ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 8 страница— Рәхмәт сезгә!— дип, аның җилкәсеннән баласытып какты һәм китеп барды. Ул бу вакытта гүяки: “Рәхмәт сезгә, миннән чын йөзегезне, кемлегегезне һичничек яшерә алмавыгыз өчен!”— дип әйткән кебек иде. Ә нигә, чыннан да шулай түгелмени? Гамир Мәүләтовичның каршысына килеп хәзер аларның кайсы бер-бер сүз әйтергә батырчылык итәчәк? Оятлары булмауны күрсәтсеннәрмени? Ул бит аларны хәзер үтә күреп тора. Менә бүген чын йөзләре генә түгел, нинди галим булулары да ачылды. Алар фәнне сайладылар бит. Гамир Мәүләтович түгел, бәлки үзләре аның каршында “ялангач” калдылар! Аның рәхмәте — ул бит мыскылланган кешенең рәхмәте! Ә хаксыз мыскылланган кешенең рәхмәте рәнҗешнең дә рәнҗеше ул, рәнҗетүчеләргә Аллаһы тәгаләнең каһәрен китерәчәк рәнҗү сүзләре бит ул! Гамир Мәүләтович кирпеч-кирпеч итеп салып тезелгән таш урам буйлап атлады. Мондый вакытта иң якын кешең генә хәсрәтеңне уртаклаша ала. Шунда Гамир Мәүләтович кесә телефонын алды, аны кабызды һәм хатынына шалтыратты. Хәбәрне ишетүгә: — Кит аннан!— дип, хатыны тәмам хәйран итте. — Борчылма!— диде аңа Гамир Мәүләтович.— Шулай язган булгандыр инде! Борчылма! Барысы да тәртиптә. Мин хәзер, университетка кереп чыгам да кайтып җитәм. Чәйләреңне яңарта тор! Таш урам, көннең эсселеген йотарга теләп, чиксез гаҗәпләнү катыш елмая, аның саен ташлары катылана барадыр сыман иде. Гамир Мәүләтович үзен әле Илбәк Чураевның тәнәфестә ничек итеп мактап сөйләп торуларын, тәбрик белән кулын кысуларын, башка академикларның да зурлап үз итүләрен, сайланган Сәхи Моратовны да, һичшиксез президиум әгъзасы мәртәбәсенә ирешәчәк Җаббар Сәләхиевны да, башкаларны да исенә төшерә-төшерә уйланып барды. Ә менә Хәшәп Хөрмәтовның сүз кылычлары ничек уйдыр бит? Юк, академикларны Гамир Мәүләтович ачуланмады, ул аларның берсенә дә мыскал кадәрле дә үпкәләмәде, хәтта рәнҗемәде дә. Бары тик: — Рәхмәт сезгә, рәхмәт! Яхшы сабак бирдегез!— диде. Әмма мәгърурланып та: — Моннан ары мин сезгә фәндә зур ачышлар ясап кемлегемне күрсәтәчәкмен әле!— димәде. — Кирәгегезне бирәчәкмен!— дип тә янамады, бәлки һаман да: — Рәхмәт сезгә, рәхмәт!— диде. Ул бу вакытта сикәлтәдә сикертеп куюдан автобуста уянып киткән юлчыны хәтерләтә иде, гүяки бүген генә күзләре ачылган, сәерсенеп, як-ягына каранып, аңашып өлгергән. Ә бу чыннан да язмыш сикәлтәсе генә иде. Сентябрь-октябрь, 2007, Казан.
КОНФЕРЕНЦИЯ ЙОМГАКЛАРЫ Хикәя-памфлет
I Зур мәсьәләләр конференцияләрдә хәл ителә, аның карарларында гомумиләштерелә, йомгак ясала, әмма тормыш тарафыннан юкка да чыгарылгалый. Бәлки кайлардадыр башкачарактыр, тик бездә, галимнәр дип аталган адәм балаларында, яшәешебез кануннарыннан берсе менә шуннан гыйбарәт. Инде сез, ул вакытта бу конференция дигәннәре нәрсәгә кирәк, аны оештыру һәм уздыру өчен никадәр көч сарыф ителә, чыгымнар тотыла түгелме, диярсез? Әйе, дөрес сүз бу. Әмма хикмәт күтәрелгән мәсьәләләрендә генә түгел шул, конференция дигәннәренең адәм баласына, ягъни безгә бик тә файдалы нәрсәләрдән булуында! Мин моның чыннан да шулай икәнлеген бик яхшы беләм. Шулай бервакыт үземнең дә дөньяда барлыгымны фән дөньясына белдереп алу өчен конференциядә доклад белән катнашырга булдым. Элекләрне мондый эшне башкарганым бар иде. Бер генә тапкыр түгел. Хәтта әле “дөньякүләм” дигәннәрендә дә йөгереп йөрүчеләре, “йомышчы малайлары” рәтендә торганым, көне-төне тир түгеп, “олы агайларда” рәхмәткә дә лаексыз булган чакларым иде алар. Ул вакытларда шул конференция “башлыкларыннан” гайрәтем тәмам чигеп калды. Бездә бит эшләгән кешенең түгел, күрсәтмәләр биргәләп буташтырып һәм өстәл башында утырып торган әфәнделәрнең бәхете мулдан. Карагыз әле, аларга бик тә үпкәләп калганмын икән бит, сүзем саен күз яшьләрем тәгәри. Юк, болай ярамый! Мин дә кеше, мин дә докладчы булып катнашыйм, исемемне юккамы күтәреп йөрим? Һәм менә үз дигәнемә ирештем бит, ә! Докладымны конференциягә алдылар. Пленар утырышына ук булмаса да, бер зәгыйфь кенә секциясенә тыгып куйганнар. И куандым инде, и сөендем. Конференциянең көнен, сәгатен “дүрт күзләп” көтеп алдым. Андый нәрсәләр берәр данлы-шөһрәтле гыйлем йортында уздырыла бит ул. Мин дә шундыйларның берсенә, халыкта “Ислемай институты” дип танылганына барып кердем. Һәммә җыелганнар гөрләшеп сөйләшүдә. Бер-берсен күреп куанган чыпчыклар көтүе кебек тә чер-чер итәләр, күгәрченнәр сыйфат та гөр-гөр киләләр, мин дә араларына барып кушылдым. Яңалыкларны да белешеп өлгердем: конференция төгәл ун минутка соңарып башланачак! Хәер, ул гынамы соң? Анда данлыклы, дөньякүләм танылган, хезмәтләре белән мине дә хәйран иткән галимнәребездән Фазыл Кодрәтов доклад укыячак. Тик ул да пленар утырышта түгел, секциядә, ди. Бар да аны тыңларга ниятләнеп торалар. Әле кайсыдыр берәү, конференцияне оештыру комитетына хат юллапмы, кәгазьгә гариза карасы түгепме, шул Кодрәтов иптәшнең докладын пленарныйга күчерүләрен үтенеп сораган, шуның аркасында тавыш купкан, конференциянең дә төгәл соңарып ун минуттан гына башланасы да шуннан икән. “Җаны көйгән” халыкның сагышына минеке дә килеп кушылды. Конференция менә башлана, менә ачыла дия торгач, ун минут кына түгел, ярты сәгать тә сузылып үтеп китте. Голамә халкы борчылуын яшерә алмас хәлгә җитте. Һәм, бәрәкаллаһ, президиумның гадәттәге әһелләре күренде. Алга институтның җитәкчелеге һәм мәртәбә иясе дип саналып йөртелүче берничә галим чыгып утырдылар. Директорлары күтәрелде. Борынгы ишан хәсрәтләре сыйфатлык, вәкарьле һәм калын корсаклы бу әфәндебез тавышын мөмкинчә тамак төбенә салып кына егәрле сыек сүзен башлады. Ул гүяки аңлаешсыз томана бер телдә, җанга һәм колакка мәгънәсезлеге белән ят бер мәкам белән, йөрәк яфракларын шиңдерерлек ниндидер әфсенле нәмәрсә укыйдыр кебек иде. — Кодрәтов әфәндегә сүз биреләчәкме?— дигән сорауны кайсыдыр бер тәртәсез “тәртипсезе” залдан әйтеп салды. Аңа башкасы: — Ул килмәгән әлегә!— дип җавап ыргытты. Тынычлык урнашты. Директор әфәнде мәгънәсез әфсененнән бүленергә мәҗбүр булган икән, рәхмәт төшкере, хөрмәтләде, аңлатып бирүне мәслихәт күрде: — Кодрәтов әфәнденең доклады секциягә куелган. Әмма булу-булмавы да әлегә икеле. Үзе килмәгән! Халыкның канәгатьсезлеген аңларга мөмкин иде. Күпләрне монда минем чыгышым да, башкаларның доклады да түгел, Фазыл Кодрәтовныкы тартып китергән икән бит! Бер дә булмаганча заллары шыгрым тулы. Гүяки: “Сезнең сүзләрне генә ишеткәннәр бар инде, мыгырдый бирегез! Без сезне тыңларга килмәдек!”— дигәндәй, президиум һәм аның мөнбәр әһелен “оныткан” залдагылар, баштарак пыш-пыш килеп, аннары тәмам җәелеп китеп, үзара сөйләшә дә башладылар. Конференция үз җае белән китте, халык исә үз тәртибендә гыйльми һәм ярым фәнни мәсьәләләр эчендә мәш килде. Ул арада пленар утырыш төкәнергә дә өлгерде. Канәгатьсез хәлебездә залдан чыктык. Зиһенне яктыртып, һич югы аптырашта яки хәйранда калдырырлык бер генә доклад та булмады. Һәммәсе соры һәм үтә тапталган төксе чыгышлардан гыйбарәт иделәр. Минем доклад куелган секция китапханәнең уку залында икән, шунда киттем. Керсәм, утырыр урын да юк. Игътибар ителмәгән шул, Кодрәтов әфәнденең доклады да бу секциядә икән. Урын юнәтү хәстәремдә сизенми калганмын, Фазыл Кодрәтов килеп кергән — халык бер тында шым булган. Мин аның озын буена, сирәк очрый торган төгәл сызыклардан гыйбарәт күркәм йөзенә, киң, ак маңгаена, саргылт, озыная төшкән, әмма затлылыгын тагын да арттырган чәчләренә, гомумән дә,— энә-җепле дисәң, аз булыр,— килеш-килбәтенә элекләрне дә хәйран идем. Татарда мондый кеше тумый, бу бер европалы әдиптер дип, аның хакында дуслар алдында сүз тегермәнен тартып маташканым да хәтердә. Әмма ул да үзгәрә башлаган икән: затлы борыны өстенә алтынланган кысалы күзлек менеп кунаклаган, чәч тараш рәвеше дә бераз башкача юнәлеш алып, уң якка таба авыштырылган. Әмма да үз-үзен тотышы, кыяфәте, күз йөртеше, исәнләшеп елмаюлары һаман шул затлылыкка затлылык белән төрелгән. Секция утырышы инде бара, бер яшь ханым әле генә башлаган докладын инде очлап китереп маташа иде. Әмма урынсыз калган һәм аяк өсте диварга терәлеп басып торган Фазыл әфәнденең дикъкатен янәшәсендә утыручылар бозгалап алдылар: — Сезгә урын бирергә иде! Басып тормагыз! Утырыгыз! Кеше өстенә барып утырырга кем дип белдегез ул Кодрәтов әфәндене? Үз урыныгызны бирегез! Әйтәсе килә, әмма мин әллә үземнекен бирер идемме? Һәм Кодрәтов әфәндегә каяндыр урындык китерделәр. Докладлар дәвам итте. Әмма халыкка, сизелеп тора, аларныкы кирәк түгел иде. Шулай да, тәртипне бозарга ярамый, эш дәвам итте. Шулай бара торып, Фазыл әфәндегә сүз бирелде. Инде күптән арыган, йоклап та, сөйләшеп-гәпләшеп тә алган халык сихри бер “әйе” белән шым калды, дикъкатьләре күңел амбарларына кайтты. Барыбыз да Кодрәтов әфәнденең авызына чумарга әзер хәлгә кердек. Доклады башланып китте.
II Беренче карашка аның темасы үтә дә гади кебек иде. Хәтта аптырап куйдым: халык аның фикерләрен тыңларга түгел, үзен күрергә дип килгәндер тәгаен. Кодрәтов әфәнде хакында азмы риваятьләр йөрде. Имеш, ул хатын-кызларны бер күз карашы белән әсир итә дә, алар аңа мәңге оныта алмаслык дәрәҗәдә гашыйк булалар. Ул гынамы әле, аның кочагында бер кичне уздыруны олы бәхеткә санаучы туташлар да бар, диләр. Соңгы елларда Казан урамнарына түгелешеп чыккан “зәңгәрләр” дә Фазыл әфәндене аулап караганнар икән. Эшләре дә барып чыгасы булган, әмма аның үтә дә бер усал дусты ул фахишләрне тиз рисвай иткән. Менә бит ул ничек! Тик тегеләр бу хәлне бик авыр кичергәннәр, төнлә килеп, сагалап алып, дустын суеп та киткәннәр, имеш. Кеше сөйли инде: әллә чын, әллә ялган, белеп бетерү юк! Ул әкиятләр белән колак рәхәтләндерәләр димени? Шушы рәвешле үзара узышып таралган гайбәт сүзләргә мин ышанмадым. Алар адәм зиһенен чуарлатучы гарәп әкиятләрен хәтерләткәнгә, ишеткәннәремне күңелемнән чыгарып ташладым. Һәм менә Фазыл әфәнде Кодрәтовның әллә ни әһәмияте күренмәгән докладын тыңлап утырам. Башкалар дикъкать иткәч, мин дә аның һәр сүзен күңелгә сеңдереп баргандай итәм. Ә темасы үтә дә гади, дидемме? Идел-Урал буйларында очраган руник язулы ташлар хакында сүз алып бара ул. Аның чыгышы хакында әйткәндә үк секция җитәкчесе, олы университет профессоры Фәлгать Галәветдинович, ярым көлеп, тәмам мыскыллап диярлек: — Сез дә моның ише юк-бар темаларга бирелдегезмени?— дигән тел сөңгеләре белән төрттереп алды. Бәлки аның шушы рәвешле хәйлә белән гайрәт итүенә зиһенем сүрүе тырмалып калган булгандыр — мин дә күңелдәге шул фикерне шомартып утырдым, әмма Кодрәтовның һәр дәлилен кабул итә барып, аның белән килешүемне тойдым. Инде карт профессор Фәлгать Галәветдиновичның борын кабартып утырулары көлке тоела башлады. Бу Галәветдинович дигәннәренең китапларын күп укырга туры килде. Иренмәсә дә иренми икән адәм баласы юк-барны язарга дигән фикергә азмы килдем мин ул вакытларда. Әле һаман “сафта” бит үзе, исең китәр! Теше-тырнагы белән ябыша белә бит кеше. Андыйларның ике аягыннан тотып селкесәң дә авызларыннан мәгънәле сүз таммый, диләр. Хак микәнни? Хәер, нишләп теше-тырнагы белән үз кемлеге хәсрәтен тартуга ябышмасын ди? Бер ара, мәртәбә арбасыннан төшеп калып, күпме вакытлар иза чикте түгелме соң? Ул хакта бик тә үпкәләп, ачу килүләрен яшерми “Хәтер агачы” исемле китап та язган, диләр. Бастырып та чыгарган әле! Үзенә булышкан, үзен кеше иткән һәммәләрнең йөзенә төкергәне мәгълүм шул китабыннан. Данлыклы бер институтта, ректор кәнәфиенә менеп утырып, торгынлык чорында шәп кенә яшәп ятканында, заманалар кинәт үзгәреп, һәммә кыйты эшләре калкып чыккан да, бу хәлгә хәйран иткән түрәләр “очырткан” булганнар үзен. Аннары да ничәмә эшләрнең башына утырып, үз җаена шуларны “чоңгылга төртеп”, бер дә юньле гамәл башкарганы юк, имеш, диләр. Ул кадәресен тарихларның ярым-йорты хәтереннән актарып эзләп табарга була, әмма мин аның үзеннән ике тапкырга яшьрәк бер хатын белән иркәләнеп яшәп ятуын беләм. Дөрес, аны әфәндебез үзе дә яшерми. Мактанып сөйли, ханымны калдырмый, янында театрларга йөртә. Хәтта фәннәр кандидаты ясамакчы, ди. Тик менә бүген ул хатыны нигәдер монда күренми? Юк-юк! Ак тәүбә, кара тәүбә! Әллә кайларга кереп киттем, бөтенләй дикъкатем бозылды. Болай ук шакшы гайбәтләргә бирелү бер дә ярамый — оят белергә кирәк! Яшәсен! Нәрсә дип әле мин шушы Фәлгать Галәветдиновичны искә алдым? Ә, исемдә!.. Менә бит, ул тагын докладчыны сүзе уртасында бүлдерде. Вакыт чыкты, имеш. Фазыл әфәнде Кодрәтов шунда халыкка күз ташлады, гүяки алардан ул: “Дәвам итимме?”— диярәк сорыйдыр сыман иде. Аны тиз аңлап алдылар: — Тыңлап бетерик! Шуның өчен җыелдык!— диделәр кыю сүзлеләр. Әмма башка докладчыларның өлешенә керергә Фазыл әфәнде Кодрәтовның тәрбиясе һәм намусы комачаулык итә иде булса кирәк. Ул: — Йомгаклап куярга рөхсәт итсәгез иде?— дип үтенде. Моңа кадәр әллә алдындагы кәгазьләреннән укый, әллә күңеленнән сөйләп бара иде — төрлечә кабул ителде, хәзер исә арадан миңа карап тора башлады. Секция җитәкчесенең сүзен көтте. — Бер минутыгыз калып бара, сыеша алмассыз!— дип кистерде Фәлгать Галәветдинович, үзеннән гайре һичкемне сөймәвен сиздереп. Алар дошманнар иделәрме, әллә инде Фазыл әфәнде Кодрәтовка карата булган халык мәхәббәтеннән көнлиме — болары ук безгә сиздермәде. Хәйран итәләр дә инде бу адәм баласы дигәннәре: Фәлгать Галәветдинович, миңа калса, Фазыл әфәнде Кодрәтовның кисеп ташлаган тырнагы бәясенә дә тормый һәм торачак та түгел! Әйе, шулаен шулай да бит, әмма Фәлгать Галәветдинович хәзер олы университетта кафедра мөдире, үз дигәнен эшли ала торган башбаштак зат, ә Фазыл әфәнде Кодрәтов — яшь, гади, фән эчендә эшләүче, фәнгә фән өчен фән булып килгән галим. Онытылмасын, әле бу арада гына профессор дипломы алды түгелме? Менә чагыштыр кешеләрне: аларның кайсы кем? Кайсы зат? Әйтеп тә булмый! Әмма мин, мондагы күпләр кебек, Фазыл әфәнде Кодрәтовны гыйлем иясе буларак та, кешелек сыйфатларыннан чыгып та өстен күрәм. Ул, вак адәм кебек, бер дә “токмачланып” торучылардан түгел. Ә менә Фәлгать Галәветдинович кискәләнергә ярата, очсызланырга! Бу хәл кемнең кем икәнлегенә күрсәткеч түгелмени соң? Вакланучан гадәтең бар икән, белеп тор, синнән бөек кеше чыкмый. Монымы инде мәдәни халыклар белмиләр?
III — Безнең тарафтан бәян ителгән һәм кулыбызда булган дәлилләр, фактлар Идел-Урал буйларында очраган руник язулы ташларның бары тик ханлык һәм бәклек, тарханлык ызаннары, ягъни чик буе ташлары гына булуларын раслыйлар. Ул биләмәләрнең йөз еллар буена бер әмирдән икенчесенең кулына күчә баруы элекке тамгалар янәшәсендә яңаларының барлыкка килүенә сәбәп булган. Кайбер билгеләрнең укылмас дәрәҗәдә булулары, арадан берсенең яки ике-өченең ачыграк сакланып калуы да гипотезабыз дөреслегенә дәлил санала ала. Тел тарихын өйрәнүче галимнәребезнең ул тамгаларны сүз итеп җыярга тырышулары фәннең бу өлкәдә дөрес юлдан китмәвен раслый!.. Халык шунда гөж итеп куйды. Аңардан бу сүзне көтмәгән иделәр, дисәм, ялгышам, Фазыл әфәнде Кодрәтовны “ревизионист” буларак бәяләүләреннән дә хәбәрдарлыгым бар. Шунысын да танырга тиешмен: аның фәнни ачышлары саллы дәлилләр белән озатылып, һаман өстен чыга бардылар. Фәлгать Галәветдинович кебек дошманнары каян килмәсен? Ул бит аларның фикерләрен һичбер вакытта санга сукмады. Ут белән уйнады, менә бүгенге доклады да шушындый булып чыкты. Халык көткәненә иреште. Сүз сорап та тормыйча, телче дә, тарихчы да, әдәбиятчы да булып танылган ак чәчле карт галим Бәкер Әхмәдишин сикереп диярлек урыныннан күтәрелде һәм, юка да, озын да гәүдәсен имән кебек ныклы итеп һәм күкрәкләрен киереп тотып: — Ялган, ялган бу!— дип белдерде. Аның электә бик тә дәртле “болгарчы” булуын, ни күрсә, нәрсә ишетсә — шуны Идел буе болгарларына нисбәт итүче сыйфатында дан алуын танысалар, заманалар үзгәреп, сәясәтләр бозылып, Алтын Урда һәм “татар тарихы”, “татар халкы” дигән сүзләр күпереп китүгә, мәсләге дә үзгәргән шәхес икәнлеген дә монда утыручылар ачык белә иделәр. Дөрес, әүвәле бу үзенчәлекләрен ул сиздермәскә тырышты. Болгарларга бәйле хезмәтләрен бераз тузан капларга тиеш иде. Ә еллар узучан икән алар, тузан көттерми утыручан, эзләр — бетүчән, сүзләр — онытылучан. Хәзер шушы ук Бәкер Әхмәдишин болгарларның тарихларына бәйле фикерләрен тулысынча чуаш халкына “бүләк итеп” һәм моны башкача мөмкин түгел дип “раслап” зур-зур мәкаләләр яза, татар дип, Алтын Урда дип шапырына. Сәясәт җиле уңаена туктаусыз боргаланулары сәбәпле “Флюгер” кушаматын да алды. Һәм менә үзенең “тегермәненә су койган” Фазыл әфәнде Кодрәтовның докладына каршы чыгып маташа. Бу хәл җәмәгатьчелекне бераз аптырашта калдырды. Профессор Фәлгать Галәветдинович дилбегәне кыска тота торган кеше икәнлеген шунда ук сиздерергә өлгерде: — Фикер алышулар — ахырдан!— диде. Тиз генә икенче бер докладчыга сүзне биреп, Бәкер Әхмәдишинның авызына су каптырырга мөмкин иде. Әмма “Флюгер”нең ак йөзе сузылып киткәндәй тоелды. Ул: — Минеке чыгыш түгел, сорау гына!— диде. Профессор җитәкче аңа юл куярга мәҗбүр булды. — Фальсификация белән фәнне тутыралар, җәмәгать!— диде Бәкер Әхмәдишин, карт башын кече итеп.— Минем мәкаләм бар, һич югы аны Фазыл Кодрәтов укырга, аңа күз салырга тиеш иде. Ул ташлар руник язулы. Безнең борынгы бабаларыбызның тарихы Орхон-Енисей буйлары белән турыдан-туры тоташкан. Бу язулы ташлар борынгыдан бабаларыбызның Идел-Урал буйларында яшәүләрен раслыйлар. Фазыл Кодрәтов тарихыбызны болгарларга кайтарып кертергә, безне чуаш итәргә маташа. Ул “болгарчылар” яклы!— дип тезеп-тезеп сөйли башлады, әгәр дә куелган тешләре, аслы-өсле төшеп китеп, сүзләрен бүлдермәсәләр, кыза баруыннан туктату мөмкин түгел иде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|