Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 20 страница




Кай­тып кил­гә­нен­дә алар ха­кын­да уй­ла­нып бар­ган. Күз­лә­ре­нә яшь ты­гыл­ган. Әм­ма, егет ке­ше бит, ела­ма­ган. Ә хә­те­рен­дә һа­ман шул җәй кө­не олы чи­ләк кү­тә­реп җи­ләк­тән кай­тып кил­гән Бә­ри­я­нең су­рә­те икән. Ул аны әү­вә­ле ур­ман та­вы­на ме­неп кит­кә­нен­дә кү­реп кал­ган. Ха­лык ин­де, җи­ләк­ләр­не җы­еп бе­те­реп, кай­тып та ки­лә икән, ә бу, ял­кау кыз, яңа гы­на уя­нып чык­кан.

За­риф­ның ке­ше ту­рын­да бер ге­нә тап­кыр да на­чар як­ка уй­лап ка­ра­га­нын һәм сүз кат­ка­нын бел­мим. Бә­ри­я­нең со­ңа­ру­ын­да да ял­кау­лык га­лә­мә­те­нең бил­ге­сен күр­мә­гән. Кө­тү­не йө­ре­тә бир­гән.

Ике сә­гать тә үт­мә­гән­дер, тау яка­сы­на са­рык­лар ар­тын­нан җит­кә­нен­дә, ур­ман­нан чы­гып ки­лү­че Бә­рия ка­бат кү­рен­гән. Аның га­лә­мәт тә олы чи­лә­ге ту­лы сы­ман икән. Са­рык кө­түе яны­на­рак кил­гән­дә, әл­лә бе­рәр таш­ка абы­нып­мы, әл­лә баш­ка бе­рәр сә­бәп бе­лән­ме Бә­рия егы­лып ки­тә. Чи­лә­ге шал­ты­рап ба­рып тө­шә. Ала­га­ем зур тә­гәр­мәч ке­бек тә­гә­рәп ала кыз. За­риф шун­да аңа яр­дәм­гә дип ашы­га, тү­гел­гән җи­ләк­лә­рен җы­е­ша. Чи­ләк­нең тө­бен дә кап­лар­га җит­ми алар. Әм­ма Бә­рия алар өс­те­нә сви­те­рын ты­гып куй­гач, аның кы­зыл­лы-яшел­ле төс­тә бу­луы җи­ләк­ләр ке­бек кү­ре­нә дә, чи­ләк “мөл­де­рә­мә­гә” әй­лә­нә. За­риф исә мо­ны га­еп­кә ал­мый. Әм­ма шун­да Бә­рия бе­лән күз­гә-күз ка­ра­шып ку­я­лар. Кыз юлын дә­вам ит­те­рә, ә егет­нең йө­рә­ге­нә нин­ди­дер ял­кын йо­гып ка­ла. Хә­ер, кө­не дә бик эс­се икән шул.

За­риф, ары­ган бул­ган­нан­мы, ур­ман чи­тен­дә агач кү­лә­гә­ләп тор­ган урын­ны сай­лый да, өч-дүрт ми­нут дөнь­я­лык­тан югал­ган­дай йок­лап ала. Шун­да ин­де үзе­нең егет икән­ле­ген хис итеп, кем­не сөй­сәм ях­шы бу­лыр икән ди­гән уй­да уя­нып ки­тә. Бә­рия, аның фи­ке­рен­чә, бер ди­гән кан­ди­да­ту­ра ин­де. Ярар, ял­кау да бул­сын, әм­ма За­риф үзе ике­се өчен дә ты­ры­шыр, әйе, ки­леш-кил­бә­те дә Бә­ри­я­нең әл­лә кем бул­ма­сын, әм­ма За­риф үзе дә алай ук чи­бәр зат­лар­дан тү­гел, имеш...

Яшь егет­нең шу­шы­лай “бә­хе­те тү­гә­рәк­лә­нә”. Бә­ри­я­нең күз­лә­рен ка­ра иде­ләр дип исен­дә кал­ды­ра ул. Кыз­ның са­ры чәч­лә­ре­нә ка­ра күз­лә­ре бик тә ки­леш­ле­ләр сы­ман то­е­ла аңа. Бә­ри­я­нең мул күк­рәк­лә­ре, си­мез­чә ту­лып тор­ган бә­дән һәм аяк­ла­ры-бе­ләк­лә­ре егет йө­рә­ген­дә әки­я­ти гү­зәл­лек га­лә­мә­тен­нән хис ите­лә. Хә­зер За­риф­ның үзе­нә дә шу­шы чи­бәр­лек­кә тиң­лә­шү ки­рәк бу­ла. Бә­рия рус әдә­би­я­ты укы­ту­чы кы­зы ди­гән идек­ме? Шу­лай бул­гач, егет­тән дә әдә­би­ят­ны яра­та баш­лау та­ләп ите­лә! Ә За­риф шу­шы яше­нә­чә ни­чә ге­нә ки­тап укып чык­кан? Әй­те­ре­нә оят: Г.Ту­кай­ның “Шү­рә­ле”­сен, Га­риф Го­бәй­нең “Ма­як­чы кы­зын” һәм та­гын да әки­ят­ләр, хи­кә­я­ләр, ро­ман­нар гы­на.

Ул шу­шы уй­ла­ры эчен­дә ап­ты­рап бе­тә. Хә­зер үк авыл­га кай­тып, ки­тап­ха­нә­дән ки­тап­лар алып ки­лер­гә итә. Тау итә­ген­дә кол­хоз бо­зау­ла­рын ябып то­ту өчен мах­сус эш­лән­гән, ха­лык те­лен­дә “мал­лар ла­ге­ры” дип йөр­те­лә тор­ган ко­рыл­ма бар. За­риф шун­да та­ба са­рык кө­тү­ен ки­те­рә. Алар­ны кер­теп яп­кач, авыл­га йө­ге­рә. Янып-пе­шеп клуб­ка җи­тә, әм­ма ки­тап­ха­нә­че Хөр­рия апа җәй­ге ял­да бу­лып чы­га. За­риф­ка өй­лә­ре­нә кай­тыр­га, “Ли­те­ра­ту­ра” дә­рес­ле­ген алып ки­лер­гә ка­ла. Ул шу­лай ки­тап­ка то­ты­на. Ки­тап­ха­нә ачы­лу­га, ан­да ба­рып язы­ла. Ни эләк­те, шу­ны укыр­га кү­не­геп бет­кән­ле­ген­нән, мон­да да сай­ла­нып тор­мый. Ки­тап ар­ты ки­тап укый. Шу­лар тәэ­си­рен­дә аң­лый баш­лый: ях­шы кү­ңел­ле ке­ше­ләр дөнь­я­да, ни ге­нә бул­ма­сын, өс­тен чы­гу­чан­нар икән! Ха­кый­кать да­и­ми алар як­лы! Һәм аның үзе­нең дә шун­дый­лар­дан бу­ла­сы ки­лә баш­лый. Ә кү­ңел­не ала­чык­та­гы ти­мер ке­бек чү­кеп, юкар­тып кую бер дә җи­ңел эш­ләр­дән тү­гел, юләр­гә чы­гу­ың да бар.

Си­ге­зен­че­дән, ту­гы­зын­чы­дан соң да За­риф кол­хоз кө­тү­ен көт­те. Аның кү­ңел тү­рен­дә “сих­ри” Бә­рия, ку­лын­да исә ки­тап һәм чы­быр­кы иде. Мон­дый бу­лу­ын са­рык­ла­ры да ярат­кан­нар­дыр ин­де, алар­га әле­гә бер ге­нә тап­кыр да За­риф­ка ка­дәр ки­тап­лы кө­тү­че­не кү­рер­гә ту­ры кил­мә­гән. Егет си­зен­ми кал­ган­да, та­ра­лып ашар­га, ба­шак­лы ба­су­лар­га да кер­гә­ләп чы­гар­га мөм­кин бит.

Нух абый бе­лән Әх­нәф мө­дир дә За­риф­ны “бик тә үз итеп” өл­гер­гән­нәр, ко­ры авы­зы­на “май ка­бар­га” ку­шып, са­рык бе­лән йөк­лә­неп ки­тү эш­лә­рен таш­ла­ма­ган­нар. Әм­ма аңа ка­рап кы­на кол­хоз кө­түе ки­ме­мә­гән дә, арт­ма­ган да.

Мәк­тәп­тә уку­лар баш­лан­са, Бе­рен­че сен­тябрь бәй­рә­ме­нә пар­торг ел­да­гы­ча ки­лә, төр­ле эш­ләр­дә җәй­не уз­дыр­ган уку­чы­лар­га бү­ләк­ләр би­рә, За­риф­ка исә “К­рас­ный по­жар­ный” жур­на­лы­на ел­лык абу­нә кә­га­зе тот­ты­рып ки­тә то­ра. Мо­ңа егет бик тә мыс­кыл­ла­на иде, бил­ге­ле. Асыл сә­бә­бен со­ңын­нан гы­на бел­гән: элек­ке ел­лар­да шу­шы пар­торг әфән­де авыл­га су кер­тү эшен баш­лап йөр­гән, тор­ба­лар ур­лау­ны, ха­лык ак­ча­сын да үз­ләш­те­рү­не га­дәт ит­кән бул­ган, ә За­риф­ның әти­се Хә­ким­җан аб­зый аны шу­шы кың­гыр эшен­дә то­тып ачу­лан­гач, аңар­га ул:

— Нә­се­лең­не ко­ры­та­чак­мын! Кая тө­ке­ре­нә­сең!— дип акы­рын­ган һәм ме­нә, ак­рын­лап-ак­рын­лап ки­те­реп, шу­шы әйт­кән­нә­рен тор­мыш­ка ашы­ру кә­се­бе­нә кер­гән. За­риф­ка шул чы­бык­ның очы гы­на эләк­кән, бил­ге­ле. Әм­ма кү­рә­се­лә­ре ал­да икән.

Бу га­дел­сез­лек­не дә егет үп­кә­ләү­сез, мыс­кыл­ла­ну­сыз кү­тә­рер­гә бу­ла. Аның­ча шул: га­дел­лек­не як­лап чы­гу­чы ке­ше­ләр ил­дә-көн­дә бер та­бы­лыр­га ти­еш­ләр!

Әм­ма ул бу мәсь­ә­лә­дә дә юк өмет бе­лән яна. Кү­ңел­лә­ре­нә дө­рес­лек, на­мус хи­сен йөрт­кән ке­ше­ләр­нең авыл­да күп­тән та­мыр­ла­ры ко­ры­тыл­ган­лы­гын әле­гә һа­ман да бел­ми яши.

Унын­чы сый­ныф­ны да тә­мам­лау ва­кы­ты ки­леп, За­риф чы­га­ры­лыш им­ти­хан­на­рын ба­ры тик “биш­ле” бил­ге­лә­ре­нә ге­нә би­реп, ур­та бе­лем ат­тес­та­тын ал­ды. Әм­ма баш­ка ел­лар­да да уку һәм өл­ге­рү дә­рә­җә­сен ис­тән чы­гар­мый­ча, аның кай­бер бил­ге­лә­рен бер балл­га тө­ше­реб­рәк куй­ды­лар. Мо­ны мин ге­нә тү­гел, бө­тен авы­лы­быз бе­лән бе­леп тор­дык. Аң­лат­ты­лар, ка­гый­дә­се шу­лай, ди­де­ләр.

Ни хик­мәт, аның ат­тес­та­ты иң ях­шы­лар­дан бу­лып чык­ты. Бар­лык бил­ге­лә­ре­нең ур­та­гы дүрт ярым балл иде. Шу­шы уңы­шы аны уни­вер­си­тет­ка алып кил­де һәм ул мон­да ир­кен су­лыш­та укый баш­ла­ды. Ул им­ти­хан­нар­ны ба­ры тик “бик ях­шы” бил­ге­лә­ре­нә тап­шы­ра, юга­ры сти­пен­дия ала тор­ды.

Ке­ше­ләр­гә ыша­нуы аңа дәрт тә, өл­гер­лек тә би­рә иде. Әм­ма күп­ләр За­риф­ның шу­шы бер­кат­лы­лы­гын­нан фай­да­ла­ныр­га ты­ры­шу­ла­рын абай­ла­ма­ды­мы, әл­лә шу­лай бу­луы ях­шы­рак дип уй­ла­ды­мы, усал­лык­та һәм ас­тыр­тын хәй­лә­ләр­дә ма­һир сту­дент­лар­ның ку­лын­да ул “кор­бан тә­кә­се” хә­лен­дә дә иде.

Бе­рен­че курс­та укы­ган ва­кы­тын­да ук аның мон­дый икән­ле­ген йө­рем­сәк кыз­лар бе­леп өл­гер­де­ләр. Дөнь­я­да шу­лай ин­де ул, һәр­кем үз мән­фә­га­те өчен хәй­лә ять­мә­сен ко­рыр­га ты­ры­ша. Йө­рем­сәк кыз­лар­ның уен­да тиз­рәк кия­ү­гә чы­гу ин­де, бил­ге­ле. Ан­дый­лар, За­риф­ны ал­дап, үз ян­на­ры­на ка­ра­ват­ка са­лыр­га да тар­тын­ма­ган­нар. Әм­ма зы­ян­сыз егет­не ал­дау гы­на алар­ның кул­ла­рын­нан кил­мә­гән. Ул кыз­лар­га буй да куй­ма­ды, тел­лә­рен­дә­ге ял­ты­ра­вык ял­ган­на­ры­на да кы­зык­ма­ды. Аны, ни хик­мәт, бу га­лә­мәт­ләр­дә фә­реш­тә­се, әл­лә кай­чан кү­ңе­ле­нең сак­чы­сы­на әве­рел­гән Бә­ри­я­се кот­ка­ра кил­де ди­сәм, бер дә ял­гыш сүз бул­мас. Җа­вап­сыз мә­хәб­бәт­нең дә фай­да­сы бар икән ул!

Хә­ер, бо­ла­ры — үт­кән­дә. Ә бу җәй­дә За­риф та­гын да ны­гып, тә­мам егет сый­фат­ка ке­реп, җит­ле­геп укыр­га кил­де. Аңа уни­вер­си­тет бе­ле­ме бик җи­ңел би­ре­лә тор­ды. Зә­ри­нә, ки­леп кер­гә­не са­ен, аны бүл­мә­сен­дә укып утыр­ган ва­кы­тын­да тап­ты.

Ә бер­көн­не кыз төн­гә ка­лып, ва­кыт­та со­ңар­ган иде, За­риф­тан үзен оза­тып ку­яр­га үтен­де. Егет кар­шы кил­мә­де. Зә­ри­нә­не кур­кы­ныч төн­ге Ка­зан ура­мы­на ял­гы­зын гы­на чы­га­рып җи­бә­рү дө­рес эш бул­мас иде, бил­ге­ле, шу­лай дип уй­ла­ган­дыр ин­де. Әле­гә алар йө­реш­ми­ләр, ба­ры тик дус­лар гы­на иде­ләр. Зи­ри­нә һа­ман да ял­гы­зы ки­лә һәм ки­тә тор­ган иде.

Кыз эш­че яшь­ләр то­ра­гын­да яши икән. Җәяү ге­нә оза­тып ку­яр­лык җир­дә.

За­риф, юл­да кү­ңел­ле бул­сын дип, Зә­ри­нә­гә күк­тә­ге йол­дыз­лар ту­рын­да сөй­лә­гән, алар­ны ях­шы та­ну­ын, исем­нә­рен дә тө­гәл бе­лү­ен күр­сәт­кән. Оза­тып җит­кәч, кыз аңа:

— Һа­ва­лы егет икән­сең! Күк­тә­ге йол­дыз­лар­ны гы­на кү­рә­сең!— дип әйт­кән. Кыз­ның нәр­сә­ләр­не күз­дә тот­кан­лы­гын За­риф ях­шы аң­ла­ган, бил­ге­ле.

— Бор­чыл­ма­гыз, мин сез­нең дә чи­бәр­лек­не кү­рәм!— ди­гән.— Әм­ма еге­те­гез бар­лы­гын да ча­ма­лыйм!

Зә­ри­нә­нең бар­ча егет­лә­рен­нән дә ба­ры тик бер За­риф өчен ваз ки­чәр­гә әзер икән­ле­ген яше­рер­гә те­лә­ген­дә бул­ма­ган. Шун­лык­тан:

— Юк!— дип кырт кис­кән.— Мин ба­ры тик сез­не ге­нә сө­ям, шу­ны да сиз­ми­сез­ме­ни әле­гә­чә?— ди­гән.

За­риф бе­рен­че баш­лап ке­ше бе­лән үбеш­кән­дә дә мо­ны үз ир­ке бе­лән баш­кар­ма­ган, бил­ге­ле. Зә­ри­нә ко­чак­лап ал­гач, кар­шы кил­мә­гән, аның хис­лә­ре­нә буй­сын­ган.

Әйе, мон­дый хәл көл­ке дә, елар­лык та...

Һәм ме­нә без­нең За­риф, кү­ңе­ле из­ге­лек һәм иге­лек ту­лы бән­дә, Зә­ри­нә­нең йө­рәк хә­лен аң­ла­ды, Бә­ри­я­гә га­шыйк бу­лып та, мә­хәб­бә­тең җа­вап­сыз ка­лу ар­ка­сын­да зар­лы бу­лу­ның ни­ка­дәр авыр икән­ле­ген исен­дә то­тып, кыз­ны үзен­нән ки­ре как­ма­ды. Алар ма­тур гы­на йө­реп кит­те­ләр. Без алар­га бә­хет­тән ар­ты­гын те­лә­мә­дек.

 

IV

За­риф бе­лән Зә­ри­нә­нең шун­дый да саф, шун­дый да пакь, шун­дый да са­ми­ми мә­хәб­бәт­лә­рен иман­лы ке­ше­ләр күр­сә­ләр, мө­га­ен “Та­һир-Зөһ­рә дас­та­ны”н­нан өл­ге ал­ган әсәр­ләр ге­нә язып кал­дыр­мас иде­ләр. Әм­ма со­ци­а­лизм дә­ве­рен­дә дә, идея һәм иде­о­ло­ги­я­не һәм­мә нәр­сә­дән өс­тен куй­ган ил­дә, хәт­та “бә­хет­ле ки­лә­чәк өчен” ата­сын ба­ла­сы, ба­ла­сын ата­сы са­та-са­та, хәт­та үте­рә һәм үтер­тә-үтер­тә бар­лык­ка кил­гән җәм­гы­ять­тә чын мә­хәб­бәт­кә ка­ра­та көн­лә­шеп ка­рау­чы­лар да ту­лып ят­кан икән шул. Хә­ер, мин дә ял­гы­шам бу­гай бу оч­рак­та. Мон­да со­ци­а­лизм­ның ни га­е­бе бар? Хик­мәт бө­ек иде­я­ләр­нең дә ке­ше­не тиз ге­нә үз­гәр­тә һәм үз­гәр­теп ко­ра ал­ма­вын­да тү­гел­ме? Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, чын мә­хәб­бәт ия­се ке­ше­ләр өчен кай­чан да авыр­га кил­гән.

За­риф бе­лән Зә­ри­нә Яңа ел­га­ча бик та­ту һәм ма­тур йө­реш­те­ләр. Дө­рес, егет кыз­га әл­лә ни мө­киб­бән кит­мә­гән сы­ман үзен тот­ты. Бар­ча өл­гер­лек һәм ты­рыш­лык ба­ры тик кыз ягын­нан гы­на күр­сә­те­лә төс­ле иде. За­риф әл­лә хис­лә­рен­дә ое­шып җи­тә ал­ма­ды, әл­лә тиң мә­хәб­бәт­нең бар­лы­гы­на ыша­нып бет­ми иде — аң­ла­мас­сың, хәт­та кы­зы­ның ку­лын да бе­рен­че бу­лып ки­леп то­тар­га ашык­ма­ды һәм уй­ла­ма­ды. Аңа да ка­ра­мас­тан, күз­лә­ре­нә ге­нә ка­ра­шып яра­ты­шу­ла­ры, бү­се­леп кит­ми ге­нә бер-бер­сен сө­ю­лә­ре бик тә ма­тур кү­ре­неш иде. Ми­ңа кал­са, алар өчен бик тә сө­е­нә идем.

Яңа ел сту­дент­лар­га им­ти­хан сес­си­я­се алып кил­де. Зә­ри­нә дә юга­лып тор­ды. Ан­на­ры ат­на-ун көн­лек кыш­кы ка­ни­кул­лар­га та­ра­лыш­тык. Фев­раль­нең җи­де­сен­дә чи­рат­та­гы се­местр баш­ла­нып кит­те. Уку­ның бе­рен­че кө­нен­дә ки­чен За­риф яны­на Зә­ри­нә ут янып ки­леп кер­де дә, бүл­мә­дәш­лә­ре­нә дә игъ­ти­бар кү­зе са­лып тор­мас­тан, туп-ту­ры ба­рып, еге­тен ко­чар­га һәм үбәр­гә то­тын­ды:

— Җа­ным, бәгъ­рем! Са­гын­дым! Бик са­гын­дым!— ди­де, күк­рә­ге­нә ба­шын куй­ды. Алар шу­лай ба­сып тор­ган хәл­лә­рен­дә бер­ни­чә ми­нут­ка ты­нып кал­ды­лар. Мон­дый хик­мәт­не го­мер­лә­рен­дә дә күр­мә­гән һәм та­ты­ма­ган без, җә­бә­хә­ер бүл­мә­дәш­лә­ре, ни чы­гып ки­тә бел­мә­дек, ни күз­лә­ре­без­не алар­дан ал­ма­дык. Җит­мә­сә ара­быз­да За­риф­ның груп­па­да­шы, дус­ты исә­бен­дә йө­рү­че Мир­вә­ли дә бар иде. Иң бе­рен­че ул сүз кат­ты:

— Бә­рә­кал­лаһ, ат аз­гы­ны тай­га ия­рә!— ди­де.

Аның бу сүз­лә­ре олы ха­та иде­ләр. Явыз ни­ят, көн­че­лек бе­лән әй­те­лү­лә­рен бер­кем дә ба­шы­на ки­тер­мә­де. Ке­ше­гә ыша­ну­чан, га­дел­лек һәм на­мус­ны өс­тен ку­ю­чан За­риф, хис­лә­рен­нән ай­нып, аңар­га ап­ты­рап те­кә­леп ка­рап куй­ды. Зә­ри­нә дә бер­ни ишет­мә­гән һәм аң­лап өл­гер­мә­гән иде бул­са ки­рәк.

Мир­вә­ли, ал­пам­ша чы­рай­лы, кыс­ка­рак буй­лы, са­лам кө­ше­ле­дәй чәч­ле егет, кыз­лар бе­лән уй­наш­ты­ру, ке­ше өс­тен­нән сүз-гай­бәт йөр­тү, сту­дент­лар ту­рын­да әләк-ша­лак ки­те­рү ягын­нан бик ос­та бул­ган­лык­тан, аңар­дан күп­ләр кур­кыб­рак то­ра иде­ләр. Зә­ри­нә­не як­лап За­риф та сүз әйт­мә­де. Хә­ер, ул бу юлы үзен “ат”, кыз­ны “тай” дип аң­ла­ган­дыр һәм Мир­вә­ли­нең кө­лү­ен ша­яр­ту бу­ла­рак ка­бул ит­кән­дер? Әл­лә тор­мыш­ның ки­тап­ча тү­гел­ле­ген күр­ми һәм бел­ми иде­ме?

Зә­ри­нә бе­лән бүл­мә­дән чы­гып, кух­ня тә­рә­зә­се тө­бен­дә алар сөй­лә­шеп ба­сып тор­ды­лар. Ә Мир­вә­ли аның ип­тәш­лә­ре са­нал­ган без­нең ян­да те­лә­сә нәр­сә әйт­кә­ләп, шо­ма тел­ле­лә­неп уты­рып кал­ды. Ул элек­тән За­риф­ны ша­яр­тыр­га, үр­тәп ин­тек­те­рер­гә, ап­ты­ра­тып сөй­лә­тер­гә яра­та иде. Бу ке­рүе дә шу­ның өчен бул­ган­лы­гын ба­ры­сы да аң­ла­ды­лар. Хә­ер, ин­де За­риф­ның бүл­мә­дәш­лә­ре дә Мир­ва­ли­нең сүз­лә­ре­нә их­лас кү­ңел­лә­рен бир­гән, ко­лак­ла­рын тот­кан, әйт­кән­нә­ре як­лы иде­ләр. Ара­дан бер За­риф­ның ме­нә ди­гән кыз бе­лән яра­ты­шып йө­рүе, җит­мә­сә бә­хет­ле һәм пакь пар­лар бу­лу­ла­ры тең­кә­лә­ре­нә ти­де кү­рә­сең. Хә­ер, мин дә бү­ген сүз­сез идем. Ә Мир­вә­ли­нең те­ле алар­ның кү­ңе­лен­дә бар­ны сөй­ләп би­рә тор­ды, шун­лык­тан ко­лак­ла­ры­на ха­кый­кый сүз­ләр­не җы­я­лар­дыр төс­ле то­ел­ган­дыр. Ан­на­ры шу­ны­сы да бар, уен-көл­ке­ле сөй­лә­шү га­дә­те сту­дент­лар­га хис кү­ре­неш бит әле ул.

“Ат аз­гы­ны тай­га ия­рә” дип та­тар­да бо­зык­лык­ка әй­дәү­че уй­наш­чы­лар ту­рын­да әй­тә­ләр, ягъ­ни өл­кән­нәр­нең яшь­ләр­не юл­дан чы­га­руы ха­кын­да ул әй­тем. Мин шу­лай аң­лыйм. Ул бер­ни­чек тә ях­шы мәгъ­нә­дә бу­ла ал­мый. Әм­ма За­риф­ның акы­лы мог­җи­за­лар ту­ды­ра алу сә­лә­те­нә ия: ул шу­шы мә­каль­не “а­сыл тун­га зат­лы бү­рек” дип ка­бул ит­те, ах­ры­сы. Ке­ше­ләр­нең кү­ңе­ле ях­шы бу­лу­ы­на ыша­на бе­лү­дән иде бу. Әм­ма Мир­вә­ли­нең кү­ңе­лен­дә яман уй һәм ни­ят оет­кы­сы кал­ган­лы­гын бе­леп өл­ге­рә ал­ма­ды. Без дә бу хак­та уй­лап та ка­ра­ма­дык. Мир­вә­ли озак кы­на кө­теп-кө­теп тә, һәр­кем­нең ди­яр­лек гай­бә­тен са­тып-са­тып та, бүл­мә­гә За­риф әй­лә­неп кер­мә­гәч, тә­мам тел­лә­рен са­лын­ды­рып, за­ры­гып бе­теп чы­гып кит­те. Кух­ня ягын, юы­ну бүл­мә­лә­рен әй­лә­неп уз­ды, га­шыйк­лар­ны бер­кай­да да та­ба ал­ма­ды. Шу­лай үз бүл­мә­се­нә та­ба ат­ла­ды.

Бу ва­кыт­та За­риф бе­лән Зә­ри­нә ту­лай то­рак­ның ту­гы­зын­чы ка­ты­на кү­тә­рел­гән­нәр дә, аның зур пы­я­ла тә­рә­зә­сен­нән Ка­зан шә­һә­ре­нә тө­бә­леп, ты­ныч кы­на сөй­лә­шеп ба­сып тор­ган­нар. Бу этаж­да лам­поч­ка­лар ян­мый. Ка­раң­гы. Мон­да сту­дент­лар да си­рәк йө­ри­ләр. Ты­ныч урын. Егет бе­лән кыз­ның оч­ра­шуы өчен ан­нан да ку­лай­рак урын сал­кын көз-кыш ай­ла­ры өчен юк­тыр ке­бек, бул­ма­ган­дыр да ин­де.

Тә­рә­зә ар­тын­да, урам­да эре-эре, кү­бә­ләк-кү­бә­ләк кар ява баш­ла­ган. Шә­һәр­нең төн­ге ут­ла­ры бе­лән кат­на­шып, алар сер­ле мог­җи­за­лы ман­за­ра ту­ды­ра­лар икән. Таң кы­зы Зә­ри­нә бе­лән асыл егет За­риф шу­шы сих­ри дөнь­я­га эч­ке ди­вар би­ек­ле­ге тә­рә­зә аша ике гү­зәл гөл чә­чә­ге ке­бек бер-бер­сен ко­чыш­кан хәл­лә­рен­дә ка­рап то­ра бир­гән­нәр. Алар­ның ирен­нә­рен­дә ял­кын­лы мә­хәб­бәт там­чы­ла­ры икән. Та­гын үбеш­кән­нәр. Кар дөнь­я­сы алар­га, сер­ле көй­гә са­лып, сөю-сә­га­дәт җы­рын баш­ка­ра­дыр сы­ман то­ел­ган. Шак­тый озак шу­шы ха­ләт­тә ба­сып тор­ган пар­лар­ның бә­хе­те­нә сө­е­нә-сө­е­нә фев­раль тө­не­нең ка­ры яу­ган да яу­ган, яу­ган да яу­ган.

Мир­вә­ли­не аң­лар­га мөм­кин иде. Аңа мон­дый мә­хәб­бәт әле­гә тө­ше­нә дә кер­мә­де һәм бәл­ки го­ме­рен­дә дә на­сыйп бул­мас. Зур сө­ю­не кү­тә­рә алыр­лык олы йө­рәк­ле зат­тан бу­лу­ың да ки­рәк шул әле ул. Бәл­ки За­риф­ның мә­хәб­бә­тен Бә­рия дә шу­ның өчен ки­ре как­кан­дыр? Ни­чек ин­де асыл егет За­риф­ның хис­лә­рен ул их­лас дия ал­сын? Тиң­ме иде алар? Ә ме­нә Хә­ниф бе­лән чи­ләк­кә кап­ка­чы ке­бек пар кил­гән­нәр, ямь­нә­ре дә, тел­лә­ре дә, уй­ла­ры да, ял­кау­лык­ла­ры да бер ча­ма­да­рак бит!

Бу фев­раль­нең сер­ле ка­ры За­риф­ка шу­шы хак­та сөй­лә­гән, әм­ма егет бо­лар­ны ише­тер­гә дә те­лә­мә­гән. Аның өчен Бә­рия из­ге фә­реш­тә бе­лән бер, ә дус­ты Мир­вә­ли — чын егет икән, ка­дер­ле­ләр. Бо­лар­ны ул бе­лә, ә кар­лар сөй­лә­гән­нәр ял­ган һәм са­та­шу гы­на тү­гел­ме, имеш?

— Соң бу­гай, мин кай­тыйм ин­де,— ди шун­да, гү­я­ки ки­тәр­гә рөх­сәт со­ра­ган­дай итеп, үте­нү кат­наш ягым­лы та­вы­шы бе­лән Зә­ри­нә. Әм­ма За­риф­ның аны җи­бә­рә­се кил­ми, ул:

— Мин оза­тып ку­ям!— ди.

Алар та­гын ко­чак­ла­шып үбе­шә­ләр. Ә ан­на­ры егет үз бүл­мә­се­нә ки­тә, кыш­кы ки­ем­нәр­дән чы­га.

Алар яу­ган кар ас­тын­да тә­мам ма­мык­ка тө­рен­гән­дәй ат­лый би­рә­ләр. Шун­да су­ык җил исеп куй­ган­дай бу­ла. Зә­ри­нә За­риф­ка сы­е­на һәм ни­гә­дер:

— Син ми­не яра­та­сың­мы?— дип со­рый.

Егет җа­вап би­рер­гә ашык­мый. Кыз­ның күз­лә­ре­нә яшь­ләр ты­гыл­га­нын си­зе­нә. Мө­га­ен аңа шун­дый да мыс­кыл­лы то­ел­ган­дыр бу ми­нут­лар?

Ан­на­ры гы­на кыз:

— Ал­дый да бел­ми­сең, әйе­ме?— дип, елам­сык та­выш­ка кү­чеп ап­ты­ра­та. За­риф бу юлы да җа­вап та­ба ал­мый. Яра­там ди­гән сүз­не ба­ры тик уен­да гы­на йөр­теп өй­рән­гән егет бу сүз­не тел бе­лән дә әй­тер­гә мөм­кин икән­ле­ген бел­ми иде ши­кел­ле.

 

V

Бер көн­не Мир­вә­ли әл­лә нәр­сә­ләр сөй­ләп бе­тер­де. Урам­да ин­де күп­тән яз иде. Кар­лар тә­мам эреп бе­теп ба­ра­лар, ә егет­ләр ту­лай то­рак­та фән ни­гез­лә­рен ком­сыз кү­се­ләр­дәй ки­ме­рер­гә ты­ры­шып, баш­ла­рын ка­ты­рып, ка­лын ки­тап­лар укый­лар, ка­гый­дә­ләр дә ят­лый­лар, мәсь­ә­лә­ләр дә чи­шә­ләр.

Ә бү­ген алай бул­ма­ды. Сту­дент­лар ал­ды­на өч метр­лы ике бан­ка сы­ра, тоз­лы киль­ка ба­лы­гы һәм ва­та-җи­ме­рә те­лен­гән ик­мәк ку­ел­ды. Со­вет дә­ве­ре­нең оны­тыл­мас сет­ка сум­ка­сы һәм алар­га “тө­яп” кай­та­ры­лу­чы “П­рав­да” яки “Из­вес­ти­я” га­зе­та­ла­ры бит­лә­ре­нә тө­рел­гән вак-тө­як ри­зы­гы со­ци­а­лис­тик мул­лык хә­бә­рен­нән иде­ләр.

Бу өс­тәл­не бү­ген Мир­вә­ли оеш­тыр­ды. Си­рәк бу­ла тор­ган та­бын. Өч литр­лы бан­ка­лар­да сы­ра­ны За­риф­тан йө­герт­те­реп алып кай­тарт­ты­лар. Аның аяк­ла­ры озын бу­лу сә­бәп ител­де. Егет­нең бә­хе­те­нә “Пев­нуш­ка”­да чи­рат зур тү­гел иде. Ә ик­мәк һәм киль­ка ба­лы­гы ар­тын­нан, са­ры сет­ка сум­ка­сын ку­лы­на урап, Мир­вә­ли үзе йө­гер­де. Аның бо­лай ук ты­рыш­лык күр­сә­түе кү­рел­мә­гән хәл бул­ды. Ки­бет­кә дус­ла­рым­ны сый­лыйм дип ри­зык эз­ләп ба­ру, ан­нан ни­дер кү­тә­реп кай­ту — аңа һа­ман да мыс­кыл­ла­ну ке­бек то­е­ла иде элек­ләр­не. Мир­вә­ли дә үз­гә­рер икән дип ип­тәш­лә­ре­нә хәй­ран итә­се ге­нә кал­ды.

Сы­ра­га то­тын­гач та, сүз әү­вә­ле ба­ры сый­ла­ну ха­кын­да гы­на бар­ды. Ә ан­на­ры Мир­вә­ли со­рап куй­ды:

— Ка­ра әле, За­риф, син те­ге сөй­рәл­чек кыз бе­лән һа­ман да йө­ри­сең­ме?

Мон­дый сүз­не һич­кем көт­мә­гән иде. За­риф та, ап­ты­рап, Мир­вә­ли­гә ка­рап куй­ды, әм­ма кай­та­рып җа­вап бир­мә­де. Егет­ләр мо­ны Мир­вә­ли­нең чи­рат­та­гы бер ша­яр­ту сүз­лә­ре ге­нә итеп ка­бул ит­те­ләр. Тик:

— Ә бе­лә­сең­ме, то­ма­на За­риф,— дип сү­зен дә­вам ит­те Мир­вә­ли.— Мин бит аны, дус кы­зы бе­лән бер­гә ин­де, бүл­мә­дә­шем Ра­вис бе­лән кич ку­нар­га алып кайт­ка­ла­дым. Аңа ва­гон­на­ры бе­лән по­езд да ке­реп ки­тәр, бил­лә­һи. Ну Ра­вис аны тө­не буе “ту­на­ды” гы­на!

Сүз­лә­ре вәх­ши­ләр­чә һәм бик тә ка­би­хи су­рәт­тә чык­ты­лар.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных