Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 22 страница




Хә­ер, әле һа­ман да шун­дый икән! Бәл­ки За­риф, үзе­нең уй­лап чы­гар­ган “бе­рен­че мә­хәб­бә­те” Бә­рия ке­бек үк, ан­дый бә­хет­не кү­тә­рә ал­ма­ган, Зә­ри­нә­гә ла­ек­лы тү­гел­мен дип уй­ла­ган бул­ган­дыр?

Эһ Таң кы­зы, Таң кы­зы!

Ярар, За­риф — За­риф ин­де ул, ә мин исә шу­лай го­ме­рем буе си­не са­гы­ныр­мын һәм юләр­ләр­гә ия­реп син­нән көл­гә­нем өчен мыс­кыл­ла­нып елар­мын ми­кән­ни? Га­фу ит, га­еп За­риф­та тү­гел, мин — аның дус­тын­да, ар­ка­да­шы, те­рә­ге, та­я­ны­чы бу­ла ал­мау­чы­да!

3 фев­раль, 2007 нче ел.

 

КҮ­КЕ ФА­ЛЫ

Хи­кәя

 

Ул ел­ны авыл­га җәй­нең иң ма­тур ва­кы­тын­да, июнь­нең икен­че яр­ты­сын­да ук кай­тыр­га на­сыйп бул­ды. Көн­нәр шун­дый да рә­хәт һәм ма­тур то­ра иде­ләр. Әле пе­чән­гә тө­шәр­гә ир­тә­рәк. Авыл кыр­ла­рын­да, яшел­чә бак­ча­ла­рын­да эш­ләр­нең бе­раз­га бе­теб­рәк тор­ган чо­ры. Ха­лык ты­ныч ял­да. Кич­лә­рен урам­ның әле бер ба­шын­да, әле икен­че очын­да йә гар­мун-таль­ян мо­ңы куз­га­ла, яки бе­рәр яшь йө­рәк кыч­кыр­тып маг­ни­то­фон-ра­дио ише­не ял­гап куя. Җыр агы­ла, көй. Алар бе­лән бер­гә са­гыш яи­сә дәрт кү­ңел­гә йо­гып ка­ла.

Дү­сем авы­лы га­җә­еп ма­тур тау­ла­ры, ту­гай һәм чиш­мә-инеш­лә­ре, әрә­мә­лек һәм яшел ти­рәк­лә­ре би­ше­ген­дә көн­нең тат­лы им­чә­ген­нән там­ган ләз­зәт бе­лән яши. Мин­зә­лә ине­ше­нең аръ­я­гын­да­гы, тау­лар­га ме­неп кит­кән Лә­шәү­та­мак авы­лы­ның һәр сел­кен­гән чи­лә­ге, кир­тә ба­шы­на мен­гән әтә­че, ва­кыт­сыз ада­шып аваз сал­ган кә­җә­се-са­ры­гы, урам­на­ры­на бо­лын­нан мун­ча­гын өзеп ки­леп мен­гән бо­зау­ла­ры­ның мө­гер­дә­шүе, ке­ше­лә­ре­нең үза­ра ва­кыт­лы-ва­кыт­сыз аваз са­лы­шып сөй­лә­шү­лә­ре бе­лән ге­нә бу ила­һи дөнь­я­да да адәм ба­ла­ла­ры­ның, алар бе­лән бер­гә тер­лек һәм кош­ла­ры­ның, та­бак һәм са­выт­ла­ры­ның яшәү­лә­рен ис­кә тө­ше­рә. Ә Дү­сем, та­би­га­те алар­ны­кы ке­бек шыр ялан­гач бул­ма­ган­лык­тан, күз рә­хә­тен­дә ге­нә тү­гел, җан сә­га­дә­тен дә та­бып, са­бый ба­ла сы­ман гамь­сез хә­лен­дә хәт­та көн­дез­лә­рен дә йок­лый­дыр сы­ман. Мон­да аваз са­лып эн­дә­шү тү­гел, ке­ше­ләр ко­лак­тан узып исән­лә­шер­гә дә кы­ен­сы­на­лар. Гү­я­ки шу­лай ила­һи тын­лык­ны, сан­ду­гач­лар­ның ти­рәк­ләр­дә ша­шы­нып сай­ра­вын, кү­ке­ләр­нең шау агач­лар­ны тиб­рә­теп кыч­кы­ру­ла­рын бо­за­сы­ла­ры, шу­шы җән­нәт кош­ла­рын кур­кы­та­сы­ла­ры кил­ми.

— Нин­ди рә­хәт ва­кыт­лар!— ди­де ән­кәй.— Күк­ләр­дән нигъ­мәт та­ма.

Ул шун­да кеч­ке­нә, ма­тур, йом­шак уч­ла­рын ал­га суз­ды. Ме­нә алар­га шул нигъ­мәт­тән бер ор­лык иңәр дә, ән­кәй аны ми­ңа да күр­сә­тер сы­ман иде. Ә ан­на­ры авы­зы­на ка­бар аны. Шун­дый да тәм­ле бу­лыр!

Мин, ту­гай­га тө­шеп, вак-тө­як чы­бык-ча­бык­лар җы­еп, учак тер­гез­гән, шун­да шаш­лык кыз­ды­рам ди­гән ни­я­тем­дә идем. Соң­гы ел­лар­да бу рә­веш­ле тә­гамь­лә­нү һәм­мә ке­ше­нең ди­яр­лек га­дә­те­нә әве­ре­леп кит­те. Шә­һәр­дән ку­нак­ка кай­та­лар да, су бу­ен­да яки бо­лын­да, учак ягып, та­би­гать ко­ча­гын­да ит кыз­ды­рып, шу­ны кап­ка­лап, га­и­лә­лә­ре, ту­ган­на­ры, дус­ла­ры бе­лән ял итә­ләр без­дә ха­лык. Баш­ка­лар шу­лай эш­лә­гәч, ми­нем ән­кәй ге­нә үз ба­ла­сы­ның ни­я­те­нә кар­шы ки­лә ди­ме­ни ин­де? Өй­дә мул ри­зык­ла­ры өс­тә­лен ту­ты­рып, тә­мам сы­гып тор­са­лар да, яшь­ләр­нең та­би­гать ко­ча­гын үз итү­лә­рен хуп­лый иде­ләр­ме ана­лар? Әл­лә мо­ны да ял итү­нең бер шар­ты дип уй­ла­ды­лар­мы — бел­мим. Әм­ма та­тар­да бо­рын­гы­дан сәй­рам­га чы­гу ди­гән га­дәт бул­ган. Ми­нем дә уча­гым шул сәй­рам­га чы­гу­дан без­нең көн­нәр­гә­чә ки­леп җит­кән яки соң­гы ел­лар­да гы­на яңа­ра баш­ла­ган җир­сү иде­ме — әй­тә ал­мыйм. Тә­га­ен гы­на шу­ны бе­ләм: ту­гай­да учак ягып, ит кыз­ды­рып ял итү шун­дый да рә­хәт һәм кү­ңел­ле га­дәт­ләр­дән иде.

Уңым­да-су­лым­да өзе­леп-өзе­леп сан­ду­гач­лар сай­рый, ары­рак кәк­күк кыч­кы­ра. Аны икен­че­се­нең аваз­ла­ры алыш­ты­ра. Арт­та, әле­ге дә ба­я­гы тау­га ме­неп ба­ру­чы иләм­сез Лә­шәү­та­мак авы­лы, оны­ты­лып ки­теп, үз тор­мы­шы бе­лән шау­ла­ша, түр­дә, Мин­зә­лә ине­ше­нең бу ягын­да­гы ми­нем Дү­сем авы­лын­да, кем­дер та­гын таль­ян мо­ңы бе­лән җыр су­за, ба­ла­ла­рым, ха­ты­ным, ту­гай­дан бо­лын­га кү­тә­ре­леп, чә­чәк­ләр җы­еп йө­ри­ләр. Ән­кәй, кул­ла­ры­на куз­га­лак­лар та­бып ал­ган, би­ре та­ба ки­лә. Дөнь­ям — тү­гә­рәк, оям — җы­лы, бә­хет­ле. Кү­ке­ләр ты­на бел­ми кү­кел­ди­ләр, гү­я­ки нәр­сә­не бул­са да мин­нән са­нат­ты­ра­сы­ла­ры ки­лә. Мә­сә­лән, ке­сә­дә­ге ак­чам­ны, ки­лә­се-ки­тә­се бай­лык­лар­ны, го­мер­не, әйе­ме?

Бе­рүк “ә­йе” дип ки­ле­шә күр­мә­гез, ке­сә­сен­дә­ге ак­ча­ны бер­кем дә кү­ке­дән са­нат­мый. Ә ме­нә ал­да бу­ла­чак го­мер­не? Аны­сын бе­лә­сең кил­сә, кү­ке­дән со­рау фа­лы бар ха­лык­та. Әл­лә соң тә­вәк­кәл итәр­гә­ме? Юк­ка кыч­кыр­ган­чы, са­на­сын әй­дә! Әнә бит, тук­та­ган­на­ры юк, бер­сен икен­че­се алыш­ты­рып кы­на то­ра­лар: “Кәк-кү, кәк-күк, кәк-кү, кәк-күк!” Со­рыйм­мы әл­лә?

Юк! Со­ра­мыйм! Хо­дай күп­ме бир­гән, шул ин­де без­гә. Аны­сын да кү­ке­дән са­на­тып то­рыр­га ди­ме­ни? Ан­на­ры, ка­ян бел­сен ди ул? Кү­ке — фә­реш­тә тү­гел. Ал­ла­һы­ның Тәкъ­дир­ләр ки­та­бын укый ал­мый, хә­ер, укый да бел­ми!

Шун­да исе­мә төш­те: убыр, шай­тан ял­чы­сы, ур­ман­да “кәк-кү” дип кыч­кы­ра-кыч­кы­ра, ке­ше­ләр­не үз ар­тын­нан ияр­теп ки­теп адаш­ты­ра икән, имеш. Бер­ва­кыт шу­лай ур­ман бу­ен­да кыз­лар, күз йо­мыш­лы уй­на­ган­да, кү­зе бәй­лә­нел­гән­нән ка­ча би­реп, “мин мон­да, кәк-кү”, “мин мон­да, кәк-кү” дип, шарт ку­еш­кан­ча аваз би­рә­ләр икән. Алар­ны шай­тан тың­лап тор­ган да, убыр­ны кү­ке­гә әве­рел­де­реп очыр­ган. Кыз­лар, кич­ке эң­гер­дә, ип­тә­ше­без ча­кы­ра дип, аның ар­тын­нан ки­теп адаш­кан­нар.

Шу­шы ри­ва­ять кү­ңе­лем­дә ха­ти­рә рә­ве­ше­нә ке­реп яңар­ды да, үзем­чә ул хә­лем­нән кө­леп тә куй­дым әле, җит­мә­сә. Хо­ра­фат кы­на бит бу! Кү­ке­нең кем­гә күп­ме го­мер кал­ган­лы­гын шай­тан­нан бе­ле­шеп то­руы ту­рын­да сөй­ләү­лә­ре дә әки­ят бит ул! Ан­дый имеш-ми­меш­ләр­гә ыша­ныр­га мон­да — юләр тү­гел­дер­мен лә!

Ә кү­ке тук­тый бел­ми һа­ман кү­кел­ди. Аның та­вы­шы җан­ны ир­кә­ли, ым­сын­ды­ра, кү­ңел­гә рә­хәт­лек би­рә:

— Кәк-кү, кәк-кү, кәк-күк!..

Күк­ләр-җир­ләр, чиш­мә­ләр, тау­лар гү­я­ки кү­ке та­вы­шы бе­лән үза­ра сөй­лә­шә­ләр. Сан­ду­гач­лар, баш­ка төр­ле кош­лар тал-ти­рәк­ләр­дән, җи­меш­лә­нә бар­ган бак­ча­лар­дан үз моң­на­ры бе­лән алар­га ор­кестр ясап ку­шы­ла­лар. Таль­ян­га гар­мун­нар, ба­ян­нар ияр­гә­ләп ала­лар, ра­дио һәм маг­ни­то­фон­нар да ки­мен куй­мый­лар. Дөнья эче бәй­рәм бе­лән ту­лы. Бер кү­ке­гә икен­че­се ку­шы­ла. Әм­ма бо­лар нин­ди­дер тәр­тип­сез шау­ла­шу тү­гел, та­би­гый бер сим­фо­ния сы­ман то­е­ла. Мин учак янын­да тәэс­со­рат­та уты­рам, тың­лыйм, тың­лыйм, тың­лыйм. Та­гын кай­чан ише­тер­мен, дим. Мон­дый ма­тур ва­кыт­лар ка­бат­ла­на­чак­мы?

Ка­бат­ла­ныр әле, ка­бат­ла­ныр... Бу ми­нем ту­ган җи­рем, ту­ган авы­лым. Әнә ба­ла­ла­рым бо­лын­да, чә­чәк җы­еп, уй­нап йө­ри­ләр. Ха­ты­ным да алар­га ияр­гән, ул алар­га ни­дер аң­ла­та, со­рау­ла­ры­на җа­вап би­рә, та­би­гать­не та­ныр­га, яра­тыр­га өй­рә­тә. Ән­кәй, ку­лы­на яшел куз­га­лак­лар то­тып, уча­гы­ма та­ба ки­лә. Аның бу яшен­дә дә сак­ла­нып кал­ган зат­лы сы­ны, си­рәк ча­лым­на­ры кү­ңе­лем­дә мәң­ге кар­тай­мас төс-кы­я­фәт­лә­ре бе­лән бер­лек­тә гү­зәл су­рә­тен яңар­та­лар.

Ән­кәй, тук­та­лып, үлән­нәр ара­сын­нан та­гын да куз­га­лак кы­як­ла­рын өзеп ала, кай­сы­бер­лә­рен та­тып та ка­рый. Җы­лы, рә­хәт. Дөнь­я­лык, шун­дый ямь­ле ва­кы­тың бу си­нең!

Ми­нем ән­кәй кап-ка­ра озын чәч­ле чи­бәр ке­ше иде. Бер­ва­кыт­та да тор­мыш­тан зар­лан­га­ны бул­ма­ды. Ятим ба­ла бу­лып, үги ана ку­лын­да үс­кән, Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ел­ла­рын­да, унал­ты яшен­нән “Ба­кыр­тау кол­хо­зы”н­да бри­га­дир бул­ган. Го­ме­ре буе җәй­лә­рен кыр­лар­да, кыш­ла­рын фер­ма­лар­да эш­лә­де. Пен­си­я­гә чык­кач та аны эш­сез тот­ма­ды­лар, сөт җы­ю­чы да, ида­рә­дә җы­еш­ты­ру­чы да ул бул­ды. “Ат­ка­зан­ган кол­хоз­чы” исе­ме бар иде, ал­ты ба­ла ана­сы. Җит­меш яше­нә җит­кәч ке­нә, ке­ше­дән оя­лам дип ке­нә, үзен кол­хоз эшен­нән биз­дер­де, әм­ма йорт эчен­дә бар­ча йөк­не, кош-корт, мал-ту­ар ка­рау­лар­га ка­дәр үзе алып ба­ра иде. Сы­е­ры, бо­зау­ла­ры, са­рык­ла­ры, та­вык­ла­ры, каз­ла­ры, үр­дәк­лә­ре аб­зар-ку­ра­лар­да ту­лып тор­ды. Бер эшен дә ке­ше­дән эш­ләт­мә­де. Бак­ча­сын да ка­рый, аш­лар­ны да ос­та пе­ше­рә иде. Кай­бе­рәү­ләр сә­нәк, кө­рәк ише­дән кур­ка тор­ган бу­ла­лар. Алар бит ба­ры тик эш ко­рал­ла­ры гы­на, югый­сә. Шу­лай да, бо­лар­ны ку­лы­ңа ал­саң, эш­ләр­гә ту­ры ки­лә. Ән­кәй исә бер ге­нә төр­ле эш ко­ра­лын да ты­ныч кы­на ят­кы­ра бел­мә­де, һа­ман да ике ку­лы эш­кә ятып тор­ды. Озын төн­нәр­не йон җе­гер­ләп, ба­ла­ла­ры­на, иш­ле онык­ла­ры­на оек­баш­лар, би­я­ләй­ләр бәй­ләп өл­гер­тә, туң­ма­сын­нар дип ил­теп тә би­рә яки ке­ше аша да, күч­тә­нәч­лә­ре яны­на ку­еп, бар­ча­быз­га бер­дәй җи­бә­рә иде. Әле һа­ман да кыш­кы сал­кын­нар­да мин алар­ны ки­еп йө­рим. Аяк­ла­рым-кул­ла­рым җы­лы­да рә­хәт­лә­нә­ләр.

Ән­кәй­гә бы­ел җит­меш биш яшь тул­ды. Ин­де күп­тән чәч­лә­ре дә ак. На­маз бе­лән га­мәл­дә да­и­ми. Һа­ман да эш­тә үзе. Әй­тәм бит, кү­ңе­лем­дә сак­лан­ган яшь ва­кыт­та­гы төс­лә­ре бе­лән ку­шы­лып, аның су­рә­те мин­дә һа­ман да кы­рык­та­дыр ди­гән той­гы уя­та­лар. Әм­ма үзем дә (ән­кәй ми­не утыз би­шен­дә тап­кан) ил­ле­гә та­ба көн­нә­рем­не са­нап ба­ру­га күч­тем тү­гел­ме соң? Эшем дә авыр кү­тә­рә­се тү­гел, югый­сә, шу­лай да ял итәр­гә яра­там. Ә ән­кәй? Ул ин­де, без кай­та­сын ал­дан бе­ле­шеп, бә­рәң­ге бак­ча­сы­ның чүп­лә­рен утап, гөл итеп куй­ган, тер­лек аб­зар­ла­ры да тәр­тип­тә, ти­рес­лә­ре тү­гел­гән, мал-ту­а­ры да, үзе әйт­меш­ли, “кү­вәш­нә ке­бек”. Мө­га­ен бу сүз рус­ның “как веш­ня”­сын­нан та­тар­ча­га авыш­ты­рып ясал­ган­дыр? Үз кем­ле­гең­не ке­ше сү­зе бе­лән үл­чәү — без­нең ха­лык­ка хас сый­фат ин­де ул, аны­сы.

За­ман­даш­ла­ры ке­бек үк, ән­кәй дә тор­мыш­ның ачы­сын-тө­че­сен күп та­ты­ган­лык­тан, юк-бар­га би­ре­леп тор­мый иде. Ә ил та­гын бу­та­лып кит­те. Шу­шы тук­са­нын­чы ел­лар аны, кол­хоз тө­зе­гән, шул кол­хоз­ны үз җил­кә­сен­дә кү­тә­реп ки­леп ба­ет­кан ке­ше­не кыз­ган­ма­ды, та­гын ти­ен ак­ча­сыз һәм ал­ган исем­нә­ре­сез, иреш­кән уңыш­ла­ры­сыз кал­дыр­ды. Те­рә­ге, бар­лы­гы — үз иха­та­сы, ас­ра­ган мал­ла­ры, бак­ча­сы, бү­ген­ге ты­рыш хез­мә­те ге­нә кал­ды. Ярый әле ала­ры­на кул озай­ту­чы­лар та­был­ма­ды. Оял­ды­лар. Без­нең, ба­ла­ла­ры­ның да, ни әй­тим, ку­лын­нан әл­лә зур­лык кил­мә­де, аңа яр­дәм итә ал­мый­быз. Га­и­лә­лә­ре­без бар, имеш. Онык­ла­рын аяк­ка бас­ты­рыр­га ки­рәк. Эһ шул ки­рәк ди­гән нәр­сә — без­не үзе­нә кол итә икән? Ниш­ли­сең, ул тук­са­нын­чы ел­лар бар­ча­быз­ны да тор­мыш диң­ге­зе­нең сал­кын дул­кын­на­ры чай­ка­вын­да мох­таҗ­лык ут­рау­ла­ры­ның ялан­гач кы­я­ла­ры ара­сы­на чы­га­рып таш­ла­ды. Ән­кәй­нең “и­лем” дип, “бә­хет­ле җәм­гы­ять тө­зү­дә ал­дын­гы бу­лыр­лар” дип үс­тер­гән ба­ла­ла­ры, баш­ка мең­нәр һәм мил­ли­он­нар ке­бек үк яңа за­ман­га, “ну­во­риш­лар” иле­нә ки­рәк­сез һәм ярак­сыз иде­ләр. Дө­рес, без дә ул хә­ле­без бе­лән ки­ле­шер­гә те­лә­мә­дек. Әм­ма үл­гән со­ци­а­лизм­ны да ка­бат кай­та­рып тер­ге­зү уе­быз­да юк. Ки­лә­чәк­тә бу­ла­чак нәр­сә­гә­дер ыша­на­быз һәм өмет­лә­нә­без.

Без­не­ке­ләр­не ком­му­нист­лар та­ла­ма­ган­нар да бу­гай. Әт­кәм ягын­нан ба­бам ил­гә дүрт те­гер­мә­нен, ат­ла­рын, сы­ер­ла­рын, бо­лын­на­рын, ур­ман­на­рын һәм кыр-ба­су­ла­рын, баш­ка төр­ле бай­лык­ла­ры бе­лән бер­гә, кыз­га­ну хи­сен югал­тып, “үз те­лә­ге” бе­лән “бү­ләк ит­кән. Әнә “рас­ку­ла­чен­ный”­лар­га мо­ның өчен ком­пен­са­ция тү­лә­де хә­зер­ге хө­кү­мәт. Без­не­ке­ләр­гә ул да юк икән. Та­лан­ма­ган­нар. Ба­кыр ба­бам дәү­ләт судь­я­сы, тү­рә хез­мә­тен­дә тор­ган, ә зат ба­бам исә Кы­зыл ар­ми­я­дә Фрун­зе ди­ви­зи­я­сен­дә су­гы­шып, яра­ла­нып кай­тып, га­и­лә­сен бар­ча бай­лык­ла­рын­нан ко­тыл­ды­рып һәм азат итеп, са­вы­га ал­мый­ча ва­фат ит­кән. Әб­кәм ай-яй га­ярь ке­ше иде. Аз­на­кай ягын­нан мир­за кы­зы, бай нә­сел­дән ди­ләр иде аны. Ку­лын­да­гы бал­дак, йө­зек, бе­лә­зек­лә­рен су­гыш ел­ла­рын­да, ча­ба­та ки­еп, Чал­лы эле­ва­то­ры­на ик­мәк та­шы­га­нын­да да, урак ур­га­нын­да да, са­бан сөр­гә­нен­дә дә сал­ма­ган ди­ләр иде.

Хә­ер, ән­кәй ягын­нан да ба­бам­нар ку­лак­лар­дан исәп­лән­гән­нәр. Бо­рын­гы ба­бам Арыс­лан­гә­рәй пат­ша­да хез­мәт ит­кән, күк­рәк ту­лы ме­даль­ләр бе­лән кайт­кан. Ә ән­кәй­нең әти­сен, кол­хоз­га кер­мә­гә­не өчен хө­кем итеп, төр­мә­гә ябып куй­ган­нар, шун­да шак­тый че­рет­кән­нән соң, ту­ры су­гыш авы­зы­на җи­бәр­гән­нәр. Эче­нә ка­ты яра­ла­нып кайт­кан да, озак тор­мый үлеп тә кит­кән.

Ән­кәй бо­лар­ны сөй­ли тор­ган иде. Гыйб­рәт бул­сын ди­гән­дер ин­де. Әм­ма ил­не дә, аның җи­тәк­че­лә­рен дә ка­һәр­лә­мә­де. Кол­хоз бай­лы­гын, элек­ке­ге ком­му­нист рә­и­се­без­нең улы ки­леп, тә­мам та­лап бе­те­реп кит­те. Әйе, ул да рә­ис иде. Әм­ма бул­ды­ру­чы тү­гел, юк итәр һәм үзе­нә бар бай­лык­ны убыр ке­бек йо­тар өчен кил­гән иде ул. Ха­лык аның кы­ла­ну­ла­рын кү­реп тор­ды. Ти­мә­де, сүз әйт­мә­де. Ә ул кол­хоз­ның ма­ши­на-трак­тор пар­кын­да­гы һәм­мә ни бар, шу­ны, өч ке­ше­се бе­лән акт­лап “с­пи­сәт” ит­те дә, ике ел буе көн дә тон­на­лап-тон­на­лап ма­ши­на­лар бе­лән ме­тал­ло­лом­га та­шы­тып тап­шыр­ды. Шу­ның ке­ре­ме­нә “Ка­мАЗ”­лар ал­ды, баш­ка­ча та кы­лан­дыр­ды. Кол­хоз­чы­лар үз­лә­ре­нә һич­ни дәгъ­ва ит­мә­де­ләр. Ул алар­ны хез­мәт ха­кы тү­лә­ми ге­нә ун ел­лап үзе­нә эш­ләт­те, фер­ма­да­гы мал-ту­ар­ны төр­ле хәй­лә­ле юл­лар бе­лән шә­һәр­ләр­дә­ге ит ки­бет­лә­ре­нә оза­тып бе­тер­де. Хә­ер, бер без­дә ге­нә тү­гел, ил эчен­дә бар җир­дә шул хәл иде. Алар, өс­тә­ге­ләр, ха­лык­ны, “ба­зар­га ашы­гып кер­мәс­кә өн­дәп” тыя кил­де­ләр, ә үз­лә­ре, чар­сыз­лар­га хас бер­кат­лы­лык­тан фай­да­ла­нып, хәс­рәт­сез ге­нә та­лый бир­де­ләр. Ме­нә шу­лай эш­лә­нә икән ул га­дел­сез­лек, ме­нә шун­дый бу­ла икән ул ка­ба­хәт­лек.

Хә­ер, мин дә бит бай­лар­ча ит кыз­ды­рып уты­рам. Ән­кәй без­нең кай­ту­ы­быз­га атап са­рык суй­дыр­ган. Ул ку­нак итәр­гә яра­та, бе­ләм. Мон­дый сый­лар үзе­нә тан­сыг­рак югый­сә.

Ку­лын­да­гы бо­лын куз­га­лак­ла­рын ко­рыл­ган кеч­ке­нә аш әзер­ләү өс­тә­ле­нә ки­те­реп ку­еп, ан­на­ры ки­ре уй­лап, та­бын итәр­гә дип җә­ел­гән ашъя­у­лык­та­гы ри­зык­лар яны­на алар­ны кү­че­реп:

— Тан­сык­ка... Авыз тә­ме­нә бу­лыр, улым!— ди­де ән­кәй, үлән өс­те­нә ян бе­лән­рәк, та­тар ха­тын­на­рын­ча җай­лап уты­рып.

Ул күп сөй­лә­шү­не, аң­ла­тып то­ру­ны ярат­мый иде. Гай­бәт­не сөй­мә­де. Га­ди һәм га­дә­ти тө­зек җөм­лә­ләр ара­сы­на “ме­нә ни­чек”, “шу­лай ин­де”, “а­лай да бу­ла икән” ке­бек бә­я­лә­мә­лә­рен ку­шып җи­бә­рә дә, бә­хәс­кә урын кал­дыр­мый. Ме­нә әт­кәм, мәр­хүм, бө­тен­ләй дә дөнь­я­ны ак һәм ка­ра төс­ләр­дә ге­нә кү­рә­дер сы­ман то­е­ла иде. Ән­кәй, аның бе­лән ки­ңәш­кән­дә, “дө­рес эш­лә­гән­сең” ди­гән сү­зен ише­теп ку­а­на һәм, шу­шы сөй­лә­шү дәр­тен­дә ка­лып, бө­тен эч сер­лә­рен чи­шеп таш­лый. Баш­ка­ча бу­ла да ал­мый, чөн­ки әт­кәй тың­лый бе­лә. Сүз үл­чә­мен һа­ман да ти­гез то­та. “Ки­рәк­мәс иде” ди­сә, ән­кәй үзе­нең хак­лы­гы­на дә­лил­ләр та­бар­га то­ты­на.

Алар­ның ан­дый “ки­ңәш мәҗ­лес­лә­рен” ко­ру­ла­ры кы­зык­лы бу­ла иде. Ба­ла ча­гым­да шул сөй­лә­шү­лә­ре­нә еш ко­лак тот­тым. Ән­кәй сөй­ли. Әт­кәй сүз үл­чә­вен җай­лый би­рә. Һәм ме­нә, әле ге­нә “дө­рес эш­лә­гән­сең” дип кат-кат өс­тәп кил­гән җи­рен­нән, “ки­рәк­мәс иде”, ди. Ән­кәй ап­ты­раш­лы уй­лар­да ка­ла. Ан­на­ры, аң­ла­тып би­рү­ен та­ләп ит­ми­чә, “а­лай икән” дип әй­теп куя.

Га­дәт­тә алар­ның “ки­ңәш мәҗ­лес­лә­ре” ки­чен уз­ды­ры­ла. Кай­бер көн­нәр­дә ән­кәй бик озак­лап уй­ла­на. Әм­ма ике ку­лы да эш­тә: әле та­бак-са­выт­лар­ны юа, әле ик­мәк­кә ка­мыр изә, әле аш пе­ше­рә. Ә һа­ман әт­кәй­нең “ки­рәк­мәс иде” ди­гән “сүз ка­зы­гын­нан” уза ал­мый ин­те­гә. Мо­ның баш­ка­ча тү­гел­ле­ген мин дә бе­ләм, чөн­ки ән­кәй әле һа­ман уй­ла­на, ва­кый­га­лар­ны үз кү­ңе­ле аша ка­бат җил­гә­реп, әт­кәй “кор­ган үл­чәү­гә са­лып”, ва­кыт-ва­кыт та­гын да “а­лай икән” дип әй­теп куя. Бу аның “и­ке-икең дүрт бу­ла” ке­бек ки­леп чы­га. Әт­кәй га­зе­та­лар укый, мин жур­нал­лар ка­раш­ты­рам.

Нәр­сә­ләр ту­рын­да сөй­лә­шү­лә­ре ин­де оны­ты­лып бет­кән, әм­ма “күп сүз — баш ка­зы­гы” ди­гән­нә­ре хә­тер­дә кал­ган. Ә без­дән мәк­тәп­тә тел­лә­ре­без арып бет­кән­че дә­рес­ләр­не сөй­ләт­те­рә­ләр. Ба­ры тик ма­те­ма­ти­ка­да гы­на рә­хәт, мәсь­ә­лә һәм ми­сал­лар­ны чи­шә­сең дә чи­шә­сең. Аның әле әл­лә нит­кән “яз­ма сөй­ләм” ди­гән нәр­сә­сен дә уй­лап чы­гар­ган­нар. Сөй­лә­нә-сөй­лә­нә язу­мы икән ин­де ул? Ән­кәй­гә ата-ана­лар җы­е­лы­шын­нан әй­теп кай­тар­ган­нар: имеш, мин­дә тел­дән сөй­ләү юк дә­рә­җә­сен­дә, ә ме­нә яз­ма сөй­лә­мем шәп икән! Мо­ның алар нәр­сә аң­лат­ка­нын со­ра­ган­нар иде, ап­ты­рап бир­мә­дем:

— Бел­мим, ми­нем әле­гә алай да, бо­лай да эш­ләп ка­ра­га­ным бул­ма­ды, укы­ту­чы­быз бу­та­ган­дыр,— ди­дем.— Без­дә те­ге Са­рай­лы кы­зы гы­на те­ле­нә са­лы­на-са­лы­на яза!

Ул ва­кыт­та бу мәсь­ә­лә ачык кал­ды, хә­зер ин­де ул “яз­ма сөй­ләм” ди­гән­нә­ре­нең ни-нәр­сә икән­ле­ген бе­ләм: сүз эч­тә­лек­ле итеп яза бе­лү ха­кын­да бар­ган икән!..

Ә ме­нә кү­ке­ләр кыч­кы­ра­лар да кыч­кы­ра­лар. Бер дә тук­тый бел­ми­ләр. Та­би­гать­нең хо­зур­лы­гы арт­кан­нан-ар­та то­ра. Кош­лар сай­ра­вы, кү­ке­ләр кыч­кы­руы бу дөнь­я­лык­ны нин­ди­дер мог­җи­за уры­ны­дыр сы­ман итеп то­яр­га мәҗ­бү­ри­ли. Рә­хәт! Бик рә­хәт! Ул һа­ва­сы, ул та­би­га­те, ул кө­не! Ипе­кәй­гә бу хо­зур­лык­ның үзен май итеп ягып ашар­лык ин­де, бил­лә­һи! Ә чер­ки­ләр?

Ә чер­ки­ләр әле­гә чык­ма­ган­нар. Алар кич­ке дым бе­лән бер­гә үлән-кы­як­лар ара­сын­нан кү­тә­ре­лә­ләр. Ко­яш­ның икен­де­дән узып ба­рыр ва­кы­ты гы­на әле. Гү­я­ки кү­ңел­ләр­не дә наз­лар­га те­лә­гән­дәй йом­ша­рып, ефәк ир­кә җил йө­ге­реп уза. Учак­ның күз­лә­ре­нә җан ке­рә. Мин аның янын­да ку­лы­ма ки­сәү ага­чы итеп та­як тот­кан хә­лем­дә уты­рам. Шаш­лык исе бо­лын­га та­ра­ла. Нигъ­мәт тә­ме хәт­та кү­ке­ләр­гә дә тын­гы­лык бир­ми­дер сы­ман. Бер өз­лек­сез эн­дә­шә­ләр дә эн­дә­шә­ләр. Ән­кәй хәй­ран хә­лен­дә алар­ны тың­лый икән.

— Йә әле, кәк­күк, са­нап күр­сәт, ми­нем күп­ме яши­сем бар?— дип со­ра­ды ул шун­да.

Аны ишет­кәч, йө­рә­гем жу итеп куй­ды. Ән­кәй­гә бор­чыл­ган күз­лә­рем­не кү­тә­реп ка­ра­дым. Ә йө­рәк һа­ман си­ке­рә.

— Ән­кәй, ни­гә алай әйт­тең ин­де?— ди­дем. Әм­ма кү­ке­нең ни­чә­не са­на­вын мин дә көт­тем. Әле яңа гы­на бер­сен-бер­се уз­ды­рыр­га те­лә­гән кош­лар да ку­рык­ты­лар бу­гай, ты­нып кал­ган төс­ле иде­ләр. Авыр җи­ләс җил дә, ка­ян­дыр ки­леп җи­теп, уча­гым­ның тө­те­нен бө­те­реп алып оч­ты. Ха­ты­ным, ба­ла­ла­рым бо­лын­да чә­чәк­ләр ара­сын­да иде­ләр әле­гә. Алар да ни­гә­дер шом­лан­ды­лар­мы, би­ре­гә та­ба ки­лә баш­ла­ды­лар. Шун­да кү­ке­ләр­нең бер­се:

— Кәк-күк, кәк-күк, кәк-күк!— дип аваз сал­ды. Әле та­гын, та­гын, та­гын кыч­кы­рыр сы­ман иде, югый­сә. Әм­ма ты­нып кал­ды. Мо­ңа мин ри­за тү­гел идем.

— Бик аз бул­ды бит,— ди­де шун­да ән­кәй, ел­ма­еп,— та­гын кыч­кы­рыр­га идең: “кү-кү, кү-кү!”

Ка­бат авыр җил исеп куй­ды. Мо­ны­сы ми­ңа җан өшет­кеч бу­лып то­ел­ды. Кү­ке­ләр ин­де тә­мам ты­нып кал­ды­лар. Тик бе­раз­дан соң гы­на, ире­неп, бе­рән-сә­рән­ләп та­выш бир­гә­ләп ал­ды­лар. Әм­ма бо­ла­ры өтек аваз гы­на иде­ләр ин­де. Ми­нем өчен алар­ның яме бет­те.

— Яшә­гән ке­ше­гә өче дә бик озын әле аның!— ди­де ән­кәй. Ул бу ва­кыт­та ерак­ка, офык чи­те­нә ка­рап ба­сып то­ра иде. Өс­тен­дә­ге яшел җир­лек­ле вак са­ры чә­чәк­ле күл­мә­ген җил сы­пы­ра, ак яу­лы­гы­на ягы­ла, гү­я­ки юа­тыр­га те­ли.

— Ал­ла­һы тә­га­лә­нең сер­лә­рен ул мәх­лук кош­лар ка­ян бел­сен­нәр, ән­кәй?— ди­дем. Ә кү­ңел­дә кү­ке­гә үп­кә иде.— Әгәр кәк­күк­не­ке хак икән, бө­тен хә­бәр­ләр­не аңар­дан гы­на алыр идек. Алар хәт­та фә­реш­тә­ләр дә тү­гел­ләр! Хо­ра­фи шул, хо­ра­фи га­дәт ке­нә!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных