ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 15 страницаУл шулай булды да. Фәнни хезмәтләрендә телнең табигатен исәптән чыгарып ташлауны сиздермәс өчен формаль логика кысаларын бозмаска, материалны да шул нигезгә корырга булды Закиров. Чишелеш үзеннән-үзе килде. Кеше фантазиясе бер могҗиза икән шул ул! Җөмлә табигатен “ия” һәм “хәбәр” өлешләренә бүлеп алды да, грамматик билгеләмәләргә кереп китте. Шуның белән телнең тере яшәеш табигатен аерым формаларга кысты. Бу асылы белән “формализм” дип аталган күренеш иде. Алга таба рус теленә хас үзенчәлекләрне ачыклый торган кагыйдәләргә татар телен “ябыштырып” куя алды. Закировның докторлыгы уңышлы барып чыкты. Җанына-канына тоз салучылар ахырда бары тик үз-үзләре генә тозландырып бетерделәр. Тел гыйлемендә алга таба да чәчәк атачак формализмның бакча атасы булачак Закиров фәндә шушы рәвешле олы һәм киң адымнар белән үрләп китте. Мәктәп, вуз дәреслекләре белән бергә, галим-голамә дә акрынлап аның юлына керделәр. Ел саен мәктәп һәм югары уку йортлары меңнәрчә һәм йөзләрчә аның шәкертләрен олы тормыш мәйданына чыгардылар. Ул “ачкан”, дөресрәге — ачыклаган, кагыйдәләр газета-журналларда, китапларда урын алу гына түгел, андагы җөмлә, өтер, нокта кебекләрне дә үзенә буйсындырып бетерде. Дөрес, телнең үз табигатен өйрәнеп, закончалыкларын ачыкларга тырышучылар да һәм максатларына ирешүчеләр дә табылдылар. Әмма алар Закиров каршында көчсез иделәр. Ул инде хәзер институт директоры, депутат һәм илдә хөрмәтле, зур кешеләрдән иде. Әгәр дә кем дә булса берәрсе татар теленең табигате хакында сүз алып сөйләсә, Закиров аны көне-сәгате белән юк итәчәк. Аннары, укучылары да ишәеп, хәзер инде һәммә милләт баласы диярлек аныңча фикер йөртә, аныкын хаклы дип белә, тел табигате дигән куәтле сүз дә фәнни кулланылыштан төшеп калырга өлгерде. Закировка моның шулай булуы төкәнмәс рәхәтлек бирә иде. Гомер буена нәкъ шушылай гына булачагына чын күңеленнән ышанды. Алга таба ул формализмны яклау чарасын да тапты: әгәр дә бер-бер кеше телнең үз табигатенә бәйләнешле фәнни тикшеренү эшен башлый яисә алып барырга җөрьәт итә икән, Закиров шунда ук аны “формалист” дип атап чыга алды. Син акның ак икәнлеген расласаң да, башка кешеләр нишләсеннәр, дәлилләреңә түгел, дәрәҗәле әфәнденең сүзенә ышаналар, билгеле. Формализмны ул нәкъ менә шулай формализм коралы белән яклап булачагын ачык төшенде һәм ялгышмады. Ә замана үзгәрми тора алмады. “Торгынлык чоры”н “Үзгәртеп кору дәвере” алыштырды. Закировка ректорлык мәртәбәсен югалтуы, депутатлыктан мәхрүм калуы бары тик уңышларына “теш кайраучы” башбаштаклар тарафыннан китереп чыгарылган яманлык кебек тоелды. Үзенең фәнни оппонентларын да бәлаләр китерүдә гаепләде ул. Ә югыйсә алардан бу вакытка кем дә калмаган диярлек иде. Бу хәлләрнең бары тик “каракның бүреге яну” галәмәте генә икәнлеген ул соңыннан төшенде. Берән-сәрән “исән” калган оппонентларында бөтенләй дә Закировның кайгысы юклыгын башына да сыйдыра алмый иде. Ә алар, мәрхәмәтсезләр, аның ниндилеген белүләре аркасында, бары тик үз эшләре белән мәшгуль иделәр: фән коесында чокынып, якты дөньяга баш калкытып карый да белмәделәр. Әмма заманның үзгәреше болар гына булмаган икән шул. Бар нәрсә дә гаепсез берәр теләктән башлана, диләр. Илдә сәясәт җилләре алмашынып тордылар. Күпләрнең мәдәни халыкларча яшисе килә башлады. Моның өчен җирлек кирәк иде. Ул икътисадый шартларга гына түгел, үз туган телеңне һәм күршеңнең телен белүгә, өйрәнүгә дә бәйле икән шул. Татар теле совет чорында илдә “зинданга ябылган” булса, инде аны аннан чыгарырга, мәктәпләрдә укытуны яңартып җибәрергә сәясәтчеләр дә мәҗбүр ителделәр. Мәдәни халыкларча яшәргә омтылган һәркем үз туган теленә тартылды. Моңа кадәр Закировның язган дәреслекләре буенча гына диярлек татар теле укытылса, алга таба да бары тик шулай гына булырга тиеш иде. Ул шушы эшкә укучыларын да җикте, үзе аларның алдыннан җитәкче буларак атладылар. Әмма формальлеккә корылган фән белән уңышка ирешеп булмый икән шул. Телне белү өчен аның табигатен төшенү, шуны аңлатучы кагыйдәләрен булдыру кирәк икән. Бу хакта һәммә җирдә сөйли, яза башладылар. Тик мәсьәләнең асылына төшенү генә юк иде. Татар теле гыйлеме күптән формаль кысаларга кысаланган, ничә буын галимнәр шул рамкаларда тәрбияләнгән, үскән, башка юллар, дөрес юнәлеш бар икәнлеген күзаллаудан тәмам мәхрүм калганнар. Бу хәл исә Закиров өчен кулай, әмма ул да телне үз табигатенә күрә тикшерүчеләрнең-өйрәнүчеләрнең кайчан да булса бер килеп чыгачакларына ышана башлады, бу уйлары аны куркуга да салды, яңачалап тотынырга теләк тә уятты. Тик, ничек кенә омтылып карамасын, үзе генә моны башлый да, үзенең фикерләренә һәм хезмәтләренә каршы чыгып эшкә дә тотына алмады. Тәнкыйди фикерләү осталыгы аңарга хас түгел иде. Дөрес, теләсә кайсы оппонентын ул бетереп ташлый ала, моны тәнкыйть дип белә, ә тәнкыйди фикерләүгә килгәндә, аның нәрсә икәнлеген дә аңламый, күңел түренә элеп куелган хакыйкать үлчәвенә карап эш итәргә тиешлек таләп ителүне күз алдына да китерми. Мондый кеше өчен бары да искечә, элеккечә калудан да кулайрагы юк, билгеле. Закиров моны яхшы белә. Күп кенә төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты буенча да югары уку йортларында белгечлекләр ачылгач, ул беренче булып шушы хакта уйлап алды. Телнең үз табигатен тикшерүдән эшне башларга алынучы галимнәр Казаннан читтә, еракта булмасын, килеп чыга калса, Закировның эшләре харап иде. Шуның өчен дә ул һәр яңа шушындый уку йортын исәпкә алып, аларда тел гыйлеменә җитәкчелек итәргә булды. Бу инде фән хәсрәтеннән түгел, фән сәясәтеннән дә иде.
V Табулдагы симпозиум төрки халыкларның тарихына, мәдәниятенә багышланган булуга карамастан, асылы белән себер татарлары турында иде. Галимнәрнең чыгышлары моңа кадәр билгеле булган хезмәтләрне барлау белән дә чикләнә алмады диярлек. Закировны, өлкән буынга караган галимне, яшьләрнең компилятив фикерләр белән чыгыш ясаулары бөтенләй дә борчымады. Илдәге соңгы елларда булып узган сәяси үзгәрешләр себер татарлары тарихына һәм мәдәниятенә игътибар юнәлтергә мөмкинлек ачты. Моңа сөенергә кирәк. Бу елларда себер татарлары үзләрен аерым халык буларак күзаллый башладылар. Анысы да әлегә сәер һәм перспективасыз тоелды. Казан галимнәре исә, барча татар халыклары өчен үзләрен төп һәм үзәк итеп тойганнары сәбәпле, һаман да фәнни мәсьәләләрне үз сәясәтләренә яраштыра барырга тырыштылар. Мәсьәләне рус галимнәре үзләренчә чишәргә омтылып карады. Аларның фикерләрен татар милләтен таркату, бүлгәләү өчен тырышу буларак кына аңлатырга мөмкин иде. Закиров бу бәхәсләрдә катнашырга, аларга үз мөнәсәбәтен белдерергә теләмәде. Аны гүяки ул мәсьәләләр дулкынландырмыйлар сыман. Шулай да себер татарларының аерым бер татар милләте сыйфатында үзләрен танырга һәм танытырга омтылышлары белән килешә алмады. Моны аерып куеп куерту да күңеленә хуш килмәде. Тарихны аңлатуга килгәндә исә, бу хакта аның үз формаль концепциясе күптән җитлекте. Ул фикерләмәләре тезмәсендә төрки халыкларның тарихы бик чуар булып күзалланды. Боларны бер җепкә тезеп аңлата алу аның көченнән килмәде. Сүз башласа, концепциясе тәмам чәчелеп китәр дә, аны яңадан җыеп алу мөмкин булмас сыман тоелды. Яшь галимнәр компилятив юл белән генә эш итә ала, яңа тарихи тикшеренүләр уздырып, аларны гомумиләштерүдә сәләтсез кебек тоелдылар. Гомумән дә яңа фәнни юлны барлау, табу һәм үстереп җибәрү бик күп вакыт, чыгымнар таләп итә. Андый эшкә алынучылар бу симпозиумда да табылмады. Барлык чыгыш ясаучыларга Закиров фәннең иске тунын яңача ямаштыручылар буларак карады. Ректорлыктан соң тагын да җитмеш яшенәчә, тәмам унбиш ел буена фәнни-тикшеренү институты директоры булып эшләү дәверендә күп төрле галимнәр белән якыннан аралашкан, зур конференцияләр оештырган, үзе дә аларда катнашып, туктаусыз җылы сүзләр ишеткән Закиров өчен бу симпозиум фәнгә якын кешеләрнең гомум-җыелышы кебек кенә тоелды. Әмма һәр шушындый эшләр фәннең алга таба үсеп китүенә импульс ясавын ул белми түгел иде. Симпозиум гүяки искене кайтарып сөйләсә дә, яңаны да башлап җибәрде. Моны Закиров күңеле белән тойды. Җитмеш яшен узган галимгә карата әлегә ни сәбәпледер аксакалга булган мөнәсәбәт юк иде. Карап торуга ул имән кебек үзен хис итте. Ә теше әллә сызлый, әллә юк иде. — Ил эчендә егет санда!— дип кабатлады ул, соңгы вакытларда шушы сүзләренә аерым мәгънә сала баруын аңлап. Аны,— монда да кул уйнатучы дошманы Илхаковның эше булырга кирәк,— президиумга утыртмадылар, түргә дәшмәделәр. Моңа да Закировның ачуы килде. Дәрәҗәдә чагында гына кешене таныйлар, урыныннан китүенә — сәлам биргәндә дә уңга-сулга күз салгалап алып кына исәнләшәләр. — Фән юлы сикәлтәле!— дип тә өстәде күңеленнән үз сүзләренә аерым мәгънә салган Закиров бу юлы, шунда гына соңгы вакытларда тормыш принципларыннан читләшкәнен хәтерендә яңартып өлгерде. Ул бит арбага ныклап ябышырмын дигән иде, гомере буе шулай яшәде югыйсә. Арбадан чөелеп төшерелеп калдырылуын сизәргә өлгермәгән түгелме соң? Юк инде, энекәшләр, бу чөелү түгел, бу — сикерткән чакта тибрәнеп алу гына! — Ил эчендә егет санны кире кайтармасам!.. Ул шулай уйлады, тешләрен кысты, йодрыгын катырак төйнәде, ниятләнде, тәнендә катылык һәм көч тойды. Аңа фәнни һәм сәяси активлыгын югалтырга ярамый иде. Арбадан төшеп калганын гына көтәләр ул Илхаков ишеләр, формалистлар! Телнең үз табигате барлыгын күз алдына да китереп карамаучылар, мәсьәләнең асылын аңлый алмаучылар! Әмма да булмас, Закиров абзагыз билен биреп тормас! Сезнең ише генә түгел, әллә нинди мәртәбә ияләре белән “бил алышып” караган кеше әле ул! Көче беткәндә дә үҗәтлеге калачак, сызлаган теше белән дә каптыра һәм өзеп ташлый алачак! Кешеләр үз мәртәбәләрен югары куючан, һичьюгы югарыда дип исәпләргә яратучан. Закиров исә гомере буена һаман өстә булды, бүген генә аска төшерелгән икән, бу — вакытлы күренеш, иртәгә үк кабат үз арбасында булачак ул. Аның ил эчендә үз урыны, үз мәртәбәсе, үз дәрәҗәсе бар. Алар шундый да ныклы утыртылган баганалар кебек, шундый да ныгытылганнар! Сезгәме соң, илхаковлар, аның белән бил алышырга, аны кимгә куярга! Закиров поездда да шул хакта уйланып кайтты. Казанга якынлашкан саен күңелен рәхәтлек күбрәк били барды. Хәтта күз аллары киңәеп киткәндәй иде. Теш сызлавы да юкка чыкты. Казан белән бергә аңа мәртәбәсе, дәрәҗәсе кабат якыная, кире кайта башлагандай тоелды. Читтә кем дә, үзен әллә кемгә куеп, борынын чөеп йөри ала, ә син үз илеңдә егет булып кара! “Сез бит ояла белмисез!— дип фикер йөртте Закиров, йөзенә чыккан үпкәләүле кыяфәтен яңартырга теләгәндәй көлемсерәп алып.— Ояла белү өчен намуслы булу кирәк!” Ул үзен хаталык белән чиркәүгә барып кергән мәчет карты кебек хис итте. Инде аннан чыгып киләдер сыман. Әнә Казан шәһәренең биек, якты йортлары күренә башладылар. Поезд Казан-су елгасының текә ярлары өстенә килеп чыкты. Ул гүяки күктән йөзеп бара иде. Монда Казан-су ярлары — биектән-биек, калкулык буйлап бара. Аргы яктагы шәһәр районының мәһабәт биналары түш киерделәр. Олы, озын күпер, кремль, ак төтеннәр бөркүче завод торбалары... Ә машиналар ничек тезелешкәннәр, соңгы елларда артыгы белән күбәйделәр алары да! Закиров кесә телефонын алды һәм улына шалтыратты. Ул аны вокзалда көтеп алып каршыларга тиеш иде. Ноябрь, 2007.
ЧӘЧӘКЛӘР УЛ АЛ ДА ГӨЛ БУЛА Хикәя
I Хәмидә белән аралары бозылу Рифатның бәгырен тиште. Әмма бар ул Ходайның рәхмәте, бик бар: шул ук кичне озын чәчле Нәфисә исемле кызга күзе төште! Ул да үзе кебек үк мишәр иде. Хәер, Хәмидә дә Аксубайдан, шулай булгач, анысы да мишәр кызы түгел идеме соң? Рифат үзе дә “цыкылдап” торган мишәр егете, бәхетенә күрә генә аз сүзле, югыйсә сыбызгылы теле белән адәм көлкесендә генә йөриячәк, казаннар аның күзен дә ачтыртмаячаклар. Рифатны очратып: — Сез кайдан?— дип сорагыз әле, ул бүген дә: — Дыржанаудан!— диячәк, “Чүпрәле дип әйттерә алмассыз. Хәер, ул яклар үзләре дә “Цүпрәле” дип тел сындырып азапланмыйлар, “район” дип кенә җибәрәләр. “Чүпрәлегә барабыз”,— дип тә җәфаланмыйлар, “Районга киттек әле”,— диләр. Һәр якның үз гадәтләре булган кебек, сөйләшү җайлары да үзләренчә. Шулай булган, шулай булачак, имеш. Ә Нәфисә — яшь, чибәр, тыныч холыклы, аңа егет кешенең кулы да тиеп карамаган, берәр үҗәте бәйләнеп, кочагын да җәйдермәгән, мәхәббәтнең дә ни-нәрсә икәнлеген романнардан гына укып белгән кыз булып чыкты. Моңа кадәр Хәмидә белән йоклап йөрүләренә үкенеп, Рифат тәмам беркатлы бозауга әверелеп өлгергән икән бит. Дәрте Нәфисәгә сузылганда, сер бирмәскә, аркасына сарык тиресе ябынган бүренеке кебек күзләре уйнаганын сиздермәскә тырышты. Нәфисә белән йөри башлаулары Хәмидәгә һичшиксез ишетеләчәк иде. Менә үрле-кырлы сикерер, менә җаны көяр. Шул кирәк аңа, утлы кисәүгә әверелсен! Нишләде бит, аһ нишләде! Шулай да Хәмидә, коры кашык белән йотарлык чибәркәйләрдән булмаса да, башка иде шул, башка! Рифатны кайнар кочакларында балавыз кебек кенә эретә иде. Әмма котың чыгар, суыта да белә икән, менә таш урынына катырды да куйды. Юк, таш кына түгел, салкын корычка әверелде Рифатның йөрәге, каты тимергә. Нәфисә, бичаракай, әле дә ярый егетнең юлына очрады, әле дә ярый шаяртып әйткән сүзләренә җавап бирде. — Бу Гөлчәчәк, кая барып, кайдан кайтып килә?— диде аңа, ак карны шыгырдатып килүче, авызы әлегә бүселеп торган Рифат, сукмак кырыннан гына оялчан сурәттә атлап барган кызның күңелен шаяртырга итеп, шуннан җанына ямь табарга теләп. Әллә авазларының мишәрчә булуы файда итте, әллә чыннан да насыйп сәгате иде — нәүмиз бала кебек: — Минем исемем Гөлчәчәк түгел!— диде кыз, як-ягына каранып, сүзләрнең башка кешегә адресланмаганлыгын, егетнең үзенә карап эндәшүен төгәл белеп өлгереп. Рифат аның беләгеннән тотып алырга өлгерде. Ул болай эшләмәс тә иде бәлки, әмма кызның көтелмәгәнчә чибәрлеге, җитмәсә беренче сүзгә үк җавап бирүе күпне вәгъдә итмәсә дә, танышуга юл ача иде. Рифат нидер әйтергә, сөйләшүне тәмам җанландырып җибәрергә тиеш хәзер. Учак та акрын кабына, тиз үрмәли. — Гафу итә күрегез, зинһар,— дигән булды ул.— Аягым таеп китте, ярый әле сез тотып калдыгыз, Нәфисә туташ! — Каян? Сез мине беләсезмени? — диде кыз, беләген иркенәйтеп, гүяки: “Ярдәм итәргә без һәрвакыт пионерларча әзер!”— дигәндәй сынын ныгытып. Ә Рифатның күңеленә сөенеч тулды: аның икенче авыз сүзе, бигрәк тә туташны Нәфисә дип атавы төгәл килде. “Суйды да каплады” диләрме татарлар? Нәкъ шулай булып чыкты. Аңа авыз иләген армыйча-куймыйча селкетергә мөмкин иде. Шыңшып торасы түгел. Юккамы Рифат “абзагыз” журналистика бүлегендә укып йөри? Аңа туганда ук Ходай тәгалә тел тагып куйган. Әйе, бераз тынычрак торганда да ярар иде дә, җайсызрак шул. Колаклары кечкенәрәк, кешенең бер сүзен тыңлап өлгергәнче, авызыңнан бишен берьюлы чыгаруы мең өлеш җиңелрәк. Кызлар колак белән ярата. Авызда тәмле ризык ничек эресә, аларның да бары тик күңел азыгы булырлык сүзләрне генә ишетәселәре килә. Бу мәсьәләдә Рифаттан мең төрле дәрес алырга мөмкин. Карагыз әле, юкка ул коры сөяк Хәмидәнең куенында эреп йөргән. Менә бит нинди чибәр кызның күңел бакчасындагы чәчәкләргә бал корты кебек кенә җай белеп кунды. Ничек ачылып китте Нәфисәгез! — Матурым, ни өчен бу карларның бүген шушылай ак мамык булып яуганын беләсезме? Дөньялыкка, японнар әйтмешли, күкләр бакчасыннан чәчәкләр коела иде. Шушы ак карларның сихри тәэсире көчле. Алар чыннан да адәм баласына җәннәтнең һичшиксез барлыгыннан, рәхәт тормышның шунда гына була алуыннан хәбәр бирәләрдер төсле елмаеп явалар да явалар. Ә Рифат, шушы җәннәт бакчасының бал корты гына була алуын онытып, сандугачына ук әверелә бара түгелме? Нәфисәгә “матурым” дип кенә түгел, “чибәрем”, хәтта ки “гүзәлем” дип әйтеп куйганында да шәп буласы иде дә бит, хәер, монысы да яраган икән! — Минем өчен ява!— диде Нәфисә, әллә чыннан да шулай уйлап, әллә инде юри генә үртәп. Рифатның, мондый хәл вакыйгасына нисбәттә әйтелгәнчә, “бәрәңгесе пеште”. Ул хәтта: “Булды гына!”— дип куанып та куйдымы, авызы ук ерылып китте. Ә тел тегермәне үзенчә тарта бирде: — Белмәдегез дип үземне дә кыстырмакчы идем. Ялгышканмын. Әйе, бу бәрәкәт бары тик сезнең өчен генә! Сезнең өчен! Гүзәлем! Әмма кыз җитдиләнмәде, сүзне тагын да уенга таба борды. Әгәр дә туташлар шушылай итә икән, димәк, яшерен-батырын түгел, сине ошатып алуы, әңгәмәне хуп күрүе инде бу! — Әле генә мине Нәфисә дигән идегез. Ышанып та өлгергән идем. Ә хәзер Гүзәл дип әйтәсез! Кыз шукланып көлде. — Ярар, ул вакытта матурым Нәфисә генә диярмен! Рифат та үзе башлаган уенга рәхәтләнеп кушылды. — Килештек!— диде Нәфисә, гүяки егетне үз яныннан җибәрергә теләмичә, беләгеннән тоткан кулын, таеп киткәндәй итеп, тотнагы итеп файдалануын сиздергәндәй адымнарын чалыштырып алып, тагын да үзенә таба кысыбрак куеп. Бу уен Рифат өчен рәхәт хәл иде. Хәер, кыз да чибәр. Кайда йөргән ул моңарчы? И сукыр әтәч! Юк-юк, “сукыр әтәч” дигәндә — башка мәгънә бар. Мондый вакытта “сукыр тавык” дип әйтелә! Ә Нәфисәнең тут йөзе, затлы бүреге астыннан бөдрәләнеп чыгып торган кара чәчләре, бит очы алмалары, иреннәре инде, иреннәре — кызыл күмәчләр... Һе, ул кызыл күмәч дигәннәре чынлыкта була микәнни? Кызык икән, ак күмәч — бар, ә кызылы — юк. Бәлки кызыл билле прәннек дияргәдер? Анысын ашаганы бар-барын Рифатның, бала чагында ук. Хәзер андыйларны пешермиләр. Тәмле була торганнар иде. Нәкъ Хәмидәнең иреннәре кебек юка да... Фу, каян исенә төшеп өлгерде тагын? Онытылмаса да онытылмас икән!.. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|