Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 29 страница




Мо­ның өчен ул ты­рыш бу­лыр­га, һәр ку­шыл­ган әмер­не җи­ре­нә җит­ке­реп баш­ка­рыр­га ки­рәк­ле­ген, элен­ке-са­лын­кы­лык­тан ко­ты­лыр­га ти­еш­ле­ген тө­шен­де. Аңа ко­ман­дир­ла­рын­нан алып һәр сол­дат­ның күз­лә­ре тө­бәл­гән иде­ләр. Ул хәт­та мыс­кыл­лы ка­раш­лар­ны да ла­ек­лы рә­веш­тә кү­тә­рә бел­де. Анд­рей­ның һәр­да­им аңар­дан “кор­бан тә­кә­се” яса­вы әү­вә­ле күп­ләр­гә оша­са, рә­хәт­лек бир­сә дә, ин­де ахыр­га та­ба тең­кә­лә­ре­нә дә тия баш­ла­ды. Ке­ше­дә на­мус ди­гән бай­лык­ның сак­ла­на тор­ган уры­ны бар ул, кай­чан да бул­са үз бар­лы­гын күр­сә­теп, кү­ңе­ле киң­лек­лә­рен ко­яш ке­бек як­тырт­мый кал­мый!

Усал­лык­ның да фай­да­сы тия шул. Ти­мер­не ут­ка са­лып кыз­ды­рып, авыр чү­кеч­ләр бе­лән кый­нап ка­мыр итә­ләр дә, ан­на­ры су­га ты­гып ны­гы­та­лар. Югый­сә ул ут­та да, су­да да ба­ры­бер ти­мер хә­лен­дә ка­ла. Ди­мәк, ка­мы­рың нин­ди, син дә шун­дый.

Анд­рей үч ит­сә дә, Хә­лил­не шул авыр­лык­ла­ры бе­лән ны­гы­та бар­ган­лы­гын той­ма­ды. Хә­ер, мо­ны Хә­лил үзе дә со­ңын­нан гы­на аң­ла­ды. Сол­дат мушт­ра­сы аны тор­мыш­ка, ке­ше­ләр­гә, авыр­лык­лар­га җит­ди ка­рар­га, те­лең­не ге­нә тү­гел, те­ләк­лә­рең­не һәм нәф­сең­не дә ты­яр­га, һәр ку­шыл­ган әмер­не җи­ре­нә җит­ке­реп, ва­кы­тын­да баш­ка­рыр­га ки­рәк­ле­ген өй­рәт­те. Ул хәр­би хез­мәт­тән җит­ле­геп, чү­ке­леп, ны­гып кайт­ты. Ин­де әти-әни­се­нең урын­лы-урын­сыз зар­ла­ры аны җе­бе­теп тө­ше­рә ал­мый иде­ләр. Һәр­кем­нең үз тор­мы­шы, ке­ше­не­кен ке­ше күр­ми. Әм­ма ри­зы­гың­ны авы­зың­нан тар­тып алыр­га то­ру­чы хәй­лә­гә ос­та­лар бик күп. Нәкъ “Кар­га бе­лән Төл­ке” мә­сә­лен­дә­ге ке­бек авы­зың­ны ачып ка­лыр­га мөм­кин­сең!

Яшәү өчен кө­рәш. Ан­да һәр адәм са­нау­лы. Үз мән­фә­га­тен кем дә куй­мый. Ял­гы­шыр­га яра­мый. Бер тап­кыр ха­та­лан­саң, ул ял­гы­шың икен­че­сен ки­те­реп чы­га­ра. Яшәү өчен кө­рәш­тә га­дел­лек бар­мы? Кая, бар­мы ул га­дел­ләр? Кай­да һәм кай­чан алар­ны оч­рат­тың? Әти­ең, әни­ең? Алар, га­дел бу­лып, ахыр­да нәр­сә­гә иреш­те­ләр? Нин­ди мәр­тә­бә тап­ты­лар? Га­дел­лек га­ди ха­лык­та гы­на бу­ла. Юга­ры­да­гы­лар га­дел­лек­не баш­ка­ча аң­лый­лар­мы әл­лә? Югый­сә ил­дә тор­мыш бү­тән­чә бу­ла­чак иде тү­гел­ме? Ун­җи­ден­че ел­да га­вам­ны нәр­сә куз­гат­ты, су­гыш­лар­да ба­тыр яса­ды? Га­дел­лек өчен кө­рәш тү­гел­ме? Ә тук­са­нын­чы ел­лар­да ха­лык ни дип мәй­дан­нар­га чык­ты? Ышан­ган га­дел­лек­кә ире­шә ал­мау­дан ап­ты­раш­ка тө­шеп тү­гел­ме?

Бу со­рау­лар Хә­лил­нең ба­шын­да бе­рәм-бе­рәм­ләп ке­нә ма­лай ча­гын­нан ук бар­лык­ка кил­де, җы­е­ла кил­де­ләр. Аның әти­се Хә­сән аб­зый, ни йо­кы­сыз ке­ше, го­ме­ре буе ты­рыш хез­мәт­тә бул­ды. Кө­не-тө­не кол­хоз эшен­дә иде. Ә күр­ше­лә­ре, Хис­мәт ага, үзе ке­бек үшән ала­ша җи­геп, ын­дыр та­ба­гын­да мө­дир­лек хез­мә­тен­дә җил су­га­рып йөр­де, ә га­и­лә­се бал­да-май­да йөз­де. Ярат­кан бер сү­зе бар иде аның. Хә­лил­нең күз ал­дын­да кол­хоз баз­ла­рын­нан аз­мы ул кап­чы­гы-кап­чы­гы, йө­ге-йө­ге азык-тө­лек, фу­раж, пе­чән, ях­шы ак он та­шы­ды һәм дә әй­тә тор­ды:

— Эш­лә­гән — ашар!

Әм­ма ул “аш­лар­ны” Хә­лил­нең дус­ты, Хис­мәт ага­ның улы Та­җи чө­мер­де. Алар ике­се дә мо­ны шу­лай ти­еш дип бел­де­ләр. Хә­лил тө­ке­рек йо­та, аш уры­ны­на таш ка­ба иде тү­гел­ме? Хис­мәт ага­ның га­дел­ле­ге шу­шы иде. Хә­лил­нең әти­се кө­не-тө­не эш­лә­мә­де? Ә бәл­ки аңа Хис­мәт ага уры­нын­да көн уз­ды­рыр­га ки­рәк бул­ган­дыр?

Әгәр дә юан бә­дән­ле кеч­ке­нә дә­рә­җә­ле бер мө­дир кол­хоз ма­лы­на ме­нә шу­лай кү­се ке­бек ху­җа бу­ла ал­са, бри­га­дир­лар, баш­ка­лар, рә­ис үзе ни­чек яши­ләр иде икән соң? Хис­мәт ага­ның ка­рак­лы­гын һәм Хә­лил ке­бек юләр баш­лар­га эш­ләп ашар­га өй­рә­тү­лә­рен бел­ми иде­ләр­ме­ни?

Ә Хә­лил чын­нан да эш­ләп аша­ды, Хис­мәт ага­ның хик­мәт­лә­рен, ас­тыр­тын га­мәл­лә­рен кү­рү­ен-бе­лү­ен һич­кем­гә, хәт­та ән­кә­се­нә дә сөй­лә­мә­де. Хә­ер, сөй­лә­мә­сәң дә ха­лык бе­леп то­ра иде. Үсә төш­кәч Хә­лил, әгәр дә бай­лык­ны га­дел итеп, һәр­кем­гә ти­гез итеп бүл­сәң, бө­тен ке­ше­гә дә җи­тә­чәк дип хы­ял­ла­нып йөр­де. Ул мо­ңа чын кү­ңе­лен­нән ышан­ды. Мәк­тәп­тә, җи­ден­че сый­ныф­та укы­га­нын­да, шу­шы хак­та ин­ша язып, “биш­ле” бил­ге­се дә ал­ды. Бу хәл аны шун­дый да ка­нат­лан­дыр­ды, мо­ңар­чы җит­ди эш­тә ал­га чык­ка­ны юк иде. Мон­нан соң ал­дат­мас­ка ты­рыш­ты. Аның ка­лә­ме дә шо­мар­ды. Ра­йон га­зе­та­сын­да бер-бер арт­лы ике хә­бәр бас­ты­рып чы­гар­ды. Алар­ның бер­се пи­о­нер­лар­ның ме­тал­ло­лом җы­ю­ла­ры ту­рын­да, икен­че­се күм­хуҗ­да чө­ген­дер алу­да ты­ры­шып эш­лә­гән уку­чы­лар­ны мак­тау­дан гый­ба­рәт иде. Дө­рес, кү­зе­нә ча­лын­ган га­дел­сез­лек­ләр, ба­ла­лар­ның ир­тән­нән көн­дез­ге сә­гать ике­гә ка­дәр мәк­тәп ки­шәр­лек­лә­рен­дә, ә ан­на­ры әни­лә­ре­нә бү­ле­неп би­рел­гән ба­су­да төн­гә­чә эш­ләр­гә мәҗ­бүр бу­лу­ла­рын да, күм­хуҗ ида­рә­се вә­кил­лә­ре­нең һәм укы­ту­чы­лар­ның ба­ла­ла­ры исә кө­не бу­е­на урам­да уй­нап йө­рү­дә го­мер­лә­рен уз­ды­ру­ла­рын да яз­ды ул. Тик ала­рын га­зе­та­да бас­тыр­ма­ды­лар. Мо­ңа Хә­лил мыс­кыл­ла­ныр­га ти­еш иде. Ә әти­се, ул мә­ка­лә­лә­рен укы­гач, ни­гә­дер мак­тап бер ге­нә сүз дә әйт­мә­де. Әни­се ге­нә ку­а­нып йөр­де. Улы зур ке­ше бу­ла­ча­гын уй­лап сө­е­нә иде, хә­ер мо­ны яшер­мә­де дә:

— Без­нең дә язу­чы­быз бар!— дия баш­ла­ды.— Мин аның ән­кә­се!

Мә­ка­лә­ләр күр­ше-кү­лән­не шым бу­лыр­га мәҗ­бүр ит­те. Биг­рәк тә Хә­лил­не мәк­тәп укы­ту­чы­ла­ры­ның ят­сы­нып та, хә­тәр­гә ка­ра­ган­дай кур­кы­нып та үзе­нә күз те­кәп алу­ла­ры ап­ты­раш­та кал­дыр­ды. Бу ва­кый­га­лар бәл­ки шу­лай оны­ты­лыр да иде­ләр, әм­ма су бу­ен­да уй­на­ган­да, ин­де яз аен­да, аны Та­җи ачу бе­лән чит­кә төр­теп җи­бәр­де һәм:

— Гә­җит кой­ры­гын ялау­чы!— дип, үч­лә­неп сүз ыр­гыт­ты.

Хә­лил ап­ты­ра­ды. Йө­рә­ге­нә шом төш­те. Та­җи­ның нәр­сә әй­тү­ен аң­лый ал­мый­ча кал­ды. Ул мыс­кыл­лый иде­ме, әл­лә көн­ләш­те­ме — бил­ге­сез иде. Хис­мәт агай, ат йө­ге бе­лән кайт­са, кап­ка­ла­рын эч­тән тиз ге­нә бик­ләп ала, ар­ба­сын да ла­пас ас­тын­да яше­реп бу­ша­ту га­дә­те­нә күч­те. Хә­лил­гә күр­ше­се Та­җи дус­тын эз­ләп ке­рү ты­ел­ды. Кап­ка төп­лә­ре­нә якын­ла­шу­га, хә­зер бе­рәр­се кар­шы­сы­на йө­ге­реп чы­га. Элек­ләр­не Та­җи­ның, бал-май ашап ту­еп, урам­га уй­нар­га чы­гу­ын сә­гать­ләр бу­е­на өй­лә­ре эчен­дә туп­са­га сө­я­леп кө­теп га­зап­лан­ган бул­са, ин­де хә­зер аны Хә­лил урам­ның икен­че ягын­да то­рып ча­кы­рыр­га мәҗ­бүр иде. Хә­ер, бө­тен авыл бе­лән аңар­дан тел яше­рә баш­лау­ла­ры да олы бер са­бак бу­лыр­га ти­еш иде югый­сә. Тик бу үз­гә­реш­ләр­нең сә­бә­бен Хә­лил дус-дош­ман­сыз кал­га­нын аң­лый баш­ла­гач кы­на тө­шен­де: га­зе­та­да мак­тап язу­ла­ры да авыл ко­ла­гы­на әләк сү­зе сы­ман ки­леп иреш­кән!

Мон­дый хәл бе­лән бер­ни дә эш­ләп бул­мый иде. Бу га­дел­сез­лек­кә ки­леп оч­ра­вы Хә­лил­нең яшь йө­рә­ген та­гын да ныг­рак ват­ты. Ул хәт­та шул са­гыш­ла­ры ар­ка­сын­да ши­гырь­ләр дә яза баш­ла­ды.

Хә­ер, бо­лар ба­ры тик кеч­ке­нә Хә­лил бе­лән бул­ган ва­кый­га­лар­дан бер­ни­чә­се ге­нә иде. Ин­де хә­зер хәл баш­ка. Ул бит Хә­лил Хә­сә­но­вич. Ка­зан­да уни­вер­си­тет­лар дис­тә­гә якы­на­еп ки­лә. Хә­лил Хә­сә­но­вич шу­лар­ның бер­сен­дә рек­тор урын­ба­са­ры бу­лып эш­ли. Аның ха­кын­да бер дә авыл ма­лае ди­мәс­сең. Дө­рес, рек­тор урын­ба­сар­ла­ры уни­вер­си­тет­та уни­ке. Һәр­кай­сы­ның үз кем­ле­ге, үз фи­ке­ре, дөнь­я­га үз ка­ра­шы. Бер­дәм кол­лек­тив бу­лып би­шен­че ел­ла­рын эш­ли­ләр. Хә­лил Хә­сә­но­вич уку-укы­ту бу­ен­ча җа­вап­лы. Һәм ме­нә ел ахы­ры­на рек­тор­ның хез­мәт сро­гы чы­га, яше — җит­меш­тә. Аның уры­ны­на яңа­сын сай­ла­я­чак­лар һәм ул ке­ше һич­шик­сез Хә­лил Хә­сә­но­вич бу­лыр­га ти­еш­ле! Мо­ның шу­лай бу­луы өчен бик күп нәр­сә­ләр­не эш­лә­де ин­де. Ун ел эчен­дә кан­ди­дат­лык һәм док­тор­лык дис­сер­та­ци­я­лә­рен як­ла­ды. Ярый әле ул ва­кыт­лар­да ми­нистр­лык­та җа­вап­лы эш­тә иде. Хө­кү­мәт ак­ча­сын кем­нәр­гә “ө­лә­шү” сә­я­сә­тен үз фай­да­сы­на тө­зе­де. Бай­лык ти­рә­сен­дә мәш ки­лү­че га­лим-го­ла­мә­дә га­дел­лек тө­шен­чә­се бө­тен­ләй ди­яр­лек юк­лы­гын ул шун­да бик ях­шы то­еп һәм аң­лап ал­ды. Фән ия­се исе­ме ар­ты­на ком­пи­ля­тор­лар да яше­рен­гән­ле­ген, үзе дә алар­дан ка­лыш­мас­ка ти­еш­ле­ген бе­леп өл­гер­де. Чын, га­дел, гый­лем үсе­ше­нә хез­мәт итү­че га­лим­нәр­нең дә бар­лы­гын ул бел­ми һәм күр­ми кал­ма­ды, тик ан­дый­лар ан­нан ерак­та иде­ләр. Алар ха­кын­да ба­ры тик “ул ке­ше бик усал”, “ул бик та­ләп­чән”, “ул фән бе­лән са­таш­кан” ди­гән ко­то­чыр­гыч сүз­ләр­не ге­нә ишет­те, шун­лык­тан күз­лә­ре­нә ча­лын­мас­ка, ераг­рак, чит­тә­рәк йө­рер­гә ты­рыш­ты. Хә­ер, ми­нистр­лык­та­гы һәм­мә чи­нов­ник та шу­шын­дый сак­чыл җан­нар­дан иде­ләр. Алар да ашы­га-ашы­га үз­лә­рен­нән “га­лим” яса­ды­лар. Бу эш­лә­ре кү­бе­се­нең җи­ңел ба­рып чык­ты, ми­нистр­лык вә­ки­ле­нә, сә­я­сә­тен дө­рес кор­ган­да, ки­рәк­ле ке­ше­ләр бе­лән ге­нә эш ит­кән­дә, ала­га­ем кү­сәк кү­тә­рә алыр­лык гый­лем ия­се та­был­ма­ды. Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның кан­ди­дат­лы­гы бе­лән док­тор­лы­гы ара­сын­да бер­ни­чә фра­за­дан һәм фа­раз­дан гай­ре аер­ма юк иде. Мәс­кәү дә алар­ны җи­ңел рас­ла­ды. До­ку­мент­ла­ры­ның ва­кы­тын­да йө­ре­шен ул үзе кү­зә­теп тор­ды. Ки­рәк­сә, хә­зер Мәс­кәү юлы­на ашык­ты. Аның өл­гер­ле­ге­нә сок­ла­ну­чы­лар аз тү­гел иде­ләр.

Ин­де ме­нә рек­тор бу­лыр­га ти­еш ул! Ә уни­вер­си­тет кол­лек­ти­вы сай­лар­мы? Алар аның нин­ди асыл зат һәм нин­ди бө­ек га­лим икән­ле­ген бе­лә­ләр­ме?

 

II

Рек­тор бу­лып сай­ла­ныр­га те­ләп си­гез ке­ше­дән дәгъ­ва­лы га­ри­за кер­гән­ле­ген ишет­кәч, Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның бо­лай да пе­ләш­лә­нә бар­ган ба­шы тә­мам таш­ка әве­ре­леп, йө­рә­ге­нә ба­вы­ры аша үт кай­на­ры йө­гер­де. Ни­чек мо­ңар­чы бел­дер­мәү­лә­ре дә аны шик­кә кал­дыр­ды. Бит ин­де Мәс­кәү­дә­ге ага­сы, әни­се­нең абый­сы, дан­лык­лы Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич бе­лән сөй­лә­ше­неп тә куй­ган иде. Ул ан­да Рә­сәй Дәү­ләт ду­ма­сын­да эш­ли, һәр мәсь­ә­лә­дә ил эчен­дә сү­зе үтем­ле. Фән һәм мә­га­риф ми­нистр­лы­гы бе­лән дус­лы­гы бар. Хә­ер, мон­да­гы, Та­тарс­тан­да­гы, ми­нистр­лар­ны да ул ях­шы бе­лә. Әл­лә Хә­лил Хә­сә­но­вич­ка хә­зер­гә ка­дәр Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич яр­дәм ит­мә­де­ме? Һәр ады­мы аның яр­дә­ме бе­лән баш­ка­рыл­ды, биг­рәк тә соң­гы егер­ме ел эчен­дә. Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич­тан баш­ка җир йө­зе­нә ко­яш та чык­мый, таң да ат­мый! Мо­ны бө­тен ке­ше дә бе­лә. Әм­ма аның бе­лән ту­ры элем­тә ба­ры тик Хә­лил Хә­сә­но­вич ку­лын­да һәм рес­пуб­ли­ка пре­зи­ден­тын­да гы­на. Дө­рес, бәл­ки ха­ты­ны, ба­ла­ла­ры да шун­дый хәл­дә­дер? Әм­ма Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич­ның иң якын ке­ше­се һич­шик­сез Хә­лил Хә­сә­но­вич, ул аның ил­че­се дә, ыша­ны­чы да. Шу­лай тү­гел­ме?

Ә элек­ләр­не бө­тен­ләй баш­ка хәл иде. Хә­лил Хә­сә­но­вич кай ва­кыт­лар­ны Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич ха­кын­да ишет­кә­ли тор­ды: әни­се­нең ту­ган эне­се кай­да­дыр Апас як­ла­рын­да аг­ро­ном бу­лып эш­ли, имеш. Бер дә фай­да­сы ти­гә­не юк, кай­тып, ку­нак­ка тө­шеп тә кит­ми хәт­та. Биг­рәк тә Хә­лил­нең әти­се Хә­сән абый:

— Юләр ул, әл­лә кай­да аш­ла­ма ашап ята. Мон­да рә­ис бу­лып ки­лә дә бел­мә­де!— дип, аны ачу­ла­нып ис­кә ал­га­лый тор­ды.

Һәм ме­нә, Хә­лил хәр­би хез­мәт­тән кайт­кан ел­ны, син ишет тә мин күр, ди­гән­дәй, Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич­ны Та­тарс­тан­ның иң че­те­рек­ле са­нал­ган ра­йо­ны­на ха­ки­ми­ят баш­лы­гы итеп куй­ма­сын­нар­мы! Ул ан­да, элек­ке эш­лә­гән ра­йо­нын­да, аг­ро­ном бу­лып кы­на ят­ма­ган, әл­лә кем­нәр дә­рә­җә­се­нә кү­тә­ре­леп өл­гер­гән икән бит! Җит­мә­сә авыл ху­җа­лы­гы­на бәй­ле кан­ди­дат­лык дис­сер­та­ци­я­се дә язып як­ла­ган, нин­ди­дер ко­лак ишет­мә­гән, күз­ләр күр­мә­гән үсем­лек­не киң мәй­дан­нар­да үс­те­реп, аңар­дан чик­сез зур уңыш­лар алып, ил­не ба­е­ту юнә­ле­шен­дә эш алып бар­ган, ә “су­кыр” җиз­нә­се Хә­сән абый шу­ны да бел­ми йөр­гән.

Әйе, чын­лап то­рып Хә­лил өчен дә ко­яш чык­ты, таң ат­ты. Аны ул бер те­ле­фон шал­ты­ра­туы бе­лән уни­вер­си­тет­ка укыр­га керт­те. Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич­ның бүл­мә­се­нә егет­нең бе­рен­че аяк ат­ла­вы бул­ды, мог­җи­за­лы хәл ди­яр­сең, Хә­лил­не та­нып ал­ды, әти-әни­се­нең хә­лен со­раш­ты, һәр­ва­кыт элем­тә­дә то­рыр­га ку­шып, хәт­та ке­сә те­ле­фо­ны но­ме­рын бир­де. Ул ва­кыт­лар­да ан­дый сөй­лә­шү җай­лан­ма­ла­ры бик си­рәк адәм­нәр­нең ге­нә ку­лын­да иде­ләр. Дө­рес, со­ңын­нан Хә­лил үзе дә бел­де: ке­ше­нең исе­мен, кем һәм кай­дан бу­лу­ын ал­дан сәр­кә­тип кыз­га әйт­кәч, ул, ке­реп-чы­гып йөр­гән ара­да ху­җа­сы­на ишек тө­бен­дә кем­нәр­нең за­ры­гып кө­теп тор­га­нын бәй­нә-бәй­нә җит­ке­рә икән.

Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның нык­лы те­рә­ге Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич ха­кын­да һич­кем­гә сөй­лә­гә­не, се­рен тиш­кә­не юк. Бе­рен­че оч­ра­шу ва­кый­га­сын да, ан­на­ры бул­ган­на­рын да бик ях­шы хә­тер­ли. Һа­ман да үзе­не­ке үзен­дә ха­ти­рә­ләр бу­лып уе­лып ка­ла би­рә. Ке­ше­ләр­нең сөй­лә­гән сер­лә­ре­нә исә сан да күр­сә­теп тор­мый, кер­гә­нен җи­ңел ге­нә чы­га­ра да җи­бә­рә. Ә үзе­не­ке — ка­бер се­ре! Аңар­дан мо­ны Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич та­ләп ит­те. Ул ки­ңә­шен то­туы Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның үзе­нә дә фай­да­га кил­де. Инт­ри­ган адәм­нәр өчен ке­ше се­рен­нән дә әһә­ми­ят­ле, шу­ны сөй­ләп юа­ну­дан да бө­ег­рәк ләз­зәт һәм тәм юк. Мо­ны Хә­лил Хә­сә­но­вич үзе дә күп­тән бе­лә, та­би­га­те, җе­не бе­лән тоя иде ке­бек. Шун­лык­тан ул инт­ри­ган­нар ар­тын­нан ия­реп кит­мә­гән­дер дә әле. Әм­ма күп­ме­ләр ме­нә шу­шын­дый­лар: ке­ше­не сөй­ли­ләр, ке­ше ке­рен авыз та­га­рак­ла­рын­да чай­кый­лар. Адәм­дә үзен-үзе мак­тау һәм зур­лау га­дә­те бар гы­на тү­гел, ба­шын­нан аш­кан. Мо­ның өчен баш­ка­лар­ны пыч­ра­ту юлын сай­лый. Ул шу­шы рә­веш­ле үз за­тын пь­е­дес­тал­лар­га мен­де­рә, әл­лә нин­ди ях­шы як­ла­рын кү­пер­теп сөй­ләп би­рә. Фә­реш­тә ин­де ме­нә. Ә баш­ка­лар? Баш­ка­лар­ны тү­бән­гә куюы, на­чар­га са­нап бә­я­ләү адәм ба­ла­сы­ның чын сый­фа­ты. Әйе, дө­ре­се шул: бер ге­нә ке­ше дә инт­ри­ган­га әве­ре­лү­дән азат тү­гел — га­лим­нә­ре дә, чи­нов­ник­ла­ры, де­пу­тат­ла­ры, пре­зи­дент­ла­ры да. Әгәр дә кем дә кем гай­бәт мәҗ­ле­сен­дә си­нең хак­та дө­рес һәм ях­шы сүз әй­тер дип көт­сәң, ял­гы­ша­чак­сың. Ул бө­ек акыл ия­лә­ре ге­нә ке­ше­нең ха­та­лы га­мә­лен дә хуп­лап сөй­ли ала­лар, чөн­ки һәр ту­зан бөр­те­ге­нең сел­ке­нү­ен­дә дә мәгъ­нә һәм сә­бәп бар­лы­гын кү­рә­ләр. Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич ха­кын­да кай­сы адәм аңа мак­тап сөй­лә­де әле­гә­чә? Хәт­та ту­ган­на­рын­нан да ишет­мә­де. Әм­ма баш­ка­лар­дан өмет тә итә­се тү­гел. Дө­рес әйт­кән ул:

— Энем, хә­рә­кәт­тә бул! Те­шең-тыр­на­гың бе­лән ябыш, үзең­не­ке ит. Ку­лың­нан кил­мә­гән эш­не ак­ча бе­лән хәл итеп бу­ла. Бе­леп тор! Ак­ча­ның кө­че җит­ми кал­га­ны юк әле­гә­чә, аз­лы­гы гы­на кур­кы­ныч. Хәт­та пре­зи­дент ап­па­ра­тын­да аның ки­ре ка­гыл­га­ны юк. Ке­ше­ләр ара­сын­да­гы мө­нә­сә­бәт­не хәл итү өчен уй­лап та­был­ган ул. Алыш-би­реш өчен, га­дел­лек өчен! Һәр әй­бер­нең бә­я­се бар, тик бе­лү­че­лә­ре ге­нә бар­мак бе­лән са­нар­лык!

Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич нәкъ Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның үзе ке­бек ка­ра тут йөз­ле, киң күк­рәк­ле, олы гәү­дә­ле, үт­кер ка­ра күз­ле, әм­ма усал, та­ләп­чән, ка­ты ке­ше бу­лып чык­ты. Кай­да­дыр ту­ган авы­лын­да яшәп яту­чы кия­ү­лә­ре, Хә­лил­нең әти­се Хә­сән агай, бил­ге­ле аның ике ятып бер тө­ше­нә дә ке­рер­лек тү­гел. Аңар­га ва­кы­ты бар­мы? Ни­чек Хә­лил бе­лән кү­реш­кән әле? Кай­дан мөм­кин­лек тап­кан? Бе­рен­че оч­ра­шу­ла­рын­нан ко­ты очып чык­кач, егет аңа рәх­мәт әй­теп шал­ты­ра­тыр­га да кур­кып йөр­де. Әм­ма озак­ка кал­ды­рыр­га да яра­мый иде.

— Эне­кәш, укы!— ди­де җа­ва­бын­да Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич, кы­рыс та­вы­шын йом­шар­тып. Әм­ма те­ле­фон труб­ка­сы­ның ут­лы кү­мер ке­бек хәл­гә ки­лүе Хә­лил­нең ку­лын пе­шер­гән­дәй иде. Шу­лай да тың­лап бе­те­рер­гә үзен­дә көч тап­ты. Ага­сы аңа әмер би­рер­гә дә өл­гер­де: — Оныт­ма, шал­ты­рат­ка­ла! Проб­ле­ма­лар ту­дыр­ма!

Аның бо­лай итеп ал­дан әй­теп куюы яра­ды. Хә­лил­нең үз зи­һе­не­нә дә зар­ла­ныр­лы­гы юк иде, ты­ры­шып та укы­ды. Әм­ма фән­нәр­нең асы­лын аң­лау ха­кын­да уй­лап та ка­ра­ма­ды. Бе­лем өчен аңар­га лек­ци­я­ләр­гә йө­рү, тың­лап-язып уты­ру, бер-ике ки­тап­ны ка­раш­тыр­га­лап чы­гу, прак­тик дә­рес­ләр­дә шул укы­ган­на­ры­ның эч­тә­ле­ге­нә му­а­фый­кать­ле фи­кер­ләр әй­тү дә җи­тә тор­ган бул­ды. Фән­дә та­би­гый за­кон­ча­лык­лар­ны ачу һәм аң­ла­ту тү­гел, фи­кер әй­тү әһә­ми­ят­ле ди­гән га­лим­нәр чо­ры­на ту­ры ки­лүе үз эшен баш­кар­ды. Ул да шу­шы та­ләп­кә буй­сын­ды. Аң­ла­ды­мы-юк­мы, бу хак­та уй­лап та ка­ра­ма­ды. Ха­кый­кать кү­ре­неш­лә­ре­нә ка­ра­та ул фик­ри мө­нә­сә­бәт ту­ды­ру бе­лән шө­гыль­лән­де. Аң бе­лән фи­кер­не бер­гә куш­ты, аң­лау бе­лән бәй­ле гый­лем­нәр аңар­дан чит­тә кал­ды. Ул гү­я­ки кош иде. Ка­на­тын җәя дә очып ки­тә, җәя дә очып ки­тә, кай­да кун­са, шун­да җим та­ба. Аңа бө­тен ти­рә-юнь аң­ла­шы­лып то­ра һәм ул шун­нан үзе­нә ки­рәк­ле “бөр­тек­не” кү­реп ала да, шу­ңа таш­ла­на. Әм­ма том­шы­гы­на ал­га­ны яки эл­гә­не бор­чак бөр­те­ге­ме, че­беш­ме, әл­лә таш­мы, агач бо­та­гы­мы — бо­ла­рын ук тө­ше­неп тор­мый. Ул бу мәгъ­нә­дә су­кыр кош иде. Мо­ның фән­дә фи­кер әй­тер­гә һәм шу­ны ха­кый­кать итеп ур­наш­ты­рыр­га те­ләү­дән кил­гән­ле­ген бел­ми дә кал­ды. Һәр­хәл­дә яңа фи­кер ул, асы­лы бе­лән, ин­де бул­ган, ис­кер­гән, оны­ты­ла төш­кән ис­ке фи­кер ге­нә. Аны ме­нә шу­шы тө­шен­мәү, фи­кер­че­лек тан­та­на­сы­на би­ре­лү гый­лем­дә су­кыр хә­лен­дә кал­дыр­ды. Шу­ның өчен дә аның кү­ңе­ле­нә сә­я­сәт якын иде. Фи­кер аша ха­кый­кать­не ачар­га ом­ты­лу баш­ка төр­ле нә­ти­җә­гә ки­те­рә дә ал­мый. Бу исә фән­гә сә­я­сәт­нең кат­на­шу­ын­нан ту­ган­лы­гын ка­ян бе­лер­гә мөм­кин иде соң? Хә­ер, Укы­ту­чы­ла­ры да чын га­лим­нәр­дән тү­гел иде­ләр шул. Алар нин­ди дә бул­са фи­кер бел­де­рү­не өс­тен са­на­ды­лар, чын фән­нең ха­кый­кать кү­ре­неш­лә­рен, ха­кый­кать­тә бәй­сез рә­веш­тә яки үза­ра бе­рек­кән кү­ре­неш­ләр­не аң­ла­тып би­рү­дән гый­ба­рәт икән­ле­ге, фән­дә фи­кер тү­гел, бәл­ки ачыш, тө­ше­нү, эч­тә­лек­не һәм сә­бәп­ләр­не ачык­лау мө­кат­дәс һәм дө­рес юл икән­ле­ген Хә­лил Хә­сә­но­вич бел­ми ге­нә юга­ры бе­лем ал­ды, шу­шы­лай ас­пи­ран­ту­ра­ны да бе­тер­де, дис­сер­та­ци­я­ләр дә як­ла­ды. Та­гын шу­ны­сы әһә­ми­ят­ле — ул үз мән­фә­гать­лә­ре­нә хи­лаф­лык ит­мә­де, һа­ман да фи­кер­че­ләр ягын­да тор­ды. Фән­ни эз­лә­нү дип ал­ган те­ма­ла­ры гый­лем һәм сә­я­сәт­не үза­ра бе­рек­те­реп ка­рау­дан, фән­ни мәсь­ә­лә­ләр­гә ка­ра­та сә­я­си мө­нә­сә­бәт бел­де­рү­дән гый­ба­рәт бул­ды. Мо­ның өчен ил җи­тәк­че­лә­ре­нең фи­кер­лә­ре­нә та­я­нып эш йөрт­те, сә­я­си ваз­гы­ять­не үзәк­кә алып эш ит­те. Аның фик­ри нә­ти­җә­лә­ре мил­ләт­че­ләр­не дә, дәү­ләт чи­нов­ник­ла­рын да, юга­ры кат­лам баш­лык­лар­ны да ка­нә­гать­лән­де­рер­гә ти­еш иде­ләр. Ул да­и­ми рә­веш­тә ман­тыйк­лы бул­ды, фи­кер­лә­мә­лә­рен үс­те­реп, сә­я­си як­тан үл­чән­гән го­му­ми фи­кер­гә та­ба ки­тер­де. Бу рә­веш­ле эш итү­ен ярат­ма­ган га­лим­нәр­нең һө­җү­мен­нән сак­ла­ну өчен дә ки­рәк­ле сүз­ләр­не та­ба ал­ды, “фән­ни фа­раз­лар”, “гыйль­ми-сә­я­си прог­ноз­лар” би­рү бе­лән шө­гыль­лән­де. Хә­ер, бо­ла­рын ук аңа оп­по­нент­ла­ры да юнә­леш би­реп әйт­те­ләр. Мыс­кыл­лар­га те­ләп, әл­бәт­тә. Әм­ма Хә­лил Хә­сә­но­вич алар­ның ул сүз­лә­ре­нең асыл­да на­чар мәгъ­нә­дә икән­ле­ген аң­ла­ма­ды, бәл­ки ях­шы фи­кер бу­ла­рак ка­бул ит­те. Гый­лем­дә әле­гә “сә­я­си прог­ноз­лар” юк иде. Бу эш ре­пор­тер­лар, га­зе­та-жур­нал мә­ка­лә­лә­рен язу­чы­лар шө­гы­ле иде. Әм­ма фән­дә Хә­лил Хәс­но­вич­ны зур ачыш ясау­чы дип ата­ды­лар, ул бит сә­я­си прог­ноз­лар­ны гый­лем өл­кә­сен­дә җит­ди һәм дә­лил­ле фа­раз­лар бу­ла­рак тәкъ­дим ит­те. Чи­рат­та­гы дөнь­я­ны үз­гәр­теп ко­ру мөм­кин­ле­ген дә ис­кәрт­сә, бө­тен­ләй дә бө­ек акыл ия­се дип ата­ла­чак иде. Хә­ер, чо­ры да шун­дый, мил­ли тел­ләр­не, мил­ләт­ләр­не үс­те­рү мәсь­ә­лә­сен мәй­дан­ның үзә­ге­нә чы­га­рып, төп сөй­лә­шү те­ма­сы яса­ган за­ман­нар иде бу.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных