Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памфлет 14 страница




— Ты­ныч кү­ңел бе­лән, ты­ныч кү­ңел бе­лән!— дип ка­бат­ла­ды Ка­сый­мыч, җа­вап­ны бер дә со­ңар­тып тор­мый­ча.

— Нәр­сә, да­выл шу­лай өр­ке­теп ке­нә кит­те­ме­ни?

Бар­ла­сыч­ның авы­зын йом­ды­ру Ка­сый­мыч­ка бер­ни тор­мый иде. Шу­ңа да ул:

— Без­нең бе­лән юк­ка ша­яр­ды­лар!..— дип сөй­ләп алып кит­те.— Оп­ти­маль­лек за­ма­ны ки­лер­гә өл­гер­мә­де, кой­ры­гын сөй­рәп ки­теп тә бар­ды. Әйт­тем бит, кул­дан кит­мә­гән әле­гә, кит­мә­гән! Ми­нистр­ның үз сү­зе, ха­та­лан­ган­мын, ди­де. Ба­ры­сы да элек­ке­чә ка­ла, ди­де.

Бар­ла­сыч­ка да бу сүз­ләр­дән соң җан кер­де. Кә­нә­фи­гә сең­гән җи­рен­нән си­ке­реп тор­ды, Ка­сый­мыч­ка ки­леп, аңа ку­лын суз­ды. Тәб­рик­ләш­те­ләр. Бар­ла­сыч түз­мә­де, ди­рек­тор­ны җы­лы итеп ко­чак­лап ук ал­ды һәм:

— Зур сө­е­неч бу, зур сө­е­неч!— ди­де.

Ә ан­на­ры ишек­кә та­ба ат­ла­ды:

— Кол­лек­тив­ны да ку­ан­ды­рыйм!

Шун­да Ка­сый­мыч кыч­кы­рып җи­бәр­де:

— Стоп! Эс-с-топ! Син нәр­сә!

Бар­ла­сыч ишек­тән чи­ген­де. Нәр­сә­не дө­рес әйт­мә­дем ди­гән­дәй ап­ты­рап кал­ды.

— Син нәр­сә?— ди­де, бе­раз та­вы­шын ты­ныч­лан­ды­ра тө­шеп Ка­сый­мыч.— Бел­ми тор­сын­нар! Авы­зың­нан чы­га­ра­сы бул­ма! Алар — кө­тү, алар — са­рык! Җан­на­ры көй­сен, хәс­рәт­тә ян­сын­нар! Нәр­сә, ида­рә итү ка­нун­на­рын бел­ми­сең, ча­ма­ла­мый­сың­мы әл­лә? Өй­рә­тер­без! Бе­леп тор, өй­рә­тер­без!

Ка­сый­мыч бар­мак бе­лән төр­теп күр­сә­теп ке­нә Бар­ла­сыч­ны урын­га утырт­ты. Аның кар­шы­на авып ди­яр­лек, ике кул­лап өс­тәл­гә та­ян­ды, галс­ту­гын, зур кор­са­гын сы­пы­рып куй­ды, ан­на­ры мәр­тә­бә­ле сүз­гә ке­реш­те:

— Мон­да­гы сүз — мон­да кал­сын! Мәсь­ә­лә бик авыр дип әй­тер­сең алар­га. Мин шу­ны чи­шү бе­лән мәш­гуль. Ише­теп тор­сын ко­ла­гың! Ял­га ба­ру­ым­ны да бел­мә­сен­нәр. Ут йо­тып тор­сын­нар. Ме­нә шул!

Ул бе­раз ты­ныч­ла­на төш­те, ан­на­ры Бар­ла­сыч­ка уры­нын­нан кү­тә­ре­лер­гә һәм чы­гып ки­тәр­гә рөх­сәт бир­де. Ан­на­ры та­гын те­ле­фон труб­ка­сын кү­тәр­де. Бу юлы ул кө­тел­гән­нән дә шат­лык­лы­рак иде. Ха­ты­ны­на ял­га че­мо­дан­нар­ны җы­яр­га бо­ер­ды, үзе һа­ман да “оп­ти­маль­лек за­ма­ны” ди­гән сүз­ләр­не ку­ша-ку­ша, нин­ди­дер ят, “Ка­ра ур­ман” бе­лән “Әл­лү­ки” ара­сын­да адаш­кан көй­гә җыр­лаш­ты­рыр­га ма­таш­ты.

Бе­раз­дан сәр­кә­тип кыз­ны ча­кы­рып, аңар­га йөк­лә­мә­ләр яз­дыр­ды, үзе юк ва­кыт­лар­да ди­рек­тор­лык ва­зи­фа­сын баш­ка­ру­ны Бар­ла­сыч­ка йөк­лә­ве­нә әмер бир­де. Бер сә­гать­тән соң ул ин­де өе­нә кай­тып кит­кән иде.

Бу ва­кыт­та те­ле­ви­зор­дан “Соң­гы хә­бәр­ләр” тап­шы­руы баш­ла­нып ки­теп, оп­ти­маль­лек за­ма­наы те­ма­сы­на жур­на­лист­лар гәп ку­ер­та баш­ла­ды­лар. Мә­га­риф ми­нист­ры да бу хак­та шак­тый гы­на сөй­ләп ал­ды. Аның фи­ке­ре бу­ен­ча, шу­шы оп­ти­маль­лек ар­ка­сын­да ил хал­кы гый­лем­гә кү­ме­лә­чәк, мәк­тәп­тә уку-укы­ту сис­те­ма­сы ка­мил­лә­шә­чәк, ба­ла­лар бер­мә-бер акыл­лы­рак һәм бе­лем­ле­рәк бу­ла­чак иде­ләр.

Ка­зан, 2006–07.

 

 

“ХӘЗ­РӘ­ТЕ ИШАН БУ­ЛА­МЫЗ!”

Хи­кәя

 

I

Җа­бир аб­зый кур­кы­нып уя­нып кит­те. Ко­ла­гы­на ише­те­лә­ме ди­сә, юк икән, улы Ро­берт идән ур­та­сы­на бас­кан хә­лен­дә ир­тән­ге на­маз­га азан әй­теп ма­та­ша. Әле ко­яш та чы­гар­га өл­гер­мә­гән. Ка­раң­гы­лы-як­ты­лы ва­кыт. Күр әле мо­ны: юрист бу­лыр­га дип укыр­га кит­кән иде, Ка­зан­нан мул­ла рә­ве­шен алып кайт­кан. “Им­ти­хан­на­рың­ны ни­чек бир­дең?”— дип со­ра­гач: “Һәм­мә­сен дә ба­ры тик “биш­ле”­гә ге­нә!”— ди­гән иде, әл­лә хак сүз тү­гел ин­де? Ни бул­ган бу ма­лай­га?

Чәч­лә­ре ага­рып, го­ме­ре буе ил эше бе­лән йөр­гән “О­зын­бо­рын” Җа­бир аб­зый­га ни ба­ры­сы алт­мыш яшь­ләр ти­рә­се ге­нә. Ә ма­лае әле­гә егер­ме­дә ге­нә бу­лыр. Нәкъ үзе ин­де: яшь ча­гы! Ул куе ка­ра чәч, чө­ек бо­рын, озын буй. Чы­гар­га те­ләп тә, үзен кы­рып ату­ла­рын көт­кән са­кал-мы­е­гы ме­нә дә адәм көл­ке­се. Җа­бир­ның ул ва­кыт­та лез­ви­е­не ста­кан эче­нә ыш­кый-ыш­кый үт­кен­ләп җа­нын ап­ты­рат­ка­ны исен­дә. Ә ма­лае, нин­ди үт­кен кыр­ку ко­рал­ла­ры бул­ма­сын, би­тен тәр­тип­тә йөр­тү ту­рын­да уй­лап та ка­ра­мый, әйт­кән­нә­рен дә тың­ла­мый. Мө­сел­ман­ча тү­гел, имеш. Са­кал-мы­ек­сыз яра­мый. Үз йө­зең­не тәр­тип­тә йөрт­мәү ни­чек Ис­лам ди­не ка­нун­на­ры­на кар­шы ки­лә икән?

Улы на­маз­га то­тын­ды. Җа­бир аб­зый, уры­нын­нан да кым­шан­мый­ча, күз чи­те бе­лән ге­нә аңа ка­рап ята бир­де. Ни­чек һәм ни рә­веш­ле на­маз укый­лар икән­ле­ген бел­мә­ве һәм күр­гә­не дә бул­ма­вы сә­бәп­ле кү­ңе­ле­нә кы­тык кер­де. Ба­ры­сы да көл­ке то­ел­ды. Ул, җит­мә­сә: “Ю­ләр­лән­дең­ме әл­лә шул ти­ран­га сәҗ­дә итәр­гә?”— ди­гән сүз­ләр дә ыр­гыт­мак­чы иде. Ки­чә улын­нан ни­чә тап­кыр­лар ишет­кән: “Шай­тан вәс­вә­сә­се бу­тый!”— ди­гән сүз­ләр исе­нә тө­шеп, ты­е­ла кал­ды. Хак бул­ма­гае!

Җа­бир­ның бо­лай ук шик­кә би­рел­гә­не юк иде. Күз­лә­ре­нә ка­бат йо­кы пәр­дә­се эле­неп, ул үз уй­ла­ры эчен­дә оны­тыл­ды. Тө­шен­дә әл­лә нин­ди ак­лы-ка­ра­лы урын­нар­да йөр­де, ак ки­ем­ле, ка­ра яп­ма­лар­га урал­ган ке­ше­ләр бе­лән оч­раш­ты. Ка­бат уя­нып кит­кә­нен­дә ко­яш шак­тый кү­тә­ре­лер­гә өл­гер­гән иде ин­де.

 

II

Җәй­ге чел­лә ко­яш­тан иңәр­гә өл­ге­рүе бе­лән бер­гә ар­тык­ка кит­кән йо­кы­дан ба­шы ту­бал хә­ле­нә кер­гән Җа­бир аб­зый куе кай­нар чәй­дән соң гы­на бе­раз рәт­кә кер­де. Көн­нең рә­хә­те ме­нә хә­зер си­зе­лер­лек иде. Тал­гын җил дә исеп куй­ган­дай ит­те. Ачык тә­рә­зә­дән гөл­ләр­не тиб­рә­теп һәм хуш ис­лә­рен тарт­ты­рып җи­бәр­теп ке­нә йорт эче­нә уз­ды. Җа­бир аб­зый­ның тир­ләп чык­кан маң­га­ен сы­пы­рып уз­ды.

Йорт­та ке­ше-ка­ра кү­рен­ми иде. Ха­ты­ны мө­га­ен да җи­ләк­кә дип кит­кән бу­лыр. Ни­чә көн­нәр рәт­тән: “Ю­га­ры оч кыр­кын­на­ры бе­рәр чи­ләк җы­еп кайт­кан­нар!”— дип сөй­лән­гә­ләп йө­ри иде, мо­ра­ды­на иреш­кән бу­лыр. Шу­лай ит­ми­чә аны!

Әм­ма ишек ар­тын­да чи­ләк шал­ты­рап куй­ды. Та­вы­шы ко­ры чык­ты. Әл­лә буш ки­леш әй­лә­неп тә кайт­кан­мы? Бе­рәр­се су ки­те­рер­гә җы­ен­ган­мы ди­сәң, Җа­бир аб­заң­да су тор­ба бе­лән йорт эче­нә үк кер­тел­гән, агып чы­гып ки­тәр­гә дә җае ко­рыл­ган. Кем­дер йө­ри­ме, әл­лә пе­си чо­лан­га төш­кән­ме шун­да?

Чи­ләк та­гын шал­ты­ра­ды. Чы­гып, чә­ен­нән куз­гат­кан ул юнь­сез­нең ба­шы­на да кап­лар әле шул чи­ләк­не, күп со­рап тор­мас, Җа­бир аб­заң бит ул! Җир­гә җир­се­гән зат!

Чи­ләк кур­ка кал­ды­мы, әл­лә пе­си чы­гып шыл­ды­мы — шал­ты­рау баш­ка ка­бат­лан­ма­ды. Әм­ма Җа­бир аб­зый ише­ген ачып ка­ра­мый кал­ма­ды. Өй ал­ды тын­ды иде. Һич­бер зат әсә­ре юк бу­лып чык­ты.

 

III

Җа­бир аб­зый со­вет­лар чо­рын­да “кы­зыл пап­ка­лы” ком­му­нист иде. Яшь­ле­ген­дә авыл җи­лән­нә­ре бе­лән те­атр уен­на­рын уй­нап, трак­то­рист яр­дәм­че­се бу­лып кы­на йөр­гән җи­рен­нән әл­лә кем ясал­ды да куй­ды. Ак­тив­лы­гын ярат­ты­лар, ком­со­мол­дан җи­ңел ге­нә ком­му­нист­лык­ка ал­ды­лар аны. Күм­хуҗ рә­и­се янын­да­гы “баш­лы-күз­ле миң­ге­рә­лә­ре­нең” бер­се­нә әве­рел­де. Аның ке­бек куш­тан­нар исем­ле­ге­нә җи­ңел ге­нә язы­лу­ы­ның та­гын да бер сә­бә­бе — те­атр уй­нап йөр­гә­не яр­дә­ме бе­лән ин­де, янып тор­ган чи­бәр Га­фи­фә­не кә­лә­ше итү­дә иде. “Бис­мил­ла­сыз за­ман”­ның шай­та­ный ир­лә­ре кү­зен­нән су­ы­рып ди­яр­лек тар­тып ал­ды бит ул аны. Үзе­не­ке ит­те. Шу­ның бе­лән бер­гә ав­то­ри­те­ты да бер­мә-бер ар­тып кит­те.

Га­фи­фә­дә­ге ка­ра бөд­рә чәч, уй­нак күз, кы­зыл ирен, ал­су йөз ке­бек гү­зәл­лек бил­ге­лә­ре яңа пеш­кән кү­мәч ке­бек аны тат­лы итеп тә күр­сә­тә иде­ләр. Җа­бир исә, үт­кен пы­чак ке­бек, әл­лә нәр­сә­се юк, олы ямь­сез бо­рын, как­ча йөз, си­рәк чәч, әм­ма буй бар иде, ягъ­ни сап­тан һәм ти­мер­дән ге­нә то­ра ке­бек. Әм­ма чи­бәр Га­фи­фә­не йо­та­ры­на, йө­рә­ген кис­кә­ләп “а­шап бе­те­рү­е­нә” шу­шы күр­кәм­лек­ләр дә җи­тә кал­ды. Хо­да­ем Җа­бир­га тел бир­гән шул — ме­нә нәр­сә ул үт­кен­лек бил­ге­се! “Н-н-да! Улы­ның куе ка­ра чә­че әни­сен­нән икән шул, чө­ек бо­ры­ны да, баш­ка­сы да. Ме­нә буй исә — тач Җа­бир­ның үзе­не­ке!”— бо­лай уй­лап куюы яра­ды та­гын, ба­шы та­гын да­гын да саф­ла­нып кит­те.

— Кем бар ан­да?— дип аваз сал­ды ул, та­гын чи­ләк шал­ты­ра­вын ише­теп. Җа­вап бул­ма­ды. Ба­рып, ка­бат ишек­не ачып ка­ра­ды. Ха­ты­ны ке­реп ки­лә икән, йөз­гә-йөз оч­раш­ты­лар.

— Уф, ко­тым­ны ал­дың!— ди­де Га­фи­фә, күк­рәк­лә­рен учы­на алыр­дай бу­лып кул­ла­ры бе­лән кап­лап.

— Син йө­ри­сең­ме­ни әле ан­да? Утыр, чәй эчәр­без!— ди­де аңар­га Җа­бир.

 

IV

Дөнь­я­ны күп һәм күп­тән бир­ле кү­рә кил­гән ке­ше бу­ла­рак, Җа­бир аб­зый һәр үз­гә­реш­кә һәм яңа­лык­ка исе кит­ми баш­ла­ган ке­ше­ләр­дән иде. Ә ме­нә улы­ның дин­гә авы­шуы аны хәй­ран ит­те. Шу­лай да ашык­мас­ка, ду­лап тә­рә­зә ва­тар­га җы­ен­ган че­бен хә­ле­нә төш­мәс­кә ки­рәк­ле­ген дә уй кис­мә­ге­нә са­лып куй­ды. Дөнья аны үз за­ма­нын­да да мең тап­кыр­лар­дыр бор­га­ла­нып ал­ды, әле һа­ман да әй­лән­гә­ләп ке­нә то­ра. Мо­ның сә­бә­бе ке­ше­ләр­гә бәй­ле ин­де, аны­сын гы­на аң­лый да бит...

Ул шу­лай уй­ла­ды, тик шу­ны­сы­на игъ­ти­бар ит­ми ка­ла ал­ма­ды: дөнь­я­ны су бас­са да, боз кап­ла­са да — һа­ман өс­тә кал­кып ка­ла бар­ган ке­ше­ләр та­бы­ла тор­ды. Алар­ны гүя ут та, җил дә ал­мас иде. Сә­бә­бе бик га­ди: үз­лә­рен са­ту­га ка­дәр ба­рып җит­сен­нәр, аны­сы бер хәл, дус­ла­рын, ту­ган­на­рын, ил һәм ха­лык­ны са­тып, де­нен югал­тып эш итү­гә ба­ра­лар шул. Өс­тә ка­лу өчен ты­ры­шу бе­лән бер­гә һа­ман да юга­ры­га үл­мә­ләр­гә аш­кы­на тор­ды­лар. Җа­бир­ның ку­лын­нан бо­ла­ры ук кил­мә­де. Ме­нә бит, бө­тен карь­е­ра­сы — күм­хуҗ ком­пар­тия оеш­ма­сы­на җи­тәк­че бу­ла ал­ды, шун­нан ары­рак үсү на­сый­бы тә­те­мә­де. Бәл­ки рай­ком­га да алыр­лар иде аны, юк шул, ке­реп кы­сы­лыр, ябы­шып ка­лыр урын та­был­ма­ды. Аның уры­ны­на яшь­ләр­не үс­тер­де­ләр. Мо­ңар­га ачуы ки­лә, әм­ма бер­нин­ди дә ча­ра та­ба ал­ма­ды шул.

 

V

Ил­дә чын­нан да рә­хәт ко­яш­лы, ты­ныч ир­тә иде. Җа­бир аб­зый кап­ка төп­лә­ре­нә чы­гып бас­ты. Су бу­ен­да­гы әрә­мә­лек­ләр­дән кош­лар­ның туй­лы сай­рау та­выш­ла­ры бө­тен авыл­ны моң­га күм­гән иде. Шун­да Җа­бир аб­зый:

— Җән­нәт җи­ре бу!— дип әй­теп куй­ды. Аның сү­зен рас­ла­ган­дай кү­ке та­вы­шы ише­тел­де. “Ай-һай, са­ный кит­те бу!— дип уй­лап куй­ды агай, мо­ңар­дан үзе­нә бер фал тап­кан­дай.— Яши­се­ләр бар икән әле!”

Ир­тән­ге чәе эчел­гән хә­те­ре ки­ңәй­гән, дөнья хәл­лә­рен­нән чит­лә­шә бар­ган ва­кы­ты иде. Ни ди­сә­ләр дә, за­ма­на­сы ях­шы бул­ды бит. Элек­ләр­не тор­ба бе­лән йорт­ка су керт­те­рү­не бә­хет­кә са­ный иде­ләр. Хә­зер ме­нә ун ел ин­де газ ки­леп то­ра, мун­ча­сы­на, өе­нә утын хәс­тә­рен кү­реп ап­ты­рый­сы, га­зап­ла­на­сы юк. Мо­ны ни­чек яман­га алып сөй­ли­сең ди? Хә­зер күп­ләр йорт­ла­рын да ал­па­выт­ны­кы­дай итеп са­ла­лар. Алар­ның олы-олы бүл­мә­лә­рен җы­лы­тып бе­те­рер­гә ге­нә дә ни­ка­дәр утын әзер­ләш­те­рү ки­рәк бу­лыр иде. Газ бул­гач, җай­лы шул, уңай­лы. Ва­ты­лып та то­ра­сы тү­гел.

 

VI

— Ма­лай кая?— дип со­ра­ды Җа­бир аб­зый, су бу­ен­нан ме­неп ки­лү­че ха­ты­нын­нан.

— Утын ярып ма­та­ша!— ди­де Га­фи­фә­се, ку­лын­да­гы каз ашат­кан та­ба­гын икен­че­се­нә кү­че­реп.— Куш­кан бул­ган­сың­дыр бит? Ки­рә­ге бу­лыр әле!

— Ку­шу­ын куш­ма­ган идем дә... Үзе бе­леп то­тын­гач, че­ре­теп ят­кыр­ган­чы, эш итеп куюы ях­шы.

Га­фи­фә­се ке­реп кит­кәч: “Ни пы­ча­гы­ма ма­та­ша ин­де ул!”— дип әй­теп куй­ды. Шу­лай да Ро­бер­тын тө­шеп ка­рар­га бул­ды. Ни­чә ел­лар мур­та­еп ят­кан ул ка­ен тү­мәр­лә­ре адәм кө­чен әрәм итәр­лек хәл­дә, га­зап­лы эш бу­ла­рак күз ал­ды­на кил­де. Тык­рык ба­шын­нан ук улын шәй­лә­де. Ярым чи­ше­неп таш­ла­ган, ак тә­нен ир­тән­ге ко­яш­та ял­ты­ра­тып, һәр кү­зә­нә­ге бе­лән ты­ры­шу­да бул­ган Ро­бер­ты утын ярам дип чи­лә­нү­дә һәм ва­ты­лу­да иде.

— Бу си­ңа на­маз уку гы­на тү­гел!

Җа­бир аб­зый ка­нә­гать­лек­тә авы­зын ер­ды. Иха­та­да эш­лә­ре күп иде. Ин­де ха­лык пе­чән­гә төш­те. Җа­бир аб­зый улы­ның кай­ту­ын көт­те. Ә ма­лае нәр­сә­гә то­тын­ган!

 

VII

— Ма­ең­нан мө­сел­ман­лык­ны чы­га­ра­мы?

Җа­бир аб­зый шун­да улы­на та­гын да мыс­кыл­лап әй­теп куй­ды. Әл­лә ишет­те, әл­лә юк, әм­ма бал­та­сы ки­те­реп бәр­гән тү­мәр ур­та­лай ярыл­ды.

— Хә­ер­ле ир­тә, әт­кәй!— ди­де улы.

Җа­вап уры­ны­на Җа­бир аб­зый авыз эчен­нән ге­нә мы­гыр­дан­ды. Хә­зер мо­да­га ке­реп бар­ган га­рәп­чә исән­лә­шү­не улы­на ыр­гыт­мак­чы иде, исе­нә тө­ше­рә ал­мый­ча ап­ты­ра­ды. Шу­лай да җа­вап бир­ми­чә кал­ма­ды:

— Хә­ер­ле, хә­ер­ле... Ни­гә мо­ңар­га то­тын­дың әле, эш бет­кән ке­бек?

— Тик уты­рыйм­мы­ни?

Улы шун­да ата­сы­на күз кы­рые бе­лән ге­нә ка­рап ал­ды. Җа­бир аб­зый сү­зен дә­вам итәр­гә бул­ды:

— На­маз гы­на укып, са­кал­лы ба­бай­лар­ча! Мө­сел­ман­ча, шу­лай­мы?— ди­де, ачуы бе­лән мыс­кыл­лы гый­ба­рә­ләр уча­гын та­гын да ян­ды­рып.

Әм­ма улы үр­тәл­мә­де. Ин­де бу юлы мур­тай­ган ка­ен­га ке­реп бат­кан, ка­е­рып-ка­е­рып та чы­га­ра ал­ма­гач, хә­ле кит­кән­лек­тән аны шу­шы ки­леш кал­ды­рып, бү­кән өс­те­нә утыр­ды. Ни­дер әй­тер­гә ти­еш иде ул. Зи­һе­нен җыя иде­ме?

— Юрист­лык­ка укый­сы урын­га, мул­ла бул­мак­чы­сың­мы?

Җа­бир аб­зый то­ра са­лып зә­һәр­лә­нә бар­ды. Улы­на нәр­сә те­лә­сә шу­ны әй­тер­гә хак­лы ке­бек иде. Ке­мең ты­яр­лы­гы бар?

— На­маз укый, имеш! Ки­чә­ге көн! Та­рих! Чүп­лек ба­зы­на ыр­гы­тыл­ган кө­я­ле ки­ез ка­та­ны өй­гә кү­тә­реп алып кайт­ма­саң, баш­ка эшең бет­кән­дер! Ке­ше бу­ла­сы урын­га! Юләр!

Әт­кә­се­нең сү­зе дин ту­рын­да икән­ле­ген Ро­берт ях­шы аң­лый иде.

 

VIII

За­ма­на­сы шун­дый: яшь­ләр­нең кай­сы­ла­ры дин­гә ке­реп кит­те, кай­бер­лә­ре ден­сез­лек юлын сай­ла­ды. Әм­ма алар­ның ике­се дә олы ак­ча ар­тын­нан куу бе­лән бәй­ле иде. Мо­ны күп­ләр аң­лап та бе­тер­мә­де­ләр. Тиз ара­да ба­еп алу, үз тор­мы­шын җай­га са­лып җи­бә­рү кем­нең ин­де хы­я­лын­да тү­гел? Ро­берт­ның исә алай бул­ма­ды. Әт­кә­се­нә бу хак­та әле­гә сөй­ләр­гә җае кил­мә­де. Җа­бир аб­зый ме­нә шу­ңа кү­рә дә сә­ер бер ха­ләт­тә, улы­на ка­ра­та җен ачу­лы хәл­дә иде. Ни­чек ин­де нәкъ аның, күм­хуҗ­да пар­то­еш­ма баш­лы­гы бул­ган ке­ше­нең, ата ком­му­нист Җа­бир Га­лә­ви­е­вич­нең улы, “пар­ти­он­ный тәр­бия ал­ган” Ро­бер­ты то­ра са­лып то­ма­на­лык­ка та­ба юл ал­ды әле? Мә­гә­рем ки, карт мул­ла­ла­ры... Кем иде соң әле исе­ме?.. Ярар... Исен­нән чык­кан икән әле­гә... Ме­нә шу­ның ке­бек итеп, әү­вә­ле мул­ла­лар­ны авыл­дан ку­ды­рып, бай­лык­ла­рын җы­еп алып кал­ган кы­зы­лар­ме­ец, ә, әйе, Хи­са­ми ке­бек бул­са, бер хәл иде. Ка­ра әле, ни­чек шу­лай ки­леп чык­кан ул?

Хи­са­ми әү­вә­ле мул­ла­лар­ны та­ла­ды, сүк­те, ачу­лан­ды, ха­лык җил­кә­сен­дә яшәү­че­ләр, ди­де. Авыл со­ве­ты­на рә­ис иде. Ул ара­да күм­хуҗ­ны үз ку­лы­на ал­ды. Ва­тан су­гы­шы­на ба­рып, яр­ты ел да йөр­мә­де, яра­ла­нып кайт­ты да, ху­җа­лык мө­ди­ре бу­лып кы­на йөр­гән­дәй иде, ка­бат күм­хуҗ­га рә­ис итеп сай­лан­ды. Бер­кем­не ки­нән­дер­мә­де. Эш­кә ма­һир­лы­гы да, бул­дык­лы­лы­гы да си­зел­мә­де. Ях­шы­дан да, яман­нан да тел­гә кер­мә­де сы­ман. Җа­бир әле ма­лай гы­на иде. Хи­са­ми күм­хуҗ­га ху­җа бул­ган ел­лар­да яшүс­мер­лек ел­ла­ры уз­ды. Ты­рыш хез­мәт­тән ар­ты­гын аңар­дан та­ләп итү­че юк иде. Су­кыр таң­нан ка­раң­гы төш­кән­че­гә ка­дәр эш тә эш ке­нә күр­де. Ә ме­нә пен­си­я­гә кит­кән ел­ла­рын­да Хи­са­ми аб­зый та­гын шул ху­җа­лык мө­ди­ре ва­зи­фа­сын гы­на баш­ка­ра иде. Та­гын бер-ике ел түз­де. Әм­ма шу­шы ел­ла­рын­да на­маз­лык­ка ба­сып өл­гер­де, мул­ла­лык эшен алып ба­ру­чы Вә­ли­шаһ бе­лән әш­нә­лек итә баш­ла­ды. Бо­лар һәм­мә­се көн­нәр­нең бе­рен­дә, Вә­ли­шаһ мул­ла тү­шәк­кә ятып, авы­руы кө­чәй­гәч, шул көн­нәр­дә үлеп кит­кән Сә­ли­мә әби­нең җе­на­за­сын уку-укы­ту мәсь­ә­лә­се ки­леп ту­гач мәгъ­лүм бул­ды. Хи­са­ми аб­зый­ның шун­да ук мул­ла ба­бай­га әве­ре­лүе, хөр­мә­те бер­мә-бер ар­туы ха­лык­ка игъ­лан ител­де. Ул мул­ла­лар ара­сын­да бе­рен­че ком­му­нист мул­ла иде. Әле Җа­бир­ны пар­то­еш­ма җи­тәк­че­се итеп куй­ган ел­лар­да да Хи­са­ми ба­бай исән, ком­му­нист би­ле­тын ке­сә­сен­дә йөр­тү­че­ләр­нең бер­се бу­лып ка­ла бар­ды. Аның ком­му­нист та, мул­ла да икән­ле­ге бер­кем­не дә бор­чы­ма­ды. Шу­лай ки­рәк­тер ке­бек ке­нә аң­ла­шыл­ды. Әл­лә соң, чи­ра­ты җи­теп, Җа­бир­га да шу­шы юл­дан ки­тәр­гә­ме? Улы Ро­берт та юк­ка гы­на шыр дин әһе­ле бу­лып әве­рел­мә­гән­дер?

Бу уй­ла­ры аның тең­кә­се­нә тоз сал­ды­лар, ачуы ки­нәт­тән ка­ба­рып кит­те, бү­се­лер­гә җа­ен гы­на та­ба ал­ма­ды.

 

 

IX

У­лы на­маз­дан куз­гал­га­нын кө­теп тә тор­мый­ча, Җа­бир аб­зый та­выш чы­гар­ды. Ачуы та­гын да ка­ба­рып, йө­зе кы­зыл кү­мер тө­се­нә кер­гән иде.

— Атаң-анаң кы­лан­ма­ган­ны ма­таш­тыр­ган бу­лып!.. Кем бул­дың әле!.. Ба­бай­мы әл­лә син? Яшь ба­шың­ны ха­рап итеп!..

Сүз­лә­ре бе­лән буа бу­ар­лык иде. Ро­бер­ты на­ма­зын кал­дыр­ды. Аяк үрә тың­лап тор­ды, ан­на­ры гы­на чит­кә ба­рып утыр­ды. Би­тен сы­пыр­ды. Шун­нан, ты­ныч та­выш бе­лән ге­нә:

— Әт­кәй, ни­гә бо­лай бор­чыл­ды­гыз?— дип со­ра­ды.— Мин до­гам­да сез­гә һәм га­зиз ән­кә­мә сау-сә­ла­мәт, бай һәм ма­тур го­мер те­лә­дем!— ди­де.

А­сыл­ды сүз ты­ныч кы­на йө­ри, ди­ләр. Йө­рәк­кә үтү өчен кыч­кы­ру-ба­кы­ру шарт тү­гел. Саф­лык­та ша­пы­ры­ну юк. Җа­бир аб­зый­ның го­ме­рен­дә бо­лай тел­сез кал­га­ны бул­ма­ган­дыр — тын­ды. Те­ле та­ма­гы­на тар­тыл­ды. Мон­дый сүз­ләр­не ише­тер­мен дип көт­мә­гән иде. Шу­лай да чы­гы­рын­нан чы­гып, сүз­ләр таш­кы­ны куз­га­лу­дан: “Кем со­ра­ган әле син­нән без­гә ан­дый го­мер те­ләр­гә?!.”— ди­я­рәк акы­рын­мак­чы иде, маң­га­е­на тир бә­реп чык­ты, әм­ма бер ни дә әй­тә ал­ма­ды, ты­ны кы­сыл­ды. Бу аның йө­рә­ге то­ту га­лә­мә­те ка­бат­ла­ну­дан иде.

У­лы ка­бат­тан тә­һа­рә­тен яңар­тып кер­де дә на­ма­зы­на бас­ты. Бу юлы Җа­бир аб­зый тү­зеп то­ра ал­ма­ды, күр­ше як­ка чы­гып, Ро­бер­ты­ның эше бе­тү­ен, аның бе­лән һич тә ки­чек­мәс­тән сөй­лә­шеп алыр­га, бу мәсь­ә­лә­гә нок­та ку­яр­га уй­ла­ды. Ата­ның те­лә­ген­чә, бу сүз­лә­ре улы­ның яз­мы­шы, кем бу­лыр­га ти­еш­ле­ге, нин­ди хо­лык­ка ия­рүе мәсь­ә­лә­лә­ре бе­лән бәй­лә­неп ки­теп, әң­гә­мә­нең ты­ныч кы­на үре­леп ба­руы шарт иде ке­бек. Һәм ул, үзен ты­ныч­лан­ды­рып, са­бы­рын учы­на җы­еп, ашык­мый­ча кө­тәр­гә, хис­лә­рен, кү­ңе­лен, акы­лын әзер­ләр­гә олы сүз өчен нык­лап әзер­ләр­гә ит­те.

 

X

Сөй­лә­шү­лә­ре мәгъ­нә­ле бул­ма­ды, кө­тел­гән нә­ти­җә­не дә бир­мә­де. Җа­бир аб­зый та­гын бер кат улы­на үп­кә­лә­де.

— Сез,— ди­де Ро­бер­ты,— го­ме­ре­гез­не юк­ка са­рыф ит­кән­сез! Ара­кы эчеп, тә­мә­ке тар­тып, дуң­гыз ите ашап.

Иң ачу­ын ки­тер­гә­не шу­ны­сы бул­ды — улы­ның сүз­лә­ре бик тә дө­рес иде­ләр. Җа­бир аб­зый­ның хә­те­рен­дә карт әни­се яңар­ды. Бик тә дин­дар иде, би­ча­ра­ка­ем. Озын­ча гы­на, ябык гәү­дә­ле, на­ма­зын да ке­ше-ка­ра кү­зе ябыл­гач, аяк эз­лә­ре тын­гач укый тор­ган иде. Ба­ла­ла­ры пи­о­нер да, ком­со­мол да, ком­му­нист та бул­ды­лар, ә ул алар­га кар­шы кил­мә­де, әм­ма үз има­ны­на бер дә хи­лаф­лык кыл­ма­ды. “Ал­ла­һы тә­га­лә бар ул, бел­де­рер әле бер!”— дип әй­тә кил­де.

Ә бер­ва­кыт Чи­лә­бе як­ла­рын­нан нин­ди­дер әби-чә­би­ләр авыл­га кай­тып төш­те­ләр. Элек­тән чы­гып кит­кән­нәр икән. Ме­нә ил­лә­рен кү­реп ки­тәр­гә ит­кән­нәр.

Сүз ия­рә сүз чы­гып, ара­ла­рын­нан бер­се:

— На­ма­зым са­ен Ле­нин­га рәх­мәт укыйм! Ул гы­на без­не шу­шын­дый рә­хәт тор­мыш­лар­га җит­кер­де!— дип сөй­лә­нә баш­ла­ган иде, Җа­бир­ның ән­кә­се, тә­мам оеп утыр­ган җи­рен­нән ка­пылт кү­тә­рел­де дә:

— Буш сүз, бул­ма­ган­ны!— дип баш­лап ки­теп, бо­лар­ны бө­тен­ләй дә ачу­ла­нып таш­ла­ды.— Ал­ла­һы тә­га­лә янә­шә­се­нә шу­ны ку­еп сөй­лә­шү­е­гез­не әй­тер идем ин­де, ха­лык кү­ңе­лен бу­тап!..

Һәм сүз­лә­ре бо­зыл­ды. Үза­ра үп­кә­ләш­мәс­кә ты­ры­шып та­ра­лыш­ты­лар. Әм­ма Җа­бир­ның ко­ла­гы­на га­зиз ән­кә­се­нең сүз­лә­ре тү­гел, те­ге­ләр­не­ке ке­реп кал­ды. Мәк­тәп­тә укы­ган ва­кыт­ла­рын­да ин­ша яз­ган­да ирек­ле те­ма би­рел­сә, Ле­нин ту­рын­да­гы­сын сай­лап ала һәм һич­шик­сез ул яз­ма­сы “биш­ле” бил­ге­се­нә ла­ек ите­леп, ку­а­ныч эчен­дә яшәү­нең бә­хе­тен та­тый баш­лар­га өй­рән­де. Ул ел­лар­да ни­чә­мә ге­нә ки­тап һәм жур­нал­лар укы­ма­ды. Һәм­мә­сен­нән ба­ры тик Ле­нин ту­рын­да яңа сүз, яңа хә­бәр, яңа мәгъ­нә эз­лә­де. Ул гү­я­ки Ле­нин исе­ме бе­лән уя­на, шул исем бе­лән яши, шул исем бе­лән йок­лар­га ята тор­ган бу­лып кит­те. Ни ди­сәң дә, аңа бе­рен­че “биш­ле” бил­ге­се, уку­дан сө­е­неч­ләр шу­шы Ле­нин исе­ме­нә бәй­ле рә­веш­тә кил­де, шу­шы юга­ры­лык­тан җир­гә һич ке­нә дә тө­шә­се кил­ми баш­ла­ды. Ип­тәш ма­лай­ла­ры­ның бо­рын­на­ры­на кыз­лар исе се­ңә бар­ган­да Җа­бир әле Ле­нин­га мә­хәб­бә­тен­нән ай­ныр­га өл­гер­мә­гән иде. Аның Ле­нин ха­кын­да бел­мә­гә­не юк­лы­гын ком­со­мол­га кер­гә­нен­дә би­рел­гән со­рау­лар­га җа­вап кай­тар­га­нын­да бе­леп ал­ган ко­мис­си­я­нең ис­лә­ре-акыл­ла­ры кит­те. Алар хәт­та бу ба­ла дө­рес сөй­ли­дер­ме-юк­мы икән ди­гән со­рау­лар ара­сын­да ада­шып утыр­ган ке­бек бул­ды­лар. Ә Җа­бир сөй­ләп тет­те ге­нә!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных