Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памфлет 4 страница




А­шый­сы ки­лү­дән төн­лә уя­нып кит­те. То­рак­ның кух­ня бу­ла­рак җи­һаз­лан­ды­рыл­ган очы­на ба­рып су кай­нат­ты да, бүл­мә­се­нә кай­тып, чәй әзер­ли баш­ла­ды. Өс­тәл­гә га­дәт бу­ен­ча га­зе­та җә­ел­гән иде. Сөр­теп ала­сы тү­гел. Шу­ны гы­на җы­я­сы да чүп чи­лә­ге­нә ыр­гы­та­сы.

Ә ип­тәш­лә­ре гыр­лап йок­лый­лар, җи­ден­че төш­лә­рен кү­реп са­та­ша­лар. Хә­мит чәй­ли баш­ла­ды. Уты­ра тор­гач, өс­тәл­гә җә­ел­гән га­зе­та­ны укыр­га ке­реш­кән, хәй­ран ит­те: бу юлы ши­гырь­лә­ре яр­ты сә­хи­фә ту­ты­рык ба­сы­лып чык­кан иде­ләр. Тик... Ни­гә бу хак­та аңа бер­кем дә әйт­мә­де, бүл­мә­дәш­лә­ре дә ис­кәр­мә­де­ләр ми­кән­ни?

Ши­гырь­лә­рен укы­ган са­ен егет­нең әтәч­лә­нер­гә әзер кик­рик­лә­ре ши­ңә бар­ды­лар. Бу ши­гырь­ләр­дә Ту­кай да, Пуш­кин да, хәт­та Хә­мит­нең үзе дә юк иде­ләр.

V

Га­лия әдә­би­ят­ны үзен­чә аң­лый һәм әдә­би әсәр­гә ка­ра­та үз хис­лә­рен бел­де­рү­не әдә­би ана­лиз ясау дип бе­лә иде. Фи­ло­лог кыз­лар­ның ши­гырь аң­лау­да бул­ган әл­лә нин­ди бу­тал­чык фи­кер­лә­ре аның өчен сә­ер һәм мәгъ­нә­сез то­е­ла бар­ды­лар. Ул алар­га:

— Юк бе­лән баш­ла­ры­гыз­ны ка­ты­ра­сыз!— дип әйт­кә­ли дә тор­ган бу­лып кит­те.

А­ның фи­ке­рен­чә, әдә­би әсәр ке­ше­гә фәл­сә­фи уй­лар баш­лан­гы­чы сый­фа­тын­да гы­на хез­мәт итә ала. Һәр­хәл­дә уни­вер­си­тет лек­ци­я­лә­рен­нән кү­ңе­лен­дә кал­ган бе­ле­ме аны шу­лай дип бе­лер­гә этә­рә. Әдә­би әсәр­нең баш­ка­ча нин­ди хик­мә­те бул­сын ин­де? Ул хис­ләр­не уят­сын, сок­лан­дыр­сын, иң ки­рә­ге — җи­ңел укыл­сын, ге­рой­ла­ры бә­хет­кә ире­шеп, ва­кый­га­лар рә­хәт­лек бе­лән бар­сын­нар һәм тә­мам­лан­сын­нар!

Әм­ма фи­ло­лог кыз­лар аның ул сүз­лә­рен аң­ла­мый­лар, ка­бул ит­ми­ләр, хәт­та шу­шы­лай уй­ла­вы өчен үп­кә­ли­ләр дә. Кай­ва­кыт­та бә­хәс­лә­ре, һәр өч сә­гать­тән бе­рәр ми­нут­ка ки­ре кай­та­ры­лып, көн­нәр бу­е­на су­зы­ла, ка­бат­ла­на-ка­бат­ла­на ап­ты­ра­тып бе­те­рә­ләр. Га­еп­не Га­лия үзен­дә кү­рә, сү­зе­нең дө­рес­ле­ген дә ин­карь ит­те­рә­се кил­ми.

— Ул “Тап­шы­рыл­ма­ган хат­лар”­ны әй­тер идем ин­де. Ме­лод­ра­ма, бет­те-кит­те. Ге­ро­и­ня үзе­нең ах­мак­лы­гын аң­лар­га ба­тыр­чы­лык итә, ха­та­сын тө­зә­тә. Ме­нә әсәр нәр­сә ха­кын­да! Ә сез, аны ана­лиз­лап, ме­нә шу­шы­лар­ны исәп­кә дә ал­мый­сыз!

Фи­ло­лог кыз­лар ап­ты­раш­та ка­ла­лар. Га­лия тан­та­на итә. Ә нәр­сә, әдә­би әсәр ха­кын­да шу­шы­лай гы­на фи­кер йөр­тер­гә ки­рәк ул. Гап-га­ди бит ин­де!

— Эһ, алай гы­на бул­са иде!— дип, кыз­лар ка­бат ис­ке сүз­не яңар­та­лар. Ана­лиз төр­лә­ре ха­кын­да сөй­ләп, ка­бат “Тап­шы­ры­лма­ган хат­лар”­ны сү­теп таш­лый­лар, бер ямен кал­дыр­мый­лар. Га­лия алар­ның нә­ти­җә­лә­рен ка­бул итәр­гә те­лә­ми.

Шун­дый бә­хәс­ләр­нең бер­сен­дә алар­га Хә­мит ки­леп кер­де, Га­ли­я­не ки­но­га дәш­те. Алар чы­гып кит­кән­дә, кыз­лар­ның бер­се:

— Бу юрист­лар­ның эш­лә­ре рә­хәт, укый­сы­ла­ры да юк!— дип әй­теп кал­ды. Мо­ңа Га­ли­я­нең кү­ңе­ле куз­гал­ды.

— Алар без­не на­дан­нар­га чы­га­рып бе­тер­де­ләр ин­де. Үз­лә­ре­нең өч ти­ен­лек акыл­ла­ры юк. Ки­тап укый-укый то­ма­ла­нып бет­кән­нәр!— дип, Хә­мит­кә бүл­мә­дәш­лә­рен­нән зар­лан­ды.

— Таш­ла әле шу­лар­ны,— ди­де Хә­мит.— Фи­ло­лог­лар да бул­ды­мы ке­ше? Юнь­ле икән­нәр, һич югы фи­зи­ка фә­нен өй­рә­нер­ләр иде­ләр. Тел, әдә­би­ят­ның кем­гә ки­рә­ге бар алар­ның? Ул ша­гыйрь­ләр­не, язу­чы­лар­ны әй­тер идем ин­де, ха­лык­ның ба­шын әй­лән­де­реп, ке­ше ап­ты­ра­тып, за­ма­на­ны бо­зып...

Ул үзе­нең әле кай­чан гы­на ши­гырь­ләр язу­ын да, әм­ма Ту­кай да, Пуш­кин да бу­ла ал­мау­ла­рын да, те­ле­нә ге­нә тү­гел, хә­те­ре­нә дә алыр­га те­лә­мә­де. Шу­лай да бу бө­ек­ләр­гә ти­беп үтә­се ит­те:

— Пуш­кин­ны да, Ту­кай­ны да мең кат укы­ган­мын­дыр. Нәр­сә­лә­ре бар ин­де алар­ның? Ши­гырь­лә­ре дә бер­ни тү­гел... “Ә­нә Га­ли ка­рап то­ра тә­рә­зә­дән...”

А­лар кө­леш­те­ләр. Фи­кер­лә­ре ту­ры ки­леп, Га­лия шат­лык-сө­е­неч эчен­дә иде.

— Әм­ма әл­лә кем­лек, го­нор үз­лә­рен­дә!— ди­де ул, үз мәр­тә­бә­се­нә көч би­реп.

Ка­ра­ган ки­но­ла­ры мә­хәб­бәт ту­рын­да бул­ды. Йө­рәк­лә­ре­нә үтеп кер­гән, хис­лә­рен куз­гат­кан, акыл­ла­рын рух­лан­дыр­ган иде. Хәт­та Ка­зан шә­һә­ре­нең яң­гыр эчен­дә җе­беп, ас­фальт юл­ла­ры­ның да аяк­ка шак­тый йом­ша­рып ка­луы алар өчен игъ­ти­бар итәр­лек нәр­сә­ләр­дән тү­гел иде­ләр. Җы­е­лып тор­ган су­лар­га ни­чә тап­кыр ба­рып кер­де­ләр. Хә­мит, аяк­ла­рын чы­ла­тып ал­са да, җе­бе­нә­чә ди­яр­лек җе­бер­гә өл­гер­гән Га­ли­я­не бүл­мә­се­нә тиз ге­нә ке­реп ки­тәр­гә ашык­тыр­ма­ды, аны ышык урын­га та­ба ки­тер­де.

— И че­бе­шем,— ди­де, бу сүз­гә кө­тел­мә­гән­чә мәгъ­нә са­лып.

Бо­лай әй­түе Га­ли­я­нең кү­ңе­лен са­бый­лат­ты. Аның ме­нә шун­да Хә­мит­кә сы­е­на­сы, егет­нең тән җы­лы­сын­да рә­хәт­лә­нә­се кил­де. Бу той­гы­сы һа­ман да кө­чәя ба­рып, ба­шы­ның җи­ңел­чә әй­лә­нү­ен той­ды.

Е­гет тө­шеп кал­ган­нар­дан тү­гел иде. Га­ли­я­нең яң­гыр­дан чы­лан­ган йө­зен­нән ды­мын сөр­теп ал­ган­дай итеп, ко­лак оч­ла­ры­на ка­дәр әр­сез бар­мак­ла­ры бе­лән ка­гы­лып үт­те. Кай­нар су­лы­шы кыз­ның ир­кен яу­лап ал­ды, ирен­нә­ре­нә ирен­нә­ре ка­выш­ты. Мә­хәб­бәт на­зын­да алар­ның ике­се­нә дә рә­хәт, бик рә­хәт иде.

 

VI

Га­ли­я­нең кү­ңе­ле һа­ман да як­ты иде. Хә­мит бе­лән дус­лык­ла­ры көн­нән-көн ны­гып, егет аны шул­ка­дәр үз ит­те ки, хәт­та кай­бер ва­кыт­лар­да ир­тә таң­нан ди­яр­лек үк ки­леп, яки әле­ге дә ба­я­гы ял пар­кы­на, яи­сә ки­но­те­атр­га алып ки­тә тор­ды. Ки­но­га ке­рер­гә ак­ча­ла­ры юк­лык­та ба­ры тик урам­нар­ны әй­лә­неп кай­ту бе­лән ка­нә­гать итә иде­ләр. Ан­дый ва­кыт­лар­да Га­лия үзе­нең бүл­мә­дәш кыз­ла­рын хур­лап, Хә­мит­нең дә үзе­нә ку­шы­лу­ы­на сө­е­нә тор­ды.

— Нин­ди го­мер ин­де ул? Бер егет бе­лән дә йөр­ми­ләр, һа­ман укый­лар да укый­лар. Ул та­тар язу­чы­ла­ры, ша­гыйрь­лә­ре ни би­рә ин­де? Пуш­кин, Лер­мон­тов, Толс­той бул­са­лар бер хәл. Та­тар те­ле­нең ки­лә­чә­ге юк!— дип, сә­я­си мәсь­ә­лә­ләр­не куз­га­тып, хәт­та ал­да­гы тор­мыш ха­кын­да да фәл­сә­фә ко­ра тор­ган бу­лып кит­те. Дө­рес­рә­ге, бо­лар аның үз сүз­лә­ре ге­нә тү­гел, лек­ци­я­ләр­дән ал­ган “бе­лем­нә­ре”­нең ки­сә­ге дә иде. Әле кай­чан “Җеп­шек­лек ел­ла­ры” җи­теп, ли­рик­лар мәй­дан то­та иде­ләр. Ә хә­зер алар­га мәй­дан­нар­ны гы­на тү­гел, хәт­та ябык клуб­лар­ны да бир­ми баш­ла­ды­лар.

— Ша­гыйрь­ләр, язу­чы­лар — алар һа­ман ка­нә­гать­сез. Ха­лык­ны ни­чек яшәр­гә өй­рә­теп ап­ты­ра­та­лар. Ә югый­сә ил­дә һәр­кем за­кон­нар­га буй­сы­нып яшәр­гә ти­еш­ле!

Бу сүз­ләр­не Хә­мит сөй­ли. Шу­лай ук үз акы­лы­ның ко­е­сын­нан чы­га­рып тү­гел, про­фес­сор­ла­ры­ның тел­лә­рен­нән тө­шеп кал­ган­на­рын гы­на җый­наш­ты­рып.

А­лар­ның бу рә­веш­ле фи­кер­ләү юлы­на ке­реп ки­тү­лә­рен­дә фи­ло­лог кыз­лар­ның ба­ры тик бер ге­нә га­еп­лә­ре бар иде. Аны­сы да бик га­ди:

— Сез­нең укый­сы юк, эш­лә­ре­гез рә­хәт!— ди­гән­нә­рен­нән ге­нә.

Ю­ри­дик бе­лем алу­ның үз авыр­лык­ла­ры бар, ә фи­ло­лог­лар аны аң­лый­мы­ни? Юк, әл­бәт­тә! Алар бит уку­дан ар­ты­гын бел­ми­ләр, ке­ше сү­зен, ке­ше фи­ке­рен өй­рә­нә­ләр, ят­лый­лар, ә үз­лә­ре­не­ке — юк!

Һәр­хәл­дә Га­лия дә, Хә­мит тә бу мәсь­ә­лә­дә ха­та­ла­на иде­ләр. Фи­ло­ло­гик бе­лем­нән баш­ка ке­ше­лек тә, ае­рым бер адәм дә яши ал­мый. Бу хак­та алар­ның уй­ла­ры­на да кер­мә­де. Аң­лый­быз, бе­лә­без ди­гән­нә­ре дә үз­лә­ре­нең эч­ке мө­нә­сә­бә­те бе­лән бәй­ле хис-той­гы­ла­ры­ның ва­кыт­лы ча­гы­лы­шы, зур гый­лем һәм акыл эш­чән­ле­ге нә­ти­җә­се бул­ма­ды. Шу­лай да үз кем­лек­лә­рен бер дә тап­тап-тап­та­лып ки­тәр­лек ит­ми­чә, юга­ры кү­тәр­де­ләр.

 

VII

Хә­мит бе­лән Га­ли­я­нең мә­хәб­бә­те җыр­лар­да җыр­ла­ныр­лык, ки­тап­ка язар­лык мәр­тә­бә­дә үк тү­гел иде. Шу­лай да ахы­ры бар, сүз­не шун­да та­ба илт­кән­дә, бу хак­та да сөй­лә­ми үт­ми бул­мый.

Дө­рес, алар сай­лап һәм сай­ла­нып кы­на бер-бер­сен та­быш­ты­лар. Дус­ла­шып кит­те­ләр. Юл­ла­ры­на ар­кы­лы чы­гып, мә­хәб­бәт­лә­ре­нә аяк ча­лыр­га те­лә­гән ке­ше та­был­ма­ды. Шу­ңа кү­рә­дер дә йө­рәк­лә­рен­дә пыс­кый баш­ла­ган сөю сә­га­дә­те йо­мыч­ка­ла­ры тиз ге­нә үр­ләп ки­тә ал­ма­ды. Ә бәл­ки, са­лам­га кап­кан ут ши­кел­ле, миз­гел эчен­дә янып бет­кән­дер? Уй­ла­ныр­га урын бар. Ме­нә хә­зер, алар ха­кын­да эл­гә­ре­рәк ни­чек­тер ис­кә ал­ма­вы­ма ап­ты­рап, кай­бер со­рау­ла­ры­ма җа­вап та та­ба ал­мый бор­чы­лам.

Ел­лар пәр­дә­се кап­ла­са да, шу­ны­сы күз ал­дын­да ачык су­рәт­лә­неп то­ра, як­ты көн­дә­ге­чә: Хә­мит бе­лән Га­лия шул­ка­дәр дус­ла­шып кит­те­ләр ки, алар­ны бер-бер­сен­нән баш­ка, ае­рым итеп күз ал­ды­на ки­те­рүе дә мөм­кин тү­гел сы­ман то­е­ла баш­ла­ды­лар. Хә­ер, озак­ла­мый бо­лар­га игъ­ти­бар итү­че­ләр дә бет­те. Бер-бер­сен та­быш­кан­нар икән, бик ях­шы, ин­де ка­выш­са­лар да ярар!

Бу чын мәгъ­нә­сен­дә те­ләк­кә әве­ре­леп, кай­ва­кыт Хә­мит­нең дус­ла­ры да, юри ша­яр­тып­мы:

— Кай­чан туй­да би­и­без ин­де?— дип, төрт­те­реп со­раш­тыр­га­лый, егет­не олы эш­кә шу­лай әй­ди баш­ла­ды­лар. Га­ли­я­не дә ип­тәш кыз­ла­ры ты­ныч­лык­та кал­ды­ру уен­да тү­гел иде­ләр.

Көн­нәр шу­лай уза тор­ды­лар. Сту­дент­лар­ның җәй­ге сес­си­я­дән та­ра­лыр чак­ла­ры иде. Хә­мит хәт­та кич­лә­рен дә үз бүл­мә­се­нә кай­тып тор­мый баш­ла­ды. Аның Га­лия янын­да ку­нып ка­лу­ла­ры­на шик юк иде. Кем­гә­дер Хә­мит ки­рәк икән, аны Га­ли­я­дән эз­ләр­гә ти­еш­ле­ген һәр­кем бе­лә. Хә­ер, аны со­рап йө­рү­че­ләр дә бул­ма­ды. Ки­рә­ге чык­ма­ган­дыр. Җәй­не кай­да уз­ды­ра­чак­ла­ры да ал­дан ук бил­ге­ле иде бит: Хә­мит, без­нең ке­бек үк, сту­дент от­ряд­ла­ры бе­лән чи­рәм җир­ләр­гә җи­бә­ре­лә­чәк, Га­лия дә аның бе­лән бер­гә бу­лыр ин­де.

 

VIII

Көз җит­те, сту­дент­лар­ның уку­ла­ры ул ел­ны ок­тябрь­дә ге­нә баш­лан­ды. Ә Хә­мит та­гын да бер ат­на­га со­ңа­рып кил­де. Ә Га­ли­я­се һа­ман да кү­рен­ми иде.

Бү­ген-ир­тә­гә ул да ки­леп җи­тә­чәк дип уй­ла­дык һәм шу­ның бе­лән оны­тыл­ган да. Бел­ми­чә кал­ган­быз: Га­лия ака­де­мик ял ал­ган бу­лып чык­ты. Сә­бә­бен һич­кем ачык­лап тор­ма­ды. Көн ар­тын­нан икен­че­се ки­леп, кыш баш­ла­нып, им­ти­хан сес­си­я­се узып, шул мә­шә­кать­ләр бе­лән Га­лия дә тә­мам оны­тыл­ды. Хә­ер, Хә­ми­те дә аны юк­сын­мый бу­гай иде ин­де. Әле бер, әле икен­че кыз янә­шә­сен­дә кү­реп, егет­нең бот­ка­сы пе­шә икән­ле­ген аң­лый тор­дык.

Лек­ци­я­ләр бет­кәч, трам­вай­да кай­тыш­лый урын­нар Хә­мит бе­лән янә­шә ту­ры кил­де. Аның кү­ңе­ле ты­ныч тү­гел­ле­ген аң­лар­га ти­еш идем. Шу­лай да, ша­яр­ту те­лә­гем­дә бул­ган­мын­дыр ин­де, аны үр­тәп ала­сы ит­тем:

— Га­ли­я­нең юга­лу­ын кө­мән­ле бу­лу­ын­нан кү­рә­ләр. Бер дә тик йөр­мә­гән­сез икән!— ди­дем. Нин­ди шай­та­ным ко­тырт­кан­лы­гы аң­ла­шы­ла, әле­ге дә ба­я­гы көн­че­лек га­лә­мә­те­нең чы­быр­кы шарт­ла­туы иде бу. Эһ мин — юнь­сез. Ке­ше ара­сы­на кы­сыл­га­ным юк иде, хә­зер ниш­лим? Курс­таш­лар сөй­ләр­ләр ин­де алар. Ке­ше бү­ре куа дип ник­ләр ге­нә авы­зым­ны ач­тым?

Әм­ма Хә­мит сер бир­мә­де. Күз­лә­ре­мә ты­ныч кы­на ка­рап ал­ды. Ан­на­ры:

— Кай­лар­да икән ул?— дип со­рап куй­ды.

Ин­де мин сүз­сез идем. Кү­ңел ка­за­нын­да ба­ры тик бер ге­нә той­гы кай­на­ды: сак­сыз кы­ла­нып, ке­ше кү­ңе­лен ва­ту­дан ни мәгъ­нә та­ба­сың?

Әм­ма акыл шул­па­сы пе­шә ал­ма­ды, со­ра­мый­ча да бул­ма­ды:

— Эз­лә­дең­ме­ни?

— Ә син ни­чек уй­лый­сың? Ни­гә эз­лә­мим ди ин­де? Әл­лә ми­не җан­сыз, таш бә­гырь­ле дип бел­дең­ме?

Хә­мит­нең бо­лай би­тәр­ләп таш­ла­вы яра­ды аны­сы, те­лем әй­лә­неп, бер кә­ли­мә сүз чы­га­рыр хә­лен­нән кайт­ты, акы­лым­ны шом бас­ты. Ба­ры тик әле­ге дә ба­я­гы кү­ңел ка­за­нын­да гы­на сак­сыз сөй­лә­шү­е­мә үке­нү шул­па­сы кай­на­ды. Ми­ңа ин­де Га­лия тү­гел, Хә­мит кыз­га­ныч бу­лып то­е­ла баш­ла­ды.

— Ни­гә кач­ты ул мин­нән? Әйт­кән бул­са, өй­лән­ми идем­ме­ни? Ник бел­дер­мә­де?

Хә­мит чын мәгъ­нә­сен­дә зар­лы иде. Шун­да ук хә­те­рем яңар­ды, аның баш­ка кыз­лар итә­ге­нә уты­рып йө­рү­лә­ре исе­мә төш­те. “Юк, егет,— ди­де, кү­ңе­лем тү­рен­дә акыл уча­гы­на су си­беп утыр­ган шай­тан кот­кы­сы,— син егы­лып ка­лу­чы­лар­дан тү­гел. Со­ра­ма­сам, исе­ңә дә ал­ма­ган бу­лыр идең әле!”

Ү­зем­нең ул ва­кыт­та хак­сыз икән­ле­гем­не ел­лар үт­кәч тә тиз ге­нә тө­ше­нә ал­ма­дым. Ник ди­гән­дә, Хә­мит бу сөй­лә­шү­е­без­дән соң мин­нән тә­мам чит­ләш­те, нин­ди­дер яше­рен се­рен бе­ләм дә шу­ның бе­лән үзен эзәр­лек­ли баш­лар­мын дип ку­рык­кан­дыр, ах­ры­сы. Алай уй­ла­ган икән, бәл­ки хак­лы да бул­ган­дыр? Бил­ге­сез, әл­лә чын­нан да җан тү­рен­дә­ге хис­лә­рен ха­ти­рә­ләр­гә би­ре­лү­ем бе­лән куз­гат­мый кал­мас идем, әл­лә эн­дәш­мәс тә идем.

 

IX

Хә­мит бе­лән ара­лар ера­гай­ды. Ул эш­лек­ле, мәгъ­рур ке­ше­гә әве­рел­де. Биг­рәк тә юга­ры курс­лар­га җит­кән­дә, прак­ти­ка­га ба­рып кайт­кач, үзен ир­кен то­та баш­ла­ды. Җи­ңел хо­лык­лы кыз­лар­ның ко­чак­ла­ры җы­лы­сын­нан гы­на кү­ңе­ле эри ал­ма­гач, уни­вер­си­тет­ның иң чи­бәр, та­би­гать­кә нык­лы, на­мус­та ыша­ныч­лы ту­таш­ла­ры­ның да кү­ңел сер­лә­ре­нә әве­рел­гә­ләп ка­ра­ды. Тик һа­ман да сай­ла­ну­дан уза, ада­шып йө­рү­ен­нән тук­тый ал­ма­ды. Ул алар­дан Га­ли­я­сен эз­ли иде­ме, Әл­лә бө­тен­ләй дә Зөһ­рә, Зө­ләй­ха, Ши­рин­нәр­не­ме — бо­ла­рын ук тө­гәл бел­мим. Әм­ма аның ха­кын­да та­рал­ган хә­бәр­ләр бар­ча­быз­ны да бе­раз ап­ты­раш­ка һәм шул ук ва­кыт­та сө­е­неч­кә дә сал­ды:

— Хә­мит өй­лә­нә икән!

Бел­мим, аның исе­мен тел­гә алып, за­тын күп­ме кыз-кыр­кын ка­һәр­ләп ела­ган­дыр, әм­ма усал тел­ле­лә­ре­нең:

— Кап­кан, егет! Өс­те­нә тә­бе тө­шер­гән­нәр!— ди­гән­нә­рен иләк авыз­лар­дан юл­пыч ко­лак­лар­га иреш­тер­гә­ләп тор­дык.

Хә­мит бе­лән күп­тән ара­лаш­ка­ным бул­ма­гач, кү­ңе­лен­дә нин­ди уй­лар бу­ра­ны уй­на­га­нын бел­ми һәм күз ал­ды­на ки­те­рә ал­мый идем. Ке­ше ни сөй­лә­мәс ди­я­рәк, дәү­ләт им­ти­хан­на­ры хәс­рә­тен­дә бүл­мәм­дә укыш­ты­рып ят­ка­ным­да, күз­лә­ре­мә кү­ре­нә­ме дип то­рам, Хә­мит ки­леп кер­де. Өс­тен­дә энә-җеп­тән ге­нә чык­кан ях­шы кыш­кы пәл­тә, аңа мех яка өс­тен­нән са­лын­ган ак “А­ля-Дун­кан” шарф­тан. Ялан­баш. Һәм, исән­лә­шер-исән­ләш­мәс­тән:

— Ки­тап ки­ме­рә­сез­ме?— дип, мыс­кыл­лар­га те­ләп сүз таш­ла­ды.

Бүл­мә­дәш­ләр тел­сез кал­ды­лар. Алар­ның Хә­мит бе­лән алыш-би­ре­ше юк иде. Кем кер­мәс тә кем чык­мас, сту­дент бүл­мә­се олы вок­зал ул. Миз­гел уз­ды­мы, Хә­мит­нең әйт­кән­нә­рен дә оныт­ты­лар, еге­те­без­гә ис­лә­ре дә­ кит­мәс бул­ды­лар. Мин ге­нә аңа төрт­те­реп ал­дым:

— Өй­лә­неп йө­ри­сең, ди­ләр!

Ул шу­шы сүз­ләр­не ише­тер өчен ге­нә кер­гән­ле­ген яшер­ми­чә ел­май­ды һәм, укып ят­кан җи­рем­нән ка­ра­ва­ты­ма то­рып уты­рыр­га өл­ге­рү­е­мә, яным­да урын алып, авыр ку­лын җил­кә­мә сал­ды. Аның уң ягы­на су­зы­лып ка­рап ал­дым. Ул да ан­да те­кәл­де, ан­на­ры, йө­зе­мә та­ба бо­ры­лып, зат­лы эчем­лек кат­наш хуш ис­ле си­га­рет тө­те­не сең­гән ты­нын бо­рын ти­шек­лә­рем­нән үп­кә­мә җи­бә­реп:

— Нәр­сә бар ан­да?— дип со­ра­ды.

— Уң ку­лың да шу­шы су­лы ке­бек бү­рә­нә­дәй авыр­мы?— ди­дем, җил­кә­лә­рем­не си­кер­теп, гү­я­ки алар­ны ишел­гән авыр­лык­тан шу­лай азат итәр­гә те­ләп.

— Ха-ха-ха!— дип җә­е­леп көл­де ул.— Са­лам сый­рак­лар бе­ләк­лә­рем­нән шу­лай сы­гы­ла­лар да тө­шә­ләр, кыз­лар ке­бек!

— Мак­та­ну­га кил­гән­дә, без­нең Хә­мит­не уз­ды­рыр ке­ше бу га­сыр­да ту­ар­га өл­гер­мә­гән әле,— ди­гән бул­дым, кү­ңе­лен үр­тәр­гә те­ләп.

— Ә уз­ган га­сыр­да ан­дый ке­ше бул­ган­мы­ни?— ди­де Хә­мит, гү­я­ки ап­ты­рау­лы кы­я­фәт­тә.

Ул ар­тист­лар­ча уен уй­ный иде. Кә­еф­ле ча­гы.

— Бул­ган!— ди­дем, сер би­рер­гә те­лә­ми­чә.

— Кем ул?

— Бө­ек урыс ша­гый­ре Пуш­кин!

Бу сүз­лә­рем юк­ны бар итү­дән ге­нә чык­ты­лар. Толс­той дип әйт­кән бул­сам, әле ярар иде. Пуш­кин, имеш.

— Ә, Алек­сандр­ны әй­тә­сең икән әле, Сер­ге­еч­ны...— ди­де Хә­мит, җит­ди кы­я­фәт­кә ке­реп, әм­ма сү­зем­не ас­та кал­ды­ра­сы ит­мә­де:— Хә­тер­лим мин аны, хә­тер­лим... Ни­чек ди­гән әле? “Мин үзе­мә бө­ек һәй­кәл куй­дым”, ди­гән­ме? Шәп әйт­кән!

— Шу­лай шул!

— Пуш­кин, Пуш­кин!.. Бө­ек әдип, хөр­мәт итәм мин аны... Тик ме­нә әйт әле, ни өчен аның һәй­кә­ле­нә тун­гус ки­лә, сах­ра дус­ты кал­мык, ягъ­ни дә ин­де — мон­гол. Ә ме­нә та­тар кил­ми?.. Бе­лә­сең­ме, таш­баш?..

Мин исә:

— Бе­ләм!— дип, үр­тә­леп әй­тер­гә өл­гер­мә­дем, Хә­мит:

— Бик ях­шы!— ди­де, та­гын да ку­а­нып.— Ме­нә син та­гын да әйт әле, ни өчен без­нең та­тар­га ул ыша­ныч­сыз ка­рый?

— Ыша­ныч­сыз ка­рый дип... Хик­мә­те ан­да тү­гел аның...

— Нәр­сә­дә ин­де си­нең­чә?

— Бе­рен­че­дән, ул за­ман­нар­да та­тар әдә­би­я­ты юга­ры дә­рә­җә­дә бул­ган, ди­ләр, ур­та га­сыр­лар­да им­пе­рия тот­кан ха­лык бит без, куль­ту­ра­быз да юга­ры са­нал­ган, ә икен­че­дән...

— Юк-юк, тук­та әле син, мил­ләт­че ип­тәш! Тук­тап тор!— Хә­мит бар­мак яна­ды, ко­ча­гын­нан чы­гар­ды, бе­раз чит­кә­рәк тар­тыл­ган­дай бул­ды.— Син без­нең бө­ек иле­без­нең офи­ци­аль сә­я­сә­те­нә, фә­не­нә, иде­о­ло­ги­я­се­нә кар­шы чы­га­сың. Си­не биш ел бу­е­на шу­ның өчен укыт­ты­лар­мы­ни?.. Таш­ла мон­дый уй­ла­рың­ны! Дус­тың бу­ла­рак әй­тәм! Төр­мә­дә че­ре­тә­чәк­без!

— Соң, дө­ре­сен ге­нә әйт­кән идем!..

Ә ак­ла­ну­ым аңа бө­тен­ләй дә оша­ма­ды. То­рып ук бас­ты. “Сез”­гә күч­те. Ко­тым­ны җи­бә­рә­се ит­те.

— Мин әле сез­не ыша­ныч­лы ке­ше­без дип йө­ри идем. Ә сез!.. Сөй­лә­шеп тә то­ра­сым кил­ми, бө­тен­ләй кә­е­фем­не кы­рып таш­ла­ды­гыз!— ди­де дә, ни­чек кө­тел­мә­гән­дә ки­леп кер­гән бул­са, шу­лай чы­гып та кит­те. Тә­нем буй­лап кай­нар ут йө­гер­гә­нен ге­нә то­еп кал­дым. Кал­ты­ран­ган җа­ным пы­шыл­дар­га ма­та­ша иде: “Ти­мер... Ти­мер... Ти­мер Фе­ликс!..”

X

Мин аңа үзем­не имин­лек ор­ган­на­ры­на ил­теп сат­ма­вы өчен ге­нә бул­са да рәх­мәт­ле идем. Әм­ма ко­ла­гы­на иреш­те­рә ал­ма­дым. Без ка­бат озак ел­лар бу­е­на оч­раш­ма­дык. Га­ли­я­се ге­нә ва­кыт-ва­кыт хә­тер­гә төш­кә­ли иде. Мат­бу­гат­та­гы хә­бәр­ләр­дән Хә­мит Хә­е­ро­вич­ның җә­һәт-җә­һәт кү­тә­ре­лә ба­ру­ын, җа­вап­лы урын­нар­да эш­лә­вен, рес­пуб­ли­ка­быз­ның про­ку­ра­ту­ра­сы­на ук кү­тә­ре­лү­ен укып бе­лә идем. Аңа юлым төш­мә­де, йо­мы­шым да бул­ма­ды. Ә ан­на­ры, ул ми­не оныт­кан­дыр дип уй­ла­дым. Ке­ше­ләр са­бак­таш­ла­рын егер­ме-егер­ме биш ел­лар эчен­дә та­ны­мас бу­ла­лар тү­гел­ме?

Хә­ми­те­без, шу­лай итеп, сай­ла­нып йө­ри тор­гач дип әй­тер­гә баз­мыйм, юга­ры дә­рә­җә­дә­ге тү­рә кы­зы­на өй­лән­де. Ул ту­таш­ны югый­сә мин дә бе­лә идем. Уни­вер­си­тет­ка ул лам­па ке­бек бал­кып ки­леп кер­де, янә­шә груп­па­лар­да укы­дык. Ки­е­ме-сы­ны — күз ти­мә­сен ге­нә, чи­бәр­ле­ге хан­би­кә­ләр ну­ры­ның ча­гы­лы­шы иде. Го­мум лек­ци­я­ләр­дә Хә­мит бе­лән бер­гә утыр­га­лый баш­ла­ган­на­рын хә­тер­лим: пар кү­гәр­чен­нәр ке­бек гөр­лә­шә­ләр. Ә мин Га­ли­я­сен исе­мә алып бор­чы­лам, юләр баш.

Әм­ма еге­те­без, бе­раз ки­ре­рәк ке­ше­ләр­дән бул­ган­лык­тан, кыз­га бик исе кит­кә­нен сиз­дер­мә­де. Бу дус­лык­ла­ры да бо­лай гы­на, җи­ңел­чә үр­тә­шеп алу­ла­рын­нан гый­ба­рәт иде сы­ман. Шу­лай да ике таш (юк-юк, таш кы­на тү­гел­ләр, чак­ма­таш­лар­дыр), ягъ­ни ике чак­ма­таш якы­най­ган­да, бә­ре­леп кит­кән­нә­рен­дә оч­кын чы­гу­чан. Бу оч­кын­нан мә­хәб­бәт ут­ла­ры ка­бы­нуы бер дә сә­ер тү­гел.

Һәр­хәл­дә һәм­мә вак­лык­ла­ры­на ка­дәр бел­мим, күз ал­ды­на да ки­те­рә ал­мыйм. Әм­ма бә­хет­ле га­и­лә ко­ру­ла­ры­на сө­ен­дем. Баш­корт кы­зы Га­ли­я­се дә хә­тер­дән ки­теп тор­ды. Ә үзем­нең тор­мыш исә тиз ге­нә, җи­ңел ге­нә җай­ла­на бар­ма­ган­лык­тан, Хә­мит­нең бул­дык­лы­лы­гын ис­кә алып: “Мин дә ай­га ме­нәр идем, арт­тан этү­чем бул­са!”— ди­я­рәк, ха­лык җы­рын­да­гы­ча так­мак­лап йө­рү­не га­дә­тем ит­тем.

Го­му­мән дә тор­мыш­та Хә­мит ке­бек бу­лыр­га ки­рәк ул. Һәм­мә нәр­сә­не ал­дан үл­чәп ку­яр­га, үз ки­рә­гең­не бе­леп һәм күз­дә то­тып хә­рә­кәт итәр­гә. Адәм ба­ла­сы­на би­рел­гән го­мер бо­лай да бик кыс­ка бит, әле ге­нә та­ңың ат­кан ке­бек, ин­де кич иңәр­гә дә өл­гер­гән. Һи, үл­чи кит­сәң... Ни­чә­мә урын­да дө­рес сүз әй­тел­мә­гән, ха­кый­кать­кә та­бы­ныл­ган, ә хак сүз бе­лән дө­рес сүз­нең аер­ма­сы кап­ма-кар­шы кил­гән чак­лар да бар икән ул. Кыз­га­ныч, күп­ме ва­кыт­лар ха­кый­кать ял­чы­сы бу­лып йө­рү­дә үтел­гән. Ә бак­саң, ха­кый­кать­нең үзе­нә ял­чы­ла­ры ки­рәк исә дә, ул алар­ның хез­мә­те­нә бер­ва­кыт­та да ка­нә­гать ит­ми­чә, хан ке­бек тә­хе­те мәр­тә­бә­сен­дә ка­ла би­рә, си­не кор­ба­ны ясый. Ял­чы­ла­ры аның хез­мә­тен­дә егы­лы­шып үлә­ләр, алар­ны ха­рап итү­ен­дә га­еп­не ха­кый­кать ах­мак­лык­ла­рын­нан кү­рә. Бу тор­мыш­ка дө­рес­лек ке­нә ки­рәк, хак­лык-ха­кый­кать тү­гел.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных