ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 18 страницаХәер, шулай да булсын, ди. Әмма да менә улының бабайлар кебек мәчет карты рәвешенә керә баруы гына сәеррәк. Ник миңа Роберт исеме куштыгыз дип берара аптыраткач, аңарга әнисе: — Бу исем безнең татарның нинди олы язучылары, шагыйрьләре исеме! Бу исемгә лаек буласың бар әле!— дигәч, бәхәсләшүдән туктап, сөенеп тә йөри башлаган иде, бу ата мөселманлыгы каян килеп чыкты тагын? Имеш, мөселман булу ул бишвакыт намаз укудан гыйбарәт! Әмма да бу юлы да әнисе Гафифә акылына утыртты үзен: — Намазның рәвешләре төрле аның, улым,— диде. Кайлардан белеп бетергән икәнлеген дә сөйләп биргәндер әле. Җабир агай үзе дә мондый ук гыйлем иясе түгел икәнлеген аңлады. Аллаһының барлыгын һәм берлеген даими күңелендә тоту, һәр эшне һәм гамәлне аның исеме белән башлау һәм тәмамлау да намаз икән бит. Гомумән дә, син мөэмин икәнсең, намазсыз калмыйсың, ди. Чөнки гыйбадәт үзе үк намаз икән бит. Болары Җабир өчен олы яңалык иде. Коммунист булды, парторг. Әмма дингә каршы Сукыр Гыйсьмәт бабайларча ул чорларда көрәшеп, мәчет манаралары кисеп йөрмәделәр. Әгәр дә кушкан булсалар? Ярый әле андый фәрман югарыдан төшерелмәгән! Кара әле, теге вакытта ничек булды? Хатыны Гафифә, абыстайлар җыеп, Коръән ашы уздыргач, аның өстеннән райкомга шелтә хаты юллаган иделәр. Анда ничек ачуландылар! Белми калдым дип кенә котыла алды. Ул эш шушы Сукыр Гыйсьмәт картның гына тәгәрмәчкә таяк тыгуы булмадымы икән? Алай дисәң, башка рәвешле, кыңгыр-мыңгыр йөргәләп алуларына ничек бер “сигнал” да юлламаган икән? Җабир үз уйларыннан аптырап куйды, эчтән генә көлеп тә, сүгенеп тә алды. Иртәгә мәчеткә барып керсә, халык нәрсәләр сөйләр иде икән аның турында? Шунда аның хәтере яңарып, әгәр дә башкалар синең турыңда нәрсә уйлауларын беләсең килсә, әүвәле аларны үзең ничек бәяләвеңне исеңә ал дип, шул хакта хәтерен яңартып, эчтән генә көлемсерәп куйды. Нәкъ менә шул юл белән ул үзен тынычландыра белә иде. Теге вакытларда, газ кертү эшен җитәкли башлагач, секретарьдан район администрациясе башлыгына әверелеп алган һәм демократия, буржуйлык байракларын югары күтәрергә өлгергән хуҗа аңарга икенче тапкыр инде: — Әгәр дә эшли белмәсәң, Җабир Миңлейәхмәтович, эшли белә торган кешене табарбыз!— диде. — Ничек инде?— дип үпкәсен белдерде аңа каршы Җабир.— Ничек инде? Менә бит нәрсәләрне әйләндереп ташладык, газны алты эчендә авыл башына китереп җиткерә алдык. Бу бит аз чыгымнар белән башкарылды. Материалга экономия ясап! Әмма хуҗага мондый җавап бер нәрсә хакында гына әйтә иде, ул шуны сиздерергә теләп тагын кабатлады: — Эшли белмисең, Җабир Миңлейәхмәтович! — Аптыраттыгыз инде! Нәрсә, ничек була соң ул эшли белү?— дип, ачуы белән сикереп торды да ишеккә таба юнәлмәкче иде, Җабирның исенә төште: Кая китеп бара соң әле ул? Яңадан да хуҗа каршысына затлы урындыкка килеп утырырга мәҗбүр булды һәм, ярым үпкәләгән төс чыгарып: — Әйе, сез хаклы! Эшли белмим. Әйтеп кенә җибәрегез әле шуның мәгънәсен, Аллаһ хакы өчен!— диде үтенеп. Хуҗа көлеп җибәрде. Аннары аңлатып та бирде: — Эшли белмәгән кеше кебек соравыгызга гаҗәпләнәм,— дигән булды. Безнең кесәгә акча уңнан да, сулдан да агып керергә тиеш. Ришвәт булып түгел. Аллаһ сакласын! Кешеләрнең үз теләкләре белән! Беләбез бит: базар заманасы! Базар! Сез — белемле кеше, товарга сорау бар икән, аның бәясе дә югарыга таба сикерергә тиеш! — Безнең товар шундыймыни? Ә дәүләт карары? Халык бит ул юләр түгел, болай да кертерләр ул газны дип көтеп ятса, нәрсә эшләргә кала? Менә бит ничек! Яңача, ягъни базар мөнәсәбәтләре урнаштырырга әлегә Җабирның намусы кушмый иде. — Юләр сүз сөйлисез!— дип мыскыллады аны хуҗа.— Ничек алай булсын ул? — Соң инде!.. — Бер дә соң түгел,— диде башлык, ярым шаяртып һәм борып алып китеп,— товарны аны тәкъдим итә белергә, аңа бәяне куйганда да йөрәкле булырга кирәк. Газлаштыру өчен төзелгән “сметалар” буенча алар әүвәле кассага китереп түләсеннәр, әмма сез, моңа өстәп, үз тарифларыгызны булдырыгыз. Һәр газ кертелгән йорттан миңа мең доллардан да китермәссез. Менә шул булыр эшли белү! Бу вакытларда ул долларлар бәясе бик алай ук котырмаган да иде. Әмма бу акча бәләкәй дә түгел. Моны гына Җабир белеп торды һәм исәпләп тә чыгарды: иртәгәдән газ кертелә башланырга тиешле авылда өч йөз дә алтмыш хуҗалык. Бик җиңел генә өч йөз дә алмыш мең доллар. Җыелып алынырга, башлыкның кесәсенә килеп керергә тиеш. Әгәр дә өч авылны да исәпкә алсалар, миллионнан да артып китәчәк! Җабир тагын юл буена уйланып кайтты. Үзен дә буш калдырасы килмәде. Кичә генә партия җитәкчесе булган, илгә тугыры хезмәт иткән хуҗа бүген үз кесәсен генә кайгырта башлаган икән, димәк ул белеп эшли: гайре юлдан дөнья бара алмый! Гомер буена өстәгеләрнең сүзен тыңлап һәм үтәп килүне бәхете санаган Җабир Миңлейәхмәтович бүгеннән генә бүтәнчәгә үзгәрмәячәк. Һәм ул шушы күрсәтелгән юлдан шулай ук “коммунистларча” туры атлап китте. Дөрес, беркем дә ул кадәр акчаларны чыгарып “түгәрлек” дәрәҗәдә үк ахмак түгел иде. Җабирларга замана үзе ярдәмгә килде, акча көннән-көнгә бәһасезләнә барып, аны кесәдә саклауның яисә аңа таянуның мәгънәсе калмады. Ә хуҗа ул акчаларны кая, ничек куярга икәнлеген бик тә яхшы белә булып чыкты. Җабирга да моны өйрәтте: — Керемегезне капиталга әверелдерә барыгыз, капиталга! Тиздән аннан да ышанычлырак байлык булмаячак!— диде.
XVII Робертны әнисе Гафифә соңгы бала итеп кенә түгел, хәтта соңарып та алып кайтты. Ул вакытта әтисе Җабирга кырык яшь иде инде. Әмма уллары зәгыйфь булмады, бала чагыннан бирле тәүфыйк вә тәрбиядә үрнәк күрсәтте. Әнкәсе аның бу рәвешле булуына тәмам хәйран иде. Бер генә баласы да шушы кадәр зат сөяктән түгелләр икән! Үстерсәң, менә нинди ул үстер икән аны! Роберты иркәрәк иде. Үзсүзлелеге дә җитәрлек. Әмма да сабыр бала булыр икән. Менә шушында гына көтеп тор дип калдыр, урыныннан да кузгалмый, арыплар беткәнче калыр иде. Кайвакытта әнкәсе аны кайда калдырганын да онытып җибәргәләде. Бала кичкә кадәр кайтмагач кына исенә төшереп, ай-һайлап йөгереп барып, алып кайта торган иде. Менә бит ничекләр дә була ул! Роберт ярый әле яхшыны үрнәк итте, усалларга иярмәде. Мәктәпне бетергәч тә, университетның юридик факультетына укырга керде. Әнисе пенсиягә чыкканда ул инде студент иде. Әтисе газ эше белән йөреп, шул ук вакытта зур итеп таштан йорт та салдырды, гүяки монда балалары тулып торыр сыман иде. Әмма анда Гафифә белән икесе генә яшәп калдылар. Быел олылап Җабир абзыйны да пенсиягә озаттылар. Вакыйга март аенда булып, йортны тутырып зур бәйрәм ясадылар. Районнан хакимият башлыгы түгел, бу юлы район башкарма советы җитәкчесенә әверелгән, исеме үзгәртелеп тә, җимеме шул ук диярлек калган хуҗа үзе килде, күкләргә чөеп тост әйтте, ахырында, тагын өстәп: — Хәзер, Җабир Миңлейәхмәтович, сез, Аллаһ насыйп итеп, Җабир бабайга әверелдегез. Мәчеткә йөрергә, гыйбадәт тотарга да вакытыгыз барлыкка килде,— дип озак һәм озын бер нотык та сөйләп алды. Монысын ишетергә Җабир абзый хәзер түгел иде. Бераз ризасызлык та белдерде: — Сез мине мәчеткә, аннары зиратка куарга ашыкмагыз әле!— диде. Әмма аның болай “чыгымлап” куюын бәйрәмдәгеләр ишетмәделәр һәм ишетергә дә теләмәделәр. Затлы сүз әйтүенә басым ясап, хуҗаны күкләргә тагын да чөеп мактадылар. Кунакларның куштанлыгы өстәлнең ямен генә арттырды. Хәер, болары онытылып беттеләр инде. Менә ул да мәчеткә барып керер микәнни — менә нәрсәдә хикмәт! Бер дә аягы тартмый шул. Хатыны Гафифә нәрсә ди бит ә? Адәм баласы гыйбадәтсез яшәми, диме? Дөрес микәнни? Җабир агай, Җабир абзый гадәтенчә телевизор бытырдап утырганда уйларга ярата иде. Әмма бу юлы, игътибары үзгәрүгә, буш килеш кенә диван читендә булуын аңлап, аякларына басты. Килде. Телевизорны кабызмакчы булды, алгы яктан хатыны Гафифә эндәште: — Әтисе, кара әле, безгә кеше кереп килә!— диде. Бу сүзләрне ишеткәч, ниятеннән кире кайтып, Җабир абзый кереп килүчене каршы алырга ишеккә юнәлде. Ул да түгел, анда авылның мулласы Гыйльмулла карт күренде. Аның ияк астында кечкенә шакмаклы сакалы какча йөзенә килешеп тора иде. Сәлам бирешеп күрештеләр. Хәзрәткә утырырга урын бирделәр. Ул кулын догага күтәрде, йорт әһелләрен дә үзенә ияртеп “амин” каплады, аннары гына: — Кара әле, Җабир энем,— дип сүзгә кереште,— улым Робертның кайтканны әйткән иделәр, аңарга йомышым да бар иде. Чакырмассыңмы? — Китеп тә барды шул,— диде Җабир агай,— яшьләрнең шул инде аларның, бер урында гына тора белмиләр. Гыйльмулла бабай аптырабрак алды. Аннары: — Ай, алай икән, соңарганмын икән!— диде. Аның болай итеп улын сорап килүе Гафифәнең кызыксынуын арттырды. Шуңа күрә: — Аңарда ни йомышы икән, Җабир, сора әле!— диде. — Һи-и,— дип Гыйльмулла бабай кеткелдәп көлеп куйды.— нигә аны, сеңлем, турылап үзең миннән сорамыйсың? Җабирың сүзне китереп җиткергәнче җавабын да биреп өлгерәм әле мин. Колагым да катмады, Аллаһыга шөкер, сиксәнне узсам да зиһенем яхшы. Аракы эчмәдем, тәмәке тартмадым, каян зиһенгә зыян килсен ди әле? Үземнән сора! Арада тынлык урнашты. Ни генә әйтмәсен, Гыйльмулла бабай барыбер картлык зәхмәтенә башаяк чумып бетеп бара иде. Шулай да ул үзен кулга алырга өлгерде. Аннары: — Ни өчен дип... Аның динебездә бик тә гыйлем икәнлеген ишетеп килдем. Аңарга соравым бар иде,— диде.— Менә бит, китеп тә барган. Ярый инде, алай булгач, мин дә кузгалыйм! Әмма нәрсәнедер исенә төшерде. Җабир абзыйга күтәрелеп карады да, кул таягын аяклары арасыннан чыгарып, идәнгә төртеп-төртеп алды: — Син, энем Җабир, бер дә мәчеттә күренмисең!— дип әйтеп куйды. Аннары тагын да исенә алып, сүзләрен дәвам иттерде: — Бүген сине Коръән ашына изилнекеләр чакырдылармы? Барырга кирәк! Аштан өстен булырга ярамый! Аны шушылай иярә-иярә кеше арасына кереп китәсең!— диде, әмер биргәндәй. Җабирга вәгъдә кайтарырга гына калды. — Чакыра килгәннәр иде, сәгать өчкә икәнен әйттеләр. Мин дә вакыты булса — барырын әйтеп чыгарган идем. Малайлары килгән иде!— диде Гафифә, шунда хәзрәтнең учына кәгазь акча сонып. Бабай каршы килмәде. Садаканы бик тә олылап дога укыды, әрвахларны, ата-бабаларны искә алды, аларга хәерле ахирәт гомерләре теләде, йортка һәм әһеленә игелек һәм тынычлык, сәгадәтлек үтенде. — Кара әле!— Шаклар катты Гафифә.— Һәммәсенең дә исемнәрен хәтерлисез икән бит, Гыйльмулла бабай!— дип сөйләде, сөенечен яшерә алмыйча. Хәзрәтне Җабир агай озата чыкты. Шунда гына Гыйльмулла бабай: — Энем, ни, сорамадыңмы Роберт улыңнан, яшьләр арасында ниткән кадимчелек галәмәтләре башланган анда? Белмәдеңме?— дип сорады. Кадимчелек димәктән, Җабир агай ул нәрсәнең ни икәнлеген белми һәм ишеткәне дә юк иде. Бәлки гәҗит укыганда ул сүзгә очрап куйгандыр, әмма анда да игътибарсыз узылгандыр. Инде хәзрәткә ни дип җавап бирсен? Аның телсез торуыннан Гыйльмулла агай төшенеп алдымы, әллә соравын оныттымы: — Син, энем Җабир, ашка вакытында килерсең! Менә бит, башыңа кәләпүш тә киеп алгансың!— дип, хушлашты да, электән кыскара белми торган озын буен җиргә сеңдереп кенә, таягы артыннан тиз-тиз китеп барды. Аны озатып калган Җабир агайга хатын-кыз тавышы белән эндәштеләр. Борылуына, янында басып торган ярым төрекчә, ярым татарча, ярым русча, ярым әллә кемчә киенгән берәүне күреп алды. — Монда мөселманнар кайда яшиләр?— дип сорады ул хатын. Аңарга ничек җавап кайтарырга да белмичә аптырабрак калган Җабир агай исә: — Без мөселман идек. Нәрсәгә иде соң?— дип сорады. Башы-аягы тәмам диярлек капланган ул ханым исә аңарга әллә ышанмыйча, әллә чирканып карап торды да: — Мин бит чын мөселманнарны сорыйм!— диде. Җабир агай бу юлы да аптырабрак калды, аннары: — Мөселманнарның ялганнары да буламыни?— дип аптырады. Бу вакытта ул үзенең бик тә мыскыллануын тойды. Ачуы килде. Шулай да тыныч кала бирде. — Мин үземчә киемле мөселманнарны әйтәм!— диде теге хатын, шулай ук Җабир агайга чирканып каравын сиздерергә теләп. Шунда гына аңлашылды: авылларына быел кышын шәһәрдән күченеп кайткан, олы юл буендагы йортта яшәүче сәүдәгәр Бәкерне әйтә икән бу хатын. Җабир агай аңарга аңлатып бирде: — Бар шул андый кеше бездә! Нәкъ дөрес киләсез. Хафазыйның оныгын әйтәсез инде бит!.. Барыгыз, аннары, шушы оч белән килеп, уңга борылырсыз. Кибеткә җитәрәк олы капкалы йорт булыр. Шуларга керерсез. Бу очта түгелләр алар! — Миңарга шушы йортны күрсәткән иделәр!— диде бу мөслимә хатын, Җабир агайның сүзләрен кире кагып һәм капкасына төртеп күрсәтеп. Арада тынлык урнашты. Нәрсә дияргә дә белмичә, Җабир агай җилкәсен генә сикертте, аннары: — Монда да мөселманнар яши, әмма сезнеңчә киенеп йөрүчеләрдән түгел... Хуҗасы мин булам!— диде. — Юк-юк,— диде бу хатын, юләрләрчә сөйләнеп тә алырга өлгерде, аннары өстәп тә куйды: — Аллам сакласын! Аның болай дип әйтүе нәрсә өчен булгандыр, Җабир агай аңламады, кайтарып та сорамады. Китеп барган бу хатын артыннан аптыраулы хәлдә карап кына калды. Көн бик тә эсселәнеп һәм кайнарланып килә иде. Озын итәкле күлмәктән, тәмам диярлек төренеп беткән хәлендә, җилкәсе аша букча салган, култык астына мендәр кадәр төргәк кыстырган ул хатын Җабир агайга ни өчендер ышанычсыз кебек тоелып калды. Үзен һәм үзе кебекләрне генә дөрескә санап, башкаларны ачуланып, денсез һәм имансызлар дип ләгънәтләүче кешеләрне күз алдына китерде дә, аларны хатыны Гафифә белән чагыштырды. Шушында аңарга хакыйкать ачылган кебек тоелды. Хатыны Гафифәнең һәм аның кебек гомерләре буена тормыш йөген ире белән бергә тартып алып барышучыларның күңелендә генә Аллаһы тәгаләнең йортыдыр, алар гына чын һәм хак мөселман хатыннарыдыр дип уйларга өлгерде ул. Ә бу, тыштан күпереп, эчтән башкалар турында начарны уйлап йөрүчеләрдән күңеле чирканды. Менә ни өчен Робертына ачуы килгән булган аның, менә ни өчен: “Хәзрәте ишан буламыз!”— дигән сүзләрне улыннан ишетүдән куркып йөргән ул! Гафифәсе дөрес әйтә, мөселманлыкның асылын белеп сөйли икән шул! Һәм Җабир агай өенә таба атлады. Ул, капканы ачып, эчкә таба узганда, башка уйлар һәм өметләр белән яши башлаган кеше иде инде. Теге “ата коммунист”, халык җилкәсен кимерүче байгура, бозыкның чигенә барып чыккан Җабир агай урам якта калды. Башкалар кесәсеннән талап диярлек җыеп алынган байлыклар аркасында шәплеге һәм мәһабәтлеге белән балкып торган йорты-җире, ихаталары хәзер аңарга рәхәтләнеп, тыныч күңелдән шөкер итеп яшәргә ирек бирәчәкләр. Теленә “бисмилла”ны мендерсә, элеккеге түрәлеге дә кире кайтачак түгелме соң? Әйе, ул бүген Коръән ашына һичшиксез барачак. Нәрсә дип әйтәләр әле? “Хәзрәте ишан буламыз!”— диләрме? Казан, 28.05.06.- 20.01.07.
ТӘКӘЛӘР СӨЗЕШЕ, яки ЮЛӘР КЕШЕ ГАЙБӘТЛӘРЕ
Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|