ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Хикәя-памфлет 15 страницаМенә хәзер улы Роберты әтисенең ул белемнәрен санга да алмый, дөресрәге — Ленинның кем икәнлеген белми дә бугай. Дуңгыз ите ашаучылар, имеш. Ни белә ул сарык малай! Җабир абзый үзенең партоешма җитәкчесе булган шаулы елларын сагына иде. Кызыл постаулар эленгән кабинеты, рөхсәт сорап кына керүче җитәкчеләр, эш планнары, отчетлар — боларны онытырга мөмкинме соң? Халык көне-төне хезмәттә тир түгә, тапканнарының каймагы-мае югарыда сөзелеп кала тора. Менә кайда иде ул яшәү рәхәтләре! Моны халык белмәде, аңламады һәм исәп-хисапка да алмады. Аларның артыгын белмәве яхшы иде. Бигрәк тә райкомнан яңа әгъза алырга рөхсәт ителеп “разнарядка” килеп төшкән вакытларда Җабирның күңелен дәрт һәм куаныч биләп ала иде. Өстәлендә мәктәп укытучыларыннан, идарә вәкилләреннән коммунистка алуларын сорап унлаган гариза ята һәм арадан менә бүген берсенә бәхет җирәбәсе эләгә. Җабир абыйлары юләр түгел, үз кешеләрен дошманнарыннан аера белә ул! Менә, әйтик, мәктәптән физика укытучысы Гыйльмуллин Әсхәтне алыйк ди. Бик тә башлы, акыллы, егәрле адәм. Үз кулы белән өч елда зур йорт җиткерде. Белмәгән нәрсәсе юк. Тырыш. Уңган. Әмма да ләкин мондый кеше коммунист булып та алса, Җабирга көн бетәргә мөмкин. Юк, ярамый! Андыйларга юл куйсаң, яшәргә көнең калмаячак! Куркыныч кеше. Эшләсен шунда мәктәбендә гади укытучы гына булып. Коммунистка алсалар, көт тә тор, ике-өч елдан үсеп тә китәчәк, үз кубызына биетә дә башлаячак. Башы бар бит, башы! Ә башлы кеше бик җиңел генә итеп эшне борып алып китә ул, бүректән башмакка әверелүеңне сизми дә калачаксың. Бәхетне андый кешегә тоттыралар димени, булмаганны! Ә әйе, менә бусы — баш бухгалтерлыкка атлыгып торган Хисмәтова Нурия ханымның гаризасы. Әле былтыр гына кияүгә чыкты. Ул тулып пешкән беләкләре, күкрәкләре — ак калач иде инде менә, сындыр да аша, сындыр да кабып йот! Ул билләр, Ходаем, талчыбыкны да болай ук яратмагансыңдыр! Шунда әгәр дә Җабир абыйсының кысып маташтырган күзләренә буйсынган булса иде, вакытында, күпкә дә түгел, бер-ике кәррә генә ярый иде, ханымның кандидатурасы коммунистлыкка берсүзсез үтә иде дә китә иде. Менә бусы механизатор Шәрифулланың гаризасы. Хәрби хезмәт үтеп кайткан егет. Нигә дип солдат чагында коммунист булмаган, диген? Үзе булдыклы, үзе сүз тыңлаучан. Көзлектә Авыл хуҗалыгы институтына үз көче белән читтән торып укырга керде. Аны да тәмамласа, коммунист булып алса, күмхуҗга рәис итеп куячаклар аны! Юк-юк, булмасын әле болай җиңел генә! Чыксын әле тире, җиргә тамсын. Имчәктән дә аерылырга өлгермиләр, әллә кем булмакчылар!.. Җабир абзый шушыларны исенә төшерде дә, улының дуңгыз ите ашаучылар, аракы эчүчеләр, тәмәке тартучылар турында әйткән сүзләренә ачуы килеп, юләр адәм сыйфат кычкырып җибәрде: — Кем соң әле ул синең Аллаң? Тиран ул, бик беләсең килсә! Әмма улының исе дә китмәде. Ишеткән сүзләре иде булырга кирәк, авызын гына ерды. Урындыкка утырды һәм нәрсәдер хакында сөйләргә кереште. Тик Җабир абзыйның тыңлыйсы килмәде, кинәт кузгалды да өйдән чыгып ук китте. Үзе: — Чукындың инде!— дип кабатлый-кабатлый, элеккеге күмхуҗ идарәсе ягына таба ашыкты. Хәер, ул идарә дигәннәре хәзерге көнгә кадәр шул ук урынында тора, тик аңарда элеккеге ямь һәм мәртәбә генә юк иде.
XI Җабир абзыйны монда беркем дә көтми, хәтта аның кемлеген дә оныта башлаган иделәр инде. Күмхуҗларын күптән агрофирмер хуҗалыгы йотты. Китертеп утыртылган бер караңгы чырайлы егет кисәге сыман адәмнең эш рәтен белеп оештыручылардан түгел икәнлеген авылда сөйләделәр. Утсыз төтен юктыр инде ул. Халык сүзләре хактыр. Җабир абзый аны танып ук җиткерми иде. Ул моннан егерме еллар элгәре күмхуҗ төзегән ике катлы таш идарә пулаты төбенә килеп җиткәндә генә аны бер кара “Джип” машинасы куып тотты һәм, узып китеп, шыгырдап-чинап туктады. Аңардан бер яшь адәм төште дә идарә бинасына кызу атлап кереп тә китте. “Шушы булырга кирәк бет күз үзе!— диде Җабир абзый, бераз хәтере таралудан йөзенә үпкәләү төсе чыгарып.— Танымый үткән була!” Элекләрне шушы идарә буенда халык, эш белән дә, эшсез дә җыелып, шаулап тора торганнар иде. Җабир абаларын да чакрымнан диярлек күреп алып, елмаеп һәм олылап, озын теллеләре сүз шаяртып, әмма дә алары да сәламләп каршы алалар иде. Ә хәзер монда этле җан да күренми. Үле тынлык. Үзгәрсә дә үзгәрә икән заманалар, дөньялар! Җабир абзый идарә бинасына керергә-кермәскә белми урынында таптанып торды. Кәкре урам очы Текә Сәмигулланы исенә алды. Алар яшьтәшләр иделәр. Мәрхүм. Менә шул Сәмигулла инде аңарга: — Өстеңә чикләвекле имән ауды бит, Җабир!— дип әйтеп, ачуын чыгарган иде. Әмма да хак сүз булган икән. Ул вакытларда Җабир үзен бик тә булдыклы кешедән санап йөрде. Ә Җир йөзендә андыйлар аз түгелләр икән бит! Тик һәммәсенә дә Җабирга эләккән калҗа тәтемәде, берсе дә аның кебек биленә таянып яшәмәде. Сәмигулла ни акыллы, ни булдыклы кеше иде, югыйсә, тракторыннан төшми эшләде, шул килеш кенә теге дөньяга да китеп барды. Тау буе басуында җир убылып, чоңгылына мәтәлүе һәркемне хәсрәтле ясады. Һай сүзгә, эшкә булган кебек, батыр да кеше иде инде үзе. Әйткәне дөрескә чыкты шул. Хәер, аның шулай икәнлеген Җабир үзе дә бик яхшы белеп торды. Ул елларда аның сеңлесе Камилә укытучылар институтын тәмамлады. Инде өченче елын күрше авылда мәктәптә укыта иде, комсомол эше өчен дә җаваплы булды. Һәм менә туйлары узды. Район комсомол комитетында инструктор булып эшләүче, шул ук күрше авылдан Самат Илгизовичка Камиләне кияүгә бирделәр. Текә Сәмигулланың чикләвекле имән ауды дигәннәре менә шул вакыйга белән бәйле иде. Күмхуҗ идарәсендә дә инструктор кияү хакындагы яңалыкны хуплап каршы алдылар, хәтта туй бүләге итеп төсле телевизор бирергә кара чыгардылар. Ни генә дисәләр дә, кияү кеше Самат Илгизович район үзәгенең зур кешеләреннән иде. Дөрес, аның хакында әүвәлрәк Җабир үзе: “Башлы-күзле бер миңгерәү шунда!”— дип кенә йөри иде. Бер дә алай булып чыкмады. Башы-күзе чыннан да бар, әмма миңгерәү түгел икән. Юкса ул Җабирның сеңлесе Камиләгә карар идеме соң? Юк, әлбәттә! Башы да эшли икән, күзләре дә күрүчән, акны карадан аеручан. Дөрес әйткән Сәмигулла, авызына бал да май! Чыннан да чикләвекле имән булган икән шул ул кияү балакайлары! Бер ел эчендә Җабир күмхуҗның партоешма җитәкчесе, ягъни дә мәсәлән, шул парторг дигән кеше булып алды. Район үзәгенә яшәргә күчкән, шунда мәктәптә эшли башлаган сеңлесе Камилә янына ешрак кереп йөрергә тырышты. Бу гадәте һаман да файдага иде. Әле генә җәй үтте, ул арада көзе дә, аның артыннан кышы да килде. Ничә еллар алар менә шулай тату гына яшәделәр. Мәңге шулай буласы иде. Самат Илгизович, кияү кеше, эшкә батыр һәм уңган булып чыкты. Аны комсомол комитетыннан район коммунистлары җитәкчелегенә күчерделәр. Ул чорда һаман да ил белән партия идарә итә, бар нәрсә һәм көч шушы җитәкчелек кулында иде. Шулай булмый ни! Коммунистлар 1917 нче елның Октяберендә хөкүмәтне һәм ил белән җитәкчелекне үз кулларына алдылармы? Алдылар! Аны башкалар кулына тапшырыр өчен шулай эшләделәрме? Юк! Әмма да телдә бер генә төрле сүзләр сөйләделәр: безнең илдә халык хуҗа, коммунистлар идарәсе ул — халык идарәсе, коммунистлар хөкүмәте — халык хөкүмәте. Җыелыш саен шулай кабатланды, комачларда да бары тик шушы сүзләр генә иде. Газеталар, радио, телевидение — һәммәсе дә шушы лозунглар белән тулы. Шагыйрьләр һәм язучылар да бары шул хакта гына язалар, рәссамнар шул хакта гына рәсемнәр ясыйлар, композиторлар да шушы турыда гына көйләр иҗат итәләр. Җабир үзе дә чыннан да шулай икәнлегенә ышана, бу сүзләрнең инкаре буларак бер генә дә каршы фикерле кеше табылыр дип белми һәм күз алдына китерә алмый иде. Әмма асылда ул, күмхуҗ партоешма җитәкчесе, үзен генә һәммә нәрсәгә баш һәм хуҗа итеп тойды. Гүяки бөтен ил аңа буйсына иде. Шулай бара бит ул дөньялык эшләре — үзеңне кем һәм нинди итеп куясың, шундый дип сине кабул итәләр. Күмхуҗда рәис Хәкимулла Фәйзуллович иде. Югары белемле агроном, батыр йөрәге дә булса, әллә кайчан районга яки өлкәгә үк үрләгән буладыр идеме? Әйе, шулай булачак иде! Әмма да Җабир абзагызның коммунистик көрәштә ныгыган “идеологик эскәнҗәсе”нә килеп кереп, шунда кыстырылып калдырылдымы — калдырылды! Аһ та итәргә өлгермәде абзагыз, шунда ук башын парторг алдына түмрәнгә китереп салды. Менә шунда аны Җабир абзагыз “коткарып” калды. Гомере буе рәхмәтле булды бичара Хәкимуллагыз. Сез булмасагыз, башым Себер китәсе иде дип ничә генә әйтмәде. Ә эш бу рәвештәрәк иде: Хәкимулла Фәйзулловичны күмхуҗга рәис итеп райком тәкъдиме белән китереп куйдылар, аңарга шефлык итәргә, ярдәм күрсәтергә дип коммунистик җитәкче Җабирны билгеләделәр. Гадәт шулай иде. Әмма яңа рәис баш бирә торганнардан булып чыкмады, киңәш-табыш итүнең нәрсә икәнлеген белмәде. Беренче елдан ук зур эшләргә тотынды. Болай барса, ул һичшиксез әллә кем буласы иде. Ярый әле Җабир уйлы-фикерле һәм кирәгенчә хәйләле эш йөртте. Терлекчеләрнең җыенын урман аланында казаннар астырып, баш-күз әйләндерткеч эчемлекләр белән уздыруны йола иткән чорлар иде. Парторг Җабир иптәш шушындый бер бәйрәмдә күмхуҗ рәисе Хәкимулла Фәйзулловичны “парука”га алды һәм, нәтиҗәдә, дүрт аяклатканчы, дуңгыз дәрәҗәсенә төшергәнче исерттерде. Шуннан китте тамаша, китте тамаша. Хәкимулла Фәйзуллович гәүдәле кеше иде. Чишенеп ташлады да, аланнан ерак түгел урман авызындагы салкын сулы буага кайнар тәне белән чумды. Батты, бетте бу дип халык аһ итте. Әмма рәис туйганчы пошкыра-пошкыра йөзде дә, ярга чыгып, карап торучы терлекче-савымчы хатыннарны берәм-берәм аулый һәм буа суына ыргыта торды. Исәбе аңлашыла: барысын да су кертәсе килә! Әмма кайсы йөзә белә, кайсы — юк. Бата башлаучыларны коткарырга дип ирләр ташландылар. Хәкимулла Фәйзулловичны алты кеше бергә килеп тотып, Җабир үзе аның муенына авыр тегермән ташыдай асылынып, бары шулай гына тыеп туктата алдылар. Рәис үгез белән бер һәм гайрәтле иде. Вакыйга моның белән генә бетсә, бер хәл иде. Әмма суга чумдырылучылар арасында үлемнән ярты калган, күлмәкләре ертылган, зәңгелә эләктереп, салкын тидерергә өлгергәннәр дә булдылар. Өч авыллы күмхуҗ котырынган кортлы умарта оясы хәленә керде, күмхуҗ рәисе өстеннән сүзләр китте. Күңелле хәл түгел иде бу. Рәисне шушы кадәр саташыр дәрәҗәгә җиткертеп кем эчертте? Җабир! Аңа су кереп чыгарга кем киңәш итте? Җабир! Ул әле, җитмәсә, бу хатыннарның чишенеп су керүләрен карап торырга исәп итә иде, араларында шундый да пешкән алма кебекләре бар, җитлеккәннәр, өлгергәннәр болар дип сөйләнеп, рәисне махсус котыртмадымы? Вакыйга райкомга билгеле булды. Җабир иптәшнең гаебен исләренә алучы да табылмады. Шулай да утның зурга китүе дә бар иде. — Мин эшне тикшерүне һәм җайлауны үз өстемә алам!— дип белдерде райком вәкилләре каршында, секретарьның үзенә сүз биреп Җабир.— Рәисебезгә “парука” ясыйм. Яшь шул. Кызганыч!.. Партия оешмабыз көчле, иптәшләр, үзебездә генә тикшерик һәм тәрбия итик! Ышандыра алдымы, әллә вакыйганың хәбәре чыннан да өлкә комитетына ук барып җитүеннән курыктылармы, нәрсә булса — шул, рәиснең эше күмхуҗ парторгына ышанып тапшырылды. Хәкимулла Фәйзуллович үзе дә, ике атна буена өеннән чыга алмыйча, урын өстендә авырып ятты. Башына килгән акылы тәлинкәләренә уйларын салып үлчәп карап, кайгыру һәм “парука” мәсьәләләрен төшенеп алмасын дип, рәиснең фикерләрен дөрес юнәлештә йөрттерү өчен Җабирга тырышасы бар иде. Кешенең күңел күзе ачык булса, күпне күрә, күпне ишетә, күпне аңлый торган була. Менә шуны капларга кирәк. Һәм Җабир иптәш шушы эшенә кереште. Рәис янына хәлен белешә кереп: — Нинди корт чакты үзегезне? Матур гына гәп тартып утырадыр идек, чөкердәшеп кенә... Сикереп тә тордыгыз, чишенеп тә ташладыгыз... Әле бөтенләй дә шәрә калмакчы булдыгыз, ярый әле мин туктата алдым!— дип сөйләп маташтырды ул, ә үзенең, юри котыртып: “Бөтенләй шәрә калганчы чишенеп ташласагыз да сезгә сүз әйтүче булмас!”— дигән дәртләндерү сүзләрен бөтенләй дә исенә алмады. Рәисне ул юләргә саный, теләсә ничек бутый алуына ышана иде. Хәкимулла Фәйзуллович, бичара, “аһ” итте, “уһ” итте. Аның башы түгел, йөрәге авырта иде. Яраларына кабаттан тоз саласы килеп, парторг сүз дилбегәсен нык тотты, райкомда булган сөйләшүләрне аңарга җиткерде, бары тик “парука мәсьәләсе”н генә яшереп калдырды. Коммунистик көрәштә ныгыган “идеологик эскәнҗә” Хәкимулла Фәйзулловичны китереп кысарга һәм песи баласы хәленә калдырырга тиеш иде. Эшләр көтелгәннәр дә яхшырак барып чыктылар, нәтиҗәсе искиткеч булды. Иң кирәге, Җабир абаларының авторитеты хәтта ил каршында үсте. Әйе-әйе, ил каршында! Дөрес, андый ук югарылыкта аның исемен белеп үк бетермиләр иде бугай. Әмма да ләкин коммунистлар партиясенең пленумнарында һәм съездларында: “Партия ул — дәверебезнең акылы, намусы һәм вөҗданы!”— дип әйтәләр икән, бу һичшиксез Җабир абзалары хакында зурлап белдерүләре иде. Башкача була алмый! Чөнки ул беренче булып аның авызыннан чыкты! Ул сүзләрне ишеткән саен Җабир абзагызның башы күкләргә тия. Белә, аның исемен әйтмичә генә, кемлеген атамыйча гына, махсус шушы рәвештә үзен мактап әйтүләре югарыдагыларның. Бу хакта райком секретареның үзенең дә әйткәне булды. Менә бит ул ничек, башкаларны көнләштерәсе килмәгәнгә генә шулай итәләр, югыйсә Җабир абзаларының исеме телләрдән төшмәс иде!
XII Идарә бинасының эчендә дә үле тынлык икән хәзер. Элекләрне монда да халык гөрләп тора иде түгелме? Һәр бүлмәдә хезмәткәрләр, аларга эш белән килгән кешеләр — болар барысы да идарә бүлмәләренә җылылык биргәннәр икән бит. Ул вакытларда: “Бу халыкның берәр вакыт тынасы булырмы икән?”— дия торган иделәр. Ә хәзер? Менә, беркем дә юк, тыныч, кабер тынлыгы. Хыялыгыз тормышка аштымы дигәндәй буш өстәлләр, урындыклар һәм дә чүпле, шакшы, тузанлы идәннәр, элекләрне катлы-катлы төпләнмәләр өелеп торган киштәлекләрдә хәзер берничә китап һәм саргаеп беткән кәгазьләрдән гайре һичнәрсә юк. Җабир абзый, иелеп, идәндә яткан кызыл тышлыклы бер китапчыкны күтәреп алды. “Коммунистик яшьләр союзы уставы” дип язылган иде аңарга, Ленин бабайның профильдә ясалган сурәте һәм аның өстенә мөһер кебек басылган шакшы күн итек эзе. Бер-бер тракторчыныкы булырга кирәк, лыгырдык майлары ябышып калган. Менә ничек бит ул! 1991 нче елда иде: дөньялар берьюлы башаяк әйләнделәр дә куйдылар. Коммунистлар партиясен шушы елда законнан тыш дип игълан иттеләр. Ул көнне Җабир, идән сайгакларын каерып, коммунистларның эш кәгазьләрен яхшылап төреп, яшереп йөреп кичен үткәрде. Парткабинетны ике йозагына да бикләп кайтып китте. Инде, кара әле аны, унбиш ел узып китәргә дә өлгергән! Бу вакытлар эчендә бишектәге бала да үсеп җитә бит! Ничек болай узылган да кителгән? Шушы унбиш ел эчендә бер генә тапкыр да идарә бинасы ягына килеп карамаган иде. “Дөнья — куласа, әйләнә дә бер баса” диләр идеме өлкәннәр? Бер әйләнмәс, бер дә коммунистлар баш бирмәс иделәр кебек иде бит! Ул югарыда утыручылар коммунизм төзеячәкләренә антлар эчә, хаклы туктаусыз данлы хезмәткә чакыра иделәр. Шул ук, әйе-әйе, шул ук адәмнәр үзләре кемнәр булып беттеләр? Ул Борис дигәннәре дә шул ук ата коммунистлардан түгел идемени? Анда, Мәскәүдә, үзара мәнфәгатьләр бүлешә алмадылар да... Барысы да шуннан гына башланды. Паранойя зәхмәтеннән инде бу! Җабир агай партком бүлмәсенең ишек төбенә килеп басты. Язулы тактасын пыяладан эшләткәннәр иде, аны ватып, чәрдәкләп бетергәннәр. Ә менә ачкычлары? Алар ишек кысасының өске ягына кыстырылган булырга тиешләр. Шундадыр! Йоклары бер дә ачылып аптыратылганга охшамаган. Дөрес, монда да механизаторларның калын табанлы, майлы һәм шакшы күн итекләре үз табаннарының эзләрен калдырганнар. Ачарга диптер, ишеккә тибеп-тибеп тә караганнар. Әмма моратларына ирешмәгәннәр. Җабир абзалары партком бүлмәсенең эчен имән такталардан эшләткәнен белмәгәннәрдер инде. Имән ул, агай-эне, шундый агач, су тидермәсәң, еллар узган саен ныгый гына, ташка әверелә бара. Хәер, ташың да, хәтта корычың да туза, ә имән такталар — аларга шайтаным да булмый, бозылмыйлар! Ни хикмәт, ачкычлар урыннарында иделәр. Менә алар икесе дә бер бәйләмдә, чүпрәк белән төрелгәннәр килеш. Чүпрәк дигәннән, ул аңа сөйгәне Гафифәдән бер ядкәр — чигешле кулъяулык иде. Хәер, аның чыннан да шул булуын хатыны үзе дә оныткандыр инде. Ни дисәң дә, Җабир төшеп калган ирләрдән түгел иде. Менә шул Гафифәсе бүләк иткән һәм мәңгегә тугрылыкны саклау билгесе саналган кулъяулыкка ачкычлар төреп, аларны ишек өстенә кыстырып китү гадәтенә ул кайчаннан керешкәненең төгәл числосын хәтерләмәсә дә, көнен исеннән чыгарганы юк иде. Вакыйга өйләнешеп тора башлауларының икенче елында ук булды. Районнан партком эшләрен тикшерү өчен килгән марҗа хатын Мария Васильевна аны эшеннән җибәрмичә төнгә кадәр тотты. Анысы начар булмады. Бу хатын эш тәртибен яхшы белән икән, беркетмәләрне төзү, алардан күчермәләр ясау, карарларны әзерләү, взнос җыю кебек һәммә четерекле мәсьәләләрне чишкәндә аерым методика нигезендә һәммәсен башкарганда, авырлыклары бер дә юк икән бит. Менә аңардан Җабир нәрсәләр өйрәнеп, трафаретларын алып калды. Һай соңыннан рәхмәтле булды да инде аның үзенә! Хәер, шул кичне дә рәхмәтен бар тулысы белән белдерә алды. Әүвәле көтелмәгәнрәк тоелган бер хәл булды: төпләнмәләр арасыннан бер шешә ак аракы килеп чыкты. Мария Васильевна аны, күрмәгәндәй кыланыпмы, бер читкә алып кына куйды. Алар шактый озак казындылар, актарындылар. Аннары марҗа хатын: — Что, этого русского мужика так и оставим?— дип сорады.— Наша партия и народ белых победили уже в 1920 году! Пора с ним покончить! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|