ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 23 страница— Мин дә шулай дип әйтәм!.. Әмма әнкәйнең йөзендә авыр борчылу билгеләре инде пәйда булырга өлгергән иделәр. Әле генә җәннәт бакчасы кебек тоелган дөньялык кабат караңгыланып киткәндәй сизелде. Җитмәсә кискен-кискен җилләр тагын-тагын да искәләп, болын чәчәкләрен ачу белән өзгәләп йөри башладылар. Офык читенә күтәрелеп карадым. Анда яңгыр болыты куерганнан-куера икән шул. Юлларда да тузан күтәрелде, аяз күкне җемелдәтеп яшен камчысы уйнап алды. Болытлар ашкынып агып килергә тотындылар. Иркенләп хәстәрләгән бәйрәм табыныбызны җыеп алырга туры килде. Хәер, шашлыкның да тәме китәргә өлгергән иде инде. Чак өлгереп калдык, илне суга тутырып яңгыр яварга тотынды. Ярты сәгать эчендә булган табигатьтәге бу үзгәреш һәммәбезне хәйран итте. Кичке якта, яңгыр белән килеп, салкын һава иңде. Без инде җылы өйдән чыкмаска булдык. Ә икенче көнне Казанга ашыгып китеп бардык. Салкын һава, салкын утлы яңгыр хәвефе күке вакыйгасын оныттырган сыман иде. Ә өч ел бик тиз үтеп китте. Аяк өсте гамәлдә йөгереп йөргән әнкәбез көтмәгәндә түшәккә егылды. Вакыйга ураза гаетеннән соң булды. Ул хәбәрне ишетү белән авылга ашыктык. Әнкәйдә “кара чир” авыруы пәйда булыр дип башыбызга китергән идекмени без? Мөмкин түгел! Әмма... Әмма тәкъдирдән узмыш юктыр ла ул! Ә күкенең санавы хакыйкать түгел, очрак кына булгандырмы, белмим? Аның тавышын хәзер дә, май көннәрендә ишетүгә үк, кинәт шомланып кую гадәтемә керде, ахрысы. Февраль, 2008.
БАЛАЧАК ТӘРӘЗӘЛӘРЕ Хикәя
I Матур төшләр күрсәтеп йоклатканына рәхмәт шул бала чакларыма! Мин һәрвакыт диярлек алтын төсендәге җылы һәм рәхәт елмаючы кояшны күреп уяна торган идем. Моның сәбәбе тәрәзәләребезнең бәлки таң туар якка олы күзләр сыман карап торуларыннан шулай булгандыр? Әмма да җан рәхәте иде инде кояш нурларының җылы куллары белән керфекләремне кытыклап иркәләве! Әткәмнең сыпыруы, әнкәмнең яратуы кебек алар! Ә мин, урынымнан сикереп торам да, тәрәзәдән урамга багам. Караватым бишек кебек тирбәтә, сиртмә чуманына кабат екмакчы, тагын да йоклатмакчы. Беләм, ул миннән ялкауның да ялкавы аталырлык бер малай ясамакчы. Хәер, моңарга үзем дә каршы түгел идем бугай, чөнки гаиләбездә иң соң уянучы кеше мин булам. Шуңа күрә ашның-чәйнең суынганы гына миңа эләгә. Менә самавыр кайнатырга өйрәнсәм, парлары атылып торган тәмле чәй генә эчәчәкмен әле, белеп торыгыз! Апамның чыра телгәнен күргәнем бар. Булышып та маташтым. Самавырга шул чыраны, ут төрткәч, авызыннан тутырасың да, башына торбасын кидертәсең. Бераздан кызарып күмер төшә башлый. Көлисәсендә кызыл ут күзләре күренә. Менә шунда, күмер савытыннан алып, самавыр авызына агач күмере тутырасың. Куллар кап-кара була, анысы. Дөрес, җәмке белән берәмләп-берәмләп эләктереп тә тутырырга мөмкин. Әмма моңа осталыгым җитми әлегә. Буем самавырдан калку инде, Аллаһы тәгалә боерса, бервакыт чәй кайнатып, әһеле-гаиләбезне шаккатырам әле. Бүген үк түгел, берәр көнне инде, берәр көнне! Ә бүген самавырыбыз кайнар икән. Тотып карадым. Безнекеләр яңарак кына иртәнге чәйдән кузгалган һәм эшләре белән кайсы-кая таралышканнар булырга кирәк. Табак-савытлар, чәшке-тәлинкәләр, ап-ак битләрен ялтыратып, урыннарына тезелгәннәр. Ә минеке — мине көтә. Кызыл, матур гөл чәчәге төшерелгән аңа. Абый әйтә, “кытайский”, ди. Әмма әткәй, ул шулай дигән саен, аңа сиздермичә генә көлә. Мөгаен күп белүенә сөенә торгандыр! Безнең чәй өстәле ишек алды ягыбызга карый. Анда, җәй челләсе булуына карамастан, инде көтүдән качып кайтырга өлгергән ак сакаллы, олы мөгезле, эре гәүдәле, гүяки сыер кадәрле мәкерле кәҗәбез хәйлә уйлап йөренә. Әһә, минем карап торганны күрде. Нигезгә сикереп менде дә тәрәзәгә тоягы белән шакый. Беләм мин аның икмәк яратканын, ашап утыруыма көнләшә ул. Шунда гына исемә төште: кәҗәбезнең бәтиләре бар бит! Алар сарайда микәнни? Шулайдыр әле, аларга сөт алып кайткан инде ул, ишекләрен ачарга кирәк. Чыгып йөгердем. Өебез шар ачык калды. Бәтиләр абзарына таба киттем. Кәҗәбез артымнан йөгерә. Хәзер сөзәчәк инде ул. Абау, аягым артына төртеп кенә алды, юньсез. Болай булса, бәтиләрен чыгармам да әле! Ябып тоткан ишекләренең келәсен ычкындырдым да сыздым. Кәҗәбез озын очлы мөгезе белән каерып кына җибәрде. Ишек ачылып, аннан ике ак һәм кара бәтиләре үкерешеп елагандай мәэлдәп йөгереп тә чыктылар, әниләрен чолгап та алдылар. Ә мин урамга ычкындым. Анда машиналар ыжгыра-ыжгыра таш ташыйлар, каршы як күршебез кайтарта аларны. Шулар ташыган ташлардан калын итеп дивар өеп мендереп маташалар. Олы подвал ясыйлар икән алар, аның өстенә агачтан йорт утыртып куячаклар, ди. Андый идән асты немец халкында гына бар, имеш. Безнең әткәйләр кайчандыр, Салам-торхан заманнарында ук түгелдер инде, шул немец дигән халык белән сугышканнар да, аларны әйләндереп салып, тәмам җиңеп кайтканнар. Моның өчен күп орден-медальләр алганнар. Әткәйнекен минем дә тагып йөргәннәрем бар иде әле, һай кызыга иде авылым малайлары! Кызыкмый ни, аларда андый нәрсәләр юк бит. Менә бу йортларын төзетү эше белән янып йөрүче Әхәт абый да подвал дигән нәмәрсәне шул немецтан күреп кайткан икән. “Булса — булсын, булмаса — ничү!”— дип әйтә, ди. Телгә дә оста, имеш. Мәктәптә немец теле белән хезмәт дәресләрен укыта. Ай-яй усал, диләр үзен. Мин инде дүрт яшемнән, апамнарга ияреп, мәктәпкә йөреп карадым, әмма аның дәресенә кермәдем. Быел менә беренче сыйныфка барачакмын. Дүртенчедә дә, бишенчедә дә, хәтта җиденчедә дә булдым инде. Яңадан укый башларга куштылар. Урык-сурык кына йөргәнмен, юньләп белем алмыйча! Әһә, әнә Әхәт абыйның малае — Әмирҗан. Абый аны “Әмерекән” дип йөртә. Мин дә шулай әйтәм, телем әйләнгәндә. Аның бит башы да сап-сары, чеби кебек ул. Буе да кәтүк кенә. Һе, качты бу! Ә, юк икән, әнә, яңадан күренде. Кулында ниндидер шакмак. Әле генә үкереп узган “МАЗ”лар аларга ком кайтарып аударганнар, таш түгел. Анысы кичә булган. Ком! Аны ишә-ишә уйнавы рәхәт инде ул. Әмерекән шулар янында уйный да башлады. Янына барып бастым. Агач шакмагын “выж-выж” китереп, авызыннан төкерекләрен чәчеп җибәргәләп, ну йөретеп тә куя бу. Машина, имеш. — Ә минем көпчәкле тракторларым бар! Әткәй ясап бирде! Бу әле минем мактанып алуым гына. Нәрсәгә-нәрсәгә, әмма мактану белән масаюны бик шәп булдырамын! Нигә шулай булмасын: өч апам, бер абыем, яңа туган, бишектә ятучы сеңлем бар минем! Әмерекән сер бирми. Һаман выжылдый да выжылдый. Аннары түзми: — Бар, алып кил, комда уйныйбыз!— ди. Мин өйгә кереп йөгерәм. Яшереп куйган җиремнән — карават астыннан, үкертә-үкертә көпчәкле тракторымны “кабызып” чыгарам. Идәнгә тәгәрәп, аның белән бераз уйнап алам. Аннары гына күршем исемә төшә дә, аның рәхәт ком өеменә йөгерәм. Хәзер ишеп куябыз без аны! Ә беләсезме, мин тәрәзә төбен өстәл итеп, караватка утырып уйнарга яратам бит! Аңардан да рәхәте юк. Урам да күренеп тора, кояш та. Аннары анда җылы да, йомшак та. Арып китсәң, ятып йоклап та алырга була. Ә бүген менә ком өстенә йөгерәм. Әле анда уйнап караганым юк. Күршем Әмерекән әле һаман да кулындагы агач шакмагын машина итеп, “бик тәмләп” үкертеп маташа. Әгәр дә минеке кебек көпчәкле тракторы да булса, белмим, ничекләр сөенер иде икән ул? Минем уенга килеп кушылуны күрсә дә, Әмир сер бирмәскә тырыша. Шакмагын машинадай ыжгыртып азаплана. Мин исә көпчәкле тракторымны “кабызып” җибәрәм. Ул ком өеменең иң текә җирләреннән менеп китә. Артыннан иярергә тырышып мин дә үрмәли бирәм. — Ишмә! Комны ишмә!— дип Әмир кычкырып кала, әмма инде соң, ком өеме убылып төшә. Мин дә аның белән ишеләм. Телсез калам. Әмерекәннең ачуы килүен көтәм. Ә аның күзләре минем көпчәкле тракторыма күчкән. — Йөртеп карыйм әле!— дип, күзләренә яшь тутырып үтенә. Безгә, биш-алты яшьлек малайларга, тарткалашып тору килешми. Җитмәсә аларның комын да бераз иштем бит. Күршенең күңелен юатырга кирәк. Менә йөртеп карасын әле үзе дә. Әмирнең тракторыма килеп ябышуы сәер хәл түгел иде. Аларга кайтарып аударылган ком өеме шул, монда ул хуҗа. Ярар инде, уйнап карасын! Тракторым бик тә “хут”лы булып чыкты. Күршемнең тавышы ук үзгәрде. Выжылдаган җиреннән дырыл-быдыр килеп, авызыннан кайнар төкерекләрен чәчеп, тәмам уенга бирелде. Ком өемен бер үзенә яулап алды. Башына ук ул да менеп утырды. Көпчәкле тракторымда уйнавы аны шушы кадәр мавыктырды булырга кирәк, кире кайтарып бирү турында да онытты. Миңа аларның комының бер читендә шакмагын машина итеп бичара гына хәлдә выжылдатудан башка эш калмады. Әмма болай уйнавы күңелсез иде. Үзебезнең өй ягына карап алдым. Аның тәрәзәләре миңа елмаеп карап торалар, хәтта: — Монда, мич арасында, абыеңның да көпчәкле тракторы бар. Аңа хәтта сабан да тагылган! Алып чык та уйна! Абыең югары оч малайлары белән “мылтык атышлыда” анда!— дип әйтәдер, тиз генә кереп чыгарга үгетлидер сыман иде. Әүвәле вәсвәсәгә бирешмәдем. Әмма коры шакмакны выжылдатып утыру җанны тагын да күңелсезли барды. Кеше көлдерергәме? Әнә, бер апа үтеп бара, ул минем көпчәкле тракторымда рәхәтләнгән Әмиргә соклана. Менә бит ничек! Икенчесе, өченчесе үтеп китте. Миңа мыскыллы караш кына ташлыйлар. Әмерекән тәки үзенеке итте тракторымны. Гел миңа арты белән борыла. Тагын өебез ягына борылып карыйм. Аның тәрәзәләре һаман елмаялар. Алардан ягымлы җылылык бөркелә. Инде булмый! Өйгә кереп йөгердем. Әмирнең шакмагы үзенә булсын. Көпчәкле тракторымны кайтарып бирми, юньсез малай. Әтигә әйтермен әле! Эһ, әткәй — эштә! Инеш аша гына тау башында утырган Ләшәүтамак авылында Насыйров дигән абыйларга яңа йорт төзиләр. Әтием — балта остасы. Аның янына барып, эшен карап та торганым бар әле. Әнкәй махсус хәл белешеп кайтырга дип җибәргән иде. Ул авылда тыкрык та тыкрык. Ярый әле абыема ияреп бардым. Юкса адашасы идем. Шул Ләшәүтамак авылда, мин сиңа әйтим, киртә-читәннәрне сыгып кычыткан белән кура җиләге үсә, тыкрыклары, урамнары кып-кызыл булып утыралар. Ашап туйгысыз. Бервакыт шулай тәмлесен генә чүпли-чүпли, әллә кайларга барып чыкканмын. Карыйм, каршымда сап-сары, йомры бер малай басып тора. Төймә борынлы, төймә кашлы, төймә авызлы, төймә күзле. Күргән-белгәннәрдән түгел. — Син кем?— дип сорыйм. — Белер идең бугай!— ди. — Ә нигә син төймәгә охшаган?— дим. — Әмир булганга!— ди бу. — Әһә, син Әмир исемлемени әле?— дим.— Боларны нигә тактылар? Күлмәгенә ат башы кадәрле яшел, кызыл, кара пәлтә төймәләре дә тагылган җитмәсә. Беләм инде, күз тимәсен өчен. Ә бу сер бирмәгән була. — Син сорамасмы дип! Минем җавабым әзер, абыйдан өйрәнеп куйган идем инде: — Сораган ди монда, көт! Әмма ул да төшеп калганнардан түгел икән, әллә үрти дә инде: — Сорадың бит әле менә! Юк инде, ниндидер сары песнәктән җиңелеп торырга монда! Тирән төпле чалбар кесәмнән йолдызлы сап-сары тимер солдат төймәсе чыгарам да аның күз төбенә сузам: — Менә мондыйны күргәнең бармы? Алтын! Йолдызлы! Сталинский! Сары булгач, алтын инде, бәхәс юк. Ә менә “сталинский” дигәне нәрсәдер — анысын белмим. Шулай да телдән төшкәне юк ул сүзнең. Ни әйтсәң дә, шуны кушып җибәрсәң, шунда ук сиңа куәт кереп китә. Әле аның “импуртный”, “безнеңский”, “булганский”, “шәпский” дигәннәре дә бар. “Сталинский”га җитмиләр, анысы. Бу куәтле шыр мактану сүзе каршымдагы “соры песнәк”не чүпкә чыгарырга тиеш! Һәм шулай булды да. Яңа танышымның төймә күзләре кинәт гүяки чиләк кадәр хәлгә килделәр. Ул үкереп елап җибәрде: — Бир-р-р! Минеке! Мондый әшәкелек бары тик үземнән генә килгәнгә һәм абыйдан ни теләсәм шуны бу рәвешле яулап ала белгәнемә, шушы малайның әрсезлеге аптырашта калдырды. Җитмәсә бик матур, йомшак, сипкелле, эре-эре сары чәчәкле безнең мендәр-ястыклар тышлыгы кебек матур күлмәк кигән бер кыз аның янында пәйда булды. Апасы булырга кирәк, шунда ук кулымнан эләктерде: — Бир, нигә тиясең кеше әйберсенә! “Сталинский” солдат төймәмне тартып та алды, энесенең кулына да тоттырды. Ә мин ни еларга, ни ярдәм сорап кычкырырга белмичә, тәмам хәйран хәлемдә калдым. Кеше авылында, кеше урамында, әллә нинди матур кыз каршысында елап торуы да уңайсыз инде. Әнә анда гына, ике-өч өй аша булыр, әткәй балта белән тәрәзәләр уя, абыем да еракта түгел. Һәм ярдәм эзләп йөгердем. Әмма абыемны әйдәкләп килеп җиткәнемдә, теге малайдан җилләр искән, ә апасы, кулына чыбык тотып, каршы алып басып тора иде. Әйткәләшергә иттек. — Болар мине таладылар!— дидем мин шунда абыема, артына кереп качарга җайланып. — Нәрсәңне алдылар!— диде ул, ни бары ике-өч кенә яшькә олы булса да, чын батырлык күрсәтеп, энесен кимсеттермәскә итеп тагын да алга адым ясап. — “Сталинский”ны! Әмма матур кыз көтелгәннән усалрак икән. — Алмадык!— диде.— Ул үзе Әмирне елатып тора иде! Абый белән бу кыз күзгә-күз карашып, сүзсез калганнарында, дәртемне эредән-эре, кызылдан-кызыл, тулышып торган кура җиләкләре боздылар. Һай татлылар, телләреңне йотарсың! Нигә моңа кадәр тегендә, вак җиләкләр арасында гына йөргәнмен, боларны күрмәгәнмен? Менә кайда икән алар читән һәм киртәләрне сыгып үсүче кура җиләкләре! Мин шуларга үрелдем. — Аша-аша!— диде матур кыз.— Күргән нәрсәңме? Корсагың бүлтәеп шартлаганчы аша! “Сталинский” төймә хәсрәте онытылган. Кура җиләгенә без бергәләп ябыштык. Ашый-ашый килеп, урам да чыгылган, су буена да җиткәнбез. Инешне ерып үтеп, шул юл белән без, абый һәм мин, кайтып та киттек. Теге кыз аргы якта хушлашып калды. Ләшәүтамакның акшарланган өйләрен Дүсемнең эре сөякле агач бүрәнә йортлары алыштырды. Төймә теге Әмир дигәннәрендә калды. Һәм менә бер ай да уздымы, шушы малай белән ул матур кызның әтисе безнең урамда, каршы якта йорт салдырып ята. Таш подваллы, ягъни дә мәсәлән идән аслы, “немецча”, имеш. Ә Әмир тагын әрсезлек күрсәтте, көпчәкле тракторыма хуҗа булып өлгерде. Кире сорасам, комында уйнатмый инде ул мине. Ярар, абый сизмәс әле, аныкын алып чыгам да, мин дә кабат үкертеп күрсәтәм тракторны аңа хәзер! Әмма йөгереп кайтып, әйләнеп чыкканымда Әмир, китереп бушатылган ком өемен ишеп, аны коймак урынына җиргә җәеп бетерә язган иде инде. Ул кадәр үк озак та булмадым, югыйсә. Конфет эзләнеп, таба алмыйча, онытылып маташтым микәнни? Әллә Әмир үз тырышлыгын кызганмаганмы? Минем кулда абыйның сабан таккан көпчәкле тракторы. Аны да әткәй ясап бирде. Зуррак, димәк, куәтлерәк! Шулай булгач, тавышы да катырак чыгарга тиеш. Ком өеменә җитеп, аңа утырдым, көпчәкле тракторны үкертеп тә җибәрдем. Әмирдәгесе телсез калды. Ярты сәгать тә узмагандыр, аларның комын тәмам сөреп тә ташладым. Урамга иркенләп, рәхәтләнеп җәелә бирде. — Монда кукуруз чәчәбез! “Хрущевский”ны!— диде Әмир, ком басуының яртысын үзенә бүлеп алып. Һәм юк та булды. Ул да түгел, кукуруз орлыгы тутырылган олы бер чиләкне көчкә-көчкә күтәреп, тирләп-пешеп килеп тә чыкты. Безнең өйдә андый нәрсәне күргән кеше юк иде бугай, хәтерләмим. Сорар кешем дә юк. Мин, бу ни бу дигәндәй, өебезнең көләч тәрәзәләренә карап алдым. Алар: — Әмирләрдә кукуруз булса, ларыбыз тулы эре бодай бар!— ди иделәр. Мин дә кереп йөгердем. Әмирдән кай җирем ким? Бер чиләккә бодай тутырып алып, чоланнан көчкә алып чыктым. Тырыша торгач, барыбер комлыкка китереп җиткердем. Түгелә әле, җитмәсә. Ул тавык-әтәч ишеләр шуларны чүпләп бетереп бармасалар иде, аларын да җыеп алып килер идем. Әмир үз басуына сап-сары итеп кукуруз чәчте, мин дә калышмадым. Бу якта бодай үсәчәк! Эшебезне бетереп, үсеп чыгуларын көтеп, тиздән иген җыярга әзерләнеп утыра идек, сарык көтүе кайтканы күренде. Иң алдан олы кара сарыкка атланып абый килә. Үзе “ура” кычкыра. Ул юньсез сарык абыйны атландырта, ә мине — юк. Ничә тапкыр маташып карадым, болгый да ата. Әнә абый кайда булган: сарык көтүе кайтканын иртәннән югары очта сагалап йөргән. Хәйләкәр ул, башлы! Шул кара сарыкка икмәк каптыргандай итә дә, бер дә куркып тормый, сыртына менә дә атлана. Аны мин дә алай эшләмәкче, әмма бармакларымны тешлиләр, бар сарыклар җыелышып алып китерәләр дә кысалар. Безнең уйнаган комлыкка килеп җиткән сарыклар шып туктадылар да, бер күзләргә, бер чиләкләргә карап алып, басуыбызга ташландылар. Инде абый да алар арасына егылып төште. Чәчкән игенебезне тәмам таптап бетереп, бодай һәм кукурузларыбызны ашап, бәэлди-бәэлди алар юк та булдылар. Әмирнең ком җирендә инде сарыклардан коелган “кара шомыртлар” катнаш тузан гына калган иде. Мин көпчәкле тракторларны җыеп алдым. Үзенекен абый таныды да: — Нигә алып чыктың?— дип, эсселәтми-суытмый дау куптара башлады. Әмма Әмир, минем тракторыма килеп ябышты да: — Монысы минеке, бир!— дип, кулымнан тартты да алды. — Бирмим!— дидем мин, тракторыма үрелеп.— Нишләп синеке булсын! Шунда аның әтисе күренде. Моңа кадәр кайда булгандыр? Бер кулында көрәк, икенчесендә чиләк иде. Аңа сөенеп, Әмир тагын да батыраеп өлгерде. Абыйның кулындагы сабан таккан көпчәкле тракторга да барып ябышты: — Бусы да минеке! — Нәрсәңне алды?— дип җикерде Әмирнең әтисе.— Малай актыгы, бир! Әмма абый, тракторын кулыннан җибәрмичә, өйгә кереп йөгерде. Мин нәрсә эшләргә дә белмичә басып калдым. — Комны кая куйдыгыз?— диде тагын да Әмирнең әтисе, усал тавышы белән куркытып сорап, әшәке итеп күзләре белән карап. Аның да улы, минем көпчәкле тракторымны эләктергән килеш, үзләренә, инде тезелә башлаган коймалар артындагы кечкенә алачыкларына кереп сызды. — Комны кая куйдың, малай? Куркудан минем авызым ишелә башлады. Бары тик: — Сары-сары-сарыклар ашады!— дип елап кына җибәрдем. — Сарыклар ашады?— дип аптырады Әмирнең әтисе.— Хәзер ашармын мин сиңа! Аттыр моннан яхшы чагында! Мин дә өйгә йөгердем. Эчтән, тәрәзәгә килеп, мыштым гына урамны күзәтә башладым. Әмирнең әтисе, чиләк-көрәк тоткан килеш, әле ары барды, әле бире килде, әмма ком өемен таба алмады. Анда инде кетәклеккә менәргә ашыкмаган тавыклар, әтәчләр тибенә, калдык орлыкларны чүпли иделәр. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|