ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 2 страница— Ә миңа Равил Фәйзуллин шигъриятеннән башка беркемнеке дә ошамый бит!— дип, Аяз абый кинәт кенә кабынып китте. Бер җөмләсенә икенчесе килеп кушылды. Аяз абыйның болайга таба сүз җебен алып китүе хәйранга калдырды. Күреп тора, аңа хөрмәт һәм түр бирелгән, ә ул аштан йөз чөерәме? Хикмәт нәрсәдә? Мин ни уйларга, ничек җавап бирергә тиеш? Әлбәттә рәхмәт, Аяз абый, чиксез зур рәхмәт, диячәкмен. Равил Фәйзуллин иҗаты миңа да бик ошый, диячәкмен. Сүзләрегез күңелемә хуш килде, диячәкмен. Әмма Аяз абый Гыйләҗев һаман да усал тел тегермәнен чамасыз әйләндерүдә булды. Аңа гомумән дә татар шигърияте ошамый икән, анда ул ни күңеленә, ни зиһененә куанырлык сүз таба алмый, минем шагыйрьлекне исә бөтенләй дә кабул итми булып чыкты. Менә шунда Нияз Майлаш, Илгизәр, Авыл Гыйбатов әфәнделәрнең сүзләре белән Аяз абый Гыйләҗевнең әйткәннәре, Равил абый Фәйзуллин шигырьләре һәм фикерләре барысы бергә килеп кушылдылар һәм гаҗәеп чиксез хаос барлыкка китерделәр. Аяз абыйга аптырашлы кыяфәтемдә карап куйдым. Исерек тә түгел бугай? Әмма нидәндер бик каты дулкынланган, менә бер «үрдәк бәбкәсен» тапкан да, козгын кебек ташлана да ташлана. Нишлим? Эчәргә җыенган чәемне калдырып, аяк өсте бастым да, үзем кабул итәрлек дәрәҗәдә сүз ахырын тыңлап бетереп, калганнарын тыңлап утыруымны юләргә санап: — Гафу итегез,— дидем һәм үз бүлмәмә кереп киттем. Минем күңелдә бер генә төрле хис бәргәләнә иде: мыскыллану! Аяз абый Гыйләҗевнең ни өчен алай эшләгәнен, әгәр дөресен әйткән булса, хәзер аңлыйм да сыман. Аның болай сөйләнүенең сәбәбе минем шәхесем аркасында гына да түгел иде бит. Равил абыйга багышлап күргәзмә ачканнар, ә менә Аяз абыйга — юк! Һәм ул шулар хакында әйтте. Менә бит хикмәт нәрсәдә! Ул шушы күргәзмәне күрергә килеп, аны карап чыкканнан соң гына минем янга да кереп чыгарга иткәннәр. Соңрак тагын да исемә төште: ул бит Эрот Зариповны да эттән алып эткә салган иде. Ярый әле рәссам үзе ишетмәде. Рәнҗи торган кеше, артыгы белән хәйран итүе бар. Ә Аяз абый Гыйләҗев минем белән бервакытта да үлчәп сөйләшергә теләмәде, әмма андый сөйләшүнең ул бөек остасы иде югыйсә. Юк, хәйләкәр иде дип әйтә алмыйм, үзенә кирәктә һәркем сүзләрне оста таба, анысы. Ул мин дә көйләтергә яратам. Бервакыт Аяз абыйны яшь драматург әфәндебез үз пьесасын күрсәтү өчен такси белән театрга китереп, яхшы гына сыйлап, ахырда озатып та куйган иде. Әйе, Аяз абый ихласлылыкны, чын хөрмәтне яратты. Әгәр башкача төрле булса, көтелгән хөрмәткә төкерүче кеше дә иде. Аңарда юләрлек дәрәҗәсенә җиткерә торган горурлык барлыгын һәркем белеп торды. Аның рухының камыры шундый: әчкелтем дә төчкелтем. Үзен көйләтергә, беренче урынга куярга яратуы йөзенә дә, хәрәкәтләренә дә язылган. Моны уку-төшенү өчен әллә нинди маһир психолог булу да соралмый. Үзенә хөрмәтле кешенең хөрмәтен кабул итсә, Аяз абый ул кешене зурлый да белә. Ихластанмы-юкмы, анысын ук белмим. Бары тик ихласлыкның да чикләре булырга тиешлеген төшендерәсем килә, ул, артыкка китсә, шарлатанлыкка әверелә, татар әйтмешли, “ыштансыз” булып тоелуга китерә. Аяз абый исә андый булмады дия алмыйм. Аның ихласлыгы чикләренең бик тар вакытлары да бар иде. — Ул бит сине сөя, ярата!— диделәр бервакыт Аяз абый хакында Нияз майлаш белән Илгизәр әфәнде. Ә мин аларга: — Ә сезне?— дип сорау бирдем. Татар укучысы менә шушындый язучыларыбыз тәрбиясендә формалашуы хакында Илгизәр әфәнденең әйткәннәрен хәтерлим: — Ни өчен безнең белән дөнья кызыксынсын ди? Уйлап кара, тар күңеллелек, аңгыралык, наданлык безнең бөтен әсәрләрдән диярлек аңкып тора. Поши-болан күрмәгән татар язучысы гына героен балта күтәртеп ауга җибәрә. Ул анда тау кадәрле аюны бугазлап, үзе артыннан сөйрәп алып кайта. Бу мөмкин хәлме? Юк! Көчекнең өргәненә дә коты алынып качучы шул мескен татар язучысы әдәби әсәрендә әллә кемгә әверелә, бичаракаем! Аның бу сүзләре Аяз абый белән беренче танышу вакыйгасын исемә төшерде. Инде аны сөйләми булмый. Сүз җебен аңлау-аңлату өчен дә кирәк бит бу хәбәр. Кыскасы, эш болай булды: Язучылар берлеге бинасында идек. Сәбәбен төгәл генә белмим, әмма да ләкин әдәби консультант Рөстәм абый Мингалим бүлмәсендә фикердәшләр мәҗлесенә җыелдык. Түргә Аяз абый Гыйләҗевне дә чакырып кертеп утырттылар. Мөгаен Язучылар Йортына килгәнендә генә ул үзе белән хатыны Нәкыя ханымны алмый иде. Мин аларны кайда да бергә күреп гадәтләнгән, моны мәдәнилек билгесенә нисбәт итеп күнеккән идем. Хәер, монысы калып торсын, сүз башына кайтыйк, дигәндәй,— юкса җебе юкарып алды, гафу үтенәм,— мәҗлес түрендә Аяз абый иде. Әңгәмә өстәленә татар язучысы һәм аның тормыштагы роле мәсьәләсе куелып, бәхәс башланып китте. Сүзләр кыю һәм ихластан йөрделәр. Татар язучысы, нинди генә бәхәс башламасын, милләт вә миллият, тел һәм туган телне саклау, халык һәм түрәләр мәсьәләләрен атлап кына узып китә алмый газаплана инде ул. Бу әңгәмәдә дә мәҗлестәшләр шушы үзәннәргә кереп чумдылар да, инде алмас дәрәҗәләргә җитеп, җыр сузмакчы яисә шигырь укуга күчеп, күңелләрен юатмакчы иделәр, Аяз абый бу вакыт инде җай тәгәрәп бара башлаган мәҗлес арбасы тәгәрмәчләре астына аркылы китереп кирелек тәртәсен салмасынмы: — Мин үземнең татар язучысы булуыма гарьләнәм!— дип әйтте дә куйды. Мәҗлес шым булды, колакларын торгызды. Нияз Майлаш, Илгизәр һәм Авыл Гыйбатов әфәнделәр бөтенләй дә тәгәрәшеп киттеләр. Бу аларның колагына: “Мин сез булырга гарьләнәм!”— дип ишетелде булырга кирәк. Минем кебек мокыт адәмнең акылы исә, оясын ташлап, орбитасыннан ычкынмаганга рәхмәт! Карагыз әле, җитмәсә моны бит бүген-иртәгә һичшиксез “Татарстанның халык язучысы” исемен алырга тиешле кешедән ишетә идек. Шунда ук йөзләр җимерелде, драматург Ризван Хәмит кайнарланып-кайнап күтәрелде. Аңа мәҗлеснең өстәл агасы шагыйрь Рөстәм Мингалим тынычландыру нияте белән утырырга әмер бирде. Ризван абый буйсынды, аннары кабат калкынды: — Син!.. Син!.. Син!.. Сүзләре хисләреннән суыграк чыктылар. Аны мәҗлес әһеле кабат утырттылар. — Ярарыгыз, егетләр!— дидем, ахмак икәнлегемне дә, күптән юләрләнгән булуымны да онытып, мәҗлес әһеленә тынычлансыннар дигән өмет белән карап,— тыңлап бетермәдек бугай. Бәлки Аяз абый башкачарак исәп белән әйткәндер? Без аңлап кына җиткермәгәнбездер? Рәхмәт, мәҗлестәшләр сүзләремә колак салдылар. Аяз абыйны, акланыр дипме, тыңлап бетерергә булдык. Ә ул рус язучыларыннан үз чордашларына бәя бирүгә кереп китте, сүзләрне ерактан әйләндереп китереп, Чыңгыз Айтматовка илтеп терәде, аннары сорау ташлады: — Ә менә ул ни өчен русча язуга күчте дип беләсез? Җавап болай да аңлашылырга тиеш иде сыман: чөнки Аяз абый Гыйләҗевкә сүзләрен төшенә торган акыллы укучы кирәк, ә рус укучысы — шундыйлардан! Татарның да бердәм руслашкан чоры бит, кая барасың? Мин шушы хакта уйлавымны җавап буларак әйтеп өлгердем. — Нәкъ шуның өчен!— диде Аяз абый Гыйләҗев. Бу исә утка коры утын өстәү белән бер булды. Туксанынчы еллар башы бит бу, татарда гына түгел, руста да китап укучы калмаган чорлар иде югыйсә. Безнең татар язучысы гына милләт дип баш ватмагандыр, билгеле. Хисләрнең бәреп чыккан, иске авторитетларның җимерелеп-авып төшкән, яңалары торгызылмаган еллар. Һәм Аяз абыйны “сытып” ташладылар. Ул чигенергә мәҗбүр булды. Шулай да үз сүзен дә әйтмичә калдырмады: — Эһ, мин рус язучысы булып туа алмавым белән бәхетсез!— диде ул, тәмам хәлсез калып. — Русча язсагыз, сезне кем укыр иде әле?— диде Илгизәр әфәнде һәм сузып-сузып “Кара урман”ны җырлап җибәрде. Аяз абыйга аның әйткән сүзләрен ишетү кулай түгел иде, “суган суы” да сыгып алды. Нияз Майлаш белән Авыл Гыйбатов әфәнделәр, йөрәкләренә ябышып, аш бүлмәсенең түшәменә менеп китәр хәлдә ашкынып йөренделәр. Мәҗлес нинди рәвештә тәмамланганын хәтерләмим, әмма Аяз абый Гыйләҗев шушы очрашуда минем йөрәктә бик авыр хисләр калдырган иде. Бу вакыйгадан соң кайбер күрешүләрдә без бер-беребез белән кул бирешеп сәламләшү гадәте барлыгын искә алгалый торган идек. Ә теге, театрга чакырган драматург әфәндегә килгәндә, Аяз абый аны Язучылар Берлегендә бервакытны кызык итте. Һәммәбез өчен ул гыйбрәтле хәл иде. Моның өчен аны бигрәк тә Илгизәр әфәнде кабат олылый башлады. Язучылар Берлегендә идек, Идарә утырышыннан өлкән язучылар чыгып киләләр, яшьләр исә, төркем-төркем җыелышып, соңгы хәбәрләр хакында белешкәләп торалар. Идарә утырышларында ул вакытларда бер яки берничә яшь язучыны Берлеккә ала торган иделәр. Шуңа бәйле рәвештә өстәл ябылып, бәхетле каләм иясе мәҗлес җыя. Гадәт шундый. Мөгаен шушы мәҗлес тә яшьләрне чебен урынына җыйгандай үзенә тарта торган булгандыр? Һәм менә Идарә утырышыннан олпат Аяз абый Гыйләҗев килеп чыкты да, теге драматургыбызга колач җәеп: — Эһ энем, сезмени әле бу!— дип килә башлады.— Сезнең пьесагызмыни ул? Карадым! Карадым! Бик рәхмәтлемен, Нәкыя апагыз белән бергә барып карадык! Мин дә пьесалар язган кеше! Әмма яза белмәдем. Менә сез чын драматург!— диде, күреште, кочаклап алды. Вакыйга шактый тәэсирле булды. Яшь каләм иясен бәхет күмде. Арада урта һәм өлкән буын драматурглар да бар иделәр. Аяз абый арадан берәүгә “аш атып”, шуның белән икенчеләргә “таш ыргытты”. Моның махсус шулай эшләнүен ахырдан Илгизәр әфәнде минем кебек бер ахмакка җентекләп аңлатып бирде һәм: — Язучылар арасында берсенә күрсәтеп “таш ыргытсаң”, икенчеләренең йөрәгенә май да бал булып ята инде, белмисеңмени?— диде. Сүзләре хак икән. Әмма бу мизгелдә күпләрнең шул яшь драматург хәлендә буласылары килгәндер бәлки? Мәсәлән талантсыз һәм бәхетсез каләм тибрәтүче минем! Шулай да Аяз абыйның ихласлык чикләре киңлеген-тарлыгын аңлаган, күргән, белгән кешеләр икенчерәк төрле тойгылар кичергәннәр икән бит!
IV Холык белән фигыльне чагыштырганда аларны намус үлчәвенә салалар. Күп кешедә игелеккә һәм изгелеккә омтылыш була. Әмма холкындагы кирелеге шулар өстенә килә дә баса, шул рәвешле кешене харап итә. Кайбер әфәнделәрдә холык шундый да яхшы була ки, ул, нинди генә гамәл башкармасын, аның эше ахмаклык та, начарлык сыйфатында да була алмый. Андыйларны без “фәрештә” дибез. Хәсән ага Туфанны шундыйлардан булган дип сөйлиләр. Әгәр дә бу ялган, уйдырма сүз булса, ил эчендә болай ук озак йөри алмас иде, беләсез! Шулай да холык дигәннәре кемдә дә бар инде ул. Көчле рухлы кешедә холык та холыксызрак була түгелме? Әллә холыксыз дигән сүз холкы юклыкны гына аңлатамы, ягъни характерсыз дигән сыманмы? Бу сорауларны үз алдыма еш куйганым бар. Күп кешеләр кайнап китүчән, мыскылланучан. Сүз күтәрә алуны азлар булдыра. Моның өчен хуҗалыгыңда сәламәт акыл яктылыгы яшәргә тиеш. Минемчә кешене иң нык бозган әйбер — аның еш “кыйналуы”. Колларны хайван дәрәҗәсенә төшерү теләге белән кыйнаганнар. Суфилар да үзләрен шулай эшлиләр, әмма алар нәфесне басарга тырышалар. Ә нәфес бит хайванда да бар. Димәк, нәфесне басу, бетерү — кешене кеше итә, кол ясамый. Ә колны хайван дәрәҗәсенә төшерү өчен кыйнау аның кешелеген бетерә. Менә нәрсә белән аерылып тора ул ирекле кеше! Аны кыйнап кол ясау мөмкин түгел, ә киресенчә, шушы газаплар аша үтеп ул чын кешегә әверелә. Рухы бөек кешене кыерсытмагыз, “суккан” саен ул көчәя генә бара! Анысы шулай, әмма бөтен кешеләр дә бертөрле генә була алмыйлар шул. Берәүләрне язмыш “кыйный” да, “сындыра” да, икенчеләрне, алачыкта изелүче тимер кебек, бары тик ныгыта гына, көчле рухлы ясый, Һәркемдә җан бар. Һәр кеше — кабатланмас, бөек. Шунлыктан һәр кешегә дә бер үк җай белән якын килергә ярамый. Кешенең үзенчәлеген, кемлеген белми торып, аның белән әңгәмә дә кору уңайсыз. Әмма монда да бертөрле генә киңәш-табыш юк. Вакытына, чарасына, уңаена карап эш ителергә тиешле. Аяз абый Гыйләҗевкә үз холкын тыеп тору бик авыр иде. Ул шикәр авыруы белән җәфаланды. Мәгълүм булганча, диабетиклар усаллыкта әшәкеләнәләр. Моның авырлыгын хатыны Нәкыя апа яхшырак белгәндер, шәт. Шулай да бу хактагы уйларымны Илгизәр әфәнде белән бервакыт бүлешүемне сөйләп үтми булмас кебек. Югыйсә сүзем тулып җитмәс сыман. — Аның бөтен хикмәте,— диде ул миңа, бу хактагы фикерләрем белән килешергә теләмичә,— керәшен белән татар арасында буталып йөрүеннән килә. Әти-әнисе укытучылар булганнар бит. Әле Сарман ягы Чукмарлыда, әле Зәй ягы Багражда яшәгәннәр. Татар арасында бер төрле, керәшен арасында — икенчерәк. Юкка гына милләт төрле кавемнәргә бүленми ул, энем. Сарман ягы белән Арча татарларын, холык-фигыльдә генә түгел, кыяфәт-рәвештә дә бутап булмый. Халыклар яклары-яклары белән үзенчәлекле бит. Менә шулай... Аяз абый да керәшен ягында татар булып, татарда керәшен сыйфат яшәргә өйрәнгән, күнеккән булган, ахрысы. Гомере буе шуны куды инде ул! Илгизәр әфәнде белән бәхәссез генә килешәсем дә килмәде. Аның ярым шаяртып кына үз җаена сөйләп вакыйгаларны матурлауларына аркылы килеп сорау ташладым: — Керәшен белән татарда аерма бармыни ул? Алар икесе дә бер үк халык түгелмени? — Пәри — башка, җен — башка!— диде Илгизәр әфәнде сүзләрдә тәмам кистереп.— Болай телләр бер, әмма да керәшен безнең татардан борынгырак бит ул!.. Нигә аптырыйсың? Аптырама! Керәшенне бездә Явыз Иван татарны чукындырганнан барлыкка килгән, диләр. Юк сүз ул! Юк сүз! Хикмәт шунда, Явыз Иван чукындырганы ислам диненә кайтып беткән инде, 1861 нче елдан соң. Хәер, бу хакта укыганың да бардыр. Ә менә керәшеннәр алар борынгы заманнарда ук булганнар, яшәгәннәр. Бәлки башкарак урыннардадыр, әлегә әйтеп булмый. Мәсәлән, галимнәрнең язуына караганда, Урал-Җаек тирәләрендәдер йә... Шунда көн иткәннәр. Әмма алар, керәшен булсалар да, “православный” дип атала торганнарыннан түгел, бәлки несторианнар, ягъни дә безнеңчә әйткәндә, носарилар булганнар. Хәер, боларны гына беләсең дә беләсеңдер инде, үзең дә аның ише тарихларны өйрәнүдә маһир адәм... Ну менә... Килеп... Ул керәшеннәрнең гореф-гадәте, сынамышлары, йолалары-башкасы — барысы да мәҗүси татарлардан ук килә, тәңречелек диненнән, аңлыйсыңмы? Алар игенче булганнар, яшелчә үстергәннәр, башкасы... Безнең татарның җир белән бәйләнештәге акылы керәшеннәрдән килә. Чын татарларда кыргыйлык бар. Аларда — культура, мәдәнилек. Ничек дип әйтим, аңлатыйм икән инде? Кыскасы, Аяз абый бездә дә, аларда да тәрбия күреп, аралашып үскән, шундый да зиһенле һәм белемле, иң кирәге — төшенүчән, интуициядә көчле кеше булып әвәләнәсе иде дә... Холкы комачау иткән аңарга. Аяз абыйның борын югары бит. Аның җаена гына тормасаң, беттең! Беләсеңме, ул озын итеп хатлар язарга ярата. Машинкада дүртәр-бишәр битне дөнки дә куя... Җай гына башлап китә дә, и аннары җибәрә башлый, буклы сыер кебек, бөтен көтүне батырып бетерә... Илгизәр әфәнде гомергә сүзгә маһир кеше, бер кызса, чигенү юк, бүлдерергә дә ярамый, шундый оста итеп тезеп бара, хәйраның китәрлек. Күп очракта аның сөйләү осталыгына күңел бирәм, сүзләрен кабул итү, дөреслеген үлчәү хакында уйлап та бирмим. Ул да моны белә, шунлыктан сүз энҗеләрен тезә дә тезә. Җебен дә озыннан ала. Аның андый вакытларында бигрәк тә Авыл Гыйбатов әфәнде зарга кала, арыплар бетә. Ә дусты Нияз Майлашка килгәндә, рәхәтләнеп, авыз ерып тыңлый бирә. Илгизәр әфәнде үзе дә усал кеше булды. Уендагын уйдырып әйтә иде дә, кешене сүз кадагы белән тәрегә кадаклагандай ясап китеп тә бара. Ә икенче көнне хәлеңне белешә, кичәгесен оныткан була. Ул үзе дә керәшен-татар, татар-керәшен катнашып-аралашып яшәүче шул ук Зәй ягыннан. Сүзгә елгыр, эшкә өлгер, һәрвакыт ак якалы күлмәк, затлы галстук белән, кырынган һәм пөхтә кыяфәтендә әтәч булып йөри. Аның юлына аркылы төшәргә ярамый. Изә дә ташлый, тешли дә өзә. Ул Аяз абый турында гына тыныч, канәгатьлек белән сөйли, әгәр дә юк-бар кеше хакында сүз чыкса, теленә алып аптыратып тормаучы затлардан. Илгизәр әфәнденең сөйләгәннәрен озак кабул итеп бетерә алмый йөрдем. Акыл җитмәү, аңның саташкалап алулары, зиһен буталулар тәмам борчып торалар җитмәсә. Миңа алай ук борчылмасам да була иде. Кемем ул Аяз абый, туганыммы, кодамы, дигәндәй. Үзеңне юмалый торгач, күңелдән уйлар да юыла икән шул. Кайвакытта акылым урынына кайткандай була. Аяз абый Гыйләҗевнең әсәрләрен укыйм да күңелем нурларга күмелә: менә аны, язучы булсаң, ничек язарга кирәк, дим! Бервакыт “Сарманнар кичәсе” булды. Аяз абый зур кунак сыйфатында чакырулы иде. Телевидение төшерә торды. Без ресторанда утыра бирәбез. Ризыкны кузгатырга да ярамый. Әмма да ләкин өстәлләр мул итеп ябылган. Барыбыз да аңлыйбыз: димәк шулай кирәк! Иртәннән үк килгән идек, инде өйлә үтте, икенде, ахшам якынаеп килә. Ризыклар — мул, әмма бер генә кисәк тә каба алган юк. Кул сузылса да намусны җиткереп бетереп булмый. Шулай газаплана бирәбез. Ә телевидение сөйләтә һәм төшерә тора. — Уф, инде бетте,— дибез. Юк икән әле, кабат башлыйлар... Нидер барып чыкмаган. Инде өченче тапкырын кабатлаталар, дүртенчесен. Тәмам арып беттек. Аяз абыйның тавышы катты. — Егетләр, мин бит диабетик, миңа бит ике сәгать саен ашап алырга кирәк!— диде ул. — Түзегез инде, түзегез!— дия аңа янындагы мәдәният министры урынбасары әфәндебез Мөҗип Таҗиевич.— Менә без түзәбез бит әле, әйе! Ресторан директоры Галия ханым миңа таныш кеше иде. Урынымнан куптым да, барып, аның ишеген кактым. Ә ул шундый сөенде: — Китерегез аны монда, банкетлар залына!— диде. Аяз абый Гыйләҗев белән керсәк, ни күрик, менә җәннәт нигъмәтләре кайда икән ул! Монда да аш өстенә аш өелгән, әмма затлыдан-затлы. — Без шушында утырырга тиеш идек, энем!— диде Аяз абый, әлбәттә мине күздә тотып түгел, үзе хакында гына әйтеп. Ә миңа “безнең” дигән сүзе җитә калды, “арбага тагылган хәлендә хаҗга барып кайткан дегет чиләге” генә икәнлегемне дә онытып, өстәл башында ук урын алдым. Бар нигъмәтләр дә безгә аталып килә башладылар. Хәер, анда син бар идең бит, энем. Нигә безнең табынга кушылмадың?.. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|