Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 7 страница




Сүз­лә­ре озын­га су­зы­лып, гү­я­ки әү­вә­ле кә­газь­гә язы­лып ят­лан­ган­ча итеп әй­тел­де­ләр. Бо­лай ук ту­ры һәм усал бу­лып ки­леп чы­гу­ла­ры Га­мир Мәү­лә­то­вич­ның үзен дә кау­шат­ты. Әм­ма ул кем­ле­ген сиз­де­реп алу­ның баш­ка төр­ле ча­ра­сын ба­шы­на ки­те­рә ал­мый кал­ган иде.

За­ри­фә ха­ным, юри бу­лыр­га ки­рәк, ирен­нән бу сүз­лә­рен ка­бат­ла­тыр­га, та­гын тәэ­сир­ле итеп җөп­лә­тер­гә те­ләп:

— Ни­чек ин­де?— дип со­ра­ды.

Бу аның үзе­нә кү­рә кеч­ке­нә ге­нә хәй­лә­се дә иде: ире үз кем­ле­ген һәм ни­чек уй­ла­вын хә­ләл те­ле бе­лән ны­гы­тып әй­теп бир­сен, ялы­нып тор­ма­сын!

— Бо­лай да аң­ла­шыл­ды бит ин­де...— ди­де Га­мир Мәү­лә­то­вич, ха­ты­ны­на җа­вап бир­ми­чә, Ил­бәк Чу­ра­ев­ның кы­я­фә­тен­дә­ге үз­гә­реш­ләр­дән авыр той­гы­лар алып.

“У­ик-энд”­тан кай­тып ба­ру­чы­лар бик ашы­га­лар икән. Ин­де ва­кыт та кич, эң­гер ку­е­ра баш­ла­ды. Хуш­ла­шып, ха­ты­ны бе­лән Ил­бәк Дан­сө­я­ро­вич үз са­рай­ла­ры­на та­ба җы­лы адым­нар бе­лән ки­теп тә бар­ды­лар. Ха­ты­ны янын­да алар­ны оза­тып кал­ган Га­мир Мәү­лә­то­вич, арт­ла­рын­нан ка­рап кал­ган­нан соң, бе­раз­дан тел­гә кил­де һәм:

— Рәх­мәт, ха­тын, ака­де­мик­ның ко­тын ал­дың!— ди­де. Сүз­лә­рен­дә авыр мыс­кыл­ла­ну да, җи­ңел кө­лү дә бар иде.

За­ри­фә ха­ным ки­тү­че­ләр­нең ак­тан-ка­ра­дан бер сүз дә әйт­мәү­лә­ре­нә тә­мам га­җәп­се­неп һәм кә­еф­сез­лә­неп кал­ды. Ил­бәк Чу­ра­ев­ның кат­лау­лы ке­ше икән­ле­ген ин­де ул да аң­лый баш­ла­ган иде бул­са ки­рәк. Та­ян­ды­ра тор­ган ке­ше тү­гел! Ә Га­мир Мәү­лә­то­вич өчен бу яңа­лык­мы? Ил­бәк Чу­ра­ев­ның бул­ма­ган­ны бар итеп күр­сә­тә бе­лү ос­та­лы­гы бе­лән бер­гә, үз фай­да­сын ал­да то­тып кы­на эш йөр­тү­ен, де­пу­тат­лык­та да ха­лык мән­фә­га­тен күз­лә­мә­вен хә­тер­ләп-исәп­ләп йөр­гән ке­ше­ләр­дән иде ул. Ме­нә хә­зер аның ха­кын­да ачык нә­ти­җә­сен дә чы­га­ра ала!

 

IX

Фән­нәр Ака­де­ми­я­сен­дә сай­лау­лар җәй ур­та­сы­на ка­дәр со­ңар­тыл­ды­лар. Мо­ның сә­бә­бен бо­лай дип аң­лар­га бу­ла иде: га­зиз баш­лар­ның ур­так фи­кер­гә ки­лү­лә­ре өчен дә ва­кыт ки­рәк бит! Мон­дый мәр­тә­бә­ле сай­лау­лар­ны ашык-по­шык кы­на баш­ка­рып чы­гып бул­мый. Ака­де­мик­лар да ке­ше һәм нин­ди ге­нә ке­ше­ләр әле: ба­ры­сы да шә­хес! Алар­да сүз­ләр ни­чек үл­чә­неп сөй­лә­не­лә, кем бе­лән ни рә­веш­ле сөй­лә­шеп ба­сып то­ру­ың, уты­ру­ың ке­бек, көн­дә­лек бу­лып узу­чы вак-тө­як де­таль­ләр дә исәп­тә алы­на. Ка­гы­лу­чы-су­гы­лу­чы-чит­ләш­те­ре­лү­че ке­ше яны­на юри ге­нә дә ба­рып ба­су юк. Хик­мәт үз мәр­тә­бә­лә­ре өчен кур­ку­дан гы­на да тү­гел, аб­руй­ның һәр мыс­кал бе­рәм­ле­ге­нә ка­дәр исәп­тә бу­лу­ын ис­кә­рү­дән шу­лай!

Га­мир Мәү­лә­то­вич­ка сай­лау­лар кө­нен шал­ты­ра­тып әй­тү­че бул­ма­ды. Һәр­хәл­дә ни­чә­мә кат бел­ми­чә кал­ма­я­чак­сыз дип ышан­дыр­са­лар да! Шу­ңа кү­рә ул көт­те. Га­зе­та­лар­дан да кан­ди­да­ту­ра­сы сай­лау­га ку­е­лу ха­кын­да укы­ды, дүрт көн­дәш ара­сын­да икән­ле­ге дә аңа ях­шы мәгъ­лүм, кай­бер ак­тан ка­ра­ны ае­ра ал­мау­чы­лар­дан ни­чә­мә тап­кыр тәб­рик­ләр дә ка­бул ит­кән иде. Хәт­та зав­хоз хез­мә­тен­дә то­ру­чы бер та­ны­шы:

— Сез­нең кан­ди­да­ту­ра­гыз­ны хуп­лап Ака­де­ми­я­нең пре­зи­ден­ты­на шал­ты­ра­там әле. Без бит аның бе­лән “не раз­лей во­да” дус­лар, мун­ча­га да бер­гә йөр­гән ке­ше­ләр,— дип, мак­та­ну ка­тыш хә­ер­хак­лык бе­лән әй­теп тә сал­ган иде. Аның че­те ка­ра кеч­ке­нә ну­гай күз­лә­ре­нә ка­рап Га­мир Мәү­лә­то­вич ул ва­кыт­та сә­ер­се­неп тор­ды да:

— Ярар, мин кар­шы тү­гел!— ди­де.

Ә ан­дый ке­ше­ләр бер ул гы­на бул­ма­ды. Элек­ке ми­нистр­лар­дан та­гын ике ке­ше, үз­лә­ре те­ләп:

— Фән­нәр Ака­де­ми­я­се пре­зи­ден­ты бе­лән без­нең та­ныш­лык шәп!— дип мак­тан­ды­лар.— Аңа сез­нең кан­ди­да­ту­ра­ны як­лап әй­тер­без! — ди­де­ләр, һәр­хәл­дә со­ра­ма­ган-көт­мә­гән җир­дән шу­лай яр­дәм­нә­рен тәкъ­дим ит­те­ләр.

За­ма­нын­да әү­вә­ле бер­се­нең кул ас­тын­да, ан­на­ры икен­че­се­нең җи­тәк­че­ле­ген­дә Га­мир Мәү­ли­то­вич­ка эш­ләр­гә ту­ры кил­де. Үзе ха­кын­да алар­ның кай­гыр­туы, уңай фи­кер­дә бу­лу­ла­ры сө­ен­де­рер­лек фал иде. Го­му­мән дә баш­тан ук бу әгъ­за-мөх­бир­лек мәсь­ә­лә­се хәз­рәт фа­ти­ха­сы бе­лән бул­ган ке­бек уңыш­лы, кар­шы­лык­сыз “тә­гә­рәп” ке­нә бар­ды. Дө­рес, кан­га тоз са­лыр­га ты­ры­шу­чы ке­ше­ләр дә та­бы­ла ул, әм­ма ан­дый­лар­ның ни үз­лә­рен, ни сүз­лә­рен Га­мир Мәү­лә­то­вич­ның җит­ди­гә ал­га­ны юк иде.

Һәм ме­нә ир­тә­гә сай­лау­лар икән. Кө­не-сә­га­те бе­лән ди­яр­лек со­ңа­рып бул­са да шал­ты­ра­тып әйт­те­ләр. Ме­нә мо­ны­сы сә­ер хәл иде. Мо­ңа ка­дәр гү­я­ки Код­рәт ия­се­нең ак җәй­мә­сен­нән ге­нә ат­лап бар­ган ке­бек то­ел­ган икән шул. Га­мир Мәү­лә­то­вич­ның җа­ны нин­ди­дер авыр­лык бар­лы­гын си­зен­де, күз­лә­ре ка­раң­гы­ла­нып ал­ды­лар, яз­мыш ар­ба­сы­ның тә­гәр­мә­че, гү­я­ки таш­ка ба­рып ме­неп, си­кер­теп куй­ды. “Бәл­ки элег­рәк эз­лә­гән­нәр­дер, тап­ма­ган­нар гы­на­дыр?”— дип уй­лап ку­яр­га мөм­кин иде. Ул нәкъ шу­лай эш­лә­де дә. Әм­ма ке­сә те­ле­фо­ны га­дә­ти кү­ре­неш бул­ган за­ман­да эз­ләп тә та­ба ал­мау­ла­ры мөм­кин хәл­ме?

Тор­мыш­та ке­ше­ләр һәм­мә як­ны да уй­лап, аң­лап, исәп­ләп эш итәр­гә ты­ры­ша­лар. Юк­са га­мәл­лә­ре, көч тү­гү­лә­ре буш­ка ки­тә­сен бе­лә­ләр. Ни­ят бе­лән ге­нә дә тү­гел шул әле ул! Күп­ләр­не өме­те уры­ны­на те­лә­ге йөр­тә!

 

X

Көн­нең эс­се бу­ла­сы ир­тән­ге ко­яш­ның әр­сез­ле­ген­нән үк си­зе­лә иде. Фән­нәр ака­де­ми­я­се ур­наш­кан би­на­га ба­рып кер­гә­нен­дә Га­мир Мәү­лә­то­вич­ның йө­зе­нә сал­кын­лык бәр­де. Соң­гы ел­да гы­на ди­яр­лек тә­мам за­ман­ча итеп тө­зек­лән­де­рел­гән һәм зат­лан­ды­рыл­ган шу­шы йорт элек­ләр­не ком­му­нист­лар­ның Өл­кә Ко­ми­те­ты парт­кон­фе­рен­ци­я­лә­ре өчен мах­сус тө­зел­гән, урам­га ка­рап тор­ган ди­ва­ры тә­мам пы­я­ла­дан бул­ган са­рай иде. Га­мир Мәү­ли­то­вич­ның йө­зе­нә сә­ер­лек бе­лән кат­наш ел­маю да йө­гер­де. Әгәр дә, уку­чым, тө­рек язу­чы­сы Сә­бә­хет­дин Га­ли­нең “Пы­я­ла са­рай” дип атал­ган ал­ле­го­рик әки­я­тен укы­ган бул­са­гыз, кү­ңе­ле­гез­дә бу йорт бе­лән ан­да су­рәт­лән­гән ва­кый­га­лар ара­сын­да ана­ло­гия ту­ып, сез үзе­гез дә аның ке­бек сә­ер той­гы­лар­га би­ре­лер иде­гез.

Дус­та­нә мө­нә­сә­бәт бе­лән кар­шы ал­мау­ла­ры Га­мир Мәү­лә­то­вич­ны ап­ты­раш­ка тө­шер­мә­де. Ке­ше яз­мы­шын хәл итәр­гә җы­е­ну­чы­лар үз­лә­рен әл­лә кем­гә ку­я­лар ан­дый ва­кыт­та, зат­ла­ры­на си­не чит-ят итеп күр­сә­тер­гә ты­ры­ша­лар: янә­се, дус­лык­ка-та­ныш­лык­ка бу оч­рак­та урын юк! Про­то­кол шу­лай та­ләп итә.

Әм­ма ул ял­ган ха­ләт ка­ра бит­лек кию бе­лән бер. Алар күп­тән ин­де ае­рым ка­рар­га кил­гән, та­ма­ша­ның сце­на­рие языл­ган, аны зә­вык­лы итеп уй­ный­сы гы­на кал­ган. Мо­ны да аң­ла­мас­ка­мы?

Һәм уен баш­ла­нып кит­те. Ака­де­мик һәм әгъ­за-мөх­бир­ләр­нең, җы­ел­ган га­лим-го­ла­мә­нең үз-үз­лә­рен то­ты­шы ук та­ма­ша­ның әле­гә тәү­ге пәр­дә­се ге­нә бу­луы ха­кын­да сөй­ли иде. Га­мир Мәү­лә­то­вич тә шу­шы “у­ен” вә­ки­ле. Әм­ма аның аңа ба­ша­як чум­мый­ча, та­ма­ша­чы бу­ла­рак кы­на да кат­на­шу мөм­кин­ле­ге бар иде. Бу уен­ның хик­мә­те — уен­чы­лар үза­ра аң­ла­шып-бе­ле­шеп, бер-бер­сен рух­лан­ды­рып һәм сүз­ләр­дә кыз­ды­рып, шу­ның бе­лән сәх­нә­дә гар­мо­ния ту­ды­рыр­га ом­ты­ла­лар. Үза­ра те­ләк­тәш­лек юк икән, уй­ла­ры ба­рып чык­ма­я­чак бил­ге­ле. Та­ма­ша­ча­ның кү­зе­нә “тө­зек­кә” ка­ра­ган­да “ки­тек” тиз кү­ре­нә. Ул гү­я­ки шу­ны гы­на кө­теп уты­ра ке­бек. Ә ан­на­ры: “Уй­ный да бел­мә­де­ләр!”— дип сөй­лә­я­чәк әле!

Га­мир Мәү­лә­то­вич та­ма­ша­чы ро­лен ме­нә шу­ңа кү­рә дә хуп күр­де. Үзе­нә ка­ра­та тән­кый­ди ка­ра­шы сак­лан­сын өчен дә ки­рәк иде бу рә­ве­ше. Чөн­ки шу­шы уе­ның бер пер­со­на­жы гы­на тү­гел­ме­ни ул?

Га­лим­нәр алар сүл­пән ха­лык. Ир­тә­гә дөнь­я­ны су бас­ма­я­ча­гын, да­выл ку­бып, пы­ран-за­ран ки­те­реп таш­ла­ма­я­ча­гын бе­лә­ләр­дер сы­ман үз­лә­рен то­та­лар. Хә­ер, дөнь­я­ны су бас­са да, га­лим­нең хәс­рә­те ар­та­мы­ни ул?

Уты­рыш ашы­гу­сыз-ка­ба­ла­ну­сыз баш­ла­нып кит­те. Үз кан­ди­да­ту­ра­ла­рын ака­де­мик­лык­ка тәкъ­дим итү­че­ләр­гә баш­лап сүз би­рел­де, ан­на­ры әгъ­за-мөх­бир­ләр­гә. Һәм­мә­се дә үз­лә­ре­нең фән­ни эш­лә­ре­нә от­чет-йом­гак ясап, гый­лем диң­ге­зе­нә ни­ка­дәр ти­рән чу­му­ла­рын дә­лил­ләп, әм­ма озын­га суз­мый­ча сөй­лә­де­ләр. Ара­да хез­мәт­лә­рен тәк­рар­лау­чы ви­део-стенд­лар әзер­ләп кил­гән, мәсь­ә­лә­гә ки­рә­ген­нән ар­тык “җит­ди” ка­ра­ган­на­ры да бар иде.

— Бо­лар — күз буяу!— ди­де кем­дер.

Га­мир Мәү­лә­то­вич шул як­ка бо­ры­лып ка­ра­ды. Ул ял­гы­зы гы­на утыр­ган урын­дык­лар рә­те­нең ар­тын­да ае­рым урын алып бер “зур га­лим” са­на­лу­чы әфән­де җә­ел­гән иде. Бу ка­дәр кеч­ке­нә гәү­дә дә шу­шы хәт­ле ки­ңәя ала икән! Кул­лар як-як­ка җә­еп са­лын­ган, ба­шы күк­ләр­гә аш­кан. Егет шәп кү­ре­нә. Әм­ма кы­рым­сак чәч­лә­ре ге­нә йө­зе­нә ки­ле­шеп бет­ми. Неч­кә вә озын бо­ры­нын та­гын да юкар­тыб­рак күр­сә­тә.

Га­мир Мәү­лә­то­вич кон­ку­рент­ла­рын­нан бер­се бу­ла­рак әгъ­за-мөх­бир­лек­кә сай­ла­ну өчен исем­лек­кә кер­тел­гән шу­шы Хә­шәп Хөр­мә­тов исем­ле әфән­де­не шу­лай ук сту­дент чак­ла­рын­нан ук бе­лә иде. Бер чор ке­ше­лә­ре ди­яр­лек алар­ны. Го­мер­гә Хә­шәп Хөр­мә­тов те­ләк-ом­ты­лыш­лы бу­лып, ла­ек­мы ул аңа, тү­гел­ме — бо­ла­рын исәп­кә дә алып тор­мас­тан, үз ди­гә­не­нә хәт­та теш­лә­шеп һәм та­ла­шып та ире­шә ал­ды. Тик аның ни сү­зе­нә, ни үзе­нә ыша­ныр­га яра­мый иде. Һәм ме­нә бү­ген аның бе­лән дә Га­мир Мәү­лә­то­вич­ның тә­кә­лә­ре сө­зе­шә­чәк!

Хә­шәп Хөр­мә­тов, тың­кыш та­нау, чер­ки ке­бек бе­зел­дәп шул ук ачы­лы-тө­че­ле сүз­лә­рен бер­ни­чә кат ка­бат­ла­ды. Ан­на­ры ки­нәт си­ке­реп тор­ды, чы­гып кит­те. Ка­бат кер­де, ка­бат ишек­кә та­ба юнәл­де. Тә­мам са­быр­лы­гы бет­те­ме, әл­лә ин­де ке­сә те­ле­фо­нын­нан сөй­ләш­кә­ләп алу өчен шу­лай ки­рәк тап­ты­мы — бо­ла­ры ук аң­ла­шы­лыр­лык тү­гел, иша­рә­лә­рен­нән си­зел­ми иде.

Чи­ра­ты җи­теп, ме­нә аңа сүз бир­де­ләр. Хә­шәп Хөр­мә­тов три­бу­на-мөн­бәр­гә ме­неп бас­ты һәм, кеч­ке­нә ел­гыр күз­лә­ре бе­лән га­лим-го­ла­мә­не “сез кем­нәр әле мон­да” ди­гән­дәй ай­кап бә­я­ләп чык­ты. Авы­зы, неч­кә ирен­нә­рен җый­на­са да, мыс­кыл­лы ел­маю бе­лән ту­лы иде.

— Сез ми­нем кем икән­ле­гем­не ях­шы бе­лә­сез!— дип, тә­мам кот­лар­ны очы­рыр­лык мәр­тә­бә­дә, үз кем­ле­ге­нә ае­рым ба­сым ясап баш­лап кит­те ул. Бу аның фән­ни-гыйль­ми эш­лә­ре­нә йом­гак-бә­я­лә­мә, үз ана­лиз би­рүе иде, про­то­кол шу­ны та­ләп итә.— Мин — та­ныл­ган бө­ек га­лим, хез­мәт­лә­рем инг­лиз, рус, тө­рек һәм дә баш­ка тел­ләр­дә ба­сы­лып чы­гып то­ра... Сез­нең бу сай­лау­лар — уен, та­ма­ша гы­на!..

“Мин ин­де сай­ла­ган, зур га­лим бу­лып дөнь­я­га та­ныл­ган!”— ди­гән сүз­лә­ре иде бо­лар.

Һәм ул мөн­бәр­дән тө­шеп тә кит­те. Ки­леп, көт­мә­гән­дә Га­мир Мәү­лә­то­вич яны­на утыр­ды. Төр­теп-төр­те­неп тә ал­ды. Ярый әле шун­да Га­мир Мәү­лә­то­вич­ның үзе­нә сүз­не бир­де­ләр. Три­бу­на­га ул мен­де һәм, те­ле­нә бер дә ар­тык сүз сөй­ләр­гә ирек бир­ми­чә ге­нә, конк­рет атап ба­рып, бар­лык гыйль­ми эш юнә­леш­лә­рен са­нап, ачык­лык кер­теп аң­ла­тып, күр­сә­теп бир­де. Бу ин­де нәкъ про­то­кол та­лә­бен­чә иде.

 

XI

Тә­нә­фес­тә үза­ра кот­ла­шып кул кы­сы­шу­лар баш­ла­нып кит­те. Бар­ча ди­яр­лек ака­де­мик­лар­ның, әгъ­за-мөх­бир­ләр­нең, га­лим-го­ла­мә­нең атап Га­мир Мәү­лә­то­вич­ка ки­лүе һәм, яшер­ми­чә:

— Бар­лык бү­ген сөй­ләү­че­ләр ара­сын­да иң ях­шы, чын га­лим бу­лу­ы­гыз­ны күр­сәт­кән фән­ни чы­гыш сез­не­ке бул­ды!— дип, ку­лын кы­сып, уңыш­лар те­ләп, җил­кә­сен­нән сө­еп-ка­гып әй­тел­гән сүз­ләр­не аның кон­ку­рент­ла­ры бер­дәй ише­теп тор­ды­лар. Җан­на­ры ко­ел­ды. Га­мир Мәү­лә­то­вич үзен са­быр тот­ты, эреп кит­мә­де, мон­дый тәб­рик­ләү­ләр баш­ка­лар­га тә­тер­ме икән дип көт­те, кү­зәт­те, әм­ма алар­га кот­лау­лар яу­га­ны кү­рен­мә­де. Бу ин­де зур җи­ңү иде. Хә­шәп Хөр­мә­тов­ның һа­ман сүз­ләр кы­лы­чы уй­ный бир­де:

— Ал­дан сөй­лә­шен­гән­нәр бо­лар! Сай­лап куй­ган­нар! Хә­зер те­ат­ры гы­на ба­ра!

Тә­нә­фес­тән соң та­выш би­рү­ләр баш­ла­нып ки­тәр­гә ти­еш иде. Төш­ке аш ва­кы­тын­да, әл­лә кай­лар­да аш­ха­нә эз­ләп йөр­ми­чә, Га­мир Мәү­лә­то­вич ака­де­мик­лар­ның бу­фе­ты­на гы­на кер­де. Ан­да чи­рат зур иде. Ул иң арт­ка, ахыр­га ки­леп бас­ты.

— Сез­нең чәч­лә­ре­гез һа­ман элек­ке­чә куе һәм ка­ра икән!— ди­де та­ныш та­выш.

Га­мир Мәү­лә­то­вич аңа бо­ры­лып ка­ра­ды. Ә-ә, күп­тән­ге бе­ле­ше, кы­я­фә­те­нә кү­рә “Че­чен” дип йөр­те­лү­че пе­да­го­гия ака­де­ми­гы Сә­лә­хи­ев Җаб­бар икән! Га­мир Мәү­лә­то­вич та ша­яр­та­сы ит­те:

— Бу­ем да озын, бо­ры­ным да нык уты­ра һәм тот­рык­лы!..— ди­де. Бу ин­де дус­ты­ның кы­я­фә­те­нә ша­яр­ту­лы иша­рә иде.

Алар кө­леш­те­ләр. Җаб­бар Сә­лә­хи­ев ха­кын­да “җил иләп ке­ше бу­лып йө­ри” ди­гән сүз­ләр­не сөй­лә­мә­гән һәм ишет­мә­гән ке­ше юк иде соң­гы ел­лар­да. Шул ба­зы­кый гы­на хәй­лә­кәр ми­шәр­нең дә кай­да да үз ди­гә­нен эш­ләп йөр­гән­ле­ген уй­ла­саң, дөнь­я­ның хә­тәр бер хәл­дә бу­лу­ы­на аның шә­хе­се ае­рым бер дә­лил икән­ле­ген тө­ше­нүе авыр тү­гел. Һай уй­на­та мо­ны дөнья! Ә ул, әл­бәт­тә, үзем уй­на­там дип бе­лә. Ахы­рын­да баш­ка­лар­га авыр­га кил­мә­гәе! Ике ел элек ке­нә әгъ­за-мөх­бир иде, ин­де был­тыр ака­де­мик исе­мен дә ал­ды, ә фә­не — юк. Ни­чек шу­лай бул­ды­ра ала­лар ке­ше­ләр? Ин­де пре­зи­диум­га сай­лан­мак­чы, ди­ләр.

Сай­ла­на­чак та. Мо­ңа ка­дәр ни­чек үз ди­гә­нен ит­те, мон­нан соң гы­на баш­ка­ча бу­лыр­мы? Юк! Баш­ка­ча бу­лыр­га ир­тә­рәк әле! Аңа яз­мы­шы баш­ка сце­на­рие әзер­лә­гән. Уе­ны дә­вам итә. Ахы­ры хә­ер­ле бе­тәр­гә оша­ма­ган! Ме­нә бит ул нәр­сә! Си­не сай­ла­мый­лар икән — сай­ла­мый­лар, ва­кы­ты җит­мә­гән, Хо­дай­ның бир­ме­шен­нән өлеш ал­ма­ган­сың, ди­мәк!

Га­мир Мәү­лә­то­вич уй­лан­ган ара­да ур­та­кул Сә­лә­хи­ев ки­теп тә юга­лыр­га өл­гер­гән иде. Аның ка­ра­вы ка­фе­га баш­ка га­лим-го­ла­мә дә ке­реп тул­ды. Ака­де­мик һәм әгъ­за-мөх­бир­ләр­нең кү­бе­се Га­мир Мәү­лә­то­вич яны­на җы­е­лып, аның бе­лән дус­та­нә әң­гә­мә кор­ды­лар, аны хөр­мәт­ләү­лә­рен күр­сәт­те­ләр. Әм­ма шул ук ка­фе­да якы­на­ер­га те­лә­мә­гән, үз­лә­рен ерак­та йөр­тү­не хә­ер­ле­рәк күр­гән якын та­ныш­ла­ры да бар иде. “Мө­га­ен сай­лау­да би­рә­чәк та­выш­ла­рын кем­нәр­гә­дер вәгъ­дә ит­кән­нәр, үзе­мә со­рар­мын дип шик­лә­нә­ләр бу­лыр! Аң­ла­шы­ла!— дип уй­лар­га да,— бәл­ки “та­выш­ла­рын” ми­ңа би­рер­гә те­ләп, баш­ка­лар мо­ны сиз­мә­сен­нәр дип сак­ла­на­лар­дыр”,— ди­я­рәк тә фи­кер йөр­тер­гә мөм­кин иде.

Мо­ны ук, соң­гы­сын өмет итү сә­ер­рәк то­ел­ды. Ан­дый ук ми­һер­бан­лык күр­сә­тер­лә­ре­нә Га­мир Мәү­лә­то­вич ыша­на ал­ма­ды, шу­лай да өме­те куш иде. Ни­чек баш­ка­ча бул­сын ди? Ака­де­мик­лар бит алар, фән­не як­лау­чы­лар, фән дип, фән өчен дип яшәү­че­ләр! Әгъ­за-мөх­бир­лек­кә ге­нә тү­гел, хәт­та ака­де­мик­лык­ка ла­ек­лы тү­гел­ме­ни Га­мир Мәү­лә­то­вич­ның гыйль­ми эш­лә­ре, фән­ни ачыш­ла­ры? Кул­ла­рын тәб­рик­ләп кы­сып шу­лай дип әйт­мә­де­ләр­ме­ни? Әйт­те­ләр! Кат-кат әйт­те­ләр! Җи­ңү Га­мир Мәү­лә­то­вич­та бу­ла­чак!

— Җит­ди­рәк бу­лы­гыз, егет­ләр!

Га­мир Мәү­лә­то­вич­ның бу сүз­лә­ре шу­шын­да, бар­лык га­лим-го­ла­мә бу­фет­ка җы­ел­ган җир­дә, ба­ры­сы­на да ише­те­лер­лек итеп кыч­кы­рып әй­тә­се кил­де. Ул бел­де­рүе сай­лау ха­кын­да, ака­де­мик­лар­га һәм әгъ­за-мөх­бир­ләр­гә ата­лыр­га ти­еш иде. Әм­ма әй­тел­ми кал­ды­лар.

 

XII

Тә­нә­фес­тән соң сай­лау­лар уз­ды. Га­мир Мәү­лә­то­вич һа­ман да үзен үтә са­быр тот­ты. Баш­ка­лар бе­лән ар­тык сүз­ләр алыш­ма­ды. Ишет­кә­нен йо­та бар­ды. Кон­ку­рент­ла­ры­ның күз ал­ма­ла­ры аңа тө­бәл­гән иде. Мо­ны һәр­да­им си­зеп тор­ды. Алар­дан әле җит­мә­сә: “Сез нәр­сә­гә өмет­лә­нә­сез?”— ди­гән со­рау­ны да, “Ни өчен ба­ры­сы да сез­не ге­нә тәб­рик итә­ләр?”— ди­гән ачу­лы һәм өмет­сез ка­раш­лар­ны да той­ды. Га­лим-го­ла­мә­нең чын­нан да эче ту­лы вәс­вә­сә иде. Га­мир Мәү­лә­то­вич ни өчен­дер их­лас­лык­ка ыша­нып җит­мә­де. Бу да уен­ның бер шар­ты гы­на бу­лыр­га ти­еш­ле­ген оныт­ма­ды һәм, та­ма­ша­чы сый­фа­ты­на ке­рер­гә ты­ры­шып, мөм­кин ка­дәр үзен дра­ма ка­рау­чы ха­лә­тен­дә то­ю­да бул­ды. Аның ба­шын­да да­и­ми бер уй бө­те­рел­де: “Ә­гәр дә ми­нем кан­ди­да­ту­рам­ны як­лап бер­ни­чә ге­нә ака­де­мик та­выш бир­сә­ләр дә, алар бе­рен­че бу­лып ки­леп кот­лар­лар! Бу да сө­е­неч бу­лыр!”

Бо­лай уй­ла­вы аңа рә­хәт­лек бир­де. Йө­зе­нә ыша­ныч­лы ел­маю йө­гер­де. Ә Сә­хи Мо­ра­тов үр­ле-кыр­лы йө­ре­нә тор­ды. Хә­шәп Хөр­мә­тов­ка исә, тәр­тип­не бо­зып, сай­лау­лар ал­дын­нан та­гын да сүз бир­де­ләр. Бу юлы да ул үзе­нең чын һәм бө­ек га­лим бу­лу­ын ка­бат тәк­рар­лап сөй­лә­де. Җит­ди­рәк бу­лыр­га ча­кыр­ды­лар. Әм­ма нәр­сә әйт­сен? Һа­ман да шул ук икән: хез­мәт­лә­ре баш­ка тел­ләр­гә тәр­җе­мә ител­гән, ул күп­тән ха­лык мә­хәб­бә­тен яу­лап ал­ган чын ака­де­мик, әгъ­за-мөх­бир ге­нә дә тү­гел!

Бу як­тан Га­мир Мәү­лә­то­вич мак­та­на ала­мы соң? Юк, әл­бәт­тә! Кая ди ул Аме­ри­ка ка­дәр әл­лә кай­да­гы Аме­ри­ка га­лим­нә­ре­нә та­ны­лу? Әле та­тар­ның үзе дә аның бер-ике хез­мә­тен бе­лү­дән уз­ма­ган. Фән, ди­без, гый­лем, ди­без, ул ха­лык өчен ки­рәк, ди­без. Ә ха­лык­ның ан­да эше юк, бе­лем­нән баш­ка да, ка­за­ныш­лар­дан фай­да­ла­нып, рә­хәт ке­нә яши би­рә. Аның әле кай­бер га­лим дип атал­ган­на­ры да шул дә­рә­җә­дә ге­нә тү­гел­ләр­ме соң? Юк-юк, юк­тыр! Алай гы­на бу­лу­ла­ры һич мөм­кин тү­гел! Әнә бит, Та­тарс­тан­да гы­на тү­гел, Баш­кор­тос­тан га­лим­нә­ре ара­сын­да да та­ныл­ган Сә­хи Мо­ра­тов бар, баш­ка­лар! Бәл­ки Га­мир Мәү­лә­то­вич­ның да фән­ни ачыш­ла­рын бе­лә­ләр, аң­лый­лар, юга­ры бә­я­ли­ләр­дер? Әнә бит, чы­гыш яса­вы­на, бер-бер арт­лы ки­леп, ни­чек тәб­рик­ләп ку­лын кыс­ты­лар, кот­ла­ды­лар. Бу сай­лау­лар­да җи­ңү һич­шик­сез Га­мир Мәү­лә­то­вич ку­лын­да бу­ла­чак!..

Ул ты­ныч­ла­нып өл­гер­де. Та­гын кү­ңе­ле­нә рә­хәт уй­лар тул­ды.

Әм­ма сай­лау нә­ти­җә­лә­ре Га­мир Мәү­лә­то­вич­ны хәй­ран ит­те­ләр: аның Фән­нәр Ака­де­ми­я­се­нә әгъ­за-мөх­бир­лек­кә ку­ел­ган кан­ди­да­ту­ра­сын як­лап бер ге­нә уңай та­выш та би­рел­мә­гән иде. Тел­гә алыр­лык кы­на бул­са да, хет бер ге­нә та­выш, бер та­выш! Юк бит! Ди­мәк, алар ба­ры­сы да аңа кар­шы. Һәм ба­ры тик аның кан­ди­да­ту­ра­сы бе­лән ге­нә шу­шы хәл!

“Хә­зер мин бо­лар ха­кын­да да уй­лар­га ти­еш тү­гел!— дип ту­кын­ды аның акы­лы.— Мин ба­ры­сын да аң­ла­дым! Ми­ңа ба­ры­сы да аң­ла­шыл­ды! Ми­нем кан­ди­да­ту­рам­ны бер­кем дә як­ла­ма­ды!”

Га­мир Мәү­лә­то­вич уры­нын­нан тор­ды. Бу ва­кыт­та ул би­ек ма­на­ра­дыр сы­ман үзен той­ды, зал­да уты­ру­чы­лар­га күз таш­ла­ды. Уңай та­выш­лар җый­ган Сә­хи Мо­ра­тов тан­та­на итә иде. “Шу­лай шул, аның кан­ди­да­ту­ра­сын як­лау­чы­лар три­бу­на­дан то­рып сөй­лә­де­ләр, эш­лә­ре­нә һәм шә­хе­се­нә сок­ла­ну сүз­лә­рен яу­дыр­ды­лар... Ме­нә бит ул ни­чек! Три­бу­на­дан алар­ның кай­сы­сы си­не як­лап сүз әйт­те?”— Га­мир Мәү­лә­то­вич ин­де уй­ла­мый, бәл­ки хә­те­рен ге­нә тәр­тип­кә ки­те­рә иде.

Чы­гып бар­ган уңа­ен­да бе­рен­че­ләр­дән бу­лып те­ге юлы мак­тап ку­лын кыс­кан ака­де­мик­лар­ның бер­се­нә оч­ра­ды. Ни­чек­тер шу­лай ки­леп чык­ты — кул­лар су­зыш­ты­лар. Га­мир Мәү­лә­то­вич­ның йө­зен­нән һич­бер хә­бәр­не укып бул­мый иде­ме, әл­лә ака­де­мик үзе ял­гыш­ты­мы:

— Мин сез­нең өчен та­вы­шым­ны бир­дем!— дип әйт­те дә сал­ды.

Мо­ңа кар­шы ел­май­мый һәм җа­вап бир­ми кал­ды­ру мөм­кин тү­гел иде. Га­мир Мәү­лә­то­вич, кис­те­реп, әм­ма ты­ныч кү­ңел һәм саф вөҗ­дан бе­лән:

— Әйе! Кар­шы та­выш бир­гән­сез!— ди­де.— Чөн­ки ми­нем кан­ди­да­ту­рам­ны як­лап бер ге­нә дә уңай та­выш чык­ма­ган!

Ака­де­мик, ни га­җәп, хәй­ран ит­те, ап­ты­рау­лы күз­лә­рен акайт­ты һәм әй­теп тә сал­ды:

— Алай бу­луы мөм­кин тү­гел! Мөм­кин тү­гел! Бу нин­ди хәл!

Аңа ме­нә хә­зер: “А­гай, кы­лан­дыр­ма­гыз! Бе­рәр уңай та­выш би­рел­гән бул­са — бер хәл!”— ди­я­се иде, әм­ма Га­мир Мәү­лә­то­вич алай эш­лә­мә­де, бәл­ки:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных