ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 19 страница— Нәрсә булды, борчылгансыз?— диде. Ярый әле шулай эшләде. Бүлмәдәшләренең йөзе яхшыга таба үзгәрде. Алар инде җыр турында да сорамадылар, үзләре дә кабат көй башларга теләмәделәр. Һаман да шул ук семинарлар, лекцияләр, уен-көлкеләр хакында сүз китте. Тыңлап утырганында Нәфисә үз хәтерен дә яңартырга, яктыртырга маташып карады. Әмма аның күңеленнән соңгы ике-өч айлык мәхәббәт вакыйгалары сызылып ташлангандай тоелдылар. Ул бары тик Самат абзыйны, Хәдичә түтине, Харисның солдат хезмәтенә китүен, аннары Рифатны, аның Хәмидәсен искә алды. Аңлый гына алмады: егет ни өчен аның белән шулай кыланды, олы вәгъдәләр биреп сөйләште икән дә, хәзер туган авылы Шәйморзага карачкы Хәмидәсен ничек ияртеп кайтыр икән — шуларны уйлап аптырады. “Карачкы Хәмидә” дигәне аның күңеленә хуш килде һәм ул тагын: — Чәчәкләр ул ал да гөл була!— дип, бу юлы җырламыйча гына әйтеп куйды һәм көлеп җибәрде. Әмма бу көлүе каһкаһалы юләр көлү түгел, акыллы көлү, хәтта сөенеч көлкесе иде. Ә Хәмидә һич тә чәчәк түгел шул! “Рифатны нәрсәсе белән карата алды икән?”— дип, үз алдына сорау куя башлауга, Нәфисә үзенең юкка болай борчылуын аңлап алды. Аңа үзен кулда тотарга, акылын һәм зиһенен югалтмаска, җанын буталдырмаска кирәк иде. Ул шуңа дип тырышты. Үз алдына катгый кагыйдәләр куя башлады: “Әгәр дә асылынсам яки агу эчсәм, сөйгән кешем моны ишетеп кайгырыр дигән уйга бирелмәскә! Андый юлга кешеләр ялгышлык белән баралар! Асылынып, агу эчеп, үлеп кенә үч алып булмый! Әгәр дә елап кына утырсам да — шулай ук ахмаклык эшлим, юләргә чыгам!.. Булмый! Рифатның миңа кирәге юк! Аннан котылуым мең өлеш хәерлерәк!” Шунда йөрәге сызлап куйды. Аһ, ярата шул ул Рифатны, шул хыянәтчене бик тә яратты, үзенең бәхетен дә кызганмый аңарга бирде! Менә шушы мәхәббәт дигән нәрсә бигрәкләр дә авыр шул. Аны гомере буена күтәреп яшәп, нәрсәләр генә эшләп бетәр? Юк, берни дә эшләмәс! Сер дә бирмәс! Яшәр! Китаплардан укыганы юкмыни: кешеләр нинди генә хәлләргә калмыйлар! Уку гына түгел, гыйбрәт тә ала белергә кирәк! Ул бит төшеп калган кызлардан түгел. Аңамы егетләр карамас? Инде хәзер үзен тагын да чибәрләтеп, матурлатып кына йөртәчәк Нәфисә. Асыл күлмәкләрен генә киеп, егетләрнең күзләрендә дә, йөрәкләрендә дә, теләкләрендә дә ут кабызып. Ә аның эше хәзер яр эзләү, табу түгел, бәлки уку, белемнәрен арттыру! Тырышачак, “бишле”гә күтәреләчәк. Нинди акыл югалту ди ул бу кадәрле? Нәфисә шушы уйлары белән кызларыннан лекция дәфтәрләрен сорап алды. Аның барыбер йокысы килми иде. Ә дәресләре күп калдырылган. Семестр буе укымаган, алда, борын төбендә генә катлаулы зачетлар һәм имтиханнар сессиясе. Әзерлексез булырга ярамый! Сихерче, имеш! Кем сихерче әле, белербез! Нәфисәнең күңелен, укый торгач, гыйлем нуры яктырта башлады. Ул үзенең кемлеген аңлый төште. Ни хикмәт, элек катлаулы тоелган фәнни мәсьәләләр аңа хәзер бик җиңел һәм гади кебек була башладылар. Укыганы саен аңа рәхәт һәм күңеллерәк иде. Колагына ерактан җыр ишетелгәндәй тоелды: “Чәчәкләр ул ал да гөл була...” Бу юлы ул җырны аңа киләчәге җырлыйдыр кебек аңлашылды. Шунда Нәфисәнең күкрәген тибрәтеп, тәненә җан кергән ничә айлык көмән баласы беренче тапкыр үзенең дә барлыгыннан һәм Җирдә һичшиксез булачагыннан хәбәр биреп төртенеп алды. Ноябрь, 2007 – февраль 2008.
ТАҢ КЫЗЫ Хикәя
I Зәринә белән Зарифның мәхәббәте әкияттәге кебек гүзәл һәм көнләштерерлек иде. Алай ук булмаса да ярагандыр, бәлки. Чын һәм тиң мәхәббәтнең нинди икәнлеген башкаларга күрсәтү өчен Ходай тәгалә мөгаен үзе аларны сайлап алгандыр, ике яшь йөрәк моны тойгандыр сыман. Әмма егет белән кыз аның хактан да шулай булуын аңлап кына җиткермәгән иделәрме соң әллә? Ул көнне Зариф бездә кунды. Ерак юлдан соңарып кына килгән, арыган. Мине очратуына сөенде. Без — ике студент, җәйге каникулларыбыз артта калды. Аңа-миңа ни барысы унтугыз яшь. Егет чаклар. Мин, көндезге вакытта килеп җитеп, тулай торакка урнашып калырга өлгердем. Бүлмәдәшләрем вакытлыча яшәп торучы беренче курс студентлары икән. Зарифка да урын табылды. Бергә утырып чәй эчтек. Инде торып китәбез, йокларга әзерләнәбез дигәндә генә бүлмәгә, беренче курслар янына Зәринә исемле бик чибәр бер кыз килеп керде. Мин мондый гүзәллеккә йөрәгем сокланудан аһ иттем һәм Зарифка күз салдым. Ул да минем хәлдәдер? Юк икән. Ялгышканмын. Ул бит — асыл зат, эре сөяк. Керфеген дә селкетмәде. Гүяки матурлык аның өчен әллә бар, әллә юк иде. Кулына китап тотып, аны укырга тотынды. Зәринәгә без кирәк түгел идек шул. — Әллә сагындырган?— дип шаярттым, Зарифны үртәргә маташып. Ул исә: — Әйе, “брат”!— диде дә, комачау итмәвемне үтенгәндәй кул гына селтәде. Беренче курслар аңа аны-моны әйтергә курыктылар. Әмма, ни хикмәт, чибәр туташ, янындагы егетләрнең туктаусыз такылдауларына да карамастан, күзләрен безнең Зарифка бәйләп өлгергән иде инде. Хәер, бу гүзәлкәйнең Зәринә исемле икәнлеген әлегә һаман белми идем. Беренче курс егетләре дә сөйләнеп утырган булалар, әмма туташка исеме белән эндәшмиләр генә бит, нәрсә эшләтәсең аларны! Дөрес, мин дә аның белән кызыксынуымны күрсәтмәскә тырышам. Зарифка — рәхәт, кызның күз нурларына чумган хәлендә китабына йотылган. Ә менә миңа нишләргә? Әле кичә генә саладан килгән, авызларын ачсалар, телләре өстендәге бәрәңгеләре күренеп торган, егет булып өлгермәгән малай-шалайлар янында утыр инде каңгырып! Әллә туташның исемен үзләре дә белмиләр шунда? Мавыгып китеп, алар рәхәтләнеп сөйләшә торды. Мин тагын чәй кайнатып алып кердем. Чәшкеләргә бүлдем. Ә күзләрем кызга төшәләр дә төшәләр. Аның тулышып торган күкрәкләре, нечкә биле, озын толымлы чәчләре, карлыгач канаты кебек шундый да затлы һәм табигый кашлары, әлегә иннек күрмәгән кызыл чия иреннәре — һәммәсе-һәммәсе сихри иделәр. Чибәр, бик чибәр, әйткән дә юк! Хәер, кешегә кызыгасы түгел, минем үземнең дә йөргән кызым арадан берәү. Шулай булмыймы соң? Мин аны университетның мең кызы арасыннан сайлап таптым ла! Ә менә дустым Зарифка бу кыз шәп буласы! Кара, ничек пар килгәннәр! Зарифыбыз озын буйлы, затлы сөякле, күркәм йөзле, акылга камил егет. Аның коңгырт чәчләре җәй кояшыннан саргая төшкәннәр, анысы. Шулай да... Мин чын күңелемнән Зариф белән бу чибәркәйнең танышуларын тели башладым. Бәлки шушы хактагы уйларым туташка кызыгуымнан һәм үземнең аңа гашыйк булып куюымнан куркудан барлыкка килгән булгандыр? Белмим. Башкача аңлата да алмыйм. Әмма төгәл хәтеремдә: Зариф бу туташка ул кичне бер генә дә күтәрелеп карамады, ә чибәркәй аңардан күзен дә алмады. Без нәрсәләр хакындадыр сөйләштек, фикерләребезне бүлештек, тик аларның берсенең дә әһәмияте юк, әйтелә дә онытылып кына бара торганнардан иделәр. Бүлмәдә егетләр үзебез генә калгач, беренче курслардан сорарга булдым: — Бу кызның исеме ничек иде соң? — Зәринә!— диделәр алар, йокларга урыннарын җәеп. Мин дә үз караватым янында идем. — “Таң кызы”!— дидем аларга.— Бу исемнең мәгънәсе шулай була! Чынлапмы?— диделәр тегеләр шаккатып. — Шулай инде менә!— дидем, зур белдеклегә салынып, инде урыныма сузылып ятып. — Шаярта!— диде көтмәгәндә Зариф.— “Алтын” дигән сүз ул! Аның хаклы булуын расларга тиеш идем. Әмма беренче курслар алдында үземне түбәнәйтәсем килмәде: — Миңа “Таң кызы” күбрәк ошый төшә!— дип, бәхәсне бетердем. Шулай йоклап ук кителгән.
II Зарифның да күңел бакчасына “мәхәббәт корты” төшү бик гадәти килеп чыкты... Аның белән бер бүлмәдә яшәп калдык. Ә Зәринә гадәтенчә безгә кергәли башлады. Мин дә аңларга өлгердем: ул әлбәттә Зариф белән кызыксына. Әмма егетебез генә озак вакытлар әллә аның хисләрен кабул итмәде, әллә юри шулай кыланды? Туташ тәмам аптырады, гаҗизләнде. Ничәмә тапкырлар Зарифтан күзләрен алалмыйча утырган гүзәлкәй Зәринә көннәрнең берендә безгә керми башлады. Бу хәл икенче көнне дә, өченчесендә дә кабатланды. Шулай бер атна вакыт узды. Инде Зарифның да салкын күңелендәге бозлары эри башладылар. Һәм ул: — Теге син әйткән “Таң кызы” күренми. Кая югалды икән?— дип сорады. Ә мин, бер дә исем китмичә: — Егете янындадыр!— дидем. Зарифның мондый да чия кебек кызарырга тиешлеген белми һәм көтми идем. Шулай аның йөрәк сере миңа ачылды. Күңелгә шуклык килгәнгә: — “Таң кызын” югалттык әле. Күренмәдеме?— дип, аңардан юри сорап кую гадәтен тәртипкә керттем. Зарифны шуның белән каушатам. Кешене үртәве рәхәт нәрсә бит ул, туйганчы куанасың, колагы төбендә канечкеч черки кебек безелдисең, шулай теңкәсен кортасың. Октябрь бәйрәме көннәре иде бугай. Көтмәгәндә безгә “Таң кызы” Зәринә килеп керде. Зарифның ничек каушаганын белсәгез иде! Ә минем ашыгыч рәвештә чыгып китәсем бар, назлы җанашым белән кинога карарбыз дип килешенгән идек. Һәм мин шулай эшләдем дә. Аларны ялгызларын калдырдым. Кичен кайтканымда бүлмәбез буш иде. Менә-менә Зариф та күренер сыман. Вакыты да бик соң бит инде. Йокларга җыенып йөргәнемдә генә Зариф кайтып керде. Аны-моны сораштырмадым. Яхшы дуслардан исәпләнсәк тә, безнең һәркайсыбызның үз тормышлары, дигәндәй, үз дөньясы иде. Зәринә икенче көнне дә, өченчесендә һәм дүртенчесендә дә безгә килде. Алар сәгатьләр буена бергә сөйләшеп утыра, кайвакыт чыгып та киткәли башладылар. Мондый парлар дөньяда сирәк була дип уйлаганым да юк, ә алар чыннан да берсе икенчесе өчен яратылган иделәр бит!
III Йөрәгенә нинди хисләр тынгы бирмәгәнен Зариф үзе генә белә иде. Аны танышлары һәрдаим көләч йөзле егет буларак таныдылар, ә күңел төпкелендә олы гамь ятканлыгын хис итәрлек кеше юк иде. Озын буйлы, коңгырт-сары чәчле, яшел күзле бу егет кечкенәдән эшләп үсеп, хезмәттә үзеңне аямаска кирәк, шунда гына бәхет табарсың дигән сүзләргә артыгы белән ышанып, һичбер авырлыклардан куркып калмаучы, олы йөрәкле адәм балаларыннан берсе булды. Һичвакыт үзен мескенгә куймады, әллә ни борын чөючеләрдән дә түгел иде. Бу җәйдә студентларның төзелеш отрядында хезмәт куеп, барча тапкан акчасына өс-баш яңарту ягын кайгыртып, әмма да көндәлек тормыш өчен дә мая калдырып, авылдагы әти-әнисенең акча җибәрүенә, абый-апаларының ярдәменә өмет итмичә, гади итеп яшәүче гадәти меңнәрчә студентларның берсе иде. Тырышып укып та, алган стипендиясе шәһәр транспортында юлына һәм ашарына да җитмәгәнлектән, күп вакытларда тамагын да коры чәй белән генә канәгатьләндереп, шуларына шөкер итә белде. Аның күңел төбендәге сагышы беренче мәхәббәте Бәриягә бәйле иде. Монысын мин беләм, ул аны, хәсрәтенә түзә алмагачтыр, бик күптән, бүселеп китепме, җай белән бер сөйләп алган иде. Инде ничәнче елын тырыша, әмма аны оныта алмый. Хәлдән хәбәрдар кешегә сизелә икән ул сагыш-моң дигән нәрсәнең авырлыгы. Бәрияне дә беләм, сары чәчле, юантыграк гәүдәле, ялкаурак, җитмәсә аркылы-торкылы черек тешле, әмма Зарифның күзенә фәрештәдәй күренүче кыз иде. Әнисе — укытучы, әтисе — шофер. Зариф аның әнисендә укыды. Рус әдәбияты дәресләрен алып бара иде ул. Егетебезнең малай чагыннан эшкә чумып үскәнен искәрткән идек бит. Шул сәбәплеме, дәресләргә Зариф әзерләнеп килүнең нәрсә икәнлеген дә белмәде. Күнегүләр эшләргә кушылса, аларны ялт иттереп кенә күчереп язып куя, анысы, биремен дә башкара, әмма әдәби әсәрләрне укып килүнең, кагыйдәләрне ятлауның нәрсә икәнлеген дә белми. Югыйсә үз апасы, башыма җиңеллек килсен дип, катлы-катлы мендәрләр өстенә утырып, һәммә дәрескә тырышып әзерләнеп йөри, аңа өлге дә күрсәтә. Әмма Зарифка бу хәл көлке дә, кызык та иде. Мин аларга авылда ук күршеләре булганлыктан, вакыт-вакыт кергәләп тә йөрим. Бергә үстек, диярлек. Әүвәле ул шофер булырмын дип хыялланды. Аннары тракторист һөнәрен үз күрде. Ә аны, җиденче сыйныфны гына бетерде дип тормадылар, буе бар бит, тагын ни кирәк, колхоз сарыкларына көтүче итеп алып киттеләр. Ул шулай иртәдән кичкә кадәр, эссе димәде, явым дип тормады, көтү йөртте. Сарыкларының саны җиде йөз дә илле өч иде. Көннәрнең берендә, аны көтүче итеп эшкә куйган бригадир Нух абый килеп, арадан иң симезен сайлап тотарга кушкан. Аның каршына Зариф дәү сарыкны китергән. Нух абый шунда ук аның аякларын бәйләткән дә, мотоциклы бишегенә салып, алып китеп тә барган. Кабат тагын атна-ун көннән соң килгән. Шундый ук хәл кабатланган. Өч ай узды дигәндә, ун сарык шулай аякланган. Көз җиткән. Сарыкларны саный башлаганнар. Бер сарык артык чыга икән һаман да. Аларның ничек җиде йөз дә илле дүрткә җитүләрен Зариф үзе генә белгән. Хәер, бу бик гади мәсьәлә: көтүдәге буаз сарыклар бәрәнләп, алар җәйге җәйләү иркенендә тиз арада үсеп тә өлгергәннәр. Моны ферма мөдире дә яхшы белә, билгеле. Тавыш чыгарган: имеш, туа барган бәрәннәрне дәфтәргә теркәп алып, колхоз кенәгәсенә кертмәгән Зариф. Ул көнне без, авыл малайлары, уен уйнап йөреп, сарыклар санатып мәш китертүчеләр янына килеп чыккан, киртә башларына менеп кунаклаган, тамаша карау белән мәшгуль идек. Мөдирнең сарыклардан болай кычкырып тавыш чыгаруы безгә генә кызык тоелган инде ул. Сәбәбен дә аңлап бетермәгәнбез. Бу соры күзле, хәйләкәр Әхнәф абзый, бер нәрсә дә булмагандай тынычланды да, көтмәгәндә сөендереп: — Ярар, күз йомарбыз, май кап!— диде. Бер эре сарыкны тоттыртып, ат арбасына бәйләп салдыртты һәм китеп тә барды. Аны сан алу эшенә кушканнар икән, менә бит ничек хәл итте! Мөдирләр шулай була торганнардыр инде алар: башта тавыш куптаралар, аннары “май” каптыралар. Зариф та шулай кирәктер дип уйлады, билгеле. Аның беркатлылыгы безгә дә йоккан иде. Әмма шул колхоз кенәгәсенә кертелмәгән, инде сарык булып үсеп өлгергән бәрәннәрне таптыртмасыннар берүк диярәк, ничәмә хәсрәтләр йотып йөрде ул. Аның үз эченә бикләнү гадәте шул вакытлардан калды. Әхнәф абзый да: — Май кап!— дип кенә әйткән иде бит. Җәй буена көтү йөртеп, анда да “май” дигәннәренең туңын гына күргән, кайчагында маргарин белән чәй эчү бәхетен татыган Зариф исә мөдирнең ул сүзләре өчен рәхмәтле калды. Аларның, Нух абыйның да, Әхнәф абзыйның да, башкаларының да калҗа гына кимереп яшәүләрен белми һәм күз алдына да китерми иде ул. Әле хәзер дә кешеләрне авыр тормыш белән гаҗизләнәләр икән дип уйлавы сәбәпле, коммунистлар әйткән киләчәктәге бәхетле тормышка һәм аның һичшиксез үзенә тәтеячәгенә ышана. Әгәр шул коммунизм дигәннәренең ишелмәс бинасына, гомерен биреп булса да, бер таш куйдым дия алса, үзен бәхетле санаячагын да сизенәм. “Зариф үзе өчен тумаган, кеше бәхетенә насыйп бала ул” дия торган иде элекләрне аның әнисе. Малай чагында шундый иде, хәзер дә үзгәрмәде. Зарифның идеалы — Павел Корчагин, табынганы — Ленин, Маркс, Энгельс. Әнисе дә, әтисе дә аңарга Аллаһы тәгаләнең барлыгы турында күп тукыдылар. Шуңа да, идеаллардан да өстен Ходайның булуын исендә тотып, авыр хәлләрендә, имтиханнарда Хак тәгаләне исеннән чыгармый эш итү кирәклеген кечкенәдән белеп үсте Зариф. Ул бөтен барлыгы белән шушындый иде. Аны яңабаштан сүтеп, үзгәртеп корырга җыенган кеше дә булмады. Нәрсәләргәдер һәм ничек ышанса — шулай көн күрә бирде. Әмма Бәрия — башка бер мәсьәлә, бүтән бер табышмагы иде. Алар шул елны, Зарифның көтүче вакытында, җәй көнендә, хатын-кыз җиләккә йөри башлагач, болында очрашканнар. Вакыйга бик тә гадәти, көндәгечә диярлек булган югыйсә. Әмма үсмерлек һәм егетлек арасында саташкан Зарифка шул да җитә калган. Мәхәббәтнең уйлап чыгарып булмый, диләр. Дөрес сүз түгел икән ул. Хикмәт башкада — беренче сөйгән ярың гомергә онытылмый. Менә шунысы хак! Бернәрсә дә эшләп булмый. Зариф үзенең матурлык-күркәмлек ягыннан арада бер икәнлеген белми, бу хакта әйтә калсалар, андый сүзләргә ышана да алмый иде. Сәбәбе шулай ук бик гади: аның малай чагында төшкән бер генә фотосурәте булып, анысында да йөзе чытык бер ямьсез кыяфәтендә, кешегә күрсәтерлек чыкмаган рәвештә. Кояшка туры каратып фотога алулары сәбәбеннән йөзе шулай котсызлануын ул белә, әмма хисләре, уй-хәсрәтләре белән берни дә эшли алмый. Бу сурәтен еракка яшереп саклый, әле хәзер дә ул бик кыенлык белән фотога төшә. Моны дуслары кылтаю дип, кылану, ялындыру дип уйлыйлар, ә күңелендә ниләр барлыгын белмиләр. Кыскасы, кыяфәт мәсьәләсендә Зариф үзен шөкәтсез үрдәк баласы буларак күзаллаучы аккош сыйфат егет иде. Бәриянең кемлеге булмаса да, аңа егетләр балга җыелган чебен кебек ябыша тордылар. Шул җәйдән соң ук Зариф, сигезенче сыйныфта укый бит хәзер, үзен егеткә санап, кызны озата бармакчы иде. Бәрияләр югары очта яшиләр, Зарифлар — түбәндә. Ул шунда китә. Бәрияләрнең капка төбендә аның чордаш егет-кызлары гөр килеп сөйләшеп утыралар, уйнашалар, шаярышалар. Алар янына, исәнләшеп, Зариф та барып баса. Сәламен алучы юк. Кичнең тәмам караңгыланып, утыручыларның тарала башлауларын көтеп гаҗизләнә. Һәм менә суык иңә башлый, яшь егет һәм кызлар, сабырлыклары бетеп, бер-бер артлы өйләренә шылалар. Ә Бәрия — кала. Зариф та шунда инде. Каршы як тәрәзәдән ут шәүләсе төшеп тора. Зариф шунда гына шәйләп өлгерә: Бәриянең күкрәкләрен куллары белән изеп утырган тагын да бер кеше бар икән бит монда. Теге дә Зарифның китә белми торуын сизенә. — Бар, кайт!.. Нишләп монда торадыр бу түбән очлар?— дия, бераздан ачуы килгәнне сиздереп. Зариф ул егетне тавышыннан танып өлгерә. Җәй буе “май кабарга” киңәш итүчеләрдән, сарыкларга бер-бер артлы “Аллаһы әкбәр!” кылган бригадир Нух абый малае Хәниф икән ул. Аны бозау кебек мышнавыннан ук Зариф белеп алырга тиеш иде дә инде, югыйсә. Мөгаен күңелендә булмагандыр. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|