ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 31 страницаРекторлыкка гариза бирүчеләр хакында баш катырып, шушы мәсьәләне чишү юлы турында уйларын күңеле аша уздырып, Хәлил Хәсәнович аерым бер төгәл фикергә килде: берәм-берәм сөйләшеп чыкканда бәгырь суы шактый түгелергә мөмкин. Аңа башка төрле тактиканы сайларга кирәк. Деканнарга, аларның куштаннарына таянырга! Әгәр дә барысы да Хөрмәт Өметҗанович кебек булсалар, эше пешәчәк, билгеле. Ә андыйларны кайдан алырга, һәммә кеше дә амбицияле, үзләрен мәртәбәгә лаеклы затлар дип саныйлар. Гыйльми совет әгъзаларының бөтенесе белән шулай ук аерым-аерым сөйләшеп чыкканда, вәгъдәләрен алганда, ул шулай ук уңышка ирешәчәк. Бумы мөмкин эш түгел? Сөйләшергә, вәгъдәләрен алып чыгарга, үзләрен хезмәт бәхетенә өметләндерергә! Әмма икейөзлелек күрсәтсәләр? Дөньяда куркып каласы булсаң, эш майтару мөмкинме соң? Алманың агачтан өзелеп төшкәнен көтеп ятучы хөрәсәнме әллә ул? Хәлил Хәсәнович каты торырга, эшен оештырып алып барырга дигән фикереннән бер генә дә артка чигенергә теләмәде. Аның алдында яткан гыйльми совет әгъзаларының исемлегендә җитмешләп кеше, күбесе үзсүзле, берәгәйле галимнәр. Җитмәсә һәркайсының кемдер буласы, дәрәҗәләр аласы килә торгандыр? Ректорлыкка ирешә калганда, Хәлил Хәсәнович аларга бу өметләрен тормышка ашыру юлында ярдәм итәчәк түгелме? Моның өчен университетта үзгәртеп кору сәясәте тәгәрмәчен әйләндереп җибәрергә мөмкин. Кыенлыклар тудырмыйча гына аны башкарып чыгу авыр булмаячак. Һәрхәлдә күсәкнең олы башы Хәлил Хәсәновичның үзенә тимәячәк. Җиле эләгер инде, анысы. Нечкә башы әмма үз кулында калыр. Үзең баш, үзең хуҗа, дигәндәй, теләгәнен эшләү кыенга килмәс сыман. Дөрес, боларны гына хәзер дә хәл итеп ташларлык урында эшли ул. Әмма кыл да кыймылдата алмады бит! Дөнья барыбер бертөсле генә тора алмый. Аның әүвәле эчке шартлары үзгәрә. Үсеш даими барырга тиешле. Үзгәрешләр килеп торган саен, кешеләр хәрәкәтне күрми һәм сизми кала алмыйлар. Димәк, эшләр бара дигән сүз бу, тәгәрмәчләр әйләнә, йөреш дәвам итә. Кемнәрнеңдер шул тәгәрмәчләргә таяк тыгарга, каршылык тудырырга теләге туар, хәтта көченнән дә килер. Менә шулар куркынычлы, шулардан сакланырга кирәк. Саклык мәсьәләсенә килгәндә, Хәлил Хәсәнович бу өлкәдә үз кагыйдәләрен барлыкка китерде. Институтның (ул заманда университет әле институт статусында гына иде) дүртенче курсында укыганда ук Абдулла Абдуллович аңа кызыклы тәкъдим ясады: — Сезгә, энем, кеше арасына керә торырга, идарә итү алымнары белән таныша башларга кирәк,— диде ул.— Ничек кенә булмасын, карьера иң түбән баскычтан башланып китә. Күтәрелү җиңел эш түгел. Әнә яһүди халкы, бер-берсен тартып, артларыннан этеп, һаман өскә таба мендерә торалар. Безнең татар турында анекдотны беләсез булыр, бер-беребезне газап казанына тартып төшерергә генә торган көнчелекле кавемнән без. Инде төп сәбәпне, авыруыбыз кайда икәнлеген аңладык, төшендек. Сез безне, әйе, аңлыйсыздыр?.. Кыскасы, студент вакытыгыздан ук сезгә яшел юлны күрсәтми булмас. Мәгариф министры белән киңәшкән идек, анда сезне көтәләр. Мәктәп укытучысы булудан хезмәтегезне башласагыз, карьерагыз директор яки район кешесе дәрәҗәсенә ирешү белән тәмамланырга мөмкин. Асылда күпләрнең шулайрак була да. Сезгә мондый киләчәк теләмәс идем. Күпме асыл затлар, камил акыллар карьера юлыннан читтә күгәреп торып калды... Ярый, аңладыгыз да бугай, йөзегездән күрәм! Бу сүзләр Хәлил Хәсәновичны чыннан да сөендергән иделәр. Инде президент аппаратын җитәкләп алып барган агасы Абдулла Абдуллович аны онытмыйча, әйдәп, алдан юл ачып тора икән, димәк барысы да, кая гына бармасын, һаман да яхшы булачак. — Мин риза!— диде Хәлил Хәсәнович, бу вакытта үзенә әзерләнгән кабинетның зурлыгын һәм мәртәбәсен күз алдына китереп.— Укырга вакыт калырмы икән? Аның бу соравы Абдулла Абдулловичка ошамады. Ачуы белән: — Читтән торып укыдык әле, кем булдык!— диде ул, уку белән укуның, белем белән белемнең аермасын күз алдына китермичә. Хәер, акыл белән акылда да тәңгәллек юк, анысы. — Аңладым!— диде Хәлил Хәсәнович, һаман да иркен, яхшы, рәхәт кабинетны күз алдына китереп. Минем йөзгә кызыллык китерерлек булмасын!— дип, Абдулла Абдуллович кисәтеп куярга итте. Хәлил ул көнне аларның өйләренә хәл белешү өчен генә барган иде. Мөгаен да студент кешенең авыр тормышын агасы аңлагандыр, бәлки әле буш йөри, укымыйча да белер дәрәҗәгә җиткәндер дип уйлагандыр? Боларын сораштырып маташу мөмкин хәл түгел иде. Абдулла Абдуллович катгый, кискен, усал кеше. Аның белән хәтта хатыны да сүз башлап сөйләшергә курка, балаларын әйткән дә юк, кыңгыр эшләрен әтиләреннән җиде йозак артына яшерергә, белә күрмәсен дип җан атарга мәҗбүрләр. Гаиләсе бай һәм проблемасыз булганга, Абдулла Абдуллович дәүләт эшенә үзен тулысынча багышлый ала. Министрлыкка Хәлил кайсы ишектән, ничек барып керәсен дә белмәгән иде. Әмма агасы кушуы буенча, икенче көнне иртәнге җидегә үк шунда йөгерде. Күрде: министрның кабинет ишекләре ярым ачык, ул анда иртәнге газеталарны караштырып утыра иде. — Исәнмесез!— дип, Хәлил аның каршысына ук барып керде. Бу вакытта, Ходай рәхмәте белән, егетнең тавышында ялагайлык та, хезмәт итәргә теләк тә, ялган купшылык та бар иде. Министр аңа башын гына күтәреп карап алды, беразга газета битенә чумды, аннары, кинәт айнып, урыныннан купты, елмайды, текәлеп алды, зурлап сәлам биреп күреште. Тәбәнәк буйлы, озынчарак йөзле, күпрек кабартма битле, вак борчак күзле бу түрәнең маңгай һәм баш түбәсе чәчләре коелган, иреннәре һәм борыннары тар һәм салынкырак иделәр. — Сез Абдуллыч иптәштәнме?— диде ул саф татар телендә. Хәлил аның мишәр булырга тиешлеген уйлап өлгергән иде, фикереннән кире кайтты. Соңгы елларда татар мәгарифе мәсьәләсендә туктаусыз шаулап торганнары сәбәпле,— демократия заманы бит,— министр да журналистика өлкәсендә бик актив иде. Ә егеткә ул вакыты тарлыктан зарланып алды. Аннары гына, тәҗрибә туплау өчен дип, мәктәптә тәрбия эшләрен тикшерү бүлегенә инструкторлык урынын тәкъдим итте. — Коммунистлар чорында милли тәрбиягә игътибар җитмәде,— диде ул, үзенең кайчандыр коммунист булуын да, шул коммунистлыгы аркасында партия тарафыннан үстерелүен дә тәмам танымаган хәлендә. Хәер, коммунистлар армиясе дә ишле санда иде, әмма югарыга үсү күпмесенә генә тәтеде соң? Әгәр дә үз башың булмаса, кемгә кирәгең бар? Ә коры акыл гына җитәме? Әллә башка сыйфатларыңда да өстенлек сораламы? — Әйе!— дип елмайды Хәлил. — Ничек әле исемегез? Хәлил Хәсәнович бит, шулаймы? Ул көнне егет шушы Мәгариф министрлыгыннан Хәлил Хәсәнович буларак чыкты һәм алга таба бу данлы исеме белән анда эшләп калды. Ә институтында ул һаман да шул Хәлил генә иде. Ничек тә агасының йөзенә кызыллык китермичә, эшенә вакытында йөрде. Әмма аңарга якты, рәхәт, иркен кабинет та, ышанып тапшырырлык эш тә бирелмәде. Караңгы озын коридорның бер башына өстәл куеп, урындык, кәгазь, каләм, лампа биреп урнаштырдылар. Аның бу “кабинеты” дүртенче катта иде. Монда министр менеп тә карамый, министрлыкның хезмәткәрләре бик алай тынычсызлап аяк басмыйлар, бүлмәләргә һәртөрле чиновниклар дыңгычлап тутырылганнар, аларның Хәлил Хәсәновичта кайгылары да юк. Һәркем үз эше белән мәшгуль, һәммәсенең кулында кәгазь, папка, ручка, бер бүлмәдән икенчесенә йөреп, телефоннардан туктаусыз сөйләшеп, язып, сызгалап-бозгалап, аралашып-буталышып көннәре уза да китә. Хәлил Хәсәновичның бүлеге һәм мөдире икенче катта утыралар. Ничә сорап кереп тә, нинди эшне кушарга белмәгәч, теге яки бу документларны өйрәнер өчен дип биреп чыгара мөдире. Ә егет өлгерлек һәм тырышлык күрсәтергә тырыша. Әмма аның эшлеклелеге һичкемгә кирәкми. Шунысы яхшы: хезмәт хакын вакытында биреп баралар. Хәлил Хәсәнович акча тотуда саран кеше. Әүвәле касса тәрәзәсе төбенә барып басарга ояла да торган иде. Аннары өйрәнеп бетте. Озакламый башкаларның да күп очракта эш төсе генә чыгарып йөрүләрен аңлап алды. Хәер, үзе дә шундый булдыклылардан була алуына күнегеп җитте. Шулай да өлгерлеген һәм тырышлыгын күрсәтү мөмкинлеге юклыктан ул гаҗизләнде. Әлегә аның намус дәрәҗәсе югары, әмма карьера баскычы бик түбәндә иде.
VI — Сигез кешенең берсе!— диде Хәлил Хәсәнович үз алдына, авыр адымнарын санагандай кабинеты буйлап йөренеп.— Алар җидәү бит әле, җидәү! Исәпкә алынмаганнары, гариза бирергә дә кыймаганнары, күктән “манный боткасы” яуганын өмет итеп йөрүчеләре күпме? Үзләрен белдерергә кыймаучылары... Ә бәлки?.. Хәлил Хәсәнович бу сүзләре белән буталудан ары китә алмаганлыгын төшенеп өлгерде. Сүз әлбәттә фикергә этәрә, анысы бар. Әмма болай гына калып-калдырып буламы? Ничек үзе өчен, үз кандидатурасын өстен чыгарырга ул көрәшми калырга тиеш? Җиңелү ачысыннан да авыррак бәла бармы? Әнә олы университетта нинди хәлләр булды? Алты кеше ректорлыкка гариза биргән иделәр. Һәрхәлдә берсе генә сайланды. Ә калган бишесе белән нәрсә булды? Берсе турында һаман да сөйлиләр, ике ел буе акылыннан китеп, тәмам авыру һәм борчулы хәлдә йөри, күп вакытын сырхаулап, урын өстендә ятып үткәрә, диләр. Җиңелгәндә сине дә шушы хәл көтәчәк. Бәгырең киселеп, җаның вакланачак! Хәлил Хәсәнович сайлау вакыйгаларын планлаштырырга кереште. Беренчедән, уку йортының һәммә укытучысын, хәтта профессорын да сайлауда катнаштырыргамы? Алар ахмак кешеләр түгел, һәркайсының үз фикере булачак, аны әйтеп бирергә омтылачаклар. Сүзгә сүз кушылачак. Амбицияләр хәзер калкып чыгачаклар. Ә моңа юл куярга ярамый. Аның өчен мөмкинлек бар, билгеле. Һәр кафедра, факультеттан бары тик ышанычлы кешеләрдән генә гыйбарәт делегатлар сайлатырга, алар белән тактик мәсьәләләрне алдан ук сөйләшеп, киңәшләрне биреп куярга! Киңәшләр бирү дигәннән, киңәшү төсен чыгару бик кирәк, ничек үзләрен тоту мәсьәләсен оста итеп белдерергә, үчекләмичә, үртәлдермичә! Әгәр дә шушылай эшләнелсә, фикерләре алдан ук ныгытылса, Хәлил Хәсәнович уңышка һичшиксез ирешәчәк. Менә дәгъвачылар терсәкләрен тешләячәкләр инде. Сайлаучыларга бу юлы өстәмә премияләр бирдерер. Исемлекне бүген-иртәгә факультетлардан тизләтеп алдырырга, деканнарга теләкне әйтеп куярга! Хәлил Хәсәнович уналты факультетка һәм аларның җитәкчелегенә бердәй ышанып бетми иде. Хәтта кайсы берләре белән аның бөтенләй дә уртак телгә килә алганы юк. Бигрәк тә өч деканга аның үпкәсе бар, алар һәммә өчесе дә ректорлыкка дәгъва белән гариза биргәннәр. Үз сайлаучыларының колак итләрен күптән ашаганнар инде. Бу — факт, башкача буласы түгел. Аларны бөтенләй читкә кагарга кирәк! Әмма... Ә ул деканнарның үзләрен дә яратып бетермәүчеләр, алардан риза булмаучылар коллективларында юкмыни? Менә кайчан кирәк андыйлар! Шуларга таянырга, бүтәннәрен санга да алмаска! Баш очына җыела башлаган авыр хәсрәт болытларының шушы мизгелдә тарала башлавын тойган Хәлил Хәсәнович бүген беренче тапкыр үз алдына елмайды. Менә шушы соңгы карары үргә таба менә баруына тагын да бер баскыч кору кебек булды. Шунда ук эшкә дә кереште. Аңа филология факультеты деканы Хөрмәт Өметҗанович, инде искәрткәнебезчә, бернинди каршылыксыз кереп-чыгып йөри торган иде. Алар бергә укыдылар, бер бүлмәдә тордылар. Хәлил Хәсәнович аңа һәрдаим ярдәм итте, Хөрмәт Өметҗанович та аның үзенә таяныч булды. — Мөмкинме? — Әйдә, кер әле, киңәшеп аласы бар! Хәлил Хәсәнович үзенең уйларын Хөрмәт Өметҗанович белән уртаклашты, аннары: — Серләрне һичкем белергә тиеш түгел, сезнең яктан аеруча зур ярдәм кирәк! Минем күзем дә, колагым да була аласыз, дигәндәй... Факультетлар белән эшләгәндә, ярдәмегез бик тә сорала. Сез бит алар белән аралашып торасыз. Шулаймы?— диде. Хөрмәт Өметҗанович мондый сүзләрне куанып кабул итте. Озынча, ябык ак йөзе тагын да нурланып, кечкенә гәүдәсе тураеп, мәгърурланып китте. Аңа Хәлил Хәсәнович җан дусты гына түгел, кайвакытта хәтта Аллаһының үзедер сыман да тоела торган иде булса кирәк. Фәнни дәрәҗәләре, декан булуы, фатир алуы — һәммәсе өчен дә рәхмәтләре чиксез иде аңа. Боларны оныта алмаячак. — Камилә Хәкимовнаны сөйләделәр, сездән чыгуга, Купшы Саматычка йөгергән, белә идегезме?— дип, шунда Хөрмәт Өметҗанович куштанланып сорау бирде. — Алай-й-й!— диде Хәлил Хәсәнович, сер бирмәскә тырышып, вакыйганы күз алдына китереп. Аннары җитдилеген җуйган хәлдә тыелгысыз көлемсерәде. “Купшы Саматыч” дигәннәре әле генә Мәгариф министры булып та, ике-өч ел шул тәхеттә җәелеп утырып, ахырда ахмакка чыгарылган, аннары мәктәпләр юнәлешендә эш алып баручы институтка директор итеп аткарылган, башбаштак адәмнәрдән берсе иде. Затлы кушамат алуы исә күпертүләрне яратуыннан булды. Дөрес, купшы кеше матур киенергә оста ул, әмма Саматычка бу карамый шул. Ул — башка. Кием-салымда бөтенләй диярлек зәвыгы юк. Араулы-тараулы йөрергә ярата. Костюмга кысаланырга теләми, галстук аны хәлсезләндерә. Ә менә гадәтсез киемнәре үзенә аерым төс биреп, һәммә яктан йөзен-сынын купшыландырып җибәрәләрдер сыман. Ул нинди генә чарада катнашмасын, аларны купшы итеп уздыруларын тели. Менә шушы соңгысы аркасында “Купшы” кушаматы алуы һичкемгә сер түгел. Яр Чаллы каласыннан Казанга китертелеп, министрлык кәнәфиенә утыртылгач та, ул беренче чара итеп мәктәп укытучыларының республика семинарын уздырды. Вакыйга кояшлы сентябрь аеның соңгы көннәренә туры килде. Мәгариф үсеше өчен бүлеп бирелгән ил акчасының зур өлеше шушы бәйрәмгә кереп чумды. Тантана мәгариф өлкәсендә моңа кадәр күрелмәгәнчә шактый купшы барып чыкты. Анда катнашу бәхетенә ирешкәннәр үзләрен зур һәм бөек адәмнәр итеп тойдылар. Күз алларында дөнья йөзе бердәм рәвештә матураеп китте. Министрның купшылык яратуы беленеп, барысы да шуны истә тотып эш иттеләр. Күзенә карап бары тик матур сүзләрне генә әйттеләр. Ә артыннан “Купшы Саматыч” дип атап калдылар. Күзеңә карап йөзеңне кызартырлык итеп мактаган кешеләрдән сакланырга кирәк, алар синең турыда киресен уйлауларын яшерү өчен шушы рәвешле хәйлә кылалар. Хаталарыңны күреп алып, йөзеңә бәрергә-ыргытырга гына торучылар да куркыныч. Иң яхшысы — башыңны мендәр астына тыгып, тормыштан качып ятуың гына инде, билгеле. Һичкем тими, йөрәгең дә юкка-барга авыртмый... Әмма алай да барыбер курку килә, һәр шылт иткән тавышка да котың алынган хәлеңдә калтыранып ята бирәсең икән шул. Әгәр инде мондый яшәү белән килешмәсәң, ул вакытта кешеләр әйткән сүзләрне дә күтәрә белергә кирәк. Купшы Саматыч исә моның нәрсә икәнлеген белеп эш итте. Үпкәләүләрне яшерә, егылганда да күтәрелеп китә белде. Нәкъ менә шушы “тиресенең калынлыгы” аны министрлык кәнәфиенә мендереп утыртты. Ул моны озакка дип күз алдына китерде. Әмма алдан ук аяк киенү, егылырга мөмкин урыннарга салам җәеп куюның кирәклеген дә исеннән чыгармады. Аның исәбе буенча, бер ун елдан соң ул университетка ректор сыйфатында килергә тиеш иде. Әнә, кем генә министр булмасын, кәнәфиеннән чөелә калса, югары уку йортларына, үз профильләре буенча, билгеле, ректор вазифасына барып утыралар. Яхшы эшлиләр, министр чакларында ук шул вузларның базасын ныгытып, егыласы урыннары тәгаен шушы икәнен белеп, түшәк җәеп куярга өлгерәләр. Купшы Саматыч та, министр булуга ук, шулай эшләү җаена кереште. Аның алдан күрүчәнлеге әби-бабаларыннан килә. Үзе дигәндә, башкаларның мәнфәгатен калдырып тора белә. Педагогия институты белән Гуманитар институтларны кушып, алар эргәсенә тагын да ике кече югары уку йортларын кертеп, яңа университет булдыруда ул республика президентының махсус күрсәтмәсен җиренә җиткереп башкарып чыкты. Дөрес, татарның белем һәм фән системасына аның мәрхәмәтсез, дуамалларча һөҗүме иде бу. Ничә кешенең язмышын бозып ташлады. Моны бернинди чигенүсез башкарып чыкты. Җитмәсә, алар белән генә канәгатьлек итмичә, республикадагы укытучыларның белем күтәрү хезмәтен үтәүче институтны да шул ук университетка китереп “чәпәде”. Әйе, бу чыннан да “чәпәү” иде, ничек дивардагы тишекне измә белән затсыз чәпәп-тигезләп куялар, вакыйга нәкъ шулай килеп чыкты. Купшы Саматыч вузларның югары белем бирүен, ә белем күтәрү институтларының гамәли-практик тәҗрибәләрне үстерү белән шөгыльләнүен белми һәм күз алдына китерә алмый иде. Югыйсә Яр Чаллы шәһәрендә укытучыларның Белемен күтәрү Үзәген ачып, берара аның директоры булып эшләве аркасында ул дәрәҗәләргә ирешә алды, министр кәнәфиенә менде. Бу системаның эчтәлегенә төшенмичә генә күп эшләрне майтарып ташлый алды. Министр итеп билгеләнүенә үк диярлек аңлаешсыз гамәлләр белән алып барылган “уеннары” яңа дәрт эчендә мәртәбә төсен биреп башланып киттеләр. Кушма юл белән университет төзүе дә шуларның бер мисалы иде. Дөрес, педагогия институты инде ун елларга якын университет исемендә йөрде, әмма аның әлегә күп яктан институтлыгы да дан диярлек түгел иде. Берничә вузны китереп кушсаң, тамырдан үзгәреш бирәчәк иде. Ул бермә-бер көчәеп китәчәк. Нәрсә, яңа төс алмадымы? Фән үзәгенә, гыйлем учагына әверелдеме? Шушы түгел идеме төп максат? Ә кешеләр? Кешеләр алар бездә җитәрлек. Татар халкы ул — талантлы халык! Арадан бер ун-унбишләвенә зыян килгән икән, язмышларына авырлык ирешкән булса — аптырарлык түгел. Арба ватылганда чүмкәеп китүчеләр очрамый калмый инде ул! Купшы Саматыч зур эшне башлады һәм башкарып чыкты. Хәзер ул бу университетның ректоры булырга тиеш! Үз баласын үз атасы карасын! Табигый канун бу, җәмәгать! Купшы Саматыч үзен бер генә дә ялгышлар ясаган кеше дип белми иде. Әмма кәнәфиеннән аны гаделсез һәм хаксыз рәвештә алып ташладылар. Матур булмады. Президентны бутаучылар табылды, башын бозучылар! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|