Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 26 страница




Ке­ше­гә акыл ки­нәт ки­леп ке­рү­чән, көт­мә­гән­дә ба­шын­нан чы­гып ки­тү­чән.

Ну­рия әби­нең ха­фа­сы шу­лай бер­се өс­те­нә икен­че­се та­шып мен­де. Аңа улы­ның хәс­рә­те ге­нә тү­гел, кы­зы ха­кын­да­гы кай­гы­сы да чын гамь­гә әве­рел­де. Сөр­мә­я­нең ял­гыз ка­лу­ын­да ул үзен га­еп­ле кү­рә иде. Шу­шы уй­ла­рын­да, хы­ял һәм өмет­лә­ре тәэ­си­рен­дә до­га­ла­ры­ның да эч­тә­ле­ге үз­гәр­де. Ну­рия әби хә­зер:

— Йа Хо­да­ем Ал­ла­һы тә­га­лә, үзең ба­ры­сын да бе­леп һәм аң­лап то­ру­чы­сың! Сөр­мәя кы­зы­ма бә­хет­ле-сә­га­дәт­ле кияү на­сыйп итеп, шу­шы би­ча­ра кү­ңе­лем­не нур­лан­дыр­саң иде? Йа Хо­да­ем, Син бит тәкъ­дир­ләр­гә үзең ху­җа, улым­ның-кы­зым­ның, һәм­мә ба­ла­ла­рым­ның исән­лек­лә­ре өчен шу­шы ятим җа­ным­нан до­га­ла­рын ка­бул итеп ал­саң иде, амин!— дип до­га­лар кы­ла баш­ла­ды. Мон­дый ва­кыт­ла­рын­да ул тә­мам бө­ре­шеп ка­ла тор­ган­нар­дан бул­ды.

Аның шун­дый до­га­ла­ры ахыр­да кай­нар күз яшь­лә­ре ага-ага би­тен юу бе­лән тә­мам­лан­ган­га, кү­ңе­ле бе­лән бе­раз шик­лә­неп тә йөр­де: на­маз-до­га­да елау Ал­ла­һы тә­га­лә­не ким­се­тү, шә­ри­гать­не бо­зу бул­мый­дыр бит? Әм­ма ул кур­ку-шик­лә­ре­нә ка­рап кы­на күз­лә­рен­нән яшь­лә­ре ер­мак-ер­мак су­зы­лу­дан тук­та­ма­ды­лар. Бер як­тан ши­ге, икен­че як­тан кү­ңе­ле­нең фә­кыйрь­ле­ге аны ча­ра­сыз итә иде­ләр. Ба­ры тик ра­ди­о­дан ишет­кән хә­бәр­дән соң гы­на бе­раз ты­ныч­ла­на төш­те: Пәй­гам­бә­ре­без­гә Коръ­ән аять­лә­ре иң­гән­дә, аның, бө­ек ир­нең дә, күз­лә­рен­нән яшь­ләр ага, маң­га­е­на эре-эре эн­җе­дәй тир бөр­тек­лә­ре бә­реп чы­га тор­ган бул­ган икән! Бо­лар­га ни­гез­лән­гән Ну­рия әби, фа­раз итеп, до­га­да, хәт­та Коръ­ән аять­лә­рен укы­ган­да да елау­дан гө­наһ юк икән ди­я­рәк фи­кер­гә кил­де. Ко­лы­ның мес­кен­ле­ге ху­җа­сы­ның мәр­тә­бә­сен ге­нә арт­ты­ра, имеш! Ме­нә бән­дә­лек хик­мә­те!

Ул ха­та­лан­ма­ды. Ис­лам ди­не шә­ри­га­те мон­дый га­мә­ле га­мәл­ләр­не, җан­ның фә­кыйрь­ле­ген өс­тен кү­рә. “Ал­ла­һы тә­га­лә мес­кен­нәр бе­лән!” — ди­гән хә­бәр­дә дә ха­та юк. Җан­ның фә­кыйрь­ле­ге на­дан­лык­тан тү­гел, бәл­ки нәф­се һәм мин-мин­лек­сез бу­лу ул. Мо­ны­мы ин­де Ну­рия әби бел­ми иде?

Шу­шы ел­да авыл хал­кын­да мә­чет тө­зе­тү ки­рәк­ле­ге ха­кын­да сүз баш­ла­нып кит­те. Бу зур һәм из­ге эш иде. Ни­чә ел­лар дин хез­мә­тен­дә тор­ган Ног­ман ба­бай ва­фат, ә аның мул­ла­лык та­я­гын ку­лы­на алыр­лык ке­ше дә бик тиз та­был­ды. Элек­ләр­не кы­зыл ком­му­нист бу­лып йөр­гән Сә­гый­дул­ла аб­зый, мы­ек үс­те­реп җи­бә­реп, аңа ямь өчен ка­ра буяу да сы­лап, бу эш­кә чын­нан да ку­лай ке­ше үзен­нән гай­ре юк­лы­гын­нан дус-кар­дәш­лә­ре­нә хә­бәр са­лып, “чы­бык һәм тал очы” дип атал­ган яран­на­ры­на те­лә­ген җит­кер­де. Алар да мо­ның хак га­мәл бу­лыр­га ки­рәк­ле­ге­нә дә­лил­ләр­не тиз тап­ты­лар. Әм­ма ни­ят­лә­рен түр­гә чы­га­ру өчен бер­ни­чә шарт­ның үтә­лүе ил ал­дын­да ки­рәк та­был­ды. Баш­та ап­ты­ра­ган иде­ләр, ан­на­ры кә­се­бе­нә кер­де­ләр дә, алай дө­рес, бо­лай хак дип, те­ләк­лә­рен­чә йо­ла­лар­ны бор­га­лап һәм ти­гез­ләп куй­ды­лар. Ил­дә гау­га­лы­лар аз иде.

Ахы­рыл-әмер, Сә­гый­дул­ла аб­зый мул­ла­лык дәр­те­нә тә­мам би­ре­леп бе­теп, йор­тын­да олы Коръ­ән мәҗ­ле­се ясат­ты. Кә­се­бе­нә кер­гән ке­ше на­сый­бын та­ба бит ул. Кил­гән һәм ча­кы­рыл­ган ку­нак­лар ара­сын­да ди­не-ис­лам­нан тө­гәл бе­лем­нә­ре юк­лар­га зур игъ­ти­бар би­рел­де. Алар түр­гә уз­ды­рыл­ды­лар. Авыл­да Коръ­ән­не та­нып уку­чы ике ке­ше­нең бер­се ге­нә дә бу мәҗ­лес­тән хә­бәр­дар тү­гел иде. Сә­гый­дул­ла аб­зый гә­зи­тә-жур­нал­лар­дан бер­ни­чә аять һәм до­га да өй­рә­неп ал­ды. Әм­ма мул­ла­лык дәгъ­ва­сы өчен бо­лар гы­на аз бу­лып то­ел­ды­лар. Һәр дус-иш­кә һәм ту­ган-ту­ма­ча­га үз­лә­ре ал­дан уй­лап куй­ган бе­рәр дә­лил­не аш ба­ры­шын­да ки­те­рү­лә­рен йөк­ләп, мәҗ­лес­не баш­лап җи­бәр­де­ләр.

Сә­гый­дул­ла аб­зый әле­гә Коръ­ән те­ле­нә җай­ла­нып җит­мә­гән, әм­ма да дәф­тәр итеп төп­ләп әзер­ләп куй­ган аять­ләр­не рус-кә­ли­сә мә­ка­ме бе­лән төр­те­лә-төр­те­лә укып чык­ты. Ан­на­ры сүз­ләр­не су­зып-су­зып җи­бә­реп до­га кыл­ды. Аның бу ты­рыш­лык­ла­ры җы­ел­ган ха­лык­ка рә­хәт­ле бер тәэ­сир яса­ды. Алар­ның их­лас­лы­гы Сә­гый­дул­ла аб­зый­га да күр­кәм той­гы­лар би­реп, ахыр­да ул чик­сез го­рур­лык һәм мәр­тә­бә бе­лән “а­мин” кү­тәр­де. Мәҗ­лес­тә­ге­ләр дә эч­ке зур шат­лык­та һәм ку­а­ныч­та аңа ияр­де­ләр.

Ин­де мәҗ­лес­нең ашау-сый­ла­ну өле­ше баш­ла­нып кит­те. Ток­мач­ның тәм­ле­се, кал­җа­лар­ның май­лы­сы түр­гә та­ба кил­де. Һәм­мә ку­нак­лар да мәр­тә­бә­ле “бис­мил­лаһ” бе­лән кор­сак шә­риф­лә­рен ту­ты­ру эше­нә ке­реш­те­ләр. Сый­лар бер-бер арт­лы өс­тә­леп, сә­гать ярым­нар эчен­дә бә­леш­кә дә ба­рып иреш­те­ләр. Сә­гый­дул­ла аб­зый­ның мон­дый рә­веш­ле итеп үк ку­нак­лы яса­га­ны үз та­ри­хын­да әле­гә юк иде. Го­ме­ре эш бе­лән үт­кән, мәҗ­лес-туй итә бел­мә­гән. Шул сә­бәп­ле яшә­е­ше дә ка­ты-ко­ты уз­ган. Ин­де шу­шы рә­веш­ле элек­тән эш йөрт­кән бул­са, ил тү­рен­дә па­ди­шаһ сый­фат зат рә­веш­тә уты­ра­сы икән бит!

Бә­леш­кә күп­ләр­нең бил ир­кен­дә уры­ны кал­ма­ган иде. Шун­да аның ту­ган эне­се, ирен­нә­рен сы­пы­рып, сүз ка­та куй­ды:

— Абы­ем Сә­гый­дул­ла, ка­рап-ка­рап то­рам да, Коръ­ән­не дә су ке­бек эчә­сең икән ла­са, “пол­ный” мул­ла бу­лыр­лы­гың бар!

Бу сүз мәҗ­лес әһе­ле та­ра­фын­нан әл­бәт­тә күп­тән кө­тел­гән икән. Тик ашау-эчү­гә их­лас­лык итү­дән ге­нә оны­ты­лып то­рыл­ган бул­ган.

Уң­нан да, сул­дан да “раст”, “бик хак”, “чын дө­рест” ди­гән сүз­ләр явып, олы баш­лар ке­че­рә­еп кал­ды­лар. Тик ара­да хә­бәр­сез­ләр, сы­ек акыл­лы­лар да бар икән, ала­ры ин­де ап­ты­раб­рак кал­ды. Әм­ма сүз җе­бен өз­де­рер­гә яра­мый иде.

— Кем­нән өй­рән­дең агам шу­шы ка­дәр?— ди­де Сә­гый­дул­ла­ның икен­че эне­се.

Бу­сы аңа ядәш бу­ын ту­ган ата­лу­чы­лар­дан иде.

Мул­ла ке­ше ашык­мый­ча сөй­лә­шер­гә ти­еш. Уй­ла­ган, ис­кә тө­шер­гән, үл­чәп ап­ты­ра­ган кы­я­фәт мон­дый ва­кыт­лар­да бик тә хуп­ла­на.

— Без­нең бе­лем ин­де ул, энем, кем,— дип вә­карь­лә­де Сә­гый­дул­ла аб­зый, сүз­ләр­не дә ашык­ты­рып га­зап­ла­мый­ча, бү­ген­ге­ле-ки­чә­ле ге­нә үс­тер­гән мы­е­гын да әле­гә яра­тып бе­тер­ми­чә­рәк һәм җай бе­лән сы­пы­ра да ал­мый­ча­рак ап­ты­ра­тып алып,— әл­лә нин­ди олуг мәд­рә­сә­ләр­дән, ишан хәз­рәт­лә­рен­нән тү­гел, үзе­гез дә бе­лә­сез, кич­лә­рен ти­ре­че мул­ла­быз Ног­ман карт­тан са­бак­лар ал­га­ла­ган­нан гы­на!

Аның бу сүз­лә­рен­дә хак­лык бар­дыр сы­ман иде. Кем­дер “бә­рә­кал­лаһ” ди­я­рәк өн тарт­ты. Ише­тел­гән сүз­ләр тез­мә­сен рас­лау өчен шу­шы да җи­тә кал­ды. Сә­гый­дул­ла аб­зый­ны Ис­лам ди­не өл­кә­сен­дә олуг га­лим­гә чы­га­ру эше баш­ла­нып кит­те. Бо­рын­гы Әбү­га­ли­си­на, Таф­та­за­ни, Га­зә­ли хәз­рәт­лә­ре­нә дә тиң­ләр­гә те­ләү­че­ләр та­был­ды. Та­рих­тан шу­шы ка­дәр исем­нәр­не бел­гән һәм ис­кәр­тә ал­ган ке­ше­ләр әл­бәт­тә үз­лә­ре үк гый­лем чиш­мә­лә­ре ата­лыр­лык адәм­нәр­дән иде­ләр. Гә­җит-жур­нал укыш­тыр­ган ха­лык на­дан бу­ла ал­мый. Бу — факт! Бә­хәс­кә урын юк!

— Га­дәт­лә­рең, әдәп­лә­рең дә ях­шы!— ди­де­ләр агай-эне.

Әм­ма бу дә­лил­ләр ге­нә йом­шак сы­ман то­ел­ды­лар.

— Коръ­ән­не су ке­бек эчә!— ди­де ба­ла чак­тан бер­гә үс­кән күр­ше­се.

Мо­ны­сы ал­да әй­тел­гән­нәр­не ка­бат­лау сы­ман то­ел­ды.

— Ка­ра әле, Сә­гый­дул­ла, си­нең йорт­ның йөз­лек­лә­ре те­ге, Со­вет кер­гәч авыл­дан ку­ыл­ган мул­ла­быз­ның йор­тын­нан ку­ба­рып алып ябыш­ты­рыл­ган иде­ләр тү­гел­ме соң?

Мәҗ­лес шым бул­ды. Әйт­кән ке­ше­нең авы­зы ла­кан чи­лә­ге­не­ке ке­бек ачы­лып кал­ды. Аң­лар­га ки­рәк иде югый­сә, аң­лар­га: ул бит Сә­гый­дул­ла аб­зый­ның кү­ңе­ле­нә Коръ­ән гый­ле­ме шул тә­рә­зә йөз­лек­лә­ре бе­лән бер­гә кү­чеп кил­де, бо­рын­гы мул­ла­быз­ның ми­ра­сы ан­да сак­ла­на, бу бит бө­ек мәр­тә­бә, бү­ген­ге көн­гә ка­дәр йор­тын ис­ке га­лим­нәр бә­рә­кә­те олы­лап-зур­лап нур­лан­ды­ра дип әй­тер­гә те­лә­де!

Агай-эне аңа бү­ре­ләр­чә усал­лык бе­лән те­кә­леп, ни сөй­ли­сең, Ала­бай, уры­ны бу тү­гел дип ябыш­мак­чы­лар иде, әм­ма мон­нан тү­бән ита­гать чик­мә­нен кул­тык ас­ты­на кыс­ты­рып йө­рер­гә җы­ен­ган Сә­гый­дул­ла аб­зый­ның ба­шы бик тиз эш­ләп ал­ды. Сүз те­гер­мә­не­нә җил икен­че як­тан исеп ку­яр дип кем көт­кән? Ху­җа­ның кү­ңе­ле ка­мил, аша­ган ашы­ның па­ры әле­гә ба­шы­на су­гар­га өл­гер­мә­гән иде.

— Дө­рес сөй­ли­сең, кем, ту­га­ным,— ди­де ул, ба­ры­сы­ның да та­ба кой­ма­гы­дай май­лан­ган йөз­лә­рен ка­бат үзе­нә ка­ра­тып,— атам мәр­хүм, бо­рын­гы мул­ла­быз­ның тө­се бул­са да кал­сын ди­гән ни­ят­тә алар­ны шу­шы рә­веш­тә та­рат­мый­ча-чәч­тер­ми­чә сак­лап кал­дыр­ган!

Сүз­нең мон­дый төс­кә ке­рүе мәҗ­лес­не җи­ңел су­ла­тып, авы­зы ачык кал­ган агай-эне­гә га­зиз җан­на­рын ки­ре кай­тар­ды, Ала­бай исә, җөм­лә­лә­рен чак ябыш­ты­рып, сәй­лән­дәй итәр­гә ты­ры­шып те­зеп тә алып кит­те:

— Ме­нә бит, ка­рен­дәш! Ме­нә бит, ту­ган! Нин­ди күр­кәм, олы, из­ге га­мәл! Зат хәз­рә­те­без­нең ми­ра­сын сак­лап кал­дыр­ган бит! Мо­ны мак­тап ки­тап­ка кер­тер­лек. Ул гә­җит­ләр кая ка­рый­лар икән? Бо­рын­гы хәз­рә­те­без­нең йор­ты тө­шем­дә ка­бат җир­дән үсеп чык­кан иде. Ме­нә бит, ме­нә! Хик­мә­те бул­ган икән!.. Хик­мә­те!— ди­де.

Аның шу­шы сүз­лә­ре ки­нәт хуш­лан­ган аш әһе­ле­нә иң төп­ле һәм ку­ан­дыр­гыч дә­лил­ләр дип та­был­ды­лар. Бу мәҗ­лес­тә, чәй ал­дын­нан, һич­бер бә­хәс ит­ми, ком­му­нист­лар­ча кул­лар кү­тә­реп, бер­кет­мә яз­ды­рып, Сә­гый­дул­ла аб­зый­ны мул­ла итеп куй­ды­лар. Әм­ма ул:

— Җә­мә­гать, бик авыр эш, зур йөк са­ла­сыз кар­тай­ган кө­нем­дә,— дип, сүз йө­ре­шен көт­мә­гән­дә үз­гәр­теп, ки­нәт ки­ре­гә су­ка­лый баш­ла­ды.

Ха­лык ри­за­лаш­ма­ды. Шау­ла­шу­га кү­чә баш­ла­ды­лар. Мон­дый ва­кыт­та куш­тан­лык­ка вәгъ­дә кы­лу­чы­лар га­дәт­тә ал­га чы­гу­чан бу­ла­лар. Сә­гый­дул­ла аб­зый ашык­тыр­ма­ды. Әм­ма Тү­бән оч Ха­фи­зы да сүз­гә ки­лер дип ба­шы­на ки­тер­мә­де. Ул адәм бе­лән алар элек­тән әш­нә иде­ләр аны­сы. Ча­на тө­бе­нә уты­рып кы­на да аз­мы кай­нар ше­шә­ләр­нең ба­шы­на җит­те­ләр. Юл­ла­ры да­и­ми ки­леш­кә­ләп тор­ды. Ха­физ­ның мон­да ча­кы­ры­луы да ин­де аның ага­сы бе­лән Сә­гый­дул­ла аб­зый­ның бе­леш­лек итү эшен баш­лау те­лә­ген­нән иде. Сүз­не куз­га­тып та, әм­ма шун­да ук тук­тап ка­луы өр­кет­те. Ха­физ­ның ту­ры­сын әй­теп куй­га­лау, шу­лай ямь­не җи­бә­рү га­лә­мә­те га­дә­тен­дә бар иде. Мо­ны бел­гән ке­ше­ләр­нең кы­зыл­лык бе­лән нур­лан­ган йөз­лә­ре кү­гә­реп ал­ды.

— Ти­рә-күр­ше авыл­лар­да да си­нең ке­бек...— ди­де Ха­физ.— Эчү­че...

Баш бе­тәр­лек сүз­ләр­дән кот­ның уры­нын­да ка­луы бер хәл, әм­ма Сә­гый­дул­ла аб­зый­ның тон­чы­гып куюы — икен­че нәр­сә. Ха­лык аш өс­тә­ле­нә та­ба бө­ге­леп төш­те: мәҗ­лес бо­зыл­ды, аш әрәм кит­те!

— Эчү­че...— ди­де та­гын да Ха­физ, га­дә­тен­чә сүз­лә­рен бә­рәң­ге ка­зып чы­гар­ган­дай бе­рәм­ләп ке­нә күр­сә­теп.— Ти­рә-күр­ше авыл­лар­да да Коръ­ән­не си­нең ке­бек эчү­че, си­нең ке­бек ке­ше­лек­ле, дин гый­ле­мен­дә ка­мил зат юк!

Мәҗ­лес өс­тен­нән фә­реш­тә­ләр­нең зат­лы ка­нат­ла­ры тиб­рә­неп уз­ды­мы­ни, һәм­мә­се дә сө­е­неч­кә тул­ды­лар. Аш әзер­ләү­че ха­тын­нар­га да җан кер­де.

— Кем бул­сын ин­де, син дә баш тарт­саң!

Аның бо­лай сөй­лә­ве хуш, дө­рес су­ка­лау иде. Сә­гый­дул­ла аб­зый мы­ек сы­пы­рып куй­ды. Ита­гать­лек бил­ге­лә­ре йө­зе­нә чык­ты. Әм­ма күр­ше­лә­рен­нән Кы­я­мет­дин, ту­га­ны ти­еш­ле үз адәм, шун­да аңа ар­кы­лы сук­ты. Элек­тән бу икә­ве, үза­ра кан ка­рен­дәш ти­еш­ле ке­ше­ләр, чит-ят ата­лар­дан ук­ма­шып кал­ган ба­ла­лар тө­сен чы­га­рып, да­и­ми тарт­ка­ла­шып яшәү­дә иде­ләр. Соң­гы ва­кыт­лар­да им­гә кер­гән­нәр төс­ле бул­са­лар да, ара­ла­ры­на ком­ган ва­кый­га­сы ки­леп төр­те­лә дә, үп­кә­лә­шү­дән исән­ләш­мәс хәл­гә җи­тә иде­ләр. Бу “ком­ган ва­кый­га­сы” ди­гән­нән, Кы­я­мет­дин агай бәд­рәф­кә го­мер­гә ком­ган то­тып йөр­де, эне­се Сә­гый­дул­ла аның бу га­дә­тен­нән кө­лә тор­ды. Мыс­кыл­лау­лар­га да ба­рып җит­кә­ли, агам мул­ла бу­лыр дип әйт­кән­нә­ре дә ише­тел­гә­ли иде. Ин­де соң­гы ай­лар­да Сә­гый­дул­ла аб­зый­ның үзе­нең дә ком­ган то­та баш­ла­вын күр­гән ту­га­ны:

— Ми­не узып бә­леш тө­бе ки­ме­рер­гә­ме исә­бең?— дип мыс­кыл­лап ни­чә­мә тап­кыр аңар­дан көл­де.

Бу хак­та Сә­гый­дул­ла аб­зый­ның исен­нән чык­кан, “ком­ган ва­кый­га­сы” оны­ты­лыр­га өл­гер­гән, кан кар­дәш абый­сы­ның бе­рәр сүз әй­тә­чә­ге бө­тен­ләй ис­кә­рел­ми ка­лын­ган икән шул. Һәм ме­нә ул ни­чек су­ка­лап алып кит­те:

— Ка­ла­да, ми­нем ише­теп бел­гә­нем­чә, Чә­кән Са­лих­ның улы мәд­рә­сә гый­лем­ле икән. Га­рәп­не дә бе­лә, мә­ка­ме дә күр­кәм дип ишет­тем. Мон­дый мәсь­ә­лә ки­леп чык­кач... Әл­лә соң, әл­лә? — ди­де ул, аш өс­тә­лен сар­ган ир­ләр­гә ту­ры ка­рап.

— Нәр­сә әл­лә?— ди­де Юга­ры оч­ны­кы Ха­физ, Кы­я­мет­дин­нең ни­ләр ха­кын­да әйт­кә­нен бик ях­шы аң­лап алып.— Шу­ны ча­кы­рыр­га, мул­ла итәр­гә­ме? Бул­мый ин­де, җә­мә­гать, яшь ма­лай­лар­га ку­лым­ны тот­ты­ра­сым юк. Үлем бар, җи­тем бар! Ног­ман карт­ны да үзем юыш­тым.

Ха­физ­ның, ни ки­ре ке­ше бул­са да, мә­ет юу­чы­лык­ка дәгъ­ва­сы элек­тән бил­ге­ле иде. Әм­ма аның бу эшен әү­вә­ле авыл карт­ла­ры ярат­ма­ды­лар. “Кыз­лар, ха­тын­нар кар­ма­лап йө­реп го­ме­ре үт­те, ку­лы шак­шы!”— ди­де­ләр. Ир­ләр­нең дә кү­ңе­лен­дә аңар­га ка­ра­та чир­ка­ну бар­лык­ка кил­гән, шик­лә­нү­лә­ре йө­рәк­лә­ре­нә үтәр­гә өл­гер­гән иде. Ба­ры тик ул хак­та дөнья җы­еп кыч­кы­рып әй­тү­че­ләр ге­нә бул­ма­ды. Ил­дә бә­ла бе­лән ки­тү­че­ләр дә юк тү­гел, исе­ре­ге, баш­ка­сы бар. Ан­дый­лар­ны юган­да шул Ха­физ­дан да ку­лае та­был­мас дип тор­ган иде­ләр.

Кы­я­мет­дин ки­нәт те­лен кыс­ты. Аң­ла­ды бу­лыр­га ки­рәк: җә­мә­гать­че­лек­кә кар­шы ба­ру аның өчен хуп га­мәл тү­гел икән шул, аш­ның күп­ле­ге ар­ка­сын­да зи­һе­не­нә зы­я­ны ти­гән, ни әйт­кә­нен, ки­рәк­мәс җир­дән үр­тәп алыр­га ма­та­шу­ын үзе дә сиз­ми кал­ган.

Ты­гыз­ла­нып кал­ган һа­ва­ны йорт эче­нең бөр­кү­лә­нү­е­нә нис­бәт итеп, Сә­гый­дул­ла аб­зый урам як тә­рә­зә­лә­рен ач­тырт­мак­чы иде дә, кап­ка төп­лә­теп узып ба­рыш­лый ят ко­лак­лар сүз ишет­мә­гәе дип, бе­раз­га со­ңа­рыр­га, тир­лә­гән бит-йөз­не ал­дын­да­гы ак сөл­ге­гә сөр­теп, шу­лай гы­на су­лыш алыш­ты­ру бе­лән ка­нә­гать­лә­нер­гә ит­те. Аның хә­ле­нә ке­реп, шун­да ук ка­рен­дә­ше-кар­дә­ше ара­сын­да дәрт бе­лән әй­тел­гән:

— Мул­ла­быз бар, әл­хәм­дү­лил­лаһ!— ди­гән сөй­лә­шү­ләр бу­лып ал­ды. Мо­ның ин­де рас­ла­нып ку­е­луы да ях­шы бу­ла­сы иде.

— Җә­мә­гать,— ди­де Сә­гый­дул­ла аб­зый,— чәй ке­рә баш­ла­ды бу­гай ан­да. Әй­дә­гез, сөн­нәт­чә бер ур­так те­ләк­кә ки­лик. Сез­нең үте­неч һәм дә­лил­лә­ре­гез ми­ңа шу­шы олы, җа­вап­лы эш­не җил­кә­мә алыр­га мәҗ­бүр итә. Сез­нең өчен ге­нә, сез­нең өчен!— ди­де. Кем­нең нәр­сә­ләр әй­тер­гә мөм­кин­ле­ген дә су­кыр исәп­кә алыр­га өл­гер­де. Кар­шы­лар бу­ла ал­ма­я­чак иде. Куш­тан­лык­ка дәгъ­ва­чы әле дә ба­я­гы Юга­ры оч­ны­кы Ха­физ өл­гер­лек күр­сәт­те:

— Мин кул ку­ям! Мә­че­те­без дә тө­зе­леп бе­тәр. Үз хәз­рә­те­без бар! Бо­рын­гы әү­ли­я­ләр авы­лы­ның кай­чан мул­ла­сыз тор­га­ны бар?— ди­де.— Йә­гез бер до­га, җә­мә­гать, Сә­гый­дул­ла­ны мул­ла итеп кү­тә­рү шә­рә­фе­нә!

Коръ­ән аять­лә­ре­нә ку­шып укыл­ган до­га­ны Сә­гый­дул­ла аб­зый­ның үзе­нә баш­ка­рыр­га на­сыйп иде. Элек­ке ком­му­нис­тик җы­е­лыш­лар­да­гы­ча шау­ла­шып кул­лар ча­бар­га­мы-юк­мы икән­ле­ген уй­лап ап­ты­рау­чы агай­лар ул бә­ла­дән җи­ңел ко­тыл­ды­лар, яңа ки­леп җит­кән кай­нар чәй­гә ке­реш­те­ләр. Ирен­нәр пеш­те, чәк­чәк­ләр, ба­выр­сак­лар бер­ни­ка­дәр ки­ме­де. Өс­тәп чәй яңар­тыр­га те­ләү­че ку­нак­лар та­был­ма­ды. Та­гын да амин тот­ты­лар. Аш ин­де тә­мам иде.

Бу мәҗ­лес­тә сөй­лә­шен­гән сүз­ләр икен­че көн­не авыл эчен­дә фаш бул­ды. Ну­рия әби­нең, бу хә­бәр­не ишет­кәч, кү­ңе­ле­нә шат­лык тул­ды. Сә­гый­дул­ла аның күз ал­дын­да үс­кән иде. Әни­се Фәх­ре­ни­са бе­лән дус­та­нә мө­нә­сә­бәт­тә яшә­де­ләр. Олы җан­лы, дин­дар ха­тын иде ул. Әм­ма аның ире Гый­мат­дин “кы­зыл пап­ка­лы” ком­му­нист бу­лып, пар­тия сү­зе­нә кү­ңе­ле­нең их­ла­сын бир­гән ке­ше иде. Фәх­ре­ни­са­ның исә го­ме­ре аңар­дан тә­мам ко­ты очу­да үт­те. Хәт­та ирен са­гы­нып кө­теп ал­ган көн­нә­рен­дә дә:

— Кайт­ты, Иб­лис!— дип, һа­ман да аны шу­шы исем бе­лән атап йөрт­те. Ха­ты­нын, ба­ла­ла­рын ач­лык­та тил­мер­тү­че шу­шы адә­ме аңа ба­ры тик дөнь­я­лык­та гы­на те­рәк, Ахи­рәт кө­не са­гыш­ла­ры өчен ярак­лы бул­ма­ды.

Фәх­ре­ни­са­ны Гый­мат­дин ал­дан бе­ле­шеп, дин­сез йө­ри, ком­со­мол­ка дип ал­ган иде югый­сә. Әм­ма Бө­ек Ва­тан су­гы­шы баш­ла­нып ки­теп, ха­лык­ка бә­ла тө­шү бе­лән бер­гә иман кай­тып өл­гер­де, ди­ни хис­ләр ил эчен­дә бер­дәм яңа­рып кит­те­ләр. Ә Фәх­ре­ни­са­ның ирен, Гый­мат­дин­ны, сол­дат­ка ал­ма­ды­лар, ба­ла­ла­ры да су­гыш­ка ба­рыр­лык яшь­тә тү­гел иде әле. Адә­мен­дә ва­тан­пәр­вәр­лек хи­се бу ел­лар­ны ни­чек ко­ты­ры­нып үс­те, пар­тия һәм хө­кү­мәт эшен­дә дә шул­ка­дәр үк алыш­тыр­гы­сыз бу­ла бар­ды ул. Аның кы­зыл пап­ка­сы бер­ва­кыт­та да кул­ты­гын­нан төш­мә­де. Ха­лык мо­ңар­га тә­мам кү­не­геп өл­гер­гән иде, әгәр дә Гый­мат­дин­ның ку­лын­да шул мө­кат­дәс нә­мәр­сә­се бул­ма­са, бө­тен­ләй ке­че­рә­еп, юк­ка чы­гып ка­лыр сы­ман иде. Кай­дан гы­на кил­гә­не кү­рен­сә дә, әү­вә­ле шул кы­зыл пап­ка­сы шәй­лә­нә баш­лап, кем­ле­ге аң­ла­шы­лыр иде. Гый­мат­дин исә мәр­тә­бә­се­нең нәр­сә­гә бәй­ле икән­ле­ген үзе дә аң­лый иде бул­са ки­рәк. Ул хәт­та тәҗ­ри­бә өчен ге­нә дә урам­нан кы­зыл пап­ка­сыз үтәр­гә, ида­рә йор­ты­на буш кул бе­лән ба­рып ке­рер­гә кур­ка баш­ла­ды. Әм­ма мо­ны ха­ты­ны­на да сиз­дер­ми. Аның бу пап­ка­сы ях­шы кы­зыл күн­нән тек­те­рел­гән, оч­рак­лы рә­веш­тә ге­нә ку­лы­на ки­леп кер­гән, шу­ның бе­лән күз­гә кү­ре­нер­лек адәм яса­ган югый­сә. Мо­ның кыйс­са­сын ул үзе ге­нә бе­лә... Тә­мам кыр­шы­лып бет­кән­дә дә тө­сен югалт­ма­ган шу­шы кы­зыл пап­ка, әгәр ял­гыш­лык ар­ка­сын­да су­лы чи­ләк­кә тө­шеп бо­зыл­ма­са һәм та­ра­лып кит­мә­сә, Гый­мат­дин аб­зый һа­ман да яшә­я­чәк, шул бә­хе­те бе­лән узып-сү­теп йө­ри­я­чәк, Ель­цин за­ма­нын ил­гә ки­терт­мә­я­чәк, кол­хоз­лар­га да бе­тәр­гә ирек бир­мә­я­чәк иде мө­га­ен. Әм­ма ул да тәкъ­ди­рен­нән уза ал­ма­ды.

Ә Фәх­ре­ни­са­сы ул адә­ме­нең кап­ма-кар­шы­сы бул­ды. Ком­со­мол­дан яше чы­гу­га, ди­не-Ис­лам­га әй­лә­неп кайт­ты, ак­ти­вист­ка бу­лу­ла­рын яшь­лек юләр­ле­ге­нә, Шай­тан са­таш­ты­ру­ы­на са­нап, шул чор­ла­ры­на бәд­до­га укып тәү­бә ит­те. Бу ва­кыт­та ин­де Гый­мат­дин­да кия­ү­дә иде ул. Көн­нә­ре­нең бе­рен­дә ире­нә, үте­неч бе­лән го­зер­лә­неп:

— Әл­лә син дә асыл­га кай­та­сың­мы?— дип әй­теп ка­ра­ган иде, куп­ты та­выш, чык­ты гау­га, гү­я­ки җен­нәр, оя­ла­рын­нан ку­ба­ры­лып, да­выл чы­гар­ды­лар. Фәх­ре­ни­са шул кич­не үзен ка­ра мун­ча­га сөй­рәп чы­га­ры­лып бик­лән­гән хә­лен­дә тап­ты. Адә­ме аны изеп, кый­нап таш­ла­ган иде.

Фәх­ре­ни­са тө­нен ка­раң­гы, ко­рым­лы мун­ча­да уз­дыр­ды. Аңа ба­ры тик иман ну­ры гы­на ты­ныч­лык һәм ку­әт бир­де. Ир­тән, ире ке­реп, ки­чә нәр­сә­ләр әйт­кән идең әле ди­гән рә­веш­тә­рәк со­раш­ты­ра баш­ла­гач, ха­ты­ны бер­ни дә хә­тер­лә­мә­гән­ле­ген бел­дер­де. Шун­нан соң гы­на Гый­мат­дин аны үзен­дә яшә­теп кал­дыр­ды, югый­сә ку­ып чы­га­руы бе­лән ил хур­лы­гы­на кал­ды­ра­сы иде.

Аның бо­ла­рын ук Сә­гый­дул­ла бел­ми, хә­ер, ән­кә­се­нең итә­ген­дә үс­кән абый­сы Кы­я­мет­дин дә бел­ми, баш­ка­сы да. Ва­кый­га та­рих пәр­дә­се ар­ты­на яше­реп кал­ды­рыл­ды. Әти­се сыз­ган юл­дан го­ме­ре буе ба­рып, соң­гы ел­лар­да гы­на әни­се­нең яше­реп на­маз уку­ла­рын, сиз­дер­ми ге­нә ура­за то­ту­ла­рын хә­те­рен­дә яңар­тып, га­зиз ән­кә­се­нең ва­сы­я­те­нә, ахы­рыл-әмер, аның да кү­ңе­ле ята баш­ла­ды. Сул­дан уң­га та­ба ул тиз авыш­ты һәм җә­һәт хә­рә­кәт­лән­де. Га­мәл­дә-йо­ла­да шә­ри­гать­не куй­мый яшәү­че­ләр­не узып ки­теп, алар­га баш бу­лыр­лык хәл­гә җи­теш­те. Бу аның тиз өл­ге­рү­чән кы­тай ал­ма­сы ке­бек бер төс­ле уңыш­лы ка­мыр­дан яса­лу­ы­на дә­лил иде. Ул ин­де әл­лә кай­чан мул­ла бу­ла­ча­гын уй­лап куй­ган, бу мәр­тә­бә­гә ба­ры тик үзе­нең ге­нә ла­ек­лы икән­ле­ген исәп­тә тот­кан, хәй­лә­дән ары баш­ка төр­ле гый­лем­нә­ре “таш­ка үл­чим” ка­дәр­ле ге­нә икән­ле­ген уе­на да кер­тә ал­ма­ган, ас­тыр­тын һәм мыш­тым гау­га­чы ке­ше­ләр­дән икән­ле­ген оныт­кан. Аның йом­шак сөй­лә­шеп, көн­дәш­лә­рен ка­ты­га утыр­ту­да акы­лы ку­әт­ле икән­ле­ген бе­лү­че­ләр “май ка­бу” җа­ен­да тор­са­лар, ах­мак­лар си­зен­ми, баш­лы­лар бә­ла­сен­нән ба­ша­як сак­ла­на иде­ләр.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных