Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памфлет 6 страница




— Га­лия!..

Хә­мит Хә­е­ро­вич­ның кү­ңе­ле­нә ге­нә тү­гел, те­ле­нә дә бу исем еш ки­лә баш­ла­ды. Ме­нә кем бе­лән аның го­ме­ре ирек­тә үт­кән бу­лыр иде, ме­нә кем янын­да ул үз кү­ңе­ле­нә ты­ныч­лык та­ба­чак!

Аңа шу­лай то­ел­ды. Мә­хәб­бә­те ул бул­ган аның, Га­ли­я­се! Хәт­та чәч ис­лә­ре­нә ка­дәр хә­тер­ли тү­гел­ме?.. Җәс­мин ис­лә­ре ки­лә иде алар­дан.

Һәм бү­рек­кә са­лын­ган бү­ре, ин­де үсеп җит­сә дә, ур­ма­ны­на ка­ра­ды. Аның тә­вәк­кәл ке­ше бу­лу­ын күп­ләр бе­лә­дер, ис­лә­ре­нә тө­шер­сен­нәр!

Хә­мит Хә­е­ро­вич кай­чан да бул­са Га­ли­я­не бер оч­ра­тыр­мын дип яшә­де. Әм­ма аны яз­мы­шы сө­ен­дер­мә­де. Бе­рәр җы­е­лыш­та бул­са да бер­гә ту­ры ки­лер­гә ти­еш иде­ләр. Ке­ше­ләр ара­сын­нан го­ме­ре буе Га­ли­я­не эз­лә­де ул, хәт­та күп тап­кыр­лар:

— Сез Га­лия бит әле,— дип, кай­сы­бер ча­лым­на­рын аны­кы­на ох­ша­тып, юлы­на оч­ра­ган ха­ным­нар­дан со­раш­тыр­га­лый да тор­ган иде. Тик кү­ңе­ле­нә авыр җа­вап­ны гы­на ише­тә бар­ды:

— Юк, ял­гыш­ты­гыз!

Хез­мәт­тәш­лә­ре Хә­мит Хә­е­ро­вич­ның бу исем бе­лән ха­тын-кыз за­ты­на сүз ка­ту­ла­ры­на күп­тән кү­нек­кән иде­ләр, шун­лык­тан игъ­ти­бар бир­ми кал­ды­ра­лар тор­ды­лар. Хә­ер, ул үзе дә сак кы­лан­ды. Ни ге­нә кыл­са да арыс­лан­дай аж­гы­рып тор­ган ир ба­ры тик Га­ли­я­не эз­лә­гән­дә ге­нә тә­вәк­кәл бу­ла ал­ма­ды. Сә­бәп­лә­ре... Ала­ры сан­сыз иде.

Ә күп­ләр аның “сез Га­лия бит әле” ди­гән сүз­лә­рен ха­ным­нар бе­лән та­ны­шу ко­рып җи­бә­рү­е­нең “бис­мил­ла­сы” дип уй­ла­ды. Ул исем Хә­мит Хә­е­ро­вич­ның авы­зын­нан чык­кан­да ни­гә­дер хик­мәт­ле яң­гы­рый һәм ха­тын-кыз­ны си­хер­ләү кө­че­нә ия бул­ды. Алар шун­да ук үз ите­шеп сөй­лә­шеп ки­тә­ләр, бер-бер­се­нә ко­яш­ка гөл­дәй ачы­ла­лар.

Хә­мит Хә­е­ро­вич­ның ха­ным­нар ал­дын­да, сер тү­гел, мәр­тә­бә­се “сө­ха­нал­лаһ” иде. Йөз­гә-бит­кә күр­кәм­ле­ге дә, буй-сын­га зат­лы­лы­гы да ба­ры тик аның үз фай­да­сы өчен ге­нә ди­яр­лек хез­мәт ит­те­ләр. Мон­дый бе­лән бәй­рәм­дә бу­лу, аш­та-мәҗ­лес­тә ка­ра­шып уты­ру да “кур­кы­ныч”, чөн­ки һәм­мә­се­нең күз­лә­ре аңар­га ка­да­лып ка­лу­чан.

XVI

Бу көн­нән ал­да гы­на, ай­лык хез­мәт ха­кын ал­ган­нан соң, бе­ра­ра ва­кыт­ка ял со­рау ни­я­те бе­лән Хә­мит Хә­е­ро­вич баш про­ку­рор­га кер­де. Сөй­лә­шү җа­е­на ту­ры ки­те­реп:

— Соң­гы ара­лар­да зур эш­ләр кү­ре­неп тор­ган­дай тү­гел,— ди­гә­не ярап куй­ды, бер ат­на­га юга­лып то­рыр­га рөх­сәт ал­ды.

Ә ан­на­ры по­езд­га би­лет со­рат­ып вок­зал кас­са­ла­ры­на шал­ты­рат­ты:

— Әйе, Ка­зан — Уфа!..

Бу по­езд ул ел­лар­да Уль­я­новс­ки шә­һә­ре аша йө­ри, кич­ке як­та ки­тә, икен­че көн­не көн­дез, уңай­лы сә­гать­тә Баш­кор­тос­тан­га ба­рып ке­рә тор­ган иде. Хә­мит Хә­е­ро­вич Туй­ма­зы­да тө­шеп ка­ла­сы ит­те. Ә ан­на­ры, бел­гән-йөр­гән җи­ре тү­гел, та­бар әле юл­ны. “Тел Ки­ев­ка ка­дәр алып ба­ра!”— ди­ләр тү­гел­ме урыс­лар­да? Со­раш­ты­рыр, бе­ле­шер. Те­ле нәр­сә өчен? Аны те­лә­гән җи­ре­нә ил­теп җит­ке­рер. Тел­нең шун­дый хик­мә­те бул­гач, аңа “у­тыр­мый­лар” ди­ме­ни?

Хә­мит Хә­е­ро­вич­ның ин­де күп­тән үзе­нең хол­кын­да-фи­гы­лен­дә шу­шы ка­дәр ирек һәм ир­кен­лек той­га­ны юк иде. Хә­ер, элек­ләр­не, әгәр дә эш ара­сын­да дус­ла­ры бе­лән, ко­ры кә­еф-са­фа өчен тү­гел, ял мак­са­тын­да бе­раз шә­раб яки ан­нан да ку­әт­ле­рә­ген то­тып ал­ган­на­рын­да, ул ба­вын­нан ыч­кын­ган бо­зау ши­кел­ле кой­рык чән­чеп ча­бар­дай, дөнь­я­сы­на тө­ке­рер­дәй бу­ла тор­ган иде. Әм­ма эч­тән ге­нә, тыш­ка бер дә чы­гар­мый­ча. Бу юлы да нәкъ шу­лай... Юк-юк, алай ук та тү­гел бу­гай, ни­чек­тер баш­ка­ча аның җан рә­хә­те.

Ирек! Һай мө­кат­дәс нәр­сә икән­сең син!

Ул һа­ман да үз дөнь­я­сы ха­кын­да кай­та-кай­та уй­лан­ды. Мо­ңар­чы үзе­нең яз­мы­шы бе­лән кем­нең­дер ку­лы уй­на­ган, аны тор­мыш те­ат­рын­да мес­кен бер, әһә­ми­я­те юк ро­ль баш­ка­рыр­га мәҗ­бүр ит­кән тү­гел­ме? Ни ка­дәр ге­нә их­ты­яр­лы бул­ма­сын, дөнь­я­ны үз те­лә­ге­нә буй­сын­ды­рып яшим дип уй­ла­ма­сын, бер дә алай бар­ма­ган икән бит.

Ме­нә кай­да ул чын ирек: тот­ты да юл­га чык­ты. Бер­ни­гә дә ка­ра­мый, дә­рә­җә­се­нә, га­и­лә­се­нә, дус­ла­ры­на, ту­ган­на­ры­на — бер­се­нә дә исе кит­ми­чә, һич­бер ки­ңәш­лә­ре­нә мох­таҗ бул­мый­ча, хәт­та ба­ла­ла­рын да исә­бе­нә ал­мый­ча.

Оныт­ты?

Оныт­ты дип, дө­рес­рә­ге алар үз­лә­ре үк аны күп­тән игъ­ти­бар­ла­рын­нан чы­гар­ды­лар тү­гел­ме? Эш ара­сын­да эләк­кә­ләү­че төн­ге йо­кы­сы­на кайт­кан чак­ла­рын­да, олы фа­ти­рын­да­гы бүл­мә­ләр­гә кер­гә­ләп, ба­ла­ла­ры­ның өс­тен­нән төш­кән юр­ган­на­рын тө­зәт­кә­ләп кую бе­лән аның тәр­би­я­се чик­лән­де. Мәк­тәп­кә җы­е­лыш­лар­га йөр­мә­де. Га­и­лә мә­шә­кать­лә­ре ха­ты­ны җил­кә­сен­дә бул­ды. Хә­мит Хә­е­ро­вич ак­ча­ны һәр­ва­кыт мул кай­тар­ды, үзен йөр­тү­че “Вол­га” ма­ши­на­сы исә ха­ты­ны­на да хез­мәт ит­те, аны һәр­көн­не ди­яр­лек ба­зар ян­на­рын­да һәм ки­бет төп­лә­рен­дә дүр­тәр-би­шәр сә­гать­ләп кө­теп то­ра иде.

Эшен­дә Хә­мит Хә­е­ро­вич һәр­кем­гә ки­рәк­ле ке­ше бу­лу­ын то­еп хез­мәт итәр­гә кү­нек­те. Өен­дә­ге­ләр өчен дә үзен шун­дый­дыр дип бел­де, баш­ка­ча икән­ле­ген күз ал­дын­да да ки­тер­мә­де. Ә дөнь­я­лар үз­гә­рә тор­ды. Ба­ла­ла­ры баш­лы-күз­ле бу­лып өл­гер­де­ләр. Хә­мит Хә­е­ро­вич ти­рә­сен­дә дә әр­сез яшь­ләр кү­бәя тор­ды­лар. Алар җи­тез, бул­дык­лы бу­лып кү­ре­нү мак­са­тын­да һәм­мә­се бер­дәй ты­ры­ша, дан-дә­рә­җә­лә­рен арт­ты­ру өчен кем­нә­ре­дер тук­тау­сыз кай­гыр­та, шал­ты­ра­тып бор­чыш­ты­ра тор­ды­лар. Алар­ның те­ләк­лә­рен исәп­кә ал­мый мөм­кин тү­гел иде. Җи­тәк­че­лек тә шу­лай эш­лә­де. Хә­мит Хә­е­ро­вич­ка да хез­мә­тен­дә күп мәсь­ә­лә­ләр­дән чит­лә­шер­гә ту­ры кил­де. Бү­лек яны­на бү­лек һәм бү­лек­чә­ләр өс­тәл­де. Алар­ның күп­че­ле­ге бер-бер­сен хәт­та исем­нә­рен­дә дә ка­бат­лый иде­ләр. Элек бер Хә­мит Хә­е­ро­вич җи­тәк­ләп бар­ган бү­лек уры­ны­на хә­зер ал­тау бул­ды­лар, аңа ка­рап кы­на эш­нең сый­фа­ты ях­шыр­ма­ды. Фәл­сә­фә­че­ләр­нең сан­нан сый­фат­ка кү­че­лә ди­гән­нә­ре ба­ры тик саф­са­та гы­на бу­лу­ы­на ул га­җәп­сен­ми ка­ла ал­ма­ды. Бу та­би­гый үсеш тү­гел, ясал­ма үз­гә­реш­ләр ге­нә иде. Хә­мит Хә­е­ро­вич мо­ның бе­лән ки­леш­те. Про­ку­ра­ту­ра эшен­дә зур бу­тал­чык­лар бар­лык­ка ки­леп, бу өл­кә исә ил­нең төп саз­лык урын­на­ры­ның бер­се­нә әве­рел­де. Сан­ны кыс­кар­тып кы­на хәт­та элек­ке­ге сый­фат­ны да ки­ре кай­та­ру мөм­кин тү­гел иде ин­де. Бер-бер­сен ка­бат­лау­чы бү­лек­ләр бер­ни­чә бул­ган­лык­тан, күп ке­нә эш­ләр Хә­мит Хә­е­ро­вич­ның игъ­ти­ба­рын­нан чит­тә ка­ла баш­ла­ды. Озак­ла­мый үзе­нең дә ки­рә­ге бе­тә­чәк­не ул бик ях­шы аң­лый иде.

Эш­кә, ба­ры тик хез­мәт итәр­гә ге­нә өй­рән­гән ке­ше­нең, бер­көн ки­леп, эш­лә­рен ку­лын­нан тар­тып ал­са­лар, шу­лай аның хез­мә­те­нә мох­таҗ­лык­ны бе­тер­сә­ләр, уй­лау-фик­ер­ләү өчен аңа фор­сат ачы­ла ин­де, аны­сы. Хә­мит Хә­е­ро­вич­ка да хез­мәт­тәш­лә­ре ан­дый мөм­кин­лек бү­ләк ит­те­ләр. Кү­ңе­ле­нә һәм хә­те­ре­нә, ни хик­мәт, яшь­ле­ген­дә ада­шып кал­ган ха­ти­рә­лә­ре ки­ре кай­тып, ба­шын авыр бор­чу­лар­га са­ла баш­ла­ды­лар. Го­ме­ре бер дә ал­дан һәм гөл­дән ге­нә бул­ма­ган икән бит. Га­лия!

Ә Га­лия ха­кын­да уй­лау­дан аның бе­рәр ва­кыт тук­та­га­ны бул­ды­мы икән? Юк иде бу­гай. Дө­рес, тор­мы­шы­ның кис­кен бо­ры­лыш ал­ган, өс­те-өс­те­нә өел­гән мәсь­ә­лә­лә­р бе­лән тул­ган чак­ла­рын­да Га­ли­я­се оны­ты­лып тор­га­ла­ган­дыр иде... Нин­ди икән­дер ул Га­лия, ка­ра чәч­ле баш­корт кы­зы, әл­лә аның да йөз­лә­ре­нә җы­ер­чык­лар йө­гер­гән­ме, чәч­лә­ре агар­ган­мы?

 

XVII

Ок­тябрь ка­ла­сы­на алып ба­ра тор­ган юл ча­ты­на чы­гып ба­сар­га мәҗ­бүр бул­ган Хә­мит Хә­е­ро­вич бе­раз үке­неп тә куй­ды. Ав­то­вок­зал кас­са­ла­ры бик­ле иде­ләр. Ике сә­гать­сез ачыл­мас, ди­де­ләр аңа. Ул ара­да яң­гыр ки­леп, туй­ган­чы ко­еп, юеш­ләп, бал­чык­лы урам­нар­ны бо­зып үт­те. Юл ча­тын­да ун ми­нут ба­сып то­руы да Хә­мит Хә­е­ро­вич­ка бик озак бу­лып то­ел­ды. “Мо­ны­сы да утырт­мас ин­де!”— дип уй­ла­ган иде, аны аз­га гы­на узып ки­теп, кы­зыл “Жи­гу­ли” тук­та­ды. Руль­дә утыр­ган кө­ләч йөз­ле яшь ир:

— Урын бар, абый, кая ка­дәр ки­рәк иде?— дип со­ра­ды.

— Ок­тябрь ка­ла­сы­на ук!— ди­де, әмер бир­гән­дәй Хә­мит Хә­е­ро­вич, һа­ман да үзе­нең эшен­дә­ге га­дәт­лә­рен­нән ко­ты­ла ал­мый­ча.

— Кит­тек алай­са!— ди­гән бул­ды яшь ир, пас­са­жи­ры­ның төк­се сүз­лә­ре­нә төр­те­леп ка­лыр­га те­лә­ми­чә. Ша­яр­тып та­гын да өс­тә­де: — “Җи­гү­ле” аты­быз чап­ты­ра тор­сын!

Хә­мит Хә­е­ро­вич җай­лап утыр­ды. Руль­дә­ге­гә бер-бер сүз ка­тып бор­чыр­га уй­лап та бир­ми­чә, үз эче­нә чум­ды. Яшь ир дә аның хол­кын то­еп өл­гер­де, ма­ши­на­сын куа бар­ды, “май кап­ты”.

“Бу­лыр­дай­ның ку­лын­нан да, те­лен­нән дә ки­лә!”— Хә­мит Хә­е­ро­вич бу сүз­ләр­не күп­тән ишет­кән һәм алар­ны хак­тан да шу­лай дип яши тор­ган ке­ше­ләр­нең бер­се иде. Аңа мо­ны Яр Чал­лы шә­һә­рен­дә “КамГЭС тө­зе­леш” оеш­ма­сы баш­лы­гы Ма­рат Би­би­шев әйт­кән иде, ан­да тик­ше­рү эш­лә­ре бе­лән бар­гач, оч­рак­лы рә­веш­тә та­ны­шып ки­теп, сөй­лә­шеп утыр­ган­на­рын­да. Мон­дый зур җа­вап­лы­лык со­рый тор­ган тө­зе­леш өл­кә­сен җи­тәк­ләү­че ке­ше­не Хә­мит Хә­е­ро­вич­ның бор­чый­сы кил­мә­гән иде, шун­лык­тан үзе­нә ча­кыр­тып га­зап­ла­ма­ды. Әм­ма тик­ше­ре­лә тор­ган эш­нең чы­бык очын­да шу­шы Ма­рат Би­би­шев­ның да шәү­лә­се бар­лы­гы то­ем күз­лә­ре бе­лән бе­раз ча­лым­ла­на иде.

Оч­ра­шу җае үзе ки­леп чык­ты. Алар­ның урын­на­рын урыс ар­тис­ты һәм ша­гый­ре Вла­ди­мир Вы­соцс­кий кон­цер­тын­да янә­шә ту­ры ки­тер­де­ләр. Бу мах­сус шу­лай эш­лән­де. Ма­рат Би­би­шев­ның ита­гать­ле, тәр­би­я­ле һәм акыл­лы ке­ше икән­ле­ге­нә Хә­мит Хә­е­ро­вич сок­ла­ныр­га мәҗ­бүр бул­ды.

Алар җи­ңел та­ны­шып кит­те­ләр. Мо­ңа гы­на Хә­мит Хә­е­ро­вич­ны өй­рә­тер­гә ки­рәк тү­гел иде. Ул бу өл­кә­дә ун пот тоз аша­ган ке­ше. Ки­рәк­ле хә­бәр­не алу мак­са­тын­да аның акы­лы тук­тау­сыз эш­ли, кы­рык­ма­са кы­рык төр­ле юл­лар­ны үл­чи, бар­лый, иң ку­ла­ен ул әң­гә­мә­дә­ше­нең күз­лә­ре бе­лән оч­ра­шу­га ук сай­лап ала бе­лә. Хә­ер, элег­рәк шу­лай иде. Ә хә­зер, асыл­да, бер ге­нә юл­га ба­ра — эн­дәш­ми то­ра һәм ахыр­да ел­ма­еп куя. Ке­ше­нең “э­чен ти­шәр” өчен шул да җи­тә икән, җи­ме­ре­лә дә ки­тә би­ча­ра­кай­лар. Әнә ма­ши­на­сы­ның ру­лен тә­гә­рәт­кән яшь ир бе­лән дә алар ка­ра­шып куй­ды­лар, әл­лә кай­чан­гы та­ныш­лар ке­бек бер-бер­се­нә ел­ма­еш­ты­лар һәм гү­я­ки якын­нар бу­лып кит­те­ләр.

Хә­мит Хә­е­ро­вич­ның кү­ңе­ле­нә Ма­рат Би­би­шев бе­лән бул­ган ва­кый­га­лар юк­ка гы­на кил­мә­де­ләр. Алар да шу­лай та­ны­шып ал­ган иде­ләр. Бу­фет­та да кәһ­вә эчә-эчә сөй­лә­шеп утыр­ды­лар. Хуш­лаш­кан ва­кыт­та Хә­мит Хә­е­ро­вич аның ту­ры сүз­ле бу­лу­ын та­гын бер кат бә­я­ләр­гә мәҗ­бүр бул­ды:

— Сез бит про­ку­ра­ту­ра ке­ше!— ди­де аңа Ма­рат әфән­де, күз­лә­ре­нә ту­ры ка­рап.— Ка­ян бел­де­гез, кем әйт­те, ди­мә­гез. Мин ин­де күп төр­ле ке­ше­ләр бе­лән эш­лә­дем. Кем­нең кем бу­луы йө­зе­нә языл­ган. Ә ан­на­ры...

— Со­рау­ла­рым да шул ти­рә­дә­рәк бул­ды!

Хә­мит Хә­е­ро­вич оты­лып ка­лу­ны ярат­мый иде. Ма­рат Би­би­шев­ның аны җи­ңел “а­чу­ы” кү­ңе­ле­нә ти­де. Әм­ма “ти­шел­ми” һәм “чи­шел­ми” ка­ла ал­ма­ды.

“Көч­ле ке­ше­ләр бар шул дөнь­я­да! Мин кем дип йө­ри­сең-йө­ри­сең дә, шун­дый­лар яны­на ки­леп эләк­кәч, биг­рәк­ләр ке­че­рә­еп ка­ла­сың!”

Хә­мит Хә­е­ро­вич­ның бо­лай уй­лар­га һәм нә­ти­җә чы­га­рыр­га элек ва­кы­ты юк иде, ме­нә хә­зер бер-бер арт­лы акыл бак­ча­сы­ның җи­меш­лә­рен та­тый баш­ла­ды.

Руль­дә­ге яшь ир аңа та­гын да ка­рап ал­ды. Ме­нә хә­зер ул сүз баш­лар­га ти­еш иде. Хә­мит Хә­е­ро­вич шу­ны көт­те һәм ял­гыш­ма­ды:

— Ок­тябрьс­ки­да кая ка­дәр ба­ра­сыз, кай­сы урам­га­ча?

Бу со­ра­вы урын­лы иде. Хә­мит Хә­е­ро­вич, ми­ли­ция яки про­ку­ра­ту­ра би­на­сы ха­кын­да әй­теп, аның кә­е­фен кай­та­ра­сы кил­мә­де. Ха­лык­та ан­дый урын­нар­га кур­кы­нып һәм сөй­ми­чә ка­рый­лар. Мо­ңар­дан гы­на ул хә­бәр­дар иде.

 

XVIII

— Ми­нем ки­лү­ем Га­лия Хә­сә­нов­на­лар­га...

Хә­мит Хә­е­ро­вич баш­ла­ган сү­зен ни­чек дә­вам итәр­гә бел­ми­чә­рәк ты­нып кал­ды. Руль­дә­ге аңа үтә­ли ка­рап куй­ган­дай то­ел­ды. Әм­ма Хә­мит Хә­е­ро­вич сиз­гә­нен бел­дер­мә­де. Әм­ма дә уй­лап куй­ды: “Я­ки мо­ның Га­лия Хә­сә­нов­на бе­лән кай­чан да бул­са юл­ла­ры ки­сеш­кән, яи­сә якын ке­ше­ләр­дән­дер?”

“Жи­гу­ли” эче ты­гыз­лан­ган ке­бек то­ел­ды. Хә­мит Хә­е­ро­вич­ның үзе­нә сүз­гә кү­чәр­гә ту­ры кил­де:

— Са­бак­таш­лар идек... Ме­нә, юлым төш­те дә, алар­га ка­гы­лып чы­гар­га ит­тем...

Го­ме­рен­дә кау­шау­ның нәр­сә икән­ле­ген бел­мә­гән, һәр аяк ат­ла­вын­да дөнь­я­ның йө­зен ге­нә тү­гел, хәт­та бә­гы­рен изеп йө­рү­не га­дәт ит­кән Хә­мит Хә­е­ро­вич ак­ла­на баш­ла­вын аң­лап ал­ды. Бу ми­нут­лар­да ул үзен та­ны­ма­ды, әм­ма те­лен дә тук­та­та ал­ма­ды, со­рау­лар­ би­рү­гә күч­те:

— Бел­ми­сез­дер ин­де алар­ның кай­да яшәү­лә­рен?.. Ире кем бу­лып эш­ли әле?..

Хә­мит Хә­е­ро­вич­ның җөм­лә­лә­ре өтек-өтек чы­га бир­де­ләр, ә яшь ир­нең ел­маюы сү­рел­де, со­рау­ла­рын җа­вап­сыз кал­ды­ра бар­ды. Алар­ның күз­лә­ре ка­бат оч­раш­ма­ды­лар. Ок­тябрь шә­һә­ре­нең туп-ту­ры­га су­зыл­ган киң ура­мын­нан кы­зыл “Жи­гу­ли” ма­ши­на­сы бар­ды да бар­ды, уң­да олы парк­мы-бак­ча­мы иде, аның да бе­тә­се бул­ма­ды.

Ан­на­ры ике кат­лы, ак ак­шар­лы йорт­лар­ның ишек ал­ды ягы­на ке­реп тук­тал­ды­лар.

— Ми­ңа кая ба­рыр­га ин­де?

Хә­мит Хә­е­ро­вич юл­ның соң­гы чак­ры­мын­да үзен кул­га алыр­га өл­гер­гән, тел­сез кал­ган яшь ир­нең янын­да сөй­лә­неп ба­ру­ны мәгъ­нә­сез­гә са­нау­ны өс­тен­гә чы­га­рып өл­гер­гән иде ин­де. Шу­лай да, та­ныш бул­ма­ган шә­һәр­дә, та­ныш тү­гел йорт­лар­ның бил­ге­сез ишек ал­ды ягы­на ки­леп тук­тал­гач, со­раш­мый ка­ла ал­ма­ды. Әм­ма:

— Ми­нем бе­лән!— дип ке­нә җа­вап бир­де яшь ир.

Ул шу­шы миз­гел­дә Хә­мит Хә­е­ро­вич­ка дор­фа ке­ше­дәй то­ел­ды.

Алар ике кат­лы йорт­лар ара­сын­да гү­я­ки яше­ре­неп утыр­ган өй­ләр ягы­на ат­ла­ды­лар. Яшь ир яшел кап­ка­дан уз­ды. Көз­ге са­ры­лык иң­гән, тө­се су­лып бар­ган ты­ныч бак­ча тү­рен­дә ба­сын­кы гы­на хо­лык­лы мыш­тым өй­гә та­ба якы­най­ды­лар. Аяк ас­ла­рын­да яф­рак­лар ку­ы­ры­лып-ку­ы­ры­лып ка­ла бар­ды­лар. Бө­тен җир­дә тәр­тип, иха­та­ла­ры, ис­ке бул­са­лар да, тө­зек, ак­шар­лы һәм буя­у­лы, һәм, иң хик­мәт­ле­се — кү­ңел­гә бик тә ятыш, якын ке­бек иде.

 

XIX

Алар өч бас­ма­лы бас­кыч­тан кү­тә­рел­де­ләр. Өй ал­ды олы тә­рә­зә­ле ве­ран­да итеп эш­лә­тел­гән, ул гү­я­ки кы­зыл, ту­лы­шып пеш­кән ал­ма­лар бе­лән ту­лы иде. Тә­рә­зә­ләр­дән кү­ре­неп то­ра­лар. Мө­га­ен бу көн­нәр­дә ге­нә җый­ган­нар­дыр. Алар: “Без­не аша­гыз ин­де, бо­лай ап­ты­рат­ма­гыз!”— ди­гән­дәй кы­зык­ты­рып, күз­ләр­гә ке­реп то­ра­лар.

Кар­шы­ла­ры­на ишек ачып чы­га кил­гән ха­ным­ны Хә­мит Хә­е­ро­вич та­нып ал­ды. Ул Га­лия Хә­сә­нов­на иде. Ча­лым­на­ры шул ук кал­ган. Чәч­лә­рен­дә­ге ак­лык бе­лән йө­зе­нә иң­гән олы­гаю га­лә­мәт­лә­рен исәп­кә ал­ма­ган­да, һа­ман да элек­ке­чә икән.

— Кайт­тың­мы, улым?— ди­де Га­лия Хә­сә­нов­на, алар­ны кар­шы алып, күз­лә­рен Хә­мит Хә­е­ро­вич­ка тө­бәп.

— Ән­кәй,— ди­де яшь ир,— бу агай си­не со­ра­гай­не...

Хә­мит Хә­е­ро­вич аның Га­лия Хә­сә­нов­на­ның улы икән­ле­ген аң­лар­га өл­гер­гән иде ин­де. “Ме­нә ни өчен ул аңа күп­тән­ге та­ны­шы ке­бек то­ел­ган! Те­лен­дә баш­корт­лык ча­лы­мы да бар икән!”

Ә Га­лия Хә­сә­нов­на­ның те­ле та­тар­ча иде:

— Кү­рәм, улым, кү­рәм... Та­ныш бул... Хә­ер, юл­да та­ныш­кан­сыз­дыр да ин­де... Бу — си­нең атаң, Хә­мит Бат­та­лов бу­ла!.. Исән­ме, Хә­мит! Нин­ди җил­ләр таш­ла­ды?

Га­лия Хә­сә­нов­на исән­лә­шер­гә дип ку­лын суз­ды, Хә­мит Хә­е­ро­вич ашы­гып аңа ябыш­ты, әм­ма аңы­на ки­леп ки­ре чи­ген­де һәм йом­шак кы­на кү­реш­те:

— Исән­ме, Га­лия!.. Исән ге­нә тор­дың­мы?.. Ме­нә, си­не эз­ләп кил­дем әле...

Шун­да ул Га­лия Хә­сә­нов­на­ның күз­лек­ле бу­лу­ы­на игъ­ти­бар ит­те һәм ни сә­бәп­ле күз­лә­рен­нән җы­лы­сын той­ма­ган­лы­гын аң­лар­га өл­гер­де.

— Шу­шы ка­дәр го­мер­дән соң­мы?

— Әйе, го­мер үт­кән дә кит­кән. Ки­чә, кап­ка­ны ябып чы­гып, эш­кә бар­ган­мын да бү­ген кай­тып кер­гән­мен ши­кел­ле...— Бу сүз­ләр­не Хә­мит Хә­е­ро­вич әй­тер­гә дип әзер­лә­мә­гән иде, әм­ма ты­е­ла да ал­ма­ды. Аның шу­шы ми­нут­лар­да акы­лы тү­гел, кү­ңе­ле сөй­ли иде: — Үт­кән дә кит­кән?.. Кү­рим, ди­дем... Ку­ып чы­гар­мас әле, ди­дем... Ни ди­сәк тә, та­ныш­лар идек бит...

Хә­мит Хә­е­ро­вич­ның ал­дан уй­лап куй­ган ма­тур-ма­тур сүз­лә­ре­нең бер­се дә хә­те­рен­дә кал­ма­ган иде, әй­тер­гә те­лә­гән­нә­ре ише­леп ке­нә төш­те­ләр, ни­чек тә тәр­тип­ле җөм­лә­ләр тө­зи ал­ма­ды. Әм­ма ни өчен­дер алар Га­лия Хә­сә­нов­на­га аң­ла­еш­лы иде­ләр. Сөй­лә­сен, әйт­сен. Ни­чек тә ярый! И Хә­мит, Хә­мит, Хә­мит!..

— Әй­дә­гез, ке­рик... Мин ар­кы­лы чы­гып то­рам та­гын...

Га­лия Хә­сә­нов­на өй­гә узар­га ча­кыр­ды. Ише­ге ачык то­ра иде.

Йорт­ның эче кеч­ке­нә икән. Шу­лай да ике бүл­мә­ле, түр һәм ал­гы як­лы. Ал­ты поч­мак­лы агач өй. Тә­рә­зә төп­лә­рен­дә олы гөл­ләр. Яран­нар ин­де, яран­нар. Һа­ман да чә­чәк атып уты­ра­лар. Ак­ла­ры да, ал­ла­ры да, кы­зыл­ла­ры да бар.

Ки­леп ке­рү­е­нә, Хә­мит Хә­е­ро­вич тә­рә­зә­ләр­нең кеч­ке­нә­ле­ге­нә, тү­шәм­нәр­нең тә­бә­нәк­ле­ге­нә игъ­ти­бар итәр­гә мәҗ­бүр иде. Ә яран­нар, тый­нак бул­са­лар да, күз­ләр­гә ке­реп то­ра­лар, хәт­та алар бу йорт­ка үз­лә­ре ге­нә ху­җа­лар­дыр сы­ман.

 

XX

Ул­ла­ры үзен ты­ныч тот­ты. Исе­ме­нең Та­һир икән­ле­ген бе­леп ал­са да Хә­мит Хә­е­ро­вич аның фа­ми­ли­я­сен со­ра­ма­ды, аңа хәт­та кү­тә­ре­леп ка­рар­га да кый­ма­ды, сөй­лә­шеп уты­рыр­га да җае кил­мә­де.

“Та­һир ди­ген, ә?”

Бу со­ра­вын Хә­мит Хә­е­ро­вич үз ал­ды­на оч­рак­лы куй­ды. Аңа улым дип дә­шәр­лек на­мус мәр­тә­бә­се юк­лы­гын да аң­лый иде ул.

Та­һир әле­гә өй­лән­мә­гән, егет хә­лен­дә йө­ри икән. Ә Хә­мит Хә­е­ро­вич аның ха­кын­да баш­ка­ча уй­ла­ган иде, ял­гыш­кан. Та­һир­ны, әни­се Га­лия Хә­сә­нов­на, ра­йон про­ку­ро­рын йөр­тә, ди. Алар­ны га­и­лә­лә­ре бе­лән ял­га оза­тып кай­туы икән. Урал тау­ла­ры ара­сын­да бик шәп кур­орт­лар, ял йорт­ла­ры бар, бер ай­лап шун­да бу­ла­чак­лар, ди. Та­һир исә, ул ара­да Уфа­га ки­теп, җәй­ге сес­си­я­дән кал­ган “кой­рык­ла­рын” бе­те­реп, яңа им­ти­хан­на­рын да тап­шы­рып кай­та­чак. Бу җәй­дә эш­лә­ре күп бул­ган, сес­си­я­сен яп­мый­ча кайт­кан.

Ал­дан шу­лай ни­ят ит­кән­нәр. Уни­вер­си­тет­ның юри­дик фа­куль­те­тын­да чит­тән то­рып өчен­че курс­та укый икән. Ин­де дүр­тен­че­гә кү­чә­се. Хәр­би хез­мә­тен Ерак Көн­чы­гыш­та уз­ган.

Эһ, Хә­мит Хә­е­ро­вич бел­гән бул­са­мы, үз улы­на сы­ек сол­дат шул­па­сын ашап яшәр­гә юл ку­яр иде­ме? Күп­ләр­нең ул­ла­ры­на аның яр­дә­ме ти­де!

Әм­ма тор­мыш шу­лай ин­де ул: мең ят­лар­га хез­мәт итә­сең, ә үзең­не­ке­ләр­гә — юк! Әл­лә ниш­ләп шу­лай ки­леп чы­га...

Ан­на­ры, сол­дат шул­па­сын­нан соң, Та­һир тө­зе­леш эшен­дә бул­ган. Утыз­га җи­тә­рәк ке­нә юга­ры бе­лем ки­рәк­ле­ге бе­лән ки­леш­кән.

— Тың­ла­ма­ды, әби­се сү­зе бе­лән үс­те!— дип зар­ла­нып ал­ды Га­лия Хә­сә­нов­на, бер­сен дә яшер­ми сөй­ли би­реп.

Та­һир төш­тән соң Уфа­га ки­теп бар­ды. Га­лия бе­лән Хә­мит өй­дә ике­се ге­нә кал­ды­лар. Дө­рес, Га­лия Хә­сә­нов­на эше­нә ба­рып кил­де, аның юга­лып то­руы Хә­мит Хә­е­ро­вич­ны шак­тый моң­су­ла­тып ал­ды. Әм­ма ул аны-мо­ны уй­лар­га ты­рыш­ма­ды. “Мин дө­рес эш­лим­ме?”— ди­гән со­рау ба­шы­на кил­сә, аңа җа­вап эз­ләп ап­ты­ра­мас­ка ты­рыш­ты. Ка­ра­рын адым са­ен үз­гәр­теп, акыл алыш­ты­рып ма­та­шыр­га ул ки­чә-бү­ген ге­нә ту­ган ке­ше тү­гел иде. “Кис­кән ик­мәк ял­ган­мый!”— ди­де ул үз ал­ды­на. Аңа хол­кы­ның сый­фат­ла­рын­нан ка­рар­лы ир бу­ла бе­лүе ошый. Бу үзен­чә­ле­ген тук­тау­сыз ны­гы­тып, үс­те­реп яшә­де. Бү­ген ге­нә бо­зы­лып ки­тәр­лек тү­гел иде. Тик ме­нә моң­су­лык аның хә­те­рен кай­нат­ты.

“Га­лия го­ме­ре буе “пе­чән ашап” кы­на яшә­мә­гән­дер ин­де, ке­ше­се дә бар­дыр!”— дип уй­лап куй­ды да, бу фи­ке­ре акыл уча­гын­да оч­кын­ла­нып, кү­мер­лә­ре йө­рәк кө­ли­сә­се­нә төш­те. Хә­те­ре кит­кән­дәй бул­ды.

Ул мо­ңа ка­дәр ан­дый хис­нең дә бар­лы­гын бел­ми яшә­де. Юк­тан, сә­бәп­сез дә туа икән ул көн­че­лек ди­гән нәр­сә. Адәм хур­лы­гы.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных