Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 13 страница




— Си­нең ни­чек бо­лай ки­леп чы­га ул?— дип ша­ярт­ты Ро­за.

— Кул өй­рән­гән!— ди­де Йо­сыф, тә­мам егет­лә­неп. Шу­лар­га тәб­рик сүз­лә­рен дә өс­тәп җи­бәр­де: — Мәң­ге яшәр­гә, бә­хет­ле бу­лыр­га, ти­гез го­мер итәр­гә!.. Ро­за, ма­ту­рым! Мин си­не оч­ра­ту­ым бе­лән бик шат­мын, бә­хет­ле­мен!

— Оһо, яңа­лык!— ди­де кыз, аның сүз­лә­рен ку­әт­ләп һәм рюм­ка­лар­ны чә­кәш­те­реп.— Ми­нем дә “син” бу­лыр көн­нә­рем бар икән!

Йо­сыф­ның ара­кы­ны эчә ал­ма­я­ча­гы көн ке­бек ачык иде. Ро­за аңар­дан ал­да чы­гар­га, аңа өл­ге күр­сә­тү­че бу­лыр­га те­лә­мә­де. Күз­лә­ре­нә ка­рап көт­те. Егет мо­ның әмер икән­ле­ген аң­ла­ды. Йо­сыф ара­кы­га ба­тыр­чы­лык ит­сен өчен:

— Тәб­рик сүз­лә­рен әйт­кән ке­ше бе­рен­че, өл­ге күр­сә­теп эчә!— ди­де Ро­за.— Мин си­не кө­тәм!

Рюм­ка­сын Йо­сыф тиз ге­нә кү­тә­реп эч­те һәм ара­кы­ны йо­тып җи­бәр­де. Тиз­рәк ка­бым­лык­ка ябыш­ты, тон­чык­ты. Та­бын­ның бе­раз­га шу­шы ха­лә­те бе­лән ямен җи­бә­реп ал­ды. Әм­ма Ро­за шун­да ук аның хә­ле­нә кер­де, су­лы са­выт­ка ым­ла­ды. Йо­сыф бер чәш­ке су­ны тиз ге­нә йо­тып та куй­ды. Шун­да гы­на аңы­на ки­леп, кы­за­рып бүр­тен­гән хә­лен­нән ки­ре кайт­ты. Ро­за ул ара­да үз са­вы­тын бу­ша­тып ку­яр­га өл­гер­гән һәм егет­тән рә­хәт­лә­неп кө­лү­гә күч­кән ге­нә иде, ишек ша­кы­ды­лар. Кыз шун­да ук ире­не­нә имән бар­ма­гын куй­ды да:

— Тес-с-с, шым!— дип әмер бир­де.

Ишек ар­тын­нан Ро­за­ның исе­мен әй­теп эн­дәш­те­ләр. Бу ир­ләр­чә нык­лы һәм та­ләп­чән та­выш­ның кем­не­ке бу­луы кыз­га ях­шы бил­ге­ле иде. Ул тә­мам кау­шап төш­те. Шу­лай да:

— Куз­гал­ма! Кит­кән­че тын уты­рыйк!— дип, ка­бат пы­шыл­дап кы­на Йо­сыф­ка әмер бир­де.

Ишек ар­тын­да кем­нәр­дер сөй­ләш­те­ләр. Ан­на­ры алар­ның ерак­ла­ша бар­ган аяк ат­лау та­выш­ла­ры ише­тел­де. Адым­на­ры да нык­лы һәм го­рур ке­ше­не­ке иде­ләр. Ро­за, ишек­кә ба­рып, ач­кы­чын сак кы­на бор­ды да кы­сып кы­на аны ач­ты, тын­сыз хәл­дә кү­зәт­те. Яңа­дан яп­ты. Өс­тәл яны­на аяк оч­ла­рын­да ди­яр­лек ки­леп утыр­ды. Ул әле­гә Йо­сыф­ның ин­де ара­кы­дан исе­рә баш­ла­вын той­мый кал­ды. Ка­бат рюм­ка­лар­ны ту­ты­рыр­га куш­ты. Шак­тый су­са­га­нын то­еп, су ка­бып ка­ра­ды. Бу гы­на аз иде.

Ул да тү­гел, ишек­кә яңа­дан ша­кыл­дат­ты­лар. Ро­за рюм­ка­сы­на үре­лер­гә, кү­тә­рер­гә әме­рен би­рер­гә өл­гер­мә­де. Егет бе­лән кыз тә­мам ап­ты­раш­та кал­ды­лар. Алар кар­шы­на озын буй­лы, ак йөз­ле, ка­ра бөд­рә чәч­ле, та­ләп­чән ка­раш­лы, ка­ра кос­тюм­нан ак күл­мәк­кә кы­зыл­ча галс­тук так­кан, ку­лы­на шау ро­за­лар тот­кан ир ке­ше ке­реп бас­ты. Өс­тәл ар­тын­да эчеп уты­ру­чы­лар­ны кү­рү аңа бер дә сә­ер кү­рен­де­ме, әл­лә баш­ка­га га­җәп­лән­де­ме — хәй­ран итү­дә күз­лә­ре акай­ган ки­леш тын­сыз кал­ды.

Ро­за уры­нын­нан кау­шап, аш­кы­нып си­ке­реп то­рыр­га өл­гер­де, сы­лу ир­гә та­ба, ко­чак­ла­ры җә­еп:

— Игорь, бу син­ме?— дип дә­шеп, оны­ты­лып таш­лан­ды.

— Әйе, бу мин!— ди­де ир, ко­чак­ла­рын җә­еп аны кар­шы алып. Әм­ма шун­да ук со­рау да бир­де:

— Бу ке­шең кем?

— Эне­кә­шем кил­де. Күч­тә­нәч­ләр ки­тер­гән, та­ныш бу­лы­гыз! — Ро­за шун­да ир­нең ко­ча­гын­нан бер­ни­чә ми­нут­ка чык­ты:— Игорь!.. Йо­сыф!..

Кыз бер дә исе кит­мә­гән кы­я­фәт­тә, әле бер­се­нә, әле икен­че­се­нә күр­сә­теп, җи­ңел ге­нә та­ныш­ты­рыр­га да өл­гер­де. Аның бо­лай эш­лә­ве ни­гә­дер Йо­сыф өчен дә уңай һәм дө­рес га­мәл ке­бек то­ел­ды. Хә­ер, аң­гы­ра ма­лай тү­гел лә ул! Ро­за аңа, аң­ла, ки­леш, ди­гән­дәй, әнә, күз чи­тен кыс­ка­лап ал­ды!

 

IX

Бу адәм­не Йо­сыф­ның күр­гә­не бар иде. Әле ки­чә ге­нә алар йөз­гә-йөз оч­раш­ты­лар. Ях­шы ка­ра плащ­лы ир­нең шәп кы­я­фәт бе­лән зат­лы ма­ши­на­дан чы­гуы, нык­лы адым­нар бе­лән йө­ге­рә-ат­лап сту­дент­лар то­ра­гы­на ке­реп ки­түе, лек­ци­я­лә­рен­нән кай­тып ки­лү­че Йо­сыф­ның күз ал­дын­да бул­ды. Усал һәм та­ләп­чән ка­раш­лы иде ул ир. Шу­ның бе­лән хә­те­рен­дә уе­лып кал­ды. Ишек янын­да Йо­сыф аңа узып ки­тәр­гә юл бир­де. То­рак­та ки­зү то­ру­чы вахтёр әби аң­сыз­лык бе­лән та­выш куп­тар­ды. Бу ир аңа кы­зыл ке­нә­гә­сен түш ке­сә­сен­нән алып күр­сәт­те. Вахтёр әби өн­сез ка­тып кал­ды. Ир бас­кыч­лар буй­лап юга­ры­га та­ба атыл­ды. Ашы­га иде ул. То­рак­ның под­вал ка­тын­да сту­дент­лар аш­ха­нә­се бу­луы уңай­лы. Йо­сыф шун­да тө­шеп кит­те. Ашап мен­гән ча­гын­да ул ир бе­лән йөз­гә-йөз та­гын оч­ра­шып, ап­ты­раш­та ка­ра­шып тор­ган­нар иде әле алар, җит­мә­сә.

Ни­чек аты­лып ки­леп кер­сә, бу ир шу­лай аш­кы­нып чы­гып та кит­те. Аның нин­ди йо­мыш бе­лән йөр­гән­ле­ген ме­нә хә­зер ге­нә Йо­сыф тө­ше­неп ал­ды: “Ро­за­ны эз­лә­гән... Исе­ме Игорь икән!”

Аның, ара­кы тәэ­си­рен­нән­ме, кә­е­фе кү­тә­ре­леп кит­те. Аңа Игорь ни­чек­тер үз, якын ке­ше­се бу­лып то­е­ла баш­ла­ды. Җит­мә­сә шак­тый исе­рер­гә өл­ге­рүе аңа авы­зын гел ел­май­тып то­тар­га яр­дәм ит­те. “Ро­за­ның эне­се икән бит! Эне­се! Ә ни­гә ул Игорь исем­ле? Та­тар­ча тү­гел?”— ба­шын­да кай­на­ган бу со­рау­лар Йо­сыф­ны та­гын да йом­шарт­ты­лар. Ул ин­де Игорь­ны Ро­за­ның эне­кә­ше дип ин­де тә­мам ка­бул итеп өл­гер­гән иде. Кыз­ның ан­да-сан­да үзе­нә ка­рап күз кыс­ка­лап алу­ла­рын ике ара­да­гы сер­ләр­не сак­лау ки­рәк­ле­ге бу­ла­рак та­ләп ите­лү­нең бил­ге­се дип той­ды.

Игорь өчен бу егет са­ла се­лә­гәе ге­нә иде. Бүл­мә­гә ки­леп ке­рү­ен­дә үк Йо­сыф­ның мон­да ни өчен җә­е­леп эчеп уты­ру­ын аң­лап ал­ды. Бер-бер арт­лы со­раш­ты­ру­ла­ры да бу ма­лай­ның га­ди, хәй­лә­сез адәм­нәр за­тын­нан бу­лу­ын аң­лап алыр­га яр­дәм ит­те. Аңа, Игорь­га, хә­зер Ро­за­ның елы­шып уты­руы да, хәт­та мә­хәб­бә­тен бел­де­реп бит оч­ла­рын­нан үбеп, ир­кә­ләп алу­ла­ры да һич­шик­сез үзен са­гы­нып­лар көт­кән­ле­ген сөй­ли­ләр иде­ләр. Йо­сыф­ка, шу­шы хәл­ләр­не кү­рә то­рып, сер­нең асыл эч­тә­ле­ге бик озак әй­лә­неп йө­ри тор­гач кы­на ба­рып җит­те, аңа хә­зер, бу оя­тын­нан ко­ты­лу өчен, чы­гып ка­чу­дан баш­ка әмәл кү­рен­мә­де. Әм­ма бу эш­не ул ни­чек баш­ка­рып чы­гар­га бел­мә­де. Ро­за­ны, тә­мам пе­шеп җит­кән кү­мәч хә­лен­дә­ге җа­наш­ны, җи­ңел ге­нә Игорь ку­лы­на кал­ды­рыр­га те­лә­ми­чә та­выш куп­та­ру уе­на да ке­рә ал­ма­ды. Ул үзе кем дә, Игорь кем? Буй-сын, тор­мыш­ны бе­лүе, ил эчен­дә­ге дә­рә­җә­се, өл­гер­ле­ге, баш­ка­сы — бо­лар­ның бер­се ге­нә дә Йо­сыф ише­ләр­не аяк ас­ты­на са­лып тап­тар­га җи­тә аңа! Ә Ро­за... Ә Ро­за исә — Игорь­га ба­гып уты­ра, ко­яш­ка үрел­гән чә­чәк ке­бек дөнь­я­сын оныт­кан. Йо­сыф ба­ры тик йом­шак җил ке­бек алар ара­сын­да игъ­ти­бар өмет итеп бәр­гә­лә­нә. Җит­мә­сә әл­лә ниш­ләп ке­нә йо­кы­сы ки­лә баш­ла­ды! Күп­ме алар­ның үбе­шү­лә­рен күз­ләп уты­рыр­га мөм­кин? Чык­сын ул, үз бүл­мә­се­нә кит­сен! Мес­кен­ле­ген, бул­дык­сыз­лы­гын, кем дә тү­гел икән­ле­ген аң­ла­ды бит ин­де! Ни­чек Ро­за аңа, бә­рәң­ге­ле авыз­лы авыл гый­ба­ты­на кы­зык­кан? Мо­ны­сы да бик га­ди чи­ше­лә тор­ган мәсь­ә­лә, аң­ла­шы­лып то­ра: кыз­га уен­чык ки­рәк бул­ган, ба­ры шул гы­на!

Йо­сыф­ның исе­рек җа­ны ин­де йок­лый иде. Ул, кү­тә­ре­леп, ишек­кә та­ба ат­ла­ган­да, аны бер­кем дә тук­тат­ма­ды.

— Ху­шы­гыз!— дип әй­теп ка­ра­ды, ише­тү­че бул­ма­ды.

Авыр адым­на­ры бе­лән үз бүл­мә­се­нә ке­реп, мәң­ге җы­еш­ты­ры­лу күр­мә­гән­гә ох­ша­ган ка­ра­ват­лар­ның бер­се­нә ау­ды. Йо­кы аны үз ир­ке­нә ал­ды. Ул ба­ры тик исе­рек­лек­тән ге­нә га­зап­ла­на, баш­ка бер­ни дә хис ит­ми иде.

... Әм­ма Йо­сыф төн ур­та­сын­да Ро­за­ны са­гы­ну­дан уя­нып кит­те. Те­лен­дә аның исе­ме ге­нә иде. Һәм шу­ңа га­җәп­лән­де:

— Мин мон­да, хә­зер, хә­зер!— ди­гән җа­вап­ны ише­тү­е­нә.

Ро­за аңар­га сал­кын су эчерт­те. Йо­сыф та­гын да ба­шы әй­лә­нү­не той­ды. Урам­да­гы ут­лар­дан са­вы­лып кер­гән як­ты­лык аңар­га янын­да­гы Ро­за­ны та­ныр­га яр­дәм ит­те. Кыз­ның күз­лә­ре ял­ты­рый иде­ләр. Озын ка­ра чәч­лә­ре ике­се­нең дә ялан­гач, шә­рә күк­рәк­лә­ре­нә ише­леп төш­кән­нәр.

— Бу нин­ди төш?

Егет шул хәл­дә акы­лы ай­ный бар­ган­лы­гын той­ды. Әм­ма исе­рек­лек ка­бат көч ал­ды. Үз со­ра­вын­нан үзе кур­кып, Йо­сыф янә­шә­дә­ге ятак­лар­ны ка­рап ал­ды. Алар ба­ры­сы да буш иде­ләр. Кай­да аның бүл­мә­дәш­лә­ре?

— Ни­гә чи­шен­ми­чә йок­ла­дың? Алар ятар­га яра­мый иде бит!

Ро­за аны, ят­кан җи­рен­дә ки­леш, ир­кә­ли-ачу­ла­на чи­шен­де­реп бе­те­рер­гә ты­рыш­ты. Егет аның һәр хә­рә­кә­те­нә буй­сын­ды. Йо­сыф­ны кыз тә­мам ялан­гач кал­дыр­ды. “Са­ла сан­ты­е” мо­ны шу­лай ки­рәк дип ка­бул ит­те, сиз­ми-аң­ла­мый да кал­ды, әл­лә үзе кыз­ның тә­нен те­лә­де — бо­ла­рын акы­лы тө­ше­неп җит­ми иде. Хә­мер сө­ре­ме­нә ки­леп ку­шыл­ган мә­хәб­бәт хис­лә­ре аны тә­мам са­таш­тыр­ды­лар. Ни­чә сә­гать һәм ни­чә тап­кыр­лар шу­лай дә­вам ит­кән­дер — Йо­сыф бо­ла­рын ук бел­мә­де һәм сиз­мә­де, төн чик­сез­лек­кә су­зыл­ган, бер үк хә­рә­кәт­ләр, ир­кә­ләү һәм ир­кә­лә­нү­ләр — тук­тау­сыз ка­бат­ла­нып-ка­бат­ла­нып тор­ган ва­кый­га­лар сы­ман хә­те­ре­нә ке­реп ур­на­ша бар­ды. Ир­тән­ге як­та гы­на тор­мыш кар­ти­на­сы үз­гәр­де. Ин­де таң як­ты­сы бүл­мә­гә сы­зы­лып ке­реп тул­ган ва­кыт­та гы­на Ро­за:

— Хуш, ир­кәм! Ми­не ка­бат көт­мә, эз­ләп ап­ты­рат­ма!— ди­де дә, шә­рә тә­не­нә юка ха­лат кы­на бөр­кә­неп чы­гып кит­те.

Әл­лә төш, әл­лә өн иде бу. Уры­нын­нан куз­га­ла ал­мас хә­лен­дә Йо­сыф йо­кы­га кит­те. Ин­де аңа чик­сез рә­хәт һәм җи­ңел иде. Күз ал­дын­нан Марс Га­ни­нең, ан­на­ры Игорь­ның, Хә­би­рә­нең, та­гын әл­лә кем­нәр­нең шәү­лә­лә­ре йө­ге­реп тә, ай­ка­лып-чай­ка­лып та үт­те­ләр. Кай­сы­ла­ры усал­ла­нып нин­ди­дер сүз­ләр әйт­те­ләр, кай­сы­ла­ры аны мыс­кыл­лап көл­де­ләр. Ә Йо­сыф­ка һа­ман да рә­хәт иде. Дөнь­я­ны су бас­са да — үр­дәк­кә ба­ры­бер, имеш!

 

X

Йо­сыф­ның ба­ры тик ки­чен ге­нә бә­хет­ле ел­ма­еп һәм кош тот­кан егет ке­бек бал­кып уя­нып ки­түе үзе өчен дә, баш­ка­лар­га да га­җә­еп бер хәл сы­ман то­ел­ма­ды. Ул иң бе­рен­че бу­лып Ро­за­ның ишек тө­бе­нә кил­де. Аны мон­да як­ты ки­лә­чәк кө­тәр­гә ти­еш иде. Ишек­не ша­кы­ды. Кү­гә­рә баш­ла­ган арыш са­ла­мы ке­бек коң­гырт-са­ры чәч­лә­рен та­ра­тып Хә­би­рә ки­леп чык­ты. Йо­сыф­ның ап­ты­раш­лы ка­раш бе­лән ба­шын­нан ая­гы­на­ча ка­рап ал­ды да, кем­не эз­ләп йө­рү­ен аң­лап:

— Ро­за өй­дә юк! Син, мо­кыт, нәр­сә­гә аны эз­ләп йө­ри­сең әле?— дип со­ра­ды.

Аңа егет:

— Мин аны яра­там!— дип җа­вап бир­мәк­че иде, әм­ма ты­е­лып кал­ды. Ни өчен ул үз кү­ңе­лен­дә­ге сер­не баш­ка­лар­га чи­шәр­гә ти­еш әле? “Мо­кыт”, ди­ме?

Хә­би­рә­нең шак­шы те­лен­нән ко­ты оч­кан Йо­сыф арт­ка чи­ген­де. Йө­зен­дә­ге ел­маюы сүн­де, ан­да­гы бә­хет як­ты­сы сү­рел­де. “Ро­за ми­не яра­та! Ми­ңа аңа ки­рәк!”— ди­де егет­нең кү­ңе­ле.

Ме­нә хә­зер кай­тып ки­лер дә, кыз аны як­лар, Хә­би­рә­не ачу­ла­ныр сы­ман иде. Әм­ма Ро­за ко­ри­дор­ның ба­шын­да да, ахы­рын­да да кү­рен­мә­де. Шул як­лар­га Йо­сыф ка­рап-ка­рап ал­ган ара­да Хә­би­рә­нең ка­ты­лы­гы бе­лән ишек ша­пыл­дап ябыл­ды. Оны­ты­лып ка­лып, шау­лы йө­рәк хис­лә­ре эчен­дә адаш­кан егет кая та­ба ат­лар­га бел­мә­де. Кө­тел­мә­гән­дә ки­нәт чит­кә та­ба адым яса­ды. Куз­га­лып ки­теп, шун­да ко­ри­дор буй­лап узып ба­ру­чы бер сту­дент­ка кыз­ны чак­тан гы­на бә­реп ек­ма­ды. Га­фу үте­нә-үте­нә, ка­чар­га, ке­реп ки­тәр­гә ишек эз­лә­де. Су­кыр ут­лы бас­кыч­лар­ны шәй­ләп, кая ба­рыр­га бел­ми, шун­да таш­лан­ды һәм, бе­рен­че кат­ка тө­шеп җи­тә­рәк, Марс Га­ни ко­ча­гын­да тә­мам эреп, үбе­шү­ләр­дән хәл­сез кал­ган Ро­за­ны та­нып ал­ды. Алар янын­нан шаш­кын адым­нар бе­лән ас­ка ашык­ты. Бу ва­кыт­та гү­я­ки аның акы­лы са­та­ша иде. Ке­ше­ләр, ут­лар, ишек­ләр ян­да, чит­тә, ерак­та кал­ды­лар. Ул ка­раң­гы бак­ча­га ки­леп кер­де. То­нык дөнь­я­лык­ның сал­кын кү­ге буй­лап са­мо­лет очып уз­ган та­выш ише­тел­де, ерак­та шау­лап ча­бып бар­ган по­езд сыз­гыр­тып ал­ды, рельс­лар ың­гы­раш­ты­лар. Маң­гае бе­лән Йо­сыф агач кәү­сә­се­нә ки­леп бә­рел­де һәм, аны ко­чак­лап, үк­сеп үк елап җи­бәр­де. Ка­лын, карт ту­пыл ага­чы­ның яф­рак­ла­ры шы­быр-шы­быр ки­лә баш­ла­ды­лар. Йо­сыф­ның тә­нен­нән ачы кай­нар­лы­гы кит­те, шун­да ул ки­нәт кал­ты­ра­нып куй­ды. Әле яр­ты сә­гать ке­нә элек бә­хет бе­лән ту­лып уя­ну­ын, төн­лә, мә­хәб­бәт хис­лә­ре­нә тө­реп, Ро­за­ның ир­кә­ләп үбү­лә­рен исе­нә тө­шер­де. Шул ук бә­хет һәм мә­хәб­бәт кар­ти­на­ла­ры аңа ка­раң­гы, шак­шы, чир­кан­гыч буя­у­лы су­рәт­тер сы­ман бу­лып то­е­ла баш­ла­ды. Ул гү­я­ки өн­сез кал­ды.

Ин­де хә­зер ела­мый да, сык­ра­мый да иде. Бе­раз­дан ай­ны­ган­дай бул­ды, ту­пыл ага­чы тө­бе­нә утыр­ды, ба­шын, ар­ка җи­бә­реп, кәү­сә­се­нә те­рә­де.

— Мин үзем­не шун­дый бә­хет­ле итеп то­ям!— ди­де шун­да Ро­за­ның та­вы­шы.

— Ә те­ге са­ла гый­ба­тын юләр­лән­де­рү­ең­не, җен­лән­де­рү­ең­не та­гын бер сөй­лә әле?— ди­де аңа ир ке­ше та­вы­шы.

— Аны әй­тә­сең­ме?— дип көл­де Ро­за­ның та­вы­шы.— Ут бе­лән уй­на­саң, ку­лың­ны пе­ше­рү­ең бар! Кыр­гый бит әле ул, кыр­гый! Акыл­сыз! Юләр!

— Бик дө­рес, җа­на­шым! Бик дө­рес! Әм­ма ми­не үр­тәр­гә ма­та­шу­ың­нан фай­да юк. Ки­рәк­сә, ул егет­не сы­тып кы­на таш­лыйм! Ши­гырь­ләр язып ма­та­ша­мы әле ул?

— Хы­ял­ла­на бу­гай! Аңа ди ша­гыйрь бу­лыр­га! Маң­ка­сы бо­ры­нын­да кип­мә­гән, үзен әл­лә кем­гә куй­ган!

Юк, бу җен­нәр тү­гел, бәл­ки Ро­за бе­лән Марс Га­ни сөй­лә­шеп узып ба­ра иде­ләр. Йо­сыф, ша­шы­ныр­га җи­теп, алар­ны тың­ла­ган җи­рен­дә, куз­га­ла ал­мый­ча, гү­я­ки то­ра­таш бу­лып кат­ты. Марс Га­ни шун­да:

— Әй­дә без­нең ту­пыл тө­бе­нә!— дип, Ро­за­ны егет утыр­ган җир­гә ки­те­рә баш­ла­ды.— Без­нең мә­хәб­бәт сер­лә­рен ул күп ишет­те. Бү­ген дә мә­хәб­бә­те­без­гә рә­хәт­лә­неп сө­ен­сен әле!

Алар, ту­пыл яны­на җи­теп, шун­да үбе­шә дә баш­ла­ды­лар. Марс Га­ни бе­лән Ро­за чү­гә­лә­мәк­че иде­ләр­ме, агач тө­бе­нә су­зыл­ма­чы бу­лып ие­лә баш­лау­ла­ры­на, Йо­сыф, ки­ре­сен­чә, аяк­ла­ры­на кү­тә­рел­де. Кыз, әл­лә аны исен­нән та­нып, әл­лә олы шәү­лә­сен­нән кур­кып, ша­ран ярып кыч­кы­рып җи­бәр­де. Ту­пыл да шы­быр­дап яф­рак ко­еп һәм шы­гыр­дап кал­ты­ра­нып ал­ды. Йо­сыф чит­кә атыл­ды. Аяк ас­тын­да бер ко­ры­ган агач бо­та­гы да сын­ма­ды, йө­зе­нә бер чы­бык очы яки баш­ка­сы ти­мә­де. Әм­ма бе­раз бар­гач: “Ни­гә алар­дан ка­чам әле?”— дип, Йо­сыф үзен тук­тат­ты. Ни сөй­ләш­кән­нә­рен ише­тер­гә­ме те­ләп ко­лак­ла­рын үрә тот­ты.

— Әл­лә нин­ди бер өрәк үтеп кит­те!— ди­де Ро­за, кал­ты­ра­вык та­выш бе­лән.— Күр­дең­ме?

— Бул­ма­ган­ны!— ди­де аңа Марс Га­ни.— Бер­кем­не дә күр­мә­дем! Нин­ди өрәк ул, җа­на­шым?

— Әй­дә, ки­тик мон­нан!— дип, Ро­за һа­ман да ты­ныч­сыз та­выш бе­лән сөй­лән­де. Марс Га­ни исә:

— Ярар соң!— ди­де, ки­леш­те.

Алар­ның та­выш­ла­ры ише­тел­ми баш­ла­гач, Йо­сыф та агач­лар ара­сын­нан чык­ты һәм ту­лай то­рак би­на­сы­на та­ба юнәл­де. Дөнь­я­лык су­кыр­лар­ча тын иде. Ишек тө­бе­нә җит­кән­дә Игорь­ны та­нып ал­ды. Ул чы­гып ки­лә иде. Йо­сыф­ка игъ­ти­бар ит­мә­де. Хә­ер, Йо­сыф әле ка­раң­гы­лык­тан уз­ма­ган, Игорь ут як­ты­сы ас­тын­нан үт­мә­гән иде. Егет үзен та­ныт­мас өчен тук­та­лып кал­ды, ком­со­мол баш­лы­гы кы­зу адым­нар бе­лән, аны бө­тен­ләй күр­ми­чә узып кит­те.

Шун­да, ин­де егет куз­га­лам ди­гән­дә, агач­лар ара­сын­нан Марс Га­ни­нең мыш­тым гы­на әйт­кән­нә­ре ише­те­леп ал­ган­дай бул­ды:

— Си­ңа бу сек­ре­тарь­ны чит­кә как­мау хә­ер­ле. Га­и­лә­се бар, әм­ма да... Әм­ма да дә­рә­җә­се, дә­рә­җә­се! Син, аңа ябы­шып ал­саң — әл­лә кем бу­ла­чак­сың әле! Ми­не тың­ла, ми­не! Оны­тып та бе­тер­мә. Кил­гә­ләп йө­рер­мен...

— Хә­би­рә дә шу­лай ди!

— Акыл­лы сүз әй­тә!

— Пре­ми­я­ләр ала баш­ла­сам да Игорь ки­рәк, ди.

— Ме­нә бит ни­чек!.. Дө­рес әй­тә! Үл­чәп сөй­лә­шә! Без, язу­чы­лар, ан­дый дус­лар­дан баш­ка, “пок­ро­ви­тель”­ләр­сез кем дә бу­ла ал­мый­быз! Хәт­та мең өлеш та­лант­лы бул­сак та! Дө­рес әй­тә Хә­би­рә! Сүз­лә­рем­не ко­ла­гы­на эл­гән!

Та­гын ни­ләр сөй­ләш­кән­нәр­дер, әм­ма Йо­сыф, тың­лап бе­те­рер­гә те­лә­ми­чә, ту­лай то­рак­ка ке­реп кит­те. Ул үзе­нең бар нәр­сә­дән дә хә­бәр­дар бу­лу­ы­на, Ро­за бе­лән дус­ла­ры­ның “кур­чак уе­ны уй­на­вы­на” хәй­ран иде. Шул сә­бәп­ле һич­ни уй­лый, һич­бер төр­ле фи­кер нә­ти­җә­се­нә ки­лә ал­ма­ды. Аны хә­зер­гә Ро­за­ны яра­туы, әм­ма кыз­ның исә, баш­ка­лар бе­лән бер­гә үзен “кур­чак уй­нау­чы” дип бе­лүе бор­чый баш­ла­ды. Тор­мыш тәҗ­ри­бә­се бул­са, ул шу­шы ва­кый­га­лар­дан: “Һәм­мә ке­ше үз мән­фә­га­те өчен җан ата, яшә­еш­тә өл­гер һәм бул­дык­лы, өс­тен итеп тоя, ә ахыр­да ан­дый­лар ба­ры­сы да төп­сез көй­мә­дә ка­лу­чы­лар икән бит”,— дип нә­ти­җә дә чы­га­рыр­га мөм­кин иде бит. Тик әле­гә ул баш­ка уй­лар һәм хис­ләр эчен­дә ян­ды, көй­де бул­са ки­рәк.

 

XI

Ир­тә­ге­сен Йо­сыф үзе­нең поч­та тарт­ма­сын­нан хат ал­ды. Кон­верт ты­шы­на ба­ры тик фа­ми­ли­я­се һәм исе­ме ге­нә языл­ган иде. Хат Ро­за­дан бу­лып чык­ты. Ан­да ул, үзе­нең бә­хе­те ту­рын­да кыс­ка­ча фәл­сә­фә ко­рып, Йо­сыф­тан юләр­лек бе­лән ар­кы­лы төш­мә­вен со­ра­ган. Әм­ма бу ку­шу, әмер итү то­нын­да языл­ган. Сүз­лә­ре ар­ты­гы бе­лән авыр һәм кат­гый тон­лар­да те­зел­гән­нәр, кыз хәт­та: “Син үзең­не кем дип бел­дең әле?”— ди­гән со­рау да бир­гән.

Шу­шы­лар­ны уку­ын­нан егет­нең кә­е­фе тә­мам бо­зыл­ды. Хә­ер, ба­ры­сы да ях­шы баш­ла­нып ки­теп, шул рә­веш­ле дә­вам ит­сә дә, ахы­ры хә­ер­ле­гә бет­мә­сен Йо­сыф ал­дан ук си­зен­гән, ин­де юра­га­ны юш бу­лып ал­ды­на ки­лү­ен кү­реп, аң­лап тор­ган­лык­тан, бер дә уф­тан­мас­ка ти­еш иде, югый­сә. Әм­ма кү­ңе­ле сык­ра­вын кая да куя ал­ма­ды. Күз­лә­ре­нә кай­нар яшь­ләр тул­ды. Ни өчен соң ул шу­шы ка­дәр бә­хет­сез — мо­ны аң­лый ал­ма­ды. Аны ба­ры тик ал­да­гы озын яшь­лек ел­ла­ры, баш­ла­нып кы­на ки­лә­дер ке­бек то­ел­ган го­мер юлы ки­лә­чәк­кә әй­ди, мон­дый гы­на уңыш­сыз­лык­лар­га би­реш­мәс­кә өн­ди иде. Шу­шы сә­бәп­ле ба­шын югалт­ма­ды бу­гай? Әм­ма йө­рәк сык­ра­вын егет­ләр бу­лып егет­ләр дә һич­кая куя ал­мый­лар икән шул!

Аның юлы­на Игорь дә, Марс Га­ни дә һа­ман-һа­ман оч­раш­тыр­га­лап тор­ды­лар. Алар аны та­ны­ма­ган­дай кы­лан­ды­лар. Хә­ер, Йо­сыф­ның алар­ны кү­рә­се ки­лә иде­ме соң? Ник аңа Ро­за оч­ра­мый, әле бер ге­нә дә ту­ры кил­гә­не юк? Ни өчен ул ки­нәт су­га тө­шеп бат­кан­дай юк бул­ды?

Кай­ва­кыт­та Йо­сыф, Ро­за­дан га­фу үте­нер­гә уй­лап, хә­те­рен куз­га­тып тил­мерт­те. Әм­ма ба­ры­сы да бет­кән, оны­ты­лыр­га ти­еш иде­ләр. Шау­лап чә­чәк ат­кан гөл­ләр бак­ча­сы­на гү­я­ки кар явып кит­те дә, хәт­та яз­гы ко­яш та эре­тә ал­мас­лык ка­лын кар ма­мык­ла­ры бар та­раф­ны ка­ра көй­дер­де. Дөнья буй­лап шык­сыз ка­ра сал­кын җил­ләр йө­гер­де сы­ман. Аш­кы­нып чә­чәк ата баш­ла­ган Йо­сыф­ның йө­рә­ге ме­нә шу­шын­дый мәр­хә­мәт­сез­лек бә­ла­сен­дә кал­ды. Ул әле­гә бо­ла­рын ук аң­лый алыр хәл­дә тү­гел иде.

 

... Бак­ча­да уты­рам. Элек ул төр­ле аваз­лар бе­лән шау­лап то­ра иде. Өл­кән­нәр дә ан­да күп йө­ри иде­ләр, ба­ла-ча­га­лар да. Ә хә­зер кай­да алар? Кат­лау­лы чор, ди­ләр, шу­ңа ха­лык са­ны ел­дан-ел­га та­ба кис­кен ки­ми. Де­мог­ра­фик си­ту­а­ция бе­лән аң­ла­та­лар. Шу­лай­дыр, яшь­ләр хә­зер баш­ка­ча яши, бү­тән­чә­рәк өмет­ләр ко­ра. Ил­нең хә­лен ях­шыр­ту өчен хө­кү­мәт мәң­ге бул­ма­ган­ча олы хәс­рәт­тә: ха­лык са­ны һа­ман арт­мый, ки­ми ге­нә ба­ра.

Юк. Мин бу хак­та сүз сөй­ләр­гә алын­ма­ган идем. Бо­ла­ры — бо­лай гы­на, кү­ңел­гә ки­лү­дән ге­нә әй­тел­де­ләр. Хик­мәт баш­ка­да, де­мог­ра­фик си­ту­а­ция ул ба­ры тик нә­ти­җә ге­нә, сә­бәп тү­гел, хәт­та за­ма­на ку­лын­да­гы авыр та­як­ның җи­ңел­дән төр­тү­че бер ба­шы гы­на.

Ә яз­гы чә­чәк­ләр, көз­ге­лә­рен­нән аер­ма­лы бу­ла­рак, бө­тен­ләй дә баш­ка­лар, шау­лап, бал­кып үсә­ләр. Ми­ңа ала­ры якын, ала­ры рә­хәт­лек би­рә. Урам­да­гы көз һәм клум­ба­да­гы бер­ни­чә чә­чәк хә­те­рем­не яңар­ту­га сә­бәп­че бул­ган­нар икән, мо­ңа сө­е­нер­гә ге­нә ки­рәк иде. Ә мин бо­е­гып уты­рам.

Ро­за­ны биз­нес­та дип ишет­кә­нем бар иде, Йо­сыф­ны бе­ра­ра те­ле­ви­зор­дан күр­гә­лә­дем, та­тар мил­ли хә­рә­кә­тен­дә ак­ти­вист бу­лып йөр­де, “Ач­лык мәй­да­ны”н­да да утыр­ды бу­гай әле! Ә Игорь­ның ка­нат­ла­ры киң бу­лып чык­ты. Әү­вә­ле ми­нистр иде, хә­зер аны Мәс­кәү­дә дип бе­ләм. Хә­би­рә дә, Марс Га­ни дә “җан ат­кан” пре­ми­я­лә­рен кат-кат ал­ды­лар. Хә­ер, те­лә­гә­не­нә адәм ба­ла­сы ире­шү­чән ин­де ул.

Тор­мыш­ны уен бе­лән уз­ды­рып бу­ла, әм­ма их­лас­лык­та үт­кә­рү­ең хә­ер­ле дип бе­ләм. Шу­лай уй­лыйм да — кү­ңе­лем ел­мая! Бу, мө­га­ен, көз ке­рер­гә өл­гер­мәс­тән, ин­де яз­ны са­гы­на баш­лау­дан шу­лай­дыр? Бел­мәс­сең!

Ок­тябрь-но­ябрь, 2007. Ка­зан.

 

ИЛ ЭЧЕН­ДӘ ЕГЕТ САН­ДА

Хи­кәя

 

I

Без бар­ча­быз да дөнь­я­да бер-бе­ре­без­гә бәй­ле һәм үза­ра бу­рыч­лы­быз. Аер­ма шун­да гы­на, кай­сы­ла­ры­быз бу­рыч хи­сен тоя, кай­сы­ла­ры­быз — юк, кай­сы­ла­ры­быз — кай­та­ра, кай­сы­ла­ры­быз — оны­та.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных