Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 16 страница




Ә Нә­фи­сә­нең чи­бәр­ле­ге чын­лык­та ка­ләм язып, тел сөй­ләп бе­те­рә тор­ган гы­на тү­гел иде!

 

II

Сту­дент­лар то­ра­гын­да җан­ла­ну бер­мә-бер ге­нә тү­гел, дис­тә­ләп арт­ты. Яңа уку се­мест­ры, чи­рат­та­гы яр­ты­ел­лык уку көн­нә­ре баш­ла­нып ки­тү­нең тәү­ге бе­рен­че ат­на­сы иде. За­чет-им­ти­хан сес­си­я­се арт­та кал­ды, ки­лә­се­нә шак­тый ерак. Һәр­хәл­дә яшь­ләр­нең рә­хәт бәй­рәм көн­нә­ре. Хә­веф­сез ва­кыт­ла­ры. Кич­ке дис­ко­те­ка­лар­да рә­хәт­лә­нә сту­дент­лар. Әти-әни­дән кү­тә­реп-тө­яп алып кил­гән биш­тәр-са­выт­лар ту­лы ри­зык­лар, ке­сә­дә — ак­ча­лар. Са­нап тот­кан­да — яр­ты ел­га җи­тәр­лек югый­сә, ашап кал­ган­да — бер ай­да тө­кә­нә­чәк.

Ә Ри­фат­ның ке­сә­сен­дә ак­ча­ның бе­тә­се юк. Га­зе­та-жур­нал­лар­да, ра­ди­о­лар­да яз­ма­ла­ры һа­ман урын ала то­ра. Го­но­рар тү­ли­ләр. Әй­бәт итеп. Та­лант­лы ке­ше ким-хур яшәр­гә ти­еш тү­гел! Бо­лар яны­на әле кич­ке ка­ра­выл­да то­рып эш­лә­гән ак­ча­сы ку­шы­ла. Ә ме­нә сти­пен­дия ди­гән га­зиз нә­мәр­сә тә­те­мә­де аңар­га. Мө­га­ен укы­ту­чы про­фес­сор һәм до­цент­ла­ры аның те­о­ре­тик бе­лем дә­рә­җә­сен яра­тып, бә­я­ләп бе­тер­мә­гән­нәр­дер? Бул­га­лый тор­ган хәл. Хә­ер, аның мон­дый мөш­кел­лек­лә­рен хәт­та ту­ган­на­ры, ата-ана­ла­ры да бел­ми. Яши Ри­фат рә­хәт­лә­неп, ке­сә­дә ак­ча ка­бар­тып, кү­ңел­дә кә­еф би­е­теп.

Ә ме­нә Нә­фи­сә чын­нан да чи­бәр кыз икән. Үзе­нең сү­зе дә, те­ле дә, хол­кы да йом­шак. Кү­ре­неп то­ра! Әгәр дә юл­ла­рын­да Хә­ми­дә оч­раш­тыр­га­ла­ма­са, ма­тур гы­на шу­лай йө­ри то­рыр иде­ләр.

— Рә­хәт­лән­де­рә­сең­ме?

И юнь­сез Хә­ми­дә! Ниш­ләп әле син Ри­фат­ны ке­ше ал­ла­рын­да шу­лай мыс­кыл итә­сең?

— Рә­хәт­лә­нә­без!

Ри­фат­ның те­ле дә сүз­ләр­не та­бып кы­на то­ра бит! Эһ Хә­ми­дә, Хә­ми­дә! Әгәр дә үзең гау­га чы­гар­ма­саң, Ри­фат си­нең ул Мө­хәм­мәт Гә­рәй бе­лән чу­а­лу­ың­ны, исе дә кит­ми­чә, ке­ше авыз­ла­рын­нан ишет­кән чак­ла­рын­да да ко­лак ар­тын­нан гы­на уз­ды­рып җи­бә­рә­чәк иде. Язу­чы бу­лам ди­гәч тә, Язу­чы­лар Бер­ле­ге­нең Ида­рә әгъ­за­сы дип ин­де, шул туй­мас җан­ның ко­лы, “тә­ти ко­шы” сый­фа­ты­на ке­рер­гә ри­за­сың­мы? Өч ха­тын алыш­тыр­ган коз­гын бит ин­де ул! Си­ңа нин­ди вәгъ­дә­ләр бир­де? Ос­та ке­ше ку­лын тый­ма­я­чак, аны­сы, аң­ла­шы­ла: үз ди­гә­не­нә ире­шә­чәк!

Зәң­гәр күз­ле, асыл бөр­кет бо­рын­лы, киң маң­гай­лы, са­быр сүз­ле һәм го­му­мән дә ба­ры тик ки­тап­лар­да­гы­ча шәп егет­ләр­дән са­нал­ган Ри­фат яра­та иде Хә­ми­дә­не. Хәт­та ки мө­га­ен, әле хә­зер дә үлеп ки­теп яра­та­дыр?

Юк-юк, оны­тыл­сын! Бет­кән ди кыз­лар та­тар ка­ла­сы Ка­зан­да! Һәм­мә­се асыл сө­як, чи­бәр зат. Ме­нә, на­сый­бы бул­гач, юлы­на Нә­фи­сә­не чы­гар­ды бит. Бү­ре ач йө­ри ди­ме­ни, бул­ма­ган­ны!

Ә Ри­фат Нә­фи­сә­не ул көн­не үк ту­лай то­рак­та­гы бүл­мә­се­нең ише­ге тө­бе­нә ка­дәр оза­тып куй­ды. Әм­ма ко­чак­ла­ма­ды-үп­мә­де. Нә­фи­сә би­шен­че кат­та гы­на, ип­тәш кыз­ла­ры бе­лән яши икән. Ри­фат­ка да ерак йө­ри­се тү­гел. Элек өчен­че кат­ка төш­сә, хә­зер би­шен­че­гә ге­нә кү­тә­ре­лә­се икән. Ул егет­ләр яши тор­ган “б­лок”­ның дүр­тен­че ка­тын­да гы­на бит.

Нә­фи­сә аны чәй­гә ча­кыр­ды. Бер сә­гать­тән, ди­де. Эһ шул бер сә­гать ва­кыт­ны, каз бул­са, му­е­нын­нан гы­на бо­рып таш­лар идең, үт­ми ап­ты­ра­ту­ын әйт әле. Се­кунд­лап кы­на йө­ри бит!

Юк, Ри­фат бер ти­ен­лек ти­шек ак­ча тү­гел, чәй­гә со­ңа­рып кер­де. Мо­ны чи­бәр Нә­фи­сә ярат­ма­ды:

— Сез кай­да йө­ре­де­гез ин­де?— дип, та­вы­шын рә­хәт­ле тиб­рә­теп ке­нә, егет­кә ка­нә­гать­сез­ле­ген бел­дер­де.— Чә­е­без су­ы­нып бе­тә, сез­не кө­тә-кө­тә!

Ри­фат­ны кыз­лар­ның үз­лә­ре­нә бо­лай ук тиз ябыш­ты­рып куй­ган­на­ры юк иде әле­гә.

— Га­фу, га­фу!.. Мең га­фу!— ди­гән бул­ды егет, шун­да ук: “О­ны­тып җи­бәр­гән­мен!”— дип тә өс­тә­мәк­че иде, те­лен кы­сып кал­ды. Бу сүз­лә­рен дор­фа бу­ла­рак ка­бул итү­лә­ре бар. Әл­лә ша­яр­ту­ла­рын аң­лар­лар, әл­лә юк?

Бүл­мә­дәш кыз­ла­ры­ның исем­нә­ре Гөл­фия, Ил­сөя һәм Ка­ми­лә икән. Кай­сы ка­ра, кай­сы са­ры, кай­сы бөд­рә, ди­гән­дәй, бо­лар­ның бер­сен дә икен­че­се­нә оша­тып бу­тап бул­мый. Ә ме­нә Нә­фи­сә, аһ Нә­фи­сә, ара­да та­вис ко­шы ке­бек иң чи­бә­ре икән! Бу яшел ма­мык күл­мә­ген әй­тер идең ин­де, тә­не­нә шун­дый итеп үл­чәп тек­кән­нәр, һәр сы­зык­ла­ры ае­рым-ае­рым да, бер­гә-бер­гә дә әл­лә нин­ди хис­ләр­не куз­га­та­лар. Ә ул ка­ра то­лым чәч­ләр­не, сы­зы­лып кит­кән каш­лар­ны, озын кер­фек­ләр­не әйт­кән дә юк ин­де. Му­ен, ияк, ирен­нәр ул Хә­ми­дә дә бар, аны­сы. Ә чи­бәр­лек мәсь­ә­лә­сен­дә?.. Че­те­рек­ле­рәк! Ягъ­ни дә мә­сә­лән, шул дан­лык­лы язу­чы Мө­хәм­мәт Гә­рәй­нең кап­ка­чы­на тач ки­лер­лек чи­ләк ин­де! Ни­гә аның бе­лән Ри­фат­ның кү­ңе­ле бу­тал­ган бул­ган?

Әйе, адәм­дә кү­ңел кү­зе күр­гән­дә — маң­гай кү­зе бо­так ти­ше­ге хә­лен­дә ге­нә ка­ла шул! Әл­лә баш­ка­ча­рак­мы? Кү­ңел кү­зе күр­мә­сә, маң­гай кү­зе — бо­так ти­ше­ге! Юк, бо­лай дө­рес бу­ла ал­мый. Кү­ңел кү­зе күр­мә­сә, маң­гай кү­зе дә су­кы­рая, ягъ­ни бо­так ти­ше­ге­нә әве­ре­лә. Ә Ри­фат Хә­ми­дә­не кү­ңе­ле бе­лән ярат­ты, маң­гай күз­лә­ре бе­лән тү­гел. Ме­нә Нә­фи­сә­не — баш­ка­ча, маң­гай күз­лә­ре аңа ка­рап туй­мый­лар!

Ри­фат, бар акы­лын ба­шы­на туп­лап, бө­тен бел­гән әдәп той­гы­сын мәй­дан­га чы­гар­ды. Иң ал­дан — ар­тык сүз сөй­лә­мә­де, кү­ңел тө­бен кай­на­тып утыр­ган тел чиш­мә­се­нә юл бир­мә­де. Ан­на­ры, ты­ры­ша тор­гач, кыз­лар­га әр­сез күз­ләр бе­лән ка­ра­ма­ды. Те­лә­гә­нен­чә ба­рып чык­ты: ита­гать һәм әдәп ия­се егет сый­фа­ты­на ке­реп та­ныл­ды.

— Сез хәр­би хез­мәт­тә бул­ган­мы?— ди­де бөд­рә чәч Ил­сөя.

— Бул­ган,— ди­де тел ка­за­нын су­ык то­тар­га ты­ры­шу­чы Ри­фат, егет­ләр­чә ба­шын-му­е­нын төз тот­кан хәл­дә тәм­ле чәй су­ы­рып.

— Кы­зык, без­гә бик кы­зык!— ди­де са­ры са­лам чәч Ка­ми­лә, фев­раль баш­ла­ну­га ук сип­кел бак­ча­сы­на тө­рен­гән йө­зе­нә кы­зыл­лык чы­га­рып.— Сөй­лә­гез әле, кай­да хез­мәт ит­те­гез?

— Гер­ма­ни­я­дә!— ди­де егет, шун­да үзе­нең хәр­би хез­мәт­тә чак­та “Та­тарс­тан яшь­лә­ре” га­зе­та­сы­на тук­тау­сыз җи­бә­реп һәм бас­тыр­га­лап тор­ган сол­дат хез­мә­те ту­рын­да­гы ярым ро­ман­тик мә­ка­лә­лә­рен исе­нә тө­ше­реп һәм: “Сез алар­ны укы­ма­ган ин­де”,— дип уй­лап, йө­зе­нә сал­кын­лык чы­га­рыр­га өл­ге­реп.

— Те­ге Ри­фат Бик­та­шев сез­ме­ни ин­де ул?— ди­де си­рәк чәч, ба­ка күз Гөл­фия, ник әйт­тем, ял­гыш­кан бул­сам ди­гән­дәй авы­зын учы бе­лән кап­лап. Аның кыз­лар­га хас мон­дый та­би­гый хә­рә­кәт­лә­ре Ри­фат­ны да оял­тыр­га җи­тә кал­ды­лар. Әм­ма егет җа­вап би­рер­гә өл­гер­мә­де, са­лам чәч Ка­ми­лә:

— Мин сез­нең ул мә­ка­лә­лә­ре­гез­не яра­тып укый идем,— дип сөй­ләп алып та кит­те.— Ән­кәй тың­лар­га яра­та иде, мин укы­ган­да. Ул ар­ми­я­дән хат­лар ал­ган. Шу­лар­ны ис­кә тө­ше­рә­ләр ди тор­ган иде. Чор­ма­да ул га­зе­та­лар әле дә сак­ла­на без­нең! Үзе­гез­дә бар­мы?

— Бар,— ди­де Ри­фат, бо­лай оял­га­ны бул­ма­ган­дай әдәп той­гы­сы ять­мә­лә­рен­дә мак­тан­чык сүз кү­гәр­чен­нә­рен га­зап­лап.— “Дем­бильс­кий аль­бом”­га ябыш­ты­рыл­ган һәм­мә уни­ке­се дә!

— Абау, уни­ке үк иде­ләр­ме­ни?

Гөл­фи­я­нең авыз-бо­рын да ир­кен­нәр­дән икән, Ри­фат аның су­рә­те­нә мө­киб­бән ки­тә ал­ма­ды. Ил­сө­я­се дә, Ка­ми­лә­се дә бо­лай ярый­сы икән­нәр, ми­шәр­чә­ләп әйт­меш­ли — “ни­ча­ва­лар”, әм­ма да Нә­фи­сә­гә җит­ми­ләр шул. Аны го­мер буе яра­тыр­га бу­ла. Тик ме­нә Хә­ми­дә ге­нә...

Ә Хә­ми­дә, чы­гым­чы сы­ер сы­ман, аның кү­ңел бо­лы­ны­на ки­лә дә ке­рә, ки­лә дә ке­рә, юнь­сез! Нә­фи­сә­нең су­рә­тен­нән оял­сын иде бе­раз. Әнә аның ка­ра то­лым чәч­лә­ре кы­зыл бант бе­лән ни­чек би­ле­нә­чә үреп тө­ше­рел­гән­нәр, озын ка­ра кер­фек­лә­ре ни рә­веш­ле сих­ри тиб­рә­неп ку­я­лар, кай­нар кы­зыл кү­мәч ирен­нә­ре бә­хет вәгъ­дә итә­ләр!

— Ул “Дем­бильс­кий аль­бом”­ны бер кү­рер­без әле, шәт?

Бу Ил­сө­я­нең сүз­лә­ре иде. Үзен то­ты­шы, ба­сым­лы сөй­лә­ше аның бүл­мә­дә ху­җа икән­ле­ген дәгъ­ва­ла­ды­лар. Баш­ка кыз­лар­га ия­реп Нә­фи­сә дә:

— Әйе!— ди­де.

Чәй­нең ба­шын­нан ахы­ры­на­ча уты­рыш­та бу аның бе­рен­че сү­зе бул­ды. Әл­лә ни күп сөй­лә­шен­мә­сә дә, ин­де дүрт сә­гать бер­гә бул­ган­нар, төн­ге уни­ке­не ту­тыр­ган­нар. Ин­де ашъя­у­лык җый­на­лыр­га, са­выт-са­ба юы­лыр­га ти­еш иде.

— Бү­ген­ге де­жур­лы­гын Нә­фи­сә бе­тер­сен!— ди­де Ил­сөя, әме­рен җит­ке­реп.— Ри­фат әфән­де дә “бу­лы­ша­мыз” дип то­ра, шу­лай бит!

— Бу­ла ул!

Егет си­ке­реп тә тор­ды, та­бак-са­выт өе­мен кух­ня ба­шы­на ил­тер­гә дә то­тын­ды. Аның ар­тын­нан Нә­фи­сә ияр­де. Ку­лы­на кү­бек­ле губ­ка тот­кан икән, ул кы­зыл буяу бе­лән ях­шыр­тыл­ган тыр­нак­лы бар­мак­ла­рын су­га чум­ды­рыр­га мәҗ­бүр бул­ды. Егет бе­лән кыз тиз­дән ике­се ге­нә кал­ды­лар. Кух­ня ягы­на чы­гып-ке­реп йө­рү­че­ләр бет­те. Ри­фат­ның кул­ла­ры су­да ба­лык ке­бек уй­на­ды һәм, Нә­фи­сә­не­кен кы­сып, таш­тай ка­ты­ла­нып кал­ды­лар. Ин­де йө­рәк­лә­ре бер­дәй ти­бә баш­ла­ды. Ни­чек ирен­гә-ирен бе­рен­че үбе­шү­лә­рен си­зен­ми­чә дә кал­ды­лар ди­яр­лек.

 

III

Нә­фи­сә­нең Ри­фат­ка ка­ра­та бул­ган мә­хәб­бә­те шу­лай яра­лып, көн­нән-көн­гә зу­рая гы­на бар­ды. Фев­раль узып, март­ка да ке­рер­ләр ке­бек. “Со­вет Ар­ми­я­се кө­не”­нә Ри­фат үзе­нең “Дем­бильс­кий аль­бом­”ын кү­тә­реп кил­де, Нә­фи­сә аны тәм­ле ри­зык­лы өс­тәл һәм бү­ләк­кә дип са­тып алын­ган му­ен галс­ту­гы бе­лән кар­шы ал­ды. Ар­ты­гы ки­рәк тә тү­гел иде.

— Мин дә мун­чак­лы бул­дым!— дип ша­ярт­ты Ри­фат, Нә­фи­сә­нең кү­ңе­лен күп­тән яу­ла­вы­на иша­рә итәр­гә те­ләп.

Сүз­лә­ре кыз­га да оша­ды­лар.

— Бу си­ңа иле­без­гә ту­гы­ры хез­мә­тең өчен бү­ләк итеп би­ре­лә! — ди­де Нә­фи­сә. Әм­ма аның әйт­кә­нен­нән: “Си­не үзем­не­ке итәр­гә те­лә­вем бил­ге­се!”— ди­яр­гә исә­бен­дә ба­ры да аң­ла­шы­лып то­ра иде.

Ри­фат му­е­ны­на галс­тук та­гып йө­рү­не ме­щан­лык­ка са­ный иде. Шу­лай да, дә­рә­җә ия­се ке­ше­ләр­чә, ак яка­га галс­тук элү­не үр­нәк итәр­гә исә­бен­дә юк тү­гел. Им­ти­хан­нар­га ул шу­лай йөр­ми­ме? Бу бит әле җит­ди­лек бил­ге­се дә!

Алар кич буе бүл­мә­лә­ре бе­лән аның аль­бо­мын ак­тар­ды­лар. Ан­да ни­ләр ге­нә юк иде: су­рәт­ләр бе­лән бер­гә кул­дан тө­ше­рел­гән рә­сем­нәр дә, ка­нат­лы сүз­ләр дә, тәб­рик­ләр дә... Ә иң мө­һи­ме — мә­ка­лә­лә­ре. Бо­лар һәм­мә­се дикъ­кать бе­лән ка­рал­ды­лар, укыл­ды­лар, сөй­лә­нел­де­ләр. Кыз­лар­га мон­дый аль­бом­нар­ны күр­гә­ләр­гә ту­ры кил­гән, әм­ма Ри­фат­ны­кы һәм­мә­ләр­не­кен­нән дә ях­шы­ра­гы икән. Бу хак­та кат-кат ишет­кәч, егет­нең кү­ңе­ле­нә ка­нат­лар үс­те. Ул үзен олуг бер ге­не­рал итеп той­ма­са да, ике ел­лык сол­дат хез­мә­те­нең буш­ка үт­мә­гән­ле­ген ме­нә шу­шы кич­тә икен­че тап­кыр аң­ла­ды. Бе­рен­че­се — уни­вер­си­тет­ка кер­гә­нен­дә, жур­на­лис­ти­ка бу­ен­ча кон­курс­та бул­ган иде. Аны укыр­га бер­сүз­сез алыр­га уй­ла­ды­лар бит. Ә мон­дый бә­хет кем­гә тә­те­гән әле? Тик ме­нә уку гы­на аңа җи­ңел­дән би­рел­ми. Хә­ер, Нә­фи­сә дә “от­лич­ни­ца” тү­гел икән. Фи­ло­лог, укы­ту­чы бу­ла­сы. Бу як­тан да ул Ри­фат­ның кү­ңе­ле­нә хуш ки­леп то­ра. Ире жур­на­лист бу­лып эш­ләп, ко­ман­ди­ров­ка­лар­дан кай­тып кер­мә­я­чәк, кө­не-тө­не яза­чак, уй­ла­на­чак, ә ха­ты­ны ба­ла­ла­рын ка­рар­га да, мәк­тәп­тә укы­тыр­га да өл­ге­рә­чәк. Дөнья исәп­сез-хи­сап­сыз гы­на оеш­ма­ган һәм бар­ма­ган. Мо­ны Ри­фат та ях­шы бе­лә, Нә­фи­сә дә тө­ше­нә тор­ган­дыр, шәт. Ан­на­ры, жур­на­лист эше мәр­тә­бә­ле­рәк тә, җәм­гы­ять­тә әһә­ми­ят­ле­рәк тә урын­да бит әле ул. Ир ке­ше­нең шун­дый про­фес­сия вә­ки­ле бу­луы шарт. Бу як­тан Ри­фат әл­бәт­тә өс­тен.

Егет ин­де бо­лар ха­кын­да уй­лан­ган иде. Ярый әле Хә­ми­дә­не таш­лар­га өл­гер­гән — шу­шы­ның өчен сө­е­неп йөр­де. Ул да жур­на­лис­ти­ка бу­ен­ча укый бит. Ха­тын-кыз эше­ме ин­де, ди­яр­сең. Икең дә ко­ман­ди­ров­ка юл­ла­рын тап­тый баш­ла­саң, га­и­лә, йорт кем­гә ка­ла­чак? Дөнь­яң тар­ка­ла­чак­мы?

Ри­фат ин­де ир ке­ше бу­ла бар­ган­лы­гын тоя баш­ла­ды. Ял­гы­зак баш бу­лу, буй­дак го­мер аны хә­зер ку­ан­дыр­мый иде. Тик ме­нә мең исәп­тән бер­сен уй­лап җит­кер­мә­гән: Нә­фи­сә­гә әле­гә ун­ту­гыз гы­на яшь икән. Икен­че курс­та гы­на укый. Яңа­дан өч ел бу­е­на кө­тәр­гә­ме үзен? Бы­ел Ри­фат үзе би­шен­че­дә үк бит ин­де. Го­мер­лә­рең ни­чек шәп җил­де­рә, ә чит ке­ше­не­ке ашы­га да бел­ми.

Һәр ки­чен ди­яр­лек шу­шы бүл­мә кыз­ла­ры бе­лән бер­гә уз­ды­рыр­га тә­мам кү­не­геп җит­кән Ри­фат бү­ген дә Нә­фи­сә­не га­дәт­лә­рен­чә төн­ге урам­да йө­реп ке­рер­гә ча­кыр­мак­чы иде. Ә кыз­ла­ры һәм­мә­се бер­гә Горь­кий исе­мен­дә­ге ял пар­кы­на бар­мак­чы­лар икән. Ан­да бәй­рәм тан­та­на­сы­ның кич­ке уен­на­ры бу­ла­сы, ди. Һич­шик­сез та­ма­ша кы­лыр­га ки­рәк!

Ри­фат ки­е­нер­гә дип үз бүл­мә­се­нә тө­шеп кит­те. Тиз йөр­де. Әй­лә­неп кил­сә, Нә­фи­сә:

— Ба­шым авыр­тып то­ра, кыз­лар,— дип, бүл­мә­дә ка­ла­ча­гын бел­дер­де.

Егет­нең дә аңар­дан баш­ка бер адым да ат­ла­ма­я­ча­гын әй­теп би­рә­сен көт­те­ме, әл­лә сы­нар­га­мы исә­бе — бо­ла­ры ту­рын­да Ри­фат ба­шы­на да ки­тер­мә­де. Кыз­лар, бер­дәм ша­я­ры­шып-кө­ле­шеп, парк­ка юл ал­ды­лар, Нә­фи­сә исә, еге­те­нең тез­лә­ре­нә ба­шын сал­ган хә­лен­дә, ка­ра­ва­тын­да ятып кал­ды.

Ки­ем бе­лән эс­се иде.

— Сал өс­лә­рең­не,— ди­де кыз, ба­шын кү­тә­реп,— хә­лем бе­раз ях­шыр­ды бу­гай...

— Бәл­ки кыз­лар­ны ку­ып то­тар­быз?— ди­де Ри­фат.— Ки­е­неп ала­сың да!..

— Әгәр дә та­гын ба­шым авыр­тып кит­сә?

Нә­фи­сә һа­ман да ага­рын­ган төс­ле иде.

— Си­нең күп­тән­ме шу­лай?— ди­де егет, бе­раз шик­лә­неп.

— Юк,— ди­де кыз,— бе­рен­че тап­кыр. Мин мо­ның сә­бә­бен кы­зыл шә­раб­тан кү­рәм. Бер дә эчеп ка­ра­га­ным юк иде.

Ри­фат­ның йө­зе­нә чы­гар­га өл­гер­гән ка­ра­лы­гы­ның әсә­ре дә кал­ма­ды, бар­ча шик­лә­ре та­рал­ды­лар да бет­те­ләр. Ул хәт­та бал­кып кит­те:

— Алай гы­на бул­са, үтәр,— ди­де дә, өс­ке ки­е­мен са­лып, ин­де бу юлы күл­мәк­чән, пин­жәк­сез хә­лен­дә кыз яны­на утыр­ды. Аны­сы аңар­га ка­бат ба­шын куй­ды. Ри­фат­ның тез­лә­ре буй­лап бар­ча бу­ын­на­ры­на да ут бу юлы йө­гер­де.

Бе­раз­дан үбе­шеп ал­ды­лар. Хис­лә­рен ал­ма­шу та­гын-та­гын ка­бат­лан­ды. Ин­де үбе­шү­лә­ре­нең ахы­ры кыз­ның тә­мам ди­яр­лек чи­шен­де­ре­лүе бе­лән тә­мам­лан­ды. Әм­ма Нә­фи­сә ай­нып өл­гер­де һәм:

— Ри­фат, җа­ным, ки­рәк­ми!— дип үтен­де.

Кыз­ган егет акыл­сыз тү­гел иде. Өмет­лән­гән ады­мын­нан чи­ген­де. Ярый әле ка­бат ки­е­нер­гә өл­гер­де­ләр, шун­да Гөл­фия, Ил­сөя, Ка­ми­лә һәм алар бе­лән та­гын да бер егет, груп­па­даш­ла­ры Са­мат кай­тып кер­де­ләр.

— Ме­нә, без­нең ау­га бер ки­ек эләк­те әле!— ди­де, ша­яр­ту­ның тә­мен бел­гән са­ры Ка­ми­лә.— Кар бе­лән ба­ты­рып, чум­ды­рып бе­тер­де, чу­кын­чык!

Аның бу сүз­лә­ре: “Чур, Са­мат ми­не­ке!”— дип кыч­кыр­ган ке­бек аң­ла­шыл­ды­лар. Шу­ңа­дыр Ил­сөя ирен­нә­рен тур­сай­тыр­га өл­гер­де:

— Ул бит ми­не дә кар бе­лән ба­тыр­ды!— ди­де ул, үп­кә­лә­вен яшер­ми­чә.

— Мин бе­рен­че әйт­тем!— ди­де Ка­ми­лә, ки­ем­нә­ре­нә ябы­шып кал­ган кар­лар­ны ка­гып тө­ше­реп.

Ә Са­мат­ка, кү­ре­неп то­ра, кыз­лар­ның бу тарт­ка­ла­шу­ла­ры рә­хәт­лек бир­гән иде. Авы­зы ил күр­ке бу­лып ерыл­ган, бү­ре­ге ба­шы­на кы­рын ят­кан, изү­лә­ре ачык, ак күл­мә­ге, зат­лы галс­ту­гы гы­на тү­гел, ки­леш-кил­бә­те дә шәп­ле­ге­нә дә­лил икән­ле­ген ях­шы той­ган бу егет гү­я­ки Ри­фат­ны кыс­рык­лар сы­ман кү­рен­де. Ул шу­лай бу­лып та чык­ты. Са­мат тиз ара­да чәй өс­тә­лен яңар­тыр­га бу­лыш­ты, кү­ңел­ле ва­кый­га­лар сөй­ләп көл­де­рү­дән тук­та­ма­ды. Әм­ма кул­ла­ры әле Ка­ми­лә­нең неч­кә би­ле ягы­на, әле Ил­сө­я­нең ты­гыз тә­не­нә үрел­де. Кү­ңе­ле чу­ар иде би­ча­ра­ның. Әгәр дә, сай­лап алып, кыз­лар­ның бер­се­нә ге­нә күз­лә­рен тө­бә­сә, һич­шик­сез аны бү­ген ул су­ы­рып үбә­чәк югый­сә. Ә бо­лай, ка­ра Ил­сөя бе­лән са­ры Ка­ми­лә­не тә­мам са­таш­ты­рып, хәт­та бер-бер­лә­ре­нә ка­ра­та сак­сыз сүз­ләр ыч­кын­ды­рып ку­ю­ла­ры­на ка­дәр җит­кер­де. Ан­на­ры, чәй өс­тә­ле җы­еш­ты­ры­лыр ва­кыт җит­кәч, бер­ни дә бул­ма­ган­дай хуш­лаш­ты да чы­гып кит­те.

— Юләр дә ин­де бу без­нең Са­мат!— ди­де аның ар­тын­нан ук усал Гөл­фия.— Ме­ди­ци­на инс­ти­ту­тын­да уку­чы мә­хәб­бә­тен оны­та ал­мый. Әле дә шу­лар­ның ту­лай то­ра­гын­нан кай­тып ки­лә иде, кыз­лар! Оч­раш­ма­ган­нар кү­рә­сең. Ярый әле без­нең ша­яр­ту­лар кү­ңе­лен та­ра­тып җи­бәр­де.

Аның бу сүз­лә­рен­нән Ка­ми­лә дә, Ил­сөя дә кы­за­ры­шып куй­ды­лар. Алар­ның элек­тән Са­мат­ны бү­ле­шер­гә те­ләк­лә­рен­дә бар икән­ле­ген Нә­фи­сә дә бе­лә иде­ме — “ә­йе” ди­гән­дәй, Ри­фат­ка ка­рап, баш изәп куй­ды.

Шу­ның бе­лән ки­чә тә­мам­лан­ды. Өс­тәл әзер­лә­неп бе­те­рел­ми­чә кал­ды­рыл­ды. Урын­нар җә­е­лә баш­ла­ды. Үбе­шү-ко­чы­шу­ның ин­де бү­ген­гә җит­кән­ле­ген аң­лат­кан­дай:

— Мин дә йок­лыйм!— ди­гән Нә­фи­сә­не бүл­мә­дәш кыз­ла­ры еге­тен оза­тыр­га ку­ып ук чы­гар­ды­лар.

Ри­фат өс­ке ки­ем­нән иде. Кыз күл­мәк­чән ге­нә бу­лып, кух­ня тә­рә­зә­се янын­да ба­сып то­ру­дан ту­ңа баш­лап, егет­нең ко­ча­гы­на үзе үк кыс­рык­ла­нып ке­реп бас­ты. Аның бо­лай әр­сез­лә­нер­гә ха­кы бар иде, аны­сы. Бү­ген алар бер-бер­се­нең ялан­гач тән­нә­рен күр­де­ләр бит. Ри­фат, күз­лә­рен йо­му­га, хә­зер кыз­ның буй-сы­нын хә­те­рен­дә яңар­та: неч­кә бил, ту­лы бә­дән­нәр, зат­лы күк­рәк­ләр! Һәр­хәл­дә са­лам сый­рак, би­я­ләй түш Хә­ми­дә тү­гел!

Бу рә­веш­ле бер­гә, кух­ня утын сүн­де­реп, ки­чен ба­сып то­ру-уты­ру­ла­ры алар­ның га­дәт­лә­ре­нә әй­лә­неп кит­те. Ул хәл­лә­рен­дә күп­ләр­нең күз­лә­ре­нә ча­лы­нып өл­гер­де­ләр. Ди­мәк, ил буй­лап сүз куз­га­тыр­га сә­бәп бар иде.

Шу­шы рә­веш­ле фев­раль ае үтеп, март та баш­лан­ды. Ир­тә­гә, бер­се көн­гә ха­тын-кыз­лар бәй­рә­ме дә ки­леп җи­тә­чәк. Ә шыр ялан­гач киш­тә­ле со­вет ки­бет­лә­рен­нән ях­шы бү­ләк та­бу бик тә зур мә­шә­кать ин­де.

 

IV

8–Март бәй­рә­ме ал­ды ки­чен­дә Ри­фат эш­тә — төн­ге ка­ра­вы­лын­да иде. Ир­тән кай­тыш­лый, трам­вай­дан тө­шеп, “Чә­чәк” ки­бе­те­нә тук­тал­мак­чы иде, ха­лык­ның де­монст­ра­ци­я­гә җы­ел­ган­дай күп­ле­ге­нә хәй­ран ка­лып тор­ды. Аның уе ба­рып чык­мас сы­ман то­ел­ды. Ту­лай то­рак­ка буш ки­леш ке­нә кай­тып ке­рер­гә исәп­лә­гән иде, йорт­лар ар­тын­нан ми­мо­за бу­кет­ла­ры то­тып чы­гып ки­лү­че ике ка­лын ир­не кү­реп:

— Кай­да са­та­лар?— дип со­рар­га ашык­ты.

Алар, дө­рес ба­ра­сың ди­гән­дәй, арт­ка та­ба ым бе­лән баш как­ты­лар, кө­ле­шеп тә ал­ды­лар. Ике-өч ир ке­ше ак­ча су­зып то­ра­лар, кә­газь тарт­ма­лар­дан алар­га ак ха­лат­лы ха­ным тиз-тиз бу­кет­лар са­тып ма­та­ша. Ри­фат та алар яны­на ак­ча­сын су­зып ки­леп бас­ты. Со­вет­ның кы­зыл ун­лы­гы аны да ми­мо­за­лы ит­те. Егет­кә бу зур сө­е­неч иде. Ун­биш ми­нут­тан ул җан­кае Нә­фи­сә­нең ише­ген как­ты.

— Бәй­рәм­дә дә йо­кы юк!— дип ачу­ла­нып, аңа Гөл­фия ач­ты.— Йә, ни ки­рәк си­ңа?

Әү­вә­ле ачу бе­лән әйт­те, ан­на­ры гы­на ку­лы­на чә­чәк тот­кан Ри­фат­ны та­нып ал­ды һәм:

— Нә­фи­сә!— дип, шат­лы­гын яшер­ми­чә кыч­кы­рып җи­бәр­де.

Ту­лай то­рак­ның ти­мер ка­ра­ват­ла­ры шы­гыр­дый баш­ла­ды­лар. Нә­фи­сә дә ишек­кә кил­де. Ри­фат­ны­мы, әл­лә ми­мо­за­лар­ны кү­рү­е­ме аны да сө­ен­дер­де­ләр, ул да:

— Абау!— дип кыч­кы­рып җи­бәр­де.

Гөл­фия арт­ка чи­ген­де, югал­ды.

Нә­фи­сә­гә егет чә­чәк­лә­рен тот­тыр­ды. Кыз­ны ко­чак­ла­ры­на ал­ды. Әм­ма бүл­мә­дән Ил­сөя:

— Ә без­гә?— дип аваз сал­ды.

Бә­хет­ле Нә­фи­сә, Ри­фат­ның ир­кен ко­чак­ла­рын­нан чы­гып, еге­тен ип­тәш кыз­ла­ры­ның әр­сез­ле­ген­нән кот­ка­рыр­га ашык­ты:

— Кыз­лар, бу чә­чәк­ләр без­нең ба­ры­быз­га да бу­лыр!— ди­де.

Ан­на­ры ишек ябыл­ды. Ри­фат, үз бүл­мә­се­нә тө­шеп, ка­ра­ва­ты­на ят­ты. Ан­да бүл­мә­дәш­лә­ре бу­кет һәм бәй­рәм хәс­рәт­лә­рен­нән ирек­ле хәл­дә ха­фа­сыз йо­кы­да иде­ләр. Ри­фат та алар­га ку­шыл­ды.

Кич­кә ге­нә уя­нып, Нә­фи­сә­не кү­рер­гә дип алар ка­ты­на мен­де. Кыз, еге­те­нең бә­хе­те­нә, бу юлы ял­гы­зы гы­на иде. Ри­фат, га­җәп­лә­неп:

— Кая кит­те­ләр?— дип со­ра­ды.

— Ки­но­га!— ди­де Нә­фи­сә.— Бү­ген­ге бәй­рәм уңа­ен­нан.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных