ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 24 страницаӘ икенче көнне бөтен авыл малайлары кичәге хәлдән, могҗиза буларак ишетеп, тамаша эзләрен күрергә җыелдылар, миннән, эчләрен тота-тота, тәгәрәшеп көлделәр. Җитмәсә, мыскыллап: — Әхәт абыйның комын сарыкларга ашаттыңмы?— диделәр. Мин инде “илләһи-билләһи”ләр белән дә ант итеп карадым. Булган хәл дип ышанмадылар һәм көлүләреннән дә туктамадылар. Алардан зур гаделсезлек күргәнемдәй үземне тойдым. Авыр иде мондый мыскыллану. Ә аннары, өебезнең көләч тәрәзәләренә борылып карагач, күңелем үзгәрде дә куйды. Мондый хис миңа кайдан килгәндер, белмим, сарыкларның ком ашавы турында әйткәннәрем үземә дә юләрлек сыман тоела башлады. Үртәлүем очты. Көләргә тотындым. Үчекләүдән малайлар да туктадылар, кызыгын югалттылар. Комны ашап бетергән сарыклар вакыйгасын авыл да онытты. Бары тик мин генә “Сталинский” төймәм белән көпчәкле тракторымны вакыт-вакыт сагына идем. Әмир аларны миңа башка бервакытта да күрсәтмәде һәм кайтарып бирмәде. Аңа карамастан, онытылмадылар. Һаман исемдә иделәр. Шушы кадәр аларны хәтердә тотуым озакламый әкияткә, хәтта төштә күргән вакыйга сыман тоела башладылар. Тик бер хәл мине хәйран итте. Алтынчы сыйныфта хезмәт дәресе иде. Әмир күршемнең әтисе Әхәт абый үрнәккә буларак көпчәкле тракторны өстәлгә куйды һәм шундыйны безгә ясарга кушты. Таныдым, бу минем теге көпчәкле тракторым иде. Хәтта күзләремә яшь тә килде. Әмма серемне чишмәдем. Әхәт абый исә вакыйганы оныткан иде булырга кирәк, миңа борылып та карамады. Ә шакмак ышкылауның авырлыгы тимәде. Инде мактансам да була: ул дәрестә бердәнбер мин генә шундый ук көпчәкле тракторны ясап бетереп өлгерттем. Төтен чыккычы урынына йөзле кадак та кактым, әмма “бишле” билгесе алалмадым. Гомерләр бара да бара, тәрәзәләр тоныклана, күз өчен дә күзлек кирәк була башлый икән ул. Хәзер, чаларгач, мин дә беләм Әхәт абыйның “бишле” билгесен нигә куймаганлыгын: әткәмнең көпчәкле тракторыннан күчереп кенә үземнекен ясаганмын, бернинди иҗади яңалык кертмәгәнмен! Эһ, әткәм кебек оста була алсам иде, барысы да башкача хәл ителер иде. Менә шул хакта уйлыйм да, сулышымны алыштырып, кабат язмышым белән ризалашырга мәҗбүр ителәм. Изге чылбыр өзелгәндер сыман. Аны өзүче миндер инде? Моңа балаларым каршында ничек җавап бирермен? Кулларыма осталык, ә бәлки осталыкка үҗәтлек җитмәгәндер? Әллә минем дә үз хикмәтем бардырмы, ә? Әле белми генә торганмындыр, шуңа канәгать итмимдер?
II
Төшегездә сезнең алтын башакны кулыгызда тотканыгыз, аның сабагы буйлап күкләргә күтәрелгәнегез бар идеме? Бардыр! Булмыйча калмас! Ул кичне әткәй безгә, гаиләсе әһеленә, матур итеп әкият сөйләгән иде. Йокларга яткач, сорап тилмерткәч, болай дип башлап киткән иде: — Бер авылда ятим малай белән ятимә кыз үскәннәр. Ашарларына бер телем икмәкләре дә калмаган. Алар, хәерчелек биштәре асып, теләнчелеккә чыкмакчылар икән, яннарына бер ак сакаллы бабай килеп кергән. Учларына бер бодай бөртеге салган һәм әйткән: — Утыртып, тәрбияләп үстерсәгез,— дигән,— тамагыгыз туяр, Ходай сезне бәхеттән аермас! Бабайның киңәшен тотканнар бу балалар. Орлыкны утыртканнар, су сибеп тәрбияләгәннәр. Ә ул ай күтәреләсен көн үскән. Ә беркөнне иртән торып чыксалар, башагы болытларгача ашкан икән. Әткәй шулай дип сөйләде дә сөйләде. Гаиләбез, тынын да тартмый йотылып тыңлый-тыңлый, рәхәт йокыга китте. Ул төнне узып, икенче көнне иртән уянганда ниндидер сихри тойгылар кичерә идем мин. Җылы кояш нуры керфекләремә кагылып уйный. Шундый күңелле. Мин гүяки алтын башакның сабагы буйлап күкләр катына күтәрелгәнмен дә, ак күбек болытлар өстендә мамыкта чумып ятам. Якында гына олы күбәләкләр сыман фәрештәләр очып уйнашалар. Үзләре әле җырлыйлар, әле көлешеп сөйләшәләр. Килеп, минем чәчләремнән, кашларымнан, керфекләремнән сыйпыйлар. Сизеп, аңлап торам. Әмма сер бирмим. Аларның бу рәвешле минем белән уйнаулары үзем өчен дә күңелле. Күземне ачсам, куркышып очарлар да китәрләр дип уйлыйм. Тик барыбер соңыннан күзләрем ачылалар. Бүген бит сабан туе көне! Бу бит олы бәйрәм. Кем андый көнне йоклап ята инде? Сабан туе безнең авыл уртасына борынын тыгып күтәрелгән тау башында, аның кояшка карап торган ышык ягында була. Әйтәләр, имеш моннан олы юл үтеп китәчәк, бу тавыбызны ишәчәкләр икән. Хөкүмәт бабай шулай хәл иткән, ди. Һәрхәлдә олы сакаллы, караңгы чырайлы, дәү корсаклы бер кемсәнәдер инде ул бабай. Тау кадәр тауны иштереп халыкны газаплаганчы, аны әйләнеп кенә узарга ярамыйдырмы? Әткәм ягыннан борынгы бабаларымның утарларын да ваттырачаклар, нигезләрен дә алдыртачаклар, имеш. Җитмәсә, әнкәм ягыннан шулай ук борынгы бабаларымнан мирас буларак калган татлы сулы чишмәне дә күчерәчәкләр, ди. Махсус безнекеләрнең генә нәсел тамырына балта чабу өчен Хөкүмәт бабай шушы олы юл мәрәкәсен уйлап чыгарганын кешеләр сөйлиләр-сөйлиләр, әмма әткәй-әнкәйнең бик алай исләре китмидер сыман. Әнә миңа да, абыйга да, парлап, сабан туена ак хәрефләр белән “Моряк” дигән язулы киемнәр алып куйганнар. Зәңгәр шортысын җилкә аша эләктерә торган каешлары да бар. Зәңгәр күлмәгенең якалары киң, олы, ике ак тасма белән каймаланган. Күкрәгендә ак җилкәнле матур көймәле. Ә менә фуражкасы, аңардан асылынып торган пар койрыкчык лентасы, маңгаенда язулары — барысы бергә бер дигән. Абый белән пардан киенеп тә куйдык. Мин — тәүфыйклы песи, караватка менеп утырдым, шулай куштылар. Бүгеннән моряк буласым килә башлады. Караватыбыз да нәкъ көймә инде менә. “Тү-тү!”— дип ул тавыш бирде, “тая-точ... тач-точ!” дип, көпчәкләре-ишкәкләре хәрәкәткә килделәр, руле — кулымда. Һәм мин йөзеп тә киттем. — Тү-тү! Кемнәр анда суда йөзә? Юл бирегез! Абзагыз килә! Абыйның имән бармагы авызында, ничек йөзеп китүемне һәм килүемне карап яр буенда шаккатып карап басып тора. Әллә аның да утырып барасы бар инде? Кычкырып җибәрәм: — Шфортларны бәйләргә! Басманы төшерергә! Абыйга — кызык, эчен тотып көлә. Әмма минем вакыт юк, “пош-ш-ш” иттереп казаннардан парын чыгарам, ишкәк-тәгәрмәчләрне “шыгыр-р-р” иттереп туктатам. — Тагын җыештырылган урын-җирне изеп бетергән!— дип, олы апам аркама учы белән китереп чәпәргә килә башлый, качарга җай эзләп, караватның башына тотынам да идәнгә төшеп шылам һәм, эләккәләгәнче, ишек алдына чыгып сызам. Ә анда — тәрәзәләр, мунчада да, келәт-мастерскойда да, веранда да — буеннан-буена, барысы миңа йөзләрен ялтыратып, көзге кебек яктыртып карап торалар. Эһ, киемнәрем чиб-бәр! Нәкъ үлчәп теккәннәр! Кесәмә кипкән көнбагыш та тутырсам, әткәйдән бәйрәм шатлыгына көмеш “бер рубля” акча алсам, ул вакытта сабан туена элдертсәм дә була. Мин анда, белеп торыгыз, йөгереп узышта катнашып, бүләккә кулъяулык алачакмын, бау белән тартышта да җиңеп чыгып — теш порошогы тутырылган түгәрәк савыт, чүлмәк ватканга бер сабынны тоттырырлар, һичшиксез! Менә көрәш белән капчык сугышына эләгеп булырмы? Аларда югары очныкылар баш тота, безнең малайларны якын да китермиләр! Әткәй биргән “бер рубля” көмеш акчага кибетче ападан бер шешә “Лимонад”, балык консервасы, бер “пачка” печәнкә алачакмын. Нәкъ илле алты тиен миңа ул “сдача” бирәчәк. Аның биш тиенен үги әбиемә хәер итәчәкмен, калган илле тиенен, кулъяулыгыма төреп, кесәмә салам, бер тиенен, тауның иң биек ноктасына менеп: — Әфсен-төфсен, көннәр матур килсен! Җәйләр рәхәт үтсен!— дип төкеренеп, күккә чөячәкмен. Ул, күздән югалып, Койма Шайхазый дигән караңгы чоңгылга шап итеп барып төшәчәк. Белеп торам, минем ише җыен ыбыр-чыбыр исәбендә йөргән чебеш малайлар шушылай эшлиләр. Ә теге Койма Шайхазый дигәннәре борынгы бер әүлия, имеш. “Койма” дигәннәренең читән-киртә ишегә катнашы юк, диләр. Ул сүз мулла-ишан дигән кебегрәк атама икән. Шайхазый дигәнен инде ачык аңлыйм, ул “шәех абзый” дигәнне белдерә! Тел җитмәгәннән генә Шайхазый әйтелә! Шушы әүлия бабай, борынгы заманнарда, Ибраһим пәйгамбәребездән килгән изге йола, аны ташлау яки уздырмый калдыру гөнаһ белән тиң диярәк нәсыйхәтләр әйтеп, илдә беренчеләрдән булыр, сабан туе уздыра башлаган. Ул вакытта безнең авыл халкы болгарлар икән дә, сабан туен да “сабыян туе”, ягъни “бала-чагалар бәйрәме” дигән атама рәвешендә йөрткәннәр. Әмма гасырлар узып, авыл халкыбыз болгардан нугайга, нугайдан татарга җиңел генә әверелеп киткән кебек, “сабыян туе” дигәннәре дә сабан туе яки сабантуй рәвешен алган. Бу хакта җитмеш тапкыр ишеткәнем бар исә дә, җитмеш беренчесен үзем сөйләргә булдым. Мөгаен да моңа җай табылыр, Әмерекәнме, башкасымы очрап куяр. Җәяү бара-бара, телне такылдаттырып алырмын. Юл да кыскарыр әле, җитмәсә. Әйтәләр бит, юлны сүз кыскарта дип! Ә менә теге Койма Шайхазыйның чоңгылы тирән. Аның бер очы зират тавына барып менә. Анда болгар әүлияләре күмелгән сырт бар. Икенче ягында — Әби тавы, анда озын, биек кылганнар үсә, аларның ак чәчләрен җил тарый. Ә бу ягында Сабантуй тавы. Апаларымның көзге алдында чәч тарау һәм толымнарына бантик куеп мәш килүләрен исәптә тотып өйгә кердем. Әһә, көнбагышны кыздырып, тәмләндереп суытырга яулык белән бөркәп куйганнар! Бүлеп бирүләрен көтсәң — калдырмаслар да әле! Кесәләрем шыплап тутырылды. Коелмасалар ни була? Идәнгә чәчелеп, мине харап иттеләр. Апалар дау куптардылар: — Бөтен көнбагышны чәчеп бетердең инде! Безгә дә калдырмыйча! Тагын чыгып шылырга туры килде. Ә абый ул арада әткәйне каршы алган, “бер рубля” көмеш акча эләктереп, капкадан чыгып да йөгерде. — Ә миңа? Көмеш бер сумлык акчаны, кулъяулыгыма төреп, түш кесәмә шудырдым. Урамда абыйның эзләре дә суынырга өлгергән иде. Сабантуй тавыннан дәртле җырлаулар, гармун тавышлары ишетелә. Чуп-чуар халык төркемнәре куера, ишәя бара. Мин дә шунда йөгердем. Тыкрыктан борылуга, югары очның ач тәре күсәк малайлары юлыма аркылы төштеләр: — Быел сабантуйга түләп керешле!— диделәр.— Акчаң кая? — Әткәйдә!— дидем.— Минем өчен ул бирә! Әмма ышанмыйлар гына бит. Ну әткәй аларның колакларын борыр иде инде! Абыйны эләктерә алмый калганнар инде болар! — Бусы нәрсә?— диде, ач тәре күсәкләрнең атаманы аталган Күсе. Чын исеме Кәүсәр бугай! Бабалары мулла булгач, гел кызлар исеме кушкан да кушкан инде оныкларына. Берсенә — Гүзәл, монысына — Кәүсәр, тегесе — Назамы, Назмы шунда? — Бумы? Бу — кулъяулык! Аңа борынымны сөрттем инде мин! Сүзләрем ярады. Кулъяулыгым түш кесәмдә калды. Күсе аны кузгатырга җирәнде. Көмеш берлек кулъяулыгым эчендә яшеренеп калды. — Көнбагыш белән түлә, Сагыз Борын!— диде бу, шунда ук “Моряк” язулы фуражкамны күтәреп, анда акча-мазар яшерелгәнме-юкмы икәнне карап өлгереп, башыма кире чәпеп. — Бик бирәм!— дидем мин, авызымны ерып.— Тәмле булсын өчен махсус сыер бәвеле белән юып кыздырдык! Ашап кара! Югары оч Күсе командасы бу сүзләремнән дә аптырашта калдылар, аннары берсе укшыгандай итте, икенчесе төкеренде, өченчесе хәтта какырынды да әле. Аларга карап атаманнары Күсе үзе дә карар чыгарды: — Ашамыйм! Кирәкми! Бирмә!— диде. Әмма мин кесәмнән уч тутырып көнбагыш чыгарган, аңа таба сузарга өлгергән идем инде. Ул, йөзен җыерып, читкә таба каерылды. Җирәнә, имеш. Учымны, көнбагышлы килеш, үземә таба этәрде. Аның бу юлы да ялганыма ышануы бик сәер иде, бәлки бәйрәм тантанасыннан күңеле йомшарган чак булгандыр, мине түләүсез-нисез генә уздырып җибәрделәр. Бераз китеп, артыма борылып карагач, барысы да аңлашылды: Сабантуй тавына илтүче тыкрык башына күршеләрем Әмирҗан белән Расих яшьтинең килгәннәре күренде. Күсе командасы аларның юлына аркылы килеп басты. Минем инде кирәгем юк иде. Сабан туена китеп бардым.
III Быел Койма Шайхазый чоңгылына юкка яңгыр сорап бер тиенлегемне очырдым. Инде ничә көн күкнең төбе тишелгәнгә. Өйдән чыккан юк, яңгыр койганын тәрәзә төбендә карап утырам. Килә дә ява, килә дә ява. Яз көннәрендә түбә кыегыннан очлаеп төшкән сөңге бозлардан тамчылаган кояшлы тамчылар кебек дәртле дә түгелләр әле, ичмаса! Абый, эре чебеннәр тотып, кыл чыбыктан ясап, аларга арбалар җигә. “На бахбай!”— дип, шуларны тәрәзә тупсасы буйлап йөгертә. Кызык булсын өчен миңа да ата чебенгә ак җеп тагып бирде. “Ура” кычкырып, аның артыннан йөгереп йөри башлагач, мендәрләр һәм урын-җирләрне идәнгә тәгәрәтеп бетердем. Сизенмичәрәк калынган. Апалар кайтып керделәр дә, үземне, чебенем белән бергә әлбәттә, урамга “очырып” чыгардылар. Котым качты. Лапасның печәнлегенә качып, күпме сеңеп утырып була? Тәмам йөрәксез калдырганнар! Бервакыт ишетәм: урам яктан чыр-чу килгән тавыш килә. Әһә, Әмирҗан белән Расих дусларым инде бу! Ничек котым кире кайтканлыгын да хәтерләмим, җәһәт кенә, олы бер тизлек белән капка төбенә чыгып бастым. Дусларым, ямаулы чалбар балакларын сызганып куйганнар да, ялан аяктан ерганаклар, гөрләвекләр буйлап, сулар чәчрәтә-чәчрәтә йөгерешеп уйныйлар. Яуган яңгырдан калган күлдәвекләр инде болар! Малайлардан калышып буламы соң? Яннарына йөгереп барып, мин дә ботинкам белән шапылдатып гөрләвек суына китереп бастым. Мең тамчылар Салават күперләре булып сибелде. Дусларым куаныч белән чәрелдәп җибәрделәр һәм җавапка, миннән дә хәтәррәк тибенеп, су чәчрәттеләр. Өс-башларны чумдырып, рәхәтләнеп коендык. Китте ярышу, китте ярышу... Су тулырга өлгергән ботинкаларымны салып ташладым. Кояш та тәмам эсселектә кыздырып, һава да тәмам бөркүләнеп, күкнең икенче яртысында куерган кара-күгелҗем болытлардан сибәләп яңгыр явып, тәмам әллә нинди тамашалы матурлыклар-могҗизалар пәйда иттеләр. Салават күпере нәкъ безнең су буена диярлек бер башын төшерде. Бу гаҗәеп хәлгә хәйран иттек. Мондый сурәтне күргәнебез дә, ишеткәнебез дә юк иде. — Әйдә өстенә менәбез! — Әйдә менәбез!— дип, Салават күперенең монда гына, якында гына булган очына таба йөгердек. Инде генә барып җитәбез кебек иде. Әмма соңга калынды. Салават күперенең безгә якын очы урынын күчәргә өлгерде. Шулай да барыбер якында гына кебек. Тулып аккан инешнең теге як ярында гына! Суны бата-чума ерып чыгып, инде моратыбызга ирешер кебек идек, Салават күпере тауга күчәргә өлгерде. Егыла, түнә, тәмам балчыкка буялып бетеп, аның артыннан йөгердек. Бу юлы ул басу өстенә күчкән иде. Вак яңгыр сибәләп ява, эссе кояш кыздыра, ә без, чыр-чу килеп, Салават күпере артыннан басуга таба йөгерәбез. Анда үсә торган, әлегә баш кына җибәрергә өлгергән бодай үсентеләре арасында лачма су. Аңа да карамыйбыз, такмак әйтәбез, үртибез, үртәләбез: — Салават күпере — Рабигасы бөкре! Салават күпере — Рабигасы бөкре! Безнең авылның югары очының башында тимерче Салават абый яши, аның хатыны Рабига апа бар. Ул чыннан да бөкре. Басу ягында олы тимерчелек. Шаулашып аның яныннан узып барганыбызда Салават абый безне күреп калды. Әмма нигәдер үртәлмәде. Хәер, ул арада Салават күпере дә әллә кайларга, еракка-еракка китте. Безгә кире кайтасы бар иде. Ә юлыбыз тимерче алачыгы яныннан уза. Инде Салават абыйдан куркып торабыз. “Син бар алдан... Син бар да, мин бар!” — дип төртешкәләп тә алабыз. Әмма батырчылык итәр кеше табылмый. Салават абый сагалап торадыр сыман. Аңа эләксәк, колакларыбызны борачак, телләребезне сандалына салып чүкеп куячак! Апамнар шулай итә ул, диләр. Телемне чүкетергә бик тә хыялланалар. Менә, Салават абый эләктерсә, теләкләре чынга аша инде. Нигә дип теге такмак-такмазаны әйттем икән? Иң күбе мин кычкырганмындыр әле! Безнең ул йөрүләребез көн озынга сузылган ахрысы. Кояш үзенең тау артындагы бишегенә якыная бара икән инде. Көн дә суынарак төште. Дәртләребез дә сүрелгән иде. Хәзер өйләребезгә мыштым гына кайтып җитү хыялына кердек. Салават абыйның алачыгында тимер чүкегәне тавышы аякларыбызны җанландырды. Сак атлагач, җайлы-җайсыз борын төртеп торган сирәк ташларга да бәреләсең икән аны. Мин дә ничә тапкыр аяк табаннарымны авырттырдым. Аксый-туксый, ботинкаларымны табып алып, кулларыма тоткан хәлемдә кайтып кергәнемдә өйдәгеләр аһ иттеләр. Өстемне чишендереп, олы ләгәнгә бастырып, җылы-кайнарча су белән юындырдылар, оялтып бетерделәр. Аннары, гөбердәп торган чәй китереп, караватка җылы юрган эченә төреп утырттылар, ачулануларыннан да туктамадылар. Ә мин оятымнан суган суы сыктым. Моңа кадәр күрми генә йөргәнмен, әнә ничек тәрәзәләребезнең йөзләре каралган, чытык. Авыр карашларын бишесе бердәм күзләремә төбәгәннәр. Җитмәсә мыскыллыйлардыр сыман. Ярый әле апамнар аларның ак, чигешле пәрдәләрен корып куйдылар. Тәрәзәләребезнең усал карашларын шулай миннән капладылар. Бераздан күңелемә тынычлык иңде. Күктә ай калыкканмы, белмәссең, әмма тәрәзәләребезнең ничек балкып торуларын утны сүндерүгә үк тоеп алдым. Йоклап та киткәнмен. Ә иртән безнең өй тәрәзәләре тагын да балкыбрак, кояш нурларын күзләремдә чагылдырып уяттылар. Алар елмая иделәр, и минем туган йортымның, бәхет нигеземнең көләч тәрәзәләре! Шушылар алар балачак тәрәзәләрем, шушылар. Февраль, 2008.
УЛ МИНЕМ АПАМ ШУЛ Хикәя
Ул көнне авылыбыз клубында концерт булырга тиеш иде. Әллә елы шундый килгән, әллә үзем әлегә буйга кечкенәме — төгәл генә әйтеп булмый, анысы да, монысы да дөрестер — өй кыегына менеп җитә язган кар өеменнән чанада шуып ята идем, төркем-төркем ашыккан халыкка игътибар иттем. Алар ак карларны ерып юл салып барган трактор артыннан калышмый диярлек атлыйлар. Клуб безнең очта. Зур итеп агачтан салынган. Аның өч миче бар. Ягып җылытып кына торалар. Бүген анда концерт буласын үз апамнардан ишетеп белә идем инде. Абый әллә кайчан шул клуб дигәннәренә элдертте. Беләм мин аны, абыйны, сәхнә янына ук барып, идәнгә җәелеп утыра ул үзе кебекләр янына. Әллә мин дә шунда китим микән? Усал малайлар колагымнан тартып, башымнан “кәҗә мае чыгарып” аптыратачаклар инде анысы. Беренче тапкыр гына түгел. Әллә йөрмимме? Рәхәтләнеп, тау ясап шуам бит әле! Тагын бер мәртәбә кыек башыннан ук диярлек чанада выжлатып урам ягына, юлга кадәр очып төштем. Ә халык агыла да агыла. Карны шыгыр-шыгыр китереп баралар. Һәммәсе матурдан киенгәннәр. Безнекеләр дә киттеләрме икән? Күренмәделәр дә... Ишеккә килсәм, эт башы кадәрле ялганчы йозагыбыз эленеп тора. Бикле имеш. Аһ син аларны! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|