ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 32 страницаҺәм менә ул белем күтәрү институтына директор булып килде. Университетка үзенең боерыгы белән бер ел элек кушып куйган бу оешманы хәзер кире аерырга, йолкып алырга тиеш. Менә сиңа салам җәеп кую шушы була инде. Акыллы кеше кушу һәм алу белән җәмәгатьчелекне борчыймы соң? Юктыр. Шулай да бернинди үзгәртүләрсез дә яшәп булмый бит. Ә кушу һәм алу — хәрәкәтнең иң күркәм күрсәткече бит инде, бигрәк тә ахмак һәм амбицияле кешеләр өчен. Халык шундый түгелме? И бичара халык, сине туктаусыз томана хәлдә калдыралар. Түзәсең, сабыр итәсең. Бөтен яшәү рәвешең шушыннан гыйбарәт. Башкача булырга телисең дә бугай. Әмма юк. Тагын алданасың. Купшы Саматыч соңгы елларда үзен университет ректоры буларак күз алдына китереп яшәргә күнеккәнлектән, бу хыялының тормышка ашуына бернинди дә каршылык килеп чыга алмый дип уйлады. Бәхет кешегә йөге белән килеп ава торган нәрсә бит ул, әгәр дә лаеклы икәнсең! Ректорлыкка кандидатурасын куеп, бу турыда уйларын камилләштереп, планлы эшкә дә кереште Купшы Саматыч: үзе турында бик яхшы иттереп кинофильм эшләтте, буклет төзетү һәм программасын тәфсилләп мәкаләләр язу, чыгышлар әзерләү дә аның өчен яңа төрле авыр эш түгел, таныш әйберләр иде. Хәер, моның өчен вакыт сарыф ителмичә, кул астында көч түгүче галимнәргә, таныш журналистларга эшне йөкләп тә, ахырынача яхшы итеп башкарып чыгып була. Тик тулысынча ышанып кына җитми ул аларга. Шулай да эшләсеннәр әле, эшләсеннәр. Язмаларын редакцияләп чыгу берни дә түгел. Бер баш — бер баш инде ул, күп баш — акыллы баш! Шуны да белмәскә! Кешеләрнең белемен файдалану осталыгы аркасында хуҗалар затлы сыйфатта йөриләр. Моны инде Купшы Саматыч бик яхшы аңлый һәм кеше белән белеп эш итә. Үзенә кирәкле һәр мәсьәләне хезмәткәрләренә йөкләп хәл итә белергә өйрәнгән җитәкче кеше уңышларга ирешми калмый. Хатаңны төзәтүе түгел, тануы да авыр. Күпләр моны булдыра алмыйлар. Ә кешенеке бик җиңел күренә, аны кызганып тормыйсың. Шуның аркасында уңышка ирешәсең дә инде. Купшы Саматыч әле генә үзенең ректорлыкка куелуы уңаеннан төзелгән программасын һәм буклетын карап чыкты. Әллә нәрсәләр вәгъдә ителгән, төзек формада эшләнелгән иделәр. Бу хәл аны сөендерде. Хезмәттәшләре җитәкче кешене нинди итеп күрергә һәм кайсы мәсьәләләрне чишәргә тиешлеген яхшы күзаллап, кушылганны сыйфатлы итеп башкарып чыкканнар. Әмма артыгы белән күпертелгән урыннар Купшы Саматычның да күңеленә бик сәер кебек тоелдылар. Юк, шыттырып җибәрүләр түгел, бәлки нәкъ менә шул төчелекнең, хәтта, әйтергә кирәк, купшылыкның җитенкерәмәве аның күңелен бозды. Үзен аңлап һәм ачып бетерә алмаганнар сыман иде. Ул урыннарны башкачарак язу кирәклеге хакында уйлап, сыек аштан токмач һәм бәрәңге кисәкләре куалап утырган ач студент сыманрак сәер кыяфәттә чагы. Университеттан Камилә Хәкимовна килеп кермәсенме. Беренче тапкырларын гына очрашмыйлар. Бу ханым белән уртак фикердә, бергә һәм бердәм моңа хәтле эшләмәделәр түгел. Университет кысасына башка институтларны кысрыклап кертеп юк иткән вакытта шушы ханым аның министрлык кабинеты ишек төбен еш таптады, факультетын да, дәрәҗәсен дә, деканлык һәм башка ирешелгән мәртәбәләрен дә саклап калу өчен мең төрле дәлилләр китерде. Нәтиҗәдә теләкләренә иреште. Университетта игезәк факультет барлыкка килде. Дөрес, бәлки аларны бер түбә астына кертү мөмкиндер дип уйланылган иде, әмма университетның үз факультеты хезмәткәрләре Камилә Хәкимовнага каршы бердәм сырт йоннарын кабарттылар. Хәтта монда килмәсен, күренмәсен дигән сүзләр дә ишетелде. Компетентлыгы мәсьәләсен үзәккә китереп куйдылар. Ханымның ни фәндә, ни укытуда беркем дә түгел икәнлеген йөзенә дә бәреп әйттеләр, Купшы Саматычка да сүзләре ирешелә торды. Әмма вакыйга бик тә сәер иде. Беренчедән, Камилә Хәкимовна “Атказанган фән эшлеклесе” дигән мәртәбәле исемгә ия кеше, икенчедән, монысы тагын да әһәмиятле: милли тел нигезендә чит телне өйрәнү-өйрәтү юнәлешендә нәтиҗәле хезмәтләре бар, аларны мәктәп укытучылары мактыйлар. Шушы эчтәлектәге ничәмә хатны Купшы Саматычның кулына тоттырдылар. Аннары да бу хакта кат-кат ишетте, Камилә Хәкимовна боларны үзе дә аңа сөйләде, газета мәкаләләрен дә күрсәтеп дәлилләде. Ханымның ул язмаларны үзе оештырган булырга мөмкин дип әйтсәләр дә, министр башы белән Купшы Саматыч гайбәтләргә ышанырга теләмәде. Бутарга тырышып йөрүчеләр, көнчеләр, дошманнар әлбәттә уңышка ирешкән кешеләр тирәсендә күп булалар бит инде алар. Бирешеп торасы түгел! Күренмиме: Камилә Хәкимовна инглиз телендә иркен һәм рәхәт сөйләшә. Ун башлы Саматыч үзе шушы рәвешле белсә идеме — әллә кемнәр булып алыр иде, министр дәрәҗәсендә генә йөрмәс иде... Әйе, бусы белән өчкә тула икән! Болар — саллы аргументлар! Купшы Саматыч ул гаугалы кушу-кушылу елында Камилә Хәкимовнаны яклап мәртәбәле сүзен әйтә алды. Тыңладылар. Хәзер факультеты да исән, деканлыгына да зыян килерлек түгел. Еламаган балага имчәк каптырмыйлар. Анда, институтларны бергә кушканда, ничә профессор кызыл дипломнарын кочаклаган хәлләрендә эшсез калдылар? Үзләре гаепле, мин кемлек рәвешләрендә йөрмәсеннәр иде! Исемнәре, дәрәҗәләре бар, имеш! Купшы Саматычка килеп баш игән булсалар, ул аларны да саклап кала алыр иде. Үзләре гаепле, үзләре! Бәлки дә көчләренә ышанган булганнардыр? Имеш, аларга кем тисен? Имеш, алар гыйлем чишмәләре! Тимәделәрме? Сытылдылар да читтә калмадылармы? Камилә Хәкимовна кебек үз дигәннәренә ирешә белүчеләр уңышларга кинәнеп яшиләр дә инде алар! Дөнья шулай килгән, шулай бара инде ул! Гадәтчә иркен исәнләшеп күрешкәч, Камилә Хәкимовна, еламсык ханымнар тавышына күчеп: — Кәлимулла Саматович, безнең монда каршыгызга килүебезнең сәбәбе бар иде,— дип сүз башлады, аннары Хәлил Хәсәновичтан зарланырга тотынды, аның интригалар кору осталыгын әйтеп, намус мәсьәләсендә сукырлыгын хурларга, кешелек сыйфатларын тәнкыйть итәргә, ректор кәнәфиенә менеп утыру юлында шакшы сәяси технологияләрне куллануына дәлилләр китерә-китерә сөйләде. Бу яктан ханым оста иде. Аннары нәкъ менә бүген, хәзер, шушы минутта кирәкле сүзләрне әйтте: — Сезнең яклы безнең коллектив, Кәлимулла Саматович! Сезнең кебек акыллы, аңлы, булдыклы, дәрәҗәле кеше ректор булырга тиеш университетка! Хәлил Хәсәнович астыртын эш йөртүче, надан, булдыксыз кеше бит ул!!— диде. Боларга өстәп, кабат Купшы Саматычны мактады, аңарга соклануын белдерде. Бу вакытта Камилә Хәкимовна ир назына мохтаҗ хатыннар сыман җылы кочак үтенгәндәй төс-кыяфәт һәм сагыш аһәңнәре чыгарды. Саматыч чын мәгънәсендә аның сүзләренә, теләкләренә буйсынды, һәр әйткәненә, һәр күз уйнатуларына, кул, җилкә, тән хәрәкәтләренә эреп утыра бирде. Менә бит Ходайның рәхмәте, университет коллективы аңа яучы җибәргән! Болай булса, ул Хәлил Хәсәновичны сытып ташлау берни түгел, кымшана да алмас! Камилә Хәкимовна белән сөйләшеп утырулары җан рәхәте бирде. Ничек инде илчене хөрмәт итмисең ди? Сине санлап, зурлап, сиңа ышаныч баглап, зур коллектив исеменнән килгән бөек галимә ханым, декан, профессор бит ул! Сүзләре дөнья бәһасе тора бит: — Сездән башка, Кәлимулла Саматович, безнең ышанычлы кешебез юк! Сезгә таянырга, сезне ректор итеп сайларга, сезнең файдага тавыш бирергә исәбебез! Бергә-бергә моңарчы яхшы итеп эшләп килдек, моннан соң да шулай булырбыз дигән өметтәбез! — Әлбәттә!.. Әлбәттә, Камилә Хәкимовна!— дип, Купшы Саматыч шунда ханымны кочаклап үбәр хәлдә иде. Чиксез сөенде, зур бәхеткә ирешү тойгыларын кичерде. Мондый вакытта кемнең дә хисләре тулып ташымый кала алмый иделәр. Хәлләр белешеп, дөньяларның ничек матур барышы хакында да сөйләшергә тиешләр әле алар. Нәкъ шулай булды да. Камилә Хәкимовна җәелеп китеп сөйләп алды. Ул соңгы елларда иреннән, гаиләсеннән, үз дәрәҗәсеннән риза иде. Моңа кадәр булган авырлыклары, тормышындагы аңлашылмаучылыклар Ходайның назлы кулы белән сыпырып алып ташландылар, аның сабырсыз күз яшьләре киптеләр, шулар белән бергә тинтәклекләре дә онытылдылар. Ханым, олыгая барган саен, мәртәбәсен дә арттыра торды. Җиңел генә, уңай искән тормыш вакыйгаларының җилләренә ияреп, төрле мактаулы исемнәргә, бүләкләргә, медальләргә лаек булды. Үзенең исемен һәм фәнни хезмәтләрен кайда да, кем алдында да тәкъдим итә белде. Җаваплы, дәрәҗәле кешеләрнең туган-тумачасы да күп булучан. Аларның балалары да югары белем алырга тели. Камилә Хәкимовнага бертуктаусыз гозерләре ирешә. Ә ул, үз чиратында, ялындыра да белә. Искәртүләрне, киңәшләр бирүләрне дә онытмый. Яхшылыкка яхшылык белән җавап бирү тиешлеген белдерә. Кул — кулны, ике кул битне юа түгелме? Моның нинди акыллы гыйбарә икәнлеген Камилә Хәкимовна күп төрле тәҗрибәләр аша белә. Кешеләр җәмгыятьтә башкача яши дә алмыйлар. Шулай да ялындыртмый гына, киреләнү төсен чыгармыйча, җиңел кулдан килешүчеләрнең юләр икәнлеген ул күреп, белеп торды. Андыйлар хөрмәттән буш калалар, авызларына коры кашык кабалар. Никадәрле үтенеп ялынсалар, шулкадәр үк, бурычларын аңлап, хәтерләре тәртиптә торучан икән бит адәм балаларының! Боларны Камилә Хәкимовна, тормыш тәҗрибәсе дәресләреннән берсе буларак күңелендә саклап, Купшы Саматычка сөйләп бирергә җыенмады. Асылда нәрсәләр хакында гына сүз булырга мөмкинлеген ул үлчәп килгән һәм Хәлил Хәсәновичның гайбәтен сату кирәклеген күңелендә тоткан хәлендә: — Ректорат, җитәкчелек әллә нинди мәгънәсезлекләр уйлап чыгарып аптырата. Бер дә кеше белән эшли белмиләр. Ахмакларны үз тирәләренә җыеп алганнар да, шул рәвешле идарә итеп, юкны бушка әйләндереп маташалар, Кәлимулла Саматович! Коллектив алар белән бер дә риза түгел! Тагын һәм тагын шушындый җан рәхәте булырлык сүзләр кабатландылар. Купшы Саматыч, бу хәбәрләрне күтәреп алып, үзенекен дә өстәде: — Малай-шалайга эшне ышанып тапшырырга ярыймы инде? Коллективыгыз дөрес уйлый!— диде. Шушы вакытта ул эчке горурлык һәм мәртәбә белән авызын ерды. Аңа бик тә рәхәт иде булса кирәк, урынында иркенәеп җәелде дә гәүдәсен киңәйтте. Тормышның арбасын төптән җигелеп тарткан абзыйлар кыяфәте керде аңарга. Мондый үз-үзенә ышаныч һәм холкындагы ныклык аны кеше итә, алга барырга, үзен байрак сыйфатында күрергә мөмкинлек бирә иде. Кешенең мәртәбәсе менә шушындый сыйфатлардан җыела. Адәм баласы усал булсын, каты торсын — аңарга үз кемлеген дәлилләргә шушылар да җитә! Әгәр дә кылны, уңганлыкны һәм булганлыкны, башкаларын үлчәп торасы икән, синең бер эшең дә барып чыкмаячак. Купшы Саматыч боларны яшьли аңлады, шушы хистә үзен ныгытты һәм зиһен мәртәбәсендә пешеп өлгерде бугай. Хәзер дөнья тагын-тагын да үзе аның авызына керергә тора. Камилә Хәкимовна аңардан балкыган йөз белән чыгып китте. Хәер, Купшы Саматыч та шатлык өстенә шатлык эчендә калды. Шушы һәр корыган ботак үзен агач дип, һәр буш нарат күркәсе үзен шәм кебек төз бүрәнә сыйфатында саташып күзаллаган заманда андыйларга хәйран итми генә яши белгән кешеләр сокландыргыч. Бәндә хакын адәм белмәс! Купшы Саматыч үз мәртәбәсен саклаган хәлендә вәкарь белән тамагын кырып алды. Аның хәзер хезмәт вазифасы белән мәш килү күңеле дәртендә юк, булачак ректорлык кәнәфиен хәтерендә тоткан хәлдә, хыялларга бирелүдән ләззәт табу сөенечен түкми-чайкалдырмый калдырудан гыйбарәт аның рухындагы тойгылары.
VII Хәлил Хәсәновичка, Хөрмәт Өметҗановичтан башка да, Камилә Хәкимовнаның Купшы Саматычта берничә тапкыр “чәйдә” булуларын хәбәр иткәләделәр. Ишеткән саен йөзе каралып ала иде. Үзен кешеләрне таный белмәүдә гаепләргә тиеш ул хәзер. Әмма алай итмәде. Акыл, аң, белем, булганлык ягыннан Хәлил Хәсәновичка кемнең җиткәне бар? Андый кеше әлегә тумаган, һәрхәлдә очраганы да юк! Шуны да белмиләр алар! Буш куык та, кабартылган саен, үзенең зурлыгын яхшырак таный бара. Нәкъ менә Камилә Хәкимовна кебек. Хәлил Хәсәнович ничек аны моңа кадәр һәр мәсьәләдә, һәр эштә яклап килүен, таеп, ялгышып киткәннәрендә кул бирүләрен, башкасын исенә төшерде. Кеше рәхмәтле булырга тиешле ул! Юк икән, андыйларның поты бер тиен. Камилә Хәкимовнаны сытачак әле ул! Ахмак хатын. Акылсыз! Бер ялгышкан иде бит инде. Монысын нәрсә өчен эшли? Купшы Саматычка барып, аның белән уртак планнар корып, сәясәт майтарып йөриме? Болар хакында уйлагач, куенында кара елан асраган мужик кебек хис итте үзен Хәлил Хәсәнович. Хәтта тәне җаныннан чирканды. Каршы якның хәйләгә керешүе, тактикада берләшеп, яңа стратегик планнар корулары җенен котыртты. Бу аңа тагын да башкачарак, көчле һәм оешкан төс белән хәрәкәт итү кирәклеген төшенергә ярдәм сыман да аңлашылды. Хәйләгә акылы камил аның. Менә алышып карасыннар инде! Ректорлыкка гариза биргән башка дүрт кешене исемлектән җиңел генә сызып атарга мөмкин иде. Хәер, моны башкалар да эшләр. Җитмеш яшьләренә якынаеп баручыларга кем инде җитәкчелекне ышанып тапшыра? Берсе исә бөтенләй дә узып киткән, теләге дә аңлашылмый, нилектән муенына камыт кияргә җыенуын үзе дә төшенерлек түгел. Әллә гомере буе ректорлык кәнәфиенә кызыгып яшәгән, әллә акылы саташкан — боларын ачык кына күз аллыймы икән? Хәлил Хәсәновичка алар белән зурлап бер сөйләшү җитте, аңладылар. Өчесе шул ук көнне гаризаларын кире алдылар. Ә калган берсе — хәзерге ректорның ярдәмче-урынбасарлары. Хәлил Хәсәновичтан киләчәктә дә үз урыннарын һәм дәрәҗәләрен саклап калырга мөмкинлек бирүен, бер-ике яңа бүлекчә яки кафедра ачып, шунда башлык итеп таныш һәм туган тиешле кешеләрен утырту кирәклеген сорадылар. Ашыгып ризалык бирергә ярамый иде. Хәлил Хәсәнович уйларга вәгъдә бирде. Шулай итеп аның каршында нибарысы ике кеше ярым-көндәш, бер ачык дошман һәм әлегә билгесез, ни алай да ни болай, аңлашылмаган бер дәгъвачы калды. Ярым-көндәш дигәннәре теге “сакалсыз” картлар инде, гаризаларын соңгы сәгатькә кадәр алмый торачаклар. Хәлил Хәсәновичның вәгъдәсен көтәрләр. Бирми ярамас. Ә өчесенә бер тын өрүе җитте, дивар буйлап үрмәләгән тараканнар кебек егылдылар да төштеләр. Аны аптыратканы тагын да шул булды: ни өчендер дошманнары үзара көрәшмиләр, һәммәсе белән берьюлы Хәлил Хәсәновичның үзенә алышырга кала? Әллә соң юри, җанын үртәр өчен генә алар шулай кыланалармы? Алай икән, нәрсәгә өметләнәләр? Бичаракай түгелләрме? Хәлил Хәсәнович тормыш авырлыкларына зарланып гомер уздыручылардан түгел, үз туксанын гына санлый, үз туксаны буенча хәрәкәт итәргә ярата торган кеше. Кирелеге чиктән ашкан. Аның елмайган йөзе, иркәли белүче күз карашлары — болар көзге кояшның ялтыравы, бер дә башка нәрсә түгел. Әгәр дә буталып, ышаныч чәчәкләре белән бөреләнәсең икән, өстеңә кар явып үткәнен сизенми дә калачаксың. Бу кояш артында зәмһәрир кыш бар һәм озак та көттерми килеп җитәчәк. Кыш ул гаделсезлек, кыш ул үзсүзле. Кыш ул табигатьнең үлеме, рухның сүнүе. Әмма кояшны да акыл дип әйтеп булмый. Зат иясе Хәлил Хәсәнович үзен май кояшы кебек ягымлы, миһербанлы, яхшылыклы затлардан дип белә иде. Акыл мәсьәләсенә килгәндә, иманы камил, үзеннән өстен чыккан кешеләрне якын итмәде, әмма аларга буйсыну күрсәтте, хезмәт итә белде. Югарырак күтәрелгән саен болытлар сыегая, дигәндәй, акыллылар да азая бара, аларны тираннар һәм мин-минлекле хуҗалар алыштыра. Үзләре берьяклы карашлы, үзләре хәйләкәр, үзләре башбаштак. Ә Хәлил Хәсәнович андыйлардан түгел, алар кебек булырга да теләми кебек, булмаячак та. Ул моңа ышана. Фикерләре киң һәм акыл белән сугарылыр! Хәйлә һәм акыл бер үк нәрсәләрдән түгел. Тик шунысы да бар, юккамы халыкта: “Хәйләсез дөнья — файдасыз!”— диләр? Файданы тапмый ярамый, бөтен яшәү мәгънәсе файдада! Димәк, дөньяң файдалы булсын дисәң, һичшиксез хәйләгә маһирлык та кирәк. Хәйлә ул, киресенчә, акыллылык билгесе түгелмени? Хәйләкәрлекне акыл зәгыйфьлегеннән килә дип уйлаучылар бик каты ялгышалар. Хәйлә ул — акылның каймагы! Хәлилгә газиз әнкәсе гомер буе шуны өйрәтә килде. Мишәр икәнсең, син хәйләкәр булырга тиешле! Моны Хәлил мең тапкырлар ишетте. Акылсыз кеше хәйләле була алмый. Хәйлә ул — гамәлдә осталык. Моны башкача ничек дип аңларга мөмкин? Болар хакында Хәлил Хәсәнович соңгы вакытларында бик еш уйланды. Табигый хәл, бервакыт аның уйлары ташып өскә чыга башладылар. Декан Хөрмәт Өметҗанович гадәтенчә хәл белешә кергәч, ул аңа хәтта: — Ачык авыз булдың инде, хәйләң дә юк!— дип әйтеп салды. Аларның бергә уку чоры, бер торакта, бер бүлмәдә яшәү еллары, инде ничә дәвер аркадаш булулары Хәлил Хәсәновичка үз итеп, хәтта кайвакытта фамилияләп кенә эш итәргә мөмкинлек бирә, әмма Хөрмәт Өметҗановичта итагать бар. Ул алай ук ачылып китә алмый. Йөкләнелгән эшләрнең һәммәсен җиренә җиткерергә тырышып, вакытында соңармый эшләп бара. Хәлил Хәсәнович аңа факультетының ышанычлы һәм таянырлык укытучылары составын ачыкларга кушты. Исемлекне бергәләп тикшереп чыктылар. Менә хәзер генә өстәү, мөмкин кадәр киңәйтү мәсьәләсе килеп туды. — Монда бит бер генә фән докторы да, чын профессор да юк!— диде Хәлил Хәсәнович, шунда Хөрмәт Өметҗановичны ачулана башлап.— Җыен бала-чага! Сайлау күрсәткечләрен җитдигә алмаячаклар өстәгеләр. Сез нәрсә? — Ничек алай булсын?— Хөрмәт Өметҗанович аны аңлый алмады.— Менә бит. Бусы — кафедра мөдире, бусы — методист... Профессорлар гына да дүртәү!.. — Әйе, аларын күрәм, сукыр түгел! Әмма болар күптән функционерларга әверелеп, галимлектән ерагайган профессорлар гына. Ә чыннары, фәнне алып баручылары кая?— Хәлил Хәсәновичның бу юлы пеләше тирләп чыкты. Ул шунда, яңа гадәт табып, баш капкачына хәтфәдәй йомшак яшел кулъяулыгын каплады. Тир бәргәннән генә дә аның бик каты дулкынлануын сизәргә мөмкин иде. Хөрмәт Өметҗанович моны аңлады. Алга таба да шушылай ачуын китерсә, үпкәләшүгә үк барып җитәргә мөмкиннәр. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|