ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 27 страницаНурия әби соңгылары хисабыннан булды. Әмма Фәхрениса карчыкның якты истәлеге бәрабәренә шушы Сәгыйдулланы, анасының сөекле парәсе икәнлеген ачык белеп, гомере буе хөрмәт итте. Мулла булып куелуын ишеткәч тә, беренчеләрдән булып садакасын аңа ул илтте. Үзе һәрдаим рәхмәтле бәндәләрдән икән, башкаларны да кеше шундыйдыр дип исәпләүчән бит инде. Нурия әби дә нәкъ шушындыйларның, табигый акыл белән яшәгән бәндәләрнең берсе сыйфатында гомер сөрде. Авылда мәчет салдыру хакында сүз чыккач, кулларына дәфтәр тотып, халыктан акча җыю эше башланып китте. “Бирүчеләр аз!”— дигән авыр хәбәр дә таралып өлгерде. Акча җыюда яшь хатыннар маһирлык күрсәтүгә алындылар. Нурия әби аларга, көненә ике-өч керсәләр дә, һаман да күләмле садакалар биреп чыгарды. Анысы кирәк, монысын алмый булмый дип азмы җыйганы, эре санда таралмый саклансын әле дигән “иллелек” тә “йөзлек”ләре бар иде. Аллары беренчеләрдән булып изге ният юлына китте. Хәтта чәйлек-шикәрлеккә аталганнары да тиз бетте. Моңарчы пенсия акчасыннан бер өлешен саклык кассасында үлем-җитеменә җыйдырып бара иде, анысын да кереп алды. “Алып сатарлар” олы йөк белән бер-бер “КамАЗ” машинасы кирпечне кыйммәт итеп сатып йөри башлаган чаклар иде бу. Ике машина кирпечлек булыр дип, аны мәчет төзелешенә илтермен диярәк, биш меңне Нурия әби яшерен, кузгалмас җиргә куйды. Халыкта һаман да: — Мәчет төзелешенә акча бирүчеләр аз!— дип сөйли-сөйләнә тордылар. Бу сүзләрне ишеткән саен Нурия әби бик тә борчыла иде. Авыру улыннан, көн дә эшкә йөргән кызыннан “яшереп” саклавына карамастан, һаман да шул мәчет төзелешенә акча җыябыз дип дәфтәр күтәреп йөргән яшь хатыннарга күңелен багышлап, аларга соңгы биш меңен дә биреп чыгарды. Дөньясы нурланып калды. Һай бәхетле дә иде Нурия әби! Алар, ул мәчет төзетүче хатыннар, шуннан соң бер-ике көнгә күренми-килми тордылар. Авыру дисәләр дә, кышлау үгез кадәр ирләр өйләрендә ятканда, Нурия әбинең улы көне-төне авыр эшләрдә газаплана иде. Таралып бетә язган илнең аякка баса алмаган яңа төр күмәк хуҗалыгы аңа хезмәт хакын да түли белмәде. Инде дә бирми калдыру оят булганга гына өләшенгән илле тәңкәлекне дә Нурия әбинең улы кассадан барып ала белмәде. Дөньялыкта эше юк кеше сыман онытылып, әле терлекләр карауда, әле ашлама ташуда йөри бирде, таң белән китте, төн белән кайтты. Рәхмәт яугыры, беркөнне улы, төшкелеккә көтелмәгән җирдән ашарга дип кайтып, коры чәй белән генә тамак ялгап утыра иде, мәчет төзелешенә акча җыючы ике хатын, үзара белештерми, бер-бер артлы килеп керделәр. Бу юлы Нурия әбинең кулъяулыкка төреп куелган тиеннәре генә бар иде. Һәммәсен бергә санап бирде. Җәмгысы өч тәңкәгә җыелды. Ә тегеләр, Ходай барлыгын онытып, бик тә азсындылар, тагын да “давайлап”: — Сездә дә акча булмаска инде! Балаларыгыз калада хезмәт алдынгылары. Акча көриләр!— дип шапырыну белән әйтеп, Нурия әбинең күңелен авырладылар. Улы да бу әкәмәт хәлгә аптырап, кайчаннан саклап йөрткәндер, кесәсеннән чүпрәккә әйләнә барган йөз һәм илле сумлыкларны чыгарып бирде. Кулында әлегә башкасы юк икәнлеген әйтте. Хатыннар моңа да канәгать итмичә, ачу белән иреннәрен турсайтып чыгып киттеләр. Авылда һаман да сүз йөрде: — Халык саран, мәчет төзергә дә акча бирмиләр! Дәфтәрдәге исемлекнең бер бите дә тулмаган! Нурия әби, боларны кат-кат ишеткәч, бу рәвешле уена беркетеп куйды: “Үзеннән һәм улыннан гайре юмарт бәндәләр авылда бик алай күп түгелләр икән”. Биргән акчасын да исәпкә салды, алар бәһасенә генә дә мәчетнең төзелеше манарага менеп җиткәндер дип өметләнде. Сарыкларының көтүдән кайтуын каршылауны сәбәп итеп югары очка таба китте. Мәчет элекке урынына салынасы иде. Шунда барып, язулы тактаны укыды. Хәрефләре кылдый-былдый иде: “Бу урында мәчет төзеләчәк”. Урман булып үсеп утырган кычытканнар арасында нигез корырга кайтартылган эре ташлардан гайре һични табылмады. Күңеленә гауга төште. Тәмам шиккә бирелеп, туган тиешле сеңлесенә кереп, ике авыз сүз белән генә сөйләп чыкты. Әйткәне тиз йөгереп, теге акча җыючы, төзелешкә “дәрт биреп йөрүче” хатыннарга да ишетелде. Алар: — Аның өч тәңкәсенә кычыткан да урдырып булмый, ни сөйли ул?— диделәр. Моңардан соң Нурия әби атна буена авырды. Күзләрендәге яшь бөртекләре бәгыренә тама-тама, җанын тәмам җәрәхәтләделәр. Гомере буена меңнәрчә тапкыр гына да булмас, нахак авыр сүзләрне күп тапкырлар ишетергә туры килгәндер, күтәргән. Монысына да көче җитте. “И Ходаем Аллаһы тәгалә, һәммәне үзең белеп, күреп торучысың! Гаепле иткән сүзләрне ишеттем. Ялгыш аңлаганмындыр! Андый изге юлда үз теләкләре белән йөрүчеләр Үзеңнең изге бәндәләрең булырлар. Хата ишеткәнмендер, гафу ит!”— дип, истигъфар-гафу үтенеп дога кылды. Файдасы тиде. Икенче көнне ул үзендә савыгу галәмәтләрен тапты, кичкә таба аягына басты. Моңа акылына кайта барган улы да, хәсрәткә төшкән кызы да чиксез сөенделәр. Садака дип җыеп, мәчет салдырту эше белән йөрүче хатыннарның берсе кичәле-бүгенле кибет ачкан, икенчесе яңа йорт салдыру кәсебенә керешкән иделәр. Боларын Нурия әби тагын да бер айдан соң гына ишетте. Кызы апа-абыйларына хәбәр салган булган. Ял көненә атап алар кайткан иделәр, теге садакачы яшь хатыннар кереп, район газетасындагы үзләре хакындагы мәкаләне аларга суздылар. Кычкырып укырга куштылар. “Авылларда иманлы, изге хатыннар, абзыйлар борынгы йолаларны торгызу, дин белән халыкны тәрбия итү эшендә дөрес юлда йөриләр”,— дип башлап язылып кителгән, бу икенең һәм тагын авылдан җиделәп кешенең исемнәре аталган иде. Нурия әбинең балалары шунда сүзнең төбен аңлап алдылар, кесәләреннән икешәр, өчәр мең сумлык акчалар чыгарып, боларның кулларына тоттырдылар. Сүзләре бер булды: — Ходай кабул итсен! Ә мәчет ул елны да төзелмәде. Кинәт акчалар да “егыла” башлап, Нурия әби улының да кассадан алалмый яткырган “байлыклары” тәмам юкка чыктылар. Хәер, бу бәла илдәге һәммә кешегә дә килде. Тик кибетләр генә котырынып үсеп-ишәеп киттеләр. Шулай да нефтьчеләр оешмасы ярдәме белән авылда мәчетне төзеделәр, ачтылар. Сәгыйдулла мулла ул көнне зур табыннарның түрендә йөрде, беренче тапкыр хатынын да үз янына утыртты. Мәчет ачканда зур гына нотык тотып, төзелешкә ярдәм итүче химаячеләрнең исемнәрен тантаналы төстә атап чыкты. Нурия әби боларны зур сөенеч белән тыңлап торды. Менә хәзер аның исеме, күпме биргәнлеге, балаларыныкы һәммә халыкны хәйран иттерерлек дәрәҗәдә әйтелергә тиеш иде. Әмма исемлек бетеп, анда саналганнарга атап зур рәхмәт белән дога укыдылар. Нурия әби исә хәйран хәлендә, күзләре тәмам яшьле килеш калды. Ни аны, ни балаларын мулла абзыйның телгә алмавы гаҗәп иде. Ул, үзен белештерми, хәзрәтнең каршысына килә барды. Сәгыйдулла, зәңгәр тышлы дәфтәр күтәреп, халыкка: — Без һәммә кешенең күпме биргәнен язып бардык, килеп карый аласыз!— дип, тагын да сүзләрен борып алып аңлата иде. Нурия әбинең сузылган кулын күреп, дәфтәрне аңа бирде:— Менә, әби, карагыз! Нурия әбинең яшьле күзләре һәр язылган юлда бары тик үзенең һәм балаларының гына исемнәрен укыды. Моңа сөенеп: — Монда безнекеләр дә язылганнар икән!— диде.— Сәгыйдулла улым, нигә укымадың? Мулла аңа хәйран аптырашта карады. Аннары кабат дәфтәрне ачты, укыды. Көлә башлады һәм әйтеп куйды: — Сез, Нурия әби, саташа башлагансыз бугай! Язылмаган бит! Гөнаһ сүз сөйлисез! Болар олы мыскыллауга бәрабәр иделәр. Нурия әби хәлсезләнеп өенә кайтты. Тагын авырды. Инде бер ай ятам бугай дигәнендә генә тәненә хәле кайтты. Сәгыйдулла мулланың сүзләре мыскыллау булмагандыр, ул дөресен генә әйткәндер, хата бары тик акча җыючылардан гына киткәндер дип уйлап, күңеленә шул фикерен беркетеп куйган иде. Барып сораргамы итте? Әмма ул көнне кызы бер егет белән кайтып керде. Бу хәлне күргәч, һәммә хәсрәтләре онытылды. Сөрмәясенең йөзендәге елмаюы гүяки башы очына салават күпере булып чыккан да бөтен дөньяга изгелеге хакында хәбәр бирә, имеш. Ананың бу хәлдән һушы китә язды. Тыны кысылгандай тоелды. Сөенәсе урынга ул елап җибәрде. Егет кара чәчле, уртачадан калкулырак буйлы, уйлы да, моңлы да тоелды. Күзләре дә кара, ә йөзе якты иде. Нурия әбинең елаганын ул шунда ук үзенчә аңлап алды һәм: — Борчылмагыз, әни, мин яучылар китертермен. Һәммәсе дә, ни әйтсәгез, шулай булыр! Тормыш итү авырлыгын беләм. Ярдәмемнән ташламам!— диде. Аның бу сүзләре анага юату буларак ишетелергә тиеш иделәр. Егетнең әле кияү булмаган килеш “әни” дип эндәшүен дә яратмады. Әмма ни әйтерен көткәннәрен аңламаганга сабышу да дөрес гамәл түгел иде. — Ходай ни кушса, шул булыр! Кызым ул — солтаннарга тиң балам ул минем!— дигәнендә, сүзнең хикмәте идеме, кинәт хәтере дә ачылып китте, күзеннән яшь югалды, күңелендәге борчулы уйлары юылды. Егет озакка калмады. Китеп барды. Сөрмәя аны капка төбенәчә генә озата чыкты да тиз әйләнеп керде. Аннары: — Син, әнкәй, каршы килмәссең инде, яме?— дип үтенде. — Апаларың-абыйларыңча булмадың, миңа да, йортка да күп хезмәтләр куйдың. Насыйбың килгәнгә хуш, миннән хәер-фатиха!— диде Нурия әби, кызының сазаган булуын ни өчендер исеннән чыгарып, аны унсигез яшьлек сыйфатында күзаллап өлгереп һәм, иске авыздан яңа сүз: — Иртәрәк түгелме икән?— дип сорады. Сөрмәя шунда әнкәсенә карап алды. Аның болай сәерсенүен Нурия әби дә тойды. Кабат үз җаена кайтты. — Яучылар җибәрермен дидеме? Мондый йоланы халыкта күптән онытып бетерә язган иделәр. Нурия әби үзе дә, заманада гадәт ителгәнчә, булачак иренә ияреп кенә кайтты. Иртәнге якта, җитәкләшеп барып, авыл советында язылыштылар. Сугыш арты еллары иде. Ул чакта шулай да ярады, халык теленнән гайбәте ишетелмәде. Хәер, хәзер дә әллә нәрсәләр кыландырып тормыйлар. Зур туйлар үткәрү заманы искедә калды, “Торгынлык дәвере” дип аталган вакытларда. Әй халык җәелеп тә куя иде инде. Кызларын да Нурия әбиләр шулай итеп бирмәделәрме? Каладагы улын да туйлар ясап өйләндермәделәрме? Хәзерге чорда да һәркемдә машина югыйсә. Эте дә, бете дә, авылдан яки якын-тирәдән хатын булырдайны таба алмасалар, тоталар да олы юлга чыгып китәләр, шәһәрләрне әйләнеп йөреп, дигәндәй, берәр чибәркәйне утырталар да кайталар. Балалары туа башлагач кына, исләренә төшеп, язылышу, туй иткәндәй кунак җыю хәсрәтенә керешәләр. Сөрмәягә дә шулай гына ярамаган идеме? Нурия әбинең болай буталчык та, киреле-сарылы да фикерләве картлык галәмәтеннән килде. Аның олы сыйлар ясап, өстәлләр ябып маташасы килмәде. Шушы мәчет төзелеше һәм тантаналары аның байлыгын да, кешеләргә карата хөрмәтен дә, сөякләреннән хезмәт дәрте җилеген дә суырган иделәр. Кызына карап, акчабыз да юк иде бит, бигрәкләр фәкыйрь чагыбызга туры килде әле бу туй мәшәкатьләре дияргә теләде, әмма әйтмәде. Аның бу сүзләре Сөрмәяне елатасы иделәр. Һәм шунда абзар-курасы тулы терлек-туарын, тавыгын-казын исенә төшерде Нурия әби. Соңгы ике елда улы кабат тернәкләнә барып, мал асрамага хирыслык итә башлады. Тик ни сәбәпледер эшнең тәртибен белми башкара. Ашата да ашата. Утлыкларына өйгән ризыкларын Нурия әбигә кабат алып йөрергә туры килә. Әйтсәң, улы тыңламый. Моның акыл зәгыйфьлегеннәнме, әллә күңел саташуыннанмы булуын һич кенә дә белән алмый аптырый. — Сарыклар да суйдырырбыз, бәлешләр дә пешерербез! Әнкәсенең ни хакында әйткәнлеген кызы ишетсә дә, күңелендәге хисләрен белдермәде, киңәш тә итмәде. Ул үз уенда иде. — Тормышыбызның бик җитү, мул чагы! Туй итмичә монда! Нурия әби шулай җөмлә-җөмлә әйтеп фикерли бирде. Ул шактый озак шушы рәвешле сөйләнеп маташты, гүяки үзен туй мәшәкатьләренә керешергә үгетли сыман иде. Кызына чәй куеп эчертү хакында исенә төшкәч, өстәл янында бушка сөйләнеп бытырдап утыруын абайлап, сикереп диярлек торды. Авырулары онытылды. Абаулады. Борчылды. Әле газ плитәсендә ут ялкыны кабынып китә алмыйча аптыратты, әле чәйнеккә салып маташканда суы түгелде, кулыннан чүмече төшеп китте. Тәнендәге бу хәлсезлек аңа бик сәер сыман тоелды. Адәм баласының сеңер көчен башында кайнаган уйлары ала анысы. Нурия әби бу хакта белә иде. Шунлыктан күңеленә дикъкать бирергә, аны утыртырга тырышты. Август аенда кич ашыгып иңүчән була. Улы эшеннән кайтып, атын тугарып йөри икән. Нинди тавыш, кем бар дип чыкса, ул: — Болыннан үгезне дә алып кайтмагансыз!— дип туздырып-тузынып алды. Нурия әби: — Ай Ходаем, ай Ходаем!— дигән борчылу сүзләрен калдырып, бура кадәрле кышлауны алып кайтырга йөгерде. Ул, тыңлаусыз нәмәрсә, аны сөйрәп-сөйрәп тә киткәли торган иде, бүген бөтенләй дә ачулы булып чыкты, бавын тартып, Нурия әбинең кулбашын суырып чыгара язды. Күзеннән утлар күренде. Туй алдыннан гына кулны авырттыру бер дә файдага һәм куанычка түгел иде. Гомере буе сер бирмичә, киселгәнне дә үзе бәйләп, өзелгәнне дә үзе ялгап өйрәнгән Нурия әби бу юлы да сер бирәсе итмәде. Үгез кайтарылып ябылгач, кулбашының сызлавына зар итеп: — Яңгыр явармы, эссегә китәрме!— дип әйтеп алды. Ишек алларында, йорт-җирдә электр уты эленгән иде. Сыер мөгрәп куйды. Аның көтүдән кайтканыннан бирле савылмыйча торуы шулай ук бер гадәтсезлек икәнлегенә борчылып, Нурия әби савым чиләген шылтыратып урыныннан кузгатты. Сыеры, ул тавышны ишетеп, сабырсызланып, әмма бу юлы ризалык авазы белән өн тартты. — Хәзер киләм, хәзер! Нурия әби мал-туар белән сөйләшергә ярата иде. Кулбашы авыртуы җанын тынычсызлады. Нурия әби сыерын сауганда бик зур авырлык тоеп, эшен рәтле башкара алмыйча озак газапланды. Шушы уң кулы аны саруына төшеп борчый иде. Имчәкне дөрес тотмыйча, сыерын да җәзалавын аңлады. Ул мәхлук түзмәде, ачу белән мөгрәп, олы гәүдәсе белән Нурия әбине абзар диварына китереп кысты. Чиләген ычкындырырга теләмичә, юка гәүдәле карчык кеше тынсыз калды, этенеп, тыпырчынып өлгерде. Әмма сыеры аңа сулыш алырга гына ирек бирде дә кабат элеккедә авырттырыбрак китереп кысты. Нурия әбине кабыргалары гүяки шартлап сындылар. Мәхлук, ни эшләгәнен аңлапмы, кире чигенде, читкә китте. Үлемем шушы икән дип Нурия әби абзар почмагына сеңеп төште. Ярдәмгә кеше чакырырлык көче дә, тавышы да юк иде. Балалары аны югалтып, эзләп абзарга керергә, савыла торган сыерны өркетүдән шикләнепме, әллә онытылыпмы — уйлап та бирмәделәр. Хәле китеп күпме утыргандыр, кулын-битен сырлы ябышкак теле белән сыеры ялаганнан ул һушына килде. Айнырга өлгереп, үзенең бичара хәленнән оялды. Чыгып китмәкче иде дә, савып бетер инде дигәндәй сыеры йомшак тавыш белән бу юлы җылы өн тартты. — Түгәнәй, түгәнәй!— дип, аны кабат утлык җаена бастырып, Нурия әби эшен дәвам иттерде. Уң кулында бераз кан оеганлыкны хис итте. Әмма имчәкләрне тарта-тарта, сөякләре тәмам язылып, тәненә үз көче кире кайтты. Нурия әбинең күңеле сөенде: кулбашының авыртуы беткән, сыер, аны кысып, сөякләрен кабат урыннарына утырткан булып чыкты. “Алай да була икән бу дөньяда!”— диеп, Түгәнәен сыйпап, сөтле чиләген күтәргән хәлендә абзардан чыгып, өйгә алып керде. Улы инде чәй эчә иде. Әнкәсе, кабаланып: — Хәзер яңа сауган сөтне сөзеп бирәм!— дип, эшләрен дәвам иттерде. Түр яктан кызы Сөрмәя дә чыкты. Алар шушы тыныч өйдә сак һәм сау холык белән моңа кадәр күп очракта, улының саташып яшәгән алты-җиде елын исәпкә алмаганда, шушы рәвештә матур яшәделәр. Инде менә бу бәхетләренең бер почмагы кабат кителәчәк, Сөрмәя кияүгә китәчәк иде.
* * * Туй бик матур һәм шәп үтте. Икенче елны нәкъ менә чәчәкле май аена алар бәби алып кайттылар. Сөрмәянең изгелегенә күрә баласы да курчак кебек иде. Сабырлыгы, тынычлыгы зиһен ягыннан да камил булачагы хакында сөйләде. Нурия әбинең ничә оныгы үсте, аларны җәйгелеккә каладан кайтаралар да тәрбиягә дип калдыра иделәр, әмма берсе дә аңа шушы кадәр кадерле булмадылар. Чәче, кашлары тумыштан чем кара икәнен истә тотып, бәбигә Ләлә исеме бирделәр. Кияү балакайның торуы-яшәве Нурия әбиләрдән унбиш чакрым ераклыктагы олы авылда иде. Алар яныннан, урамнарына кермичә генә, ерак дисәң, бер чакрым чамасы да түгелдер, басу-кырларына кагылып диярлек олы юл уза. Нурия әби инде көн аралаш диярлек шул балаларына барып-кайтып йөри. Сәбәбе дә бар, кызы туганнан соң Сөрмәясе авыраеп калды. Моңа иң кайгырган кеше кияү булса, күз яшен түгүче Нурия әби үзе иде. Әмма һичкемгә сиздерәсе, кызына төшкән зәхмәттән зарланасы килмәде. Сөрмәя көннән-көнгә сула барып, кайбер вакытларда аяксыз да калгалап, урын өстенә егыла торган иде. Аның каравы Ләлә әрсезлек күрсәтте, инде, күкрәк сөтенә туймыйча калса, кычкырып еларга күнекте, сыер сөтен дә, алма сыгынтыларын да авызына якын да китермәс булды. Баланың шушындый үзсүзлелек итүе Нурия әбигә җанын ашаганыдай тоелды. Бер яктан кызы газиз иде. Икенче яктан, ничек кенә димәсеннәр, “Кызым баласы — йөрәк парәсе, улым баласы — агач анасы”, “Көзге катык, алтын кашык — кызым белән кияүгә, язгы катык, ярык кашык — киленем белән улыма” кагыйдәләре буенча, Ләлә аңа кадерле иде. Сөрмәянең авыруы көчәйгәндә бу хисләре тагын да үсә иделәр. Унбиш чакрым юлны җәяүләп тә, машина туктатып утырып та Нурия әби ике көннең берендә уза, сумкасында шешә белән сөт, тамак ачканда җебетеп булса да авызда әвәләрлек икмәк катысы, печәнкә һәм прәннек йөртә башлады. Әмма аның утырып ашаганы була идеме-юкмы, аларын ук хәтерендә тотарга кирәк тапмады. Баланың кадере кушлана барды, хәсрәте бары тик ананың уйларында юк-бар тойгылар җыелу белән генә бәйле иде. Күп вакытта йорты да, улы да, терлек-туары да Нурия әбигә әһәмиятсез сыман иде. Догалары Аллаһы тәгаләдән кызына һәм Ләләгә, киявенә сабырлык, саулык-сәламәтлек, озын гомерләр теләү белән озатыла барып, көненә йөзәр тапкырлардан да ким кабатланмадылар. Сөрмәянең, бүген-иртәгә тереләсе урынына, авыруы көчәя генә барды. Район больницасында эшләүче врачларның мәгънәлесе аз иде, әллә Ходай кушканны узып булмыймы — ясалган операцияләренең икесе дә уңышсыз булып чыктылар. Өченчесенә батырчылык итү мөмкин түгел иде. Тәмам аяктан калган Сөрмәяне ире күтәреп алып кайтты. Хатыны сөяккә калып ябыккан, әмма йөзе-бите һаман да яңа курчак кебек матур хәлендә калган. Аны кызганудан ире качып-качып елый, хәсрәтен кая куярга белми башлаганын Сөрмәя сизенергә мәҗбүр иде. Мондый вакытта мескеннәр аракы эчүгә керешәләр, ә ире бу яктан бирешмәде, эчемлекне иснәп тә карамады. Үзен эшкә бирде. Аның тырыш хезмәте һәммә тирә-якка беленеп өлгерде. Кайгыны эшкә чумып та юып буладыр сыман иде. Ил эчендә сокланучысы да, көнчесе, үчлесе дә бар. Бигрәк тә Нурия әби яман телләрдән курка, шул сәбәпле дә кызы янына көн дә диярлек бара. Ләләне тәрбия итү өчен дә җан ата торды. Әмма үз йортын да барыбер ташлый алмады, улына ышанычы бөтенләй диярлек юк иде. Шулай ничә еллар буена яз димәде, кыш димәде, көзге пычракларда да юл ярып кызына йөгерде. Ләлә балалар бакчасына йөрде, аның мәктәп яшенә дә җитеп килгәненә әбисе чиксез куанды. Алардагы ата-аналар чакырылып уздырыла торган бәйрәмнәрнең һәммәсенә дә Нурия әби үзе йөрде. Аның бу ихласлыкларын тәрбияче хатыннар яратып бетерәме икән дип уйламады. Кешеләрнең бер-берсен аңлавына ул ышана иде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|