ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 11 страницаБәлки Розаның үзен дә Игорь әүвәле шулайрак, Йосыф кебегрәк кеше дип тойган-аңлаган булганнардыр? Әй, юк ла, нинди салалык әле бу? Алар эшче яшьләрнең тулай торагына урнашып яши башлаган көннәрендә үк, минут эчендә сизенеп алып, бүлмәдәш кызларына дус егетләре кунакка килде. Роза аларның әрсезлегенә сокланды. Аны беләгеннән генә түгел, күкрәкләреннән дә тотып карауны бернинди бозыклыкка һәм җилбәзәклеккә санамадылар. Алар алдында бүлмәдәш кызлары, егетләрен үртәп: — Авызларындагы әниләре тутырып җибәргән бәрәңгеләрен йотсыннар әле, аннары назларсыз! Анысы гына сездән калмас!— диделәр. Роза бу сүзләрдән шартлардай булды. Әмма егетләр: — Бусы әлегә солтан эзли, үзенең олтан икәнлеген белми!— диделәр, шашындырып. Роза җиңел сынды. Аның барыр җире юк иде. Курсларда комсомол комитетына сайлап куйдылар. Авыл мәктәбеннән үк бу эшне ул бик яхшы белә иде. Ә монда тагын да җиңелрәк булды. Комсомоллардан яхшы укырга, үрнәк булырга дигән йөкләмәләр алдырттылар да, айга бер, күп дигәндә ике җыелыш ясап маташып, тәмам әйткәләшеп бетеп, вакыт уздырып таралыштылар. Аннары ул җыелышлар дәртле кинолар карау белән алыштырылды. Бу вакытта Розаның янында кара чәчле, озын буйлы, ак якалы комсомол секретаре Игорь иде инде. Ул аңа “өйләнәм” дип вәгъдә итте. Бик тә якынлашып киттеләр. Игорь аны заводның яхшы бассейнлы мунчасына да ялгызын гына һәм, хәер, иптәшләре белән алып баргалады. Роза аракы эчәргә өйрәнде. Башкалардан калыша алмый иде. Идел буенда чаңгы базасында да бәхетле көннәрне сәләмәтлеген ныгытып уздырдылар. Бу дуслыклары ярты ел бик матур барды. Ә аннары Игорь комсомол утырышларына, конференцияләренә, симпозиумнарына Мәскәүгә атна саен диярлек китә башлады. Роза аны бөтенләй дә диярлек күрмәде. Ә апрель аенда ул өйләнгән һәм комсомол эшенә башкалага күченгән иде инде. Шунда кыз үзенең “чүлмәге ватык” хәлдә елап калуын аңлады. Хәер, күзгә алырлык чибәр кызларның берсе булган Розаны егетләр ярата иделәр. Ул инде аракы да эчә белә, сала кызларыдай киреләнеп тә маташмый. Кино да, театр да ярата. Инде рестораннарда да булырга өлгерде. Заводта хезмәт хакын яхшы түлиләр. Әле кайвакыт әнисе дә почта белән җибәргәли. Имеш, кызын студентка дип белсеннәр.
IV — Күрәсеңме якты айны, ничек биектә? Нурлы! Роза агачлар арасындагы ышык ачыклыктан күкне күзәтә иде. Бу вакытта ул көзгедән чибәр йөзен сокланып караудан гына да рәхәт тойгыларга һәм дәрткә бирелгән сылудай үзен хис итте. Якты ай һәм аның йөз нуры икесе дә бердәй гүзәл, бердәй тәэссоратлы түгелләрмени? Аһ, алар нинди охшашлар! — Сез охшашлар икәнсез! Роза каушап китте. Гүяки аның күңелендәге үз сүзләрен кабатлады егет. Шунда аңа кызның: “Эһ син, сала бозавы! Кайдан болай сөйләшергә өйрәнеп өлгердең әле?— диясе килде.— Синең соң, әле томаналыгың да бетмәгән!” Әмма бу сүзләрен әйтми калдырды, чөнки Йосыфның ул шигырьләр язганлыгын да белә иде. Шуннан гына чыгып та егеттә күңел ихласлыгы барлыгына ышанырга тиешлеген аңлый. Тик нигәдер күңеле үртәлә. Мәхәббәт уены аркасында түгел, бәлки кара бер көнчелек белән Йосыфның яшьлегеннән дә, дөньяны башкача, ихлас һәм илаһи итеп күрә белүеннән дә, бөтен эче-тышында, барлыгы-юклыгында саф энҗе бөртеге кебек булуыннан да көнләшә. Аны менә шушында тотып алып, юләрләнеп изәсе, хәтта пычратып ташлыйсы да килә. Дөньяның йөреше әгәр дә адәм балаларының теләкләренә буйсынмаса, яшәеш дигән шушы интегүләрнең, җәбер һәм мескенлекләр күрүләрнең, омтылыш һәм атлыгуларның ни мәгънәсе бар? Роза егеткә таба якынлашты. Бу вакытта Йосыф һаман да шушы кызны, ничек ризалаштырып, кичке бакчага алып чыга алуына шатлана һәм тантана итүендә иде. Розаны бер үбәрмен әле дип хәтта башына-уена китерә ала идеме соң? Ә кыз аны биленнән кочты. Егет үзенең сеңерләре буйлап дәрт ялкыны уйнап узып киткәнлеген тойды. Аңа артыгы белән рәхәт иде. Кемнәрдер яннан гына сөйләшеп уздылар. Роза аларны сизмәде дә. Ә Йосыф шул ике егет, бер кызның хәтта нәрсә хакында гәп орып барганнарына кадәр ишетте. Оялды. Шикләнде. Егетнең көтмәгәндә читкә тартылуын Роза аңлый һәм бәяли алмады. Ул моны саклык дип түгел, бәлки хәйләле үртәү сыманрак кылану дип кабул итте. Әмма егетнең инде кулга ияләшә башлавын белә иде ул. — Син тагын да матур сүзләрне беләсеңме соң?— дип, мөмкин кадәр назлы һәм йөрәкләрне назландыргыч тавыш белән сорады Йосыфтан. Роза бик яхшы белә һәм сынаганы да бар иде: аңарда татлы сүз түгел, ягымлы тел назы куәтле. Әйткәннәренә ниндидер, кайдандыр килгән моңлы аһәңле яңгыраш өсти дә, авазларына шулай хис көче бирә, нәкъ хушбуй кешенең тән исен ничек затлыландырса, сүзләре дә, корылыкларын югалтып, җылы мәгънә алалар сыман. Роза бу ямьне быелгы имтиханнарда да сынап карады. Күпләр аның кебек итеп булдыра алмыйлар. Розада ул авазлар ягымлы, колакка ятышлы рәвештә килеп чыга. Аларда ниндидер ярым “аһлар”, хәтта “ухлар” да бар. Юк, алар әйтелмиләр, хәтта ишетелеп тә бетмиләр, колакка түгел, әмма күңелгә үтәләр. Бу авазларыннан карт профессорлар да саташа. Роза алдында кечерәеп, гыйлем алиһәсенең үзен тыңлап утыргандай, тәмам онытылып китәләр. Кыз үзендә мондый көче барлыгын элекләрне белми иде. Ике курсны “өчле”гә укып килде. Ни бары быел җәен генә ул беренче тапкыр бары тик “яхшы” һәм “бик яхшы” билгеләре алды. Әллә ничек кенә, Аллаһының рәхмәте белән дисеңме соң, сессиясенең беренче имтиханы вакытында “теле ачылып китте”. Югыйсә бик гади генә вакыйга булды һәм барысы да шуннан башланды. Роза хәзер үзендә дөньяның барышын үзгәртә алырлык көчне дә тойгалый, әмма моның вакытлы бер күренеш яки саташу гына икәнлеген дә белә. Аны югалтырга шуның өчен курка да. Ул гомергә имтиханнарын шпаргалка, ягъни студентлар теле белән әйтсәк — “бомба”лар ярдәмендә бирде. Бу юлы, бары тик шушы соңгы имтихан сессиясендә генә, башкача килеп чыкты. “Коммунистлар партиясе тарихы” дигән предмет иде. Ясалма фән. Съездларны, анда кабул ителгән карарларны белеп сөйләргә кирәк, бары шул гына сорала. Ә аңа, бәхете, бик җиңел сорау эләкте: партия тарихына үз карашын белдерү таләп ителә иде. Әгәр дә Роза “отличница” булса, ирекле фикергә корылырга тиешле булган җавапны сөйләп бирергә курка калыр иде. Ә кыз сөенде генә. Шул шатлыгы теленә ягымлылык булып күчте. Бу инде ялагайлану һәм төчеле студенткаларга хас кыланчык, ясалма тавыш түгел иде. Профессор аны исәңгерәп тыңлады. Роза төгәл генә нәрсә сөйләгәнлеген дә хәтерләп өлгермәде, матур җөмләләрне тезде дә тезде, бер көй белән такылдады да такылдады. — Сезгә “яхшы” билге дә җитәрме?— диде профессор, ул сөйләп бетергәч кенә аңына килеп. Кыз белә иде: “юк” дисә, хәзер өстәмә сорау биреләчәк. — Әйе!— диде. Бу җәйге сессиядә биш фәннән имтихан иде. Бөтенесе дә шушы рәвешле җиңел, проблемаларсыз узды. Аны беренче сынау вакытында ук батып китүдән тартып чыгарган ягымлы аһәңле тавышы бүтән очракларда һич кенә дә кыен хәлдә калдырмады. Роза нинди байлыкка ия булып алуын шунда аңлады. Җәй буе бу хакта уйланып, элекләрне дә вакыт-вакыт аңарда мондый моңлы авазлы тавышның пәйда булганлыгы исенә төште. Юккамы кечерәк чагында: — Сез, сеңлем, матур сөйләшәсез!— диләр иде. Ә кыз исә, бу сүзләрне: “Мин акыллы бала икәнмен!”— дип аңлый иде. Юк икән шул. Аның бары тик сөйләм тавышы гына матур булган, күңелләргә ятышлы. Хәер, Розаның фикеренчә — акыллы хатын-кыз үзенең барлык мөмкинлекләрен уңышлы файдалана белергә тиеш. Чибәр йөз генә аз, хәйлә, хәтта мәкер дә файдалы. Ә менә Йосыф кебек ихласлык итәргә ярамый, кеше хәтта үз күңелен алдый алырлык дәрәҗәдә генә булса да хәйләле түгел икән, аңа яшәве авырга киләчәк. Егет әлегә яшьлеге белән боларны аңлап җиткерә алмый. Дөрес, акыл керер, керми калмас. Укуы да һаман шушылай “биш”кә генә бармас, җае бозылып китми тормас, дөнья бу, “бүре улатып” кына яшәп булмый. “Бүресе туктаусыз улаган” кешеләрне бик яратып бетермиләр, андыйларга “аяк чалмый калмыйлар”. Йосыфның әлегә саф энҗе булуын Роза күреп, тоеп, аңлап тора. Аны кулына эләктерәсе килә, үзенеке итәргә омтыла, пычратып ташлыймы, әллә муенына тагылыпмы — анысын аннары хәл итәр. — Ә син кайдан белдең минем йөземнең ай кебек нурлы булуын? — Чөнки сез бер-берегезгә шундый да охшагансыз, хәтта бит очыгыздагы миңләрегезгә кадәр!.. Мин әле кайвакыт, айга карыйм да, анда сезнеке кебек озын кара чәч толымнары да бардыр сыман күрәм. Төн караңгылыгы шул толымнарының сүтелеп китүеннән, имеш. Йосыф һаман ачыла барды. Розаның нинди генә шагыйрь-язучылар белән очрашканы булмады югыйсә. Берсе дә бу егеткә ошамаган иделәр. Аларны бүлмәдәше Хәбирә, язучы булырга хыялланучы һәм мең өметтә яшәүче кыз, үзе белән шактый еш алып кайткалады. Шуларның кайсысы Розага кызыкмый калды? Әле берсе, бүре маңгайлысы, кәҗә тәкәсе хәтле генә буйлысы, тәкәббер Марс Гани дигәне аңа ничәмә тапкыр зур мәхәббәт хисләрен дә түгеп салды, бөек язучы булачагын, инде дә хәзер үк шундый икәнлеген сөйләде. Тик сүзләре Йосыфныкы кебек табигый матурлык белән чыкмыйлар икән бит, ниндидер ясалмалык белән күңелне аптыраталар. Аның метафоралары, чагыштырулары артыгы белән купшы һәм хисләреңне сазлыкка суырып алучы убырлының авызыннан чыккан “җыру” кебек ишетеләләр. Әмма Розага аның кочагында калулары рәхәт иде. Буйлары да бер чама гына. Марс Гани, туймас җан, рәхәт кеше дә инде. Тик менә — өйләнгән. Йосыф кебек саф энҗе түгел, бәлки төссез, шомарган вак чуерташ кисәге генә. Андыйлардан тәнгә ләззәт бар, ә җанга — юк. Шуларны уйлый да — Розада әллә нинди сәер ялкын кабына. Менә-менә аның кулыннан ак энҗене тартып алырлар кебек. “Йосыф, яратаммы мин сине? Юк, әлбәттә! Буең гына бар, калын сары чәчләрең! Яшең дә унсигез генә, акылың да утырмаган. Син әле җан гына, тән дә түгел!”— Роза боларны гына бик яхшы белә һәм аңлый иде.
V Кабат язгы май аеның бәхетле киче. Көннәр инде тагын да җылы, рәхәт. Төннәр дә ягымлы, ямьле. Сандугачлар да кайтыр. Бакчалар чәчәккә төренә башладылар инде. Ә Йосыф һаман читкә тартыла. Эһ, егет, син бит мәхәббәттән исерергә, кызны кочарга, үбәргә, учыңда уйнатырга тиешсең! — Минем бу агач төбенә менеп басасым килә! Егылмасмынмы? Розаның хәйләсе барып чыга, егет аның кулыннан тота. Черек теш кебек селкенеп торган агач кисентесенә килә дә кыз, менеп тә баса. Инде хәзер алар буйга тигезләштеләр диярлек. Егетнең җылы, коры тыны Розаның муен чокырын көйдереп алгандай итә. — Тот, егылам! Шунда кыз, рәхәтләнеп, Йосыфның кочагына егыла. Дәртләнеп көлә. Аның көмеш чыңлы тавышы дөньяны бәхет хисенә күмә. Йосыфның кочаклары тимер кебек. Ул анда Розаны мамык каурый кебек кенә тибрәтә. “Нигә аягыма бастырасың мине, Йосыф? Нигә үпмисең? Кысып ал! Мин бит инде кочагыңда идем!”— Егетне Роза аңламый, аның бозаулыгы, сарык бәрәне кебек аңгыра булуы аңа ошамый. Җаны кайный. Ә Йосыф аз гына әрсезлеген дә сиздерми шунда. — Сала бәрәңгесе! — Кайда? Әллә бәрәңге китерделәр? Йосыф әллә юри шулай үртәп сөйләшә — билгесез! Әмма аның беркатлылыгы Розага көлке булып тоела. Бу юлы да мыскыллана. Ачуын тыя алмас дәрәҗәгә җитә. Ә егет, берни дә булмагандай, аңардан сорап куя: — Гафу итегез, сез шаяртканны яратмыйсыз бугай? Розаның күңел чүлмәгеннән ташып чыгарга торган ачуы кинәт юкка чыга, аңа тагын да кызык булып ала. Көлү тавышы якты ай нурларының көмеш чукларына тиеп китә. Кызга — рәхәт. Үртәлү, ачу, көлке хисләре, үзара тәмам болганып, аның акылын алгандай итәләр. Шулай да хәтере сагаерга мәҗбүр. “Мин белгәнчә үк томана түгелсең икән әле... Юри кыланасың гына ахрысы?”— дигән уй күңелен суыта. Ул калтыранып куйгандай була. Салкын түгел иде бит, нигә болай өшенә әле? Әллә суык җил үтеп киттеме? — Йосыф, ни өчен минем белән сез дип сөйләшәсең? Мин сиңа шулай ят кешемени? Розаның тавышында теге, хәтта профессорларын да буйсындырган назлы аһәң, сихри моң саклана. Җитди сүзгә керешсә, ул илаһилык тагын да көчәя. Егет аның тавышына әсәрләнә. Роза тыныч кына көтә. — Юк, сез миңа артык кадерлесез! — Ни өчен? — Чөнки... Сез шушы сихри дөньяның ак канатлы алиһәсе. Син дип атасам, сезнең күркәмлекне бозармын сыман! — Ә мин алай ук, син уйлаганча түгел... Розаның нигәдер күңелендә сакланган серен чишәсе килә, хәтта үзенең дә тәмам чишеләсе, тугарыласы килә... Йосыфка: “Мин гыйффәт иясе түгелмен, минем “чүлмәгем” күптән ватык инде”,— дип сөйләп бирәсе итә. Менә бит, сүзне башлады да инде. Хәзер дәвам итәр. Егет аны тыңлап бетермәстән үбә һәм коча башлар. Тизрәк үз җаен башкарырга дәртләнер. Намусын ничек югалтуын да сизми калыр. Шушы язгы кичтә Роза аңардан ялганчы Игорь өчен дә, Марс Гани кебек графоман-бушкуык өчен дә, башка ир исемен йөртүчеләр өчен дә үч алыр. Ул үзе генә түгел, бөтен дөньясы бозык, ә бу егет бичарасы — саф энҗе хәлендә саташып йөри. Аны барыбер бозачаклар, тирес арасына ыргытачаклар. Ул анда тутыгачак, гади таш булып калачак. — Йосыф, мин сиңа күптән әйтермен дигән идем...— Роза тынып кала, үз уйларында бутала. — Мин дә... — Нәрсә “мин дә”? — Минем ул сүзне әйтеп караганым бар иде инде. Ишетмәдегез бугай? — Ничек инде? Йосыф артка чигенә. Караңгылык белән тәмам тоташа. Аның гүяки эреп югала баруын бер Роза гына күреп, тоеп тора. — Мин сезне яратам! Һәм шунда Йосыфның күзләренең агына якты ай нурлары килеп бәрелә. Розаның йөрәге тотыла, хисләре ташкын булып кабара. Ул аңлый алмый: аңа бу сүзләрне Игорь да әйтте, Марс Гани дә... Әмма алар аны ниндидер хәйлә, алдагыч сүз буларак такылдаганнар икән бит. Менә ул чын мәхәббәт авазлары ничек ишетелә: күкләр һәм җирләр тетрәнерлек булып, йолдызлар кулларга-кул тоташтылар сыман. Йа Хода, бу нинди дәрт, бу нинди бәхет, бу нинди рәхәтлек! Роза шунда егетнең кочагына атыла. Аны үбә, коча, иркәли. Әмма үз кочагына аның гәүдәсен тәмам сыйдырып бетерә алмыйча газаплана. Аңа Йосыф тау кадәрле зур булып тоела. “Йа Ходаем, бу бүләгең миңа нәрсә өчен? Үзе чибәр, үзе акыллы, үзе беркатлы, үзе ахмак!..” “Ахмак?..” Роза кинәт айнып китүен тоя, хисләрендә суына. Аңа ахмак егет нәрсәгә кирәк? Җитмәсә биш яшькә яшь. Моның җитлегүен көтсәң, картаеп бетәрсең! Кыз уйлый да, уйламый да. Ул бары тик хис кенә итә. Шушы хисләре аның миендә уй йомгаклары кебек йөгерешәләр. Егет аны кайнар итеп, самими иреннәре белән үбә, кочагына сыйдыра. “Ныграк коч мине, ныграк, сала пәрие! Миңа синең назларың кирәк!”— Әмма Розаның тыны бетә. Егет аның бу хәлен аңлый. Кочакларын ача. Роза үзенә ниндидер сихри сафлык катнаш рәхәтлек күчкәнен тоя. Менә ул нәрсәне югалткан булган. Бу бит керсез күңелләрдә генә була, яши ала торган сафлык, намус хисе. Һәм ул шушы сала малаенда бар, ә Розада — юк! Болай ярамый. Бу — зур гаделсезлек. Ул сафлык сиңа, егет, кирәк түгел. Сафлык ул — кызларның бәхете, шуны да белмисеңмени? Гыйффәт диләр аңа! Егетләргә аларга ничек тә ярый, егетләр барысы да... эт койрыклары! Син дә шундый, бары тик әлегә белмисең генә үзеңнең кемлегеңне! — Без бергә була алмаячакбыз, шуны аңлыйсыңмы, Йосыф? — Ни өчен, Роза туташ?.. Яшегез, гафу итегез, олырак дисезме?.. Ялгышасыз! Мөхәммәд пәйгамбәрнең сөекле хатыны үзеннән унбиш яшькә өлкәнрәк булган... — Син комсомол түгелмени? — Комсомол, ә нигә? — Пәйгамбәрләрне каян беләсең? Әбиең үстердеме? — Минем әбием юк. Әтием дә, әнием дә ятим үскәннәр. — Балалар йортындамы? — Юк инде. Авылда. Берсе — үги ана кулында, икенчесенең әтисе, улы үсеп җиткәнне дә көтмичә, әйе, үлеп киткән. Әткәмнең әнисен генә күреп калдым, әмма хәтерләмим. Бик кечкенә идем. — Ә минем ике әбием дә исән иделәр, алар акыл биреп, кызыбыз дип иркәли иделәр! — Сез бәхетле булгансыз! Миңа алары тәтемәде... — Ә пәйгамбәрләрне каян беләсең? — Ишеткәнмендер, бәлки укыганмындыр — хәтерләмим. — Әллә сүзеңдә хата бармы, әйтеп кенә бетермисеңме? — Юк дип беләм... Юк-юк... Хата сөйләмим! — Ярар, ярар. Ышанам! Минем шулай дип ишеткәнем бар. Борчылма! Сынар өчен генә әйттем, аклана ук башладың. Йосыф читкәрәк тайпыла. Биек агачның кәүсәсенә сөялә, әмма Роза барыбер аның гәүдәсен күз уңыннан җуймый. Янына барып, башын күкрәгенә тери. Егет аның аркасына олы учларын куя. Кызны бераз күтәребрәк торуын әллә сизми, әллә шулай кирәк дип уйлаганына күрә игътибарга алмый. — Бу йолдызларны бүген ничәмә гашыйк җаннар күзли, бу ай бүген ничә мәгъшукка туры сукмак юлын күрсәтә! Йосыф шагыйранә сөйли. Розаның мондый сүзләрне укыганы бар — романнардан. Ул үзенә дә беренче сөйгән яры шулар хакында әйтер дип белә иде. Әмма Игорь “комсомолларның бурычларын” искә төшерү белән генә чикләнә иде. Эшлекле булды, шигырьгә бирелмәде. Дөрес, исереп алган чакларында, хискә күчеп, үзеннән югарырак утырганнарны сүгеп ташлый иде дә, икенче көнне Розаны: — Нигә син безнең “генеральный”ны сөймисең, нигә аны минем колакка яманлап әйтәсең? Сез, татарлар, безне сөймисез, Чыңгыз хан калдыклары!— дип ачулана башлый иде. Ә кыз үксеп елый. Мәхәббәттә мең тапкырлар вәгъдә шәрабларын эчкән егетеннән ишеткән мондый авыр сүзләрне күтәрә алмый. Игорьга аның елавы хуш килми: — Сытык кешеләрне сөймим!— дип белдерә. Роза тагын да курка кала. Күз яшьләрен сөртә, елмая һәм: — Мин татар түгел, болгар кызы, беләсең!— дип аклана башлый.— Безнең болгар бабаларыбызны да Чыңгыз хан оныгы Бату хан гаскәрләре кылыч аша сугарган... Кыз ярсый. Кара бөдрәле чәчләрен, кысынкы күзләрен, ак йөзен сыпыргалап көзге алдында Игорь ак якалы күлмәген рәтли бирә, кара буйлы галстугын төзәтеп ала. Аннары телен чыгарып, аны җентекләп карый, тешләрен тикшерә, ә диванга сеңгән ярым шәрә елак Розасына күз уңына да салмый, һаман әйтә бирә: — Беләм мин ул тарихларны. Укыттылар!— ди.— Ярым-болгар, ярым-татар кавемен дә... Без үзебез дә күптән чын, чи урыс түгел инде, әллә немец, әллә француз, әллә татар, әллә кытай шунда — җыелма!.. Җыелма команда!.. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|