ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 25 страницаАчуым килде. Миңа әйтеп тормыйча, мыштым гына клубка сызганнар барчасы да! Ничек күрми калганмын? Эһе, бик алдатып тордым ди әле монда! Чанамны калдырдым да клубка турыдан, бакчалар яклатып кына йөгердем. Ерак түгел, бер ихата аша чыгасы. Анда, япан кыр уртасында диярлек, ялгызы зур бер агач бина сузылып яткан. Ул безнең клубыбыз. Әнә тегендәрәк — мәктәп биналары, бакчасы. Ә мондарагы — әйе, клуб шул инде. Ә халык кара күч кебек булып аның тирәсенә җыелган. Төзеләчәк яңа мәктәп нигезенең кар астыннан чыгып торган ташларына менеп басып, инде хәзер ничек һәм нәрсә эшләргә, нинди хәйлә белән клуб эченә кереп, сәхнә янына ук узарга дип ашыгыч план кора башладым. Шунда мәктәп ягыннан быргылар кычкыртып, барабаннар кагып, кызыл байраклар җилфердәтеп, ал галстуклы, бүрекләренең колакчыннарын чөеп бәйләгән, яулыкларының очларын артка кайтарган, кар кебек ак күлмәктән, җир кебек кара итәк-чалбардан бер төркем пионерлар клубка таба килә башладылар. Менә батырлар, туңмыйлар да, йөзләре дә яңа чүлмәк тышы кебек кызылча, түгәрәкләнеп тора. Аларга сәхнә башындагы ишекне ачалар инде. Сукмаклары минем яннан уза. Үзләре туктаусыз декламацияләр тукыйлар, бу аларның тәкбирләре, имеш: — Кто шагает дружно в ряд? — Пионерский наш отряд! Халык аларга юл бирә. Пионерлар артыннан, күкрәкне киереп, төз басып, чигәгә уң кулымның бармакларын терәп “честь” биргән хәлемдә мин дә иярәм. Минем үз декламациям бар: — Тра-ля-ля! Тра-ля-ля!.. Анысын миңа абыем өйрәтте. Иң шәбе шушы икән! Ул үзе дә ярата “тра-ля-ля” китерергә. Планым барып чыкты. Менә ничек матур киләбез! Өлкәннәр һаман да безгә юл бирә тордылар, телләрен шартлатып кала бардылар. Сәхнә ягыннан ишек ачылды. Аннан “хәзер башлана” диярәк, кереп бетәргә кушылып команда ишетелде. Халыкның урамдагы төркемнәре дә клуб эченә тыгызланырга ашыкты. Сәхнә ягы ишегеннән мин дә малайлар арасына атылдым. Кемдер артымнан: — Кая моннан керәсең?— дип кычкырып, пәлтә итәгемә сузылып калды, идәндә тәгәрәшеп утырган үзем ише вак-төякләр арасына чумарга өлгердем. Әмма төрле яклап төрткәли-төрткәли, тыныч утырырга урын бирмичә аптыратучылар да табылды. Алгы рәтләрнең берсендәге миңа билгесез апа, шунда мине җилкәмнән эләктерде дә, сорап та тормыйча үз янына утыртты: — Кил әле монда, матур малай! Алдамыйм, кечкенә чагымда мине җеннәр дә ярата иделәр. Ә бу апа рәхәт итеп кочагына кысты, киреләнеп тормадым, май кебек эреп кенә кителгән. Ул арада сәхнәгә ак күлмәкле, кызыл галстуклы пионерлар чыгып, бер сафка тезелеп басып, тагын да быргыларын кычкыртып, барабаннарын кагып, декламацияләрен сөйләп алдылар һәм концертларын башлап җибәрделәр. Аларның һәр җыры, шигыре, дәртле биюләреннән соң халык шаулатып кул чапты. Минем ише малай-шалайлар сөенечтән шаран ярып “ура” кычкырдык. Әмма клуб эче бөркүләнеп, кочаклап утырган таныш түгел апаның аз гына сиземләнгән татлы хушбуй исеннән дә эреп, тиздән күзләрем йомылганнар... Кинәт бөтен дөньяның шым булганын тоеп, мыштым песи сыман иренеп кенә күзләремне ачсам — сәхнә уртасында ак кофтадан, кара итәктән, аягына кара киез итекләр кигән, кызыл галстуклы, күкрәкләренә калын булып сузылып төшкән кара толымына кызыл бантлы Саһира апам басып тора. Һәм ул, кулларын күтәрә төшеп, бераздан сәхнә артына таба җиңелчә генә күрсәтеп куйгандай ишарә ясап, тыныч тавыш белән шигырь укый башлады: “Алар, алар... Җыйнап аналарны, Балаларны кырга кудылар...” Күзләрем маңгаема менде. Әйе, бу минем, минем, минем Саһира апам! Ул, беләсезме, сандугач кебек җырлый да әле! Әнкәй әйтә, Саһира исеме, ди, “Таң сандугачы” дигән сүз ул, ди! Белегез! Мактанасым, тезеп-тезеп әйтәсем килә, тик телем юк, сүзләрем чыкмыйлар. Апам шигырь укый... Әмма ул да түгелдер сыман. Аның шигырь укыганын бер дә ишеткәнем юк иде кебек. Дөрес, аңардан төрле әкият китаплары укыттырып аптыратам, анысы. Укымый карасын, хәзер әнкәйгә әләклим тыңламавын. Ә ул аны ачулана. Ә мин, түшәккә чумып чалкан ятып, апамны елата-елата тагын да китап укыттырам. “Дәресләремне хәзерлисем бар!”— дип тә котыла алмый. Ничә калын китап укып бетерде инде ул миңа, аларда әллә нинди хәлләр язылган. Авырып китсәм, менә бәла апаларыма, бигрәк тә Саһира апама, көннәр буена китап укыттырам мин алардан. Шуңа күрә өчесе тиң, сырхауга бирелә күрмәсен тагын дип, минем өчен ут йотып торалар, боз да ялатмыйлар, ялан өс урамга да чыгармыйлар... Карагыз әле Саһира апамны, шигырьләр дә белә икән бит, яттан! Болай булса, мин әле аны!.. Миңа белдермичә йөргән! Клуб эче шым. Хәтта сәхнә буенда идәнгә тезелешкән малай-шалайлар да борыннарын тарткалап куйгаларга онытып утыралар. Авызлары гына ачылган. “Көн яңгырлы иде...” “Исерек майор...” “Тезеп халыкны...” Саһира апам шигырь укый. Төгәл, матур, рәхәт итеп, күз алдына барча сурәт-картиналарны китереп бастыргандай энәсеннән-җебенәчә китереп укый. Күршедәге бер түти күз яшьләрен сөртә, икенчесе, өченчесе... Апам шунда тын алыштырды, кара чәч толымын артка таба алды, күкрәгеннән кызыл кан агып киткәндәй булып кып-кызыл тасма идәнгә сузылып-бөтерелеп килеп төште. Халык аһ итте. Гүяки Саһира апамның күкрәгенә кемдер мылтыгын төбәп аткан һәм ул шуның ядрәсеннән яраланган сыман тоелды. Мин кычкырып җибәрдем: — Апа-м-м!.. Саһира апам сәхнә артына кереп киткәч, халык беразга телсез калып торды. Шунда бер абзый: — Эһ!— дип ачы гына бер үкенеч авазы тартып алды. Хатын-кыз халкы һушларын югалтырлык аһлар орды, әче тавышлы күкрәк балалары анда-санда елап җибәрделәр. Мин өнсез идем, малайлар да берни аңлый алмыйча миңа карап-карап куялар, үз араларыннан абыемны эзлиләр... Бераздан халык шаулатып кул чабуларын башлады. Саһира апамны тагын сәхнәгә чакырып чыгардылар, аннары тагын, тагын. Мин — мактанчык, түзмәдем, аякларыма басып: — Апам! Бу минем апам, бу минем Саһира апам!— дип инде сөенечләремне кечкенә күкрәгемә сыйдыра алмыйча кычкырдым, сикерендем, канатландым. Янымдагылар, хисләреннән ташып чыгып, ашыга-ашыга мине күтәреп алып түшәмгә чөйделәр, кочакладылар, яраттылар. Сөякләремне изеп бетерә яздылар. Аннары әнкәйгә бирделәр. Мин аның монда икәнлеген белми идем. Тагын да шулкадәрле сөендем, аның алдына утырып, узына-узына “ура!” кычкырдым! Әнкәйне дә, мине дә абыйлар-апалар афәриннәр әйтеп тәбрикләүдән туктамадылар диярлек. Ул концертта Саһира апам “Бер кыр казы калган аерылып” дип башлап китеп, күңелләребезне зәңгәр күкләргә күтәреп, салкын кара күлләргә адаштырып төшереп, гүяки канатларыбызның каерылганлыгын тойдырып җыр да башкарды, клубтагы тамашачылар бу юлы да инде күзләре яшьләнеп еладылар. Мин тагын түшәмгә чөелдем. Концерт нәрсә белән беткәндер, анысын хәтерләмим, әмма борыным күтәрелү генә түгел, кемлегем дә артты. Мине инде һәр адәм заты таный, аркамнан сөя, “апасына охшаган” дип, хәтта конфетлар белән дә шул көннән башлап сыйларга тотындылар. Мондый хөрмәт күңелемә бик тә ошый иде. Олырак, егет ишеләргә — “кайнешлек”, үзем ишеләргә — “кодалык” мәртәбәсе “сатып”, бетмәс-төкәнмәс бәхеттә яши башладым. Мондый рәхәт гомер кичерү кемгә тәтегәне булгандыр әле? Әнкәй генә, вакыт-вакыт кайгыга төшә дә: — Апаңа күз генә тия күрмәсен инде!— дип әйтә торган гадәт алды. Мин дә, ул сүзләрен ишетүгә, шомланып куйгалый идем. Кайбер көннәрдә, вакыт кичкә авышып, апам мәктәптә булса, аны егетләрдән саклап алып кайтырга җибәрә башладылар. Андый чакларда яшь җилкенчәк ишеләр, очратсалар, кесәмә конфет тутыру ягын карыйлар, үзләре: — Апаң белән бер генә минут сөйләштер әле!— диләр.— Кайнешем булырсың!— дип тә үгетлиләр иде. Әмма мин дә соңгы вакытларда эреләндем. Җавабым да әзер: — Мыегың да үсмәгән килеш нинди җизни ди әле ул? Алар бу сүзләремнән куркалар. Апам янына якын килергә бөтенләй дә оялалар. Миңа тию, төртү юк. Бояр малае булдым да куйдым инде менә! Ә авыл халкы көн дә зарыгып яңа концерт булуын көтә. Анда минем Саһира апам җырлар, шигырьләр дә сөйләр, биер дә. Күңелле булыр. Ә мине тамаша халкы түшәмгә чөяр. Җитмәсә: — Ул минем апам шул!— диярмен. Февраль, 2008.
НИГӘ КИЛДЕҢ? Хикәя
Нурия әбинең кайчандыр өе тулы балалары булуын, аларның, бер-берсенә терәк сыйфатында үсеп, данлыклы илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт алдынгылары дәрәҗәсенә ирешүләрен күпләр, хәтта авылдашлары да белми, онытканнардыр инде. Хәер, заманалар үзгәрә тора. Кичәге каһарманнарны бүгенгеләре алыштыра. Тарих та хәтерсезләнә бара, күп эшләрне онытучан. Дөньяның яшәеше шулай яратылган, башкача була алмас кебек. Әйе, шуны да онытмыйк: безне үзебездән алда яшәп узган кешеләрнең өлгеләре тәрбияли, тормышыбызны дөрес корырга өйрәтә. Юктан бар кылынмаган һәм юкка чыгу өчен генә дә яратылмаган беребез дә! Әмма да сөйләргә теләгәнем бу хакта түгел иде. Бары әйтмичә үтеп китеп булмаганнан гына боларны искә төшерергә туры килде. Фәлсәфә сатып алуның да сәбәбе бар шул аның. Нурия әбинең тормышка җигелеп үскән балаларыннан берсе, чибәрләрнең дә чибәре булган асыл сөяк кызы — Сөрмәясе, язмышыдыр инде, кияүгә соңарып чыкты, әмма да зәхмәткә юлыкты. “Күпме егетнең өмет күзе аңарда булган,— дип сөйләделәр,— менә шуны күтәрә алмаган ул!” Халыкның болай сүз йөрткәләвендә дә сәбәп юк түгел иде. Сөрмәя, ягъни да кипарис-сәрви кебек зифа буй иясе кыз, чыннан да халык һәм Ходай күзенең уңында үскән бала иде. Аның эшкә осталыгына да, бер үзенең гектары белән чөгендер басуын китмән-тәпке белән эшкәртеп чыгуларына да, нинди майланып каткан керләрне дә ап-ак итеп ышкып юып, киптереп, үтүкләп куюларына да, аш-суга осталыкларына да, мәктәптә һәр фәннән өлгер булуларына да — барысына-барысына да, белеп-күреп торганнары аркасында, һәммә кешеләр таң калуда вә гаҗәпләнүдә иделәр. Сылу гәүдәсе, йөзенә килешле сары чәче, куе яшел күзләре, бит очларының бераз чокырланып кызарыбрак торулары, ул борын, ияк, иреннәренең нәкъ әкияттәге рәсем-сурәтләрдән өлге итеп күчереп эшләнелгәндәй тоелулары бер хәл, алга таба да Сөрмәя, Ходай хикмәте, үскән саен тагын да матурлана-чибәрләнә, бүген-кичә генә бакчада пешкән алма кебек тулыша барды. Монысы инде тирә-күрше егетләрне генә түгел, хәбәрен ишеткәннәрнең, очраклы күзләре төшеп калганнарның да һушларын алды. Шушы кадәр уңган булуы һәм чибәрлекләре белән бергә, ул гүяки Ходай тәгаләнең үз йөзендәге бер миңе сыман тәүфыйк мә мөгъфирәт, гыйззәт вә сәгадәт өлгесе, адәм балаларының күркәмлек нурын яктырта торган бер көзге мисалында иде. Кайсы гына усал егетләрнең хыялларында нинди кот чыккысыз ният вә уй-теләкләр тугандыр — алары хакында үзләре дә исләренә төшереп әйтергә оялырлар, әмма да берсенең дә, Ходай тәгаләнең әмереннән узып, Сөрмәягә хәтта тырнак очларын тидерер хәлләре булмады. Шунысы гаҗәп, ул үзе бер дә егетләр сайламады. Аларның араларыннан берсенә дә күз салмады, әйтерсең лә шаһзадәләр мәртәбәсендәге кемнедер затлы тугрылык белән көтә икән бу дигән сыман тоела иде. Ә андый егет килмәде дә, күренмәде дә. Сөрмәя дә әкренләп шушы хәлендә сазады. Яше дә, килә торгач, утыздан аргы якка чыкты. Тиздән кырыгы да тулмый калмаячак иде. Аның болай ялгыз каласын уйлап әтисе дә, әнисе дә өзгәләнделәр, апа-сеңелләре дә гамьнәргә тулды, абый-энеләре дә, кардәш-ыруглары да хәсрәт чиктеләр. Ярәштергәләп тә карагандай иттеләр. Әмма Сөрмәя күз дә салмады: — Миңа моның ишене соң... Әйтмәсәгез дә ярар иде!— дип кенә белдерде. Менә инде аны үзен әллә кемлеккә куюда, борынын югары йөртүдә, кешеләрне санламауда, сөймәүдә гаепләделәр. Ә Сөрмәя аларга үпкәләмәде. Авылда гына түгел, аның турында хәбәрләр ишетүдән генә дә мәхәббәт утларында көеп яшәгән ничәмә егет-җилән, өметләрен кисми яши торгач, тәмам ак сакалга ирешеп, теләкләрен аңардан тулысынча өзеп, ахырыл-әмер, очраганга өйләнеп, балалар үстерү кәсебенә керделәр. Әмма Сөрмәя һаман да үзе булып кала бирде. Ул гүяки картаюны белми иде. Кайчан карама, гел шул кичә генә бакча алмагачында пешкән кызыл алмадай. Көн дә район үзәгенә, егерме чакрымлы ерак юлга эшкә барырга чыга, көн дә кич белән кайтып җитә. Үзәк почтамтның бухгалтериясендә эшли диләр аны. Елның көзе бар, кышы, язы. Яңгыры килә, бураны, кары, бозы. Кем юл чатына иртә белән чыгып басты дисәгез, ул да булса шушы гүзәл туташ Сөрмәя булыр. Ничек аны усал егетләр урлап китмәгәннәр дә, ничек аңарга нәфселе ирләрнең куллары сузылмаган? Юк шул, Ходай тәгаләнең күз уңындагы сөеклесе булсаң, акылыңнан алда намусың йөри. Ә намус ул иң кара, кабих кешедә дә көтмәгәндә көтелмәгәнчә уянучан. Нурия апаның шушы чибәр кызын Ходай үзе менә шулай саклады. Ә гомер дигәннәре бара торды. Балалары ничек илнең төрле якларына бөек хезмәт батырлыклары өчен таралып бетсәләр, шулай ире дә, әллә ни олыгаеп һәм картаеп тормыйча гына, үз җае белән мәңгелек йортка китеп барды. Кичен, авыр эштән соң, арып-талып йокыга талды. Шуннан уянып тормады. Нурия апа төшкә кадәр көтте. Аннары Ногман мулланы дәштерде. Ул исә бу эшкә бик тә гаҗәпләнде, “тәһарәте дә бозылмаган икән, йа Ходай” дип, күзләренә яшь килүдән елый-елый “Йәсин” чыкты. Аны шул көнне үк, каберен җитештереп, юып-кәфенләп, гүргә иңдерделәр. Балаларының кайтырдае гына җеназага өлгерде, калганнарын атна буе көтәргә кирәк иде. Иренең өчесен, җидесен, кырыгын, еллыгын уздыра-уздыра, Нурия апа да картаеп барып, әбиләр кыяфәтенә күчте. Аның бердәнбер күңел юанычы бар — кызы Сөрмәя, ул аны иртәнге якта тәрәзәдән карап озатып кала, кичкә: — Кызым кайтмыймы?— дип, олы юл тарафына мең күз белән карап, көтеп каршы ала. Ул ишектән күренүгә, бөтен өй эченең нурланып китүеннән тәмам әсәрләнә. Телендә дә шушы догасы иде: — Ходай тәгалә мине шушы фәрештәдәй балам белән бәхетле итте. Берүк бәла-казадан сакла үзен! Гүяки Сөрмәя дә газиз әнкәсенең шушы догасын ишетү өчен генә өенә кайта, иртән тагын эшенә чыгып китә иде. Әмма Ходайның да хикмәтләре була икән ул. Аларның йортына да имгәк төште. Нурия әбинең каладагы нинди гаярь, ил батыры булган улы, ниндидер бер хатын кулыннан бозылып, тәмам чирле хәлендә туган йортының нигезенә кайтып егылды. Илдә-көндә очрамаган мондый хәл телгә алып сөйләргә оят, халыкка белдерер өчен яман шеш кебек күңелгә авыр иде. Әмма исе чыкмый калмады. Күпләр моңа ышанырга теләмәделәр. Иңендә ике потлы капчыкларны янчык кебек кенә уйнатып үскән, печән чабуда, ат тотуда, машина-трактор ишеләрне йөртүдә тиңе юк саналган мондый егетнең, ирлек яшенә җиткәч кенә менә шушылай күтәрәмгә калуы, акылда саташуы, җитмәсә аракыга ихласлык итүе Ходай тәгаләнең дә, табигатьнең дә кануннарына сыеша алмый иделәр. Кешене бозса — адәм генә боза, хәтта Шайтан да андый ук мәкергә барырлык юләр түгел анысы. Ә бәлале ир үзенә күрә генә булмады. Көннәр буе караватында ятар иде дә, Сөрмәя апасы кайтып, хәлен белешә башласа, җене котырудан ачуланырга тотыныр иде. Күзләре дә агарып чыгалар. Алышына. Тиздән ул шушы кайтып егылган туган йорты нигезенә дә сыеша алмый башлады. Аның, Сөрмәя апасын куып чыгарырга теләп: — Кияүгә китәсеңме син, юкмы?— дип үкерүләре авылны тетрәтеп-тетрәндереп куя башладылар. Гомергә табак-савытлар да шалтырамаган Нурия әбинең өе тавыш һәм гауга белән тулды. Шушы кадәр зобанилык бер кешедән генә киләдер дип уйларлык түгел иде. Бу нинди галәмәт икәнлеген белергә теләп Сөрмәя ерак юлга чыкты. Үз тирә авылларында күрәзәче-багучы ишеләр юк иде. Атна-ун көн йөреп, ул тагын да борчылырлык авыр хәбәр алып кайтты. Энесен марҗа сихерләгән. Һичбер төрле даруы һәм дәвасы юк икән. Бары тик вакытлар узу белән, олыгайгач кына үз хәленә кайтыр, өйләнер, балалар да үстерер, имеш. Әллә дөрес, әллә нахак — бүген-иртәгә генә белешле түгел. Нурия әбинең иң курыкканы — намазын калдыру булды. Әмма улы аның бу гамәлен сөймәде. Ирексездән әби мунчага да чыгып карады. Тик мунча, бәдрәф, лапас ише урыннарда намаз уку ярамас эшләрдән икәнлеген белгәненә күрә, намаз вакытлары чыга барып, аларны еш кына казага калдырырга туры килә иде. Аңа үз гамәлләрен җиренә җиткереп кылырга бер генә мөмкинлек тә булмады. Улы ни көндез, ни төнлә рәхәт йокламады, әмма аек акыл белән дә йөрмәде. Ут-күз салуыннан да курка иделәр. Сөрмәя һаман да иртән район үзәгенә эшенә чыгып китә, кичен кайта, хезмәтендә дә күндәм, өйдә дә энесенең теләсә нәрсә әйтеп җикерүләрен тыңлауда яши бирде. Туташның акрынлап сула-бетә баруын да инде игътибар күзенә алырга мөмкин иде. Ул да түгел, энесенең хәрби хезмәттә чагында ниндидер шартларга эләгеп, исән калуы өчен өч урыннан арка мие сүленме суыртып алулары да билгеле булды. Солдаттан кайтып ике ел узгач болай саташуында марҗа сихере түгел, сөекле ватаныбызның бәндәләрен “кадерләвеннән” икәнлеге ачыкланды. Бу хәбәрне аларга бергә хезмәт иткән офицерның әнисе килеп сөйләп китте. Әмма кешегә белдермәүләрен, берүкләр генә, Ходай хакы өчен, алтын укалы погоннар таккан улын харап итмәүләрен үтенде. Аның бу хәбәре канлы яшьләр белән бергә йотылдылар. Әмма Нурия әби шул улының көннәрдән-беркөнне тереләчәгенә, өйләнеп балалар үстерәчәгенә чиксез ышана иде. Менә шушы өмете белән бергә ул изге кызы Сөрмәясенең дә әлегәчә кияүдә түгеллеген исенә төшерде һәм: — Кара әле, кызыма ничә яшь икән инде?— дип, гомерендә беренче тапкыр бу олы уе эчендә аптырашта калды.— Инде уртанчы кызым кырыкка җитә. Сөрмәям аңардан өч яшькә генә кече иде түгелме соң? Йа Ходаем, үзең Хуҗа, үзең Мөгъфир, ничек болай булды әле бу? Апалары аны кияүгә бирергә вакыт диләр иде, аптырый идем, унсигез яшьлек кызны кем кияүгә бирсен әле дип. Йа Ходай, тәмам саташкан булган икәнмен бит... Үзең Хуҗа, үзең Мөгъфир! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|