ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 28 страницаӘ беркөнне балалар бакчасының ишек төбендә үк: — Теге әби тагын килеп җиткән, туйдырды инде!— дип әйтүләрен ишетте, кинәт йөрәге өзелгәндәй булды. Бу кимсенүе аңа атна буе түшәктә авырып яту өчен җитә калды. Кайтышлый юлда күпме елады, аннары кар буранына күкрәкләрен куеп, горур атлап барды, янәсе ул һичбер авырлыкларга да бирешмәячәк әле! Әмма биреште. Мыскыллану аның көчен алды. Ә аякка басуына — кызы янына йөгерде. Терлек-туарга улының салкынлыгы аны борчымый иде. Күмәк хуҗалык малларын карап та туеп бетәдер, аңлашыла! Көннәр язга авышып, Нурия әбинең дә күңеле үз хәленә кайтты. Ләләнең балалар бакчасындагы бәйрәмнәренә ул инде йөрергә теләми башлады, шулай да сабый күңеле куш булсын өчен бармыйча да кала алмый иде. Инде хәзер алгы рәткә кереп утырмый, почмакка сеңәргә тырыша, күзгә-телгә чалынмаска итә. Ярый әле Ләлә көзгә мәктәпкә китте. Укытучылар тәрбиялерәк булалар. Алар бакча хатыннары кебек сөйләшмәсләр! Ләлә мәктәптә иң зиһенле һәм өлгер укучы иде. Ул көз матур килде. Икенче яртысында гына яңгырга китте. Һәрбер бәйрәмгә иртәнге яктан ук, мәктәп ачылганчы да килеп җитә торган Нурия әби Дүртенче Октябрьгә багышлан тантанага соңга калды. Анда Ләлә укыган сыйныф концерт бирәсе, кыз җырларга, шигырь сөйләргә һәм биергә тиеш иде. Нурия әби бу хакта алдан белеп, бармый калмам дип сөенеп торды. Ләләне урын өстендә яткан әнисе бәйрәмгә бөтен ихласын биреп әзерләде. Нурия әбигә, аяклар йөри башлауга, гадәттәгечә юлга чыгуы бу көнне файда бирмәде. Ишеп яуган яңгыр, машиналарның җепшегән тавык хәлендәге ялгыз кешене утыртмаулары аны соңга калдыртты. Җитмәсә, авыл башларына барып җиткәч, Нурия әби ашыгып, турыдан, басу буйлап кына төшәм дип, тубыктан сазга барып керде. Кәлүше суырылды. Аны көчкә ләмнән тартып чыгарды. Авырлык һәм мең газап белән генә авылга ирешеп, авыл урамындагы салкын колонка суында аякларын юып, кыяфәтен искәрмичә, мәктәпкә бетенгән сурәттә барып керде. Аның өстеннән шабыр-шабыр су ага иде. Кәлүшләрен салып, җылы идәнгә басса, оекларының үкчәләре тишелергә өлгергәнен, балчыклары юылып бетмәгәнен күрде. Җитмәсә аның каршына укучы усал малайлар җыелып, ачыктан-ачык мыскыллап көләргә тотындылар. Араларыннан берсе, яхшы атлыланган сыман: — Ләлә, әбиең килде!— дип, кат-кат кабатлап оран салды. Халык һәм концерт куючылар шул якка борылып, пыш-пыш итә, көлешкәли башладылар. Алар корыда, җылыда, яхшы һәм чиста киемнәрдән иделәр шул. Нурия әбинең каршысына Ләлә килеп басты, әбисен ямьсез хәлендә күреп мыскылланды, җитмәсә йөзен чытты һәм: — Нигә килдең?— дип усал итеп эндәште. Ул кызарган, тәмам ачуы килгән хәлдә иде. Иптәшләренә исә, тагын да авыр итеп: — Бу минем әбием түгел!— диде. Аннары кабат: — Нигә килдең? Бар, кайтып кит! Башка килмә!— дип, бүселеп елап җибәрде. Нурия әби үзенең шөкәтсез кыяфәттә булуын шунда тәмам аңлады, артка чигенде. Оныгы Ләлә исә үчекләүче укучы балалар арасына кереп югалды. Аңа бик тә авырдыр инде, гарьләндердем бит баланы дип, Нурия әби кызны юатырга теләгәндәй кулын алга, усал малайларга таба сузган иде дә, әмма тагын арткарак чигенде. Ләләне эзләп барса, тагын да кимсетәсен уйлады. Җитмәсә яхшы-яхшы киенгән, чиста һәм юан-юан хатыннарның, әбичәләрнең, коры ирләрнең дә залда рәхәтләнеп авыз ерганнары күренде. Алар концерт караудан аерылган иделәр. Бөрешеп беткән, ябык һәм гәүдәгә кечерәеп калган Нурия әби сулы кәлүшләренә тишек оеклы, бераз җылына башлаган аякларын тыкты. Аларның салкынлыгы аның бәгыренә үтте. Әби, бу хәлгә дә карамастан, тоташ явып торган көзге яңгырлы урамга ашыгып чыкты. Бу рәвешендә исән-сау кайтып җитә алмаячагын аңлап, кызына таба китте. Ул көнне Нурия әбине кияве, машинасын кабызып, үзе илтеп куйды. Яңгыр булу сәбәпле басу-кыр эшеннән иртә кайткан икән. Кызының да бәйрәменә барган, концерт караучы халык арасында ул да булган.
* * * Нурия әби дөнья белән хушлашканда һәммә баласына, бигрәк тә оныгы Ләләгә бәхетле, сәламәт, матур озын гомер теләде. Ул тәмам ябыгып, кечерәеп калган, тәне сөяк кенә иде. Сиксән яшем тулмасмы дип бик тә өметләнде. Аңа, әгәр дә шул яшенә җитсә, хөкүмәт дигәннәре пенсиясен дә беразга арттырачак, саклык кассасында алынып бетми калып “янган” тиен акчаларын да кайтарып бирәчәк иде, имеш. Әмма дөнья малы дөньяның үзендә калды. Үләсе көне алдыннан Нурия әби төш күрде. Бик матур бер ир бала аңа килеп кулын сузды һәм мин синең оныгың дип әйткәндәй тоелды. Ләләнең сүзләреннән соң әбинең күңеле ватык иде, шунда кинәт төзәлгәндәй булды. Аны ул бала “кил, әбием, кил” дип үзенә дәшәдер сыман иде. Нурия әби аның кулына тотынды. Бармаклары шундый йомшак иделәр. Тәненә шул баланың йомшаклыгы күчкәндәй тоелды. Гүяки шунда: — Кара әле, унсигез яшьлек кыз булдың!— дип тә әйтәдер сыман иде. Нурия әби гүяки көзгедән үзенең сурәтен һәм бик тә яшь икәнлеген, чибәрлеге белән нур чәчеп торуын күрде, моңа куанып алды. Әүвәле моның төш кенә булуын аңламый ятты. Төшенгәч, озаклап, Аллаһыга атап догалар укыды. Тәһарәтен бардыр дип белеп, намаз да кылмакчы иде, күңеле шикләнде. Су сорарга, битен-кулын пакьләргә теләде. Әмма өйдә кеше юк иде. Шулай да аягына басарга итте. Башы әйләнде. Бераздан, хәл кергәндәй тоелып, адымнарын җайлап, кайда карават башына, кайда диварга, кайда урындык аркаларына тотынып кына, мич артына килеп, тәһарәт комганын алды. Алдына олы табак тартып китереп, шунда гына юынды да, суын чиләккә бушатып, тагын мең мәшәкать белән барып ятты. Күзләре йомылырга иттеләр. Тәһарәте бозылганчы дип шиккә килеп, үзен дә соңгы көченәчә җыелган хәлендә тотып, әүвәле ашыгычлык белән, аннары кабаланмаска тырышып Коръән аятьләрен укыды, ишарәтен китереп сәҗдә кылды. Казага калган намазларын да берәм-берәм чыгып, шулардан соң инде күңеле тәмам тынычланды. Аннары ярым пышылдап догалар укыды. Вакытның дөреслеген чамаларга иткәндәй тәрәзәгә карап алды. Урамда салкын карлы, кыска көнле караңгы кыш ае иде. Нурия әби күргән төшен нигәдер исенә хәтеренә аласы итте. Аның фаразынча сабый углан бала ул — Газраил фәрештә, ә үзенең унсигез яшьлек чибәр чагындагы кызга әверелүе — җәннәтле булуыннан хәбәр иде. “Мин бүген, әллә иртәгә китәм икән... Бик аз яшәлде бит әле!”— диде ул һәм, күзләренә яшь китермәскә тырышып, ахирәт көнен сагынырга тиешлеген исенә кертте. Әмма бу дөньялыкта эшләре бик күп каладыр, үлем болай гына, җиңел һәм тиз генә килмәскә тиештер кебек тоелды. Иманын яңартып, дүртенче вакыт намазын укыганда эштән улы да кайтып керде. Соңгы көннәрендә ачлы-туклы йөрүләре аны тәмам йончыган иде булса кирәк. Йөзе үк суырылып калган. Нурия әби аның да хәлен аңлады. — Аш пешереп аша, улым!— дип киңәш итте, зәгыйфь кенә пышылдап. — Әллә, әнкәй, ашыйсың килә?— диде баласы — кырык яшьләрендәге ир, аның янына килеп.— Хәлең әйбәтләнгәндәй күренә! — Ходайның эше инде!— диде Нурия әби, бу юлы сүзләрен тәмам ачык итеп әйтеп. Улы чыннан да аш хәстәренә кереште. Чәен дә кайнатты, әнисенә дә ясап китерде. Әмма Нурия әбинең эчәсе килмәде. Хөрмәт йөзеннән бер генә йотты да, ярарга, бераз соңракка калдырды. Үзе улы хакында уйлады. Аның ялгызы ничек яшәр икәнен күз алдына китерә алмады. Ир бала бу кадәр дә йомшак холыклы булмаска тиеш иде сыман. Җитмәсә мәчет картлары да, Сәгыйдулла да аны читкә кактылар шул. Җәмәгать белән намаз укыганында, арткы сафтагы Куштан Хафиз, Нурия әбинең алгы сафтагы улының чалбарын мыскыл белән түбән таба тартып, шудырып төшерергә маташкан. Һәр ике сәҗдәгә киткәндә дә шулай эшләгән. Әмма, тәһарәтем бозылды дип, Нурия әбинең шушы юаш улы ул көнне мәчеттән намазсыз кайтты, башка һич кенә дә җәмәгать арасына барырга теләк белдермәде. Диндә дә суына төште. Моның өчен аны ачулану мөмкин түгел иде. Дөньяның наданнар кулында булуын ишеткәне булганлыктан, Нурия әби мулла Сәгыйдуллага һәм аның куштаннарына үпкәләде дә, вакыйганы оныткандай искәрми йөрде. Менә бүген хәтере яңарып: — Улым, намазыңны ташлый күрмә!— дип эндәште. Бераздан шушы сүзләрен тагын кабатлады. Кат-кат әйтте. Шунда гына тавышы улының колагына ишетелерлек хәлгә килде. Менә бит ничек, сүзе бар кеше яши әле ул! Әмма улы барыбер дә җавап бирмәде. Нурия әби, тәһарәтем киткәнче дип, тагын да йасигъ намазын укып, тәмам арып-талып күзләрен йомды. Бераздан соң алдында күпер күрде. Ул шундый киң, шундый якты, аңа хәтта ак келәм дә җәелгән иде. Нурия әби шуннан атлап китте дә китте. Үзенә — унсигез яшь, күңеле — шатлык белән тулы, хәтере — бәхет чүлмәге иде. Ә урамда төне буена буран котырды. Ул ачы итеп улый, ихата-йорт тирәсендә нинди почмак, койма арты тапса, шуларга сыенып елый иде. Ашын пешереп, тамагын ялгап алган Нурия әбинең эштән тәмам бетеренеп кайткан улы телефоннан, номерларын җыеп, урын өстендәге апасы Сөрмәягә кайгылы хәбәрне җиткерде. Бу — исәннәрнең йокысыз үтәчәк төне иде. Февраль, 2008 нче ел.
РЕКТОР ӘФӘНДЕ Хикәя
I Ул шушы көнне көткән һәм һичшиксез килеп җитәсен моннан биш ел элек үк белгән, хәстәренә дә керешкән иде инде. Менә башланды. Гыйльми советта карт ректорның эштән китәчәген белдерүеннән, яңасын сайлаулар булачагын хәбәр итүеннән Хәлил Хәсәнович бөтенләй дә яхшы якка таба үзгәреп китте. Башкаларга хөрмәт һәм ачык йөз күрсәтү электән аның стратегик планында югыйсә бер параграф кына иде дә, әмма, бара-тора, хәзер иң әһәмиятле пункты булып чыкты. Кешеләр табигыйлекне өнәп бетермиләр. Алар ясалмалыкны ярата. Бу котылгысыз прогресс, мәдәни цивилизациянең татлы җимеше. Хәлил Хәсәнович моның шулай булуын күптән ишетеп алды. Хәзерге заман кешесе табигыйлектә сәер бер диваналык күрә, ясалмалыктан тәрбия, акыл һәм затлылык тоя. Мәгәр шулай икән, димәк, аңлашылып тора, сала баласы булуыңны оныту хәерле, шәһәрчә кыланырга кирәк! Хәлил Хәсәновичны моңа өйрәтүче тормышның үзе һәм шул яшәеш дигәннәренең кабыргасына төртеп ятучы олы түрә белән агай-энеләр иде. Кешенең кемлеген үзе түгел, туганнары-дуслары хәл итә, имеш. Монымы Хәлил Хәсәнович үз ризыгында татымады? Татыды, бик татыды. Әмма әүвәле ул бөтенләй башка кеше иде. Үз көченә ышанган, батыр йөрәкле, булдыклы иде бит! Бала чагыннан тырыш хезмәтнең генә бәхет китерүен ул да, һәрбер татар шалапае кебек, укытучыларыннан, әти-әнисеннән ишетеп, китаплардан укып, белеп үсте. Әмма аңа, шул ук вакытта, башкачарак фикерләрне дә сала тордылар. Әнисендәге хәйләкәрлекне баштарак сөйми кебек иде, ә кайчакларда аның, кайнарланып китеп: — Дөньяда юләр булып, авыз ачып йөрү — ахмаклык. Авызыңа килгәнне башкалар тартып алганчы, үзеңнең йотып калуың хәерле!— дип нәсыйхәт биреп әйткәннәренә ачуы да килгәләде. Әмма туктаусыз тамып торган тамчы да ташны тишә. Намуслы кешеләр бу мәкальне тырышлык хакында әйтелгәнгә фараз кылалар. Хәлил Хәсәнович та элекләрне шундый иде: хезмәтең сиңа, әгәр дә тырыш һәм намуслы булсаң, һичшиксез бәхет китерә дип белә иде. Ә менә бүген ул башкача уйлый, аңа әнисенең нәсыйхәте тамчылап керә торган һәм тормышында төп кредога әверелгән. Алмага агачыннан ерак тәгәри алмый шул, кемнәрдер кызыгып алып китсәләр генә, кесәләренә салып. Әүвәле әнисенең сүзләрендә Хәлил комсызлыкны, хәтта намуссызлыкны өстен куюны йөрәге белән сизенә иде. Ул һәр кеше үз ризыгын башкалар белән бүлешә белергә тиеш, шунда гына тормыш гадел була дип белде. Китаплар да, укытучылары да аны шуңа өйрәттеләр. Ә тормыш һәм шул тормышны биргән газиз әнкәсе аның башкача яшәвен теләде! Авызыңа килгәнне бүтәннәр дә күреп һәм карап торалар, алар да үзләрен татлы ризыкка лаеклы дип саныйлар, өлешеңне тартып алып йотарга итәләр, имеш. Яшәү өчен көрәш диләрме әле моны? Хәзерге җәмгыятьтә көчлеләр, лаеклылар җиңми. Табигать тәэсиреннән һәм табигыйлектән кешелек инде күптән котылды. Инде мәдәни цивилизация өстен чыкты. Мәдәни җәмгыятьтә көч һичшиксез хәйлә, интригалар, сәясәт кулында! Авызына килгәнне ычкындырмау Хәлил Хәсәновичның төп яшәү принцибына хәрби хезмәттә чагында урнашып җитте. Солдат муштрасы адәм баласыннан кешелеген юкка чыгару өчен барлыкка китерелгән кебек тоела икән ул. Баштарак шулай уйлады. Туган авылын сагынуы, туган туфрак, әти-әни, туган-тумача — алар барысы да газиз икән. Йорт-җирдә аның булышлыгына өйрәнеп җиткән булганнар. Хәлилнең әнисе хатларын зар тутырып, колхоздан салам кайтартулар да мең бәлагә һәм җәбер-җәфага әверелүен яшерми яза торды. Андый хәбәрләрне уку Хәлил өчен никадәр борчулар һәм авырлыклар китерүен аңлый идеме әнисе? Әллә солдат хезмәтеннән улы капчык-капчык салам җибәрер дип көтәме? Болар хакында күпме уй йөретте егет. Нигә әнисенең зардан туймавы аңлашылмый иде аңа. Хәлил мондый хәбәрләрнең асылында ананың баланы туган йортның капка багасына бәйләп куярга омтылуыннан икәнлеген соңыннан гына аңлады. Авылда торып калган егетләр җир җимертеп яшиләр, тракторларда яки машиналарда эшлиләр, хезмәт хакларын әниләренә кайтарып бирәләр... Саный китсәң — күп аларның изгелекләре. Ата-ана, бала дигәндә дә, үз бәхетен алга куеп уйлаучан икән шул! Хәлилнең энесе ике ел эчендә кул арасына керерлек хәлгә җитеп, йорт-җирдә төп терәкләрнең берсенә әверелде. Бу хәл, тора-бара, газиз ананы да тынычландырды. Егетнең солдат хезмәте бетүгә таба якынлаша. Хәзер әнисе дә башкачарак хатлар яза. Инде аңа Хәлил улы колхозда тракторист яки шофер булып күзалланмый, бәлки кимендә рәислек итәргә тиештер кебек тоела башлады. Хатларында ул һәртөрле хуҗаларга “тел озайта”, алардан зарлану кебек галәмәтләрне куертты. — Мин әле белермен нишләргә!— дигән уй Хәлилнең күңелендә менә шулар тәэсирендә оешты. Аның күз алдында сержантлар җирнең кендеге кебек йөри һәм кылана иделәр. Офицерларны әйткән дә юк. Хәлил күпме тырышлык куймасын, астыртын рәвештә һәм үзара таянышып солдатларны изгән, җәфалаган хохол егетләреннән барыбер дә өстен чыга алмый иде татар баласы. Әмма егетнең күңелендә ышанычы сүнмәде, аның ничек тә сержант буласы килде. Бу дәрәҗә аңа үзе килер, офицерлар кемлеген күреп алырлар сыман иде. Хәлил менә аның менә шулай булып чыгасына ышанды. Әмма өмете көтек хәлдә калды. Югыйсә демократия шаукымы гаскәри хезмәткә үтеп кергән, армиянең иң таркау чоры иде бу. Хәзер астагыларның сайлавын өстәгеләр раслыйлар гына! Сержант сайлау хакында армиядә дә юләр сүз чыкты. Элеккесе демобилизацияләнгән иде. Ул да Хәлилнең сержант булачагы хакында әйтте. Взвод командиры яшь рус егете, лейтенант егет тә шулай дигән иде. Әмма башкача килеп чыкты. Хохол Андрей, аңа килеп: — Минем кандидатурамны күрсәтсәң, хезмәтнең бер авырлыгын да күрмәссең,— дигән иде, Хәлил, һавадагы торнага кызыгып: — Минем үземнең сержант булу теләгемдә!— дип әйтеп ташлады. Бу вакытта күңеле тантана итте. Ә Андрей бөтенләй башкача эш йөртте, ягъни кәсебенә керде: һәр солдат белән сөйләшеп, сүз бирешеп чыккан кебек, рота командирына да “туры сукмакны” салды. Күз алдында барган бу вакыйгаларның берсендә дә Хәлил катнашмады. Үзен тиздән сержант итәчәкләренә ул шикләнми, тормыш-яшәешнең, бигрәк тә хәрби хезмәтнең дөреслек һәм гаделлек кануннары нигезендә корылганлыгына һәм алып барылганлыгына хисап итте. Әмма хаклык башкача булып чыкты. Хикмәт чыннан да авызыңа килгәнне кабып өлгерүдә, йота белүдә, йоклап калмауда икән бит! Кем лаеклы икән дип исәпләп тормыйлар. Хәлил һәммә яклап та сержант дәрәҗәсенә генә лаеклы иде югыйсә, әмма Андрей бу “калҗаны капты да йотты”. Хаклык аның ягына чыкты. Шушы рәвешле эш итүләре гаделлек кысаларына сыешмый кебек иде, әмма тормыш башкача икән бит! Эшнең ахыры ничек килеп чыкса — шул дөрес, шул хакыйкать. Аның нинди хәйләләргә, мәкерләргә, ялганга, алдауга, кызыктыруга, ышандыруларга бәйле башкарылуында түгел! Кем җиңә — шул хаклы! Хәлил ул вакытларда Андрей кебек эш йөртүне булдыра алмый иде әле. Намуска таянуы да “алма — пеш, авызга төш” дигән кебек килеп чыкты. Әгәр дә кәсебенә керсә һәм тырышлык күрсәткән булса, аңа Андрей кебек әллә нинди мәкерләргә һәм хәйләләргә барырга да туры килмәгән булыр иде бәлки? Моны Хәлил ул вакытта аңлап җиткермәде. Татар авылының намуслы хезмәттә үскән баласы дөреслекне башкача аңлый иде шул. Ул мокытлыгы аны озак интектерде. Әмма тормышта яшәүнең, хаклыкның асылын төшенеп алгач, аның күңелендәге намус төшенчәсе дә алышынды, авызына керергә торганны кабып һәм чәйнәп өлгермәүчеләр аңа чынлыкта мокыт, аңгыра, тинтәк адәмнәр сыман тоела башладылар. Ул моның өчен әдәби китапларга түгел, бәлки газиз әнкәсенең “эләктереп өлгерү” хакындагы сүзләренә рәхмәтле булырга тиеш иде. Шулай аңа да акыл керде. Андрей, сержант булып алгач, Хәлилгә хәрби хезмәтнең бар авырлыкларын күрсәтте. Хәтта “молодойлар” да отделение һәм взводта аңардан өстен куелган иделәр. Бу кимсетелүнең сәбәбен Хәлил яхшы аңлады, башкалар да күреп-белеп тора иделәр. Кай вакытларда исә, әллә үртәп, әллә чынлап аның хәленә дә керергә иткән булалар. Әмма аңа карап кына берни дә үзгәрми иде. Андрейның талкырга Хәлиле булу аларны бәхетле итте билгеле. Кайда да “корбан тәкәсе” урынына бер кеше кирәк шул ул. Хәрби хезмәттә бигрәк тә. Һәм бу җәберле авырлыкны демобилизацияләнүгә кадәр Хәлил үз җилкәсендә, җаны белән елап, бәгыре белән суелып күтәрде. Хәрби частьтән аларның партиясе китеп беткәч тә аңа ике тәүлеккә артыграк хезмәт итәргә туры килде. Монысы да аңа Андрейның “бүләге” иде. Шушы кадәр кысуларының берсе дә эзсез калмады. Хәлилнең җаны баштарак киреләнде, үртәлде, ә аннары егет бүтән бер чара уйлап тапты: һәр авырлыкны күтәрә белергә, зарланмаска үзенә сүз бирде! Тәкъдирнең өлеш иткән ризыгы шушы икән, берни дә эшли алмыйсың! Татарның рухын кол булырга өйрәтәсе юк иде шул! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|