ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 30 страницаХәлил Хәсәновичның сәяси планда нечкәләп үлчәнелгән “фәнни фаразлары” бик тә актуаль булып чыктылар. Кандидатлык диссертациясен яклаган чагында ук гыйльми совет аңа шушы теманы докторлык итеп үстерергә тәкъдим итте. Эшне читкә алып куймыйча, ике ел эчендә башкарып та чыгарга мөмкин иде. Хәлил Хәсәнович нәкъ шулай эшләде дә. Бу вакытта ул тагын да агасы Абдулла Абдулловичның һәммә нәрсәне өстән күреп, кирәгендә энесенә фатыйха биреп, юлын арчып торуын аңлап алды. Мөгаен Ходай тәгалә дигәннәренең чынлыкта шушындый кеше булырга тиеш икәнен дә тойгандыр? Хәлил Хәсәнович болай уйлауның дәһрилек һәм шайтанлык икәнлеген күңеленә дә китермәде. Абдулла Абдуллович белән бергә фотога төшеп, аны дивар зурлыгында эшләтеп, зал бүлмәсенә элдереп кую теләге дә туды. Бу фикере белән исә шашыныр дәрәҗәдә бәхетле иде. Әмма андый фотоны эшләтә алмавы гына шушы теләген беразга сүндереп торды.
III Ректорлыкка гариза биргән кешеләрдән бигрәк тә өчесе Хәлил Хәсәновичның ачуын китерде. Аның беренчесе әлбәттә хатын-кыз затыннан, фикердәше кебек тоелучылардан иде. Шушы Камилә Хәкимовнага соңгы өч ел эчендә Хәлил Хәсәнович ничекләр генә ярдәм итмәде югыйсә. Туган-тумачаларын да яхшы белә аның, хәтта аларны якын да күрә иде. Ә ул, менә бит ничек, үзен өстеннәрдән санап йөргән икән. Аңа Хәлил Хәсәновның факультет оештырырга ярдәм итүен оныткан ул. Данлыклы декан, имеш. Кем аркасында? Университетта шушындый ук факультет бар иде бит инде. Иш янына куш булсын, шулай кирәк дип кем дәлилли алды гыйльми советта? Хәлил Хәсәнович! Ә Камилә Хәкимовна туктаусыз үз кешеләреннән дә, галим-голамәләреннән дә, факультетының игезәгеннән дә зарланды, хәтта күпләрне компетентсызлыкта да гаепләде. Аның фикере белән килешми мөмкин түгел иде, анысы. Сөйләшә дә, зарлана да, үз сәясәтенә башкаларны ияртә дә белә! Куркыныч кеше! Дөрес, Хәлил Хәсәнович менә дүртенче елын ректорның беренче урынбасары сыйфатында эшләсә дә, дәрәҗәсенең деканнар каршында шикле икәнлеген яхшы тойды, әмма бу хәле белән бер дә килешергә теләмәде. Шунлыктан Камилә Хәкимовна аңа таянычы кебек тоела, бик тә үз кеше сыман булды. Факультеты оешу да Хәлил Хәсәновичның күз алдында барды. Укытучылары барча коллективлары белән ул деканны сөйми иделәр. Әмма ханым үзен бик тә галимә сыйфатында күрсәтә белде. Докладларны оста итеп укый, оештыра алды. Ректорат утырышларында Камилә Хәкимовнага ышаныч багланылды. Ул һәрдаим югарыларның фикерен күрәләтә ялагайлык белән яклап, тугры хезмәтен күрсәтергә һәм бу юлда җанын фида кылырга да теләк белдереп чыгышлар ясады. Җитәкчелеккә таяныч өчен мондый затлар кирәк, андыйлар ныклы һәм ышанычлы тоела иделәр. Сүзләренең төчелеген сизенделәр, әмма күңелләрен бик тә хуш тоттылар. Камилә Хәкимовна әлбәттә фәндә бары тик фикерчеләр рәтенә якын килгәне, аның да сүз һәм гамәлдә бергәлекне тәэмин итә алучыларыннан булды. Туган тел аша чит телне өйрәнү хакында язган һәм яклаган диссертацияләре асылда бер телгә икенче телне янәшә куюдан һәм болай да сүзлекләрдән аңлашылып, күзгә бәреп торган “уртаклыкларны” бәян итеп чыгудан гыйбарәт икәнлеген Хәлил Хәсәнович яхшы белә. Камилә Хәкимовна, татар авылы баласы исә дә, туган телендә хаталы һәм авырлык белән сөйләшә. Русчасы да ясалма җөмләләрне әйтүдән узмаган булу бер хәл, әмма, фикере юклыкны да тоймыйча, яңа фикер әйткәндәй үзен тота алуы кызыклы. Хәлил Хәсәнович аны ялагайлыгы, куштанлыгы, университетта яки факультетында чыга барган шылт иткән авазны да китереп җиткерергә тырышканлыгы өчен сөйде, якын итте. Әмма боларның ахыры кара еланныкы кебек астыртын гамәл алып барылган рәвешчә килеп чыгасын башына да китермәде. — Хайван!— диде ул, үз алдына аны ачуланып.— Менә бит ничек, менә бит нишли! Чын йөзен яшереп йөргән. Кемлеген күрсәттеме? Хәлил Хәсәнович “үз куенында” кара елан симертеп ятканлыгын аңлагач, инде кешеләрне таный белмәвен дә төшенергә тиеш иде. Әмма аның аңында танып-белүгә омтылышы юк, фикер генә туа ала. Һәм ул фикер бу юлы да көттерми килде: “Ханымга кирәгенчә акыл бирергә! Урынына утыртырга!” Акыл бирү димәктән, Хәлил Хәсәнович кешеләрнең көймәләрен комга терәтеп калдырырга ярата. Мондый маһирлык белән әллә ниләр эшләргә мөмкин. Интрига бураннарын кубарып, Камилә Хәкимовнаның җилкәннәрен киерелдерергә, аны теләкләрендә ашкындырырга, ә аннары көймәсен таш кыяга илтеп сылатырга була. Тик моның өчен вакыт, берникадәр көч сарыф ителәчәк. Җиңелрәк башка төрле юллары да бардыр, билгеле. Аңлашу, мәсәлән. Хәлил Хәсәнович монысын үзенчә бәяләп, хыялы мөмкинлек биргәнчә күз алдына да китерергә өлгерде. Нәкъ шулай эшләргә итте. Аңлашуны ул үз фикерен таләп рәвешендә белдерү буларак ханымга әйтү дип белде. Төне авыр һәм күңелсез үтте. Хатыны аның кәефсезлеген чамалаган икән. Газизләрдән дә газизе, бөекләрдән дә бөеге, карт текә офицерлар сафыннан төшкән, язмыш бәхете аркасында Татарстан һәм Рәсәй депутатлары рәтенә кат-кат сайланган, кирәгендә милләтче, теләгәнендә какшамас бердәм илнең аюына әйләнә алучы сөекле әткәсе дә ул кичне кызына шалтыратмады. Әмма ул кадерле кияүләре Хәлил Хәсәновичның кәефе юклыгы хакында белә, аңа, каенатага, бу хәбәрне бөртек кызы Фәридә Барсовна бәйнә-бәйнә җиткерергә өлгергән иде. Моны ире дә ишетеп торды. Үзе башлап сүз әйтергә ул әлегә әзер түгел иде. Фәридә Барсовна, Хәлил Хәсәновичның хатыны, куе кара чәчле, чандыр гәүдәле, шактый мәһабәт һәм кылыч борынлы ханым һәрдаим кеше хакын тануда һәм аера белүдә гаҗәеп тә маһир затларның берсе булырга тиеш итеп тәрбияләнде. Ул әтисенә ияреп йөргән, һәртөрле хәрби үзәкләрдә яшәргә һәм чыныгырга мәҗбүр ителгән бала чагын сагынмый иде. Ә милләтен сөю хисе көчле, ул аны яшерә алмады, бу өлкәдә исә ялган да, чынлык та барын белми. Аны кайда барсалар да һаман шул татарлыкта гаепләделәр. Мондый кимсетелүләр көчсез җаннарда милләтенә карата тискәре тойгылар тудырса, аңарда, киресенчә, уңайга таба этәргеч кенә иде. Әтисе Барс Сәйфиев үзенең барча уңышсызлыкларын татарны урысның яратмавыннан күрде. Сай фикерле, хезмәткә аек карамаучы офицерларның да җиңел генә үсүе, дәрәҗә алулары күңелендә гаделсезлек тойгылары уята торды. Урыс илендә бары тик урыс кешесенең генә өлкән офицер булырга хакын тәкрарлаучы кануннар кәгазьгә түгел, күңел төпләренә сырлап язылган сыман иде. Барс Сәйфиевның моңа бары тик ачу гына килә торды, әмма гадәтләрне үзгәртү мөмкин түгелдер сыман иде. Хезмәте шулай бара бирде, Фәридә Барсовна шул шартларда үсте, канат чыгарды. Милләтенә карата мәхәббәте тернәкләнеп чәчәк ата торды. Җитдилеге һәм кискенлеге аның кыяфәтенә бөркетлек өстәде. Хәер, ул болай да төс-биттә табигате белән шундый сыйфатлык иде. Ире Хәлил Хәсәнович кытай йөзле, хәйләкәр холыклы, карьера сөючән булып чыкты. Бөркетләр кыяга оялыйлар. Хәлил дә кызны шушындый булуы белән үзенә караткандыр әле? Егет чагында ук ул аны газиз әткәсе Барс әфәндегә охшатты, кыяфәте белән түгел, ниндидер кискенлеге, фикергә ябышырга яратуы, кирелеге беләнме охшаш иделәр алар. Ир кеше, Фәридә ханымның фаразынча, нәкъ менә шушындый сыйфатларга ия булырга тиеш иде: дәрәҗә сөйсен, югарыга омтылсын, нинди генә гамәл кылса да, әүвәле гаиләсенә һәм милләтенә файда өчен тырышсын. Милләт мәнфәгате асылда купшы буяу кебек Хәлил Хәсәновичның теленә буялган хәлдә яшәде. Ул аны кирәгендә бал, кирәгендә тоз итеп өстәргә мөмкинлек бирүен белеп файдаланды, бигрәк тә кемне дә булса кимсетерлек, бигрәк тә газиз урысны җәфаларлык итеп сөйләмәскә тырышты. Әмма сүз суын милләт тегермәне файдасына даими коя торды. Моны аңардан бабасы Барс Сәйфиев таләп итте, кирәгендә хәтта өйрәткәләп тә алды. Хәер, милләткә мәхәббәт орлыклары аңа кадәр үк күңеленә салынып куелган булгандыр, мөгаен! Югыйсә бу милли мәнфәгать сәясәтенә тиз генә бирешеп тә китмәс иде. Хәер, заманасы да башка төрле әле аның хәзер — милләтчелек чоры. Башка төрле дәвер булса, Хәлил Хәсәнович бүтәнчәрәк итеп сөйләшер, башкача төстәге битлек кияр иде. Тормыш ул — театр уены, диләрме? Кешеләр шунда төрле рольләрне башкаралар. Һәркем төп рольгә омтыла. Уйный белдеңме — син аңа лаеклы! Хәлил Хәсәнович шушылай дип уйларга ярата иде. Аңа бу фикере рәхәтлек бирә, карьеристлык хисен аклый, омтылышларына яңадан-яңа көч һәм дәрт өсти. Артистка нинди роль тисә, ул шуны башкара, билгеле. Әмма Хәлил Хәсәнович биргәнне көтеп ята алмый. Ул хәрәкәт кешесе. Бу тормыш театрының да әлбәттә режиссеры һәм драматургы бардыр? Башкача мөмкин дә түгел. Аллаһы тәгалә һәммә нәрсәне, күренешләрне күз алдында тотып бетерә ала, диләр. Ай-һай... Шулай ук микән? Ә ни өчен ул вакытта берәүләргә хуҗа булу мәртәбәсен бирә, икенчеләрне аның куштаны, өченчеләрне бәндәсе итә? Моңа кадәр, Хәлил Хәсәнович бик яхшы белә, ул үзе хуҗа булган өлкәдә тормыш театрының драматургы булды. Әмма режиссерлык өстенрәк икән шул. Ул үзгәртү-яңарту, вакыйгалар барышының эчтәлеген үзенчә аңлата алу сыйфатына ия. Әгәр дә ректор итеп сайланса, Хәлил Хәсәнович һичшиксез бу дилбегәне дә кулына алачак, үзенекен дә бирмәячәк. Ә комачауларга, аны өлешеннән мәхрүм калдырырга тырышучылар бар икән шул, берьюлы сигез кеше мин-минлек такыясын кияргә өлгергәннәр. Хәлил Хәсәнович арысланга әверелергә җыенган мәче кебек үз алдына ажгырып алды. Аннары көлеп куйды. Шактый ямьсез килеп чыкты. Әле ярый өендә чагында булды бу халәте. Күрше як бүлмәдән хатыны: — Хәлил, нәрсә булды, Ходаем?— дип эндәште.
IV Бу юлы Хәлил Хәсәнович эш бүлмәсенә килеп керүенә үк Камилә Хәкимовнаны чакыртты. Ханым үз кемлеген белеп һәм мәртәбә белән узып, аңа гадәттәге сеңерсез кулын сузды. Хәлил Хәсәнович элекләрне затлы жантильменнарча ничә тапкыр шушы кул аркасын үбеп алгалаган кеше иде. Бүген наз күрсәтмәде. Яраткан ире кочагыннан мәхрүм калган гаиләле хатыннарча Камилә Хәкимовна тынычсызланды, килеп утырган урынында сикергәләнеп биеп алгандай итте, аннары, йөзенә таләпчән, әмма куркулы караш чыгарды да: — Нәрсә бар иде, Хәлил Хәсәнович?— дип сорады. “Күп нәрсә бар иде!”— дияргә теләде проректор, алдан уйлап куйган тактик планын кинәт кенә үзгәртергә, дошманлык белдермичә, усаллыгын сиздермичә тыныч эш итәргә булып. Көчне артык күп сарыф итәрлек көндәш түгел иде аңа бу Камилә Хәкимовна. Мондый кешене чөеп ташлау әллә ни авырга да килмәс. Шулай да сак эш йөртү тиешле, чөнки тиле адәм тигәнәк буе сикерүчән. — Хезмәтләр ничек бара? Факультетта тормыш ничегрәк? Шушы сораулары аркасында Хәлил Хәсәнович сүзне ерактан әйләндереп китерү мәшәкатенә чумарга мәҗбүр иде. Камилә Хәкимовнаның шунда ук йөзе үзгәрде, ул нурланып китте һәм гадәтенчә мактанырга кереште: — Сессия башланып килә. Зачетларын студентларыбыз “койрыкларсыз” биреп баралар. Үзегез дә беләсез, бездә укучылар тырышлар, укытучылар да таләпчән тоталар үзләрен. Аның мондый сүзләрен элекләрне Хәлил Хәсәнович сәгатьләр буена тыңлап утырырга мөмкин иде. Ялыктырулары бер хәл, ә менә “күзгә төтен җибәрүләре” рәхәт горурлык хисе тудыра ала. Мондый талант сирәкләргә бирелгән. Әмма бүген сүз башы бу түгел һәм була да алмый иде. — Быел абитуриентларны алу планы унике процентка кыскарырга тора, беләсез. Кайбер иптәшләрдә ике бертөрле факультетны берләштерү кирәклеге хакында фикерләр йөри. Хәлил Хәсәнович шушы урында сүзләрен кырт кисте. Бу аның гадәтендә бар. Әйтеп бетерми калдыру һәм кешегә күңелендәген түгеп салырга мөмкинлек калдыруны уңышлы чаралардан саный ул. Камилә Хәкимовны ничә тапкыр шушы рәвешле өркетте, телсез калдыра алды. Игезәк факультетларның бер-берсен өнәмәүләре, җитмәсә укытучыларын да яратмаулары институт коллективына да яхшы мәгълүм. Бигрәк тә Камилә Хәкимовнаның үзен, аның кыланчыклыгын, хәйләкәрлеген, куштанлыгын, болар янына сафсатачы “надан” булуын да сөймиләр. Шушы сыйфатларына карамастан, ханымның туктаусыз үрләрне яулый, баскан җирен ныгыта баруы элекке укытучыларын да шаккаттыра. Шуңа күрә аны сөя, үз итә алмыйлар. Бу хакта Хәлил Хәсәновичка да ничә тапкыр әйткәләделәр, әмма ул шушы мөртәтне киләчәк көне вакыйгалары өчен саклап, ректорлыкка үрмәләгәнендә терәк һәм таяныч булыр дип күзаллап эш иткән иде. Ә ышанычы акланмады. Менә бит, гариза бирергә, көндәшкә әверелергә өлгергән. Җитмәсә көн дә диярлек, эш сәгате башланырга өлгерми, Камилә Хәкимовна аның кабинетына йөгереп кереп җитә, юк йомышын бар итеп кайнашырга тотына торган иде. Хәер, соңгы көннәрдә дә шулай булды. Ә менә бу атнада ханым бөтенләй дә күренмәде. Сагындыра да башлады түгелме? Кешегә күнегәсең бит аны, югалып торса — юксынасың. Гаризасын да теге атнада ук биргән булган икән бит. Нигә тактикасын үзгәртмәсен? Кемнәр беләндер киңәшеп эш итә инде бу! Үз кешеләре бар, киңәшчеләре, фикердәшләре... Камилә Хәкимовна һаман да сөйли, авыл мәктәпләрендә укыту өчен яхшы белгечләр кирәклеге хакында сафсата кора. Имеш, аларның факультеты авыл өчен, туган тел нигезендә эшли, ә көндәш факультетны бетерүчеләр хәтта шәһәр мәктәпләренә дә бармыйлар, төрле шәхси фирмаларга урнашалар. Хәлил Хәсәнович исә бу сүзләрне аңардан мең кат ишеткән һәм һәрвакыттагыча хәзер дә дикъкать итеп тыңлап утыра бирде. Гадәтенчә башы, ишеткәнен раслап, вакыт-вакыт селкенеп ала. Ачуы килсә, пеләше тирләр иде. Юк! Йөзендәге калын сеңерләре уйнап алыр иде. Юк! Хәлил Хәсәнович һаман да дикъкать итеп тыңлый, кире кагып сүз әйтми, ашыгуданмы бары “әйе” дип алгалый. Әмма ханымга туры карап: “Ректор булу икән исәбегез!”— диярәк әйтергә күңеле базмый. Ул шунда икесенең дә үзара охшашлыкларын тоеп ала. Моңа ачуы килә. Пеләше тирли башлый. Йөз сеңерләре сизелерлек итеп биешеп куялар. Һәм ул инде сүзен борып ала: — Ректорлыкка конкурста катнашуыгызны теләп гариза биргәнсез икән?— дип, ханымга сорау белән текәлә. Камилә Хәкимовнаның шүрәле мөгезе кебек иттереп уралдырып очлайтыла мендерелгән чәч ясалмасы шунда гүяки ишелеп-шиңеп төшә, озынча йөзе тагын да килбәтсезрәк итеп суырылып, авызы ачылып кала. Декан бары тик бераздан соң гына аңына килә. Теленә өелгән сүзләрен йота алмыйча, аларга тончыга һәм хәлсезләнә биреп, бар көчен җыярга бераз вакыт китә, сорау бирә: — Ка-кай-дан белде-ге-гез? Бу каушаумы, әллә куркумы? Ханым сүзләрен йота. Тамагына ябышып торган сорауларын яңадан уздырып җибәрү өчендер нәзек һәм озын куллары белән күкрәген кыса. “Бәхетемне сынап карарга теләдем!”— дип, эчтән генә аның өчен әйтеп куя Хәлил Хәсәнович. Ханым да, аны ишетеп торгандай, нәкъ шул сүзләрне әйтә: — Сезне “бирмәгәнсез” диделәр дә... Бәхетемне сынап карарга булдым! — Юк, мин гаризамны беренчеләрдән булып тапшырдым!— дип, шунда ук Хәлил Хәсәнович авырлык һәм катгыйлык белән әйтеп куя. Аннары, тавышын йомшарта да: — Бәлки кире алырсыз?— дигән сүзләр белән елмая. Ханым җавап бирергә ашыкмый. Үзенең уйларына кереп югала. Ректорлыкка дәгъва кылуын алдан уйлап, катгый ният белән башлаганын бу мизгелләрдә көндәшеннән яшерә алмыйча аптырый. Әмма Хәлил Хәсәнович аңарда бары тик кылану билгеләре генә күрә. Камилә Хәкимовнаны белә-белгәненнән бирле, ясалма кеше икәнлеген сизенми калганлыгы сәбәпле, чынлыкта хакыйкый йөзе ниндилеген таный алмыйча аптырый. Шул арада ханым үзен кулга алырга өлгерә, чәч җыелмасыннан эшләнгән мөгезе кабат үз хәленә тураеп баскандай була. Камилә Хәкимовна шунда: — Ярар, уйларбыз!— дип әйтеп куя.— Без дә кечкенә кеше түгел бит, Хәлил Хәсәнович, деканбыз, гыйльми совет члены, телләр белгече, татарчабыз да, русчабыз да яхшы. Танылган галимбез. Хезмәтләребезне, күз тимәсен, тфү-тфү, укыйлар, беләләр, соратып алдыралар, кайда барсак та хуплыйлар, мактыйлар. Зур эшләр башкаруыбызны да әйтәләр... Кечкенә генә төкле тураның да,— аны кайбер якларда “выжан” дип тә атыйлар,— котларны очырырлык зәһәр тавыш чыгарып, фил кадәрле сыйфатта күзгә күренүен тойганыгыз бардыр? Монда да нәкъ шундый хәлнең килеп чыгуы Хәлил Хәсәновичны аптырашта калдыра. Уйлап куймый да булмый: “тизәккә басма — исе чыгар!” Сөйләшүнең мәгънәсезлеге кешенең җанын талкый, билгеле. Ярый әле шунда берәрсе килеп чыга да, суга батканда саламга ябышкандай итәсең, аңарга тотыну җаен карыйсың. Мөгаен Ходай тәгалә үзенең сөекле бәндәләренә андый ярдәмне махсус җибәрәдер? Хәлил Хәсәнович та Аллаһының үз исемлегендә икән! Менә бит, ишеген шакып, итагать белеп, милли факультет деканы җан-дус Хөрмәт Сафин килеп кереп маташа. Кул биреп исәнләшә, җитмәсә: — Комачауламадыммы?— дип сорый. Хәлил Хәсәнович аңа олы хөрмәт һәм якты якынлык белән җавап та бирә: — Утырыгыз, утыр, Хөрмәт Өметҗанович!— ди.— Вакыт тар. Без сөйләштек, киңәштек бугай, Камилә Хәкимовна!
V Ректорлыкка дәгъва кылып гариза биргән кешеләрнең икенчесе җитмеш яшенә килеп җитеп маташучылардан Ходаяр Хисамович иде. Гомеренең яртысыннан артыгын декан вазифасында уздырган, сарсып һәм ришвәтлек базына батып беткән бу агайның бүген-иртәгә отставкага китәсе бар югыйсә. Ә ул менә нәрсә эшли бит! Бу аны мактый торган җитди адым түгел. Паранойя чагылышы. Хәлил Хәсәнович үзе, кешедә алтмыш-алтмыш биш яшьләренә җиткәндә паранойя башланмаса, моны гайре табигый хәл дип күз алдына китерүче утыз җиде яшьлек күкрәп торган ир затыннан ичмаса! Ходаяр Хисамовичның комы коела башлауга күптән үк түгел идеме соң? Хәлил Хәсәновичның ишек төбен ул ничәмә тапкырлар гына таптамады: Усал да, кирәгендә зәһәр хәйләкәр була ала торган мишәр. Хәер, гариза бирүчеләрнең һәммәсе шул токымнан түгелләрме соң? Хәлил Хәсәнович үзе дә! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|