Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 35 страница




Ә ме­нә Мәс­гуть­кә тә­те­де, чөн­ки нәр­сә эш­лә­гә­нен ул һәр­ва­кыт бе­леп, аң­лап баш­кар­ды. Шә­һәр­дә бер­ни­чә дис­тә ит ки­бет­лә­ре ач­ты­рып, көн са­ен кол­хоз­ның дүрт-биш сы­е­рын, өч ке­ше­дән акт тө­зет­те­реп алып, авы­ру дип юк­ка чы­гар­ды. Бу җи­на­ять эше­нә бик те­ләп, сан­ду­гач­тай сай­рап ба­рыр­га те­ләү­че­ләр күп иде. Өлеш­лә­ре­нә ти­гән су­гым сө­я­ген­нән пеш­кән шул­па­ны йорт әһел­лә­ре чө­мер­де алар­ның, ә ях­шы ит­ләр шә­һәр­гә ки­тә, ки­бет­ләр­дән бәя бе­лән са­ты­ла, ак­ча­га әве­ре­лә ба­рып, Мәс­гуть ке­сә­се­нә тас­ла­нып кай­та тор­ды­лар. Бай­лык­ның шу­лай исә­бе-хи­са­бы оны­тыл­ды. Сүз чык­ма­сын­га, эш гөр­ләп бар­сын­га дип май­лы кал­җа­лар­ны тү­рә­лә­ре өчен дә кыз­ган­ма­ды Мәс­гуть. Шу­лай юмарт­лы­гы бе­лән та­ныл­ды. Күр­мәк­че­дән чүл­мәк­че рә­ве­ше­нә ке­реп­ме, ах­маг­рак рә­ис­ләр, төн­лә бе­лән кол­хоз фер­ма­сын­нан мал чы­га­рып суй­ды­рып, ба­шын-то­я­гын ти­рес­лек­кә кү­меп, ир­тән ми­ли­ция ча­кыр­тып, алар­дан ка­рак­лар­ны эз­лә­теп ап­ты­ра­тып дө­рес эш­лә­де­ләр­ме әл­лә? Ә Мәс­гуть ан­дый юләр­ләр­дән тү­гел, уг­ры­лык ит­ми, һәм­мә эш­не ка­нун­ча, акт­лар яз­ды­рып, га­дә­ти тәр­тип бе­лән, әм­ма үз фай­да­сын гы­на күз­дә то­тып алып ба­ра бел­де. Те­ге­ләр­дән эчен то­тып кө­лә иде. Афе­ра­лар за­ма­ны икән­ле­ген ул акы­лы­ның кы­рык бе­рен­че тарт­ма­сы эш­чән­ле­ге бе­лән аң­лап ал­ды. Дө­рес, аның да зур-зур сум-сум­ма­ла­рын дәү­ләт “ян­дыр­га­ла­ды”. Мон­нан да ул акыл тап­ты, учы­на агып ке­рә тор­ган ак­ча­лар­ны тот­ты да эш­кә җик­те, шә­һәр­дә төр­ле­дән-төр­ле фир­ма­лар ач­ты. Ни­чә­мә мар­кет-ки­бет­ләр, ка­фе-рес­то­ран­нар, клуб һәм хәт­та банк та аның ку­лы­на кер­де. Бер ел эчен­дә ме­ңәр баш­лы җи­де сы­ер фер­ма­сын­нан бер­се ге­нә то­рып кал­ды, ин­де са­рык­лар­га, ат­лар­га күч­те. Дуң­гыз­лар­ны бер сел­тә­нү­дә хәл кыл­ды. Аның ту­тыр­ма-кол­ба­са цех­ла­ры­на ит та­бып җит­ке­реп бул­мый баш­ла­ды. Кай­сы­бер­лә­рен ул ике дә уй­лап тор­мый­ча яп­ты (ар­тык кан­лы ва­кый­га­лар­га ди­вар­ла­ры да ша­һит иде), алар уры­ны­на те­гер­мән­нәр кор­дыр­ды. Әм­ма ит биз­не­сы тө­шем­ле-ке­рем­ле иде, аңар­дан баш тар­ту — су­лы­шын кы­су ке­бек то­е­лып, ул арау-та­рау хәл­гә ки­лә бар­ган күр­ше кол­хоз­лар­ны ку­лы­на тө­ше­рү хәс­рә­те бе­лән яна баш­ла­ды. Аны бер уе ко­тыр­та тор­ды: “Ил­гә яңа, акыл­лы ху­җа кил­сә — бет­те баш, бү­ген эләк­те­реп ка­лыр­га, өл­ге­рер­гә!” Дөнь­я­да ке­ше­гә яшәү кө­чен дә, акыл­ны да, дә­рә­җә­не дә ак­ча, ба­ры тик ак­ча гы­на би­рә икән дип ина­нып, аң­лап эш итү аңа үзен дөнь­я­ның кен­де­ге рә­ве­шен­дә то­яр­га яр­дәм иде...

Һәм ул ме­нә ка­бат те­ге га­зе­та­ны ачып, ан­да­гы фо­то­га тө­бәл­де. Әйе, су­рәт­тә­ге ха­ным аңа бик тә ях­шы та­ныш, ул — те­ге ва­кыт­та, сту­дент ва­кы­тын­да дис­ко­те­ка­да “э­ләк­тер­гән” тат­лы кыз Ир­кә иде. Ка­ра әле, ни­чек сак­лан­ган, йө­зен­дә җы­ер­чык­ла­ры да юк, тик бе­раз җит­ди­лән­гән, аны­сы, зат­лы­лан­ган. Бер дә ва­тыл­ма­ган, кү­рә­сең. Мон­да Мәс­гуть ут­тан су­га, су­дан ут­ка тө­шә-тө­шә, әү­вә­ле тик­ше­рү­че-про­ку­рор­лар­дан кур­ка-кур­ка, ан­на­ры кон­ку­рент­ла­ры­ның мә­ке­рен­нән сак­ла­на-сак­ла­на тор­мыш алып ба­рыр­га мәҗ­бүр бул­ды. Аның бе­лән бер­гә бор­чы­лып ха­ты­ны Хә­ния дә чәч­лә­рен агарт­ты, кәк­ре ка­ен­дай бөк­рә­еп төш­те, ә бу, Ир­кә, ка­ра­гыз, ни­чек кур­чак ке­бек сак­лан­ган!

Мәс­гуть­нең юк­тан гы­на хол­кы бо­зы­лып ал­ды. “П­ро­фес­сор Ру­бин Зин­ну­ров!”— дип ка­бат­ла­ды, гү­я­ки Ир­кә­нең ирен исен­дә кал­ды­ра­сы ки­лә, шу­шы рә­веш­ле ачу бе­лән му­е­ны­на ба­рып ябы­шыр сы­ман үзен хис итә.

Бо­ры­ны, җы­е­ры­лып, юга­ры чө­ел­де. Ул һа­ман ма­ши­на­сын­да, руль ар­ты­на утыр­ган хә­лен­дә, юл чи­те­нә тук­та­лып, ял итә иде. Шу­шы уй­ла­рын­нан, көн­лә­шү һәм кө­тел­мә­гән­чә үч­лә­нү­лә­рен­нән соң, теш­лә­рен кы­сып, ачу бе­лән “Ленд Крау­зер­”ын ка­быз­ды һәм аты­лып ас­фальт­ка чык­ты да ки­теп бар­ды. Арт­та нин­ди­дер ма­ши­на­лар, ты­ел­гы­сыз чи­на­шып, тор­моз­да тук­та­лып, дө­бер-ша­тыр бә­ре­ле­шеп кал­ды­лар. Мәс­гуть­нең ко­ла­гы­на пы­я­ла ва­ты­лу та­выш­ла­ры бәл­лүр са­выт­лар­ның чың­ла­вы сы­ман рә­хәт той­гы­лар­да ки­леп ише­тел­де­ләр.

 

IV

Мәс­гуть го­мер­гә үзен элек­ләр­не дош­ман­на­ры чол­га­ны­шын­да яшәр­гә мәҗ­бүр ител­гән, га­дел­сез ким­се­те­лү­че адәм ке­бек хис ит­те. Аның җа­ны ка­ра ур­ман­га ада­шып кер­гән са­рык­ны­кы ши­кел­ле иде. Әм­ма ул бү­ре­гә әве­ре­лә бел­де. Үз мак­са­ты­ңа ире­шә­сең кил­сә, явыз­лык­тан фай­да­ла­нып, хәт­та уң-су­лың­ны исәп­кә ал­мый­ча эш итәр­гә ти­еш икән­ле­ген аң­лап өл­гер­гән­че ни­чә­мә-ни­чә ха­та­лар яса­ды. Ир­кә бе­лән дә дус­лы­гы шу­лай­рак ки­леп чык­ты. Кыз­ны үзем­нең ко­ча­гы­ма алып бе­тер­дем ди­гә­нен­дә ге­нә ха­та­лы адым­га на­му­сы җит­мә­де. Гү­я­ки аңа әни­се: “Ниш­ли­сең син, явыз ма­лай? Мин си­не йо­кы­сыз төн­нә­рем, авыр көн­нә­рем буе ме­нә шу­шын­дый шак­шы га­мәл өчен үс­тер­дем­ме­ни?”— дип би­тәр­ләп әйт­кән­дәй то­ел­ды. Бу той­гы егет­кә үз на­му­сы­ның га­зиз ән­кә­се та­вы­шы бе­лән сөй­лә­гән чак­лар иде әле. Дө­рес сүз бу­ла­рак әй­тел­гән ул: на­му­сы зур ке­ше аз­ны кү­тә­рә, на­му­сы вак адәм күп­тән дә ка­нә­гать итә ал­мый, һа­ман баш­ка­лар өле­ше­нә кул су­за. Мәс­гуть­кә “бү­ре­ләр” йө­ри тор­ган юл­га тө­шү өчен шак­тый чи­лә­нер­гә, эн­җе­дәй саф кү­ңе­лен ту­тык­лан­ды­рыр­га ту­ры кил­де. Тор­мы­шы һәм баш­ка­лар­ның өл­ге­се аңар­га кем һәм нин­ди бу­лыр­га ки­рәк­лек­тә зур тәҗ­ри­бә һәм күр­сәт­кеч иде­ләр. Шу­лар яр­дәм ит­те...

— Ир­кә!

Мәс­гуть, ма­ши­на­сын ку­а­лый би­реп, ру­ле­нә сук­ка­лап ал­ды. Кыз­ның олы ка­ра күз­лә­ре, дул­кын­ла­нып тор­ган ка­лын чәч­лә­ре, яңа мич­тән чы­га­рыл­ган тат­лы кү­мәч тә­мен аң­кыт­кан тын исе, баш­ка­сы — бо­лар әле­гә бер­се дә аның хә­те­рен­нән чык­ма­ган­нар... Ярат­кан бул­ган икән бит ул аны!

Ә Хә­ни­я­не? Ир­ле-ха­тын­лы ни­чә ел­ла­рын го­мер итә­ләр, ба­ла­лар үс­тер­де­ләр, әм­ма бер-бер­сен аң­лау, үза­ра җан­га-җан яшәү алар­да бул­ма­ды. Хә­зер ике­се бер та­мыр­дан үсеп чык­кан куш на­рат­лар ке­бек, алар­ны бер­гә уз­дыр­ган яшь­лек, ба­ла­лар, йорт­ла­ры-мал­ла­ры ур­так та­мыр­лы итә. Ә бай­лык — Мәс­гуть­не­ке. Хә­ни­я­се нин­ди уй­лар бе­лән яши, кай­сы юл­лар­дан йө­ри, кем­нәр бе­лән оч­ра­ша — бо­лар­ның бер­се дә ирен кы­зык­сын­дыр­га­ны бул­ма­ды. Алар гү­я­ки янә­шә агып яту­чы ел­га да иде­ләр. Мәс­гуть­не­кен­нән олы бар­жа­лар уза, яр­ла­рын­да зур шә­һәр­ләр ка­ла, агы­шын кү­пер­ләр һәм бу­а­лар бү­лә, ә Хә­ни­я­не­ке — ты­ныч кы­на, тал­лар­га сы­е­нып, олы-ке­че авыл­лар­га ка­гы­лып, тау­лар­ны урап чел­те­ри. Әйе, аны да бу­а­лар, кү­пер­ләр, хәт­та вак-тө­як бас­ма­лар бү­леп азап­лый­лар­дыр бәл­ки?

Мәс­гуть­нең бо­лар ха­кын­да ба­шы­на еш кы­на төр­ле уй­лар кил­гә­лә­де. Ха­ты­ны үз эше, үз биз­не­сы бе­лән яшә­де, ире­нең авыр кү­лә­гә­се аңар­га җи­тә иде бул­са ки­рәк. Кү­ңе­ле-уе буш тор­ма­сын­га ха­ты­ны­на да ки­бет­ләр тот­ты. Дө­рес­рә­ге, ки­бет­ләр­нең ху­җа­сы Мәс­гуть ата­ла иде. Аның янын­да, исем­лек­тә бе­рен­че бу­лып әл­бәт­тә ра­йон ха­ки­ми­я­те баш­лы­гы, ахы­рын­да — авыл со­ве­ты рә­и­се. Ху­җа­лар — “Ал­ла­һы әк­бәр!”дә яшәү­че­ләр. Исем­лек сал­лы. Әм­ма кал­җа­ның ки­сәк­лә­ре ге­нә төр­ле­чә: кем­гә — ти­ен, кем­гә — “кә­бес­тә”. Хә­ер, бо­ла­рын ха­ты­ны Хә­ния ях­шы­рак бе­лә. Элек­ләр­не кон­верт­лан­ган ак­ча­лар Мәс­гуть ку­лы аша уза иде­ләр. Хә­зер ха­ты­ны аны ан­дый вак эш­ләр бе­лән бор­чып тор­мый. Ки­бет­лә­ре дә ки­бет ке­нә тү­гел, мар­кет ки­бет­ләр чел­тә­ре! “О­я­лам, мин­нән бул­мый!— ди­гән ха­ты­ны, ин­де “г­ла­ва”­га кер­гән­дә, ки­ре­сен­чә:— Бер оч­тан, бер баш­ла­ган­нан, баш­ка һәм­мә эш­лә­рем­не дә бе­те­реп чы­гам!”— дип ке­нә җи­бә­рә. Ки­бет эшен­дә нин­ди бор­чу бар­дыр ин­де ул? То­вар­ны ки­тер­тә­сең яки ки­тер­гән­нә­рен ала­сың да, бер­не биш итеп са­тып җи­бә­рә­сең, ба­ры шул гы­на. Хә­зер бит са­тар­лык әй­бер­лә­рен кая ку­яр­га бел­ми ап­ты­рау­чы­лар бе­лән дөнья тул­ган. Ки­бе­тең бар икән, та­шый­лар да та­шый­лар. Алып кал­га­ны­ңа мең шө­кер һәм рәх­мәт­ләр әй­тә­ләр. Ке­ре­мең-чы­гы­мың исәп­тә бул­са, кал­га­нын­да нин­ди кай­гы? Ян­гын­чы­сы-баш­ка­сы бор­чы­са гы­на ин­де!

Бо­ла­ры бе­лән Мәс­гуть вак­ла­нып тор­ма­ды. Аның өчен тор­мы­шы шу­шы рә­веш­ле бар­ган­да — җай. Баш­лы-күз­ле бу­лып йө­рү­ен­дә ке­ше­гә, акы­лын­нан биг­рәк, дө­рес га­мәл­лә­ре яр­дәм итә. Эт — эт­кә, эт— ко­е­рык­ка са­лы­ну­дан бер нәр­сә дә ба­рып чык­мый. Әнә са­рык-бо­зау­лар­ны бу­ып го­мер ит­кән, шу­ның бе­лән та­мак туй­дыр­ган бү­ре­ләр дә, ту­ра­ган­на­рын чәч­рә­теп, кар­га­лар­га өлеш итеп кал­ды­рып ки­тә­ләр. Кап­кан май­лы кал­җаң­ны авы­зым­да эре­тим, тар­тып ал­ма­сын­нар ди­сәң, әү­вә­ле ки­сәк­ләп, күз­лә­рен то­мы­рып ка­рап то­ру­чы­лар­га бир, ан­на­ры си­нең сос­ка­ны­ңа кул­ла­рын су­зып ап­ты­рат­мас­лар. Ком­сыз­лык алар­да да бар. Ял­гыз гы­на ту­ен­га­ның­ны күр­мәс­ләр ди­мә.

Мәс­гуть бу уй­лар­ны еш ка­бат­лый иде. Акыл те­гер­мә­не һа­ман да шу­шы рә­веш­ле әй­лә­нә тор­ды. Әм­ма за­ман үз­гә­рә, те­гер­мән таш­ла­ры да, әй­лә­нә тор­гач, шо­ма­ра, бер җай­га гы­на бө­те­ре­лә би­рә­ләр икән шул. Озак­ла­мый “бү­ре­лә­ре” дә “са­рык­лар” бу­лып то­е­ла баш­ла­ды­лар. Бо­лай уй­ла­вы аңа әү­вә­ле кур­ку бир­сә, ан­на­ры га­дә­те­нә әве­рел­де. Хә­зер көл­ке ту­ды­ра. Кү­ңе­ле кы­тык­ла­нып ала. Элек­ке­ге мыс­кыл­лы каһ­ка­һа­ла­ры хә­зер кү­ңел уе­ны­на әве­рел­де.

— Ир­кә!— ди­де ул, күк­рә­ген­дә­ге су­лы­шын алыш­ты­рып.— Ме­нә син кай­лар­да икән­сең! Хә­те­рем­нән чык­мый­ча ни­чә­мә ел­лар йө­дәт­тең. Ин­де мин си­не тап­тым!

Аның кү­ңе­ле­нә гү­я­ки чик­сез хуш ис­ле һа­ва ке­реп тул­ды, күз ал­дын­да­гы кыр­лар, бо­лын­нар, тау­лык­лар саф су­лы диң­гез ке­бек то­ел­ды­лар. Хә­те­ре шу­лар­да олы ко­раб бу­лып йөз­де. Рә­хәт миз­гел­ләр­не ки­че­рүе хы­я­лы­на та­гын да дәрт бир­де... “Бу — Ир­кә­нең эше! Ми­ңа атап шу­шы мә­ка­лә­не мах­сус яз­дырт­кан! Кай­да­лы­гын бел­дер­тү өчен!”— дип пы­шыл­да­ды ир­нең ирен­нә­ре.

Мон­дый та­би­гый бул­ма­ган уй аның ба­шы­на кил­гә­не юк иде ке­бек, һәр­хәл­дә мо­ңар­чы ке­ше­ләр­не ул үзен­нән шак­тый тү­бән зат­лар итеп күр­де. Алар ба­ры­сы да бул­дык­сыз­лар, үз­сүз­ле­ләр, ки­ре-бет­кән ишәк­ләр! Күп­че­ле­ге — ка­рак, ур­ла­шыр­га гы­на то­ра­лар. Кол­хоз ба­су­ын­нан да та­шы­ды­лар, хә­зер дә шу­лай итәр­гә те­ләк­лә­рен­дә. Ярый әле яңа ху­җа­лар ба­су-кыр­лар­га, фер­ма­сы­на-баш­ка­сы­на ыша­ныч­лы сак­чы­лар куй­ды, алар­ны баш­тан-аяк ко­рал­лан­ды­рып, ях­шы ма­ши­на­лар­га утырт­ты. Ба­су-кыр­лар­да, фер­ма-ын­дыр­лар­да чит-ят тех­ни­ка кү­рен­сә, хә­зер ки­леп җи­тә­ләр дә бу­газ­лап ала­лар. Ка­рак­лар­га көн бет­те, төн дә кал­ма­ды.

Мәс­гуть әле мо­ны, әле те­ге­не уй­лау­ла­ры­на сә­ер­сен­мә­де. Аның ка­ра­шын­ча, те­ге, үзе ке­бек, кол­хоз ма­лын “и­меп” һәм “со­сып” ят­кан рә­ис­ләр дә, ис­ке төр ху­җа­лар да ка­рак­лар­дан бул­ма­ган­нар, хез­мәт­лә­ре­нә кү­рә ти­еш­ле­не ге­нә ал­ган­нар. “Кем­нең ку­лын­да — шу­ның авы­зын­да!” — ме­нә дө­рес сүз! Хә­зер­ге ху­җа­лар да ха­лык ту­дыр­ган бай­лык­лар­га җи­ңел ге­нә ия бул­ма­ды­лар, бай­лык­ла­рын ты­рыш­лык бе­лән тап­ты­лар. Ме­нә шу­лай ул, ту­ган! Баш­ка­ча тү­гел! Ха­лык ял­кау бит, бик ял­кау. Авы­зы­на төш­кән­не дә чәй­нәр­гә ире­нә. Хә­зер­ге көн­дә эш ку­шар­лык бул­дык­лы ке­ше­не та­бып бул­мый. Кай­сы — то­ма­на, баш­ка­рып чы­га ал­мый, кай­сы­ла­ры — исе­рек­баш, дө­мек­кән­че шул хә­лен­дә йө­ри, сәр­хуш­лык­тан чы­га ал­мый­ча ин­те­гә. Кая, кем бар? Ял­кау­лар һәм исе­рек­ләр бе­лән дөнья тул­ды. Ха­лык, че­реп, туф­рак ас­тын­да ка­ла ба­ра.

Мон­дый нә­ти­җә­гә ки­лүе Мәс­гуть­кә үзен әл­лә кем, саф, чис­та, акыл­лы, бул­дык­лы итеп то­яр­га бу­лыш­ты. Ул, мак­та­нып, га­дә­те­нә керт­кән сүз­ләр­не ка­бат­ла­ды:

— Без бул­ды­ра­быз!

Бу аның үз сүз­лә­ре тү­гел иде. Кү­ңе­ле ки­тек кич­ләр­нең бер­сен­дә ул аны те­ле­ви­зор­дан ишет­те. Шун­нан бир­ле те­ле­нә йо­гып кал­ды. Әү­вә­ле тү­рә­ләр­гә ия­реп ка­бат­лан­ган ке­бек хә­те­рен тар­кат­кан­дай то­ел­ган бу сүз­ләр­гә ахыр­да тә­мам ия­лә­шеп җит­те, алар­ны бис­мил­ла­сы­на әве­рел­дер­де. Ме­нә хә­зер дә шу­шы сүз­ләр аның кү­ңел бүл­мә­се­нә ак ке­ләм дә, киң ка­нат та җәй­де­ләр, ул шу­лар­га уты­рып очу­чы әки­я­ти егет тә, күк­ләр­не сә­яр итәр­гә кү­тә­рел­гән кош ке­бек тә той­ды үзен. Шу­шы мә­лен­дә бө­тен бар дөнь­я­лык кеч­ке­нә ге­нә туп бу­лып кал­ган­дай хис ител­де, хәт­та юл­дан узып ба­ру­чы ма­ши­на­лар да вак бө­җәк­ләр­дәй иде­ләр. Мәс­гуть алар­ны сы­тып үтәр, мо­ны бер­нин­ди авыр­лык­сыз баш­ка­рыр сы­ман, ә туп­ка ти­беп җи­бә­рер... Әм­ма акы­лы, ку­әт алыр­га өл­ге­реп, аны бу са­та­шу­лы уй­ла­рын­нан та­би­гый ха­лә­те­нә кай­тар­ды.

 

V

Кү­ңе­лең­дә нәр­сә бул­са, ир­тә­ме-соң­мы шу­ңа ире­шә­сең икән аны. Әгәр дә ши­гырь уты бул­са — ша­гыйрь­гә, ак­ча хәс­рә­те икән — ян­чык­ка һәм кап­чык­ка. Ме­нә шул­дыр ин­де ул адәм ба­ла­сы­ның яз­мыш ди­гән нәр­сә­се?

Ир­кә­нең аяк­ла­ры бик тә ма­тур, бу­ын­на­ры ту­лып-ту­лы­шып тор­ган, йом­ры-йом­ры иде­ләр. Мәс­гуть аны ка­ра­ват­ка утыр­тыр иде дә, ба­шын кыз­ның тез­лә­ре­нә са­лып, кул­ла­ры бе­лән би­лен­нән ко­чып алып, шу­лар­га кап­ла­нып ятар иде. Ир­кә­нең тә­не буй­лап гү­я­ки та­ра­кан­нар йө­ге­рә, ирен­нә­ре ал­су­ла­нып кы­за­рып бүр­тә­ләр, алар­дан тат­лы тәм сар­кып чы­га. Мәс­гуть­нең уч­лап-уч­лап ка­ен җи­лә­ге аша­га­ны бар. Нәкъ шул тәм. Әм­ма пар­лы сөт­тә изел­гән ка­мыр­дан пе­ше­рел­гән ка­ен җи­ләк­ле ка­барт­ма­лар тә­ме! Кай­чан­дыр, бик кеч­ке­нә ча­гын­да аша­ган иде ул алар­ны. Әби­се пе­шер­гән иде. Баш­ка та­тыр­га ту­ры кил­мә­де. Ин­де ме­нә хә­зер Ир­кә­не ашап бе­те­рер иде. Хә­те­ре яңа­ра... Са­лам, пар­лан­ган йом­шак ба­шак исе!..

Ир­кә кыс­ка итәк­тән йөр­де. Аның тез­лә­ре дә ма­тур­лар, кал­ган җир­лә­ре дә тү­гә­рәк-тү­гә­рәк кү­мәч сы­ман­нар. Ту­лы­шып то­ра­лар. Әм­ма нин­ди­дер кил­бәт­сез­лек, юан­лык, си­мез­лек бе­лән тү­гел, бәл­ки зи­фа­лык һәм зат­лы­лык бе­лән...

Мәс­гуть, ни­чә­мә ха­тын­ны-кыз­ны ку­е­нын­нан уз­дыр­ган ир ке­ше бу­ла­рак, ба­ры тик хә­зер ге­нә, бү­ген ге­нә Ир­кә­нең аяк­ла­рын-сы­нын бө­ек та­лант ия­се сын­чы яса­ган­дыр дип уй­лап ал­ды. Ан­дый зи­фа­лык­ны, зат­лы­лык­ны ул баш­ка оч­рат­ма­ды. Күп­че­лек ха­тын-кыз ту­ты­рыл­ган та­вык ке­бек бу­ла, гү­я­ки бар­ча тән өлеш­лә­ре ае­рым-ае­рым эш­лә­не­леп, үза­ра бө­тен­лек ха­сил ит­сен­нәр ди­гән сы­ман ябыш­ты­ры­лып ку­ел­ган чүл­мәк­не хә­тер­лә­тә­ләр. Җит­мә­сә эч­лә­рен­дә нәр­сә­ләр бар­лы­гы да бил­ге­ле тү­гел. Алар­га та­гын да ни­дер ту­ты­рыр­га мөм­кин. Ча­ма бел­ми ашый­лар, оны­ты­лып эчә­ләр, кул-аяк­сыз йок­лый­лар.

Эһ Ир­кә, ул ан­дый­лар­дан тү­гел иде...

Бу уе Мәс­гуть­нең та­гын да кү­ңе­ле­нә ти­де. Ул ин­де ме­нә ни­чән­че тап­кыр­дыр Ир­кә­не чи­шен­де­реп, ир­кен ко­ча­гы­на са­лып, рә­хә­тен та­тый­сы ки­лү­дән ша­шы­нып ала. Шу­шы көн­нәр­дә бу ва­кый­га­ның ни­чек бу­ла­сын уңын­да-су­лын­да үл­чәп тә куя. Ку­нак­ха­нә­нең иң як­ты һәм бай җи­һаз­лы бүл­мә­се дә, рес­то­ран­нан ки­терт­кән сый-хөр­мә­те дә, бү­ләк­кә тәкъ­дим ител­гән эн­җе­ле ал­ка­лар да — бо­лар һәм­мә­се бу­лыр­га ти­еш­ләр! Баш­ка­ча ан­дый ха­ным­нар­ны аяк­сыз-кул­сыз итү яра­мый!

Мәс­гуть­кә бу пла­нын тор­мыш­ка ашы­ру өчен ба­ры тик Ир­кә­нең ке­сә те­ле­фо­ны но­ме­рын кул­га тө­ше­рер­гә, бер­ни­чә шал­ты­рат­ка­лап ал­ган­нан соң, җай бе­лән ку­нак­ка ча­кы­рыр­га гы­на ки­рәк. Ба­ры­бер Ка­зан­га ба­рып-ки­леп йө­ре­лә. Бил­ге­ле, кө­нен­дә эш­лә­рен бе­те­реп, төн ур­та­ла­ры­на да кай­тып ки­тү га­дә­тен­дә бар. Әм­ма бу юлы алай ит­мәс, бер кич­кә, ки­рәк­сә ике­се­нә, бә­хе­те­нә кү­рә икән, хәт­та өч­кә ка­дәр ка­лыр. Хә­зер һәр­кем­дә ке­сә те­ле­фо­ны, эше өчен ар­тык кай­гыр­мас, шун­нан гы­на әмер юл­лап ятар. Дө­рес, күз­лә­ре­нә ху­җа аб­за­ла­ры ча­лын­ма­са, хез­мәт­че­ләр кой­рык­ны сырт­ла­ры­на са­лыр­га гы­на то­ра. Ике кул­ла­ры­на бер эш, шу­ны да яра­тып бе­тер­ми­ләр. Әм­ма бер­се­нең дә урын­на­рын­нан ки­тә­се­лә­ре кил­ми, ябы­шып ята­лар.

Мәс­гуть шун­да Кә­тә­нә Ха­ли­сә­не уй­лап ал­ды. Элек­ләр­не бу ха­ным ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры иде. Бор­ча ке­бек гел бор­чып то­ру­чан, ди­де­ләр аны. Мәс­гуть­нең укып бе­те­реп, эш­кә ур­на­шып ал­ган чак­ла­ры. Ә Кә­тә­нә Ха­ли­сә көн дә ди­яр­лек ки­леп җи­тә. “Мин сез­не шеф­лык­ка ал­дым!”— ди, Мәс­гуть­нең янын­нан кит­ми, бар эш­лә­ре­нә тык­шы­на, җит­мә­сә ка­ны­га. Ә кай­ва­кыт­та йом­ша­ра, мә­че ке­бек сы­пыр­га­ла­на. Егет аң­лап бе­те­рә ал­мый. Ав­то­парк ху­җа­лы­гын­да мө­дир бу­лып эш­ләү­че Хәй­рул­ла агай:

— Бу бор­ча­га да ка­ра ай­гыр ки­рәк бул­ган, яра­ма­ган­мы кор­чаң­гы тай!— дип әй­теп сал­ма­сын­мы?

Мәс­гуть­нең акы­лын җил ал­ма­ган, шун­да ук аң­ла­ды: Ха­ли­сә ха­ным аңар­га ко­ча­гын җәй­гән. Бул­ды гы­на! Мәс­гуть­ме ин­де кар­шы? Шу­шы бор­ча бит ра­йон­да зур эш­ләр­не хәл итү­че ха­тын. Егет­кә рә­ис­лек кә­нә­фие ки­рәк. “Үп­кән-коч­кан — җил­гә оч­кан” ди­ләр­ме әле? “Җәл­ке шту­ли”?

Мәс­гуть шул ук көн­дә Кә­тә­нә Ха­ли­сә­не ка­ен­лык­ка алып кит­те. Ха­ным да чәй­лә­неп-май­ла­нып ап­ты­рат­ма­ды, егет­не үзе то­тып аша­ды. Шак­тый су­са­ган бу­лып чык­ты. Мәс­гуть яшел чи­рәм­гә че­бен ку­га­лап су­зы­лып чал­кан ят­ка­нын­да үзен ин­де кол­хоз рә­и­се итеп тоя иде.

Шул көн­нән бор­ча бу­лып си­кер­гә­лә­нү­че Кә­тә­нә Ха­ли­сә кү­рен­мәс бул­ды. Мәс­гуть­не ра­йон­га ча­кыр­тып һәм күр­сәт­мә­лә­рен дә үз яны­на ят­кы­рып кы­на би­рә. Яшь аер­ма­ла­ры егер­ме ел­лар ти­рә­се исә дә, баш әй­лән­гән­дә бер дә си­зе­лер­лек тү­гел икән шул. Әм­ма... Әм­ма рә­ис­лек­нең бик җи­ңел ге­нә кул­га ки­леп ке­рүе күк­тән төш­кән бә­хет сы­ман то­ел­ды. Ра­йон­ның иң бай ху­җа­лы­гын­да иң яшь җи­тәк­че эш­ли баш­ла­сын әле — күп­ләр­нең эч­лә­ре шарт­ла­ды!

Ха­ли­сә ха­ным­ның сө­ек­ле ире ра­йон клу­бын­да мө­дир, ха­лык ара­сын­да та­ныл­ган җыр­чы-ком­по­зи­тор иде. Га­и­лә­не тар­ка­тыр­га уй­ны баш­ла­ры­на да кер­теп ка­ра­ма­ды­лар. Әм­ма Мәс­гуть­не ачык­тан-ачык йө­рү-сөй­рә­лү­гә күч­кән мө­нә­сә­бәт­лә­ре бор­чый баш­ла­ды. Ке­ше­дән оят иде. Тел­дән-тел­гә кү­че­реп сөй­ли баш­ла­ган­нар­дыр ин­де, бар­мак төр­теп күр­сә­тер­гә кү­чәр­ләр сы­ман.

Бу бор­чы­лу­ла­ры юк­ка бул­ды. Кә­тә­нә Ха­ли­сә ха­ным­ны на­чар­дан тел­гә алып чай­кар­га һич­кем кый­ма­ды. Мо­ны Мәс­гуть аның дә­рә­җә­се, ав­то­ри­те­ты бе­лән бәй­лә­де. Әм­ма ара­ла­ры бо­зыл­гач кы­на бел­де: Ха­ли­сә ха­ным­ның үз ире ха­тын-кыз ка­ве­мен бик тә яра­та икән. Ире сул­да йөр­гән ха­тын­нар­ны ха­лык­та яман ат бе­лән тел­гә ал­мый­лар шул. Юк, кыз­га­ну­дан тү­гел, бо­лар­ның тор­мыш­ла­ры шу­лай көй­лән­гән, баш­ка­ча бул­ды­ра ал­мый тор­ган­нар­дыр ин­де, ди­ләр.

Ара­лар бо­зы­лу­ның бар­лык сә­бәп­лә­ре шул иде: Мәс­гуть­нең өй­лә­нер ва­кы­ты җит­те. Әл­лә ни­чек ке­нә, юк­тан аш­кы­нып ки­теп, Әл­мәт ка­ла­сын­да банк­та эш­ләп, ике-өч кия­ү­не ки­ре как­кан сө­ек­ле Хә­ни­я­сен ал­ды да кайт­ты. Өч йөз чак­рым­нан ар­тык юл үтел­де. Яшь­лек хис­лә­ре яңар­ды. Мә­хәб­бәт хис­лә­ре ка­бат куп­шы­лан­ды­рыл­ды. Туй гөр­лә­теп үт­кә­рел­де. Бәй­рәм­нең тү­рен­дә тост­лар­ны баш­лап бор­ча­лы Кә­тә­нә Ха­ли­сә үзе йөр­де, ире та­ма­да иде. Җыр­лат­ты да, би­ет­те дә. Үз улын, үз эне­сен өй­лән­дер­гән­нән дә бо­лай­рак кы­лан­ды Ха­ли­сә ха­ным һәм шул көн­нән Мәс­гуть­нең ки­лү­ен ае­рым яше­рен фа­ти­ры­ның ише­ген­дә эт ба­шы ка­дәр йо­зак кө­теп ала баш­ла­ды. Яшь ир, ап­ты­ра­гач, түз­мә­де, эше­нә ба­рып кер­де. Бор­ча­лы Кә­тә­нә Ха­ли­сә ди­гән­нә­ре акыл­лы ке­ше бу­лып чык­ты. Мәс­гуть­не тың­лап бе­тер­де дә, яны­на ки­леп, ку­лын­нан ал­ды, җил­кә­се­нә ба­сып, урын­дык­ка утырт­ты, ан­на­ры өс­тә­ле ар­ты­на ки­леп:

— Җа­ным,— ди­де, күк­рәк­лә­рен­дә су­лы­шын авыр алыш­ты­рып,— син хә­зер ха­тын­лы ир. Яшь ке­ше, яшь га­и­лә. Го­ме­рем буе зур һәм җа­вап­лы эш­ләр­не алып бар­дым. Әм­ма га­и­лә бә­хе­те күр­мә­дем. Ирем өс­тем­нән йөр­де, яшер­мә­де. Мин дә, кү­рә то­рып, бер­ни эш­ли ал­ма­дым. Аңар­га ба­ры тик ае­ры­лы­шу ту­рын­да уй­лап та ка­ра­ма дип әйт­тем. Ә ми­нем уй­ла­га­ным да юк ди­де ул. Иҗат ке­ше­лә­ре шун­дый бу­ла­лар. Күп­че­ле­ге. Кү­бә­ләк чә­чәк­тән-чә­чәк­кә кун­ма­са, аның ука­сы ко­е­ла дип сөй­лән­де ирем. Хә­ер, мин дә ри­за­лаш­тым. Ул йөр­гәч, га­и­лә кар­шын­да җа­вап­лы­лык хис итү той­гы­сы өс­тем­нән төш­те. Ә си­нең ан­дый бу­лыр­га ха­кың юк. Син — ху­җа­лык ке­ше­се, син — хез­мәт ия­се, че­рек ин­тел­ли­ген­ция тү­гел. Эшең­не һәм га­и­ләң­не бел! Ми­не оныт!

Ха­ли­сә ха­ным озак аң­лат­ты. Мәс­гуть аны пар­тия җы­е­лы­шын­да­гы иде­о­лог­ның чы­гы­шы­дай тың­ла­ды. Шу­ңа кү­рә дә дикъ­кать ит­мә­де, аң­лап та җит­кер­мә­де. Әм­ма бу сүз­лә­ре­нең ясал­ма тү­гел, чын йө­рәк­тән чык­кан­лы­гын аң­ла­ды. Ул хәй­ран иде. Кем­не ге­нә бел­мә­де, алар­ның һәм­мә­се­нең бар­мак­ла­ры үз­лә­ре­нә та­ба кәк­ре. Ә Ха­ли­сә ха­ным бү­ген бө­тен­ләй баш­ка ке­ше­дәй иде. Ан­дый­лар­ны чын ком­му­нист ди­ләр тү­гел­ме?






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных