Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 18 страница




Бер­ва­кыт Са­мат аб­зый шу­лай да зар­ла­на­сы ит­те:

— Кар­цык, ит­не күп то­та­сың, май­ны йет­ке­рер хәл юк!— ди­де, ос­та­лар­га атап суй­дыр­ган яшь бо­зау итен та­бак­ка ту­ты­рып керт­кән уңа­ен­да. Әм­ма Фа­тый­ма абыс­тай ку­лы бе­лән ха­ты­ны Хә­ди­чә тү­ти­нең дә үз­гә­реп алу­ын исә­бен­нән чы­гар­ган икән. Ул аңа:

— Мон­нан тү­бән укы­нып то­ра­сы бул­ма!— дип ке­нә җа­вап бир­де.— Дөнь­я­да адәм мал өчен яшә­ми, мал адәм өчен яши!

Са­мат аб­зый­ның мон­дый сүз­не ишет­кә­не юк иде. Го­ме­ре буе йорт-җир хәс­рә­те бе­лән җан ат­ты. Бар ка­зан­га­нын ис­ке өе бе­лән иха­ты­сы йо­та тор­ды. Ка­ян ки­леп бу Хә­ди­чә­се шу­лай ба­еп ки­тәр­гә өл­гер­гән әле? Мал — ке­ше өчен, имеш!

Бу уе аның ба­шын­нан чык­ма­ды. Фи­кер итә тор­гач, үзе­нең дә кыйб­ла­сы үз­гәр­де. Ос­та­лар мат­ча­ның бер­сен ярат­мый­ча сүз ка­тып өл­ге­рү­гә, шун­да ук сә­бә­бен бе­леш­те, кә­се­бе­нә кер­де, кол­хоз ида­рә­се­нә йө­гер­де. Пи­ло­ра­ма тор­ган парк ягы­на мен­де. Та­ба ал­ма­ды. Ә мат­ча­лык ка­лын на­рат күр­ше­лә­рен­дә бул­ган икән. Бә­я­сен­нән тор­ма­ды, са­тып ал­ды. Ос­та­лар аны эш итеп тә куй­ды­лар. Ал­га та­ба да гел шу­лай “ат­лый” бар­ды. Баш­ла­ган­да “без­гә ярый”­га җыр­лап кит­кән эш, йорт­ны тө­зет­кән­дә “бул­гач — бул­сын”­га әве­ре­лә бар­ды. Бу­сы да шул Фа­тый­ма абыс­тай ку­лы­ның үз ха­ты­ны аша ар­ка­сы­на “тию­ен­нән” иде тү­гел­ме?

Алар­ның сап-са­ры эре на­рат­тан, би­ек итеп, ал­ты поч­мак­лап җит­кер­гән өй­лә­ре, эш­лә­нә тор­гач, ка­лай тү­бә­ле дә бу­лып чык­ты. Өйал­ды һәм ве­ран­да­сын да берь­ю­лы бар ит­те­ләр. Төс җи­бә­реп тор­ма­сын­нар дип, тер­лек аб­зар­ла­ры, ка­ра мун­ча, ис­ке са­рай­лар да туз­ды­ры­лып, утын­га ки­сел­де­ләр, алар уры­ны­на яңа­ла­ры кал­кып чык­ты. Өй кы­е­гы­на ди­гән шифр да шун­да ке­реп бет­те. Әле яңа­дан егер­ме та­бак са­тып ал­ды­лар. Уен эш тү­гел, бер­сен-бер­сен тәң­кә ярым­нан, җәм­гы­сын утыз сум бәя бе­лән. Ул ва­кыт­лар­да бу ка­дәр сум­ма­лар зур ак­ча­лар­дан исәп­лә­нә иде. Шәй­мор­за хал­кы:

— Са­мат це­реп ба­еп ята! Ри­фа­ты зур эш­тә бул­гац, хәс­рә­те юк!— дип сөй­лә­де­ләр.

Мон­дый сүз ко­лак­ка наз иде. Ка­ла­да Ри­фат соң­гы ике ел­да дүрт эш­не берь­ю­лы алып бар­ды. Ул төн­ге ка­ра­выл­чы да, урам се­бе­рү­че дә, шәп ра­дио-жур­на­лист та һәм бар­жа бу­ша­ту­чы бур­лак та иде. Ара һәм та­ла бел­мә­де. Әм­ма хәй­лә­гә дә өй­рән­де. Урам­ны се­бер­сә — се­бер­де, се­бер­мә­сә — юк. Ә ка­ра­выл­ны йо­кы уры­ны ит­те. Хә­ер, язу-сы­зу­ны да шун­да гы­на әпә­лә­де. Иң авы­ры бар­жа бу­ша­ту иде. Аны ба­ры­бер таш­ла­ма­ды: ак­ча­сын кө­нен­дә уч ту­ты­рып би­рә тор­ган­нар иде. Кай­бер көн­нәр­дә йөз ил­ле­шәр сум­ны эш­ли ал­ды.

Ме­нә шул Ри­фат үз ак­ча­сы­на сал­дыр­ган өе­нә кай­тып ки­лә. Аңа ха­лык зур­лап эн­дә­шә. Кү­тә­ре­не­шеп кайт­кан Нә­фи­сә­сен күб­рәк күз­ли­ләр. “А­лай, биг­рәк тә ци­бәр нәс­тә тап­кан бу!”— ди­гән сүз­лә­ре Ри­фат­ның ко­ла­гы­на ише­те­лә. Кү­реп то­ра, ар­тын­нан авыл сок­ла­ну­да “е­гы­лып ка­ла” ба­ра!

Әнә ул сап-са­ры на­рат йор­ты — урам­ның иң би­ек ба­шын­да ко­яш­ка кук­ра­еп ка­рап ба­сып то­ра. Элек­ке­ге кы­еш баш­лы ис­ке өй­лә­рен­нән туй­ган иде. Мо­ны­сын са­гы­нып кай­та. Нә­фи­сә­се ке­бек үк саф һәм чис­та, зат­ка бер бит ул!

Ме­нә кап­ка тө­бе. Эш­кә дип ва­кы­тын­да алып куй­ган так­та­ла­ры те­зеп кап­лап ку­ел­ган. Бо­ла­рын сат­са­лар да бу­ла. Тик әти­се­нең нә­фе­се куз­гал­ды, кой­ма­лар­ны “к­ру­гом” яңарт­ты­рам дип хы­ял­ла­на.

Ри­фат бо­ла­рын­нан хә­бәр­дар, әм­ма Фа­тый­ма абыс­тай ку­лы­ның алар­га “йок­ка­нын” гы­на бел­ми иде. Әти­лә­рен шул сә­бәп­ле ачу­ла­ныр­га да итә. Сүз ге­нә баш­лан­га­ны юк!

— Шу­шы­мы сез­нең йорт?— ди­де Нә­фи­сә, тал­чык­кан ку­лын­да­гы сум­ка­ла­рын кап­ка тө­бен­дә­ге утыр­гыч­ка ку­еп, бе­раз тын алыш­ты­рып, әм­ма да сүз­лә­рен ахы­ры­на­ча җит­ке­реп: — Йорт кы­на тү­гел, ал­тын са­рай ах­ры­сы бу! Абау яши­ләр икән сез­дә!

Ри­фат аның бу сүз­лә­рен­нән соң әл­лә кем­гә әй­лән­де дә куй­ды. Гәү­дә­се дә ту­ры­лан­ды, уй­ла­ры да уты­рып җит­те.

— Шу­лай бул­мый ни!— дип ке­нә җи­бәр­де.

 

IX

Өй­нең эч­ке ягы га­җә­еп иде. Өр-яңа би­ек тү­шәм­нәр, ап-ак мич­ләр, өс­тәл, урын­дык, ке­ләм һәм баш­ка йорт җи­һаз­ла­ры. Мон­да кол­хоз фер­ма­сын­да мал ка­рау­чы скот­ник га­и­лә­се тү­гел, шә­һәр ме­щан­на­ры яши­ләр­дер төс­ле той­гы ха­сил итә иде­ләр. Нә­фи­сә­не ияр­теп ки­леп кер­гән Ри­фат­ны кү­тә­реп алыр­дай бу­лып йө­ге­реп кил­сә­ләр дә, аның янын­да­гы кыз­дан оя­лып кал­ды­лар. Җил­дән аша­ту­дан, сал­кын ти­гән хәл­дә дә фер­ма­да эш­ләп йө­рү­дән, ти­рес, ти­зәк ара­сын­да кө­не-тө­не бу­лу­дан Хә­ди­чә тү­ти­нең күз­лә­ре­нә зәх­мәт ти­еп, күр­ке кит­кән­ле­ген ире Са­мат аб­зый да бе­лә иде. Ха­ты­ны­ның арт­ка чи­ге­неп, гү­я­ки чар­шау кор­ма ар­ты­на ке­реп ка­чар­га урын эз­лә­гән­дәй ите­нү­е­нә га­җәп­лән­ми кал­ма­ды. Әм­ма үзе­нә мул һәм ях­шы ри­зык­ның фай­да­сы ти­гән­лек­тән, күз-бо­рын­га элек­тән исе дә кит­мәү сә­бәп­ле, си­лос исе аң­кып тор­ган кул­ла­рын ал­га ир­кен­лек бе­лән су­зып:

— Әл­лә кыз алып кайт­тың ин­де?— дип, улы Ри­фат бе­лән кү­реш­те. Үзе һа­ман Нә­фи­сә ягын күз­лә­де. Аның ку­лын­да­гы авыр сум­ка­лар­ны кү­тә­реп алыр­га да оныт­ты. Ки­лен ди­яр­гә дә әле­гә те­ле әй­лән­мә­де.

— Бу — Нә­фи­сә!— ди­де Ри­фат, авыл­ча га­ди итеп.— Исән­лә­ше­гез!

Ата-ана, аяк­ла­ры­на урын та­ба ал­мый­ча, тә­мам җә­фа­ла­на иде­ләр. Шу­лай да Са­мат аб­зый­ның акы­лы эш­ләп өл­гер­де:

— Нә­фи­сә... Нә­фи­сә... Нә­фи­сә кы­зым, кая әле, сум­ка­ла­рың авыр бу­гай!— дип, алар­ны ку­лын­нан алыр­га үрел­де. Кыз­га җи­ңел бу­лып кал­ды.

— Ку­на кайт­кан­сыз­дыр бит?— ди­де ан­на­ры Са­мат аб­зый, сүз­не юри ша­яр­ту­га та­ба бо­рып, оя­лу­ның чит­кә ти­бәр­гә ом­ты­лыш ясап.— Ши­ше­нә, өс­лә­ре­гез­не са­ла тор­ган­сыз­дыр­мы? Цәй дә йет­кән. Әнәң­нең дә ир­тән­нән бү­ген бо­ры­ны кы­цы­та иде. Күц­тә­нәц­кә бу­ла икән!

Хә­ди­чә тү­ти­нең оя­луы бо­лар бе­лән ге­нә бет­мә­де. Ул һа­ман да, сүз дә әй­тә ал­мый­ча, яше­ре­нер җир дә та­бу мөм­кин­ле­ге­нә иреш­ми­чә, күз­лә­ре­нең яр­ты­сы бе­лән Нә­фи­сә­не күз­лә­де. Чи­бәр иде ге­нә тү­гел, ки­лен бу­ла­сы кыз бик тә гү­зәл иде. Әгәр дә бу ба­ла аның улы­на ка­ра­ган икән, ди­мәк шул — Ри­фа­ты ан­дый-мон­дый гы­на тү­гел, зур ке­ше бу­лыр­га ти­еш, олы дә­рә­җә­ле эш ия­се! Ә ни­гә әле һа­ман да укып йө­ри икән?

Ана­ның бу уй­ла­ры оя­лу­дан акы­лы ки­тү ке­бек әй­ле-шәй­ле га­лә­мәт сы­ман бу­лып чык­ты­лар. Ярый әле ул алар­ны ише­тер­лек итеп сөй­лә­мә­де, югый­сә, иң тәү­дә, ире Са­мат аны ка­һәр­ләп таш­лар иде. Улы Ри­фат та ар­тык күп со­раш­тыр­ган­ны ярат­мый. Са­мат, ярым-йор­ты сүз­лә­рен­нән җы­еп, бер ва­кый­га рә­те­нә кер­теп аң­ла­та-сөй­ли бе­лә, аны­сы. Ир­тә­гә ир­тән ба­ры­сын да бә­ян итәр әле. Яшь­ләр йок­ла­ган­да, мал ка­рап ал­ган­да әл­лә ни­ләр­не ки­ңә­шеп өл­ге­рә­ләр алар. Фер­ма­сын­нан ир­тә­рәк кай­тыр, эш­лә­ре ты­гыз, Ха­ри­сы­ның оза­ту ки­чә­се­нә хәс­тәр­лә­нә­се­лә­ре бар.

Өс­тәл яны­на Нә­фи­сә зат­лы йон күл­мәк ки­еп чык­ты. Яшел ту­кы­ма­дан, ак яка­лы, неч­кә бил­гә бу­ыл­ган нә­зек ка­еш­тан. Ул ал­су йөз, ка­ра каш­лар, кер­фек­ләр, күз­ләр, то­лым чәч­лә­ре — бо­лар бу як­лар­да адәм ба­ла­сы­ның кай­чан күр­ке бул­га­ны бар? Һай бә­хет­лә­ре бар икән шул ул­ла­ры Ри­фат­ның, һай бар икән! Ха­ты­ны күр­кәм икән, ире дә үсә­чәк! Әнә, җы­ен “на­чальст­во”­ның ха­тын­на­рын ка­ра, күр! Ра­йон­га са­бан ту­е­на гы­на ба­ра­сың, аһ итеп кай­та­сың. Әм­ма бу ба­ла алар ише ге­нә тү­гел, ил­дә-дөнь­я­да бер­дән­бер, тә­га­ен! Дө­рес, ка­ла­да, шул Ка­зан ди­гән шә­һәр­дә кыз-кыр­кын бик чи­бәр, ди, аны­сы!

Нә­фи­сә оя­лу­ны чит­кә ку­яр­га бул­ды. Ми­шәр­чә­ләп “цәй” дип тә җи­бәр­де, сөй­лә­мен дә ко­лак­ла­ры­на ятыш ясап көй­ләп әйт­те. Са­мат аб­зый­ның бу га­лә­мәт­тән тә­ка­те кит­те. Күз­лә­рен­дә яшен таш­ла­ры уй­нап алыр­га өл­гер­де. Аның бу кә­е­фе бик ки­лү­дән иде. Үзе­нең те­ле:

— Гуй, бу без­нең кыз!— дип, ни сөй­лә­гә­нен оны­тып җи­бә­рә яз­ды.

— Әйе,— ди­де Ри­фат,— Чис­тай ми­шә­ре! Үзе­без­не­ке!

— Чис­тай­ны­кы шул!— ди­де Нә­фи­сә, бу юлы ка­зан­ча­га кү­чеп. Ма­тур кыз­ның тел­не ва­тып ми­шәр­чә сөй­ләш­мә­ве та­гын да та­би­гый хәл сы­ман ка­бул ител­де. Са­мат аб­зый аның ме­нә шу­лай гы­на сөй­лә­вен кү­ңе­ле бе­лән те­ли баш­ла­ды. Шу­ңа кү­рә әй­теп ку­яр­га ашык­ты:

— Үзе­без­нең Чо­хым тел­цә­се дә бик ци­бәр икән!— ди­де. Бү­се­леп тә ки­тә яз­ды.

Аның “Чо­хым” ди­гә­не ми­шәр­чә­дә Ка­зан икән­ле­ген Нә­фи­сә бе­лә иде ин­де. Чис­тай­да ан­дый сүз­не кул­лан­мый­лар, ә мон­да — яши. Әм­ма сүз­гә бәй­лә­нү ке­бек як­ка ке­реп кит­ми­чә, ул фи­ке­рен тә­мам тө­гәл тот­ты:

— Ри­фат улы­гыз да ка­зан­ча сү­лә­нер­гә бик яра­та!— ди­де. “Сү­лә­нү­е” мах­сус рә­веш­тә ми­шәр­чә әй­тел­де. Әм­ма тө­зә­тер ке­ше та­был­ма­ды. Мо­ңа Нә­фи­сә­нең кә­е­фе кил­де.

Чәй­не озак­лап эч­те­ләр. Юл ке­ше­се дип, улы кай­ту хөр­мә­те­нә Са­мат аб­зый ак ара­кы­дан һәм кы­зыл шә­раб­тан ше­шә­ләр ач­ты. Нә­фи­сә­нең эчәр­гә те­лә­мә­ве­нә ачу­ла­нып ал­ды. Әм­ма улы да бер рюм­ка­дан ар­ты­гын тот­ма­ды. Са­мат аб­зый­га бу як­тан кү­ңел­ле бул­ма­ды. Тик ачыл­ган ше­шә­нең хә­зер тө­бе­нә­чә үзе­не­ке ите­лә­чә­ген, ир­тә­ме-соң­мы ба­ры­бер бу­ша­ты­лып ку­е­ла­сын ул бе­лә иде. Шун­лык­тан:

— При­бор­лар­ны зи­йып ала­ем ала­ен­ца!— дип, хәй­лә ко­рып, “шы­ша­лар­ны” үзе бел­гән “йи­ре­на шыл­дырт­ты”. Ан­на­ры:

— Кы­зым, аеп ит­ма, без­нең тел шы­лай ка­ты ин­де!— дип, әм­ма да “ка­ты” сү­зен нәкъ ка­зан­ча­га ки­те­реп әй­теп, ни­дер сөй­ли баш­ла­мак­чы иде, улы өс­тәл ар­тын­нан тор­ды.

— Без аб­зар-ку­ра, ыз­ба­лар­ны ка­рап ке­рә­без әле!— ди­де.

Әм­ма Са­мат аб­зый:

— Нә­фи­сә­гә, кы­зы­быз­га әнәң күс­тә­тер, син үзең ге­нә бар!— дип, улын­нан ко­ты­лу ягын ка­ра­ган иде дә, ба­рып чык­ма­ды.

— Мин Ри­фат бе­лән бу­лам!— дип, гү­зәл­лек ия­се шун­да ук си­ке­реп тә тор­ды.

Бу мө­га­ен ях­шы фал иде. Әм­ма Ри­фат бө­тен­ләй ки­ре­сен кырт ки­сеп әй­теп таш­ла­ды:

— Нә­фи­сә, әни­гә бу­лы­ша­сың бу­лыр. Өс­тәл­не бо­лай кал­ды­рыр­га си­ңа...— ди­де.

Мо­ны­сы егет ягын­нан дор­фа­лык иде. Хә­ди­чә тү­ти акыл би­рер­гә, кыз­га юл күр­сә­тер­гә те­лә­сә дә, оя­лу га­лә­мә­тен­нән чы­га ал­ма­ган ки­леш уты­ра бир­де. Чы­на­як­лар­ны юа баш­ла­са да, тө­шеп ки­теп ва­ты­лыр­лар дип ку­рык­ты. “Сү­лә, баш­ка ва­кыт­та ца­ба­лай ита­сың!”— дип әй­теп, ире­нә ке­ше күр­мәс­лек ке­нә итеп төрт­кән иде дә, сүз­лә­ре тел ас­тын­да ук­ма­шып кал­ды­лар. Са­мат аб­зый, юри үч ит­кән­дәй, Ри­фат чы­гып ки­тү­гә, үз уры­нын­да кат­ты да кал­ды. Нә­фи­сә аның чын мәгъ­нә­сен­дә һу­шын ал­ган иде. Ха­ты­ны өчен­че­ме төрт­кән­дә ге­нә аңы­на кил­де, сә­га­те җит­кән­ле­ген абай­лап өл­ге­реп:

— Эш­кә соң­га ка­лам ка­на!— дип, тиз­рәк чы­гып йө­гер­де.

Ана һәм бу­ла­чак ки­лен Нә­фи­сә өс­тәл янын­да ял­гыз­ла­ры уты­рып кал­ды­лар. Күп тү­гел­дер, миз­гел ге­нә уз­ган­дыр, әм­ма та­гын да бер-бер­сен бә­я­ләп өл­гер­де­ләр. Нә­фи­сә­гә Хә­ди­чә тү­ти оша­ма­ды, нин­ди­дер мә­кер­ле уе бар­дыр сы­ман той­ды ул бу ха­тын­ны. Аның ка­ра­вы ана да: “Ә­гәр улым бы­ел өй­лән­сә, үз га­и­лә­сен ка­рый баш­лар да, без­дән ак­ча­сын өзәр. Бу гү­зәл­кәй­гә шул ки­рәк­тер, улым тү­гел­дер!”— дип баш ват­ты. Әм­ма акы­лын чи­бәр­лек тәэ­си­ре ба­ры­бер җиң­де. Та­бак-са­выт­лар­ны тиз-тиз җы­еп, ка­зан­нан-чи­ләк­тән эс­се-сал­кын су ки­те­реп, аш җи­һаз­ла­рын ялт ясап, Нә­фи­сә­нең ми­нут эчен­дә өс­тәл­не җы­еш­ты­рып куюы да җа­ны­на хуш кил­де югый­сә. Бу ба­ла­ны чын­нан да ярат­мас­лык тү­гел иде.

 

X

Ха­рис­ны дүр­тен­че май­да ук хәр­би хез­мәт­кә озат­ты­лар. Бәй­рә­ме мул һәм көч­ле бул­ды. Бай ке­ше­ләр бо­лар дип, бө­тен Шәй­мор­за авы­лы егет­лә­ре-кыз­ла­рын­нан тыш, күр­ше са­ла­лар­дан да “кә­еф­ле” төр­кем­нәр әзер­гә-бә­зер ки­леп җит­те­ләр. Ара­да та­ныш-бе­леш­лә­ре дә җи­тәр­лек иде. Кол­хоз рә­и­се мах­сус үзе кил­гән иде. Юка күл­мәк­тән ге­нә аш һәм сый та­шып йөр­гән Нә­фи­сә­не ка­бып йо­тар­дай бу­лып, күз­лә­ре бе­лән “ба­шын­нан ая­гы­на­ча аша­ды”. Ярый әле, оны­ты­лып ки­теп, та­выш куп­тар­ма­ды, әм­ма тә­мам исе­рер­гә дә өл­гер­де. Са­мат аб­зый­га әл­лә нин­ди ор­ден­нар вәгъ­дә итеп, бү­се­леп җи­теп тост­лар әйт­те. “Кыз­ның­ны мин­нән яше­реп үс­тер­гән­сең!”— дип дәгъ­ва­лап, бе­раз са­та­шып та ал­ды. Аны егет­лә­ре, кү­тә­реп алып, кап­ка тө­бен­дә кө­теп тор­ган шо­фер­лы ма­ши­на­сы­на чы­га­рып сал­ды­лар. Шун­нан соң да, икен­че көн­не дә әл­лә кай­лар­да, асыл кыз­лар­да са­та­шып йөр­гән­лек­лә­ре ту­рын­да ха­лык ара­сын­да ни­чә­мә тап­кыр сүз­ләр бул­ды. Ярый әле яз, ба­су­лар йом­шак, ерак ки­тү мөм­кин тү­гел икән. Саз­га ба­тып бет­кән, би­ча­ра­кай.

Әм­ма да Ха­рис­ка кы­рын­гыч при­бо­ры бү­ләк итүе хак иде. Электр бе­лән эш­ли тор­ган ул җай­лан­ма сол­дат ке­ше­гә ки­рәк бу­ла­чак, имеш. Кол­хоз ида­рә­се, парт­ком һәм ком­со­мол оеш­ма­сы исе­мен­нән би­рел­гән ул бү­ләк­не Ха­рис­ның үзе бе­лән ала­сы кил­мә­де. Аның әле­гә са­кал-мы­ек дип әй­тер­лек ба­ла йон­на­ры да чык­ма­ган иде. Ә Са­мат аб­зый сө­ен­де, “у­лым­ны ис­кә ала-ала көн дә кы­ры­ныр­мын” дип, тиз­рәк күз уңын­нан яше­реп кую ягын ка­ра­ды.

Ха­рис хо­лык­ка ты­ныч һәм са­быр егет иде. Нә­фи­сә апа­сын бер кү­рү­дә ярат­ты. Яшь­лә­ре ту­ры ки­лү­ен хә­те­ре­нә дә ал­ма­ды. Абый­ны­кын үзе­не­ке итү уе ба­шы­на да кер­мәс хәл­дә иде ул.

Төс­кә-бит­кә әни­се­нә тар­тым Ха­рис. Әм­ма да Ри­фат бе­лән ур­так­лы­гы бө­тен­ләй дә юк сы­ман. Абый­сын алар ба­ба­ла­ры­на ох­ша­ган дип сөй­лә­де­ләр. Шу­лай бу­лыр­га да бик мөм­кин иде. Ри­фат­ның йө­зе-би­те, бә­дә­не-се­ңе­ре эре­дән, ә алар­ны­кы — ваг­рак. Ри­фат таш ке­бек нык­тыр сы­ман, ә алар — тал ага­чы ке­бек сы­гыл­ма­лы ке­бек. Ри­фат күп сүз­ләр­не ко­лак ар­ты­на җи­бә­рү­чән, эре­дән ку­бу га­лә­мә­тен­дә­ге сый­фат­та, ә алар — келт ит­кән­гә дә челт итеп җа­вап би­рү­чән, вак­лык­ны күб­рәк сө­я­ләр­дер ши­кел­ле.

Ха­рис­ны ра­йон хәр­би ко­мис­са­ри­а­ты­на ка­дәр оза­тып куй­гач, бәл­ки шун­да Ка­зан­га ба­ру­чы ма­ши­на­лар бу­лыр дип, Ри­фат юл әй­бер­лә­рен үз­лә­ре бе­лән ал­дыр­ган иде. Нәкъ әйт­кә­нен­чә бу­лып чык­ты. Алар Шәй­мор­за­га ки­ре кай­тып тор­ма­ды­лар, шун­нан гы­на ки­теп бар­ды­лар. Руль­дә­ге шо­фер сүз­сез ке­ше бу­лып чык­ты. Аның яңа “Ка­мАЗ­”ы эл­дерт­те дә эл­дерт­те. Ул ма­ши­на­лар­ның әле чы­га гы­на баш­ла­ган ва­кы­ты иде. Мо­ны да Нә­фи­сә ях­шы фал бу­ла­рак ка­бул ит­те.

Әм­ма Ка­зан­да кө­тел­мә­гән хәл­дән ва­кый­га­лар баш­ка­ча юл бе­лән ки­теп бар­ды­лар. Мо­ның шу­лай бу­ла­сын Нә­фи­сә ба­шы­на да ки­те­рә ал­ма­ган иде. Ул ярык та­га­рак янын­да уты­рып кал­ган әби хә­ле­нә төш­те. Бе­рәү­ләр бу ва­кый­га­лар тез­мә­сен­нән юләр­лә­нер­ләр иде. Нә­фи­сә дә үзен шу­лай­рак тоя баш­лап, ярый әле ва­кы­тын­да акы­лын җы­яр­га өл­гер­де.

 

XI

Ка­зан­га кайт­кан көн­нән Ри­фат ки­нәт югал­ды. Дө­рес­рә­ге, Нә­фи­сә­гә бер ге­нә тап­кыр да ке­реп, хә­лен ге­нә дә бе­ле­шеп чык­ма­ды. 9-Май бәй­рә­ме уңа­ен­нан кыз аңа бү­ләк­кә дип мах­сус кулъя­у­лык та чи­геп куй­ган иде. Аны ни­чә тап­кыр­лар ал­дан би­рер­гә ит­те, әм­ма ашык­мас­ка уй­ла­ды. Ме­нә-ме­нә Ри­фа­ты ки­леп ке­рер сы­ман иде.

Ә бер­көн­не, 9-Май­дан соң иде­ме икән, бүл­мә­дә­ше “ба­ка күз” Гөл­фия кот­сыз хә­бәр алып кайт­ты: Ри­фат Хә­ми­дә­дә ку­на-тө­нә яшәп ята икән! Бү­ген ул аның шәү­лә­сен ге­нә кү­реп кал­ган. Алар­ның “б­лог­”ы­на ке­реп чык­ка­нын­да, Ри­фат­ның чәй­нек кү­тә­реп йө­рү­ен, ул ара­да юк та бу­лу­ын абай­лап өл­гер­гән.

Бу бә­хет­сез ка­ра хә­бәр Нә­фи­сә­нең хә­лен ал­ды. Шул кич­не ул ки­нәт авы­рый баш­ла­ды. Врач ча­кырт­ты­лар. Ди­аг­ноз­ны куя ал­мый ап­ты­ра­гач, күп уку­дан нерв­ла­ры как­ша­ган, “нерв­ный срыв” дип, да­ру­лар язып кал­ды­рып, ки­теп тә бар­ды­лар. Аның хә­лен бүл­мә­дәш кыз­ла­ры бик тиз аң­лап, Гөл­фи­я­нең җә­ен­ке авы­зы чи­те­нә йод­рык бе­лән куй­ды­лар. Аны­сы, үп­кә­ләп, пыр ту­зы­нып чы­гып кит­те. Ар­тын­нан ялы­нып ба­ру­чы та­был­ма­ды.

Кыз­лар­ның кал­ган­на­ры дә­ва­лау эше­нә ке­реш­те­ләр. Да­ру­лар эз­ләп тап­ты­лар, аша­ту-эчер­тү ягын кай­гырт­ты­лар. Тә­мам ут янып ят­кан Нә­фи­сә­нең хә­ле ях­шыр­сын өчен ба­ры­сын да эш­лә­де­ләр. Ты­ныч­лык­ны боз­мас­ка үте­неп, күр­ше бүл­мә­ләр­гә дә хә­бәр са­лын­ды. Өч көн һәм төн рәт­тән шу­шы хәл дә­вам ит­те. Нә­фи­сә лек­ци­я­ләр­гә йө­ри ал­ма­ды. Әм­ма дүр­тен­че көн­не тө­шен­дә ка­ра елан­ның ча­гар­га ки­лү­ен кү­реп уян­ды. Шу­шы яман тө­ше аңа яр­дәм ит­те. Кү­ңе­ле уры­ны­на утыр­ды. Дөнь­я­ның агын һәм ка­ра­сын ае­рыр хәл­гә кайт­ты. Шу­шы­ның ар­ка­сын­да акы­лы да ша­шу­дан тук­та­ды. Да­ру­лар­ның фай­да­сы, кыз­ла­ры­ның кай­гыр­туы сә­бә­бен­нән дә иде бу. Нә­фи­сә алар­га мең рәх­мәт­ле бу­лып кал­ды. Гөл­фия дә баш­ка үп­кә­лә­мәс һәм үп­кә­ләт­мәс сый­фат­ка кил­гән­дәй иде. Нә­фи­сә аны да кыз­га­нып ал­ды. Үз хәс­рә­те чи­ге­неп, ке­ше­ләр ту­рын­да кай­гыр­та баш­ла­вын ул та­гын да кү­ңе­лен­дә ны­гы­тыр­га ти­еш икән­ле­ген аң­лап эш ит­те. Мо­ның фай­да­сы ис­кит­кеч зур иде.

Шу­лай аяк­ка бас­кан көн­нә­ре­нең икен­че­сен­дә, бүл­мә­дәш кыз­ла­ры­ның лек­ци­я­дә ча­гын­да, ул кух­ня ягы­на чәй ку­яр­га чы­га­мын ди­гә­нен­дә, көт­мә­гән­дә бүл­мә­лә­ре­нә Хә­ми­дә ки­леп кер­де һәм:

— Кая Ри­фат­ның ал­тын йө­зе­ге? Ул аны си­ңа ал­ма­ган! Ул — ми­не­ке! Си­хер­че тә­ре! Кая “Дем­бильс­кий аль­бо­мы”? Ки­тер мон­да ба­ры­сын да!— дип акы­ра, хәт­та тыр­нак­ла­рын-теш­лә­рен күр­сә­теп, өс­те­нә ки­лә баш­ла­ды.— Си­хер­че тә­ре син! Ка­ра си­хер­че! Аның акы­лын су­ы­рыр­га ма­таш­кан­сың! Ки­тер мон­да!

Шун­да Нә­фи­сә, үзен дә бе­леш­тер­ми, бар­ма­гын­нан ал­тын йө­зек­не тар­тып ал­ды да Хә­ми­дә­нең йө­зе­нә та­ба то­мыр­ды:

— Мә, чу­кы­нып кит!

Йө­зек шал­ты­рап идән­гә төш­те, Хә­ми­дә, аны то­там дип, мә­че ке­бек ар­тын­нан си­кер­де. Эләк­те­реп өл­гер­де. Ку­а­ны­чы эче­нә сый­ма­ды. Нә­фи­сә Ри­фат­ның “Дем­бильс­кий аль­бом­”ын эз­ли баш­ла­ды. Әм­ма кү­зе­нә һич­кай­да ча­лын­ма­ды. Хә­ми­дә җи­ке­рә бир­де:

— Аль­бом кая? Аль­бом! Тап!

— Кыз­лар яше­реп куй­ган­нар­дыр,— ди­де Нә­фи­сә, арт­ка та­ба чи­ге­неп.— Лек­ци­я­дән кай­тыр­лар, та­бар­лар, бүл­мә­гез­гә тө­ше­реп би­рер­ләр.

Әм­ма ко­тыр­ган Хә­ми­дә бу сүз­ләр­не ише­тер­гә дә те­лә­мә­де, ка­ра­ват ас­ла­рын­нан кыз­лар­ның, Нә­фи­сә­нең че­мо­дан­на­рын тар­тып чы­га­рып, алар­ны йол­кып-ка­е­рып ачып, тә­мам туз­ды­рып таш­ла­ды. Аны тук­та­ту мөм­кин тү­гел иде. Нә­фи­сә ка­ра­ва­ты­на хәл­сез­лә­неп утыр­ды. Хә­ми­дә ко­ты­ры­нып эз­ли бир­де. Ка­ра­ват­лар­да­гы җәй­мә, мат­рас һәм мен­дәр­ләр­не туз­дыр­ды, ки­ем шкаф­ла­рын­нан нәр­сә бар — шу­ны йол­кып идән­гә ат­ты. Ә аль­бом ди­вар­да­гы ки­тап шка­фын­нан ки­леп чык­ты. Аны бер­кем дә яше­рер­гә уй­ла­ма­ган икән.

Хә­ми­дә ша­быр тир­гә бат­кан хә­лен­дә ыр­жа­еп:

— Ме­нә си­ңа Ри­фат!— дип “кә­җә то­я­гын күр­сә­теп, үзе­нең фә­лән җир­лә­рен то­тар­га ку­шып, ка­ты-ка­ты әй­теп, си­хер­дә, ка­ба­хәт­лек­тә, ке­ше еге­тен үз­ләш­те­рү­дә га­еп­ләп, ишек­не ахыр­да бә­реп ябып чы­гып кит­те.

Аңа ка­рап Нә­фи­сә­нең әү­вә­ле бер ге­нә дә кә­е­фе кы­рыл­ма­ган төс­ле иде, ә ан­на­ры ул үк­сеп-үк­сеп, кай­нар күз яшь­лә­ре­нә мен­дә­рен тә­мам чы­ла­тып бе­те­реп, кап­лан­ган ки­леш бик озак ела­ды, шу­лай хә­ле бе­теп, йо­кы­га кит­те. Кич бе­лән ге­нә, са­бый ба­ла ни­чек гө­на­һа­сыз хә­лен­дә йо­кы­сын­нан уя­на, шу­лай бу мәгъ­нә­сез дөнь­я­га ыша­ныч һәм өмет бе­лән күз­лә­рен ач­ты. Ни хик­мәт, бүл­мә­дәш кыз­ла­ры кайт­кан­нар, һәм­мә туз­ды­рыл­ган нәр­сә­ләр җы­ел­ган иде­ләр. Алар ни-нәр­сә бул­ган­лы­гы ту­рын­да со­ра­ма­ды­лар, гү­я­ки ба­ры­сы да са­та­шу гы­на ке­бек то­ел­сын өчен­дер:

— Уян­дың­мы, Нә­фи­сә?— дип ел­ма­еп со­ра­ды­лар.

Ан­на­ры алар, чәй кай­на­тып, дүр­те­се бер­гә уты­рып эч­те­ләр. Лек­ци­я­ләр, се­ми­нар дә­рес­ләр ту­рын­да сөй­ләш­те­ләр. Ил­сөя хәт­та җыр­лый ук баш­ла­ды. Әм­ма аны­сы ук ба­рып чык­ма­ды, кыз­лар аңа ку­шыл­ма­ды­лар. Гөл­фия дә, Ка­ми­лә дә ты­ры­шып ка­ра­ган­дай ит­кән­нәр иде, көй­лә­рен ки­те­рә ал­ма­ды­лар. Кү­ңел­лә­рен­дә баш­ка моң­нар икән­ле­ген яше­рер­гә ты­ры­шу­ла­ры иде бу. Шун­да Нә­фи­сә­нең кү­ңе­ле­нә җыр кил­де һәм ул, сал­мак һәм ты­ныч агым­да:

— Чә­чәк­ләр ул ал да гөл бу­ла!..— дип җыр­лап җи­бәр­де.

Аны кыз хәр­би хез­мәт­кә кит­кән Ха­рис­ның хуш­ла­шып җыр­ла­вын­нан отып кал­ган иде. Әм­ма, ки­нәт өзе­леп:

— Ә мо­ны­сын йол­кып алал­мас­сыз!— дип әй­теп куй­ды.

Шун­да аның ка­ра­шы кур­кын­ган ип­тәш­лә­ре­нең йө­зе­нә төш­те һәм ул, алар­га ел­май­ды да:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных