ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 36 страница— Файдаландың да башканың кулына тапшырдың, әйеме? Бу соравын Мәсгуть юри, мыскыллау өчен бирде. Ул сүзләр тезмәсенә үзен бичаралыкка мәҗбүр ителүче адәм сурәте, һичбер гаепсезгә чыгаручы белдерү төсмерләре салынган иде. Халисә ханымны алар хәлсез итәргә җитә калдылар. Күзләреннән яшь бөртекләре чыкты. Ул: — Ярар, мин гаепле, мин...— дия генә алды. Мәсгуть ачулы чыгып китте. Ә шул елны СССР дигән ил таркалды, коммунистлар юкка чыктылар, райкомы-башкасы ябылдылар. Халисә ханым да ире белән калага күченеп киттеләр. Аны кайсыдыр мәктәпнең директоры, диләр. Пенсиягә чыккан, әмма коллективын ялыктырып һәм аптыратып эшләп йөри бирә, имеш. Ире филармониядә хор җырчысы икән. Әмма очрашканнары юк, Мәсгутьнең моңа вакыты да табылмады. Ул андый карт хатыннарга кызыга димени инде хәзер? Элек яраган, анда яшьләр иделәр, хислеләр, хәзер — юк. Казанга барып, кунакханәдә кичкә кунып калсаң, ишегеңне биш кыз берьюлы шакыйлар. Хәер, җенси мөнәсәбәтләрнең ни серен, ни рәхәтен юкка чыгарды замана. Таләпләр дә башкача, күпләр туя алмыйча интегәләр... Ә менә Иркә? Яшьлектә калган хыял дип үк әйтеп булмаса да, вакытында өзеп кабалмый калдырган җиләкне гомерең буе эзлисең шул аны!
VI Иркәне уйлавының, исенә төшереп, хыял томаннары эчендә саташуларының икенче атнасы башланды дигәндә Мәсгутьнең юлы Казан каласына төште. Вак-төяк эшләрен башкарып кайту өчен ярдәмчеләреннән берәрсен җибәргәндә дә ярый иде. Җитмәсә көннәре дә соңгы вакытта яңгырлы, суык һәм ямьсез тордылар. Әмма көзнең хикмәте саналган әбиләр чуагы башланып китте. Кыр эшләре яңартылдылар. Ил башлыклары игеннәрнең бөтеннән сиксән өлеше җыелып, амбарларга тутырылды дип буш шарлар очырсалар да, чынлыкта әле уңышның егерме проценты да алынмаган иде. Мәсгуть бу хәлләргә күптән хәйран итми. Сәясәтнең мөмкин кадәр ялганга корылуына ул инде күнеккән. Аннары басу-кырлар, терлек фермалары аның шәхси үзенеке саналалар. Аларда кемнең ни эше бар? Элеккеге гадәт белән сводкалар сорап аптыратучыларны да ул колак аша гына уздыра. Тик менә банклар бар, алар белән эш иткәндә төгәллек кирәк. Шаярту ярап бетми. Болары бары тик акча хәсрәтендә генә яналар. Вакытында керемне чумырып алмый калсалар, алга таба аякка таяк тыгалар. Ярый да хөкүмәт башындагылар белән туганлыгың булса, әҗәтләреңне бюджеттан каплап барсалар... Хәер, Мәсгутьнең бу яктан шулай ук хәсрәте юк иде. Хуҗасын хуҗа да ул, әмма хуҗа кул астындагы хуҗа. Аның агрофирмасы депутат Баранов кулында. Бер өлешенә район башлыгы имза салган, башкасы. Мәсгутькә унбиш проценты туры килә. Бу күп кенә түгел, бик күп, ярты районны диярлек камый. Иллегә якын идарәче-управляющийны ашатып ята, үз өлешенә генә дә егерме биш авыл керә, хөрәсәннәре, карт-корысы, тырыш-ялкау ир-хатыннары, бала-чагасы белән биш меңнән артып киткән “живая душа”, җитмәсә, элекләрне “икеле”гә укып, хәзер “бишле”гә яшәүче авыл советы идарәләре башлыклары бар. Мулласы, мәчете, мәктәбе, поликлиникасы... Суы, уты, урманы...Сыерын, сарыгын асрыйлар. Хәер, хәзер халык мал тотмый. Мәсгуть аларны терлексез яшәргә, бәрәңге кимерергә өйрәтеп бетерде. Кибетләренә “Буш ботлары”н кайтарта тора, пенсия алучыларның акчалары шунда китеп бара. Хәзер һәм алга таба бары тик шушы тәртиптә генә дөнья барачак. Башка төрле үзгәрешләр көтелми. Дәүләт, кешегә эш булсын, көн булсын дип инде, уртача дәрәҗәдәге эшмәкәрлекне күтәрергә тели, әмма белми, аларны мәсгутьләр әллә кайчан өметсезлек чокырына бәреп төшерделәр инде. Нәрсә, коммунизм дәвере дип белдегезме әллә? Халык үз хәленә бик тә риза бит. Мәсгутьтән колхоз байлыкларын сорап килүчеләр табылмады. Бар байлыклар бер үзенә калдырылды. Дөрес, Мәсгуть элекләрне куркыбрак яши иде, кая куйдыгыз колхоз хуҗалыгы малларын, безнең өлешне бирегез дип бугаздан килеп буып, костырып алырлар сыман иде. Булмады андый хәлләр. Прокуратураны да кызыксындырмады. Яңадан баш алырга маташкан коммунистлар гына бу хакта авыз ачып маташкан иделәр, сайлаулардан тәгәрәшеп төшкәч, ахырда бөрешеп, телсезләнеп калдылар. Күрсә дә күргән икән бу адәм башы. Алай иткән, болай кыландырган — үз морадына җиткән. Ул сугыш елларында алабута ашап, колхоз-күмхуҗларны, алар белән бергә илне исән алып калган, көн-төн “таяк бәрабәренә” хезмәт куеп гомер сөргән ата коммунист халык та юк хәзер. Булганы да әби-чәби, намазга күчеп бетә баралар. Калганнары гүрләрендә череде. Намаз димәктән, ул дин дигәннәре бик вакытлы башын калкытты да куйды. Менә җитте сәгадәт гасыры. Халыкны дин баскан кадәр һичкемнең кулыннан килми икәнлеген Мәсгуть тә акыл йортының сукыр тәрәзә пыяласы аша күреп торды. Халыктан дин хәсрәтен ала гына күрмәсеннәр, югыйсә һәммәсенең дә күзләре ачылырга мөмкин. Ярый әле мәчетләр төзеттерү өчен тырышты. Һәр авылында диярлек бар. Муллаларның да шактый ук надан булулары хәерле. Садака акчаңны күрсәтсәң, тәмам акылдан шашу дәрәҗәсенә җитеп сине мактарга, хәтта әүлия һәм пәйгамбәрләргә тиңләүгә алыналар. Алармы гарәп телен, динне, йоланы, гадәтне ачык белә? Ничек дөрес дип уйласа, шул якка тартудан узмый. Халык алдында оятлы булмаска тырышуларын күр. Коръән ятлап, хатаны яшереп, садака учлап гомер итүе рәхәттер шул. Мәсгутьнең мәчетләр төзеттерүдә өлеше зурдан булса да, диндә катнашы әллә ни юк иде. Намазның ни-нәрсә икәнлеген дә белмәде, уразаны да санга алмады. Эш кешесенә болар шарт түгелләр, ул болай да гыйбадәтле дип куштан муллалар сайрый торды. Хәер, халык эчендә исереге, денсезе күбрәк. Әмма да диннән, мулла сүзеннән иң курыкканнары да шулар. Гөнаһлары барлыгын белгән кеше генә куркак ул. Ә диндә куркыту-курку булмаса, ул дин түгел. Ни өчен котлары очып тора, ә үзләре эчүләрен ташламыйлар — монысы Мәсгутькә сәер тоела иде. Кайвакытта бу хакта башына уй килеп, авыру булулары хактыр дигән нәтиҗәгә килә. Тормышның шушы рәвештә калуы һәм алга таба да бу эздән бара бирүе киләчәге өчен зур ышаныч та тудыра. Кибетләр даими гөрләп эшләячәк, авыллары да яшәп калачак. Корып бетә дип юкны сөйлиләр. Элекләрне шәһәрләргә качкан гаиләләрнең исерек балалары, оныклары, пенсионер картлары соңгы өч ел эчендә генә дә һәр авылга утызлап “душа” кайттылар. Анда каеш та кыса, билгеле, бик исерешеп тә йөреп булмый. Монда кайтып, кинәт кенә мантырга итәләр. Әмма итәкләре тар, кыса. Менә шул ирек бирми. Мәсгуть боларга күз сала да, үзенең дөнья кендеге икәнлеген эчке бер рәхәтлек белән тоя. Ә югыйсә теге Чөшти Әхмәтсафа дигәннәре белән бергә мәктәптә укыдылар. Физика-математиканы ул чикләвек урынына гына вата иде, ә Мәсгутьнең тәртәсе ул яктан кыска булды. Ни тырышса да, мисалларны хаталы чишә иде. Чөшти Әхмәтсафа, калада инженер булып эшләп йөреп, кулына бакыр акча учлап калган. Инде менә авылга кайтып, атасы нигезен сипләп маташа. Улы-кызы үскән. Фатирын аларга калдырган. Мәсгутьнең кем булуын белә, ә килеп чыкмый, ярдәм үтенми. Мыскыллана, менә шунда ул егетнең хикмәте! Марҗа кочарга, калҗа ашарга дип чыгыплар китәләр дә, сөяк кимерергә дә тансыкланып кайтып керәләр. Язмыш, диләрме? Ярый әле Чөшти Әхмәтсафа калада калган, әгәр дә яшьли авылга укуын бетереп кайткан булса, монда инженер да итсәләр, Мәсгутьнең гомере аның кушканын үтәп, шөреп борып йөрүче хәлендә узар иде. Әйтмәслек тә түгел: Ходайга рәхмәт!.. Иркә димәктән, аны хәйран итәргә, ханымны башын әйләнерлек хәлгә салырга кирәк иде. Шунлыктан Мәсгуть Казанда “Пирамида” янындагы иң шәп кунакханәдән бай номерларның берсен алды. Аннары университетка юнәлде. Танышлары күп, тик аңа Иркәнең ире кирәк. Аңардан телефон номерын алырга була, өйләренекен, әлбәттә! Иреннән хатыныныкын? Юк, анысы ук зур ахмаклык иде. Мәсгуть шунда ук бу фикерен башыннан чыгарып ташлады. Иптәшләре, профессорлар, аңа хәзер ул телефон номерын табып бирәчәкләр бит, юкка башыңны катырасы да түгел. Мәсгутьнең бер теләген мең кеше җиренә җиткерергә әзер! Һәм шулай булып та чыкты. Экономфактан Идрисовның кафедрасына керүенә, дусты көтеп торганыдай, аны күтәреп алды һәм туксан тугыз төрле сүзләр белән мактап та куйды. Коньяк ачты. Мәсгуть аңа сирәк керә һәм һәрвакыт буш кул белән. Кешенең эш урынына сумка күтәреп йөреп булмый, әллә нәрсә уйлаулары бар. Әмма Идрисовны электән үк ул аз сыйламады, рестораннарга да еш алып керде. Ничә кешенең баласын укырга урнаштырудан ярдәмен табып, кесәләре тулы акчалы итте. “Кул — кулны, ике кул — битне юа!” Һе, юа гынамы соң, сөртә дә, пычрата да ала! Идрисовның йөзендә борчылу галәмәте көчле иде. Быелгы абитуриентлардан сайлап алынган студентлардан, аннары Бердәм дәүләт имтиханнары системасыннан зарланды. Кемнәрнедер укырга кертү эшләренең дә авырдан гына килеп чыгуын озаклап сөйләп маташты. Әгәр дә берәрсе өчендер сорап килгәнсез икән, инде соңга калдыгыз, аннары, хәзер дөнья үзгәрде, бик тә кыенга киләчәк дип әйтмәде генә. Шулай да тел тегермәне һаман да суны шул якка таба койды. Мәсгуть телефон номеры белән бәйле соравын әйткәч, Идрисов тәмам кояштай балкып китте. Шактый мулдан сөйләүгә күчеп, сөенеч һәм куаныч хөрмәтендә тагын да коньяк эчертте. Ә телефон номеры үзендә үк бар икән, хәтта йортларының номерын, төгәл адресын да бирде, нигә кирәклеген дә белешеп тормады. Идрисовны ул арада деканатка чакыртып алдылар. — Зинһарлап сорыйм: көтеп торыгыз, көтеп торыгыз!.. Рубин әфәнденең үзен монда дәштерербез! Шәп кеше ул. Йомышыгызны үтәр!..— дип күп сөйләнеп һәм олы вәгъдәләр белән эре атлап чыгып киткән кешенең кадере бетте. Мәсгуть шунда ук кесә телефоныннан Иркәнең фатир телефоны номерын җыйды. Алар бер-берсен шунда ук диярлек таныдылар. — Соңгы көннәрдә сезнең хакта еш исемә ала идем,— диде ханым, сулышын тигез тотарга тырышып. Ә Мәсгуть очрашып сөйләшеп утыру мөмкинлеге барлыгын әйткәч, ике сәгатьтән соң көттереп булса да килергә риза икәнлеген ишетте. Бу инде Ходайның рәхмәтле мизгеледер сыман иде. Кабат шалтыратырга сүз биреп маташканында Иркә аңарга үзенең кесә телефонының номерын әйтте. Элемтәгә шуның аша чыгарга үтенде. Болар барысы да Мәсгутьнең планнары тормышка ашачагын белдерүче фаллардан иделәр.
VIII Өч кенә минутка дип чыгып торган Идрисовның ярты сәгатьсез дә әйләнеп кермәсен Мәсгуть белә иде. Профессор гомергә шундый булды. Әгәр дә аның белән сәгать уннарга очрашырга сүз куешсаң, һичшиксез унбергә кадәр көтәргә туры килгәләде. Вакытында аның хәтта театрга да барганы юктыр? Һәрхәлдә поездга яки самолетка соңга калулары хакында көлкеле сүзләр шактый таралырга өлгергәннәр, Мәсгутьнең дә колагыннан киткәннәре юк. Шуларны исенә алып, кафедра мөдиренең өстәлендә ачылган һәм бүленгән коньякны моңсу хәлендә калдырып, чыгып китү ягына күтәрелгән кешене туктатучы табылмады. Ул шулай коридордан узды. Аның ныклы озынча гәүдәсе, кыйммәтле костюмы, иң кирәге — кулларының бушлыгы һәркемдә ышаныч тудырды булса кирәк. Юлында очраштыргалаган яше-карты професорлар белән Мәсгуть исәнләшә барды. Аңа җавап бирә, хәтта юл саба кала тордылар. Кайбер студентлар төркеме, аны чолгап алып, үзе белән коридор буйлап йөретте. Ялтыравык яшел салат төсендәге диварлар, ак түшәмнәр монда быел ремонт ясалуын белдереп тора, элеккечә купкан, ватылган, коелган сылау-штукатуркалар инде юк иде. Тормышлары җайга салына бара, ахрысы. “Караклык аз җирдә тәртип тә була!”— бу фикерне Мәсгутьнең күңеле нигәдер кабатлады да кабатлады. Ул үзе болай итеп уйларга яратмый иде. Әмма урамга чыккач та бу сүзләреннән котыла алмыйча аптырабрак торды. Алтын сәгатенә карап алды. Инде көндезге өч тулып, биш минут чамасы узган иде. Сәгать дүрттә булыр — Иркәгә шалтыратачак! Аңынчы кунакханәгә кайтып, бер кат үзен тәртипкә китереп, ресторанда өстәл алып куйса — бик яхшы! “Ленд Краузер”ына якынаеп җиткәнендә, караңгылатылган тәрәзәсендә чагылып узган йөзгә игътибар итеп, сурәтнең иясенә сак кына борылды. Газетадагы фото белән охшашлыгын шәйләде. Бу кешенең Рубин Зиннуров икәнлеген уйлап өлгерде. Иркәнең ире менә шушы иде. Зәңгәр-су плащ кигән, ялан башлы, сары чәчле, ак йөзле бу адәмнең ныклы адымнары холыклы кеше булуын, бераз елмайган иреннәре шат күңелгә ия икәнлеген белдереп торалар. Калку буе да нәкъ Мәсгутьнеке чамасы икән. Нигәдер тукталып калуы гына сәер. Кемнедер көтәме? Чәчене күпертеп ясаган бер ханым аңа таба килде. Исәнләшеп, нидер хакында сөйләшеп алдылар. Аннары, университетка кермичә, затлы китапханә бинасы ягына таба атладылар. Мәсгутькә бу күргәннәре ни өчендер кызыклы булып тоелды. Ул хәтта монда бер-бер сер булырга тиеш, юктан гына очрашмаганнар дип уйларга өлгерде. Тик бераздан соң гына аның бу уеннан акылы көлеп куйды. Кешеләрнең башкалар хакында үзләренең эчке дөньяларыннан чыгып, үз гамәл һәм теләкләренә үлчәп уйлау-бәяләү гадәтләре барлыгы аңа таныш һәм ул моны кемлегендә ничәмә сынап караган иде инде. Шул исенә төште. Юләр уйларыннан тагын көлеп алды. Иркәнең ире кемнедер сөяркә итеп тотарга мөмкин дип фикер йөртүнең сәерлеге күңел йомшаклыгына тиеп узды. Бу халәтеннән котылырга теләгәндәй ашыгып, Мәсгуть моннан тизрәк китү ягын карады. Узып барышлый “Ленд Краузер”ы көзгесеннән тагын бер кат Рубин Зиннуров дигәннәренә һәм янындагы сөйли-сөйли килгән сөйкемле ханымга күз салып алды. Боларның җитди булуларына, гыйшык-мыйшык уйный торган кешеләрдән түгеллегенә бу юлы тагын бер кат инанды. Әмма башкачарак вакыйгага тарыса, үзе өчен әһәмиятлерәк тоеласын исенә кертмәде... Сәгать дүрттә Иркәнең көтеп алганлыгын сиземләү хисенә күмелде. Алар бу юлы да, нәкъ элеккечә, гүяки әле кичә генә соңгы тапкыр очрашканнар сыман рәхәт һәм үз итешеп сөйләштеләр. Мәсгуть шунда ханымны “Пирамида” ресторанына чакыру теләгендә булуын әйтте. Өстәлнең дә көтүен искәртте. Ни хикмәт, Иркә аның чакыруын кабул итте. Бераз көтәргә мөмкин исә, ярты сәгать эчендә килеп җитәсен әйтте. Барып алу теләген Мәсгуть белдереп караса да, Иркә кабул итмәде. Эзләп килеп, таба алмыйча адашып йөрү мөмкин икәнлеген уйларга кушты. Аннары “Такси”да килүнең бернинди кыенлык тудырмаячагы хакында да белдереп алды. Җитмәсә: — Без укытучыларга хезмәт хакын җитәрлек түлиләр. Ярлылар дигәч тә!.. Кайгыртучан илебезгә рәхмәтлебез. Бер дә хафага төшә күрмәгез!— дип шактый шаяртып, туйганчы көлгәндәй итте. Казанда туташ һәм ханымнарның телефоннан онытылып сөйләшү гадәтләре барлыгы Мәсгуть өчен бер дә сер түгел. Рәхәтләнеп тыңлады Иркәнең сүзләрен. Алар шуның белән сүзләрен бетереп, очрашырга килешеп, ярты сәгатькә хушлашып тордылар. Иркәне китерә килгән “Такси” машинасын Мәсгуть урамда көтеп алды. Кырыкны узган ирнең йөрәге дә, уйлары да бу вакытта урыннарында түгеллеген кыяфәтенә карап әйтерлек түгел иде. Әгәр дә кулында шау чәчәкләр дә булса, ничек үзенең көлкеле хәлгә керәчәген ир аңлап эш итте. Шулай да бүлмәсенә бер букет чәчәк бәйләме кайтарып куйган иде. Элекләрне кулына төшә язган туташны инде хәзер, ханымга әйләнгәч, яңадан бер генә кичкә булса да эләктереп калу өчен хәйлә сыйфатында бүләккә алынган алка да аңа ярдәм итәчәк. Матур һәм ышандырырлык сүзләрне Мәсгуть ят кеше колагына күптән сөйләп күнеккән. Ул яктан бүген дә алдатмаячак! Кызыл төскә буяулы чит ил маркалы “Такси”дан төшкән ханымны Мәсгуть шунда бүре авызына үз ирке белән кереп килүче сарыкка нисбәт итеп көлемсерәде. Аның уенда Рубин Зиннуров һәм теге чибәр ханым әле һаман китапханә тупсасына җитеп килеп маташалар иде. Иркә белән күзләре очрашкач, барлыгын һәм уйларын бер мизгелгә онытып, бәхет диңгезенә чумгандай тойды үзен. Җанына һәм тәненә ниндидер могҗизалы рәхәтлек иңде, гүяки җәннәт шушында аларның аяк асларына төште. — Бар икән бу дөньяда да бәхет дигәннәре! Бар икән! Иркә, җаным! Исәнме! Мәсгуть әллә чынлап, әллә юри сөйләгәнен үзе дә аңламады. Иркәгә аның шушы сүзләре җитә калдылар: — Исәнме, кадерлем минем!— дип, шунда бер талпынулы адым ясап, ул аның кочагына сыенды. Җитмәсә күкрәгенә капланды да: — Ничек болай мине табарга булдың?— диде. Бу сүзләре кыз чагындагы татлы, башларны әйләндергеч тыны белән бергә ишетелделәр. Хәтта хушбуй исен дә онытмаган икән бит Мәсгуть. Исенә төште. Һаман да шундыйны сөртенә микәнни? Әллә ханымның үз исеме? Мәсгутьнең уйлары әйле-шәйле, төрле-төрле дулкында иделәр. Аның Иркәне чакыруы да, бүген кич үзенең кочагына салачагы да, сыйлы өстәл көтеп торуы да, кайнар урын-җир дә — барысы-барысы бергә саташтырырга җаенган иделәр. Ул боларны махсус эшләтте, Иркә өчен әзерләтте. Ә менә үзе шушы рәхәтлекләр эченә кереп чумачак, еракта калган яшьлегеннән, дөнья куып уздырган гомереннән, изге тойгыларыннан бүген ятсынып көләчәк, үзен тагын да булдыклырак, афәринрәк ир итеп тоя башлаячак. Бер кичә, бер мәхәббәт уены барча яшәешеңне үзгәртеп кую көченә ия түгелме? Һәм бу уенның башы-ахыры, авторы, уенчысы, режиссеры — бөтенесе бергә Мәсгуть үзе. Ул шушы театрын ашыкмыйча, тәмен белеп һәм татып, гаугаланмый гына уйнар, уйнатыр, ролен дә затлы итеп башкарыр. — Ресторанда өстәл әзер дигән идең, җаным! Кайда ул? Шунда һәммәсен баштанаяк сөйләшербез, әйеме? Мең ел күрешмәгән кешеләрнең болай сөйләшүе мөмкин түгел. Мәсгуть башкачарак булырга тиеш дип уйлап куйган иде. Иркәнең һәр сүзне җиңел әйтүе вакыйгалар тезмәсен үз кулына алырга, кемлеген сиздереп торуга җайлану өчен икәнлеген Мәсгуть сизенеп өлгерде. “Болайга китүе яхшырак та әле. Татлы ризык бүре авызына үз аягы белән барып керә!”— дип уйлап, фикерләрен һәм акылын ул инде башкачарак тәртипкә китерергә өлгерде, ресторан ишеге ягына дәште: — Моннан керик! Безне өстәлебез инде көтәргә тиеш! Ханымның өстендә ак шарфы якадан уралган кара, киң итәкле плащ иде. Аны салса, нәкъ укытучы апалар киеп йөри торган зәңгәр-су костюмнан булып чыкты. — Мин сезнең укучыгыз булыр идем дә, иң алгы рәттә, бөтен дөньяларымны онытып, күзләремне дә алмыйча сезгә карап кына утырыр идем!— диде шунда Мәсгуть. — Нәрсә, бу киемнәрем укытучы булуымны белдереп торалармы?— диде Иркә, ирнең нәрсә хакында әйткәнен яхшы аңлап, әмма сүзләрен уенга борып. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|