ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 5 страницаӘ шулай да рәхәт, җәмәгать, кояш әлегә күкнең югары катында, көн якты, мин инде эштән дә кайтып барам. Никадәр экономия, никадәр файда! 2007.
ПРАКТИК СТРАТЕГИЯ Хикәя
Күңелне уй күмә, уйны — күңел. Шушы упкыннан чыга алмыйча зар булсаң, Ходайдан сабырлык сора. Дөнья йөзендә сабырлыктан да ышанычлырак халәт юк. Хәмит моны белә иде. Әмма аның аңламаганы бер нәрсә булды: ни өчен кешеләр аңардан бераз ятсыналар? Куркаклармы шунда? Менә тагын четерекле мәсьәлә эчендә калды. Хезмәттәшләренә карата тәнкыйть сүзе белән язылган бер мәкалә басылды, ә арадан Хәмитне уңай бәяләгәннәр сыман тойгы кала икән бит аны укыганда. Ай-һай, белмим! Дөрес, Хәмит аны үзе әлегә укымады, аңа сөйләделәр генә һәм, үчләшеп, кисәткәләп тә куйдылар: — Монда, югарылар, ул мәкаләне үзегез, йә булмаса заказыгыз белән язылган дип әйтәләр! Мәсьәлә вак түгел иде. Хәмит үзен болай да коллективта “ала карга” итеп тоя, хәзер бөтенләй дә “агарынды” да калды. Гариза язып бүген үк эшеннән китә алмады анысы. Кая барсын, сине кайда көтәләр? Кара сакалың үзеңнән калмый диләр бит. Ул кайда да шул “ак карга” булачак инде. Аның башка әмәле калмады. Сабыр итәргә, тормыш китереп өйгән мәгънәсезлекләргә түзәргә булды. Инде тактикасы әзер, стратегик планны да төзү мәгъкуль иде. Мөмкин кадәр сүзгә катнашмаска, бәхәсләрдән читтә йөрергә! Әмма болары ук җиңел булмаячак иде. Һәм менә үзен зур армия генералларыдай тоярга өлгермәде, стратегиясе дә, тактикасы да җимерелеп төште. Вакыйга көтелмәгәнчә килеп чыкты. Ул: — Коллективны аңламый башладым,— дип әйтергә өлгермәде, җитәкченең куштан урынбасары: — Барыгыз, тагын гәҗиткә йөгерегез! Алар хәлегезгә керерләр!— диде, һәммә колаклыларны куандырып. Хәмиткә шул да җитә калды. Буасы ерылды. “Минме?.. Минме...”— дип башлап китеп, барлык үпкәләрен тезеп әйтте дә салды. Чистартып-җимереп үткән давылдан соң гына була ала торган тынлык урнашты. Инде Хәмиткә күзен ачып тормаска, уйлап планнар кормаска да мөмкин иде.
ЯЗМЫШ СИКӘЛТӘСЕ Хикәя-памфлет
I Талант үсеше — гыйлемнән, хезмәт ярату — намустан, дан-дәрәҗәләргә ирешүне исә язмыштан килә, диләр. Моның шулай булуын дөнья күргән ирләр раслап сөйлиләр. Халык әйтә: “Бәхетеңне сыер сөзгән икән — арт сикертеп кенә айга менәргә мөмкин түгел”,— ди. Ничек итеп сөйләмәсеннәр, матурласыннар, ямьсезләсеннәр — шул ук сүз, шул ук мәгънә инде ул. Бары тик төсләрдә генә аерма бар: мәсәлән, әйе — “Язмыштан узмыш юк!” Әнә, каланың олуг юбилей шәрәфләренә багышлап күпмеләргә медальләр тактылар. Шунысы гаҗәп, милләткә, илгә зур эш күрсәткәннәрнең кайберләре онытылып та калгандыр, алар урап узылгандыр әле. Хуҗалар үзләре белде, үз теләкләренчә эш иттеләр. Ә күпмеләр сөенделәр? Ахырдан да ул медальнең файдасын күрделәр. Ул хөкүмәт бүләкләре кемнәргә тәти, дисезме? Шул шул менә! Аллаһы тәгаләнең бәхетле итүче күләгәсе һәммә кешегә дә бертигез төшми. Ул да сайлый, ул да сайлана микәнни соң? Әллә гаделлек, дөреслек, бердәмлек кебек сүзләр һәм төшенчәләр мескеннәр өчен, аларның күңелләрендә өмет уты сүнмәсенгә генә уйлап чыгарылганнармы? Болар хакында Гамир Мәүләтович шактый еш уйланды. Соңгы вакытларда аңа бигрәкләр дә авыр булып алды: көймәсе тагын да комга барып терәлде. Ничек шома гына бара иде барысы да! Аны котырткан кебек ясап: — Үз кандидатурагызны Фәннәр Академиясенә әгъзалыкка тәкъдим итәргә кирәк!— диде күптәнге танышы олы галим, элекләрне хәтта министрлыкта эшләп алган Хуҗи Нурович, университет фойесында юллары туры килеп. — Ничек инде?— диде гаҗәпләнергә өлгергән Гамир Мәүләтович, шушы мәһабәт гәүдәле адәмгә күтәрелеп карап, үзенең сары чәчләрен артка каера-каера, гүя аларны йолкып атарга теләгәндәй. — Гәҗит укымыйсыз!— диде шул ике метрлы озын гәүдәсен төз тоткан, туп кебек түгәрәк башын даими кырдырып йөрүче Хуҗи Нурович.— Конкурс игълан иттеләр. Әле вакыт бар. Белешегез! Гамир Мәүләтович шунда ук кире кагасы итте: — Ул урынга Сәхи Галимович Моратовны сайларга әзерлиләр! Әйтүен әйтте, әмма бу сүзләре бары тик фаразы гына иде. Белгән кебек килеп чыкты. Хуҗи Нурович, гадәтенчә кызарып, баскычтан югары катка күтәрелү уенда юлын дәвам иттерде, әмма: — Аның ише сәхиләргә юл куярга ярамый! Көрәшеп карарга кирәк! Бирелмәгез!— диде, тиешенчә киңәш итеп. Аның атлы казак кебек кылыч айкап алу гадәте бар иде. Моны Гамир Мәүләтович та белә. Фойедан узганнарында ук башланган аларның сүзләрен ничә кеше колакларына кертергә өлгергәннәрдер дип беләсез? Галим-голамә, студентлар колакларын төз тотучан түгелмени? Гамир Мәүләтович югары катларга илтүче баскыч төбендә аптыраулы уйларга бирелгән хәлендә калды. Менеп барышында тукталган Хуҗи Нуровичка, тагын да бер-бер сүз әйтәме дип, өскә таба бакты. Ни киңәш итсә дә, инде аның сүзләрен ишетерлек түгел иде югыйсә, шаулы студент халкы тавык чебешләре кебек чәрелдек авазларны кызганмый сөйләнә-сөйләнә тыз-быз менә-төшә йөри бирделәр. Гамир Мәүләтович читкәрәк барып басты. Бераздан хәлен кайтарып, сулышын алыштырды һәм фойе катындагы кафедра бүлмәсенә таба юнәлде, баскычтан югарыга күтәреләсе итмәде. “Әгъзалыкка,— дип уйланды ул,— әгъзалыкка! Кызыклы фикер бу!” Шунда хәтере дә яңарды: аңа танышы академик Илбәк Дансөярович элекләрне, газеталардан карап барып, Фәннәр Академиясе конкурс игълан итә калса, анда һичшиксез катнашырга кирәклеген бер тапкыр киңәш иткән иде. Менә бит, кандидатурасын яклап чыгарлык кешесе дә бар икән! Бусы — бер! Икенчедән... Икенчедән — фән! Гамир Мәүләтович үзен гыйлем өлкәсендә зур казанышларга ирешә алган галим дип исәпли. Егерме биш ел фән белән даими шөгыльләнүе фикерләрен шундый да алга җибәргән иде, хәтта үз чорының башка күп кенә галимнәре аның нинди югары биеклекләргә ирешкәнен күз алларына да китерә, бу хакта уйларга да мөмкин түгелләр. Моны Гамир әфәнде үзе дә белеп бетермәде, кая инде башкаларны гаепкә алып торырга! Өченчедән... Хәер, бу алдагы икесенең берсе генә дә Гамир Мәүләтовичның Фәннәр Академиясенә әгъза, иң кимендә әгъза-мөхбир итеп сайлануы өчен җитәрлек иде. Фәнни ачышлар өлкәсендә, ул шөгыльләнгән гыйлем тармагында бигрәк тә, аның кебек зур галим булса, бары тик ике-өч кенә булгандыр? Алары да электә калган, тарихта! Ә бу заманда тагын кемне атарга мөмкин? Әйе, Сәхи бар бит әле, Сәхи Галимович Моратов!
II Сәхи әфәндене ул яхшы белә иде. Юллары бер тапкыр гына кисешмәде. Менә тагын йөзгә-йөз килергә мөмкиннәр!.. Гамир Мәүләтович кафедра ишегеннән узмакчы иде, бикле булып чыкты. Эштә кеше калмаган икән. Ә аның киемнәре шунда. Яз җылыны мул бирә, әмма әлегә җәелеп китә алмый. Апрель генә бит. Казан каласы өчен язның һавасы ышанычсыз вакыт. Әле яңгыры явып үтә, әле кары, тагын кояшы елмая. Гамир Мәүләтович яңадан фойе ягына чыгарга һәм ишек ачкычларын биреп утыручы вахтер әби ихатасының кечкенә тәрәзәсен шакырга, кул куеп, ачкычны алырга, кабат кафедра бүлмәсенә килергә тиеш иде. Юлында аңа берничә танышы очрап, хөрмәт белән исәпләшеп уздылар, ә ул Сәхи Галимовичны уйлап барды. ...Студент вакытлары иде. Гамирның өченче курста укуын башлаган вакыты. Тулай торакка урнашып, беренчеме-икенчеме көнен генә яши әлегә, аңа гадәтсезләнеп түбән курс студентларыннан бер төркем егет бәйләнде. Юктан гына, һичбер сәбәпсез касыгына китереп төрттеләр дә: — Моннан соң безнең закон! Без хуҗа!— диделәр. Гамир һаман да аларны аңламады. Студентлар торагында мондый хәлнең булганы юк иде. — Нинди закон, нинди хуҗа?— дип аптырады ул.— Минем анда ни эшем бар? Белмим мин берни дә! — Эһе, коты китте моның!— дип масайды арадан шадра йөзле, бөгелмәс агач кебек каты сынлысы. Гамир нәкъ аның кулы астында калган, касыкка төртүеннән кабат агарып киткән иде. Ярый әле шуның белән бетте, аны җибәрделәр. Гамир бу егетләрне исендә калдырды. Теге гайрәт иясе “бөгелмәс агач” дигәне Сәхи булып чыкты. Аның абыйсы зур кеше икән, үзе журналист, үзе шагыйрь, тагын әллә кемнәр, ди. Кая инде Гамиргә, колхозчы баласына, аның андый “зур кеше” саналырлык түгел абый-апалары да. Барысы да гади һәм гадәти салачы сабанчылар. Сәхи солдат хезмәтен узып, аннан “төпләр” һәм “төпчекләр”, “картлач” һәм “яшьләр” дигән бүленешнең рәхәтен татып кайткан да, университетка укырга кергәч, студентлар арасында да шушы ук тәртипләрне урнаштырмакчы икән. 1980 нче елларның башы, Казанда азык-төлеккә “талон тәртибе” хөкем сөрә. Ә Сәхи, аңа да карамастан, мул тормыш белән байларча яши икән. Әмма аның укуы өчле-тугызлы гына булуы, студентлар арасында бер ел эчендә “калай әтәч” мөһере белән танылып, ахырда кикриге дә шиңүе мәгълүм хәлләрдән саналды. Кайбер куштаннарының укулары бөтенләй дә барып чыкмады, университеттан да куылдылар. Сәхи исә “исән калды”, көчкә-көчкә генә, абыйсының тырышлыгы да өстәлеп, диплом алуга иреште. Әмма шуннан соң аны бәхет баса башлады. Ул кайсыдыр заводка эшкә урнашты, анда Сәхине комсомол оешмасын җитәкләргә лаеклы һәм яраклы дип тапканнар иде. Әллә ни майтара алмаса да, аңа кагылган кеше булмады. Тик йөрде шунда. Аның “ә”се дә, “җә”се дә юк иде. Утырышларда ни сөйләнсә, шуларны хуплавы һәм төшенүе башын чайкап утыруыннан гына күренде. Егетнең шундый “булдыклы” булуын яраттылар. Егет бар яктан да өметсез иде. Мондый кеше кулай да бит әле ул хуҗалар өчен! Ә дөнья кинәт үзгәреп китте. Кичәге яхшыларның дәрәҗәсе төште. Комсомол таралды. Форсатмы, әллә абыйсымы ярдәм итте, Сәхи җылы урынга үз артын кыстырып калырга өлгерде. Нәкъ менә аның кебек аңгырарак, бушрак, ялкаурак, фикерсезрәк кеше кирәк булгандыр инде — мәдәни-фәнни бер комитетка җитәкче итеп аны куйдылар. Ә кандидатурада бары тик Гамир Мәүләтовичның гына исеме иде. Чөнки бу вакытта ул аспирантура тәмамлаган, кандидатлык диссертациясен шартлатып яклаган, фәнгә кереп баткан галим иде инде. Ә Сәхинең абзасы депутат булып алганлыктан, “сәясәт карталарын” үз кулында уйнатырга көченнән килмәсә дә, кайбер урындыкларны буташтырырга булдырыр хәлдә иде. Гамир борчылмады. Ул язмышында андый куандырырлык бәхет юклыгы белән килешми кала алмады. Мәҗбүр иде. Туксанынчы еллар урталарында дөнья тагын да буталды. Югарыда утыручыларның урындык аякларын сындырырга дип вакыт-вакыт маташучылар, тәхетләрне чөеп ташларга теләүчеләр артканнан-артты. Ышанычлы кешеләр азая барды. Җитәкчеләр, ни генә булса да, үз тирәләрендәге ялагай һәм куштаннарга ышаныч белән таяна ала иделәр. Әүвәле бу хәл аларны чиркандырды. Әмма, тора-бара, мондый сәясәткә күнделәр. Ул гына да түгел, идарә эше бары шулай гына була һәм яши ала дип ышандылар. Дөньялары җиңел генә шул яңа эз белән китте. Хәер, анда, югарыда, һаман да, элек-электән шушы булган, имеш. Акыллылар эндәшмәскә, күрмәскә, белмәскә өйрәнгәннәр, ахмакларга исә өйрәнергә дә туры килмәгән. Менә шуннан бел инде син кемнәрнең бәхетлерәк икәнлеген! Гамир Мәүләтович исә сәясәт һәм идарә эшләре белән кызыксынуның, аны эшкә санауның никадәр түбәнлек икәнлеген менә шул елларда төшенде. Аның өчен хәтта депутат булу да түбәнгә таба тәгәрәү кебек аңлашыла башлады. “Ничек шул шакшылыкка батарга чирканмыйлар?”— дип уйлый иде ул. Һәм менә яңа гасыр башы җитте. Бу вакытта Гамир Мәүләтович зур фәнни ачышлары белән дан алган, тәмам җитлеккән зур галим иде инде. Ул күптән, үзе дә сизмәстән, замандашларын гыйльми эшләренең нәтиҗәләре белән узып китте. Әмма сокланучылардан бигрәк, аннан көнләшүчеләр шактый иде. Гамир Мәүләтович үз хезмәтләрен күрерләр һәм танырлар дип көтте. Әмма һаман да киресенә юлыкты: галимнәр әллә сукыр, әллә акылларын саткан сатаналар иделәр шунда. Аларны аңлый алмады. Ә Сәхи Галимович ул арада бер-бер артлы диссертацияләр яклап өлгерде. Кандидатлыгы хакында: “Чиле-пешле, өтек бер язма!”— диделәр. Әмма банкеты бик яхшы булганлыгына сокландылар. Ул да түгел, шул кандидатлыгын сипләп, сүзләрен артыгы белән купшыландырып, Сәхи Галимович докторлык диссертациясен дә яклап өлгерде. Анысы да шул ук кандидатлык диссертациясенә кушып ике-өч галимнең фикерен ямаштырып биргәннән соң барлыкка килде. Ә соңгы вакытта Сәхи Галимович зур галим буларак танылды да куйды. Кулга тотып карарлык хезмәтләре булмаса да, ул инде фәнни оешманың җитәкче директоры да иде. Сөйләшеп карагыз инде хәзер аның белән, касыгыңа ничек китереп төрткәнен сизми дә калырсың!
III Гамир Мәүләтович фәнне — чынбарлыктагы хакыйкатьне танып-белүнең нәтиҗәсе дип белә иде. Ул башкача уйлый алмады. Әмма галимнәр асылда, әгәр без бер-бер теорияне хакыйкать дип кабул итәбез икән, димәк ул — дөрес, ягъни фән ул — хакыйкатьне танып-белү нәтиҗәсе түгел, бәлки кешеләрнең уртак бер фикергә килүенең нәтиҗәсе дип уйлый иделәр. Гамир Мәүләтович аларның хәлен аңлый һәм мондый башбаштаклык белән көрәшү мөмкин түгел икәнен белә. Алар сайлаган юнәлеш интригалар өчен юл ачканын яшермичә әйтә. Бигрәк тә үзләрен “фәннең атасы” дип игълан итүче һәм белдерергә теләүчеләр өчен бу рәвешле эш итү бик уңай бит, социализмда тәрбияләнеп, коммунизм чәчәкләре сыйфатларында формалашкан ул агайлар дөньяны, аның белән бергә фәнне дә башкача булырга, хакыйкатьне танып-белергә төркем фикере түгел, аерым бер шәхеснең генә кулыннан килә ала дигәнне белергә дә теләми иделәр. Галим дигән атама Гамир Мәүләтович өчен пәйгамбәр дип белдерүгә тиң исем иде. Шундый йөкне ул үз җилкәсендә тоеп яшәде. Әмма һәр пәйгамбәргә каршы Нәмруд яки Әбу-Җәһил кебекләр булган сыман, аларның хакыйкатькә каршы чыгу көчләре дә, башкаларны үзара туплый алу, бәйләп, бердәм чыгыш ясарга өндәр өчен осталыклары да җитәрлек икәнлеген белеп торса да, болай булырга тиеш түгел дип җаны-рухы белән күтәрелеп чыгарга әзер иде. Галимнәрнең төп сыйфаты — икеләнү. Хакыйкатьне башка юл белән танып та, төшенеп тә булмый. Гамир Мәүләтович исә гыйлем өлкәсендә шушы икеләнүләре белән гаҗиз иде. Аңа кайвакыт гади генә мәсьәләләрне чишүе дә авырлаша башлый: ике якның берсен сайларга кирәк, ә ул адашып калгандай була. Кулыннан-зиһененнән көче китә. Мондый хәл аны бимазалый. Аңа киңәшләшерлек кешесе кирәк. Ә ул кем белән фикерләшсен? Тормышта, аңлашыла, хатыны белән киңәшә. Әмма анда да һаман-һаман аны борчу мөмкинме? Ул бит еш кына: “Син ир кеше, үзең кара!”— дип әйтә тора. Һәм менә Гамир Мәүләтович сафсатага бирелде, тормыштагы борчылуларын тынычландыруның җаен тапты. Аның кулына борынгы заманнардан килгән кечкенә генә “Фал китабы” керде. Дөрес, аны ачуның ул бер уен гына икәнлеген бик яхшы белә. “Фал китабы”ның авторлары мөгаен да бер-бер галимнәрдән булганнардыр, нечкә психологлардан, ди! Икеләнүчеләр өчен менә дигән күрсәтмә төзеп калдырган бит. Аны ачасың, укыйсың, анда нәрсә кушылган булса, шуны башкарырга уеңа аласың, әмма тормыш дулкыннарына кереп китеп, онытып ук куясың. Рәхәт, икеләнеп тә торасы түгел сыман. Әмма ышанып бетеп кенә булмый шуңа. Эһ, менә ансы булмасын иде. Язмышны рух адымы белән үлчәргә кирәк юкса! Гамир Мәүләтович, кафедрага кереп, элгечтән алган плащын киде, сәгатенә карады. Соң иде инде, вакыт кичке җидедән узган. Әмма урамда да, бүлмәләрдә дә якты. Сөенерсең дә шул, җәйгә таба баралар бит! Рәхәт көннәр, ямьле кичләр килеп җиттеләр. Университеттан Гамир Мәүләтович 46 нчы маршрут автобусы белән кайта торган иде. Бу юлы аңа кешеләр шыгрым булып тулырга өлгергәннәр икән. Тагын аяк өсте басып, кысыла-изелә кайтыла инде. Яшьләр өлкәннәргә урын бирүне беләләрмени хәзер!
IV — Хатын, син нәрсә әйтерсең?— дип сүз башлады ул кичке аш янында, сөеклесенә мөрәҗәгать итеп. Аларның балалары инде үсеп җиткән, ата белән ананы ялгыз калдырып, үз тормышларын күптән корып җибәргән иделәр. Икәүдән-икәү генә күзгә-күз карашып калдылар. Иренең соравыннан соң, хатыны хәтта ашаудан өзелеп, нидер сөйләгән җиреннән сүзләр онытып, аңа сораулы караш белән төбәлде. Гамир Мәүләтович әйтә башлаганын дәвам итәргә ашыкмады. Арада урнашкан тынлык, гүяки ярылган җир ничек ашыгыч һәм кинәт киңәя бара, шулай араларында упкын хасил иткәндәй булып тоелды. Хатыны кемнәрнеңдер аерылышуы турында сөйләгән вакытында тукталып калган хәлендә иде, шунлыктан, мондый чакта шулай бит инде ул, “әллә, Ходаем, безгә дә бу бәла яныймы” дигән утның очкыны йөрәгенә үрмәләвен сиздереп, йөзен кәфендәй агартты. Башына бүтән төрле уй керә алмавы аңлашыла булыр? — Әллә, мин әйтәм, безгә дә Фәннәр Академиясенә әгъза-мөхбирлеккә булса да гариза биреп караргамы?— дип, бу юлы ачыграк сөйләп, киңәшләшү эшен дәвам иттерде Гамир Мәүләтович, хатынының уйлары агышын һәм тәнендәге кан әйләнешен үз җаена кайтарырга булышып. Дөнья берьюлы ямьләнеп китте. Хатыны шатлык хисләренә күмелде. Әмма әлегә бер генә сүз дә киңәш итеп әйтә алмый иде әле ул. — Әгъза булып сайлану мәҗбүри түгел, әмма үзем хакында, фәнни эшләрем турында белдереп кую, фәнни казанышларымны күрсәтеп алу кебек бер эш төсен алыр иде бу. Югыйсә андагылар миңа игътибар күзләрен дә кызганалар! — диде, сүзләрен үз җайлары белән бер-берсенә ияртеп. Гамир Мәүләтовичның бу карарын хатыны да хуплап каршы алды һәм, онытылып китеп, иреннән мондый адымны күптән көткәнлеген яшерми әйтеп бирде. Алга таба эшнең гариза илтеп бирү белән генә чикләнмәячәген, шактый күп документлар һәм юлланма-тәкъдим ише кәгазьләр җыйнарга туры киләчәген сөйләп, Сәхи Галимович кебек аркасы ныклы кеше белән ярышу мөмкин булырмы дигән фикерен әйтте ире. Бөдрә чәчле, ачык йөзле чибәр ханым инде бәхет кояшының тормыш күгенә балкып күтәрелә баруын тойган һәм аның әле тиз генә батарга уйламавын хис итә башлаган иде инде. Бу халәте аңа икеләнергә ирек бирмәде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|