ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 3 страница— Министр урынбасарлары анда утырсыннар,— диде тагын да Аяз абый, зал ягына ишарәләп,— безнеке — монда! Яхшы утырылды. Тамагы ачлар, артыбыздан кереп, өстәл тирәли урыннар ала тордылар. Бераздан төкле мәҗлес гөрли башлады.
V Юк, Аяз абый турында бер генә төрле уйлый алмыйм икән шул. Бу ресторанда булган вакыйга икенчеме, өченчеме очрашуыбызга карый. Күңелдә Аяз абый Гыйләҗев олпат, хөрмәткә лаеклы кеше буларак, якты хатирәләремнең тәхетендә генә утыручы зат рәвешендә сыйфатланырга тиеш иде. Без аның белән районнарда да очраша торган идек, әдәбият бәйрәмнәрендә дә чыгышлар ясадык. Аяз абый бервакытта да вакланмады, үзен эре тотты. Шушы олпатлыгы белән халык күңелен яулый белде. Ни генә дисәк тә, сүз онытыла, кыяфәт, кемлек хәтердә калучан икән, дибез. Әмма йөрәккә үтеп керерлек итеп әйтелгән, бәгырьгә килеп кадалган сүз угыннан калган җәрәхәт мәңгелек икән. Нигәдер начары истә кала, яхшысы онытыла бара. Кая ул шундый сүз — бәгырьгә май булып ятсын, хәтергә бал булып утырсын? Аны язучы, шагыйрь халкы сөйләргә тиеш. Әмма ни кызганыч, алар бәлки халык колагына андыйны әйтә дә торганнардыр, тик үзара сөйләшкәндә тешләрен үткен, телләрен чарланган хәлдә тоталар. Язучыларны бер-берсенә әйтешмиләр, олысына кечесе дустанә яшиләр икән, димәгез, һай тешләшеп тә куялар. Ничек бер-берсенең сүзләренә чыдый торганнардыр, белмим. Әмма читтән аларны тыңлап торганда, үзара сандугачлар булып сайрашалар болар дигән тойгы кала да кала инде, чөнки сүзләре артыгы белән зәвыклы, артыгы белән чәчәкләргә-чукларга төренеп чыга ки, ямьсезе дә ямьләнеп, матур булып ишетелә. Шунда берәрсе шигырен дә яттан сөйләп җибәрсә, тәмам хәйран каласың. Хәер, без бичара адәм балалары, кошларның чыркылдашып талашуларын, үзара чукышып кычкырышуларын да сайрыйлар да инде болар дип кабул итүчән. Шулай түгелме? Син дә язучы бит, нигә безнең сүз мәҗлесләреннән йөз чөерәсең? Ә, аңлыйм, үзеңне акыллыга саныйсың! Ә менә мин — дивана. Ә беләсеңме, элекләрне шундый да акыллы идем, кайчан да булса акылым саташыр дип башыма да китерә алмадым. Ә юләрләнүем күптән үк, әдәбият мәйданына канатлы атка атланып килеп кергән көнемнән үк башланган булган, белмәдем. Сиңа боларны ни өчен әйтәмме? Белмим. Юк, тукта, беләм бугай! Беләсеңме безнең аерма нәрсәдә? Ә мин беләм! Менә юләр дип әйтмә инде мине! Син дөньяга өмет белән карыйсың, ә мин анда теләк белән яшим! Өмет — яшәтә, ә теләк — саташтыра ул! Хәтеремдә иртәнге салкынча тынлыкта ялгызы гына сузып-сузып сайраган сандугач тавышы яңарды әле. Менә аңа, еракта, икенчесе кушыла, өченчесе. Алар бер-берсен ишетәләр сыман. Җырларын туктап-туктап тыңлыйлар, хәбәрләшкәндәй кара-каршы да сайрашып алалар. Болар — Ходайның сайрау таланты белән туган кошлары, затлылар. Затсызлана алмыйлар. Ә шулай да сандугачларның хор белән күмәкләшеп җырлаганнарын ишеткәнең бармы? Юктыр. Булмас. Сандугачлар хәтта көтү белән дә очмыйлар бит әле. Менә хакыйкать ничек һәм нинди! Аяз абый белән тәкәләр кебек сөзешеп алган идек. Дөресрәге, ул миңа мөгезе белән ыргылды. Тәвәккәл һәм мәгърур гына чигендем. Күңелсез булды. Бары тик читкә китеп кенә бастым. Ул миңа икенче тапкыр сөзәргә дә, ташланырга да кыймады. Уйга калдым һәм: “Аяз абый мине кем беләндер бутады булса кирәк?”— дип, хәтеремне сафландырырга тырыштым. Хәер, мин кем идем? Бер яшь язучы кисәге. Һәм өстемнән таптап китү өчен аңарга батырлык кирәк идеме? Бигрәк тә Аяз абыйга, заманабызның бөек язучысы буларак танылган шәхескә? Нияз Майлаш та, Илгизәр дә, Авыл Гыйбатов әфәнделәр дә монда, күрше палатада гына. Ә син монда ничек? Бер хезмәткәребез кергән иде, шуның документларын китердек? Ә үзеңә чират кайчан җитә соң? 13.11.05.–01.03.07.
БӘХЕТ МИЗГЕЛЛӘРЕ Хикәя
Ул елда көз җылы һәм матур көннәре белән килде. Нургали әфәнде Казан урамнарыннан күңел иркенлегендә узып, 15 нче номерлы микро-автобуска утырып, шәһәр үзәгенә таба юл алды. Әллә ни ашыкмый да иде. Бу микро-автобус махсус маршрут белән йөрүче такси санала. Тиз йөрешле “Газель”ләр иртә-кич халыкны шыгырдаганчы тутырып чаптырсалар да, көндезге вакытларда тәмам диярлек бушап калалар, ике-өч кешегә хезмәт итүне дә зур бәхеткә саныйлар. Нургали әфәнде шушындый хөрмәткә ия булуына шат иде. Күңеле моңа бик тә хушланып барганында, чираттагы тукталыштан аның янындагы утыргычта күгәрчендәй бер чибәр туташ урын алды. Нургали әфәнде аңа йотылып караган хәлендә өнсез калды. Туташ моны игътибар галәмәте дип кабул итте булырга кирәк, борын очынача төшеп җитәрдәй озын керфекләрен сикертеп алды. Нургалинең рәхәтлек белән ишелеп чыккан кайнар сулышы кая таба барганын белми, туташның хушбуй исләрен алып бөтерә-бөтерә, түгәрәк ак йөзендәге гарәби мәһабәтлек белән салыныбрак торган борынына кире кайтты. Ә Нургали әфәнде, чын ир кеше буларак, тимер йөрәген уттан алып суга, судан чыгарып, кабат ялкынлы утка ташларга өлгерде. Мондый хис аңарга таныш иде. Яшь егет кебек үзен тоеп, шушы хисенә рәхмәтле хәлендә ни хыяллана, ни сагышлана алмыйча, үз җае белән, сиздерми генә кыздан карашын алып, алга карап баруында булды. Алар икесе дә “Толстой тукталышы”нда төшеп калдылар. Нургали, май ашаган мәче кебек назлы елмаеп, ак йөзен алтын нурлы кояшка куеп, күзләре чагылгандай итенде. Ул шушы хәйләне кызга таба борылу өчен уйлап тапты. Эссе җәй аның кара чәчләрен дә яларга, тәнен дә күгәртергә өлгерми үтеп тә киткән, ә менә туташ һәммә төрле кайнар комлыкларның рәхәтен тәненә сеңдерүдән җитлегеп пешкән кызыл алма сыйфатын алган. Ул буй, ул сын: йөз дә сиксән һәм туксанга утыз да туксан! Хет бүген мәрмәр сын итеп Ирек мәйданына, “Милләт йөзе” исеме биреп, һәйкәл урынына бастыр, татарлыгы мәңгегә үлгән опера һәм балет театры да терелеп китәчәк, югыйсә! Нургали шым булды. Аның метр да туксанлы буе сирәкләнә башлаган яфраклы бер гасырлык чаганнар биеклеге булып китә язды. Юлны аркылы чыкканнарында туташка һәммә машиналар, тукталып, мәрхабә юлын бирделәр. Бу форсатны Нургали әфәнде калдырасы түгел иде, авыр һәм киң сулыш ала башлаган эреле-ваклы машиналар күзеннән югалу өчен адымнарын ешайтты. Кыз алдан бара бирде. Аңа карап баруы Нургалине исә яшьлегенә алып китте. Әмма ул бу мизгелдә һичкемне исенә төшерергә теләмәде, чөнки мондый туташ аның бәхетенә насыйп булганы юк иде. Һәм менә светофор юл бирми туктатты. Хәтта туташны да санга сукмады. Ә бәлки аны күрүдән күзләре яшел янган җиреннән кызарып киткәндер? Маркс урамы машиналарны ярата инде ул. Элекләрне моннан обком, местком, партком, совмин машиналары гына йөртелсә, кызыл бугаз коммунист “аталары”на гына аннан “Волга”ларда җилдерергә рөхсәт ителсә, хәзер киемнәрен үзгәртеп кигән шул ук абзыкайларның буржуаз балалары чит ил лимузиннарында “Маркс”ны таптый иделәр. Яшел ут янды. Туташ, күз сирпеп кенә әйдәкләп алып, Нургали әфәндегә “алдан барырга инде сезнең чират” дигәндәй, хөрмәт вә игътибар илә ишарә бирде. Мондый “ак җәймәле юлдан баруы” үзе бәхет була бит ул! Шунлыктан Нургали әфәнденең башы күккә тиде. Белә иде: туташ аны күзәтеп килә, һәр адымына, буй-сынына, үз-үзен тотышына соклана. Мөгаен уйлый да торгандыр әле: “Бераз олырак яшьтә икән,— имеш,— әмма да мондый әфәнде белән танышлык яхшы булырга тиеш! Сүз башламасмы?” Инде Нургали әфәнде кайнар адымнарын тышаулады. Туташ аны күбәләктәй очып килешендә куып тотты. Аларның күзләре тагын очраштылар. “Ниндидер серлелек белән тулы үзләре!”— диде Нургали әфәнде, күңелен юатып, үз серенә үзе генә күмелгән хәлендә. Горький урамын кисеп чыгарга тиеш иделәр. Тиз арада светофорда яшел ут янарга өлгерде. Болай ук ашыктырмаса да ярый иде дә бит!.. Нургали горур адымнары белән атлый бирде. Аның аяклары йомшак кына басалар, гүяки чыпчык артыннан аулаган азгын мәче диярсең әфәндебезне! Ә туташның үкчәләре асфальт сукмагын чикләвек ваткандай шак-шок китерә. Нинди тигез һәм затлы адымнар! Әллә соң чыннан да кыеп кына сүз башларгамы? Кая кадәр шушылай янәшә атлап, күзләр белән генә сөйләшеп барырлар? Урамда яшь студент егетләр аз түгел иде. Нургали әфәнде аларга кызыгып һәм бераз көнләшеп карап-карап алгалый-алгалый гына атлады. “Сезнең яшьтә минем дә күзләрем сукыр иделәр!— диде ул, үз-үзенә пышылдап, әмма бераз сөенеп һәм тантана итеп.— Чибәр кызны сез күрмисез, беләм! Яшьлекнең кадерен санлагыз, кадерен! Һәр ялтыраганга күз салмагыз, алтын бөртеген табыгыз! Менә ул вакытта мәхәббәт дөрес була!” Нургали әфәндегә болай уйлавы тагын да рәхәтлек бирде. Күңеле күбәләктәй талпына, инде дә очып китәр сыман. Әйе, аңа рәхәт, бик тә рәхәт. Ул бит чибәр, бер кашык сусыз да, юк-юк, хәтта кашыксыз да, шул килеш кенә йотарлык туташның күз карашына басып-басып кына, оча-оча гына бара! Йа Ходай, бу нинди бәхет, бу нинди рәхәтлек, бу нинди сәгадәт! Моннан соң мәңге шулай булачак! Нургали әфәнде кинәт кенә туктап калды, менә туташ аны куып тотасы иде. Әмма юк та юк. Нургали артына борылды, уңына, сулына. Тик туташ беркайда да юк иде инде! Ул шунда асфальт юлдан кызның эзләрен эзләп карады. Тик таба гына алмады. Җылы кояшның алтын нурлары анда сибелеп уйный иделәр. Нургали әфәнде аларның һәр бөртеген дә аерым-аерым күреп алырга өлгерде бугай. Һәм шунда ирексездән үз күләгәсенә игътибар итте. Аның ул олы корсаклы, чатан аяклы, бөкресе чыккан сурәттә булуын күреп шаклар катты. 28.02.07.
КОНКУРСКА Хикәя-памфлет
Язучы Хисбуллин әфәнде бүген генә бик яхшы бер хикәя язып тәмамлады. Исеме дә, эчтәлеге дә, башкасы да укучының күңеленә хуш килерлек һәм акылын яулап алырлык иде. Язмасыннан бераз суынгач, хисләре утырып җиткәч, ул аны укып чыкты. Күп тә түгел, биш сәхифәдән гыйбарәт бу әсәре чын мәгънәсендә зур уңышларыннан берсе иде. Әле генә “Казан утлары” журналыннан хикәяләр конкурсы ачылу хакында укыды һәм, әсәрен папкага салып, юлын редакциягә турылады. Тукталышта аны маршрут автобусы (менә бәхете!) көтеп алды һәм “Пресса йорты”на илтеп тә куйды. Хисбуллин ачык ишектән узды, аны кайда да танып, “Хуш киләсез!” дигәндәй озатып кала тордылар. Лифтта элдертеп кенә унынчы катка менде. Данлыклы “Казан утлары” журналы редакциясе шушында урнашкан иде. “Проза бүлеге” ишеген шакыды. Монда да аны танып һәм хуплап каршы алдылар. Хәл-әхвәлләр сораштыргач, журналның проза бүлеге мөдире, сөенеченнән ахрысы, бүлмәсе буйлап яхшы аттай йөренгәләп алды. Тәнкыйть бүлеге мөдире дә монда иде. — Хикәя конкурсы игълан иткәнсез икән,— дип Хисбуллин, сүзне тамыры белән күтәреп, әңгәмә өстәленә аударды. — Шулай иде!— диде проза бүлеге мөдире, беразга шиккә төшеп.— Әллә хикәя китердегезме? Кая, бирегез әле, укып чыгыйк! Хисбуллин аңа кулъязмасын сузды. Редактор әфәнде, зур куаныч белән алып, калын гына “буаз” бер папкага аны салып та куйды һәм дә зур шатлык белән: — Менә бит никадәрле җыелдылар!— дип куанычын белдерде... Ул көнне Хисбуллин, үз көенә генә яшәмичә, “Казан утлары”нда шактый “юынып һәм юылып” дигәндәй, әйбәт кенә махмырлап кайтып керде. Икенче көнне, эсселәтми-суытмый, дуслык хакына редакторга шалтыратты. Аңардан исә: — Укыдым... Укып чыктым хикәягезне,— дигән сүзләрне ишетеп куанды. Әмма шунда ук тәненә суык йөгерде. Чөнки сүзләре шундый иделәр: — Тик менә, ни, биреп булырмы икән? Бастырыр өчен ярарлык сыман түгел... Ни... Актуальлеге... Язылышы... Теле... Аңлыйсыз инде! Хисбуллин тәмам югалып калды. Әле кичә генә аңа шушы редактор әфәнде, тәмам ачылып китеп: — Беләсеңме, дустым, хикмәт нәрсәдә?— дип сөйләгән иде бит.— Яхшы хикәяләр бар ул. Бар! Безнең халык талантлы. Менә мин дә бер хикәя яздым конкурска. Басылып чыгар. Укырсың! Әмма ни бит әле, беренчелекне теләсә кемгә биреп тә булмый бит әле аны! Димәк, бу юлы да талантлы әсәрләр читтә калачак! Бу конкурс та сәясәт, уен... Аңлыйсыңмы?.. Хисбуллин шушыларны исенә төшерде һәм, гомерендә беренче тапкыр булыр, талантлы әсәр язганы өчен үзенә, зиһененә, хәтта нәсел-нәсәбенә үпкәләде. “Менә бит хикмәт нәрсәдә икән!— дип көйде һәм янды.— Әгәр дә талантта чамалы кешеләр редактор булалар икән, бу бер дә начар түгел, әмма да андый адәмнәр язучы да икәннәр, әдәбиятның чыннан да казасына әвереләләр түгелме? Андыйларның күңеле дә, акылы да үзләренекеннән талантлырак әсәрләрне кабул итә алудан мәхрүм шул!” Бу фикере аңа бик ошады. Үзенең чын талант иясе икәнлегенә инануына шушы да җитә калды. Юләргә күпме кирәк инде?
КОНТОРА КҮСЕСЕ Хикәя
I Көн төшкелектән авышкан иде. Карьера хәсрәтендәге Камил Сәхабиев, өстәл артыннан чыгарга уйламый гына, басынкы караш белән кул сәгатенә карап торды. Аннары күзләре дивар буйлап йөгереп уздылар, тәрәзәгә текәлгәндәй иттеләр. Кайдан да вакытның төгәл генә ничәләр икәнлеген белеп булмый иде. Контора өстәлләрендә эш кәгазьләре, төрле тупланмалар тулып торсалар да, аларны актаруда эшкә чумган хезмәттәшләре дә күренмәделәр. Барысы да төшке ашларына киткән җирләрендә ахрысы. Кемнән сорасын икән инде? Вакыт күпме? Сәгать ничә? Үзенеке дөрес күрсәтмимени? Белмәссең, бәлки дөрестер, бәлки юктыр! Аңа гына ышанып буламыни? Соңгы ярты елда әллә нәрсә эшләде, артка да калгалый, алга да йөгергәли. Ул туктап калуларын әйтәсе дә юк. Алганында япон сәгате дигәннәр иде, кыйммәтле булды, ничә мең тәңкәлек, әмма ышанычлы дип әйтерлеге эләкмәде. Бәхетеңне сыер бер сөзсә, икенче юлы җиңел генә төзәлер димә. Менә бит ул ничек! Камил Сәхабиев ничәнче елын шушы конторада хезмәт итә иде. Казан шәһәренең 77 нче номерлы бу оешмасы булмаса, дөньяда яшәеш һәм тормыш алга да китмәячәк, артка да калмаячак. Болары гына һәркемгә яхшы мәгълүм. Тагын да сәгатенә карап алганнан соң, вакыт җиткәнлеген аңлап, Камил Сәхабиев үзеннән калдырмый йөрткән портфеленнән термос һәм төргәк чыгарды. Аның берсендә куе кәһвә, икенчесендә бутерброд иде. Бу аның төшкелек ашы. Дөрес, кәһвәне ул ике генә савыт эчә, артыгын кичкә калдыра. Кем белә, бәлки бүген дә аңа сәгать сигезләргәчә, хәтта тугызларгача эшләргә туры килер? Һаман да шулай булгалап тора бит. Инде унҗиде еллардыр бу конторада эшли, иртәнге сигезгә килеп җитә, кичке сигездән дә алдарак кайтып киткәне юк. Барысы да диярлек шулай эшлиләр. Назлыбикә Халисә туташ дигән берәүләре хезмәт йөген тарта башлаган иде, бер дә чыдый алмады: — Мине сез юләр дип белдегезме әллә? Нишләп чәчәктәй гомеремне тынчу конторада уздырыйм?— диде дә, ике дә уйлап тормады, гариза язып, ярты ай эчендә китеп тә барды. Эһ, ошый иде ул җанкисәк, бик хуш килеп тора иде Камил Сәхабиевнең күңеленә. Әллә нәрсә булды бит әле, китте дә барды. Аның урынына бетле күз Сабирҗан Галиевне китереп утырттылар. Бу мокыт пеләш башка карарлык та түгел ичмасам. Җитмәсә өстәле дә Камил Сәхабиевнең нәкъ каршысында гына. Башыңны күтәрдеңме, кызыл чытык ямьсез йөзе, пеләш башы һәм чебенләгән бетле күзләре белән карап торуыннан чирканып китәсең. Җитмәсә сирәк төкле кызгылт сакал-мыек үстереп, укшыткыч кыяфәттә йөри башлады. Үзен күркәм дип беләдер инде. Камил Сәхабиевнең күпме сизенгәне бар: шушы Сыйрак Сабирҗан яшертен генә коньяк чөмерергә ярата! Ул аның термосында, термосы портфелендә йөри. Уймак кадәрле генә чәшкәсе дә бар. Шуңа бүлә дә — гөлдерт, бушатып өлгерә. Ни өчен аны Сыйрак Сабирҗан дип атауларын Камил Сәхабиев бик яхшы белә. Әмма кешегә сөйләгәне юк. Бу Сыйрак Сабирҗан элгәрерәк елларда бер татар журналында бүлек мөдире вазифасында эшләп алган, анда яшь хатын-кызларның итәкләренә үрелә торган гадәте белән “сасысы” чыккан, ахырыл-әмер, ниндидер бер танышының тартуы аркасында, бәхеткә күмелеп, монда килеп урнашкан. Хәер, урнашкан дип, бу конторада урын табу элекләрне ай-һай авыр нәрсә иде. Ә менә ул — булдырган!
II Камил Сәхабиев тамагын бик тиз ялгап өлгерде. Бер кисәк бутерброд һәм ике чәшкә кәһвә аның өчен бер чиләк су белән бер йөк салам ашап бетерүгә тиң иде. Ул чәйни башласамы, тешләрен артык кысмыйча, ашыкмыйча, вак-вак итеп ризыкны авызында ярты сәгатьләп болгатып утыра ала. Ярым-йорты чәйнәүне “бисмилласыз” сосуга тиңли. Менә шуңа күрә дә төшке ашка иптәшләре белән йөрми. Тагын икенче сәбәбе дә бар: ул саклык кенәгәсенә акча җыя. Инде ничәмә тапкыр “янды”, меңнәреннән тиеннәр генә калды, әмма бу гамәленнән гайрәте чикмәде. Акча аңа бик тә, бик тә кирәк. Юк, ул фатирлы, аңа аны хөкүмәт бирде. Акча Камил Сәхабиевкә зур байлыклар хуҗасы булуын тояр өчен кирәк. Әгәр дә бүген кесәсенә артык ун сум килеп керсә, иртәгә үк банктагы касса счётына кереп ятачак. Әйтмәгез дә, өйрәтмәгез дә: акча ул җыелуны ярата! Камил Сәхабиев гомергә саран кеше булды. Өйләнгәнендә дә туйны кыз ягы ясады. Хәер, ул вакытта аның акчасы табын ясарга җитәрлек түгел, хәтта, әйтергә кирәк, юк иде әле, такси яллауга һәм үзенә яңа костюм алуга ук байлыгы төкәнде, балдакны кешегә бурычка кереп кенә юлладылар. Хатыны да, үзе дә Казан университеты студентлары иделәр. Кыз: “Кияүгә чыгасым килә!”— диде. Аңа Камил: “Мин ярасам, алам!”— дип әйтте. Менә шулай дуслаштылар, гаилә корып җибәрделәр. Кызның әти-әнисе, кеше алларында хур булабыз дип куркып, аларга зурлап туй үткәрделәр. Камилнең туганнары да тезелешеп килеп, чәүкәләр кебек түргә менеп утырдылар. Әле бик алай риза да түгелләр иде. Имеш, өрлек кебек менә дигән Камилне эләктергәненә сөенсен әле кыз ягы! Мондый наданлык һәм мәгънәсезлек татарда гына түгел, һәммә төрле халыкта да булырга мөмкин. Әмма кода-кодагыйларның икенче ягы болай уйлый белмәделәр, үпкәләшүләр кыяфәткә чыкмады анысы, шулай да күңелләрендә калмады түгел. Камил Сәхабиев нәкъ унбиш ел каен аталары белән бергә яшәде. Хатыны күркәм булып үсеп җитешкән андагы ике метрга ике метрлы бүлмә инде яңа парларга да бәхет куышы булды. Бер-бер артлы өч балалары туды. Хатыны “табам” дигәч, Камил каршы килә алмады. Кайнаталар бала ярата торган нәселдән иделәр. Хатыны исә, алып кайтып бирә дә, ялын да тутырмыйча эшенә чыга торды. Шулай гомерләре үтә-үтә, балалары мәктәп сабагын кимерә башлап, инде үсеп җитәләр бугай дигәндә, Аллаһының рәхмәте, менә бит, фатирлы да булдылар. Өч бүлмәле, киң, якты! Әмма да балалары сөенделәр. Өч кыз бит! Өч кыз! Тик менә өлкәннәре генә үзенә аерым бүлмә таләп итеп аптыраткач, Камил, хатынын кычкыртып, зал ягына күченделәр. Әлегә бергә яшәп яталар. Олы кызларын бүген кияүгә сорап килсәләр, биреп җибәрер иде дә, картаебрак бара шул, егетләр исе ишек төбендә сизелми. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|