ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 1 страницаФӘРИТ ЯХИН
САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘР
ЧЕНЧЕ ТОМ
Яхин Фәрит Сайланма әсәрләр: Проза.— Өченче том.— Казан: Моя электронная книга, 2006.— 445 б.
Язучының әсәрләре томына “Тәгәри китте йомгагым” җыентыгы өчен әзерләнгән көлкеле дә, сагышлы да, уйлы-моңлы да әсәрләре тупланып бирелде. Ул аларда дөньялыкның барышы, яшәешнең мәгънәсе турында үзенең фикерләрен каһарманнары аша чагылдыра. Катлаулы тормышның матур һәм сокландыргыч якларын күрә белүе белән автор һәрвакыт аерылып торды. Аның оста прозаик булуы хакында тәнкыйть даим әйтә килде. Бу җыентыгы халыкның киләчәк язмышы хакында уйлануларына нигезләнгән. Яшәү мәгънәсен һәркем табарга тиеш. Китапның төп эчтәлеге шул турыда. Ул гади йомгак тәгәрәве түгел, уйлар йомгагының яшәешебез мәйданнары буйлап йөгерүе.
©Яхин Фәрит Зәкиҗанович
пппппппппппппппппппппппппппппппппппппппппппппппппппппппп
ӘТӘЧ КОТБЕТДИН Хикәя
Авылдагы халыкны әтәч кычкырып уята диләр. Юлда килә-килә арылган ахрысы, озак йокланылган булып чыкты. Иртәнге сигезләр тулып бара икән инде. Болай булсаң, яратмаслар дип уйладым. Менә тагын әтәч кычкырып куйды. Элеккеге, балачаклардагы Кикрикбашның үзе түгелме соң? Менә тагын, тагын һәм тагын!.. Тавыш килгән якка тәрәзәдән күз салдым. Урамда кемнәрдер йөгерешә, кайсылары кәкре очлы, ыргаклы колга тоткан, кайсысы — баскыч, ә кайберләре җилкәләре аша авыр аркан салганнар. Янгынмы әллә дисәм, юк икән. — Ни шул әле,— диде килеп кергән һәм минем аптырап калганымны сизенеп алган абый,— күршебез кәмит куя. Кәмит дигәненнән минем дә ул кызыкны күрәсем, каладагыча цирк карыйсым килүне сизенеп булса кирәк, җөпләп аңлатырга теләгән шикелле итеп тасвирлагандай акрынлап дәвам итте: — Кичә кичтән үк ару булган иде инде ул! Ару дигәненнән шунда ук аңладым, салган да исергән инде. — Бүген иртәннән тагын өстәгән. Эчеп алса, өй кыекларына менеп утыра да әтәч булып кычкырырга тотына. Авылның бөтен кош-корты качышып бетәләр. Әтәч тавышы тагын һәм тагын кабатланды. Алга таба нәрсәләр буласын карарга авылның ачык авыз малайлары гына түгел, хәтта ни җитди һәм сүз күәсен кабартырга яратмаган олы агайлары, “әстагъфируллаһ” кәлимәсен телләреннән төшермәгән озын толым абыстайлары һәм түти-туташлар, әби-чәбиләр җыелышып өлгергәннәр иде. Мин чыкканда әтәч тавышы беткән, кояшның кыздыруы һәм югарыда җил уйнаудан булырга кирәк, өй кыегының башындагы күрше агае Котбетдин абзый айный башлаган, монда ничек менә алуына үзе дә гаҗәпләнеп, кузгалырга да куркып утыра иде. Аңа баскыч китерделәр. Гайрәтле ирләр Котбетдин абзыйга таба сак кына күтәрелеп: — Курыкма, төш инде?— дип ялынып-ялварып карадылар: — Егылмассың, тотабыз! — Куркам!— диде, аларның сузылган кулларыннан арка чигенеп Котбетдин абзый. Аның чәрелдәве халыкның котын алды. — Тавыкларны качырып бетердең, йомыркасыз калабыз!— дип ачуланды аны хатыннар: — Төш инде! — Куркам!— диде тагын да Котбетдин абзый, көтмәгәндә елап җибәреп. — Алайса, ничек мендең, шулай төш!— диделәр ирләр, аны юатырга уйлап та карамыйча. Ул арада агайларның гайрәтлерәкләре аның чалбар балагыннан да, күлмәк чабуыннан да тартып-тартып карадылар, мәгънә булмады. Котбетдин абзыйны кузгатырлык көч-куәткә берсенең дә ирешкәне юк кебек чарасыз иделәр. Хатыннар тагын шаулашты. Бала-чагалар авыз ерып карап торды. Ир-ат халкы, аптырагач, Котбетдин абзыйны биленнән аркан белән бәйләп төшерә генә башлаган иделәр, ул яңадан кыек башына үрмәләп менде дә утырды һәм әүвәлгедән дә катырак итеп чытырдатып ябышты. Әтәч булып кычкырып та җибәрде. — Исертергә кирәк, исергәч, менгәнендәге кебек җиңел төшәр,— диделәр, ахырда бер фикергә килгән акыллы башлар. Котбетдин абзыйга бер яртыны “тере” килеш мендерделәр. Әмма ул, бу шешәне борыныннан чүмереп бетерүгә, җырлап ук җибәрде. Кыек башыннан төшәргә уенда да юк икәнлеге аңлашылды. Аптырагач, тагын бер яртыны китерделәр: — Болай төшмәсә, егылып төшәр, ичмаса,— диделәр беркатлылар. Чираттагы шешәне күрүгә, Котбетдин абзый тагын да акырыбрак җырлап җибәрде. Әмма авыл агайлары акыллы булып чыкты. Колга очына бәйләгән аракы шешәсен борын төбендә чайкадылар да, ул сузылуга, җәһәт кенә читкә алдылар. Тик шешә ычкынып китте. Халык аһ иткән арада Котбетдин абзый җиргә төшеп көлләнергә тиеш булган аракы артыннан мачы кебек сикерде. Эләктереп алганында үзе дә җиргә сырты белән якынлашып килә иде инде. Май, 1998.
ЙӨЗЕКЛЕ ХӘЙЛӘ Хикәя
Хәкимулла абзый рәттән ике хатын алып, мулла кешегә өч тә төс дип йөргән чагы икән, йортларында тавыш чыккан. — Син, карт тәре,— ди икән өлкән абыстае,— юньсез, өч белән нишләмәкче буласың, әле икебезнең дә берсе артык! “Артыгы үзең инде!”— дияргә теле бик кычытса да, Хәкимулла абзый әйтмәгән. Кем инде ул кыска акыллы хатыннар сүзенә колак салсын! Өченчесенә яучыны күндереп йөргәнен яшереп маташмаган, туйга әзерләнергә кушкан, өстәп тә куйган: — Никахтан соң, Аллаһы боерса, иң яратканыма йөзек бүләк итәрмен. Зөбәрҗәт ташлысын. Әмма бер шартым булыр, ул йөзекне берегез берегезгә һәм бүтән һичкемгә күрсәтмәсен. Көнчелектән үзен сакласын, юкса шайтанга тиң булыр, әстагъфируллаһ!— дигән. Туй яхшы гына узып, хәзрәт яшь хатыны кочагына кереп ятуга, калган икесе төне буена йоклый алмый гаҗиз булганнар. Көнчелекләре кабарудан үпкәләре шартлар дәрәҗәгә җитеп, яшь абыстайның гайбәтен сатканнар: — Аяклары — кәкре, борыннары — бәрәңге... Хәзрәтебезне сихерләгән, җирбит!— дип туйганчы ачуланганнар. Икенче көнне Хәкимулла абзый, кояштай балкып, карт хатыны янына кергән һәм аның учына зөбәрҗәт кашлы йөзекне салган да: — Синнән соң, абыстаем, берне алып карадым, икене, әмма үзең кебек тә татлыны, акыллыны һәм чибәрне тапмадым,— дип аның болай да салпыланып киткән ягына салам кыстырган, бәхетле иткән. Ахырда: — Тик шартны онытма, җанкисәккәем,— дигәч, карт абыстай шунда ук ул йөзекне, ефәк бауга элеп, муенына таккан. Шуннан бирле көнчелеге сүрелеп, хәзрәтне пәйгамбәр урынына күрә башлаган. Ике яшь көндәше телгә килсәләр, башларына таба төбе белән генә кундырып, тиз арада тынычландыра торган булып киткән. Карт хатыны янында Хәкимулла абзый бал-май һәм коймак белән сыйлангач, мачы кебек уйнаклап, уртанчы хатыны ягына шуышкан. Монысы әле генә йокыдан баш калкытып маташа икән, аның да учына зөбәрҗәт кашлы йөзекне салып: — Инде дә синдәй татлы, акыллы, чибәр, бердәнбер диярлек хатыным юк икән!— дип, араларын төзекләндереп, “йокы чумарын” бәхетле иткәч, яше янына кереп, шул ук сүзләрне әйткән, анысына да йөзек тапшырган. Шуннан бирле йорт эчендә иминлек хөкем сөреп, хәзрәтнең бәхете чиктән ашкан. Әмма көннәрнең берендә карт абыстае үлем түшәгенә ятып, янына кечесен чакыртып алган да: — Мин инде — җәннәт йортына, кызым! Әмма дә хәзрәтемне яхшылап кара,— дип сүзен алган,— мин аның иң яраткан хатыны идем. Инде дә әманәтемнең билгесе итеп йөзекне үзеңә тапшырам,— дигән, аңа сузган. Шунда хәзрәтнең яшь хатыны, акыл зәгыйфьлеге сәбәбеннәндер мөгаен, үзендәге йөзекне дә күрсәткән. Ул арада килеп кергән уртанчысы да, үзендәгесен яшерелгән кесәсеннән чыгарып, бармагына кигән. Сөекле һәм бердәнбер иренең хәйләсен аңлап алган карт абыстай: — Хәзрәтебезгә әйтмәгез, белмәсен!— дип киңәш иткән һәм елмайган көенчә җан тәслим кылган. Яшь абыстайлар чыннан да аның әманәтен бозмаганнар, мордар буласылары килмәгәндер инде, хәзрәткә серне тишмичә, гомер буйларына читтән генә көлеп йөргәннәр, имеш. Май, 1998.
КҮЛМӘКЛЕК ТӘ ЫШТАНЛЫК Хикәя
Ике күршенең бер-берсе өчен үлеп торулары билгеле хәл. Гайниҗамал абыстай белән Фатыйма түти янәшә генә торсалар да, урамда очрашуга, сөйләшеп туймыйлар. Әллә кайлардагы әллә ничә ел күрмәгән һәм күрелмәгән әллә кемнәренә кадәр барып җитеп, авылның бер очыннан икенче башына кадәр һәр йорттагы хәлне тел юлпычлары аша уздырып, сүз тегермәннәрендә тарттыралар. Әле иртәгә сабан туе булырга тиеш дигәндә, алар берсе икенчесеннән уздырып, әллә ниткән чәчәкле-чуклы, төймәле һәм бөрмәле күлмәк тектереп кияләр. Ә бу юлы, Гайниҗамал абыстай кибеттән кайтып килгәндә, Фатыйма түтинең анда әле барышы гына икән. — Күлмәклек алдыңмы әллә, әттә генәем?— ди икән ахирәткәенә. — Әйе, кызыл сатиннан,— дип мактанган да, һичкемгә бәйрәмгә кадәр белдермәскә ничә тапкыр адарынса да, серен тишкән шул Гайниҗамал абыстай. — Күрик әле, күрик!— дип, Фатыйма түти урам уртасында аның төргәген чиштергән.— Бик яхшы булган, бик күркәм булган! — Анда бетте инде, күлмәклек калмады, әлхәмдүлиллаһ!— дигән сөенечен яшерә алмаган Гайниҗамал абыстай.— Сабан туена тектерәсем! Шулай аерылышканнар. Бәйрәмгә бүтәннәрнең өс-баш яңартуына көнләшүдән Фатыйма түтинең күңеле бозылса да, хәйләгә маһирлыгыннан хәтер киштәлегенә уй беркетелеп, кибеткә килеп кергән. Аласын кенәгә яздырып, көтәчәккә генә булса да юнәтеп, сүз белән мавыгып тормастан кайтып та киткән. Борын төбендә генә бәйрәм шул. Вакыт тар. Сабан туена хәзерлек йөзеннән тегәсен тегеп, юасын юып куйган. Мәйданга асылдан затлысын, яңадан да яңарагын киеп, кешечә булсынга ясанып чыккан. Гайниҗамал абыстай да күлмәген җиткертеп, затлысыннан киенгән, тагасыннан таккан. Һәркемнең йөзендә бәйрәм тантанасы икән. Фатыйма түти белән мәйдан уртасында каршы килеп очрашканнар. Берсе икенчесенең кигәнен мактый һәм тамаша кыла башлаганнар. Күкрәкләрен кабартып куйган Гайниҗамал абыстай өстендәге күлмәге белән әллә кем була барганында, Фатыйма түти: — Абау, ахирәткәем, күлмәгеңнең сатины бик чибәр булган,— дип, тора салып тавышының бишенче катында сөйләнә башлаган һәм үзенең итәген күтәреп: — Нәкъ минем ыштаным төсле,— дигән. Гайниҗамал абыстайга сабантуйның яме киткән. Тизрәк кайту юлына чыккан. Ояты ни тора, имеш. Май, 1998.
ХАКИМЛЕК СЕРЛӘРЕ Хикәя
“Кәефнең яхшылыгы — күңелнең хушлыгы”,— дигән сүз түгел әле ул. Аны хәтта салган кешедән дә сизенеп була. Бервакыт, теге, якты көндә үк шактый гына җебегән Гыйльметдин, урам буйлап җырлап кайтып килә икән, күршесе Сабирҗанның ташбаш малае Хәлилгә очраган. Тузаннар туздырып, таяк атта чаптырып килә икән бу почык борын, чак баштүбән китмичә, тукталып калган да: — Гыйльметдин абзый, минем әти белән бергә эшлисеңме әллә?— дип сораган. — Юк,— дигән бусы,— синең атаң завхоз гына, ә мин — бригадир! — Ә,— дигән ташбаш малай,— мин әле бүтәнчә уйлаган идем. — Нигә?.. Ничек?.. — Әти дә, җырлап кайта да, сезне ачулана, җырлап кайта да, сезне сүгә, эт ялкавы, ишәк, ди. Гыйльметдиннең моңа ачуы килгән. Икенче көнне күмхуҗның идарә утырышында Сабирҗанны завхозлыктан куу тиешлеге хакында озын-озак дәлилле һәм дәлилсез нотык белән чыгып, рәиснең ризалыгын алган. Ахырда башлары чатнавын икесенә бер шешә белән генә җайлаганнар да завхозны күрергә, эшеннән сөрергә дип юнәлгәннәр. Складта тегеләр иртәнге чәйне яңартып кына маташалар икән. Ни сәбәптәндер рәис арткарак калган һәм таяк атка атланып элдерүче ташбаш Хәлилгә очраган. Олылар белән олыча, кечеләр белән кечечә булырга яраткан бу малай аның белән кул биреп күрешкән һәм: — Мин дә Гыйльметдин абзый көенә җырлый беләм,— дип куйган. — Ә нигә?.. Ничек?..— дигән рәис, аптырап: — Нинди көй ул? — Сез җырлый торган көй!— дигән ташбаш, сүзне озынга сузмыйча.— Гыйльметдин абзый әйтә, мин, ди, рәисебезне һаман да үз көемә җырлатам, ди... Аның бүтән көе юк инде, һаман да шул “Cарман”ны җырлый, ди... Рәиснең чыдамы сынган, кабарынган-бүртенгән. Сабирҗанны эшеннән очырырга килгән җиреннән фикерен үзгәртеп, Гыйльметдинне бригадирлыктан куган да складларда йөкче итеп билгеләгән. Шул тузынган көенчә китеп тә барган. Озакламаган, складка теге ташбаш малай килеп кергән. Гыйльметдин тирләп-пешеп, күгәренеп-бүртенеп йөк күчерә икән, Хәлил: — Әтиемнең кул астында эшләмим дигән идегез, абый, юри генә шаярткансыз икән,— димәсенме. Вакыйга ни белән беткәндер, анысын ук искә алып тормыйлар, әмма дә шушы ташбаш малай хакында, моннан соң да бик күпләрне урыннарыннан төшерткән, дип сөйлиләр, хак булса. Май, 1998.
“ЗИС — 5” Хикәя
Миңа бер дә машина җене кагылырлык түгел иде. Язмыштан узмыш юк икән ул. “Чаткы” кинотеатры янында торучы Галәви дус беркөнне ярты күтәреп кергән. Сыйлады. Мин дә буш итмәдем. Кибеттән әйләнеп кайттым... Утырулар яхшыдан иде. Күз-баш буталган. Йөрәктә — гайрәт, беләктә — көч. Киттек чыгып. Шунда өйдә генә калган булсам иде. Юк шул, мин күрәсен кеше күрмәс, ияргәнмен Галәвигә. Икенче көнне баш бераз томаланган хәлдә уянып киттем. Кичә ниләр булды икән дип уйлап ятам. Гадәтләнелгән иде, Галәви белән һаман да бер-бер маҗарага очрый идек. Һич исемә төшми. Ни уйларга да белгән юк. Галәвине көтеп алып, каршысына чыктым. Борыны да ишелмәгән, күз төбендә дә ул-бу күренми. — Сиңа ни булды?— дип сорыйм. — Ә нәрсә?— ди, көзге каршысына килеп.— Барысы да урынында! — Әйе шул!— дим. Ул да миңа аптырап карый. — Нәрсә булган?— дим. — Син туасыңмы, юкмы?— ди. — Ә нигә?— мин әйтәм. — Киттек, соңга калабыз,— ди бу, ашыктырып. — Мин әле чәй дә эчмәгән! Галәвинең ишетәсе дә килми, үз сүзе сүз: — Кичә шоферлар курсларына язылып кайттыкмы? Кайттык! Бүген — беренче дәрес, соңга калырга ярамый,— ди. — Ничек булды әле алай?— дим. — Юлда сөйләрмен,— ди бу. Киттек инде чыгып, кая барыйм? Соңга калырга ярамый ди бит. “Галәви юкны сөйләргә ярата анысы”,— дип уйлап, тагын киреләндем. Ул арада барып та җиттек. Кыңгырау да бирделәр. Парта артына кереп тә утырдык, дәрес тә башланды. Шулай курсларда укып киттек.
Машина дигәнебез дә әллә нәрсә түгел икән ул. Нәкъ ат арбасы кебек, майлап торганда гына җиңел йөри, майламасаң, таралып төшә дә ватыла, имеш. Безнең какча йөзле укытучыбыз, урыс кешесе, сөйли-сөйли дә туктап кала, сөйли-сөйли дә төртелеп тора. “Бу әйбер шушы була инде, әнә тегесе, бу инде”,— дип, төтен чыккычны самавыр торбасы белән чагыштыра, эчке ягулы двигательне чыра телеп салган күмерлегенә тиңли дә: — Самавыр кайный башлаганда ничек чожлый, машина да эшли башлаганда шулай итә,— дип өстәп куя. Галәви дә минем кебек беркатлы булырга кирәк, ышанып утыра. Башын селки. “Әйе!”— дип тә куя. Мин дә аңа кушылам. Малай чаклар искә төшә. Мич авызы янындагы самавырга ничә тапкыр күмер салганым бар, идәнгә утырып, чожлый башлаганын азмы көтелмәгән. Көлисәсенә утлы күмерләрдән калган вак-вак кызыл, сүнеп бетмәгән көл коела... Әмма, аңа карап, самавыр бер генә булса да ни йөреп, ни очып китми. Саша дәдәй дигән бу укытучыбыз кайвакытта шулай сөйләнә-сөйләнә бик мавыгып ала. Мин дә хыял белән аңа иярәм һәм өстәлдә чожлап-гөжләп утырган самавыр янына гаиләбез белән җыелганыбыз күз алдына килә. Крендельне сындырып-сындырып кына чәй эчәбез. Кайнар. Шуңа да өреп кенә кабабыз. Әмма дә иреннәрне, хәтта авызны да пешерә. Әни ачуланып куя: — Өреп кап, улым, пешәсең!.. Тагын да өреп-өреп кабам, әмма борыным белән үк тәлинкәгә кереп китәм. — Үрдәк булдың инде, йөзеп кенә китәсең калды. Түгепләр бетердең! Монысы — апамның миңа тәрбия дәресләрен бирүе. Тик сүз тыңлый торганнардан түгел шул үзем. Киреләнәсем, үртисем килә. — Җиз самавыр ничек җырлап утырса, көйле машина да шулай! Укытучыбыз Саша абзыйның бу кадәр дә үтемле итеп әйтүе мине бик тә сөендерә, аңа карата хөрмәтем арта, күңелгә ихтирам вә игътибар белән береккән изге хисләр тула. Шулай итеп, мин мескен дә шофер булуны үземә максат итеп куям. Галәвинең җилкәсенә калын беләгемне салып: — Рәхмәт, дустым!— дип баш чүмеченә кагып куям. Ул утырган җирендә сеңә һәм коймак калынлыгы гына кала. Бераздан гына: — Кулың авыр,— дип зарланып ала.
Руль артына да утырып карыйсы килә бит ул. Кул сузыла. Шофер булырга җыен да, күпме укып, бер тапкыр машина йөртеп карама, нәрсә була ул? Хәер, кул гына түгел, җан үрелә, җан! Инде ничә тапкыр машина янына барып карадым. Утыртмыйлар. Күз уйнаганын күрмиләрме, әллә үземне кешегә санамыйлар? Галәви — хәйләкәр, инде биш тапкыр утырып карады. Минем батырлык та җитә, әмма тәртипне бозу килешми. Ярамый икән, ярамый инде, берни дә эшләп булмый. Галәви барыбызның да йөрәгенә ут салып, күзләрен майландыра-майландыра сөйләп, туйганчы мактанды: — Беренче мәртәбә атай атка атландырган чагында, егылып төшмәмме дип куркып елаган идем. Кузгалып китте, малай, мин сиңа әйтим... кот — ботта, бот — ат билен буган. Егылмадым... — Ә машина — шәп икән, утыргычына кадәр йомшак. Һи, дилбегә дә, тезген дә тоту түгел инде. Тәгәрмәче — тәгәри. Рулен боргалыйсың, сыптыра гына. Казан булып Казанны бер сәгать дигәндә әйләнеп чыгып була... Әйе, Галәви — уңган егет! Чәчен дә кыска итеп муен-колак тирәсеннән кырдыра, баш түбәсендә әтәч кикереге кебек итеп калдырылган җирләре дә чибәр һәм ни кире кызларның да һушын ала торган сыйфатта. Ул ислемай сөртеп-сөртенеп йөрүләрен искә дә төшереп торасы юк инде. Без тәмәке төреп пыскытканда, ул папирос көйрәтә, төтенен, әллә ниләр кыландырып, борын тишекләреннән чыгара. Дөрес, аны гына без дә булдырабыз. Әмма Галәвинеке — башкача. Аның бер тәңкәсе янында без хәтта кызыл унлыкка да урын юк. Егет булуның хикмәте байлыкта да, акча да, шәп киемдә дә, төс-кыяфәттә генә дә түгел икән ул. Егет булсаң, Галәвидән ким калырга ярамый. Егетлек ул, билләһи, яхшы һөнәр кебек, үзе байлык! Без дә аныңчалап маташтырып караган булабыз да анысы, барып кына чыкмый. Кайсыдыр төше килепме, китерелепме җиткерелми. Галәви кызлар озатырга да маһир. Ярты Казан белән йөреп чыкты инде. Менә генә ябышты берсенә, капты егет, дисең, ә ул арада суынып та өлгерә. Чөнки, беләм мин аны, бер кызны озатып кайтышлый икенчесе белән танышырга өлгерә. Яхшыдан-яхшысы инде, әлбәттә, бер кашык су белән йотарлыгы. Галәвинең килеш-килбәт өстенә теле дә үткер, кулы да әрсез булырга кирәк. Йөреп китәләр. Кичәге кызы сөйләшенгән урыннарында бер көтә, ике, өч... Хәтта айдан елга чыга. Ә Галәвинең җиле дә исми. Нишләсен бичара кыз, хәтерләштерә, белештерә. Ишетеп ала: сандугачлар булып сайраган егете бүтән тирәккә кунган икән. Дөрес, алай ярамый да инде ул. Әмма бу чибәркәй дә коры калмый, аны бүтән егет күреп ала, озата башлый. Нәкъ шул вакытта Галәви тагын мәйданга килеп чыга. Кичә оныткан кызына бүген кабат бер-ике генә күз сирпи дә, җанын кузгатып, җитмәсә йомры-түгәрәк сүз дә ката, беләгеннән дә йомшак кына сыпырып тоткандай итә. Кызны озата килүче егеткә җир тишегенә олагу гына кала. Әмма сынатасы килми. Ә кыз аны тәмам оныткан. Галәвигә ябышкан, Галәвигә ышана башлаган. Никләр өчен шулай ялгыша? Галәвигә таяну — язгы бозга басу белән бер инде ул... Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|