ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 37 страница— Син һаман элеккечә икәнсең, Иркә! Мәсгутьнең әле “син”, әле “сез” дип сөйләшүләре бераз аптырашта калдырырга тиеш исә дә, ханым сизмәде ахрысы. Ир үзенең каушавын тоярга өлгерде. — Куркынычмы? Иркәнең бу әйткән сүзен төрлечә аңларга мөмкин иде. Мәсгуть аны үзенчә шаяртуга таба борып җибәрергә ашыкты, шунлыктан: — Бүре авызына кергән сарык итеп хис иттем үземне,— диде. Аның бу сүзләре әлегә арада торган авыр, киң, олы йозаклы саклык ишекләрен каерып ачып җибәрде, Иркә тәмам үз булып, җанга-җан халәткә керергә өлгерде. Бу исә арада олы мәхәббәт уены булачагын вәгъдә иткәнлекне белдергәндәй тоелды. Болай ук җиңел генә килеп чыгар дип башына да китермәгән Мәсгутькә сюрприз иде бу.
VIII Ресторанда аларга яхшы сый-хөрмәт күрсәтелде. Иркә монда әлегә беренче тапкыры гына икән. Чакыруына зур рәхмәтләрен кат-кат җиткерде. Алар гаилә тормышы һәм ире, хатыны хакында бөтенләй диярлек сөйләшмәделәр. Ә менә соңгы егерме ел эчендә гомерләре ничек узуы хакында, бер генә булса да очрашу мөмкинлеге насыйп ителмәүләргә зарлары күп иде. Югыйсә шул ук юллардан икесенең дә еш узылган. Иркәгә — җәяүләп, Мәсгутькә — машинада. “Менә шуңа күрә инде ул алайса”,— диделәр икесе дә бер авыздан. Бу аларны көлкегә күмде. Һич шаян сүз түгел, әмма кызыклы килеп чыкты: җәяүлене машинадагы күрми уза шул! Хәер, кемнәр йөргәненә шулай ук игътибар ителәме? Хәзер машиналар чебен урынына тыз да быз бит, халыкның баюы, тормыш дәрәҗәсе кискен үсүе хакында сөйләмимени бу факт? Иркә мәктәпкә ничек эшкә барып кергән булса, шунда гомерен уздырган. Әле һаман да башлангыч сыйныфларда укыта икән. Яратып эшенә бара, сөенеп өенә кайта. Шулай көн артыннан көне уза тора. Ике бала үстергәннәр: кыз һәм малай. Әле үзләре белән яшиләр, берсе институтта укый, ди. Шулай ук укытучы булмакчы. Ире йомшак кеше икән, гомерендә бер тапкыр да сүгенгәне, тавыш күтәреп эндәшкәне, хәтта исереп тә кайтканы юк, имеш. Болар хакында тыңлаганда Мәсгуть берникадәр канәгатьлек хисләре кичерде: ир түгел, чүпрәк икән бу дигән фикергә килде. Хәтта Иркәне кочакка алып, изеп сөендерәчәге хакында чираттагы тапкырын уйлап, тәмам хыялга да күмелеп утырды. Менә бит ул Рубин Зиннуров дигән профессор әфәнде нинди булдыксыз ир икән! — Сез ашыга торгансыздыр? Бүген куна калмыйсыздыр бит? Иркәнең, бу соравын биргәндә кара күзләре тагын да зураеп, бөтен йөзен каплагандай тоелдылар. Бит очларының алсулыгы тыныч һәм ярым караңгы ресторан утларында да сизелде. Мәктәптә эшләсә дә, ике бала анасы булуына карамастан, ул бик яхшы сакланган, элеккечә үк чибәр һәм ягымлы иде. Аның биргән әлеге сорауларын Мәсгуть үзенә кирәкчә аңлады. “И асыл кош,— диде эчтән генә куанып,— синең өчен барысы да әзер, сөеклем! Менә бераз утырыйк та... Сине мәхәббәтемә яр итәрмен, өзеп алып кына йотармын! Ашыкма гына!” Әмма тыштан сер бирмәде, җиңел генә әйтеп куйды: — Монда кунакханә дә бар. Бүлмәләре уңайлы. Беләсездер инде?— дигән булды.— Шунда куна калырмын да иртәгә иртүк юлга чыгармын. Шоферсыз киленде. Шулайрак булды... Теләсәгез, номерга күтәрелеп, анда чәйләргә мөмкин... Чәйгә күчмәдек бит әле. Номерлар шәп монда. Күреп калырсыз! Көтмәгәндә Иркә икеләнеп алды. Кара, бөдрәләнеп торган чәчләре гүяки үрә калыктылар. Әмма йөзенә хафалыгы чыгарга өлгермәде. Мәсгуть инде сүзне икенчегә бордырмый нык торды, хәтта ялынырга да мәҗбүр булды: — Әйдә, күреп чыгыйк! Монда, өстәл артында бераз ялыктырды. Һава алыштырып алу да кирәк,— дип урыныннан кузгалды. Иркә аңа иярергә мәҗбүр иде. Беренче тапкыр килгән җире, урамга кичке караңгылык иңгән. Плащын киеп алып, шунда чыккач: — Без кайда, бер дә Казанны таный алмыйм,— дип әйтте, күз аллары томаланып, башы да әйләнеп алды булса кирәк. Мәсгутьнең беләгенә ныграк ябышты. Ир кеше, сулыш алыштырып торырга вакыт калдырмыйча, ханымны кунакханә ишеге төбенә китерде. Эчкә таба уздылар. Монда искиткеч гүзәл күренеш иде, җәннәт сараеның үземени: гранит һәм мәрмәрдән бизәкләп эшләнелгән диварлар, тамчылар кебек сузылган нәзек утлар, фонтаннар, гөлләр... Чисталык, затлылык, һәммә өстәл һәм урындык-диванның пөхтәлеге, купшылыгы үзара бергә кушылып, күңелгә бар яктан да сокландыргыч тәэсир ясыйлар. Туктап калсаң, һушын китә барыр сыман. Тизрәк моннан узасы, затсыз, ямьсез тоелган өс киемнәреңнән котыласы килә. Калсаң, мәңгегә ташка әверелүең дә мөмкин кебек. Иркә шунда бөтен тәне белән диярлек Мәсгутькә сыенып бетте. Лифтта өченче катка күтәрелгәндә дә шушы ук хәл дәвам итте. Бүлмәгә барып кергәндә дә үзгәреш булмады. Ишекне ябып куйгач кына ханым тынычланып сулышын алыштырды. Әмма аның уртача нәзек буе бөтенләй дә кечерәеп калган иде сыман. Ә менә күзләре — ике кара олы төймә кебек зур булып ачылганнар, без монда ничек килеп эләктек әле дип хәйран итеп карап торалар. — Бу букетны сиңа дип алган идем! Иркәнең кулларына Мәсгуть авыр кызыл роза гөлләрен китереп салды. Ханым үз тәнендә хәлсезлек тоя иде бугай, аларны тотып кала алмады, коя башлады. Мәсгуть сизгер булды. Гөлләрне үз кулларына җыярга теләп Иркәнең аяк очларына таба үрелде. Шунда ниндидер буталыш булгандай тоелды. Ханымның һушы киткәндәй иде. Мәсгуть аны кочагына элде. Үрелде. Иреннәреннән үпте. Әмма бер генә ашыгыч адым да ясамады. Иркәне, гөлләре белән бергә күтәреп алып, караватка китереп салды. Мондагы ефәк мендәрләрнең рәхәтлеген ул үзе күптән белә иде. Хәзер ханым татыр. Иркә шулай Мәсгутьнең алтын читлегенә килеп кергәнен сизенми дә калды. Мәхәббәт уенын ир кеше инде туктатырга теләми иде, ханым да аңа каршылык итә алмады.
IX Дөньялыкка нәрсәдер булган, барысы да үзгәргән, һәммәсе дә башка булып тоелалар, бүтәнчә хис ителәләр иде. Мәсгуть моның сәбәбен әүвәле аңлый алмады. Бөтен җирдә иркенлек, сафлык, чиксезлек һәм мәңгелек бәхет тантанасы! Боларның беркайчан да Мәсгутьнең күреп, белеп, аңлап яшәгән дөньясында булганнары юк иде. Һәм менә шушы илаһилык аның күкрәген китереп кысты, күзләренә кайнар яшь бөртекләре чыгарды. Ул Казан —Яр Чаллы олы юлының читенә “Ленд Краузер”ы белән чыгып туктаган, бер мизгелгә аңсыз калганын сиземләп өлгергән иде. Шушы вакыт аралыгында барлык тормышы күз алдыннан йөгереп узды һәм алда бары тик Иркә генә торып калды. Гомерендә ничәмә-ничә хатын-кыз тәнен әвәләгән, гүзәлләрнең дә гүзәле Хәния белән гаилә корып яшәгән Мәсгутьнең мондый да Иркәдәге булган чибәрлекне бары тик Парижның Лувр галериясендә генә күргәне бар иде кебек. Шундый сурәтләрнең берсен ул күңеленә бикләп тә куйды. Рәссамын да белми. Әмма анда затлы ханым алтын ефәк урын-җирдә йоклаган иренә сокланып карап утыра. Икесе дә шәрәләр. Менә шул сурәттәге ханымның чибәрлегенә Мәсгуть аһ итте заманында. Аңарга боларның алла-алиһәләр булуларын, Җир кешеләре түгеллекләрен аңлаттылар. Менә шул картинаны кабат күрү өчен Парижга биш елдан соң тагын барса да, Мәсгуть аны таба алмады. Өч көн рәттән Луврга керде. Хәер, ун көн, егерме көндә дә мондагы әйберләрне карап бетерү мөмкин түгел иде. Безнең Казандагы бер ишектән керәсең, икенчесеннән чыгып та китәсең тойгысы гына калдырырга сәләтле музейлардан түгел инде... Һәм менә ул картинадан да гүзәлрәк сынны дөньялыкта очратудан Мәсгуть тәмам хәйран иде. Аһ Иркә, нинди гүзәлсең икән бит син! Талчыбык кебек нечкә, нәзек билең, бакча алмасыдай булып бүртеп торган күкрәкләрең, гүзәллек алиһәсе йөзең... Мәсгутьнең хәтта күңеле дә сүзләр табып бетерә алмады, шагыйранә итеп сурәтли белү осталыгы аңарда юк иде. Хәтерендә калган Иркәнең чибәрлеген ул һични белән чагыштыра алмый аптырады. Тулган ай да, энҗе бөртекләре кебек төнге күккә сибелгән йолдызлар да ханымның чибәрлеге янында тонык көзгеләр генә иделәр. Дөньяны белмәгән, аңламаган ир булган ул элекләрне, менә хәзер, яңа гына төшенә башлады. Монда байлык та, мәртәбәләр дә берни түгел, монда матурлык, гүзәллек тантанасы гына ханлык итә. Ә син үзеңнең ямьсез күңелең белән гомерең буе салкын, караңгы базда яшәгәнсең. Менә инде Аллаһының насыйбы — анда да кояш нурымы, әллә илаһи яктылыкның очкынымы төште һәм син үзеңнең кемлегеңне аңладың. Иркә кебек гүзәллек иясе ханымның ире булырга хакың бар иде, югыйсә! Әмма сиңа Хәния кирәк сыман тоелды. “Чиләгенә күрә капкачы” диләрме әле? Мәсгуть башын рульгә салындырды, аннары гүяки бөтен тәне белән капланды. Үкереп елыйсы килде. Әмма ул инде пыскып та елый алмый иде. Шунда машинасының ишек тәрәзәсенә шакыдылар. Төнге утларда күзгә кереп янучы, чекрәеп торган “ДПС” хәрефләре язылган яшел жилетлы ике кеше шәйләнде. Боларның акча яратуын Мәсгуть яхшы белә. Хәзер аның документларын озаклап тикшерәчәкләр, аннары сәбәп табачаклар, штраф түләтү, башка сүзләр белән куркытып маташачаклар, әмма, өч мең сум сузуына, тәмам сөенешеп тынычланачаклар һәм койрыкларын болгаштырып арт аякларына баскан ялагай этләргә әвереләчәкләр. Болар — шакшылар, мәңге чистара алмаслык булып буялганнар! — Сезнең белән берәр нәрсә булдымы әллә? Ярдәм кирәкмиме? “Честь” биреп, тәмам борчылып сораган капитанның бу сүзләре Мәсгутьне хәйран иттеләр. — Әгәр дә йокыгыз килсә, юл читендә тукталуыгыз уңышлы түгел. Хәвеф-хәтәр булуы бар. Шушы юнәлештә, яңадан бер километрлар-ярымнар чамасы кунакханә эшли. Анда машинагызга да урын җитәрлек. Ышанычлы җир. Шунда рәхим итегез. Зинһар, юл читендә кала күрмәгез! Кайгыртучанлык белән әйтелгән бу сүзләрне мондый кешедән Мәсгуть гомерендә беренче тапкыр ишетә иде. Хәйранга калды. Шулай да: — Сез дөрес әйтәсез, рәхмәт!— дип, әле генә кызулык белән ачылган ишеген кабат япты да “Ленд Краузер”ын кабызды. Китеп барды. Юк, йокламый, төш тә күрми икән ул. Әмма ДАИ хезмәткәрләренең шушы кадәр дә хөрмәт белән кайгыртып сөйләшүләре дә аны тәмам гаҗәпләндерергә өлгергән, хәтта аптырашта калдырган иде. Бу вакыйга да дөньяның кинәт үзгәрүе хакында белдерә түгелмени? Мәсгуть яшәгән илдә, ул гомер сөргән шушы Җир йөзендә мондый хәлнең булуы мөмкин идеме? Юк! Шунда ДАИ хезмәткәрләре белән очрашкан саен үзенең кемлеген дәлилләп күпме акчалар түккәннәре хәтерендә бер-бер артлы яңарып, күңелен борчып алды. Бераздан кабат халәте яңарып, бүгенге хәлләргә гаҗәпләнүе көчәеп, җаны тагын тантана итә башлады. Мондый очраклар яхшы, рәхәт төшләрдә генә булалар түгелме соң? Аһ йокы, бу нинди рәхәт йокы? Уянасы килми торган, мәңге дәвам итәргә тиешле булган йокы! Аңа әнисе, вафаты алдыннан: — Улым, мин китәм инде. Рәхәт, тәмле төшләр күреп мәңге йоклый торган җиргә китәм,— дигән иде. Мәсгуть хәзер үлемне шундый бер халәт буларак күзаллый, газиз әнкәсеннән ишеткәненнән бирле дөньядан китеп барудан курыкмый иде. Бу юлы өшенеп алды. Иркәнең дә үлеме күз алдына килде. Ул моны теләми. Матурлык үлмәскә тиеш, яшәргә генә хаклы дип белә! Һәр уе Мәсгутьне элеккеләреннән күбрәк саташтыра барды. Шашынуга кадәр җиткәнче уйларының челтәреннән котылырга тиешлеген исәбенә алды, әмма барыбер җәфаланулары дәвам итте. Бу юлы ул теге капитан әйткән кунакханә янына барып туктады. Ишектән эчкә узды. Ни өчендер аның белән һәркем хөрмәтләп исәнләштеләр. Өстәле артындагы ханым: — Бүген бездә тәбикмәк бар. Хәзер генә пешерелгән,— диде.— Рәхим итегез, какланган каз итен төрикме, балык уылдыгынмы, бал беләнме, каймак? Тәбикмәк дигәненең нәрсә икәнлеген исенә төшереп азапланган, әмма хәтерли алмаган Мәсгутькә бу чибәр ханым үзе үк ярдәмгә килде: — “Блинны”... Әйе... Телисезме? Каһвә-кофе, чәй — кайсысы? Юк, бу өн түгел, төш иде бугай. Моңа кадәр юл читендәге кунакханәләрнең аш бүлмәләрендә эттем-төрттем сөйләшүче, кырыс йөзле хатыннар гына эшли торган иделәр, ә бусы — хури кызымыни? Нинди матур телле, сүзләре ничек ямьле: тәбикмәк, каһвә... Бу бит аның үз ана теле, әнкәсе сөйләшкән, әбкәсе, әткәсе, бабаларының теле! Нинди матур, нинди җылы, рәхәт, татлы тел! Мәсгутькә җиләк вареньесы белән тәбикмәк китерделәр. Ул аны ике өлеш сорады. Кайнар чәй. Сөт өсте салынган. Кайчандыр, бала чагында, аны әбисе шушылай сыйлаган иде. Һәм менә вакыйга кабатланадыр сыман. Газиз әнкәсе дә аның янында тәмләп ашавына сокланып утырадыр кебек. Менә, күрмисезме, яшел яулыгыннан бүселеп чыккан кара елтыр чигә чәчләрен рәтләп куйды! Мәсгуть аның һәр хәрәкәтен тойды. Бу шул ук җәннәт җире иде бугай? Монда да шундый ук тормыш икән, әмма камил, тәртипле, рәхәт тормыш. Җир йөзендәге кебек һаман эш, байлык хәсрәте белән яшәү, йомышка кереп чыккандай хәйран итми генә хатыннар кочу, түрәләр алдында тезләнү, мескенләнү, хезмәткәрләреңне эт урынына күрү — боларның монда берсе дә юк. Бары тик мәхәббәт һәм матурлык кына бар! Шунда юл кунакханәсе кафесына йолкыш киемле, мәңге айный алмыйча йөрүдән шешенеп беткән, бөкре һәм зәгыйфь буйлы пумала адәм килеп керде. Үзен куалый башлаган ханымга игътибар итеп тормастан, Мәсгутьнең өстәленә таба килеп: — Мужик, йөз тәңкә бир, юкса табагыңа төкерәм! Минем селәгәйдә җитмеш җиде төрле авыру, спид, туберкулез бар!— дип кулын сузды. Болай ук куркытмаса да була иде. Мәсгуть акча кенәгәсен ачты да аңа бирер өчен ике “иллелек”не өстәл буйлап шудырып этеп куйды. Бомж боларны эләктерде дә, буфетчы ханымга: — Миңа ике йөзне салыгыз, пажалыста!— дип, гаҗәеп дәрәҗәдә ясалма, әмма колак итенә ярашлы итеп әйтте. Тутырылган аракылы стаканны күтәреп авызына каплады да, бер иллелекне калдырып, ишеккә таба атлады. Каты гына сүгенеп тә алды. Мәсгуть шушы мизгелдә аңына кайтты. Юк, бу җәннәт түгел, бу — ул яши торган Җир йөзе, ул яши торган ил икән бит! Татлы төш кинәт өзелгәндәй булды. Кешеләрнең үзара сөйләшеп кычкырышулары, машиналарның авыр йөк тартып олы юлдан узулары, ишектән чыгып-кереп йөргән, сүгенгәләп алган шоферлар — боларның барысы да Мәсгутьнең күзләренә күренә, колакларына ишетелә башладылар. Ул бары тик шунда гына Иркәнең чибәрлегеннән сихерләнеп калганлыгын, шушы сихер аның акылын юар дәрәҗәгә җиткән булуларын аңлап алды. Буфетчы хатынга тәбикмәге-вареньесы һәм чәе-кәһвәсе өчен түләп, “Ленд Краузер”ына утырды да, ашкынып олы юлга барып керде. Инде көзге таң беленеп килә, офык чите ачыла башлаган, Чулпан йолдызы алдакчы җилбәзәк ханым сыман сыңар күзен йомгалап елмая, үз янына чакырып бимазалый иде. Мәсгуть исә күңеле һәм тәне бушлыктан иңнәрендә канатлар тойгандай “Ленд Краузер”ында элдертә бирде. Әле бая гына мәгънәсез, кирәксез, файдасыз тоелган эше, байлыгы һәм маллары да, кырыкмаса кырык якка чәчелеп яткан күмәчтәй сөяркәләре дә — һәммәсе-һәммәсе дә аңарга кабат кирәк була башладылар. Ул хәтта теге исерек адәмгә биргән ике “иллелеген” дә кызганып куйды. Мондый юмартлыгы өчен гафу итмәячәк ул күңелен. Нинди зур саташу булган! Аның бәхетенә асфальт юл буш һәм тигез иде. “Ленд Краузер” ару-талуны белми, һаман да чаба бирде. Менә ул өенә кайтып керер, гадәтенчә Хәниясенә җан көеге дигәндәй акаеп карап куяр. Аның симезләнгән һәм ямьсезләнгән буй-сыныннан җирәнер. Районга барып, анда марҗасын кочар, кул астында эшләүчеләрнең җанына төшеп аптыратыр. Нинди мәхәббәт хәсрәте ди әле ул? Әле ярый энҗеле алкаларны бирмәгән! Хатын-кыз матурлыгына алданган юләр! Май–октябрь, 2008 нче ел.
ӘМЕРИКӘГӘ ЯРЫЙ Хикәя
Авылда яшәгән вакытым иде. Малай чагым. Аръяк урамыннан берәүнең оча торган чыпта ясавын, аны очарга өйрәтүен сөйләделәр. Дусларым шуны карарга йөгерделәр. Мин аларга иярмәдем, чөнки үзләренә әйтеп: — Оча торган келәм дисәгез — бер хәл булыр иде! Әмма оча торган чыпта? Ишеткәнем дә, китаплардан укыганым да юк, дөрес сүз түгел бу!— дип киреләнәсе иткән идем. Әмма хәбәрнең чыннан да хак булуын өлкәннәр авызыннан ишеткәч, барырга, күрергә уйладым. Һаман да үртәлә-үртәлә генә атладым: “Оча торган чыпта, имеш! Оча торган чыпта!..” Капка төпләренә барып җиттем. Урамда берәр кеше күренмәсме дим. Казлар гына көтүләре белән үзара төртешеп-чукышып йөренәләр, тавыклар-әтәчләр койма буйларында әлсерәп, тузан тибенеп-коенып яталар. Башка этле җан да юк. Шулай да көтәргә булдым. Тегеләрнең капка төпләрендә эскәмия иде, шунда утыра бирәм. Җил дә искәләп куя. Ә аннары ишетәм, ата кеше ишек алды ягында сорый: — Малай кая?— ди. — Тагын тауга китте,— ди ана кеше.— Чыптасын очырта! — Очамы шул? — Оча икән, оча! Ике бавы асылынып тора. Берсеннән тарта икән — өскә менеп китә ди, икенчесеннән тартса — аска төшерә! — Һи-и, алай да була микәнни? Сүзләрен ишеттем, колакларым янгандай кыздылар, йөрәгем урыныннан купты. Тауга таба йөгердем. Анда, тау өстендә, тип-тигез болын иде. Яз булдымы, аръяклар шушында туп тибеп, уйнап рәхәтләнәләр инде... Баш очымнан гына выжылдап кап-кара олы чыпта очып узды. Котым качты диярлек. — Тот койрыгыннан, тот! Ычкынды!— дип кычкырдылар миңа. Кая ди инде ул, сикереп тә, йөгереп тә карадым, ә чыпта һаман да югарыга, биеккә таба очып күтәрелә-күтәрелә ары таба ерагая барды. Бер көтү малай-шалай шаулашып аның артыннан ташландылар. Мин карап калдым. Чыпта әүвәле авыл өстеннән очып узды. Аннары борылды да урман ягына, таулар арасына китеп югалды. Малайлар аның артыннан дөнья бетереп, урамнарда-тыкрыкларда шаулашып чаба бирделәр. Тамашаның ахырын шул рәвешле генә күреп калдым. Икенче көнне дусларым миңа сөйләделәр, чыпта Әмерикәгә очып барып җиткән имеш, шуңа күрә аны куып тота алмаганнар. Шунда мин дә әллә кем булып әйтеп куйдым: — Борчылмагыз, чыпта гына бит ул! Келәм булса — кызганыч калыр иде!— дидем. Моңа инде барыбыз да чиксез сөенештек.
ЯҢА ЕЛ МОГҖИЗАЛАРЫ Хикәя
Илдә Яңа ел бәйрәмнәре иде. Халык турында кайгыртып, зур мәйдан уртасына олы чыршы утырттылар. Тегермән тавында яхшы итеп ясап шугалак кордылар. Ә чыршыны матур итеп бизәгәннәр. Хәтта иң очына янып торучы кызыл йолдыз да утыртканнар. Кичләрен өлкән сыйныф укучылары чыршы тирәли тимераякларда шуалар. Ара-тирә алар арасына клоуннар килә, төрле әкәмәтләр белән көлдереп бетерәләр. Ә Кыш бабай һәм Кар кызы күренсәләр, бөтенләй дә күңелле була инде. Алар ак атлар җигелгән кошовкада килеп туктыйлар. Җыр-биюләр башланып китә. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|