ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 34 страницаЧиксез бәхет нурларына күмелеп, йөз алты депутат та горурлык белән тулы йөзләрен яшермичә, сәхнәгә чакырылып мендерелгән Хәлил Хәсәнович шәрәфләренә шаулатып кул чаптылар. Актлар залы бу юлы да ура авазларын яңгыратып алды. Каршылар болай ук күп булырга тиеш түгел иделәр бит! Хәлил Хәсәновичның моңа бик тә кәефе кырылды. Әмма бераздан ул үзен кулга алды. Хәзер аның каршында яше-карты, башлысы-акыллысы, куштаны-башкасы — һәммәсе дә гүяки тезләрендә иделәр. Аларның язмышы инде Хәлил Хәсәнович кулында. Теләсә — бөгә, теләсә — сындыра. Алар аның өчен хәзер беркем дә түгелләр. Хет анда ике башлы, егерме биш мөгезле, алтын судан чыккан әүлия булсыннар — чынлыкта һәркайсы чүп кенә! Аларның дөньясына бары тик Хәлил Хәсәнович кына хуҗа. Ул утыз дүрт кешенең дә кемнәр икәнлеген чамалый. Ярар, барысын да булмасын, әмма барыбер табачак! Һай ике йөзлеләр, интриганнар, ахмаклар! Хәзер сикерешә алмассыз! Хәлил Хәсәнович студент эскәмиясеннән алып ни барысы унике-унбиш ел эчендә шушы дәрәҗәгә менеп җитә алуы белән үз булганлыгына, акылына карата күпләрдә соклану тудырды. Тарих тегермәнен кирегә әйләндереп булмый иде инде. Дөньяны ул кендегеннән эләктерергә өлгерде. Хәзер үзенә үзе генә түгел, хәтта башкаларның язмышына да хуҗа шул! Күрмисезмени, ул бит ректор әфәнде! Февраль–май, 2008 нче ел.
МӘХӘББӘТ УЕНЫ Хикәя
I Мәсгутькә мәхәббәт уены кирәк иде. Ул хәтта аңардан башка алга таба яши алмамын дигән уйга төште. Хисләр ташкынын берничек туктата алмый. Итәге кыскарак һәр кыз яки күкрәге калку һәр студентка, аның утлы күзләренә килеп керә дә, тәмам җанын үрти, “аша мине, аша, кабып йот!” дип үчекли. Мәсгуть тыела алмый, сулышы кайнарлана, йөрәге сикерә, эче тышка әйләндерелеп ташлангандай була. Болай җәзалануы авыр, түзә алмаслык хәл. Әмма хисләренә егет ирек бирмәскә тырыша, холкын бәйдә тота. Болар барысы да сөеклесе Хәния өчен корбан ителә. Ярата ул, аңардан башка яши алмый. Ничәнче ел инде кызның артыннан йөри, тик менә җанга-җан булып кына китә алмыйлар. Сөядер дә кебек аны Хәниясе, юк та сыман. Хисләре бик алай ук ихлас түгелме, әллә күңеле чуармы? Алар икесе дә Арчадан. Дөресрәге, урта мәктәпне шунда тәмамладылар. Хәния артыннан Мәсгуть җиденче сыйныфта ук йөри башлады. Кызның кызыл бантларын да чишеп аптырата иде әле. Ярый аңа вакытында акыл керде: ямьсез гадәтләреннән арынды, букчасын да күтәреп йөри, иртәннән фатирлары капкасы төбенә килеп баса, укудан соң да озатып куя башлады. Хәниягә бер генә егетне дә якын китермәде. Әгәр дә каникулга үз авылларына таралсалар, көн дә диярлек хатлар язып торды. Ике-өч хатына кыздан бер җавап алса, аңардан да бәхетле кеше юк иде дөнья йөзендә. Алар мәхәббәттә Галиябану белән Хәлил, Хисаметдин белән Хәнифә кебек үк булмадылар, анысы. Араларына Исмәгыйль, Сибгатулла ише үзсүзле кешеләр дә кермәде. Шулай да Хәнияне егетләрнең күбесе сөя иделәр, бары тик моны аңларга, үз йөрәкләре белән танырга да курка иделәр. Аның каравы Мәсгуть өчен бу бәхет иде. Тугры эт хуҗасына ничек хезмәт итсә, егет тә Хәния янында шундый булды. Алар инде кулга-кул тотынышып, Арча урамнары буйлап карлы буранда да, яңгырлы көздә дә, чәчәкле язда да атлый-атлый, ничә генә бәхетле елларын уздырып җибәрмәделәр. Шул җай белән Казанга килделәр. Мәсгуть Авыл хуҗалыгы институтының инженерия факультетына, Хәния Финанс-икътисад институтының банклар эше белгечлегенә укырга керделәр. Моңа кадәр җитәкләшеп йөргән кыз белән егет бу форсаттан әлегә мәхрүм калдылар. Хисләрне сынар өчен бу хәл кулай иде, билгеле. Мәсгутьнең йөрәгендә мәхәббәт уты кайнарлана бирде, Хәниянеке исә суына барды. Егет моны сизенде. Кызның салкынлыгы аның акылын корымлый, хәтерен ала торды. Хәния, ахмаклыкны сөймәүче кыз, аның шушылай юләрләнә баруын күреп, бөтенләй диярлек чиркануга бирелде. Мәсгутьне бу үзгәрешләр тагын да котыртты, ахмакландырды. Менә шулай алар үзара ераклаша тордылар, әмма егетнең йөрәге һаман да кайнар, Хәнияне күңел түреннән алып ташларга теләми иде. Һәм менә шушы исәрләнә баруы аның хисләре белән идарә итә башлап, куены мәхәббәт уенын сорауга, хәтта таләп итүгә күчте. Хәния белән түгел, башка берәүнең бәхетен ватасы, намусын алдыйсы, эшнең ахырында аны елатып калдырасы килде. Мондый юләр хыяллы яшьләр Авыл хуҗалыгы институтының студентлар тулай торагында шактый иде, иш янына кушлары да җыелгалаган кичләр бар иде. Әмма Мәсгуть андый төркемнәрдән үзен өстен санады. Мәхәббәт кешедән зур җаваплылык таләп итә. Ул бу хакта бик яхшы белә. Буш каласы да килми... Мәсгутьнең хәтере уңлы-суллы уйлар белән тулып, күңеле тәмам буталды. Әмма бу буталу аның җанына ниндидер сихри рәхәтлек бирә иде. Тәненә әле ут йөгерә, ул каушауга әверелә, әле салкынчалык тула, оятла башлый. Менә шушындый халәт эчендә аңа буталуы кызык. Моңа кадәр татылмаган хисләр өермәсе аның барча буыннары буйлап электр тогы кебек йөриләр. Кыз кочарга, аны учында эретергә дигәне дә әлегә аның тормышка ашар кебек тоелган хыялы гына. Әгәр чынында да бу уе барып чыкса, ул үзендә нинди дәртләрне тояр иде дә, нинди кичерешләр эчендә күңел көймәсен йөздерер иде икән? Һо, давыл кубар иде мөгаен, сүнмәс дәрт, көч. Аның ишеткәне бар: кыз кочагыннан иргә әверелеп чыккан егеттә дөньялыкны телем-телем телерлек көч барлыкка килә, имеш. Аның бер күкрәп куюы да башкаларны аягыннан ега, диләр. Ә Мәсгутькә шундый булу кирәк. Хәниясе соңгы көннәрдә аны бөтенләй дә кире кага башлады. Моңа ул ничек чик куйсын инде? Бармы башка юлы? Юк икәнлеген үз дә белеп тора. Җитмеш төрле хәйлә һәм гамәлләренең берсе дә Хәнияне кире кайтарырга ярдәм итмәде. Ул чарасыз калды. Кыз кочагында йоклап алган егетнең әллә кемлеге хакындагы риваятьләр шушы рәвешле Мәсгутьнең акылына-җанына кереп урнаштылар да теләген ныгыта бардылар. Аңарга хыялын тормышка ашырырга гына калды. Ул, Хәниясе белән шушы гамәлгә барасы урынга, бу максатына хезмәт итәргә тиешле башка берәүне табарга тиешмен дип белде. Шуның аркасында кәефе дә шәпләнеп китте. Тәнендәге һәммә сеңерләренең уйнап торган чагы. Һәм ул, җиңүче батыр йөрәк белән Хәния каршына барып басачак! Үзенең арыслан егет икәнлеген сиздерәчәк. Ә кызларда күңел дигәннәре шундый инде ул: белмәсә дә фаразлаячак һәм көнчелеккә биреләчәк. Йөрәгенә ут кабат кабыныр! Андый кызны бераз үртәп алу берни түгел. Ә үртәлгән кызда ут көчле ялкынга әверелә. Мәсгуть шуның кайнарында рәхәтләнеп үз йөрәген көйдерәчәк. Бу шул ук вакытта зур мәхәббәт учагы булачак! Егетнең күңелендәге бу уйлары шулай ук хыялый бер риваять кебек иделәр. Ә аның ул хакта күпме шигырь, ничәмә әкият укыганы бар, азмы җырлар тыңлаганы? Димәк, дөньяда кешеләр менә шулай, шушы хис-тойгылар белән яши. Мәсгуть алардан киммени? Адәм баласын һәр уе-фикере үзенчә котырта. Шуңа күрә аңа хыял йөгәнен нык тотарга кирәк. Ә моңа өйрәнүе җиңел түгел. Кешенең бөтен хикмәте дә менә шул куәтенә бәйле. Ул тыштан йомшак күренергә мөмкин, әмма аның җене каты булсын. Күпләр җитди, ныклы тоелалар, әлбәттә. Тик чынлыкта эчтән андый түгелләр. Мәсгуть дә моңа кадәр шундыйлардан иде. Тыштан ул таш кыя кебек: киң күкрәкле, ныклы бәдәнле. Әмма эчендә мең төрле гауга, борчылу, уйлары утырып җитмәгән, ташкын судай болганчык. Язда ничек һәммә туфрак җеби, ул да үзен хәзер шулай тоя. Ә тышкы кыяфәте аңарда катылык һәм катгыйлык яшәвен сиздерә. Хәния янында Мәсгутьнең күңеле тагын да буталып, күп вакытларда яңгырлы соры көн кебек томаланып калучан. Соңгы айларда мөнәсәбәтләре дә суынганнан-суына бару җанын хәлсез итә тора, гүяки егетнең кайнар хисләрен кыз кырыс октябрь иртәсе кебек кабул итә, кочарга үрелгәнендә бу салкынлык аның йөрәгенә йөгергәндәй була. Бигрәк тә елмайганда элеккечә мөлаем ләззәт белән җавап бирмәве Мәсгутьне үчекли. Ул сабырсызлана, тәртә арасыннан чыккан ат сыман кайда басканын онытып җибәрә, җаны чыгымлый. Мондый халәте Хәниянең теңкәсен корыта. Егет үзе дә моны аңлый, әмма күңеленең шашынуы белән һични эшли алмый. Аның шундый чагы: уйларына, хисләренә, бәдәненә гүяки яз, җәй, көз, кыш фасыллары бердәй кереп утырганнар да, һәрберсе үз дәртләренчә аны аптыраталар.
II Авыл хуҗалыгы институты студентларның тулай торагына ул көнне гүяки нур иңгәндәй иде. Бер төркем чибәр-чибәр кызлар баскычлардан күтәрелделәр, озын коридорлар буйлап уздылар. Алар ят кешеләр иделәр. Кемнәрдер тырышканнар, кунакка дәшеп алганнар. Ничәмә егет аларның артыннан шыңшырга да кыймаган авыл маэмайлары кебек борыннарын сузып карап калдылар. Кызлар үз кемлекләрен яхшы тойган хәлдә, төз адымнарын саташтырмый гына атлый бирделәр. Ярты сәгать тә узмады, педагогия институтыннан студентлар дискотекага килгәнлеге көн кебек ачык билгеле булды. Егетләргә, хәтта таш йөрәклеләренә дә җан керде. Аякларын кайда басканнарын онытып, кайнар күмергә табаннарын көйдергәндәй биешеп куючылары күбрәк иде. Сәбәп тә бик гади: беренчедән, педагогия институты бары тик кызлар гына укый торган вуз булганлыктан, халык телендә үз ителеп, “туташлар моныстаны” дип атала, андагылар егет-кыркынны күрер өчен дә зар-интизар, имеш; икенчедән, алар барысы да чибәрләр, башка уку йортларында андыйлар юк, болар бакча гөлләре сыман үзләренә бертөрле; өченчедән, монысы инде исәпкә алынып тормаска да мөмкин, артыгы белән үз-үзләрен чикләп, тәүфыйк һәм тәртип кысаларында көннәрен коры уздыручылар! Хәер, яңадан да өстәп, бармакларны бөкләп-бөкләп санарга мөмкин, алары артык булмаслар кебек тә, әмма ваклануга гына китерер. Шулай да “сельхоз” егетләре вакландылар, хәтта артыгына ук киттеләр. Хыялларының офыгы шактый киңәюдән иде бу. Ничек гөлләр бакчасына килеп кергәннән шаша калган, кайсына кунып бал җыю гамәленә тотынырга белми аптырап калган, матур да булсын, татлы да дип башы каткан озын сынлы шөпшәләр кебек кыландылар. Тик Мәсгуть кенә үзен ваемсыз төклетурадай тотты. Килеп кунар чәчәге Иркә исемле кыз иде. Ул аның белән коридорда ук танышып өлгерде. Бүлмә номерларын карый-карый, башкалардан калышып, кыска итеп кистерелгән кара чәчле, олы кара күзле, кайнар күмәч кебек шул кыз адашып килеп барганында Мәсгутькә тарды. — Сез монда, бу якка коридордан ялгышып борылгансыз, сулга алырга иде,— дип, ул аны кире озатып куйды, шунда танышып та өлгерде, кызның җай белән җилкәсеннән кочып, монда-монда диярәк, ишекләр аша уздырып, эзләгән ишегенә кадәр китерде, Иркәнең тән йомшаклыкларын да бәяләп өлгерде. Кыздан әллә хуш исле күмәч, әллә пешекләнгән салам тәме килә иде? Мәсгутьнең борынына керде. Күңелен аһ иттерде. Менә шунда танышып өлгерде, хәтта: — Егетегез юк икәнлеген беләм, минем белән генә биерсез! Онытмагыз, башкаларга карамагыз! Безнең “шөпшәләр” зат белми, затка хөрмәт тә күрсәтү кулларыннан килми!— дип, үзенә кирәкчә генә сүз җебен тел орчыгында бөтереп, озын-озак нотык та сөйләп ташлады. Аңа дулкынлану файда гына итә, дәртенә дәрман гына бирә. Имтиханнарда каушый калса, күңел дәрте уянуын тоя, шуның белән үзен белемле итеп күрсәтә ала иде. Бу юлы да дәрте хәтереннән узды, өстен чыкты. Гомерендә беренче тапкырдыр Хәниянең дөньяда барлыгын онытып, бары тик Иркә исемле шул чибәркәйне уйлый башлады. Моңа күңеле дә сөенде. Мәсгуть кабат үзен чын егет итеп тойды. Башка кызлар Иркә янында гөлнең үзе түгел, чүлмәге кебек кенә иделәр. Аларның билләре дә, муеннары да башка. Адәмне дәрәҗәсендә түбәнәйтер өчен һәм үз кемлегеңне күтәрергә әллә ниләр уйлап чыгарыла. Бу — гадәти күренеш, бигрәк тә көнчелекле, күрше тавыгын күркә итеп күрүчән сала кешеләренең гадәте. — Татар комганнары килгән!— диделәр усал телле “сельхоз” егетләре. Дискотека кыза барганчы ук, башкаларның күзләренә керергә өлгергәнче, Иркәне аралап алырга теләк тотып, Мәсгуть үз максатын эшкә җикте. Педагогия кызлары өелешеп бергә бииләр. Егетләр аларны әлегә сыныйлар, үлчиләр. Ә Иркә күзләре белән күптән Мәсгутьне эзләп тапты һәм, җитмәсә, аңа дәрт биреп елмайды. Бу инде кызның егетне сайлаган булуыннан хәбәр иде. Әмма мондый вакытта бик ишелеп китәргә дә ярамый. Үзен төклетура сыйфатта тоткан Мәсгутькәме сайланып торасы? Иркә янына барды да: — Сез, чибәркәй, монда икән!— дип елмайды ул. Ә кыз, аңа таба үрелеп, шунда ук колагын куйды. Сүзләр ачык ишетелмәскә дә мөмкин, музыка-җыр тәмам һәр тарафтан яңгырап тора. Ишетәм дип Иркә шунда егеткә таба чәчәк сабы сыман сузылды, кабатлап әйтәм диярәк Мәсгуть исә кызга авыз сузып якынайды. Шунда алар ят күзләр өчен күптәннән танышлардыр сыман тоелдылар, җитмәсә кочакка-кочак, иренгә-ирен килделәр. Әмма максатлары гади булганлыктан, бу хәлгә үзләре хәйран итмәделәр. Бу вакыйга шулай кирәктер сыман кабул кылынды. Дискотека дәвам итте. Мәсгуть һичбер җаваплылык тоймыйча, Иркә белән рәхәтләнеп күңел ачты. Аңа бу биюләре табигый рәхәтлекләр бирде. Җисемгә- җисем, рухка-рух тәңгәл килде. Егет хисләрендә артык ишелмәде, сүздә дә талымсызлык күрсәтмәде, биюдә дә хәрәкәт тарлыгы тоймады. Затлы чәчәк үзе дә холыклы төклетураның килеп кунганын көткән иде. Балы ташып тора. Дискотеканың иртә тәмамлануы Мәсгутьнең ачуын гына китерде. Ул хәтта тавыш та чыгармакчы иде, студсовет рәисе: — Сәгатеңне кара!— диде, нәзек йөзенә ишелә төшкән озын салам чәчләрен кыска бармакларының тупас тарагы белән артка каерып кагып.— Нәрсәгә кычкырасың? — Мин әле бер сүз дә әйтмәдем,— диде Мәсгуть, кайнарланган канын суытырга теләп, кызыл йөзеннән кулъяулыгына тирләрен сөрткәли-сөрткәли. Әмма рәиснең аңарда эш юк иде. Ул бу сүзләрне бүген бер аңа гына әйтмәде. Эше гади иде хәзер: студентларны сарык көтүчеседәй ишекләргә таба куалады. Тынчу итеп капланган тәрәзәләрнең форточкаларын кемнәрдер ачкан булган. Алардан салкын төнге һава кергәнлеге яңа гына сиземләнә башлады. Иркә исә Мәсгутьнең иркен кочагында диярлек иде. Утны яндыргач, кыз бераз читкәрәк тартылды. Әмма егет аны үзенә кысып: “Бу кыз белән эшем пешәчәк!”— дип йөзенче тапкырын уйлап куярга өлгермәде, Иркә, аның кочагыннан чыгып, ишеккә таба атлады. Мәсгуть исә кызның артыннан ашыкты. Алар инде баскычка җитеп килә иделәр. Һәр тәрәзә янында парлар күгәрченнәр кебек гөр-гөр киләләр. Мәсгуть бу юлы да Иркәнең дөрес якка, үзенә кирәкле коридорга таба борылмавын теләде. Кыз исә: — Сездә әллә ничек төзегәннәр. Адашырга мөмкин!— диде. Егет тә: — Монда кунып китәсездер? Кемгә килдегез әле?— дип сүз катты. Иркә аһ иткәндәй булды. Үтенгәндәй аңлата башлады. Аннары: — Хәзер безне үзебезнең торакка кертмиләр инде... Йокларга да урын кирәк... Мин иптәш кызларыма керим!— диде, сәерсенеп борчылуын яшермичә. — Җитешерсез. Бер, биш минут кына сөйләшеп алыйк!— дип, Мәсгуть аны буш тәрәзә янына китерде. Шунда ук үзен кулдан ычкындырып, Иркәне кочаклаган хәлендә үбеп алды. Кыз читкә тартылды, әмма табигате акылыннан өстен чыгарга өлгергән иде. Алар иренгә-ирен калдылар. Мәсгуть һаман: “Эшем пешә, эшем пешә болай булгач!”— дип уйлый торды. Хәер, аларның икесенә дә шушы хәлләре көчле хисләр бирәләр иде.
III Профессор Рубин Зиннуров турындагы мәкаләне “Ватаным Татарстан” газетасыннан Мәсгуть Ильясович очраклы рәвештә генә укып чыкты. Бу язма “Гаилә” кушымтасында, гадәттәгечә мактау һәм хөрмәтләү белән сугарылган, җил уңаена адашып очкан күбәләк рухында самими итеп язылган иде. Беркатлылык Мәсгутькә соңгы елларда туктаусыз очрап торды. Шунлыктан монда да яңалык юк. Кешеләр шундый инде алар, мавыгып китүчәннәр. Әмма газетада бирелгән гаилә фотосурәтендәге күзләрен тутырып: “Син кайда?”— дигәндәй эзләнеп карап торган кара чәчле, якты йөзле ханым ниндидер дулкынлану бирде Мәсгутьнең күңеленә. Ул аңа ничектер бик тә якын, үз кебек тоелды. Ә кем ул? Гомеренең диңгезе бай булган, инде агрофирма управляющие дәрәҗәсенә ирешкән, кырык яшьлеген узган калын җилкәле, күкрәп торган ир өчен күңеленә хатын-кыз сурәтенең ниндидер тәэсир ясавы бик сәер, әлбәттә. Мәсгуть азмы чибәрләрне учына салып иркәләмәде? Ә куенында авыр адымлы, олы гәүдәле, елдан-елга калыная барган хатыны Хәния булды. Алар ике кыз үстерделәр. Олысы инде кияүгә чыкты, оныклары да бар. Байлыгы ташып торган тормышлы, элеккеге берничә районны берләштергән агрофирма җитәкчесе Мәсгутькә кыз үстерү, аны кешечә кияүгә бирү мәсьәләсен чишү берни түгел. Ничә егетнең атасы, аның капка төбенә килеп туктап, йортка керергә дә оялып, улларын: “Тапкансың кыз!”— дип ачулана-ачулана, киленле булу хыялларын ташлап кайтып китә тордылар. Буйлары җитмәүне аңладылар. Боларның хәлләреннән кем дә хәбәрдар иде. Мал — малны тарта, диләр, бай — байны. Мәсгутьнең дә кодасы татарның черек байларыннан берсе булып, кыз белән угыл гына түгел, ул туйда кода белән кода кавышкандай, моңа кадәр булмаганча бөек гаилә нигезләнде. Гомер елгасы мул суы белән ташып аккан кешенең күңеле күкләрдә йөзми, җиргә тәмам береккән була. Мәсгуть үзе эшләгән һәр авылда мәчет салдырып бирүне гадәт иткән көненнән бирле җанында илаһи тынычлык тоя башлаган иде. Барча хәйлә һәм мәкерләре аңа акыл хезмәтенең уңышы кебек аңлашылып, үпкән-кочканы да җәннәтнең хури кызлары, Ходайның махсус бүләк фәрештәләре нисбәтеннән күзалландылар. Ул хәзер дә, илленче яшенә таба барганы хәлендә, үзен, басса — тимерне изәрлек, сукса — өзәрлек, тәмам булдыклы егет итеп тоя. Аның янына килеп сүз башларга һичкем кыюлык итә алмый. Әйтсә — аныкы гына дөрес. Ул моны тиранлык дип түгел, мәртәбә хисабында санап йөртә. Юлына дошманы очраса да борылмый, таптап кына уза. Хәер, андый адәмнәрне күрмәгәненә дә ун-унбиш еллар бар инде. Аңа һәркем түбәнчелек белән баш ия: яшьләр сокланып карыйлар, өлкәннәр куркынып кала. Моңа кадәр яшәгән колхоз һәм совхозларның малларын ул биш-алты ел эчендә кырып-себереп йотты. Халыктан элекләрне бөртекләп җыеп чәчелгән игеннәрне дә, мал-туарны да хәзер аңардан кайтарып бирүен сорап килүче табылмады. Республиканың “базарга йомшак керү” сәясәте, колхозларны таратмый яшәтеп калдыру өчен тырышу төсе чыгаруы Мәсгутькә һәм аның кебек йөзләрчә рәискә бәхете иде. Алар үзара ярыша-ярыша диярлек әүвәле колхоз малларын иткә озата башладылар. Дуңгызы, сыеры, сарыгы шыплап төялгән олы КамАЗ машиналары казна өчен тырыша кебек иделәр, әмма алар бу малларны Мәсгутьнең һәм туганнарының кала кибетләренә илттеләр. Моңа әллә ни комачау иткән кеше дә юк иде. Ил башлыклары колхозларның талануына сатана кебек куана гына тордылар. Ни дисәләр дә җавап бер иде: “Халыкны ач тотарга ярамый, ач тамак кешене котырта гына ул, бунт-фәлән булуы бар!” Ә моңардан хәтта Мәсгуть тә шөлли. Әмма татарда булмаячак дип белә, чөнки бу милләтне руслар биш йөз елга якын бик шәп “тәрбияләгәннәр”. Әгәр дә арадан берәр башбаштак, тамак киереп, халык мәнфәгате өчен дәгъва белән чыга икән, аның авызына калҗа төртүең дә җитә, явызланган эт ничек шунда ук селәгәен агызып арт аякларына баса һәм шыңшый башлый, әле генә шаран ярган адәм дә инде табаныңны яларга керешә. Ул бит азгын эт кенә иясенә өрә. И татарым, бичаракаем! Сиңамы инде күкрәк гайрәтеңне яшермичә сөйләшә белү бәхете тәтеячәк? Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|