ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 10 страницаБоларны теге чакларда ук аңлап алдым, бу сәбәпле ул егетләрне бик үк алай хур итеп ташларга батырчылыгым җитмәде. Куркаклыкта гаепләрсез. Әйе, яшермим, элек, яшь чагымда, балалар, гаилә дип өркеп яшәдем, инде хәзер эш урыным өчен, саулыгым, картлык пенсиям дип хәсрәт чигәм. Эһ, батыр кешеләр бар ул. Мөгезләрен тырпайталар да сөзеп кенә ташлыйлар, ә миннән булмады. Мөнтеш Хәлил исә бик тә үлчәүле һәм үлчәмле кеше, ул ягы белән бераз миңа да охшаган. Эчендәген тышына чыгарырга яратмый. Әмма ничек шигырьләр яза ала икән соң ул? Эчеңдәге тышыңда булмаса, ихласлык юк икән, сине сыгып бер шигырь юлы чыгарып булырмы? Көтә бир! Моны гына кара урманда яшәүче аю да белә торгандыр? Мөтешнең шигырьләрен укып караганым бар. Яшермим, көнләшү-нитү юк аларга карата миндә, сокланганым да булмады. Моңа кадәр башка шагыйрьләр язганнарны кабат безгә әвәләп каптыра икән бу дигәнрәк тойгы калдыра аның каләме. Шулай булыр да, илле яшендә генә аның дөньяда барлыгын белдереп беренче шигырьләре безнең газетада басылып чыкты бит. Әлбәттә әүвәле баш мөхәрриргә күчтәнәчкә бар сарык китереп китте, аннары Арыслан Галимов: — Егетләр,— дип шалтыратты.— Нишләтик? Шигырьләр яза бит, аның да басылып чыгарга хакы бар! Бирик инде бер олы сәхифәнең өлешен аңа!?. — Сүз башы булырмы?— дидек. Әйтте, китереп тә бирде. Арыслан Галимовның шул “фатихасын” укыгач, әдәбият мәйданына яңа Тукай килүенә сөенеп мең шөкерләр әйттек. Шагыйренең яшенә игътибар ителмәде, билгеле. Баш мөхәрриребез, шул номер басылып чыккач, ярты сәгатьләп Мөнтеш әфәндене мактап утырыш уздырды. Без инде үзебезне генә түгел, бөтен халкыбызны яңа Тукаебыз белән котларга тиеш идек. Иң беренчеләрдән булып Дәүләт иминлеге Комитетына бәйле егетләребез телгә килде. Алар Мөнтеш әфәндене шулкадәр күкләргә чөеп сөйли башладылар ки, гүяки күк белән җир урыннарын алыштылар да, утка кушылып су янарга тотынды. Беләсездер, язучы һәм журналист халкы арасында теге Комитетка бәйле егетләр аз түгел. Әгәр дә телләрендә һаман да “КГБ” дигән хәрефләрне уйнаткалап торалар икән, бу яисә бераз өркенеп, күп сөйләүләреңне тыюга, яки кемлекләрен белдереп алу өчен файдаланыла. Юкса ул Комитеттан ерак кешеләрнең теле түгел, күңелләре дә аның барлыгын онытучан бит.
VII Мөнтеш ул арада министрлыкта бик тә җаваплы урынбасар иде инде. Язучылар китап бастыру хәсрәтендә, акчага һәм акчасыз, төрле нәшриятларда томлыкларын кычкыртып чыгарту белән мәш килүне хуп күрәләр. Шунысы да бар бит әле аның: китап чыга, ә сатып алучысы да, укучысы да — юк. Ул “товарны” кая да булса куярга кирәк, бушка таратсаң — кадере бетә. Һәм алар дәррәү диярлек Мөнтеш әфәнденең ишек төбенә йөгерәләр. Олы мәртәбәгә ирешүен шунда гына аңлады ул абзагыз. Аны күпләр элгәре Хәким Ниязов белән бутасалар, хәзер инде аерырга һәм танырга өйрәнделәр. Мөнтеш күтәрелә барды, “игезәге” тәмам юкка чыкты. Бу югалтуны әүвәле сизенмәдек. Дөрес, ул әле исән иде, әмма аның ни исемен, ни йөзен матбугатта күрсәтү инде хәрәм дәрәҗәсендә иде. Журналистлар — сиземле халык бит, моның шулай кирәклеген аңлап эш иттеләр. Ул елда Язучылар Берлегенә яңа җитәкчелекне сайлау вакыты килеп җитеп маташа иде. Кандидатураны Дәүләт иминлеге Комитетына нисбәтле егетләр беренчеләрдән булып күтәреп чыгучан. Алар барысын да алдан белеп тора. Көтмәгәндә һәммәсе бер тавыштан Мөнтеш әфәнденең исемен күтәреп йөри башладылар. Мәсьәлә башкача чишелә алмый иде. Эшнең асылын белеп бетермәүчеләр исә Мөнтеш әфәндегә китапларын сатып алу-таратуда ярдәм иткәне өчен рәхмәтле булырга тиешлекләрен искәрделәр. Ә күпләргә Мөнтеш Хәлил ни дә, Галимҗан Ибраһимов ни — кайсы да ярый иде. Хәер, Галимҗан әфәнде кабереннән кубарылып килә алмады, Мөнтешне сайладык. Ул көнне иң бәхетсез кеше Хәким Ниязов иде. Эшнең кая таба барганлыгын алдан белеп торган кеше сыманрак ул бер почмакка сыенып кына утырды да, бөтенләй юк булды... Шулай да, ярты еллап гомерләр узгач, мин аны очраттым. Ул үз зарын сөйләп алды: — Мөнтеш әфәнде шалтыраткан иде. Миңа, яшермичә, сезнең читкә кагылуыгызның төп сәбәбе — көнчелек. Алар үзләре сезнең кебек талантлы түгел икәнлекләрен беләләр, шуңа күрә күмәк җыентыкка да хикәягезне керттермәделәр дип әйтте. Әүвәле, юк ла, исегез китмәсен, дидем. Минме инде талантлы, кайсы җиремнән көнләшсеннәр? Ышанмадым. Берлеккә бардым. Ә анда күмәк җыентыкны төзүчеләр, яшермичә, Мөнтеш Хәлил керттермәде, үз кулы белән исемегезне сызып ташлады, диделәр. Аптырап кайтып киләм әле! Юатырга тиеш идем. Аңа: — Юк, сез талантлы! Көнләшүләре дә хак булуы бар!— дип, мактау сүзләре дә әйтимме? Куркак кеше буларак, бары тик аптыравымны гына белдердем. Хәким Ниязов, белүемчә, Мөнтеш әфәндедән кимендә ун яшькә яшьрәк иде. Әмма да бер тамчы су кебек диярлек үзара охшашлар бит. Хәтта бәхетләре дә аларны үзара бутаган булырга тиеш! Дөрес, вакытында Хәким Ниязовны юата алмадым. Хәер, тиеш идемме соң? Инде ул сөйләшүдән соң ничә генә ел узды. Теге вакытта исемен күтәрешкән язучыларга Мөнтеш әфәнде һәртөрле премия-бүләкләр өләшүдә һәм бирдертүдә кулын рәхәтләндереп уйната торды. Шуның белән мәртәбәсен тагын да күтәрде, аяк астын ныгытты. Аның хәзер “таянычым — таш, тотканым — тимер” дип яшәрлеге бар иде. Китап киштәләре, уку заллары аның төрле-төрле телләрдә бастырылып чыгарылган шигырь томлыклары белән тулды. Әле кичә генә Язучылар Берлегенең ишек төбендә керә алмыйча басып торган әфәндебез, инде бүген түрендә утыра, әле кичә генә бер шигырен бастыру өчен сарык һидия итүче, этелеп-төртелеп аптыраган һәм аптыратучы шагыйребез инде бүген Дәүләт премиясен алырга җыена! Һәм менә тагын бер яңалык: әле хәзер генә, басарга әзерләнелгән номерыбызга, “кайнар” материал килеп керде: Мөнтеш әфәндене Дәүләт Советына депутат итеп сайларга җыеналар икән. Исемлекнең иң алдында диярлек тора. Сайланачак! Монысына инде шик була алмый. Партиянең дә кайсына керергә икәнен белгән: “Бердәм Руссия” дигәненә. Әле кайчан гына милләт-милләт дип шигырьләр яза иде, нәрсәгә кирәк булды икән? Менә шунда мин, хыялга бирелеп, Мөнтеш Хәлил урынына “игезәге” Хәким Ниязовны куеп карадым. Бөтенләй башка кешеләр икәнлекләрен күрдем. Хәким Ниязов болай ук булдыра алыр идеме? Юктыр... Әллә соң кешене урын күтәрә һәм урын бозамы? Алай дип тә уйларга була, әгәр дә намус дигән төшенчәне, намус тойгысын исәпкә алмасак. Ул бит иман кебек үк. Намусың әгәр дә итәгеңнән тартып оялтып тора икән, берни дә кыла алмыйсың. Шуларны уйладым-уйладым да, “күзле бүкән” булуыма ачына башладым. Ә аннары елмаеп җибәрдем: мин генәмени, без, халык, барыбыз да “күзле бүкәннәр” түгелме? Кайгырмагыз, киселеп ташланган булсак та, яз җитүгә яфрак ярарга тырышабыз бит әле! Октябрь, 2007.
ЯЗГЫ ЧӘЧӘКЛӘР Хикәя
I Ул кызның исеме Роза иде... Көзге кояшның тәмам сүрелеп барган чагы. Шәһәр бакчасында утырам. Хәзер мин монда еш киләм. Элекләрне, яшь чагымда, сукмакларыннан тиз-тиз генә атлап узып кителә иде. Бу урындык-эскәмияләрдә әбиләр, бабайлар утыра, каршыларында оныклары уйный, күгәрченнәр, гөрләшеп, әле күтәрелә, әле, томшыкларын вата-вата, асфальт мәйдан өстеннән җим чүпли иделәр. Инде алар да юк. Әллә урыннарын алыштырганнар, әллә миңа дип шушылай буш калдырганнар? Алар күпләр иделәр, ә безләр — берән-сәрән генә. Әнә анда — чәчәк клумбасы. Әле берничәсе һаман балкып утыра. Ә җәй көне ул ак, кызыл, ал, зәңгәр чәчәкләр белән шаулап тора иде, гүяки яшьлегем адашым калган студентлар тулай торагындагы егетләр-кызлар сыман. Егетләр, кызлар... Кинәт кенә хәтерем кайнарланып алды. Шунда күңелемдә бер мәхәббәт тарихчасы яңарды да үз зиһенемә хәйран иттем. Мин бит моңа кадәр күңелемдә бер олы серне яшереп саклап килгәнмен. Тулы бер гомер үтеп киткән. Бу сер мине, белсәгез, күпме бәладән коткарган. Ә югыйсә аның вакыйгасы бик гади, ис китәрлек тә түгел сыман. Әгәр уйлансаң, аңлыйсың: тормыш шундый хакыйкатьләрдән гыйбарәт икән бит! Ул мәхәббәт тарихчасы Таһир белән Зөһрә арасында булган хәлләрдән түгел. Егетнең исеме Йосыф, ә кызныкы, инде әйткәнемчә, Роза иде. Татарлар әле хәзер дә русның тел җаена туры килсен өчен шушындый исемнәр кушуны мәслихәт күрәләр. Кемнең инде авыз тутырып Хәерниса, Миңлекамал, яисә Хәбибрахман, Гыйлаҗетдин дип әйтеп газапланасы, башкаларны интектерәсе килсен? Мин белгән ул Роза, хәтеремдә, биленә җиткән кара толым чәчле, ак йөзле, кечкенә буйлы кыз иде. Ә Йосыф, киресенчә, озын буйлы, гәүдәле буларак исемдә калган, бик тә ипле, кешегә карата хөрмәтле, тыныч холыклы, чын мәгънәсендә караңгы татар авылында табигать баласы булып үскән дә, зиһене гыйлем нурына таба этәрү сәбәпле шәһәргә килеп укырга кергән яшь егет... Бакчадагы чәчәк клумбасы белән аларның бәйләнешләре аз, анысы. Әмма, монда килеп утыруыма, шул танышларым күз алдына киләләр дә басалар, киләләр дә басалар. Һәм менә мин шул Йосыф була алыр идемме, мин ул түгел идемме икән дип тә уйланып, бераз “саташып” алгалыйм. Ә мин аны бик тә якын күрә, хәтта дустанә бер соклану белән энекәшем кебек ярата да идем бугай. Ул вакытта аның кебек уйлыйсым, аның кебек беркатлы буласым килми иде дә бит, хәтта шундый сыйфатлары өчен ачулана да идем. Менә хәзер ялгышканымны аңлыйм. Җәмәгать, минем аның кебек янасым, көясем килә! Нәрсәгә ул хатасыз, тигез генә үткән гомер? Инде Йосыфтан, аның яшьлегеннән көнләшәм. Хыялымда аның “сурәтен” киеп йөрим. Мин ул — Йосыф, мин ул, мин, диясем килә!
II Казанның “Кызыл позиция” дип аталган урамындагы университет студентлары тулай торагының өченче катындагы 150 нче бүлмәдән, кухняга чыгып, чәйнекне газ плитәсенә кайнарлатырга утыртучы бер генә егет бар иде: ул — Йосыф. Тәүге курс студенты. Авыл гыйбаты дип атыйлар андыйларны: беркатлының да беркатлысы, сабый — табигать баласы. Студент егетләр пешеренеп тормыйлар, ашханәдә тамак ялгарга яраталар. Бәрәңге әрчү, аш әзерләү, башкасы — аларның сөексез эше. Кухняга килгәләүчеләрдән Роза исемле өченче курс студенткасы да бар. Ул инде җитди, дөнья күрергә, кеше танырга өйрәнергә өлгергән, заводта эшләгән, анда комсомол секретаре булып йөрүче җилбәзәк рус егете Игорь кулыннан узган, Йосыф ишеләргә сытып, югарыдан карарга өйрәнгән кыз. Буй тәбәнәклегенә бәйләнмәгез, өстән карар өчен буйның әһәмияте юк. Билгеле, менә бу салам-торхан Йосыф аның, Розаның, әүвәле ачуын китерә иде: нигә шушы кадәр беркатлы ул, андый булырга ярамый бит! Шушы хакта иптәш кызларының колакларын чукыды. Яшь егеткә ишеттерергә иде исәбе. Ә менә бүген икесе янәшә торып бәрәңге әрчеделәр. Егеттән иртәнге йомшак чык исе килә иде. Розаның ничә тапкыр гына башы әйләнгәләп алды. Чәчәктән бал татып карарга теләгән шөпшә кебек аңа таба борынын сузды. Егет берни дә аңламады. Кызны бу хәл тагын да әрсезрәк хәрәкәт ясарга мәҗбүр итте. Әгәр мөмкин икән, егетнең кочагына гына түгел, эченә үк, суга кергән кебек итеп, Розаның чумасы килде. Бу бик тә сәер халәт иде. Тәне буйлап әрсез калтырану йөгерде. Башы әйләнеп киткәндәй булды. Йосыф, көтелмәгәнчә каушап, читкәрәк тартылды: — Гафу итегез! Бу вакытта егет тә чиксез дулкынлану хисләрен кичерде анысы. Моңа кадәр дә кызларның күкрәгенә аның беләге тиеп киткәне бар иде. Әмма болай ук озаклап һәм газаплап түгел. Розаның буе, инде белгәнегезчә, шактый ук тәбәнәк булып, Йосыфның ни бары җилкәсенә генә үрелеп карарлык чамада иде. Әмма сылу гәүдәсе, чибәрлеге никадәр ымсындырсалар да, барыбер егетне: “Мин сезнең өчен пешкән җимеш түгел, китегез моннан, шөкәтсез!”— дигән кебек, читкә этәреп торалар. Йосыф үзен хәтта күркәмлек иясе ишеләрдән дә саный белмәде. Аның нечкә йөз чалымнары да, булачак ирне затлы итәчәк тыныч һәм сабыр холкы да, эш сөюе һәм утка-суга ике дә уйламый керергә әзер батыр йөрәге дә дөньяда сукыр тиенгә дә тормый, берни дә түгелдер сыман тоела үзенә. Беренчедән, чәче кара түгел, коңгырт, хәтта язларын-җәйләрен сарыланып китүчән, шуңа ул ямьсездер, мөгаен, чөнки, аның фикеренчә, чибәр кешеләр кара чәчле булалар; икенчедән, борыны да әллә ниндидер кебек, авызы да, күзләре дә, колаклары да... Ямьсез инде, ямьсез! Һәрхәлдә ул үзен бер дә күркәм кешеләрдән санамый, шунлыктан чибәр кызларга күз салуны уена да китерә алмый. Аның өчен түгелдер сыман алар. Ул моны мәхәббәттә беренче тапкыр “авызы пешкәч” үк аңлады. Авылларында күрше сыйныфтан бер чибәркәйне “озатып” караган иде, капка төпләренә дә барып җитә алмады. Кыз, урам уртасында, башка яшьләр каршында: — Йосыф, мине озатасыгыз булмагыз! Мин сезне яратмыйм!— дип кычкырып әйтте дә салды. Әгәр җир ярылса, шунда егет, егылып, олагасы иде. Хәер, нәкъ шулай булды да кебек: Йосыф караңгылык, бәхетсезлек, миһербансызлык эчендә калды. Бу тойгылары аның әле яңа гына үзен сиздерә башлаган яшь йөрәгенә, күкрәгендәге кайнар хисләренә таш, салкын зиндан иде. Ул шунда бикләнде. Егетләрне еламый, диләр. Йосыф та еламады. Ничә көннәр мәхәббәте кайнарлыгында саташып йөргән җиреннән айный да алмады. Ул хәтта үзен озатырга теләп барганлыгын ул кызның кайдан белеп алуын да аңламады, сере тирәндә дип белә иде. Бу вакыйгадан соң Йосыфның колагына яшерен итеп кенә пышылдап, аны бер кызның үлеп-үлеп яратуы хакында әйттеләр. Моны егет ялган буларак кабул итте. Инде йөрәге караңгы зинданга ябылган, дөньяның миһербансызлыгыннан тәмам хәйран хәлдә иде. Әмма аның хакында: “Ул бик текә егет, үзен әллә кемгә куя!”— дип тә сөйләделәр. Кешеләрдән бу сүзләрне ишетә торды, хаксыз әйтелүләрен үзе генә белә калды. Аңа гашыйк булган кыз ачуыннан аны каһәрләде. Йосыф моны да күтәрде. Азынып-тузынып та йөрмәде. Аракы эчмәде, тәмәке тартмады. Үз акылында калды. Әмма йөрәге генә караңгы зинданда ялгызы елый һәм аның сыкрау авазлары чиксез кыр-болыннардай киң күңелендә шигырь юллары булып яңгыраш алалар, ялгыз калганнарында түгелепләр киткән хисләре халык җырлары рәвешендә җыела, һәм ул җырлый иде. Көйләрне җиңел отса да, тавышы ямьсез, моңсыз булуын үзе белмәде, аңламады. Бары тик җырлады да җырлады. Аны ишеткән кеше мөгаен да Йосыфны юләрләнгән дип уйлый, шуның белән хаклы була ала иде... Һәм менә бүген Роза аның беләген кулының аркасы, аннары җылы йомшак күкрәк алмалары белән сыпырды, Йосыф шунда кызга тутырып карап куйды. Кыз елмаеп җавап бирде. Аңлы һәм тәҗрибәле егетләрдән булса, эшләрнең кайсы якка таба барганлыгын төшенерлек иде. Йосыф бәрәңгесен әрчи бирде, кыз табак-савыт чайкаштыруга күчте.
III Розаның кайчан да булса яшь егет белән шаяртып алу исәбендә дә юк иде кебек. Ул бары тик Йосыфка игътибар итә башлаганында гына гомеренең аккан су кебек йөгерә баруын тойды. Роза да кайчандыр шушылай ук самими идеме икән? Бәлки Игорьның күңеленә дә шуның белән хуш килгәндер? Розаның бер дә исеннән чыгарганы юк ул вакытларын. Авылыннан университетка укырга керәм дип китте. Беренче имтиханыннан ук “коелып” калды. Мин укырга керә алмадым дип кире кайтасы килмәде. Әнисе — укытучы кеше, аны олы юлга озата чыкканда ук: — Кызым, әгәр тырышмасаң, укырга керә алмасаң, йөземне ачырмаслар!— диде. Роза аңлады. Әнисенә укырга кергәнлеген белдереп хат язды. Үзе документларын, университеттан алып, һөнәр техникумына илтте. Бүлмәдәш иптәш кызларына ияреп башкарган бу эше дә уңышлы барып чыкмады. Документларын алып калсалар да, инде соңардыгыз, имтиханнар бара, диделәр. Кызлар “Местком” дигән бүлмәгә барып керделәр. Профсоюзларның шушы комитеты алардан башка да яшьләр белән тулган икән инде. Барысы гаделлек таләп итәләр. Укырга ябышып каласылары килә. Ә аларга өч айлык курсларга язылырга тәкъдим итәләр. Аннары Авиатөзелеш заводында фрезерчы-кыручы булып эшләячәкләр икән. Роза инде башка кызлар кебек белешеп тә куйган иде: завод стажың булса, укырга керү берни түгел, имеш. Өч айлык курсларда үзе кебек егетләр-кызлар гына иде. Күбесенең биографияләре дә бер үк төрле. Авыл балалары алар. Укырга керәбез дип җиңел кулдан гына килгәннәр дә, имтиханнарын бирә алмыйча, монда сыеныр урын тапканнар. Шунлыктан берсенең “җә”сенә икенчесенең “ә”се әзер. Эһ, Роза, Йосыф кебек бәхеткә тарып, беренче ишек ачылудан университет бусагасын атлап керү насыйп булмаган иде шул сиңа. Нишләп ул егет үзен җиденче кат күкләрдә тоймасын, нигә дип авызын ерып йөрмәсен — барча имтиханнарны да “бишле”гә биргән диләр аның турында. Әллә кем баласыдыр әле, белмәссең! Алай дисәң, тулай торакта газап чигеп яшәп ятар идеме, фатирда рәхәтләнеп тормыйча? Бер ел диярлек Роза заводта тимер кыруда эшләп, аннары “эшчеләр факультеты”нда әзерлек курслары узып, бары шуннан соң гына теләгенә ирешә алды. Әнә хәзер туган авылына кайтасы да килми. Әнисен дә кыен хәлдә калдырды бит ул. Аның сер яшерүен тиз белеп алдылар. Мәктәп укытучылары алдында гына түгел, укучылар каршында кыен булды аңа, әле хәзер дә онытып бетермиләр, хезмәттәшләре ятсынып карауларын яшермиләр ахырсы. Имеш, үз балаларының язмышы башкача булачак! Белмим, дөнья күрсәтер. Кемнең кем икәнлеге шушындый кыен вакытларда беленә бит ул. Һәрхәлдә Роза үзенең дә гаебе барлыгын аңлый, әмма кешеләрнең хаклыкны сөюләре аңа миһербансызлык сыман тоела. Барысына да ул: “Үзегез соң, үзегез!”— дип ябышырга әзер. Шуңа күрә хәтта каникул вакытларында да туган авылына, әнисе, энеләре, сеңелләре, әтисе, инде тәмам картая барган әбисе янына кайтасы килми. Кайтыр иде дә, тагын әнисе: — Бу сессияңне “өчле”ләр белән яптыңмы?— дип сораячак. Роза аны алдаларга мәҗбүр булачак. Шәһәр йортларында подъездлар юучы булып акча эшләп, шул акчага яшәвен яшерәчәк. Аннары, бу эшен дә озак вакытка калдырып китә алмый, әгәр дә иптәш кызларыннан эшләп торырга үтенсә, аларның да берничә көнгә генә булса әниләре янына кайтып, илгә күренеп киләселәре бар. Ә Йосыф имтиханнарын “бишле”гә биреп кергән, әмма... Бик тә башлыдыр, дисәң, чын мәгънәсендә сала бозавы. Каян килсен аңа шул кадәр зиһен һәм белем? Розаның ничәмә тапкыр егетне сынап караганы бар, хәтта гади һәм гадәти ишарәләрне дә аңламый бит ул. Әнә Игорь кебек булдыклы егетләрнең өлешләренә мондый мут тәкъдимнәр чыксын иде әле — хәзер идәнгә келәм, өскә юрган рәвешен алыр иделәр. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|