип ата­лып йөр­тел­гә­не, үзе­нә бә­ла эз­лә­гән­дәй шу­лай бер­ва­кыт:

— Ка­юм ба­ба хез­мәт­лә­ре­нә игъ­ти­бар ит­кә­не­гез­дә, тел гый­ле­мен­дә уңыш­лар ка­за­на­чак­сыз,— ди­гән иде дә, ул сүз­лә­рен шу­лай ук үзе йо­тар­га мәҗ­бүр бул­ды.

Ком­пар­тия, Со­вет хө­кү­мә­те, аның ал­дын­гы җи­тәк­че­лә­ре гү­я­ки За­ки­ров­ка үз­лә­ре күр­сәт­мә яса­ган­нар, рус те­ле фә­не ка­гый­дә­лә­ре­нә та­тар те­лен “я­быш­ты­рып ку­ю­ны” та­ләп ит­кән­нәр: тот­кан юнә­ле­шен­дә юлы бик тә уңыш­лы дә­вам ит­те. Әү­вә­ле ва­кыт­ла­рын­да бак­ча бас­кан ма­лай ке­бек ма­та­шу­ла­рын сиз­мә­сен­нәр дип бе­раз шик-шөб­һә ас­тын­да йөр­гән, рус те­ле гый­ле­ме ка­гый­дә­лә­рен та­тар те­ле фә­не­нә “чәл­де­рү­дә” га­еп­лә­не­лү­дән өр­кеп йөр­гән За­ки­ров, ва­кыт­лар уз­ган са­ен, ул гө­наһ­ла­рын ком­га су кит­кән ке­бек оны­та, әм­ма да кем­лек­тә үсә бар­ды. Кат-кат лек­ци­я­ләр сөй­лә­неп, сту­дент­лар­дан им­ти­хан­нар­да җа­вап бу­ла­рак алы­нып, ахыр­да кү­ңе­лен­дә ха­кый­кать төс­ме­рен алып ны­гы­ган ул ка­гый­дә­ләр та­тар те­ле­нең та­би­га­те­нә чын­нан да ту­ры ки­лә­ләр­дер ке­бек, аның үзе яса­ган ачыш­ла­ры бу­лып аң­ла­шы­ла баш­ла­ды­лар. Ба­шы күк­ләр­нең җи­ден­че ка­тын эз­лә­де, әм­ма ая­гын бер дә җир­дән ае­ра­сы ит­мә­де. Дип­ло­мын да бик ях­шы як­лап, ас­пи­ран­ту­ра­да уку­ы­ның икен­че елын­да ук җи­тәк­че­се­нә эшен кү­тә­реп тә кил­де. Карт про­фес­сор ул “я­быш­ты­ру­лар­ны” тиз то­тып ал­ды, әм­ма ри­за­лаш­ты. Пар­тия ка­рар­ла­ры, тел­ләр­нең ур­так марк­сис­тик үсеш юлын­да бу­лу­ла­ры ха­кын­да­гы сүз­лә­ре ге­нә дә дөнья бә­һа­се фи­кер­ләр­дән иде­ләр. Ки­те­рел­гән дә­лил­ләр За­ки­ров­ның хак­лы бу­лу­ын рас­лый тү­гел­ләр­ме соң? Әм­ма җи­тәк­че­се бик алай ук “бер кап­тыр­ма­лы җи­ңел пәл­тә ки­еп йө­рү­че­ләр­дән” тү­гел иде, шун­лык­тан:

— Ка­фед­ра нәр­сә әй­тер? Тик­ше­рү­гә ку­яр­га­мы?— дип со­ра­ды. Аның маң­гай ас­тын­нан гы­на ыша­ныч­сыз ка­рап то­руы сә­ер иде.

— Әйе!— ди­де За­ки­ров, үзе­нә мат­рос­лар­ча нык ыша­нып.— Як­ла­сам, до­цент итә­се­ләр!

— Ярар,— ди­де про­фес­сор, эш кә­газь­лә­ре бе­лән тул­ган өс­тә­лен­дә ас­пи­ран­ты­ның “бу­аз” пап­ка­сы­на урын та­ба ал­мый­ча, ан­да да, мон­да да кү­че­реп-этеп йөрт­кән­нән соң, тор­сын шун­да ди­гән­дәй кул сел­тәп,— әм­ма фән юлы бик си­кәл­тә­ле бит.

Аның нәр­сә әй­тер­гә те­лә­гә­не аң­ла­шы­лып то­ра иде. Имеш, си­кәл­тә-си­керт­мә­ләр­дә фән ар­ба­сын­нан тө­шеп ка­лу­ың да бик мөм­кин! Әм­ма бел­сен әле ул: алай бул­ма­я­чак! Ар­ба­га За­ки­ров нык­лап ябы­ша­чак, мо­ның өчен бө­тен кө­чен би­рә­чәк!

Карт про­фес­сор аның хез­мә­те бе­лән чын­лык­та ри­за­ла­ша ал­ма­ды, әм­ма үзе­нең баш­ка­ча тәр­тип­тә сөй­ләр­гә, фи­кер­ләр­гә ти­еш­ле­ген дә аң­ла­ды. За­ма­на­сы, чо­ры баш­ка иде. Та­тар те­ле­нең үз та­би­га­те чит­кә этә­ре­леп, марк­сис­тик-ле­нин­чыл ме­то­ди­ка юнә­ле­шен­дә юл са­бып бар­ган рус те­ле­нең та­би­га­те­нә һәр­төр­ле мил­ли тел бе­лем­нә­ре дә буй­сын­ды­ры­ла баш­ла­ды һәм бу тен­ден­ция көн­нән-көн­гә да­и­ми көч ала тор­ды. Мо­ның ба­шын­да За­ки­ров тор­ган­лы­гын да җи­тәк­че­се ин­де күп­тән бе­лә, Ста­лин чо­рын­нан “ө­реп ка­бар­га өй­рән­гән” авы­зы бүр­теп чык­са да, ри­за­лаш­мый да мөм­кин тү­гел иде аңа.

— Фән юлы си­кәл­тә­ле...

Ул бу фи­ке­рен еш әйт­те һәм За­ки­ров ко­ла­гы­на атап, мах­сус сөй­ли тор­ган иде. Ки­ңә­ше үзе­нә дә яра­ды та­гын. Әм­ма да За­ки­ров фән ар­ба­сы­на бар кө­че бе­лән ябыш­ты, аны си­кәл­тә­ләр ге­нә ка­гып тө­ше­реп кал­ды­ра ал­мый иде­ләр.

Һәм ул го­ме­ре буе шун­дый бул­ды.

 

IV

За­ки­ров док­тор­лык дис­сер­та­ци­я­сен утыз дүрт яшен­дә үк як­ла­ды. Ва­кый­га Уфа­да бул­ды. Өл­кән бу­ын га­лим­нәр әле исән иде­ләр. Аны тән­кыйть итәр­гә алы­ныр­га исәп­лә­ре зур­дан иде. Әле­ге дә ба­я­гы тел­нең та­би­га­те мәсь­ә­лә­се һа­ман кал­кып чы­га тор­ды. Әм­ма рус те­ле гый­ле­ме ка­за­ныш­ла­рын фай­да­ла­ну­чы­лар бер ул гы­на тү­гел, мон­дый үзен­чә­лек яшь га­лим­нәр­нең төп сый­фа­ты бул­ган­лык­тан, сай­ла­ган юлын­нан За­ки­ров тай­пы­лыш­сыз ат­лый бел­де. Шу­лай итеп та­тар те­ле­нең үз та­би­га­те һа­ман да чит­тә кал­ды­рыл­ды. Ме­то­до­ло­гия ягын­нан фән­не яр­лы­лан­ды­ру эшен ул баш­ла­ды. Һәм­мә мәсь­ә­лә­не га­ди­ләш­те­реп бу­ла иде. Биг­рәк тә тел өл­кә­сен­дә бо­лай эш­ләү уңай­лы бу­лу­ын асыл­да ул тап­ты, кү­реп ал­ды һәм җә­ел­де­реп җи­бәр­де. Мо­ның өчен тел­нең үз та­би­га­тен, аның ха­кын­да хәт­та ис­кә тө­ше­рер­гә мөм­кин­лек­не дә юк итәр­гә ки­рәк иде. Әгәр XIX га­сыр­да Ка­юм На­сый­ри тел­нең үз та­би­га­тен тик­ше­рү­гә һәм шу­ңа ач­кыч та­бып эш итү өчен баш ват­кан бул­са, За­ки­ров XX йөз­дә мо­ның ки­ре­сен эш­лә­де. Бу үзен­нән-үзе шу­лай ки­леп чык­ты. Ил­дә­ге сә­я­си ваз­гы­ять тә аның фай­да­сы­на үз­гә­рә тор­ды. Алт­мы­шын­чы ел­лар рус­ча­ла­шу­га бо­ры­лу за­ма­ны­ның ба­шы иде. Җит­ме­шен­че ел­лар­га “Сус­лов иде­о­ло­ги­я­се” ка­нат­ны киң җә­еп җи­бәр­де. Мо­ны­сы та­гын да зә­һәр­рәк бу­лып, мил­ли тел­ләр­не юк итү­гә, мә­дә­ни тор­мыш­тан ку­ып чы­га­ру­га ко­рыл­ган иде. Тел­ләр­нең рус те­ле йо­гын­ты­сын­да “ү­се­шен” ба­ры тик За­ки­ров сай­ла­ган юл бе­лән ге­нә рас­лар­га мөм­кин икән­ле­ге бе­лен­де. Аның фи­кер­лә­ре­нең ге­нә тү­гел, фән­дә тот­кан юлы­ның да за­ман­ча бу­луы, шун­да ук сә­я­си яң­гы­раш алуы кө­тел­мә­гән уңыш ке­бек то­ел­ды.

Тел­нең үз та­би­га­тен баш­ка, чит тел­ләр­нең та­би­гать­лә­ре­нә буй­сын­ды­рып бул­мый, әл­бәт­тә. Ә ка­гый­дә­лә­рен ба­ры тик шул та­би­га­тен җен­тек­ләп өй­рә­нү, тик­ше­рү, го­му­ми­ләш­те­рү яр­дә­мен­дә ге­нә ачык­лар­га һәм ачар­га мөм­кин. Тик бу юл бе­лән ба­ру зур көч, фән­ни фи­кер­ләү ти­рән­ле­ген, ки­мен­дә ана­ли­тик акыл­га ия бу­лу­ны та­ләп итә. Ә ме­нә За­ки­ров­ның бә­хе­те баш­ка юл бе­лән ки­тә бе­лү­дән икән — ни өчен ул шу­шы ба­ры­шын­нан тук­та­сын ди әле? Аңар­дан “карт­лар” юк­ны та­ләп итә­ләр! Мор­фо­ло­гия гый­ле­ме өл­кә­сен­дә җи­ңел­рәк, тел­нең үз та­би­га­тен исәп­кә ал­мау мөм­кин­ле­ге бар: сүз­ләр­не бер-бер­сен­нән ае­рым ка­рар­га, бәй­лә­неш­лә­рен, мәгъ­нә­ви дә­рә­җә­сен, эч­тә­ле­ген исәп­кә ал­мый­ча, фор­маль мө­нә­сә­бәт ту­ды­руы җи­ңел. Ә ме­нә син­так­сис өл­кә­сен­дә эш­ләр баш­ка­ча­рак то­ра. Җөм­лә, мәгъ­нә­сен­нән баш­ка кал­са, шун­да ук тар­ка­ла. Ди­мәк, тел­нең та­би­га­тен исәп­кә ал­мый мөм­кин тү­гел.

Һәм аңа мор­фо­ло­гия өл­кә­сен­дә­ге тәҗ­ри­бә­се яр­дәм­гә кил­де: ул, тел­нең та­би­га­тен­нән ко­ты­лу өчен, аны фор­маль­ләш­те­рү ки­рәк­ле­ген аң­лап ал­ды. Рус­лар­ның тел га­ли­ме Ви­ног­ра­дов­ның ачыш­ла­ры һәм аңа ияр­гән га­лим-го­ла­мә тел­ләр­нең шәх­си та­би­гать­лә­ре мәсь­ә­лә­сен кү­тә­реп йөр­гән­дә, шу­ның бе­лән са­ру­лар­ны кай­нат­кан бер чор­да, алар­га кап­ма-кар­шы век­тор­да хә­рә­кәт итү — бал­та ас­ты­на ба­шың­ны ки­те­реп ты­гу бе­лән бер иде. За­ки­ров­ның оп­по­нент­ла­ры җит­ди адым­га бар­мас­лар, аны­сы. Ил сә­я­сә­тен дә исәп­кә ал­мый кал­мас­лар. Шу­лай да ал­дың­ны-ар­тың­ны ка­рап эш ит­мәү дә яра­мый.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных