ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 17 страница— Егетләр беләнме? — Үзләре генә! — Ә син нигә калдың? Нәфисә җавап бирүне кирәккә санамады. “Үзең ничек уйлыйсың соң?”— дигәндәй, аңа матур күзләре белән тутырып карап кына куйды. Әлбәттә Рифат, бик яхшы булган, мине көткәнсең дип, шунда ук уйлап алганлыгын белдерер өчен аның янына таба үрелде. Әмма кыз чигенә башлаган иде, кесәсеннән алтын балдак чыгарып, егет аңа таба сузды һәм: — Бәйрәм белән, матурым минем, Нәфисәм!— диде. Кызга мондый бүләкне гомергә дә тәкъдим иткән кеше булмаганга, ул әүвәле курка калды, аннары, аңына килеп: — Бу нәрсә?— дип сорады. Әлбәттә аның: “Миңа тәкъдимегезме?”— диясе килә иде. Бүләкнең чамасыз кыйммәт, җитмәсә балдак булуы кызның йөрәгенә ут салды. — Минем сиңа 8-Март бүләге!— диде Рифат, бер дә сер бирергә теләмичә.— Киеп кара әле, ярыймы икән? Ә йөзек Нәфисәнең атсыз бармагына таман булып чыкты. Кыз киде киюен, әмма сала алмады. Зарланып: — Чыкмый!— диде. — Нигә кузгатасың? Киеп йөр!— диде Рифат, тәмам кәефе килеп.— Бу бит бүләк! Миннән — сиңа! Нәфисә кабул итте һәм, каушап кына булса да, аңа таба, үбеп алырга дип, куанычын яшермичә үрелде. Рифат шунда ук аның теләген кабул итте. Бу рәвешле бик тиз кавышырбыз дип егет башына да китермәгән иде. Бүләк эзләп йөреп, тәмам гаҗиз калгач, очраклы рәвештә генә “Яхонт” дип аталган алтын-көмеш кибетенә кергән иде. Ни гаҗәп, кеше аз булып чыкты. Ә товары — тулып тора. Барыбер кайчан да булса сатып алырга туры киләчәген уйлап, чәнчә бармагына ярашлы нечкә сынлы алтын балдакка акча түләде. Касса чегы белән кибетче каршысына барып басканчы да ашыкмый уйланып торды. Кызы өчен йөзек сайлаганда егет кешенең балдакны үз чәнчә бармагына киеп карап алу гадәте барлыгын ул белә иде. Әгәр Нәфисәнең атсыз бармагына йөзек яраса, димәк ул аның хатыны булачак! Шушы рәвешле фикер йөртү дә күңеленә хуш килде. Шуннан соң гына Рифат тәвәккәл итте. Һәм менә дөрес эшләгән икән бит. Нәфисә дә аның уйларын кирәкчә аңлаган икән бит!
V Шушы 8-Март кичендә Рифат, тәкъдиреннән хөкем җитеп, Нәфисә белән энәгә җеп булып кавышты. Ул инде Хәмидәнең “җимешенә” өйрәнгән, ике айга якын буш йөрүен нәфесе күтәрә алмый башлаган көннәре иде. Нәфисәнең мендәр читен тешләп ыңгырашуы аңа тагын да яңа дәрт кенә өстәде. Су китереп, буялган җәймәсен юып йөргәннәрендә дә һичнәрсә турында уйламады. Бүлмәдәш кызлары кайтып кермәгәйләре дип курыкты, анысы. Әмма алар тагын ике сәгатьсез дә күренмәделәр. Димәк, кинога керү өчен сеанс башланганны көткәннәр, аннары, мондый бәйрәм көнендә ике серияле фильмнар күрсәтеләләр. Кайтыр өчен дә күпме вакыт кирәк бит! Нәфисә белән гөнаһасыз балалар кебек үзләрен хис итеп, әмма яшьләрчә кочаклашып-сөешеп утырганчы, әүвәле-әүвәле, ашыга-ашыга диярлек, кайнар үтүк белән бастырып, ак җәймәне киптерделәр. Эзләр тәмам юылган, билгеләр яшерелгән, күңелләре канәгатьлектә иделәр. Рифатның кинәт ашыйсы килә башлады. Алар ике рәт комсызланып чәй эчтеләр. Нәфисә аңа туры карарга ояла иде. Шулай да, егетнең кочагына кереп: — Син мине ташламассыңмы, җаным?— дип сорады. Ул гүяки курыккан һәм шикләнгән сыман калтыранып та алды. — Бервакытта да!— диде шунда сүз биреп Рифат.— Хәтта өстемә таш яуса да, каршымда ут чыкса да, дөньямны су басса да мин сине ташламам! Эһ Нәфисә, шунда ни өчен, аның йөрәгенә кагылып, тагын да сорыйсы итте икән: — Ә Хәмидә? Рифатның бугазына төер утырды. Ул бит аны бүген бер генә тапкыр да исенә төшермәгән иде. Хәтта төшендә дә Нәфисәне ак чәчәкле болында йөри икән дип күреп уянды. “Ә Хәмидә?” Ярый әле шунда кызлар кайтып керделәр. Сәгать төнге уникенче киткән иде. Трамвай да булмаган, җәяүләп кайтканнар. Йөзләрендә бәйрәм әсәре дә юк. Җитмәсә монда Нәфисә белән Рифат кинодагыча сөешеп-сөенешеп утыралар. Бигрәк тә Гөлфия дорфа кыланды. Егетен яклап Нәфисә сүз дә әйтә алмады. Рифат чыгып китәргә мәҗбүр булды. Бүлмәсенә кайтып, караватына чумгач кына ул, бу кичәдә олы хата ясаганлыгын аңлап, тәмам сызлана башлады. Ашыкты егет, ашыкты! Менә хәзер нишли инде? Әгәр дә Нәфисә көмәнгә калса? Ул бит Хәмидә кебек саклана белми, андый серләрдән хәбәрдар түгел! Эһ, ничекләр ялгышты Рифат, нәфесен тыеп кала алмады! Нәфисә кебек энҗе бөртеген бит, чибәрнең чибәрен, затлының затлысын! Рифат шушы хәлдә, бәгыре киселгән килеш, иртәнгәчә ни уяулы, ни йокылы ятты. Вакыт-вакыт йөрәгеннән чыккан аһ ялкыны бүлмәдәшләрен уятты. Алар әле берсе, әле икенчесе: — Җитте инде сиңа, Рифат! Итегеңне тондырам үзеңә, ыңгырашма!— дип, саташулы хәлдә әрләп алгаладылар. Егет иртәнге якта гына йокыга китте һәм шабыр тиргә батып уянды. Аны гүяки кылган гөнаһы якалап алган да, бугазыннан буарга маташа иде. Хәлсез хәлендә ул, юынгычка барып, салкын су белән чайканып килде. Әмма укшыды. Тәнен бизгәк алды. Кабат ятагына сузылып ятты. Бу юлы бик җиңел генә йокыга китте. Шулай ул лекцияләренә дә бармый калды. Кичә Нәфисә янына менәсен исенә төшергәч, үзен берни дә булмады дип юаткач, кабат күңеле үз урынына утырды. Тагын да йоклап алды. Бу юлы озын кара тырнаклы кулларын сузып, тузгыган озын сары камыш чәчле, яшелсыман күзле, юка кызыл иренле Хәмидәнең куып йөрүен, аңардан качуын төшендә күрде. Куркып бетте. Уянгач, инде шул турыда уйланып ятты. Студент халкы лекцияләрдән шаулашып кайта башладылар.
VI Хәмидә турында төрле хәбәрләр йөрде. Бүлмәдәшләре һәм дуслары аларны асылда Рифат колагы ишетсен өчен сөйли торганнар иде. Мөхәммәт Гәрәевның дә Хәмидә тупсасына таба салынган сукмагы нидәндер суынуы билгеле булды. Аны бөтенләй үк Әлмәткә күченеп киткән икән, диделәр. Апрель башларында ул Казанны язмалары белән шаулатып алды да, чыннан да “югалды”, кеше күзенә күренмәс булды. Әле студентлар арасында шаулы көлкеле шигырьләрен сөйләп йөри, әле “куе чәй” белән кызларны мәхәббәттә хәйран итә торгач, болай көтмәгәндә эзе суыну, әүвәле, халыкны пошаманга салырга тиеш иде, аннары, һичшиксез сагыну сагышына. Аның шушы йөрүләрендә Рифат ничә тапкыр йөзгә-йөз килде. Хәмидә белән бергә дә шаярышып барганнарында егетнең алдына чыктылар. Хәтта сизмәгән-күрмәгән кебекләр дә иде. Хәмидә тораташ кебек хәлдә калгалагач, Мөхәммәт Гәрәев аңарга: — Шушымы инде ул синең ниең?— дигән сорау бирде. Бу сүзләрен ишетергә өлгергән Рифат гарьләнде, тизрәк алар каршысыннан олагу ягын карады. Икенче очракта,— анысы да көндезге вакытта булды,— алар аны ерактан ук күреп, тыныч кына үтеп киттеләр. Исәнләшергә дә мөмкин иде үзләре белән, әмма егет батырчылык итмәде. Шушы вакыйгалардан соң Хәмидәгә карата Рифатның күңеле суынырга тиеш булса да, нигәдер кызны оныта алмыйча гаҗизләнүе, бердәнбер юанычы Нәфисәгә карата изге хисләренең тәмам ялкынланып чәчәк атуына да комачаулык тудырдылар. Егет барыбер дә үз кемлеген саклап калырга тырышты. Аңлаганы шул иде: Нәфисәгә мәхәббәте аның күңелен ничектер сафландырды, чистартты. Ул моңарчы андый хәлнең булырга мөмкинлеген күз алдына да китерми иде. Юкка әйтәләр икән җир йөзендә тәнгә генә мунча бар, җанга юк дип. Тукай да ялгышкан. Менә бит, үзе татыды, Нәфисәнең сафлыгы, ышанычлы һәм чиста мәхәббәте аның да җанына “мунча” булды. Ул шушы сафлыкның рәхәтен тоеп яши башлады. Тән дә керләнә, анысы. Ә менә җанын Мөхәммәт Гәрәй белән Хәмидәнең бер очрап алуы да кара көйдергән иде, шул ук кичне Нәфисәнең хөрмәтле һәм изге мөнәсәбәте аны яңадан пакьләндерде. Боларны кешегә сөйләсәң, аңлап та бетермәсләр инде. Ә бәлки алар да яхшы белә торганнардыр? Юккамыни саф хисләр, саф мәхәббәт турында ил эчендә генә түгел, дөнья буйлап хәбәрләр йөри? Аны данлыйлар һәм олылыйлар! Рифатның хисләре Хәмидә өчен уен гына булганнар түгелме соң? Хәер, аның үзе белән дә Мөхәммәт Гәрәе шаярудан узмаган икән бит. Хәзер ташлаган да, икенче берәүгә өйләнгән, имеш. Дүртенче хатыны ук була түгелме? Һәм ул кеше халыкка әдәп, әхлак турында шигырьләр такылдый, романнар язып аңлатмакчы! Рифатның да аларны укыганы булды. Аһ бу адәм ул әсәрләрендә ничекләр көя, яна! Алай да була ала микәнни? Ни өчен ул укучысы белән ихлас түгел? Язучыларга шушындый холык хас булуы хакында Нәфисә белән ике арада сүз чыккач, Рифат үзенең күңелендәгене сөйләп биргән иде дә, җанашы аңа: — Тормышны төбенә үк төшеп җитмичә өйрәнеп, аңлап, белеп булмый. Язучылар башкача ничек материал тапсыннар? Бу аларның эше — тормыш төбенә төшү, безгә, укучыларына, шул тормышны күрсәтеп бирү,— дигән иде. Егет хәйран итте. Әүвәле боларны Рифат лекциядән алынган берәр профессорның сүзләре генә булырга кирәклеген уйлады. Аннары, Нәфисәнең башка сүзләрен ишеткәч, үз акылы да камил икәнлегенә соклана башлады. Аңарга ул чакта кыз: — Ярый әле журналистларга тормышны төбенәчә төшеп өйрәнү кирәк түгел!— дип әйткән иде.— Бүгенге барлык белән генә яшиләр. Бүгенгене язалар! Бу сүзләре Рифатны артыгы белән дулкынландырды. Ул “дөрес түгел” дип лаф ормакчы иде. Аннары, соңгы сессиядә “журналист эшчәнлеге” дигән фән буенча имтихан биргәнендә,— кафедра җитәкчесе доцент Әгъзамов үзе алган иде,— менә шушы “ничек язарга” дигән сорауга ачык һәм аңлы итеп җавап бирә алмавы өчен “канәгатьләнерлек” билгесе генә алды түгелме соң? Хәзер шул исенә төште һәм язучыдан журналистның төп аермасын аңлап өлгерде. Нәфисәгә каршы сүз әйтә алмавы да шуннан иде. Сөенеп: — Әйе шул,— диде, хәтта кызны үбеп алып, тәмам сөендереп әйтте: — Син профессорлар бирә алмаганны да бирәсең! Аның шушы “бирәсең” дигән сүзен Нәфисәнең бүлмәдәшләре гаепкә алгандай, бераз кызарынган йөз белән, укыган китапларыннан аерылып, усал күзләрен сөзеп карап, инкарь иткәндәй кыландылар. Хәер, җанашының Рифат янында үзен инде иркен тота башлаулары да аларга күптөрле мәгълүмат китерергә тиеш иде. Аңсызлардан түгел алар, барысын да беләләр, сизенәләр! Иң кирәге, мәхәббәтләренә каршы түгелләр. Әгәр дә Рифат белән Нәфисә апрель ерганакларында яланаяк йөреп кайтсалар да, юләрләндегезме әллә сез, тилеләр, димәячәкләр. Кешене кешеләр шулай үз итәләр, якын күрерләр дип башыңа да кертеп карый алмас идең, үзең шундый бәхеткә дучар булмасаң.
VII Рифатны май бәйрәмнәренә авылына чакырдылар. Энесе Харис хәрби хезмәткә алынасы икән. Көздә китми калды. Колхозда механизатор. Туңга сөрүдә эшләде. Шуңа күрә дә аны солдатка дип кузгатучы булмады. Инде хәзер аласылар. Колхоз рәисе ике кулсыз калам дип әйтә, ди. Әмма Харис хәрби хезмәткә барырга тиеш. Ул анда чын егет булып өлгерәчәк, тәртипкә, буйсынырга, әмер итәргә өйрәнәчәк. Әгәр дә торып калса, көтә бир: егетнең башбаштак адәмгә әверелүе бар. Һай авыр армиядә башбаштаклар белән. Үзләрен әллә кемгә куюлары бер хәл, әмма да буш куык булуларын аңламаулары гаҗәп. Командирлары гына түгел, иптәшләре дә андыйлар белән изалана. Шулай да барыбер җае чыга, һавалыгы суына. Менә хикмәте нәрсәдә хәрби хезмәт үтүнең егет кеше өчен. Рифат яшьтән үк күндәм булып үсте. Әтисе аны һаман үзе белән ферма эшенә, бозаулар карарга алып йөртте, арбасыннан бер дә төшереп калдырмады. Сәнәк белән печән, салам каерып, Рифатның иң башлары авыртыр иде, әмма зарланып һичбер сүз әйтә белмәде. Ул утын кисү, кош-корт, мал-туар карау йортта тулысы белән аның карамагында иде. Алар ике малай үстеләр. Харис, шактый кече булып, бераз ялкаурак малай, әнкәсе тәрбиясен күбрәк үз итте. Рифат усалрак иде, энесе йомшаклыкны сөйде. Әмма язмышны Ходай тәгалә аларга бутабрак биргән икән шул: Харис кечкенәдән тракторист булам дип үсте, ә абыйсы күбрәк “каләм тибрәтү” эшенә тартылды. Бәлки дөрес сүздер: кемгә нәрсә җитми, ул шуны эзли бит! Һәм менә Харисны да хәрби хезмәткә алалар икән шул! Бәйрәмнәр арасында китәсе, ди. Абыйсы кебек чит илдә хезмәт итәр микәнни? Андыйларны иртәрәк чакырталар бит. Озату дигәннәре мәшәкатьле инде ул. Бер туйлык өстәл әзерлисе бар. Мишәр иле ул андый-мондый гына түгел, анда барысы, хәтта чәй калагы да затлырактан да затлырак булырга тиеш. Хәер, күрше-үлән булышмыйча калдырмый. Өстәлне Рифатка алып бардырырга уйлап куйганнар икән. Үзен күрсәтергә кирәк булачак әле. Әмма да Рифаттан артистлык көтмәсеннәр, ул чын абый кешеләрчә булачак һәм тәртәне кырыс тотачак. Өстәлдәге таба-кашык та вакытсыз шалтырамас. Белеп торсыннар. Тик менә аш-су әзерләү мәшәкате? Бу хакта ишеткәч, Нәфисә, ике дә уйлап тормастан: — Рифат, җаным, үзем кайтам! Үзем булышам!— диде.— Кирәксәләр, бүлмәдәш кызларны да алыйк! — Дүртегез үк күп булмассызмы?— диде Рифат, юл чыгымнарын да исенә алып, башкасы хакында да уйлап. — Исәпли тор!— диде Нәфисә, әмма үзенең һичшиксез кайтачагын һәм булышачагын тагын бер кат кисәтте: — Мине калдырмассың! Әти-әниең белән дә танышырбыз! Барыбер кирәк булачак бит инде! Эшнең кайсы якка таба барганлыгын аңларга өлгергән Рифат: “Шушылай ук тизләтик микәнни? Укуын бетерү турында уйларга исәбе юк, ахрысы?”— дип, эченнән бераз хәсрәткә дә бирелде, шулай да бу урынсыз дулкынлануын йөзенә чыгармаска тырышты. Аңа бу уе бераздан, ни гаҗәп, үз ягыннан намуссызлык сыман тоелды. Мондый хисне ул Хәмидә белән булган чагында кичергәне юк иде. Әгәр дә алга таба да шушы рәвешле тойгылана башласа, йөрәгенә авырга киләсен ул әлегә башына да китерә алмады. Рифатның болай чистарынуы, күңеле сафлану галәмәте әлегәчә тәҗрибәсендә булмаганлыктан, бераз кыенгарак та килә, чөнки дөньялык галәмәтләренә карашы барып, яшәеш төшенчәләре белән күңел кичерешләре һәм хисләре каршылык итә башладылар. Мондый чакта адәмнең хәтере буталучан була. Намус төшенчәсе дә бар икәнлеген аңлап, ул хәтта лекцияләргә салкын каравы кебек гади һәм гадәти мәсьәләләрдә дә фикер үзгәрешен кичерде. Мөмкин кадәр буш вакытын китапка, гыйлем өйрәнүгә сарыф итү теләге уянды. Бу кеше инде башка Рифат, бүтән бер адәм баласы сыман иде. Егет ул хисләренә каршы торып карышырга да белмәде, әлегә мондый хәлләренә аның ризалашасы да килми иде кебек. Алар май бәйрәменә бүлмәдәш кызларын алып кайтмаска булдылар. Билгеле түгел, бәлки 9-Май бәйрәменәчә калырга туры килүе бар иде. Харисны солдатка озатып җибәрмичә булмый шул, кешеләр алдында оятка төшсәң, аны кая куярсың?
VIII Чүпрәле районының Шәйморза авылына кайту өчен әүвәле алар поездга килделәр. Зур элеваторлы Борындык станциясендә төшеп калдылар. Ул елларда “Казан–Уфа поезды” Ульяновски шәһәре аша йөри, тизлектә дә гүяки кала трамвайларын хәтерләтә иде. Поездда килгәндә Нәфисәнең башы әйләнде. Ул да Рифат кебек мишәр кызы, әмма Чистай ягы гүзәле иде. Аңа тик нигәдер мондагы халыкның әрсезлеге ошап җитмәде. Бу хакта әйткәч, егет аптырап та алды. Аның уенда мишәрнең холкы — әрсезлек үрнәгенең-үрнәге иде. Нәфисәнең укытучы баласы булуына да сылтамады, бәлки хикмәт көмән күтәрүендәдер дип хәвефләнде. Әгәр дә шулай икән, аңа быел өйләнү ягын карау хәерле. Башка яхшырак фикер башына керә алмады. Аларны борынына кадәр кеше белән тутырылган “ПАЗ” автобусы, ташлы юлдан сикертә-сикертә алып китеп, Шәйморза авылы башында бер сәгатьләрдән соң гына төшереп калдырды. Нәфисә үзе дә шушы рәвешлерәк йөреп күнеккәнлектән, моңа әллә ни исе китмәде. Тик башы гына әйләнде, укшуы да беткәләп алды. Рәхмәт төшкере, ярый әле автобус исеннән зарланмады, киресенчә, күңеле болгану галәмәте беразга бетеп, Рифатка шаян сүзләр дә әйткәләде. Хәтта хыялга да бирелеп алды: — Алла боерса, безнең дә машинабыз булыр. “Жигули” дә ярый. Аның белән кайтып-китеп йөрүләре рәхәт кенә!— диде. Рифатка да мондый фикер ошый иде. Тик кайчан була әле ул? Әтиләре, бурычка бата-бата, соңгы биш ел буе яңа йорт җиткерделәр. Рифаттан бары тик акчалата ярдәм генә көттеләр. Шуңа күрә дә егет, җәйләрен дә Казанда калып, әле радиода, әле газета-журналларда ялга киткән журналистлар урынында утыргалап, кичләрен баржалар бушатып, каравыл торып акча туплый, аена хәтта бишәр йөз сумнар да почта аша авылга җибәргәли торды. Бу акчалар төзелеш материалларына да, осталарга түләргә дә җитә барды. Шәйморзада олы сүз таралды: “Самат абзыйның хәсрәте юк аның, улы калада зур эштә, акчаларны капчык-капчык җибәреп кенә тора”, имеш. Хәер, ата-анасы да Рифатны кимгә куючылардан түгел иделәр. “Йортны улыбыз акчасына җиткердек!”— дип сөйли тордылар. Аларның фермада колхоз бозауларын симертеп-тәрбияләп казанган хезмәт хаклары икесенә бергә йөз дә сиксән тәңкәдән артмый иде. Җитмәсә, осталарга булышу өчен, ике җәй рәттән Самат абзыйга эшен ташлап торырга туры килде. Хатыны Хәдичә түти дә шулай итте. Аш-суга оста Фатыйма абыстайны да беренче атналарында осталарга өстәл әзерләшергә дәшәргә, аңарга да акча чыгарырга мәҗбүр иделәр. Әмма да Хәдичә түти аңардан пешекче серләрен отып калды. Дөрес, кулы алай ук тәмле булмады, ә менә Самат абзый элеккечә табагыннан кысыр өре куып утырудан туктады, битенә-тәненә ит кунды. Хәдичә түтинең кадере дә бер башка үсте. Ашны аны майлырак та, ныклырак та — ике төрле калҗа белән пешерергә кирәк икән, сөякнең дә җилеклесе мәслихәт, ди. Токмачны да дүрт йомырка белә басуың, яхшылап изеп, ваклап турап, киптереп ашка салуың дөрес. “Икенче”гә бәрәңгене дә тәмам юып әрчесәң, аннары кабат өч рәт чайкап, турап салсаң — әйбәт, башлы суганны ваклап, бергә пешерсәң, тәмам сөзеп алып, стаканы-стаканы белән сөт сала-сала изгәндә, аннары, бер кат изеп бетергәч, икенче катына тагын шулай тугыларлык булганчы болгатканда — шәп чыга. Барыбер дә куерып җитә. Ә тавык итен казанда түгел, алдан берәр сәгать тозлы-майлы суда тотып, аннары саркытып турап, табага тезеп, өстенә икенче табаны каплап, кайнар мичтә бер сәгатьләп тотсаң, җилек кебек була. Белсеннәр Фатыйма абыстайның кулын, Хәдичә түтинең уңганлыгын! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|