Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 33 страница




— Исем­лек­не үз­гәр­тер­гә мөм­кин. Ярый... Әм­ма ши­гем бар, алай эш­ләү дө­рес бу­лыр­мы? Бо­ла­ры бит иң дә, иң дә ыша­ныч­лы­ла­ры!

Хә­лил Хә­сә­но­вич бик тиз ты­ныч­лан­ды. Ул үзе­нең хис­лә­рен, эч­ке ха­лә­тен сиз­де­реп алу­ын­нан бу юлы кы­ен­сы­ну ки­чер­гән­дәй то­ел­ды, йө­зе­нә ал­су­лык йө­гер­де. Мон­дый ва­кыт­та аның ма­мык ке­бек ка­ба­рып тор­ган бит оч­ла­ры, яңак­ла­ры гү­я­ки яңа гы­на мич­тән чык­кан тәм­ле кү­мәч тө­се­нә ке­рә иде­ләр. Хә­зер та­гын да шу­лай бул­ды. Хөр­мәт Өмет­җа­но­вич аның шу­шын­дый тат­лы то­ел­ган чак­ла­рын күб­рәк яра­та, бу сә­бәп­ле кү­ңе­лен­дә­ге хис­лә­ре уй­нап ала­лар да, әле ге­нә үп­кә­ләр­гә мөм­кин җи­рен­нән ул авы­зын ера. Кә­еф­не ке­ше бик алай яше­рә ал­мый бу­гай шул!

— Ярар!— Хә­лил Хә­сә­но­вич йө­зе­нә ка­нә­гать ел­маю тө­сен чы­гар­ды, аның ал­су­лы­гы шул кы­я­фәт тө­се­нә ке­реп югал­ды.— Әгәр дә ыша­ныч­лы ке­ше­ләр икән, кал­сын­нар!

— Мон­да, үзе­гез дә күр­де­гез, Хә­лил Хә­сә­но­вич, күп­че­ле­ге — яшь­ләр. Бу — сө­е­неч, зур шат­лык! Сез­не яшь­ләр як­лый икән, ди­мәк, ки­лә­чәк як­лый, ки­лә­чәк те­ли! Мин әйт­мә­сәм дә бе­лә­сез!

Де­кан­ның бу сүз­лә­ре иш яны­на куш бул­ды­лар. Хә­лил Хә­сә­но­вич ул ту­ры­да уй­ла­ма­ган ин­де, аның­ча, әйе­ме? Бик уй­ла­ган! Әм­ма җит­ди­лек, өл­гер­гән­лек мәсь­ә­лә­се? Ме­нә бит ни­чек ки­леп чы­га ул! Бәл­ки баш­ка фа­куль­тет­лар бе­лән дә шу­шы­лай гы­на эш итәр­гә ки­рәк­тер? Яшь­ләр­нең оеш­ма­ла­ры бар, алар­ны бар­лар­га, ли­дер­ла­ры бе­лән сүз бер­ке­теп ку­яр­га! Бо­ла­рын оны­тыб­рак то­ра икән бит. Бул­ды гы­на. “Хәй­лә­сез дөнья — фай­да­сыз дөнья!” Дө­рес сүз бу! Дөнь­я­дан фай­да­ла­нып ка­лыр­га ки­рәк! Ә аңар­дан фай­да­ла­ну ул — ал­да да яшә­я­чәк ке­ше­ләр­не үзе­ңә хез­мәт ит­те­рү! Ме­нә бит ни­чек!

Хә­лил Хә­сә­но­вич дө­рес эш итү­е­нә һәм акыл­лы бу­лу­ы­на үзе дә ва­кы­ты-ва­кы­ты бе­лән хәй­ран итә иде. Бу юлы да нәкъ шу­лай ки­леп чык­ты. Ул, уры­нын­нан то­рып, бүл­мә­се буй­лап йө­рен­де, уй­лан­ды. Хөр­мәт Өмет­җа­но­вич­ны да оны­тып бе­тер­мә­де. Аның бе­лән эш­лә­ре шак­тый иде әле.

 

VIII

Куп­шы Са­ма­тыч­ның уни­вер­си­тет кол­лек­ти­вы бе­лән оч­ра­шу кон­фе­рен­ци­я­се Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның мо­ңа ка­дәр алып бар­ган бар әзер­лек эш­лә­рен дә юк­ка чы­га­ра яз­ды. Ни­ка­дәр олы план­на­ры җи­ме­ре­леп төш­те. Кон­фе­рен­ция ва­кы­тын­да са­бо­таж чы­га­рыр­га ти­еш­ле яшь­ләр, чы­гыш ясау­чы­ның сүз­лә­ре бе­лән ма­вы­гып ки­теп, тә­мам тел­сез кал­ды­лар. Со­рау­лар би­реп йө­дә­тер­гә әзер­ләп ку­ел­ган­на­ры хә­тер­лә­рен югалт­ты. Һәм­мә ха­лык, бер­дәм рә­веш­тә сок­ла­нып, Куп­шы Са­ма­тыч ха­кын­да ки­но ка­ра­ды­лар, ях­шы по­лиг­ра­фия яр­дә­мен­дә бас­ты­рып чы­га­рыл­ган бук­лет һәм аль­бом­нар­ны күк­рәк­лә­ре­нә кыс­ты­лар. Бо­лар ба­ры­сы да алар­га бү­ләк иде. Шу­лар яны­на кыю фи­кер­ле, әм­ма рек­ла­ма бу­ла­рак әзер­лән­гән чы­гыш­лар да ясал­ды, җы­е­лыш хал­кы сок­ла­ну­дан ары­на ал­ма­ды. Пь­яр бик тә уңыш­лы, про­фес­си­о­наль үр­нәк­тә оеш­ты­рыл­ган иде. Куп­шы Са­ма­тыч­тан гай­ре баш­ка ке­ше рек­тор итеп сай­лан­са, уни­вер­си­тет үз саз­лы­гын­да ка­ла­чак, үсеш перс­пек­ти­ва­сы бе­тә­чәк, фән сү­нә­чәк, сту­дент­лар бу уку йор­ты­на укыр­га кил­мә­я­чәк, хез­мәт хак­ла­ры тө­шә­чәк ке­бек той­гы­лар бар­лык­ка ки­леп, ха­лык та­гын да ша­шы­на кал­ды. Хә­лил Хә­сә­но­вич бо­лар­ның ба­ры­сын да чит­тән, акт­лар за­лы­ның юга­ры­да­гы ка­тын­да­гы яше­рен бүл­мә­дән кү­реп, тың­лап, хәй­ран хә­лен­дә кү­реп утыр­ды. Ачуы ар­та бар­ды. Ин­де үзе­нең җи­ңе­лә­чә­ген, бу рә­веш­ле зат­лы әзер­лек тә ал­да ки­рәк бу­ла­ча­гын уй­ла­ма­вын, баш­ка төр­ле юнә­леш­ләр­дә эш итеп ни­ка­дәр ва­кы­ты әрәм кит­кән­ле­ген, мөм­кин­лек­ләр бар­да зат­лы чы­гыш­лар ки­рәк­ле­ген, та­гын әл­лә нәр­сә­ләр­не уй­лап бе­тер­де. Шун­да ал­гы рәт­тә пат­ша­би­кә­дәй җә­е­леп, ка­нә­гать­лек бе­лән баш как­ка­лап-изәп, Куп­шы Са­ма­тыч­ның һәр сү­зен ку­әт­ләп утыр­ган Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на­ны кү­реп ал­ды. Бу хәл­гә ко­ты­рын­ган­дай бул­ды. Акы­лы хәй­ран ит­те: рек­тор­лык­ка дәгъ­ва итү­че­ләр, хәт­та га­ри­за­ла­рын ки­ре алу­чы­лар да бер­дәм рә­веш­тә Хә­лил Хә­сә­но­вич­ка кар­шы эш итә­ләр тү­гел­ме соң? Әнә бит ба­ры­сы да ан­да, кул­ла­рын дәр­рәү кү­тә­реп ча­бып, сө­е­неч­лә­рен ту­лы ки­леш бел­де­реп, го­рур кы­я­фәт­лә­рен­дә уты­ра­лар! Ә кол­лек­тив? Мон­да ба­ры тик ыша­ныч­лы­лар гы­на, мең кат Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның исем­лек илә­ген­нән уз­ды­рыл­ган­нар гы­на бу­лыр­га ти­еш иде­ләр. Алар ни­чек бо­лай Куп­шы Са­ма­тыч­ны як­лый­лар, сүз­лә­рен ку­әт­ли­ләр әле?

Кү­ңе­лен­дә ту­ган бу со­рау­ла­ры аны ша­шы­ныр дә­рә­җә җит­ке­рә бар­ды­лар. Ул алар­га җа­вап­лар та­ба ал­мый иде. Рек­тор­лык кы­на тү­гел, про­рек­тор­лык кә­нә­фи­ен­нән дә егып тө­шер­гән­нәр­дер сы­ман то­ел­ды аңа. Гү­я­ки баш­тү­бән чай­ка­лып кап­ла­нуы шу­шы бул­ды. То­ра ал­мас­лык хәл­гә кил­де. Кем­нәр­гә­дер кул су­зар­га, алар­дан яр­дәм со­рар­га те­лә­де. Тар­тып, кү­тә­реп тор­гыз­сын­нар иде! Шу­шы ки­леш, аң­сыз хә­лен­дә ятар ми­кән­ни ул?

Мон­дый той­гы­лар­ны кү­ңел авыр кү­тә­рә. Әгәр дә та­я­ныр дус­тың, ки­ңәш­лә­шер ту­га­ның, кул би­рер яр­дәм­чең юк икән, һә­ла­кә­тең дә шу­шы бу­ла­чак.

Ин­де ни­чә ми­нут­лар Хә­лил Хә­сә­но­вич үзен ял­гыз һәм би­ча­ра хә­лен­дә той­ган ки­леш ка­ла бир­де. Күз­лә­ре­нә яшь кил­мә­де, аны­сы. Алар ко­ры иде­ләр. Әм­ма йө­рә­ге сык­ра­ды, бә­гы­ре кис­кә­лә­неп, яр­га­ла­нып ки­бә баш­ла­ды. Ул җи­ңе­лү­дән, өс­кә чы­га ал­мау­дан бик тә кур­ка, мо­ңар­дан мыс­кыл­ла­на, ха­кә­рәт­лә­нә иде.

Һәм кө­тел­мә­гән­дә ке­сә те­ле­фо­ны шал­ты­ра­ды. Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның уй­лар эчен­дә­ге кү­ңе­ле сис­кә­неп куй­ды. Йө­рә­ге­нә юк­тан гы­на шом йө­гер­де. Те­ле­фо­ны та­гын ава­зын яңарт­ты. Бу юлы Хә­лил Хә­сә­но­вич үзен кул­га ал­ды, җа­нын ты­ныч­лан­ды­рыр­га өл­гер­де. Әм­ма те­ле­фо­нын ке­сә­сен­нән чы­гар­ган­да кү­ңе­ле ка­бат си­ке­рен­де. Элем­тә­дә Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич иде. Кә­е­фен со­ра­ды. Ан­на­ры:

— Эш­ләр ни­чек ба­ра?— ди­де.

Хә­лил Хә­сә­но­вич сер бир­мәс­кә ит­те. Ба­ры­сы да ях­шы икән­ле­ген бел­дер­де. Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич исә:

— Бик алай ук тү­гел бу­гай?— ди­де.

Шу­шы миз­гел­дә Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның кү­ңе­лен­дә әл­лә ни­чә кыл­ла­ры бер­гә тиб­рә­леп, күз­лә­ре­нә яшь бөр­тек­лә­ре ки­леп те­рәл­де­ләр.

— Ми­нем ке­шем бе­лән Кә­ли­мул­ла Са­ма­то­вич оч­раш­ты­лар. Сөй­лә­шү бул­ды. Ул нык то­ра. Кө­рәш кай­нар, хәт­та авыр бу­лыр сы­ман. Үзең ни­чек соң?

Аб­дул­ла әфән­де Аб­дул­ло­вич җа­вап кө­теп, шун­да бе­раз­га сүз­лә­рен­нән өзе­леп тор­ды. Аның хәс­рәт­сез су­лы­шын Хә­лил Хә­сә­но­вич ишет­кән­дәй той­ды. Җа­вап­сыз кал­ды­ру­ны хөр­мәт­сез­лек бил­ге­се бу­ла­ча­гын уй­лап, су­лы­шын көй­ләр­гә өл­ге­реп, ал­га та­ба бо­лар­ны әйт­те:

— Сез хак­лы. Кө­рәш җи­ңел тү­гел. Ал­дан, ях­шы­лап әзер­лән­гән. Би­ре­шер­лек тү­гел кү­ре­нә...

Аның та­вы­шын­да ир­ләр­чә тә­вәк­кәл­лек тә, егет­ләр­чә ба­тыр­лык та юк иде. Аб­дул­ла әфән­де­нең көр­се­неп та­мак кыр­га­ны ише­тел­де. Ул гү­я­ки Хә­лил Хә­сә­но­вич­ны шу­шы рә­веш­ле ип­кә кер­теп ма­таш­кан­дай то­ел­ды. Ме­нә хә­зер ачу­ла­нып сүз әй­тер сы­ман иде, әм­ма:

— Әле эш уз­ма­ган, бү­ген кич пре­зи­дент­ның үзе бе­лән сөй­лә­шә­сем бар. Сез­нең рес­пуб­ли­ка­ның... Әйе... Сүз җа­е­на ки­те­реп, аңа әй­тер­мен. Исе­нә тө­шер­ми­чә бул­мас. Кә­ли­мул­ла Са­ма­то­вич­ны Ка­зан­га ул ки­тер­де. Ул аның ке­ше­се,— дип ты­ныч кы­на сөй­ләп ал­ды.

Хә­лил Хә­сә­но­вич­ка бу сүз­лә­ре бер­нин­ди дә уңыш га­ран­ти­я­се бир­ми иде­ләр ке­бек. Аның шу­шы ка­дәр җан ат­кан­нан соң да җи­ңе­лә­се кил­мә­де. Үзен мо­ңа ка­дәр су­гыш кы­ры­на гас­кәр­лә­рен те­зеп бас­тыр­ган, һәр­кай­сы­ның ба­тыр­лар­ча алы­ша­ча­гын йө­рә­ге бе­лән то­еп тор­ган ге­не­рал ке­бек хис итә иде, ә ме­нә бү­ген аны бер­гә-бер көч сы­на­шыр­га ча­кыр­ды­лар һәм ул дош­ман кы­лы­чы­ның җи­лен­нән үк ки­се­леп ки­леп төш­те. Бу ва­кыт­та Хә­лил Хә­сә­но­вич­ка дөнь­я­лык­ның та­ри­хын­да-бү­ген­ге­сен­дә бул­ган бар­ча гас­кәр баш­лык­ла­ры, ст­ра­тег­лар, кө­рәш фәл­сә­фә­че­лә­ре ах­мак­лар­дыр сы­ман то­ел­ды. Тор­мыш­та бө­тен­ләй дә баш­ка­ча икән бит, ке­ше­ләр йөз­гә-йөз кил­ми­чә дә бер-бер­сен юк итә ала­лар. Мо­ны Хә­лил Хә­сә­но­вич үзе дә мең тап­кыр­лар эш­лә­мә­де­ме­ни? Кем­не сөй­мә­де, кем­нән шик­лән­де, кем аны кур­кы­та иде — бо­лар­ның ба­ры­сын да ул, урын­лы бу­лу­ын­нан фай­да­ла­нып, шун­да ук юк итә тор­ды. Элек­ке рек­тор­лар да шу­лай эш­ли иде­ләр. Ке­ше­нең йө­зе­нә ка­рап, үз ит­кән­дәй ел­ма­еп кү­ре­шеп, ар­ка­сын­нан сө­еп сөй­ләш­сә, икен­че оч­рак­та ул аны сиз­дер­ми ге­нә юк итә тор­ды. Кем кис­кә­нен дош­ма­ны бел­ми һәм тө­шен­ми дә ка­ла иде. Үзең­не га­дә­ти тот­кан­да, ва­кый­га­лар си­ңа ки­рәк­чә ба­ра шул. Хә­лил Хә­сә­но­вич бу рә­веш­ле корт­кыч­лык кы­лу­ны Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич­тан өй­рә­неп ал­ды. Өл­кән рек­тор да шу­шы так­ти­ка бе­лән эш итә икән. Мо­ның шу­лай бу­лу­ын Хә­лил Хә­сә­но­вич тиз ара­да тө­ше­неп өл­гер­де. Тиз­дән алар ике ча­ба­та бер ки­ем­гә әве­рел­де­ләр. Ти­рә-юнь­дә көч­ле ке­ше­ләр җы­ел­са, эшең авыр­ла­ша. Үз хис­лә­рен яше­рә бел­гән, фи­ке­рен то­ма­ла­ган, мәгъ­нә­дә исә тез чү­геп тор­ган ке­ше­ләр­гә ул һәр­ва­кыт мох­таҗ­лык ки­чер­де. Аңа ах­мак­лар­ча яла­гай­лык һәм куш­тан­лык та оша­мый иде. Кем­дер акыл би­рә баш­ла­са, аны Хә­лил Хә­сә­но­вич хөр­мәт­сез­ләү дип ка­бул ит­те. Мох­таҗ тү­гел ул акыл са­ту­чы­лар­га. Үз акы­лы үзен­дә. Акыл­га гы­на та­я­нып йө­реп бул­мый, ки­ңәш ке­нә дә бер­ни тү­гел. Ме­нә Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич ке­бек бу­ла ал­сын­нар алар, егыл­га­ның­да то­тып та ка­ла бел­сен­нәр, чо­кыр­га төш­тем ди­гә­нең­дә кул да би­реп өл­гер­сен­нәр — бу­лыр­лар ке­ше, бу­лыр­лар акыл­лы. Ә бо­лай, ки­ңәш би­рү тө­сен чы­га­ру­лар­ны, фәл­сә­фә са­тып ма­та­шу­лар­ны, акыл өй­рә­тү­ләр­не кем дә эш­ли ала. Бо­рын­гы за­ман ха­ким­нә­ре юк­ка гы­на әй­теп кал­дыр­ма­ган­нар: “Баш­ка­лар­ны өй­рә­тү­дән дә җи­ңе­ле юк!” Һәм шу­лай. Ки­рәк тү­гел Хә­лил Хә­сә­но­вич­ка акыл би­рү­че­ләр. Аңа яр­дәм ку­лын су­зу­чы­лар янын­да бул­сын!

Бу уй­ла­ры аның көч­сез­лә­нү бил­ге­лә­рен­нән иде­ләр.

Хә­лил Хә­сә­но­вич соң­гы ва­кыт­лар­да үзе ха­кын­да шак­тый бә­рә­кәт­ле ри­ва­ять­ләр дә та­ра­тып өл­гер­де. Алар­ның бер­се аның хө­кү­мәт баш­лык­ла­ры бе­лән әш­нә­ле­ге, ко­да-ко­да­ча­лы­гы ха­кын­да иде. Бу сүз­ләр­нең нә­ти­җә­се тиз ки­леп чык­ты. Аңа карт рек­тор:

— Пре­зи­ден­ты­быз ми­не үзе­нә ки­ңәш­че итеп алыр­га те­лә­ге бар­лы­гын бел­дер­мә­де­ме?— ди­гән со­ра­вын бир­де. Алар бу ва­кыт­та ил-көн ха­кын­да фи­кер алыш­кан­дай икәү­дән-икәү ге­нә “ки­ңәш­мә ко­рып”, чәй­ләп уты­ра иде­ләр. Карт рек­тор­ның пре­зи­дент­ка ка­ра­та мә­хәб­бә­те Хә­лил Хә­сә­но­вич­ка ях­шы мәгъ­лүм. Шу­лай бул­мый ни, алар­ның юга­ры бе­лем­гә бәй­ле сә­я­сәт­лә­ре һа­ман да тәң­гәл ки­леп бар­ды­лар бит. Пре­зи­дент­ның “ә” ди­гә­нен­дә, рек­тор “җә”­сен әй­тер­гә өл­ге­рә тор­ды. Ал­ган дә­рә­җә­лә­ре, ор­ден-ме­даль­лә­ре аңар­га шу­шы “җә”­лә­рен­нән кил­мә­де­ме? Та­тар­ның әле-әле яңа­рып кил­гән юга­ры бе­лем сис­те­ма­сы­ның та­мы­ры­на бал­та ча­бу­чы да ул үз тү­гел иде­ме? Сә­я­сә­те дә кул уңа­е­на ки­леп тор­ды, гло­баль­лә­шү ди­гән бу­лып, олы ни­ят­ләр­дә то­ты­нып, ни­чә мил­ли инс­ти­тут­ны юк итеп таш­ла­ды­лар.

Та­гын да шу­ны­сы бар: карт рек­тор Ка­зан­ның иң бай ке­ше­лә­рен­нән бер­се һәм ас­тыр­тын ком­сыз­ла­рын­нан са­на­ла. Ул үзе­нең чын йө­зе ха­лык­ка ачыл­га­нын бел­ми. Хә­ер, ише­тә кал­са да, хәй­ран ит­мәс дә­рә­җә­дә на­мус­сыз адәм­нәр­дән бер­се бул­ды.

Өчен­че­дән, аның зат­лы, би­ек тү­шәм­ле, дәү фа­ти­ры­ның ын­дыр та­ба­гы ка­дәр ди­яр­лек зур­лык­та­гы за­лы­ның тү­рен­дә ди­вар буй­лык мә­һа­бәт фо­то эле­неп то­ра. Ан­да алар пре­зи­дент бе­лән икәү­дән-икәү ге­нә кул би­ре­шеп, ярым ко­чак­ла­шып ба­сып то­ра­лар. Су­рәт­че ос­та бул­ган, иң уңыш­лы оч­рак­ны эләк­те­реп өл­гер­гән: дус­лык, бә­хет, сө­е­неч бөр­ке­леп то­ра бу фо­то­дан. Рек­тор аны ал­тын кы­са­га эш­ләт­те. Хә­бәр пре­зи­дент­ның үзе­нә дә ба­рып иреш­сен өчен ку­нак­лар ал­ды­рып, алар ал­дын­да мак­тан­ды. Аңа һәр­ва­кыт алар, пре­зи­дент һәм рек­тор, бер­гә­ләр­дер сы­ман то­е­ла. Кай­ва­кыт­та ул шу­шы су­рәт бе­лән ки­ңә­шә, сөй­лә­шә, аны кул­ла­ры бе­лән сы­пы­ра, бит­лә­ре­нә бит ку­еп то­ра. Хәт­та ко­чак­лар иде, әм­ма ди­вар киң һәм яс­сы, ан­дый мөм­кин­лек­не бир­ми...

Һәм ме­нә хә­зер пре­зи­дент­ның үз яны­на ки­ңәш­че ро­лен­дә эш­кә ба­рыр­га җы­е­на, өмет­лә­нә, бу хы­я­лын­да ты­ел­гы­сыз го­рур­лык тоя баш­ла­ды.

— Ан­дый фи­кер­лә­ре бар бу­гай... Мин бик тә дө­рес, хуп кү­рү­ем­не бел­де­реп ал­дым!— ди­де Хә­лил Хә­сә­но­вич, карт рек­тор­ны тә­мам ку­ан­ды­рып, со­ра­вы­на җай гы­на җа­вап би­реп. Әм­ма ул кү­рә­лә­тә ал­да­лый иде. Мо­ны бел­дер­мә­де.

Шун­да те­ле­фон шал­ты­ра­ды. Әм­ма карт рек­тор куз­гал­ма­ды, рә­хәт ел­маю бе­лән ка­нә­гать­лек эчен­дә уты­ра бир­де. Те­ле­фон ул ара­да ты­ныч­ла­нып өл­гер­де. Алар та­гын аны-мо­ны сөй­лә­шеп ал­ды­лар. Хә­лил Хә­сә­но­вич шун­дый “үз ки­ңәш­мә­ләр­не” яра­та иде. Карт рек­тор аның бе­лән бер мәсь­ә­лә­не дә бә­хәс­кә ку­еп хәл ит­мә­де. Хә­ер, ан­дый мәсь­ә­лә­ләр ки­леп чык­са­лар да, чит­кә ку­еп то­ру, “арт­ка таш­лау” ке­бек җай­лар бар. Шу­лай га­мәл ит­те­ләр, мох­таҗ­лык­ка ки­леп те­рәл­мә­де­ләр.

 

IX

Хә­лил Хә­сә­но­вич төш кү­реп уян­ды. Ме­нә ул гас­кә­ре бе­лән ба­ру­чы яу ба­шы икән. Юл­ла­ры­на кар­шы тө­шәр­гә һич­кем­нең йө­рә­ге җит­ми. Шу­лай кыр-ба­су­лар­ны изеп, олы җир­ләр­не тә­мам ба­сып алып ба­ра­лар икән бо­лар, ал­ла­ры­на бер егет чы­гып бас­кан. Үзе­нең авы­зы ерык. Аты­на си­ке­реп ат­ла­на. Күк­рәк­лә­ре киң. Го­рур егет. Аты да тез­ге­не­нә тар­ты­лып, җи­ңел­чә ге­нә би­еп ала. Җит­мә­сә егет:

— Чык, көч сы­на­ша­быз!— дип аваз са­ла.

Мон­дый хәл­гә әле­гә юлык­ка­ны бул­ма­ган Хә­лил­нең җа­ны кал­ты­рый. Бо­лай ти­еш тү­гел. Мин­дә көч җи­тәр­лек, су­гыш­чы­ла­рым бар ди­я­се ки­лә. Бер­сен­нән-бер­се ба­һа­дир адәм­нә­рем­не чы­га­рыр­га итеп, көч сы­на­шу­дан баш тар­тыр­га те­ли. Те­ле әй­лән­ми.

Шун­да кө­тел­мә­гән хәл бу­ла: аның су­гыш­чы­ла­ры бе­рәм-бе­рәм шул егет ягы­на чы­гып бе­тә ба­ра­лар. Хә­лил, ял­гы­зы ка­лу­ын то­еп, уңы­на-су­лы­на бо­ры­лып ка­рый. Ан­да бе­рән-сә­рән ге­нә яу әһе­ле кал­ган. Мо­ңа Хә­лил­нең кү­ңе­ле ри­за тү­гел. Ул ша­шы­на, әм­ма су­гыш­ка таш­ла­ныр­га кур­ка һәм ки­нәт уя­нып ки­тә.

Ярый әле төш ке­нә бул­ган! Йа Хо­да, адәм ба­ла­сы шу­шы ка­дәр дә са­та­шыр икән.

Хә­лил Хә­сә­но­вич күр­гән төш­лә­ре­нә ыша­на да, юк та иде. Алар­дан кур­ку ан­да бул­ма­ды да, дин­дар­лы­гы шак­тый гы­на көч­ле­дер ке­бек, әм­ма дин­гә та­я­нуы бө­тен­ләй дә кү­рен­мәү дә­рә­җә­сен­дә. Ул дин­не си­хер дөнь­я­сы дип бе­лә, до­га укы­ган­на­рын­да ия­реп бит сы­пыр­га­лау­ла­ры рә­хәт аңар­га. Хә­ер, ке­ше ал­дын­да са­да­ка­ла­рын да мул­дан би­рер­гә яра­та. Бу аңар­га мәр­тә­бә һәм дә­рә­җә өс­ти. Тир­лә­гән пе­ләш ба­шын сы­пы­рып, кә­лә­пүш­не кы­ек­лап ки­еп алу­ы­на ка­дәр ки­ле­шеп то­ра ин­де үзе­нә, нәкъ ме­нә бо­рын­гы ишан хәз­рәт­лә­ре­нең җи­де­ле шә­кер­те­нә әве­ре­лә дә куя.

Ки­чә кич Куп­шы Са­ма­тыч­ның, рек­тор­лык­ка дәгъ­ва­сын­нан баш тар­тып, га­ри­за­сын ки­ре алуы ха­кын­да­гы хә­бәр Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның исе­нә төш­те дә җа­ны рә­хәт­лек­кә кү­мел­де. Ул ин­де күр­гән тө­шен дә оныт­ты, до­га­лар да укып ал­да­нып ма­таш­ма­ды, эше­нә җы­е­на баш­ла­ды. Фә­ри­дә Бар­сов­на, олы­ча бо­рын­лы ха­ты­ны, ин­де аш өс­тә­ле­нең хәс­тә­рен кү­реп бе­те­реп ки­лә иде. Бү­ген­ге көн­нең кай­нар­лы­гын ул да исе­нә тө­ше­рер­гә баз­мый. Хо­дай кай­дан шу­шы ка­дәр­ле тә­вәк­кәл­лек, са­быр­лык, уң­ган­лык бир­гән­дер аңа — бил­ге­сез, әм­ма ха­ным тән кай­нар­лы­гын күб­рәк сөя иде. Хә­лил Хә­сә­но­вич бу як­тан ба­ка сый­фат бул­ды. Аңа, мә­хәб­бәт ләз­зәт­лә­ре уры­ны­на, күп оч­рак­та ал­тын-брил­ли­ант ал­ка­лар һәм йө­зек­ләр бү­ләк итү­ләр­не өс­тен­рәк күр­де.

Бү­ген ба­ры тик сай­лау, дө­рес­рә­ге, сай­ла­ну мә­шә­кать­лә­ре бе­лән ге­нә кал­ган иде. Фи­ниш­ка якын­ла­ша, ди­ләр­ме? Си­гез ке­ше­гә җит­кән кан­ди­дат­лар ара­сын­да Хә­лил Хә­сә­но­вич үзе ге­нә то­рып кал­ды. Һәм ме­нә бит ни­чек итеп ки­те­реп чы­га­ра ал­ды. Аңа са­бак­ны зур­дан бир­де­ләр. Үз ке­ше­лә­ре­нә дә ыша­нып бе­тәр­гә яра­мый икән шул. Адәм ба­ла­сы һәр­ва­кыт төр­кем вә­ки­ле бу­лып яшә­гән һәм хә­зер дә шул хә­лен­дә ка­ла би­рә, әм­ма ул, шул ва­кыт­та, шә­хес дә­рә­җә­се­нә ире­шә­се ки­лә икән, ял­гыз­лы­гын да сак­лый ал­сын! Кол­лек­тив эче­нә ке­реп эрү­дән биг­рәк, үзе­нең кем­ле­ген, зат икән­ле­ген аң­лап-бе­леп эш итә­чәк Хә­лил Хә­сә­но­вич! Ме­нә хик­мәт нәр­сә­дә! Шун­дый бу­ла ал­га­нын­да ул һич­шик­сез кем­лек­кә дә, юга­ры мак­сат­лар­га да ире­шә­чәк!

Әгәр дә Хә­лил Хә­сә­но­вич сай­лау­га бер үзе­нең кан­ди­да­ту­ра­сы бе­лән ге­нә ки­леп кер­сә, мон­дый сай­лау­лар уни­вер­си­тет ус­та­вын бо­зу бу­ла, имеш. Сай­ла­ныл­ган оч­рак­та да Мәс­кәү рас­ла­ма­я­чак, ди­ләр. Ә күп­ләр, биг­рәк тә Куп­шы Са­ма­тыч мо­ңар­га ыша­на бит, юләр! Бел­ми дә, аң­ла­мый да ул: бу рас­ла­ну, ус­тав бо­зу ди­гән сүз­ләр­не Хә­лил Хә­сә­но­вич үзе юри уй­лап чы­га­рып, дош­ман­на­ры ко­ла­гы­на иреш­тер­де. Алар шул ял­ган­га ябыш­ты­лар да, көн­дәш­не ба­ты­рыр­га ит­те­ләр. Әле­ге дә ба­я­гы Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на­ның бу­лыш­лы­гы, ике ара­да “а­да­шып” йө­рү­лә­ре фай­да ит­те. Ул, үзе тө­ше­неп өл­гер­ми­чә, шу­шы сүз­ләр­не ише­тү­гә, түк­ми-чәч­ми Куп­шы Са­ма­тыч­ка йө­гер­де һәм бәй­нә-бәй­нә сөй­ләп бир­де. Баш­ка­ча тү­гел! Ә те­ге­ңә шул җи­тә кал­ды. Сай­лау­лар­ны өзү хы­я­лын­да ни­чә­мә ха­та­лар ясап таш­ла­ды.

Рек­тор сай­лау кон­фе­рен­ци­я­се бү­ген ир­тән­ге сә­гать ун­нан баш­ла­нып ки­тә­чәк. Әгәр де­ле­гат­лар та­выш­ла­рын бир­де­ләр икән, ди­мәк, ус­тав ни­ге­зен­дә, сай­лау­лар үз кө­чен­дә уз­ды ди­гән сүз бу!

Бү­ген уни­вер­си­тет­ка Хә­лил Хә­сә­но­вич “так­си”­да кил­де. Аңа юл ха­кын тү­ләү исә ке­сә­сен­нән бер ти­е­не тө­шеп кал­ган­дай да то­ел­ма­ды. Ба­ры­сы да ал­дан уй­лан­ган­ча иде. Аның “так­си”­да ки­леп тук­та­вын күп­ләр үз күз­лә­ре бе­лән кү­реп кал­ды­лар. Рек­то­рат ма­ши­на­ла­рын ап­ты­рат­ма­вын, үзен ке­ше­чә һәм ита­гать­ле то­ту­ын мак­тап тел­гә алыр­га әзер­лә­неп ку­ел­ган ке­ше­ләр дә де­ле­гат­лар ара­сын­да бар иде. Ишет­кән­нәр-күр­гән­нәр ва­кый­га­ны кү­ңел­лә­ре­нең иң як­ты бүл­мә­се тү­ре­нә ку­яр­га ти­еш иде­ләр. Мо­ны Хә­лил Хә­сә­но­вич “п­си­хо­ло­гик ата­ка” дип ата­ды. Уңыш­лы ба­рып чык­ты.

Ки­леп төш­кәч тә ул үзен ты­ныч тот­ты. Ел­ма­еп, һәр­кем­не олы­лап, ае­рым-ае­рым хәл­лә­рен бе­ле­шеп кү­реш­те. Ыша­ныч­лы адым­на­ры, ях­шы кы­я­фә­те аңар­га нык­лык өс­ти иде. Йо­кы­сыз уз­ды­рыл­ган тө­не дә оны­тыл­ды.

Сай­лау кон­фе­рен­ци­я­се­нә күп­че­ле­ге үл­чә­нел­гән, ыша­ныч­лы де­ле­гат­лар гы­на ту­ты­рыл­ган иде. Алар дәр­рәү кул чап­ты­лар. Ара­дан кай­бер­лә­ре, куш­тан­лык­ны ар­тыг­рак күр­сә­теп таш­лап, ура кыч­кы­рып та ал­ды­лар. Акыл­лы һәм гый­лем ха­лык бо­ла­ры­на ук ку­шыл­ма­ды. Эш шу­лай баш­ла­нып кит­те.

Кон­фе­рен­ци­я­нең көн тәр­ти­бен­дә сай­лау мәсь­ә­лә­лә­ре ге­нә иде. Рек­тор­лык­ка әү­вә­ле си­гез кан­ди­дат бу­лып та, ахыр­га ка­дәр ба­ры тик бер ге­нә ке­ше­нең — Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның гы­на ки­леп җи­тү­ен тан­та­на­лы төс­тә игъ­лан итү­гә, ха­лык та­гын шау­ла­тып кул чап­ты. Бу хәл кон­фе­рен­ци­я­нең сце­на­рий бу­ен­ча ба­ра­ча­гын тө­гәл бел­де­рә иде.

Һәм ба­ры­сы да уңыш­лы уз­ды. Хә­лил Хә­сә­но­вич ял­ты­ра­тып чы­гыш яса­ды, үзе ха­кын­да, уни­вер­си­тет ту­рын­да, аның укы­ту­чы-про­фес­сор­ла­ры­ның гыйль­ми-иҗ­ти­ма­гый дә­рә­җә­сен үс­те­рү за­рур­лы­гы­на бәй­ле мәсь­ә­лә­ләр­не сөй­лә­де. Ха­лык­ка биг­рәк тә соң­гы­сы оша­ды. Де­ле­гат­лар­ның кү­бе­се үз­лә­ре­нә атап пре­ми­я­ләр языл­ган­лы­гын, ал­дан ук бү­ләк­ләү исем­ле­ге­нең әзер­лә­неп ку­ел­ган­лы­гын бе­лә иде­ләр. Алар­га бу шарт­лар та­гын зур ку­а­ныч өс­тә­де.

Тик ме­нә сай­лау нә­ти­җә­лә­ре ге­нә бе­раз кө­тел­мә­гән­чә­рәк ки­леп чык­ты: йөз дә ал­ты де­ле­гат­ның җит­меш ике­се Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның кан­ди­да­ту­ра­сын хуп­ла­ган­нар, ә кал­ган утыз дүр­те кар­шы бул­ган­нар. Кыл өс­те­нә ки­те­реп җит­ке­рә яз­ган­нар! Әм­ма бу хәл­не бул­дыр­мас­ка ти­еш­ле сай­лау ко­мис­си­я­се­нең ты­рыш­лы­гын ин­карь итәр­гә яра­мый, әвеш-тә­веш ки­те­рер­гә җай тап­кан­нар. Зур ты­рыш­лык­ла­ры ас­та кал­ма­ган, та­ләп ител­гән­нән дә уз­ды­рып, күп­че­лек та­выш бе­лән Хә­лил Хә­сә­но­вич рек­тор итеп сай­лан­ган.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных