Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 9 страница




— Сәй­дә әби­е­ңә ки­е­неп бар, ба­тып-чу­мып йөр­мә, пөх­тә­лек­не яра­та,— дип ки­сәт­те.

Ба­рып җит­кә­нем­дә әби­ем на­маз­да иде. Йом­шак урын-җир­гә мен­де­реп утырт­ты­лар да бар­лы­гым­ны оныт­ты­лар. Кә­е­фем­нең ях­шы­лы­гы­на шу­шы рә­хәт­лек­ләр­не ку­шып, аяк­ла­рым­ны сел­ке­дем дә сел­ке­дем. Әү­вә­ле тү­шәм ярык­ла­рын ка­рап чык­тым, ан­на­ры ял­гыз че­бен­нең ада­шып йө­рү­ем кү­зәт­тем. Әби­ем һа­ман на­маз укы­ды да укы­ды. Әле бө­гел­де, әле аяк­ка бас­ты, ан­на­ры озак­лап һәм ашык­мый гы­на дис­бе­се­нең төй­мә­лә­рен бе­рәм­ләп тарт­ты, ил­гә-ха­лык­ка имин­лек те­лә­де. Сә­лам бир­де...

— Әби, хә­лең ни­чек, исән­лек­ме? — Мин, авыл ма­лае, аның сө­як учы­на кеч­ке­нә ку­лым­ны суз­дым.

— Бик исән­без, Ал­ла­га шө­кер!

Ән­кәй куш­кан йо­мыш­ны ки­рә­ген­чә үтә­гә­нем­не һәм шу­шы­ның бе­лән эшем­нең тә­мам­лан­га­нын аң­ла­дым.

— Рәх­мәт, әби­ем! — ди­дем дә, хуш­ла­шып, ишек­кә ат­ла­дым.

— Улым, тук­та әле, бе­раз гы­на утыр әле яным­да, чә­ем өл­гер­гән, ашык­ма...

Ә­би­ем өс­тәл яны­на җи­тәк­ләп ки­те­реп утырт­ты, ши­кә­ре-ба­лы бе­лән дә сый­ла­ды. Тан­сык­ка гы­на дип тот­кан тәм-то­мын­нан да өлеш чы­гар­ды.

Кай­тыш­лый тау итә­ге­нә уты­рып ис­ти­ра­хәт чик­тем. Тәм-том­на­ры бе­лән бер­гә һәм кү­ңе­ле­мә дә әби­ем тат­лы-ягым­лы сүз­лә­ре­нә ку­шып нур ту­тыр­ган иде бу­лыр­га ки­рәк. Аның бал­кы­шы бик озак җа­ным­ны ир­кә­ләп тор­ды. 03-04.02.98.

 

 

­СӨЙ­РӘЛ­ЧЕК

З­сөй­ләм

Сез мин­нән: “Ха­ты­ның бар­мы?”— дип со­рый­сыз ин­де, әйе­ме? Бар ул, бар, ниш­ләп бул­ма­сын ди? Нин­дие ге­нә әле! Эр­лә­ми-сук­мый тор­га­ны. Ди­вар бу­е­на, сте­на яны­на ят­кы­ра тор­га­ны.

Сез әле мин­нән та­гын да: «Сө­яр­кәң дә бар­дыр?» — дип со­ра­мак­чы­дыр. Әйе­ме? Ми­нем ха­тын аны «сөй­рәл­чек» дип атый: «Ә­нә, те­ле­фон­ны ал, сөй­рәл­че­гең шал­ты­ра­та!» — Имеш.

Җир ти­ше­ге­нә кер­тә ин­де, чис­тый. Ә үзе... Ә үзе­нә шал­ты­рат­са­лар­мы? Ә үзе­нә шал­ты­рат­са­лар: «Ай бә­гы­рем, җан­ки­сә­гем...» — дип сөй­лә­шеп туй­мый­лар. Аны­кы бер дә сөй­рәл­чек тү­гел, — сө­яр­кә!

Ме­нә, ни, ке­рә­шен­нәр­нең дә авыр ин­де, ич­ма­сам... Дус­тым Ни­ко­лай үзе­нең сө­яр­кә На­та­ша­сын фа­тир ди­ва­ры­на элеп куй­ган. Үбеп туй­мый. Ха­ты­ны Рәм­зи­я­гә:

— Бу — без­нең дин­дә­ге­чә, Мәрь­ям-ана су­рә­те, ико­на,— дип әйт­кән.

Те­ге­се:

— Бу нин­ди Мәрь­ям-ана бул­сын. Ана­дан ту­ма шә­рә бит бу! — ди­гән­гә, Ни­ко­лай:

— Бу — “ульт­ра­сов­ре­мен­ный” Мәрь­ям-ана. Мо­дерн!.. Хә­зер бө­тен мо­да­сы шу­ңа бо­рыл­ды. Без­нең дин «поз­во­ля­ет» дип яр­ган да сал­ган.

Ме­нә шу­лай да бу­ла икән ул, ба­шың эш­лә­сә... Ях­шы шул: сөй­рәл­че­гең­нең су­рә­тен ди­вар­га кай­та­рып элә­сең дә:

— Йа Ко­да­им, йа Ко­да­им, яр­лы­ка­гыл, «с­па­си те­бя Гос­по­ди», — дип, чу­кы­на-чу­кы­на ба­рып, үзен чо­пыр-чо­пыр үбә­сең.

Ни­ко­лай да шу­лай итә. Чо­пыр-чо­пыр ки­те­рә На­та­ша­сын, үп­мә­гән җи­рен кал­дыр­мый.

Бер­көн­не баз ка­зы­шыр­га дәш­мәк­че бу­лып кер­дем. Рәм­зи­я­се әй­тә:

— Дин­лә­шеп кит­те әле, дин­лә­шеп кит­те,— ди.

Бүл­мә­се­нә уз­сам, Ни­ко­ла­е­быз тез­лә­ре­нә бас­кан, На­та­ша­сы­ның су­рә­тен кар­шы­сы­на эл­гән, йө­рә­ген кул­ла­ры бе­лән тот­кан:

— И Ко­да­им, и Ко­да­им...— дип так­мак­лап уты­ра.

Ме­нә шу­лай ин­де, ме­нә шу­лай... Ке­рә­шен­гә — авыр, ке­рә­шен­не­ке — чи­тен... Без­нең дин­дә хет дүрт ха­тын алыр­га да ярый. Алар­да — юк!

04.02.98.

 

«Э­РЕ­ЛӘР­ДӘН ШУЛ МИН»

­ Хи­кәя

 

Ул үзен бик өс­тен­гә куя. Бо­ры­ны­на чи­ләк ке­нә­ме соң, кис­мәк элеп ку­яр­лык. Кай­ва­кыт без фә­кыйрь­ләр ара­сы­на да, бо­лыт­лар­дан тө­шеп, ко­яш чы­га­ра. Сө­ен­де­рә.

Ә­ле ки­чә ки­леп кер­гән. Ку­нып чык­тым, ди, ай­ныт­кыч­та...

— Ки­чен кай­тып ба­рам. Ләх. Бер ая­гым — уң­га, икен­че­се сул­га тар­та. Ми­нем алай йө­ри­сем кил­ми. Алыш-чо­лыш.

А­як­лар­ны җы­ям, уңы — сул­га, су­лы уң­га ки­тә. Сү­ге­неп җип­фәр­дем. «С­ху­ду» тың­лый баш­ла­ды­лар.

Тук­тат­ты бит бе­рәү:

— Кая ба­ра­сың?

— У-у,— мин әй­тәм,— үзе­без­не­ке­ләр икән!.. Өй­гә ин­де, ме­нә бит, ишек­не ге­нә ача­сым кал­ды.

— Кү­рәм!

— Нәр­сә­не?

Без­нең ми­ли­ци­я­не аң­лап бе­те­реп бул­мый шул, әл­лә ул си­ңа ак­ны әй­тә, әл­лә кы­зыл­ны?

Ә­нә Сы­Сы­СыР ди­гән ил бар иде, ми­ли­ци­я­се бе­лән бер­гә. И сак­ла­ды­лар, и сак­ла­ды­лар ул ил­не, ахыр ки­леп, шул ки­леш са­тып та җи­бәр­де­ләр. Юк ул хә­зер Сы­Сы­СыР ди­гә­нең. Рә­сәе кал­ды. Аны­сын да са­тар­лар ми­кән? Бер Та­тарс­тан бе­лән ге­нә ниш­ләр­без? Үз ми­ли­ци­я­се бул­ма­гач, мо­ны­сын са­та ал­мас­лар, шу­лай шул...

А­лып кит­те­ләр. Чи­ше­нер­гә ку­ша­лар. Ыш­тан­ны да сал­ды­ра­лар икән ан­да. Та­тар бит ин­де ул ка­ра­ват­ка да ыш­тан бе­лән ме­неп ята.

— Бул­мый,— мин әй­тәм,— ип­тәш нә­чәл­ник... Сал­мыйм...

Бер­се ки­леп, чал­бар ка­е­шы­на үре­лүе бул­ды:

— Ниш­ли­сең?— дип эт­кән идем, рә­шәт­кә­лә­рен ка­е­рып, тә­рә­зә­дән чы­гып оч­ты. Икен­че­се дә, өчен­че­се дә, дүр­тен­че­се дә... Сан­на­рын оныт­тым.

У­рап та ал­ды­лар, егып та сал­ды­лар, бәй­ләп тә таш­ла­ды­лар, кый­нар­га да то­тын­ды­лар.

И ма­лай, идән­нә­ре таш икән, ишек­лә­ре ти­мер икән. Мәң­ге эч­мәм ди­гән көн­гә тө­шер­де­ләр. Юк-юк, кая ди ул, авыз­га якын да ки­те­рә­сем тү­гел.

Баш та чат­ный, тән­нәр дә авыр­та... Юк­мы бер ше­шәң? Кү­рә­лә­тә үтер­мәс­сең бит ин­де? Эре икә­нем­не бе­лә­сең, әйе! Тү­бән тә­гә­рә­дем юк...

05-06.02.98.

 

­БОЗ­ГА ӘВЕ­РЕ­ЛҮ

­ Нә­сер

 

Ми­нем си­не бо­лай ук кыз­ган­га­ным юк иде. Хә­лең шу­шы ка­дәр авыр­дыр дип тә уй­ла­ма­дым. Ин­де ни әй­тер­лек тә ча­рам кал­ма­ды. Ут һәм хәс­рәт эчен­дә яна­сың икән шул. Бер ка­ра­саң, йө­рә­гең­дә ут дөр­ли дә, бе­раз­дан хәс­рәт таш­кы­ны сүн­де­реп һәм кү­ңел шә­һәр­че­гең­не ха­рап итеп ки­тә. Ин­де дә мә­хәб­бәт уты ка­бат як­ты­ра һәм хәс­рәт таш­кы­нын кип­те­рә. Шу­лай яши­сең. Дөнья йө­зен­дә бар­лы­гың да шу­шы, юк­лы­гың да бо­лар­дан гый­ба­рәт икән, йа Хо­да!

Мин си­не алай ук­тыр дип уй­ла­мый идем. Үзең дә сөй­лә­мә­дең. Аң­ла­ма­ган­мын икән шул, аң­ла­ма­ган­мын, га­фу ит!

...Мин алар­ны күр­дем. Пар кү­гәр­чен­нәр ке­бек иде­ләр. Күз­лә­рен­нән күз­лә­рен ал­мый­ча, сер­лә­рен яшер­ми­чә, бә­хет­лә­ре­нә кү­ме­леп, нур бал­кып йө­рү­лә­ре иде. Көн­дә­шең бе­лән.

Сөй­ләш­тек. Бәл­ки алар юри ял­ган­ла­ган­нар­дыр? Бәл­ки ха­кый­кать хез­мә­тен­дә бул­ган­нар­дыр, ачык кы­на әй­тә ал­мыйм. Әм­ма мин алар­ны бә­хет­ле­ләр дип күр­дем. Үзем­не дә алар уры­ны­на ку­еп ка­ра­дым. Күз ал­ды­ма кил­де: ар­тист­лык­ны, уен­ны ба­ры­быз да бул­ды­ра ала икән. Тор­мыш те­ат­рын­да ва­кыт­лы һәм вак роль­ләр­не ос­та баш­ка­ра­быз ке­бек. Чөн­ки үз ро­ле­без­нең ни­дән гый­ба­рәт икән­ле­ген аң­ла­мый­ча, ят­лар уе­ны­на ияр­без.

...Мин си­не кыз­га­ныч ке­ше­ләр­дән са­ный ал­мый идем. Га­фу ит, ял­гыш­кан­мын, ар­тык өс­тен­гә һәм го­рур­га чы­гар­ган­мын.

...Әле ге­нә урам­да ты­ныч һәм рә­хәт кар яу­ды. Бо­лай гы­на, сук­мак­лар­ны кап­лап ки­тәр өчен ге­нә. Күз­лә­рем пар эз­ләр­не бар­ла­ды. Алар мо­ңа ка­дәр ал­дан ба­ра иде­ләр тү­гел­ме? Кая кит­те­ләр? Ни­гә, адаш­ты­лар ми­кән­ни?

... Си­не кыз­га­ну­ым­нан кү­зе­мә яшь­ләр кил­де, кү­ңе­лем куз­гал­ды. Әм­ма бу­ша­нып елый ал­ма­дым, ин­де җа­ным боз бу­лып кат­кан иде.

06.02.98.

 

 

­ХӘ­ТЕР­ДӘ КА­ЛУ

­ Нә­сер

А­ның зур гәү­дә­сен, авыр адым­нар бе­лән кар­шы­ңа та­ба ки­лү­ен син ерак­тан ук кү­реп ал­дың. Җил­кәң­дә­ге яшел кө­ян­тәң сы­гы­лып куй­ды, чи­ләк­лә­рең чай­ка­лып ал­ды­лар. Ту­зан­лы сук­мак­ка ко­ел­ган авыр там­чы­лар гү­я­ки йө­рә­гең­нән кү­зең яше бу­лып си­бел­гән ке­бек иде­ләр.

Җә­һәт ке­нә үре­леп, бак­ча­гыз­га алып ке­рә тор­ган тә­бә­нәк ян кап­ка­гыз­ны ашы­гып ач­тың. Ә ул туп­са­ла­рын­да чи­нап куй­ды. Го­мер бу­е­на ирең­нең уң­ган­лы­гы­на, иха­та­ны тө­зек то­ту­ы­на шөк­ра­на кы­лып яшә­дең. Ә бү­ген бу ке­че кап­ка­гыз, ка­ба­ла­ну­ың ар­ка­сын­да­дыр, туп­са­сын­нан ка­е­ры­лып чык­ты. Шун­да ул, яшь­ли сө­еп тә ка­вы­шу на­сыйп бул­ма­ган, мәң­ге се­рең итеп йө­рәк тү­рең­дә ге­нә сак­ла­ган ке­шең ки­леп җит­те. Га­дә­тен­чә ты­ныч кы­на ни­гә­дер үтеп ки­тә­се ит­мә­де, сә­лам бир­де.

Чә­чең­нән җил­кә­ңә сү­те­леп төш­кән яу­лы­гың бе­ләк­лә­ре­ңә та­ба шу­ды. Неч­кә би­лең хәл­сез­лә­неп сы­гыл­ды, кал­ку күк­рә­ге­ңә ут­лы су­лыш ял­кы­ны үрел­де. Ал­ла­һы тә­га­лә бир­сә дә би­рер икән шу­шы ка­дәр са­быр­лык­ны. Син дә ты­ныч кы­на исән­ләш­тең. Күз­лә­ре­гез оч­раш­ты­лар. Мө­га­ен алар­да сер тор­мас, ба­ры­сын әй­теп би­рер­ләр.

О­зын кер­фек­лә­рең­нең авыр кап­ка­сы алар­ны җы­лы һәм ягым­лы ка­раш­тан яшер­де­ләр. Ин­де дә тел­сез кал­ган җил аһ ор­ган­дай куз­га­лып куй­ды. Аңа ияр­гән яу­лы­гың ак бе­ләк­лә­рең­дә ге­нә то­ты­лып ка­ла ал­ма­ды­лар, чи­ләк­лә­ре­ңә тө­шеп, оч­ла­рын су­га чум­дыр­ды­лар. Аны кү­тә­рер­лек хә­лең­дә тү­гел идең... Туп­са­сын­нан ыч­кын­ган кап­ка­ны уры­ны­на бик тиз һәм җи­ңел ге­нә утыр­тып куй­ды да ул ки­теп бар­ды. Син дә ан­нан ерак­та­рак бу­лыр­га ашык­тың. Бак­ча тү­ре­гез­дә­ге эс­кә­ми­я­гә чи­ләк­лә­рең­не ки­те­реп, су­ны ко­яш­та җы­лы­тыр­га куй­дың. Шун­да гы­на исе­ңә төш­те: кап­ка­гыз­ны туп­са­сы­на утырт­кан өчен аңа рәх­мәт әйт­мә­гән­сең икән шул!

­ Фев­раль, 1998.

 

 

­ ЯЛ­ГАН­ЧЫ ИЛ­ЧЕ

Нә­сер

 

А­ның бе­лән оч­раш­ка­ны­быз бул­ма­гач, бар икән­ле­ген дә бел­ми идем. Та­ны­шу­га, эл­гә­ре­дә кү­реш­кән­без­дер-бе­леш­кән­без­дер ке­бек то­е­ла баш­ла­ды. Үз ите­шеп сөй­ләш­тек. Мон­нан со­ңын­да якын дус­лар бу­лып кит­тек. Аның мин­дә, ми­нем ан­да бер ге­нә дә эше­без юк иде, югый­сә, әм­ма ул һа­ман-һа­ман ки­леп-ки­теп, хә­лем­не бе­леш­кә­ләп йөр­де. Мин дә, ке­ше әйт­меш­ли, “а­чык чы­рай, так­та чәй” бе­лән кар­шы ала тор­дым. Сүз ар­тын­нан куз­гал­ган сүз­ләр олы бер сөй­лә­шү­гә ка­дәр зу­ра­еп, ва­кыт чыл­бы­ры озы­ная бар­ды. Ә югый­сә, чын­нан да аның мин­дә, ми­нем ан­да сы­ңар гы­на да йо­мыш юк иде.

Ке­ше­ләр­нең дус­лы­гы бер-бер­се­нә хез­мәт итү­дән ге­нә тү­гел, бәл­ки җен­нә­ре ки­ле­шү­дән дә икән ул.

Бер­ва­кыт ки­леп кер­де бу. Хәл бе­ле­шеп тор­мас­тан:

— Мин ял­гы­зым гы­на тү­гел,— ди­де.

— Кая, ке­мең бар? Кер­сен...

— Әл­лә ни­чек ин­де.

— Бер дә әл­лә ни­чек тү­гел, кер­сен, түр­гә уз­сын: си­нең дус — ми­нем дус, ми­нем дус — си­нең дус!— ди­дем.

— Алай бул­са, мин хә­зер!

Дус­тым­ның алып кер­гән ке­ше­се бер дә әл­лә нин­ди җи­де ят тү­гел, бәл­ки мин күп­тән бел­гән ха­ным иде. Кай­чан­дыр аның һәм ми­нем кү­ңел­ләр­дә мә­хәб­бәт гөл­лә­ре чә­чәк атып, ул ва­кыт­лар­да хәт­та мәң­ге­гә бер­гә бу­лыр­быз төс­ле то­ел­ган иде. Әм­ма юк­тан гы­на үп­кә­лә­шеп ае­ры­лыш­тык. Дө­рес­рә­ге, әү­вә­ле үзем­нең ан­нан ки­нәт кү­ңе­лем су­ын­ды, со­ңын­нан тор­мыш сук­мак­ла­ры­быз да ае­рыл­ды...

— Исән­ме­сез!

Ул үзе­нең исе­мен әйт­те. Ми­нем бе­раз сә­ер­се­неп кал­га­ны­ма ка­нә­гать­сез­ле­ген сиз­дер­де. Шу­лай да озын һәм озак сөй­лә­шеп утыр­дык. Сый-хөр­мә­тем­не га­дә­тем­чә күр­сәт­тем. Алар кит­кән­дә ул ха­ным­ның элек­ке­ге мин бел­гән дө­рес, үз исе­ме хә­те­ре­мә кил­де. Кә­е­фем үз­гәр­де. Бо­лай ал­да­шып йө­рү­лә­ре­нә ачу­ым куз­гал­ды. Алар­ны оза­та бар­ган ча­гым­да, юри бу­тал­ган ке­бек, та­ныш­тыр­ган исе­ме бе­лән тү­гел, дө­рес дип бел­гә­нем­чә атап әйт­тем. Һәм:

— Сез ми­нем апам бе­лән та­ныш иде­гез­ме әл­лә?— ди­гән со­ра­вын ишет­тем.

Ми­ңа бик кы­ен бу­лып, ап­ты­ра­дым да кал­дым. Ә чын­нан да шу­лай бул­са, ул ва­кыт­та бу ха­ным без­нең әле ге­нә тә­мам­лан­ган озын һәм озак сөй­лә­шеп уты­ру­ы­быз­да­гы бик күп нәр­сә­ләр­не аң­ла­мый кал­ган­дыр ин­де, әй­тәм аны ва­кыт-ва­кыт хәй­ран ит­те...

А­лар кит­те­ләр. Әм­ма шун­нан бир­ле дус­тым­ның да ка­бат кү­рен­гә­не бул­ма­ды.

08.02.98.

 

 

­ Я­НЫ­ҢА КАЙТ­КАН­ДЫР?

­ Хи­кәя

Си­нең кү­ңе­лең­дә мәң­ге сүн­мәс ут яна икән­ле­ген бел­ми һәм той­мый дип уй­лый­сың­дыр ин­де? Эһ, шул диң­гез­дәй чай­кал­ган кү­ңе­лең ты­ныч­лан­са, го­ме­рең ел­га­сы элек­ке­чә үк җай һәм рә­хәт ке­нә ага бир­сә икән ул. Кү­зең­дә­ге кай­гы-са­гыш­ны кү­реп йө­рә­гем әр­ни. Ты­ныч­лы­гым­ны югал­там, ур­та­лай­га яры­лам. Си­не бә­хет­ле һәм шат итеп кү­рә­сем ки­лә. «Йол­дыз­на­мә»ң­дә кур­кы­ныч хәл­не күр­сәм, тө­шем­дә әгәр бор­чыл­ган йө­зең бе­лән оч­раш­сам, ты­ныч­лы­гым­ны бө­тен­ләй югал­там. “Йа Раб­бым Ал­ла­һы тә­га­лә, ул ко­лы­ңа яз­мыш­ның сал­кын җил­лә­ре ти­мә­сен, аны кай­гы­лар­дан Үзең ара­ла”,— дип до­га укыйм, үте­нә баш­лыйм.

Мин күп­тән гү­я­ки си­нең өчен дип яшим, йо­кым­нан да син дип уя­нам, бә­гы­рем дип үзе­ңә ге­нә хез­мәт итәм. Шу­шы рә­веш­ле кө­нем узып ки­тә. Ка­де­рең­не арт­ты­ра­сым ки­лә.

Ә­ле ки­чә ирең бе­лән оч­раш­тым. Оч­раш­тым, дип, ул үзе ки­леп кер­де. Янын­да яшь һәм чи­бәр мар­җа­сы да бар иде. Озын гы­на әң­гә­мә тот­тык. Әү­вә­ле ша­яр­ту ка­тыш сак сөй­ләш­кән бул­сам, ахыр­дан:

— Дус­лы­гы­гыз күп­тән­нән­ме?— дип со­ра­дым.

— Ике ел­дан ар­тып ба­ра ин­де,— ди­де чи­бәр­кәе.

— Җан-тән бу­лып та йө­рү­е­гез­ме?— ди­дем.

— Әйе!

Мин хәй­ран кал­дым. Җит­мә­сә алар өс­тәп тә куй­ды­лар:

— Ме­нә бер өч-дүрт көн сә­я­хәт­тә бу­лып кайт­тык әле!

— Ул ми­не «ха­ты­ным» дип та­ныш­тыр­ды! Шу­лай­мы, җан ки­сә­гем?

А­лар­ның мә­хәб­бәт ди­гән из­ге хис­ләр­дән бу рә­веш­ле икәү­ләп, сүз ку­еш­кан­дай кө­лү­лә­ре ми­не хәй­ран ит­ми кал­ма­ды. Гү­я­ки җа­ным­ны ка­е­рып таш­ла­ды­лар да тап­тап уз­ды­лар. Си­нең хак­та уй­ла­дым, тор­мы­шың­ны күз ал­ды­ма ки­тер­дем. Бә­хет­ле­сең­дер дия идем, юк икән, һай, юк икән шул!

— Син аны ни­гә бор­чый­сың, ни­гә кар­тай­та­сың?— ди­гә­не­мә, ирең:

— Кем­не?— дип со­ра­ды.

И­се­мең­не әйт­тем дә үзен нык кы­на ачу­лан­дым. Ул, оя­лып, ба­шын тү­бән тө­шер­гән­дер, ди­сең­ме?

Шу­ны­сы мәгъ­лүм бул­сын — бе­раз­дан алар бер-бер­се­нә дош­ман күз­ләр бе­лән ка­рый-ка­рый чы­гып кит­те­ләр. Әл­лә юри, ми­не сы­нар өчен ге­нә шу­лай ар­тист­лан­ган иде­ләр ми­кән? Яны­ңа сө­е­неп кайт­кан­дыр, шәт! Сы­на­ту­ым өчен га­фу ит?!

11-12.02.98.

 

 

­ДӨН­ЬЯ ЙӨ­РЕ­ШЕ

Хи­кәя

 

Сад­ри аб­зый­ның һа­ман да бер үк сүз­ләр­не ва­кыт-ва­кыт әйт­кә­ләп кую­ы­на ин­де кү­нек­кән, хәт­та алар­ны ко­лак­ка да ал­мый баш­ла­ган идек.

— Без мо­ның өчен су­гыш­ма­дык... Без бо­лай бул­сын дип су­гыш­ма­дык!

Мө­га­ен соң­гы су­лы­шын­да да ул шу­шы сүз­ләр­не әй­теп дөнья бе­лән хуш­лаш­кан­дыр?

Ва­кыт­лар үтеп, без­нең кы­зыл галс­тук­лы тор­мы­шы­быз үз­гә­реп кит­кәч ке­нә аның ни ди­яр­гә те­лә­гә­не акы­лы­быз­га ба­рып җит­те.

Сад­ри аб­зый үз чо­рын­да Та­тар мил­ли гас­кә­ри шу­ра­сы­ның сол­да­ты бу­лып, со­ңын­нан Кы­зыл Ар­ми­я­гә кү­че­рел­гән. Ба­шы-ая­гы бе­лән ха­лык азат­лы­гы хә­рә­кә­те­нә ке­реп чум­ган. Ил­дә­ге Граж­дан­нар су­гы­шы Идел­дән Көн­чы­гыш һәм Ур­та Азия би­лә­мә­лә­ре­нә ка­дәр та­тар су­гыш­чы­сы­ның ба­тыр­лы­гы ар­ка­сын­да урыс­лар өчен уңай хәл ител­гән. Асыл­да та­тар­лар Ру­сия бе­лән янә­шә­дә Идел-Урал ирек­ле дәү­лә­тен тө­зеп, Шә­рык рес­пуб­ли­ка­сын тор­гы­за­быз ди­гән хы­ял һәм мак­сат бе­лән дә ко­рал­лан­ган бул­ган­нар икән.

Без бо­лар ха­кын­да бө­тен­ләй дә бел­ми идек, өл­кән­нәр дә сөй­лә­мә­де, аң­ла­ту­чы-язу­чы да бул­ма­ды. Со­вет сә­я­сә­те чын та­рих гый­ле­мен­нән без­не тә­мам мәх­рүм итеп, ком­му­нист­лар өл­ге­сен­дә яшәр­гә әзер­лә­де­ләр. Кү­зе­без ачы­ла баш­лау­га ук ал­ды­быз­га элен­гән кы­зыл әләм­нән бү­тән­не күр­гә­не­без бул­ма­ган­лык­тан, үзе­без дә кы­за­ры­шып бет­тек. Бер­дән­бер дө­рес сүз­не Сад­ри аб­зый әйт­кән икән, ә без аның асы­лын бө­тен­ләй дә бел­мә­дек. Шу­лай да: «Ни­чек бул­сын дип су­гыш­ты­лар икән?» — ди­гән со­рау ва­кыт-ва­кыт кү­ңел­дә кал­кып чы­га, әм­ма тор­мыш диң­ге­зе­нең тук­тау­сыз ку­ып тор­ган җил­лә­ре аны ерак­ка этә­рә иде.

Сад­ри аб­зый һич­бер ва­кыт кол­хоз­га кер­мә­гән, әм­ма кол­хоз­чы исәп­лә­нә, ха­лык бе­лән бер­гә эш­кә йө­ри, өмә­ләр­дән кал­мый иде. Ә кай­бер ел­лар­да авыл­да ул бө­тен­ләй кү­рен­ми, бал­та­сын то­тып чы­гып ки­тә дә, әй­лә­нә-ти­рә авыл­лар­да йорт­лар са­ла. Га­җә­еп тә ях­шы ос­та икән­ле­ген ишет­кә­лә­сәм дә, эш­лә­рен кү­реп, ис ки­тәр­лек һич­ни тап­ма­дым. Хә­зер ге­нә, ахыр­дан гы­на, бү­тән­нәр­нең оч­сыз­лы эшен күр­гәч ке­нә ял­гы­шу­ым­ны аң­ла­дым. Ин­де үзем дә Сад­ри аб­зый хә­ле­нә кал­дым:

— Без бо­лай бул­сын дип ты­рыш­ма­ган идек шул!

Ә­йе, дөнь­я­лар ба­ша­як әй­лән­де дә куй­ды.

12.02.98.

 

 

­ТА­МА­ША

Хи­кәя

 

Кыш җит­кән­гә чып­чык­лар­ның сө­ен­гә­нен мин бел­ми идем. Ә ул чын­нан да шу­лай икән!

Яз­гы там­чы­лар­дан җы­ел­ган гөр­лә­век­ләр­дә алар­ның чыр-чу ки­леп ко­е­ныш­кан­на­рын күр­гә­нем бул­са да, көн­нәр­нең җы­лы­ну­ы­на һәм ко­яш­ның мул нур си­бү­е­нә кем ге­нә шат­лан­мый ин­де дип уй­лый идем. Ә чып­чык­лар­ның сал­кын кыш­ка шу­лай сө­е­нү­лә­ре га­җә­еп бер та­ма­ша ке­бек то­ел­ды ми­ңа. Бер ик­мәк ки­сә­ге­нә ябы­ры­лып ку­на­лар да, кү­тә­реп ки­тә ал­мый­ча чыр­кыл­дый­лар. Ик­мәк вал­чык­ла­ры уң-сул­га чә­че­лә. Бо­лар­ның га­и­лә­се­нә чит бул­ма­ган бер ге­нә кош та якын-ти­рә­дә кү­рен­ми. Бө­тен дөнь­я­га алар, ба­ры тик шу­шы чып­чык­лар гы­на ху­җа. Кур­кы­ныч кар­га­лар да ерак ки­теп бар­ган, зур кош­лар ур­ман эч­лә­ре­нә чум­ган.

Чып­чык­лар­ның рә­хәт­лә­неп бәй­рәм ит­кән ва­кыт­ла­рын­да:

— Чи­ти-чи­ти,— дип ят бер кош сай­рап куй­ды. Ул да тү­гел, дөнья ты­ныч­ла­нып кал­ган­дай то­ел­ды. Гү­я­ки өс­лә­ре­нә таш ыр­гыт­кан­нар­мы, чып­чык­лар, кур­кы­шып, бәй­рәм та­бын­на­рын­нан кү­тә­рел­де­ләр дә, кар өе­ме ас­тын­нан чы­бык­ла­ры гы­на кү­ре­неп тор­ган ку­ак­лар­га сы­ен­ды­лар.

— Чи­ти-чи­ти... Чи­ти-чи­ти...

Бу кош­ны бы­ел гы­на бо­рын­лап ка­нат ка­гын­ган чып­чык­лар бе­рен­че тап­кыр кү­рү­лә­ре иде­ме, баш­ла­рын бор­га­лый-бор­га­лый аңа ка­рап-ка­рап ал­ды­лар.

— Чи­ти-чи­ти...

Бу — кы­зыл­түш иде. Күр­кәм­ле­ге­нә үзе дә ма­сай­ган­дай күк­рәк­лә­рен ки­ер­гән, куп­шы­лы­гын дөнья йө­зе­нә күр­сә­тер­гә те­лә­гән­дәй ку­кы­рай­ган. Сай­рап­мы сай­рый. Һәр­хәл­дә сан­ду­гач та­вы­шын ишет­мә­гән­нәр өчен ма­тур сай­раш­ты­ра ке­бек­тер ин­де үзе. Ә чып­чык­лар аның сүз­лә­рен аң­ла­мый, кы­тай­ны тың­лар­га җы­ен­ган та­тар­лар ке­бек бер-бер­се­нә ка­ра­шып ку­я­лар да чыр­кыл­дап ала­лар. Кы­зыл­түш­нең чын­нан да те­ле баш­ка­ча. Ул бит мон­да сал­кын як­лар­дан ку­нак бу­лып кил­гән. Бу як­лар­ның хал­кы са­нал­ган чып­чык­лар бе­лән һич­бер алыш-би­ре­ше юк.

Бе­раз­дан кы­зыл­түш очып кит­те. Тик аның «чи­ти-чи­ти» дип сай­раш­ты­руы шак­тый ва­кыт­лар һа­ва­да эле­неп тор­ды. Бәй­рәм­нә­ре бо­зыл­ган чып­чык­лар да ипи ки­сә­ге­нә таш­ла­ныр­га ашык­ма­ды­лар. Кау­рый­ла­рын-ка­нат­ла­рын тө­зәт­кә­лә­де­ләр дә үз та­раф­ла­ры­на очып кит­те­ләр. Бе­рәү­ләр­гә куп­шы­лык, икен­че­лә­ре­нә ва­ем­сыз­лык бир­гән та­би­гать үз ал­ды­на бу­шап, ким­се­неп кал­ды.

12.02.98.

 

 

­ Я­РЫЙ ӘЛЕ

Үз­сөй­ләм

 

Бор­чыл­ма, си­нең тор­мы­шың ма­тур, тү­гә­рәк. Үз бә­хе­те­ңә сө­е­неп ке­нә, Ал­ла­һы­га рәх­мәт­ле бу­лып кы­на яшә дә яшә, ма­ту­рым! Алар­га игъ­ти­бар ит­мә, ял­ган бе­лән юри әй­тел­гән сүз­лә­рен ко­ла­гы­ңа да ал­ма. Бор­чыл­ма, ба­ры­сы да җай­ла­ныр әле, җай­ла­шыр. Кү­ңе­ле­ңә шик-шөб­һә­не бер мәр­тә­бә керт­сәң, ул, корт ке­бек, эч­тән үзең­не ки­ме­рер дә ки­ме­рер. Ки­рәк­ми, яман­га юл куй­ма, дош­ман­на­рың­ны сө­ен­дер­мә.

А­лар әй­тер­ләр:

— Ирең­не фә­лән-фә­лән бе­лән фә­лән җир­дә күр­дек,— ди­яр­ләр.

Бик ях­шы бул­ган. Нәр­сә, си­нең ирең алар­ны­кын­нан ким­ме­ни?

— Мин­нән арт­ка­ны кем­гә дә ярар,— ди­ген, әм­ма:

— Алар­дан кал­га­ны да ми­ңа җи­тә,— ди­мә.

Хә­ер, бу сүз­ләр­нең ике­се дә бер, ба­ры тик мәгъ­нә­лә­ре ге­нә төр­ле­чә. Шу­лай дип әй­тү­ең­не ише­тү­гә, ирең­нән бар­ча сөй­рәл­чек­лә­ре ка­чып бе­тә­чәк. Кем­нең ин­де кал­дык­ка гы­на ри­за бу­ла­сы кил­сен!

Дош­ман­на­рың да сөй­ләр­ләр, бер дә тик тор­мас­лар. Имеш:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных