ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 11 страница— Ничек бирделәр? — мин әйтәм. — Бик гади,— ди бу,— теләсәң, сиңа да җаен өйрәтәм. Киңәшен колакка да элмәдем. Үзем кебек булсын дип, укыганны алдым. Торактан миңа күченде. Болай да кысан почмагымда аяк басар урын да калмады. Биш елдан тагын очраттым. — Һаман итчеме үзең?— дип сорыйм. — Син нәрсә?— ди бу, аңламагандай.— Мин бит өч елда институт бетердем, инде диссертациям әзер, якларга дип йөрим. — Кайчан? — Шушы араларда. — Нинди темага? — Иң актуаленә. Әйе... Ни дип... Бер институтның ел буе эшләгәненә тиң: «Базар мөнәсәбәтләрендә акчаның эре булуы мөһим» темасына. Кыскача аңлатканда шул: милекчелекнең безне нинди югарылыкка илтүе хакында. Докторлыкка тарта, диләр. Бик тә кирәкле тема. Тикшертергә куюым булды, президент аппаратыннан да кызыксындылар. Министр итеп күтәрергә исәпләре... Ярый, киттем, онытып бетермә... Ул үзенең калын гәүдәсен киләчәккә илтүче «Шевроле»сенә чумдырды. Мин исә тарихта калдым. Әле һаман да шунда, XII гасырда. Ә ул ХXII гасырга барып җиткәндер инде. Февраль-март, 1998.
ХӨРМӘТЛЕ Хикәя
Кемлеген яшерергә кирәк дип уйлап та тормастан әйтеп салды: — Мин Кәбул Хәйбуллович булам! Сәркәтип кыз аңа олы күзен акайтып кына карады да көлеп җибәрде: — Әйе-әйе, Кәбул Хәйбуллович, сезне таныйбыз. Ни йомышыгыз иде? — Ярый инде, ни эшегез бар дип сорамадыгыз,— шунда ук аның сүзенә ияртеп Кәбул Хәйбуллович үртәлеп алгандай итте,— юкса, ни эшем булмас дип әйтәсе идем! Һәрхәлдә сәркәтип кызның сүзе: «Ни эшләп йөрисез?» — дигәннән артык та, ким дә түгел иде. Әмма Кәбул Хәйбуллович аны үзенчә аңлады, әзерләп килгән сүзен файдалану мөмкинлегеннән мәхрүм калган укучыдай кимсенде, ишелеп төшкән кәефе башаяк болганып китмәсен өчендер, сәркәтип кыз елмайганнан-елмайды: — Сер нәрсә инде, Кәбул Хәйбуллович?— дигән булды ул: — Һаман да шаяртасыз икән әле. Ә мин бик җитди эш беләндер дип уйлаган идем... Кәбул Хәйбуллович сәркәтипнең бу кадәр дә тапкырланып маташуын өнәмәде, моңа ул әзер түгел иде. Шулай да сүзгә сүзне ямап җибәрәсе итте: — Сез һаман да элеккечә үк чибәрсез икән. Кәбул Хәйбулловичның кәефе кабат уянып, йөзендә якты кояш булып балкырга әзер иде, әмма сәркәтип кыз тиз ара үзен җыеп алырга өлгерде. Картның элеккечә тилеләнергә маташуыннан өркеде. Артыгы белән җитдиләнде. — Сез нәрсә инде, Кәбул Хәйбуллович? Сез нәрсә?— Ул үзенең чәчләрен уч төбе белән ян-ягыннан күтәргәләп куйды. Каршындагы көзгедән көязлеген тикшерде, күкрәкләрен калкытып, йөзен кызартты. — Соңгы вакытта тагын да чибәрләнгәнсез дип әйтимме? Бик чибәрләнеп киткәнсез! Мондый сүзләрне каяндыр ишетеп, шуннан бирле үз гомерендә бик күп тапкырлар әйткән идеме, аларны бер-бер артлы шома-шома тәгәрәтеп торды. Аның саен сәркәтип кыз канатланды, аның саен Кәбул Хәйбуллович яхшырды, күзгә күренеп турайды. Чәче агарып, бөкре чыгарга, кыска буе тагын да басылуга карамастан, ватып-җимереп килгән картлыкка бирешер исәбе юк иде бугай. Ахырда: — Мин кереп киттем,— дип ишеккә күрсәтте. Бу вакытта үз көязлеген чираттагы мәртәбә көзгедән тикшергән чагы иде, сәркәтип кыз аны туктатырга өлгерә алмый калды. Бераздан калын ишек кабат ачылды, аннан бик кәефсез сурәттә Кәбул Хәйбуллович килеп чыкты: — Анда беркем дә юк икән! Инде кабат җитдиләнергә өлгергән кыз: — Көтәбез, иртәннән бирле көтәбез,— дип кенә куйды. Үз гомерендә беренче тапкырдыр Кәбул Хәйбуллович чиратка килеп утырды һәм тынгысызлана башлады: — Менә без эшли идек, хәзергеләрнең исәбендә дә юк икән... — Хөрмәтлем, тәмам бетереп үк киткәнсездер?— диде аңа чиратта утыручылардан берәү. Кәбул Хәйбуллович аның тел төбен аңламады, мактануга күчте. 02.03.98.
ТЕШ ВАКЫЙГАСЫ Хикәя
Тешләрне төзәтергә булдым. Юкса тәмам коелып бетәләр бугай инде. Авызымда сүзне дә тотмыйлар. Иртүк торып, табипка барган идем. Талоннары беткән. Югыйсә мин беренче булып килдем. Алдыйлар, алдыйлар. Бар аларның, көне буена тик утырмаслар шул инде. Түләүле клиникага юлланырга киңәш иттеләр. Адәм көлкесе, салым түләми дип уйлыйлардыр инде. Ничек кенә, ниндиен генә таламыйлар. Берсен котылырга өлгермисең, икенче төрлесен уйлап чыгаралар. Җиренә дә, суына да, юлына да, күперенә дә, хәтта яшәгәнең-эшләгәнең өчен дә салым түләтеп аптыраталар. Имеш, бу акчалар үземә кире кайтачак. Алдатыр хөкүмәт, көт. Әнә, үзләренә түрәләр коттедж салдыралар иде, хәзер виллалар төзетүгә күчтеләр, диңгез буйларында, Кенәри утрауларында, тагын әллә кайларда. Ни ачуланган-сүккән төрекләреннән дә яхшылары юк икән. Мескен төрекләр: — Урыс безне алырга, урыс безне басарга җыена,— дип ничә йөз еллар буена, ягъни Тиле Петр заманыннан бирле кан калтырап яшиләр иде, СССР чикләре бикле булу, урыска читкә чыгарга ярамау гына аларны коткарып килгән икән. Демократия дигән мократ заманы килүе булды, бөтен төрек шәһәрләрен, диңгезен-суын, чәйханәсен-мәйханәсен, базарын-мазарын урыс басты. Бөтен җирдә урыс сүзе, урыс йөзе, урыс адәме. Без татарга бассак та ярый, даныбыз шуның белән чыккан, ә менә урысны кертмәскә кирәк иде. Мескен төрекләр, хәзер урыс кулы астында калып бара ди. Алар йомшак шул. Татар туганда әле бишектә генә ятканнар. Без монда ил даулыйбыз, алар анда биреп маташа. Төрекнеке шәптер шул, юкса урыс кызыкмас иде. Урысныкы бит аның сукыр сыер төсле, алагаем килә дә баса, килә дә баса, авырттырам дип тә тормый... Ну бу теш, сызласа да сызлар икән. Алдыртмыйча булмас, төзәтеп маташмаслар. Һи, тешләрнең энҗе кебек ак, таш кебек каты чаклары бар иде ул. Авызымнан аһ сүзен дә чыгармыйлар иде. Мократлар заманы килгәч: — Ник эндәшмисең, телең юкмы әллә?— дип авызыма суктылар. Ярты тешем шунда коелды. Әмма дә авызым ачылды. Митингларны бер үзем тота идем, артыккарак киткән, «бабай»га сүз әйткән идем, тагын да авызга суктылар, бөтенләй дә тешсез калам дип торам. Әле ярый шушысы имән казыгыдай нык булды. Бөтенләй дә сүз тотмас хәлгә киләсе идем. Ансын да алсалар, нишләрмен? Ну, сызлап та куя. Булмый, киттем әле, түләүлесенә барып карыйм. 02.03.98.
ИРЕНГӘ ДӘ ЙОКМАДЫ Хикәя
Соңгы вакытларда үземне бик сәер тота башладым. Исереп булмый. Күпме генә эчмә, иренгә дә йокмый. Карале тегене, кара, һо, ничек килә! Уңга — сулга, уңга — сулга, аякларына гер такканмы әллә? Әйтәм бит, иренгә дә йокмый. Чын ир шундый булырга тиеш! Тартырга, хатыннар белән йөрергә һәм эчәргә! Һәм берсен дә эшләмәгән кебек кыланырга! Күпме эчтек әле? Йөзне, икене? Икенчесен башладык кынамы? Йөз граммнымы? Шешәне үкмени?!. Менә, күрәсеңме, иренгә дә йокмый? Билләһи! Су тутырып кына саталар. Хәзер заманы шундый. Бөтен кеше аракы заводы ачып бетерде. Кайсылары — юыну бүлмәсендә, кайсысы — базда. Уксус заводы да аракы кайната башлагач, үзегез беләсез... Уксусны бит аны күтәреп эчеп булмый, яндыра. Ә аракы — зәһәр нәрсә, җиңел үтә. Күпме эчтек әле? Әйтәм бит, иренгә дә йокмады. Чын ир кеше бераз гына салган, авызыннан тәмәке исе аңкыбрак торган һәм дә, монысы бик әһәмиятле, хатын-кызга карата үтә дә сак, хөрмәтле булырга тиеш! Аңлыйсыңмы? Шулай шул! Соңгы вакытларда халык бик бозылды әле, бик тә бозылды. Егылып эчә башлады. Начар яшибез дигән булалар. Начар яшәгән кешенең аракыга акчасы булмый аның. Ялган! Имеш, хәсрәтләрен аракыга алыштырмакчы булалар. Түрәләрдән риза түгелләр димәкче инде ул мәсьәләне калкытып язучылар. Эчмәскә кирәк, эчмәскә! Шулай да исереп булмый әле. Хәер, менә шулай матур итеп ашап-сөйләшеп утырганда исерү мөмкин түгел инде ул. Әйдә, күтәрик әле! Эш күп, арыта. Бөтен дөньяның йөген өйделәр үземә. Барысы өчен дә җавап бирәсе, ничәмә-ничә имза саласы. Аларны бит уптым илаһи гына эшләп булмый. Кайсын тыеп торырга, кайсысына юл бирергә? Зур мәсьәлә ул, туганым, олы эш. Сәясәт! Бар кирәкне дә вакытында һәм җиренә җиткереп эшләсәләр, әллә кайчан коммунизмга барып ирешәсе идек. Мин бит коммунист кеше идем. Ни дисәләр, хәзер әзер иде. Ул вакыттагы иркенлек инде юк шул. Демократия, диләр. Дөньяны үзгәртмәкче булып ниләр кыланган иделәр, барыбер шул килеш калды. Элек тә начар яшәмәдек, хәзер дә алдаткан юк. Кара әле, кара тегене, ничек килә! Уңга-сулга, уңга-сулга! Халык вәкиле. Аңа рәхәт, йөзне генә күтәрә дә ләх була. Без монда икенче шешәне бетердек, әле иренгә дә йокмады. Март, 1998.
БАР ИКӘН ЯНАСЫЛАР Нәсер
Мин сине бик тә сагынып көткән идем. Элекләрне мондый хисне татыганым булмагандыр дип әйтә алмыйм. Ә бу юлы бигрәк нык юксындым. Әгәр дә мәңгелеккә югалтсам, ничек кыен булачагын күз алдыма китердем дә акылым шаша калды. Әйтсәм, аңламасыңны бик яхшы беләм. Чөнки дөньяда сүз белән аңлату мөмкин түгел нәрсәләр дә бар ул. Кайбер кешеләр, андый хәлгә очрый калсалар, юкка язмышларына, дөньялыкка, үз-үзләренә үпкәлиләр. Акыл сайлыгыннан бу дип курка калалар. Әгәр дә акылны таяныч итеп кенә яшәсәк, бер дә әллә кая китә алмас идек. Акыл ул кадимлекне, искелекне якынрак күрә. Хис кенә һаман яңалыкка омтыла. Безнең халыкта моң күп, хис — аз. Моң ул бик тә шәхси нәрсә, хәтта, әйтер идем: үтә дә шәхси тоем һәм аның агышы. Тоем бер халәттә генә калса, моң тумый. Хәер, тоем һәм аның үзенчәлекле агышы белән генә моңны аңлатып булмый. Моңның үтә дә шәхси нәрсә икәнлеген бәхәс кылып булмаган кебек, гомумның моңын да инкарь итү дөрес түгелдер. Моң төшенчәсе теге яки бу халыкта булмаска да мөмкин. Әмма халыклар асылда шул моңнары белән аерылалар. Психика дигәннәре шул моңның бер ягы гына. Халыкның моңын тойсаң, иҗатта уңышка ирешәсең. Мин сине сагынып көткән идем. Шушы кадәр дә җаным тибрәнгәне һәм тынгы таба алмаганы гомеремдә дә булмагандыр? Ә синең исең дә китмәгән, татар әйтмешли, ике йоклап та бер төшеңә кермәгәнмен! Тормышта шулай инде ул: берәүләр берәүләр өчен тәмуг утларында янгандай гыйшык ялкыннарында көяләр, ә аларның, көйдерүчеләрнең, исләре дә китми. Дөнья тигез булмый шул. Һаман да бер ягы китек кала. Инде анысы да бөтенәергә өлгерсә, икенче ягы тәмам таралып бетәргә, бүселеп төшәргә җитешә. Хәер, аның бөтен булуында яхшылык бик аз. Тормыш бөтенәйсә, гомер кыскара. Аның һаман да бераз гына китек булуы хәерлерәк. Бөтенәйдеме, бу дөнья йөзендә сиңа эш калмады дигән сүз ул. Аллаһы тәгалә гомер ахырыңа бар нәрсәңне бөтен итә, диләр. Шулайдыр инде, шулайдыр. Ә минем хәлләр китек кенә түгел, тәмам яргаланып беткән. Сине сагынып һәм яратып яшиселәрем бар икән әле... Бар икән әле янасылар... Март, 1998.
БОРЫН МӘСЬӘЛӘСЕ Үзсөйләм
Сәлам әле, сәлам! Ни хәлләр соң? Шәпме? Тагын ни булды? Әй, исең киткән икән. Нигә шаккатасың аңа? Чибәрлек ул туйда гына кирәк. Андыйлар юк, дисеңме? Дөрес, килешәм, хактан да шулай. Ул борынын гына исәпкә алсаң да, хәйран итәрлек, ике ашлык, өч бәлешлек. Кала-кала, пәрәмәчкә дә җитә. Олы һәм тотрыклы. Кыз кешегә бик килешеп бетми инде ул. Шулай да — шәп! Ул кадәр табак чыраена чыпчык борынын утыртып куйсаң, ямьсез булыр иде. Дөрес, килешәм... Кыз түгел?.. Нәрсәсе кыз түгел? Әллә булдымы, тикшердеңме? Ә!.. Кызык түгел, дисеңме? Шулай шул, кызык түгел. Ул кадәр табак чырайга бармак башы хәтле борын булса, кызык түгел. Килешәм. Сүзен каян табып бетәрәсең? Ну, телгә оста үзең. Безнең Гапсаттар абзый кебек. Әгәр, малай, теле бер ачылса, туктатып булмый! Булмый, дим, туктатып... Сөйли дә сөйли, сөйли дә сөйли. Элекләрне Брежнев бабай бар иде. Хәтерлисеңме? Ә, белмисеңдер шул. Юк ла инде, безнең авылныкы түгел... Тукта, белгән юк, безнекеләрдән булырга да мөмкин, бик мөмкин. Сәгатьләр буе телевизордан сөйли-сөйли-сөйли иде. Аннан тагын бер Сөйләшәев чыкты. Горбачев диләр иде үзен. Каршысына Рәисәсен утырта иде дә, и сөйли иде, малай. Күрше авылдан башлап китәр иде, Әмрекәне, Антарктиданы, тагын әллә кайсы кыйтгаларны, әллә кай җирләрне әйләндереп, айкап кайта-кайта сөйли иде. Әйе, бар иде ул сүзгә маһирлар, бар иде. Элек бит шундыйларны чыгара торган нәрсә эшли иде — ЦК. Нинди каз? Нинди тавык? Каян килеп күкәйдән чыксыннар ди? Чыгарсың, бар! Үзең чыгарып кара. ЦК дигәннәре коммунистлар партиясенең Үзәк Комитеты инде аның. Ишеткәнең дә юк? Ничә сыйныф бетердең соң? Унга тула? Мокыт! Хәзер бит унберне укыйлар. Унберне, саный беләсеңме? Менә, санап карыйк! Бармакларыңны бөгә башла, киттек... Беренче сыйныф, икенче, өченче, бишенче, алтынчы, җиденче... сигез, тугыз, ун, унбер. Ничәне бөктек. Унны шул. Хәзер бит санау тәртибе үзгәрде. Реформа булды. Дүртлене алып ташладылар. Шулай шул! Ә син, борын, дисең. Ярый, хуш! Бәлешенә чакырырсың, пәрәмәче булмаса да ярар... Март, 1998.
ДӨНЬЯГА ТАНЫЛУ СЕРЛӘРЕ Хикәя
Артык усал һәм каты булырга да ярамагандыр? Ә бәлки, кәлҗемә кебек мәлҗерәп төшкәнче, ирләрчә катгый һәм таләпчән итеп әйтү дөресрәктер? Ходай белсен, кемгә нәрсә ошый, шул! Берәүләрнең, йомшак кына әйтеп тә, күңеленә-акылына үтеп керергә мөмкин, ә кемгәдер усал эндәшү дә аз була. Кешесенә карап, кешесенә! Кешесенә, дигәннән, мин үзем үтә дә юләр: уемны уйдырып салам, сүземне туры әйтәм! Яратмыйлар. Телемне бүген кисеп алырлар иде дә табага җәеп салырлар, кыздырып ашарлар иде. Юк инде, бик алай өметләнмәсеннәр, үземә дә бик кирәк! Усаллык һәммә кешенең дә кулыннан килә иде ул. Юләрлек кебек үк. Ә менә акыллы булу? Ә нигә әле акыллы итеп үземне күрсәтмәскә? Аннан да җиңеле юк шул. Авызыңны йомып тик йөрисең. Берничә акыл иясенең танылган фикерләрен ятлап аласың, кирәксә-кирәкмәсә дә шуларны әйтеп куясың. Башлары катсын. Әгәр башлары катса, үзләренең ахмак икәнлекләрен төшенәчәкләр. Хәтта иң акыллы кешенең дә башы юкарачак. Тик менә алай гына булыр микән? Акыллы кешенең дә эше хөрти шул. Авыр бурычларны һаман да аңа гына йөклиләр. Юк, акыллы кеше булсаң, авырга килер. Иң яхшысы — юләр хәлеңдә калуың инде ул! — Аның башы эшләми, ахмак шул ул,— диләр дә тынычлыкта калдыралар. Әнә, Николай, гомергә башын юләргә салып йөрде, әле һаман да йөри. Нинди акыллы башлар китеп бардылар. Ә ул — йөри бирә. Йөзгә җитәр, Алла боерса, каты шикәр кебек. Ни күтәреп, ни төшереп бер авыр эш башкарганы юк. Юләр дә юләр, ул да юләр. Борынгыдан калган сүз бар: «Юләрләр — изгеләрдән!» Нинди чиркәүгә карама, юләргә атап салынган. Хәзер безнең татар да урыска иярергә ярата башлады. Теге, Казанда төзелеп ята торган олы мәсҗидне үземә атап салмаслармы? Юк, артык бөек булып китәрмен йә? Юләрлек башымнан ашса да, юләр генә булып йөрергә мөмкинлек бирмәсләр. Халыкның күңеле тар, күңеле! Усаллыкка ни җитә! Бер дулап аласың да, я пыяланы ватасың, яки үзең ватыласың. Ә даның бөтен дөньяга тарала, телләрдән төшми башлый. Март, 1998.
БӨЕКЛӘР АРАСЫНДА Үзсөйләм
Ни өчен шагыйрьләрне бөеккә саныйлар? Акыллы булганнары өчен, дисез инде, шулаймы? Имеш, аларны һәркем белә, сүзләрен яттан өйрәнәләр, үзләрен яраталар. Юк шул, шагыйрьләр алар юләрләр белән беррәттән изгегә саналалар. Юләрнең ни өчен изге икәнлеген белмисезмени? Шулай шул, юләр булганлыклары өчен. Шагыйрь халкы да шул ук юләр инде. Юләрнең, ичмасам, эчендәге тышында гына. Ә шагыйрьнең? Ә шагыйрь дә шулай, эчендәген бөтен кешегә сөйләп йөри, җитмәсә, аһ, мин нинди ахмак, аһ, мин нинди тинтәк, аһ, мин нигә алай эшләдем, аһ, мин моннан түбән яши алмам инде дип шигырьләрендә юләрлекләрен сөйләп бирә. Әнә, сөйгәне дип әле каенны барып кочаклый, әле аягына утлы күмер төшерә дә, пешмәгән җиреннән үзен пешкәнгә санап йөри. Шагыйрь халкы шундый инде ул. Бер дә кешечә түгел. Була да алмый торгандыр инде. Шуңа күрә дә юләрләр белән беррәттән бөеккә саналып йөртеләләр дә инде алар. Юк, акыллы кеше бөек була алмый, бөеклек ул — юләрләр эше. Теге Тиле Петр падишаһны тарихлардан укып беләсездер инде? Нинди генә тилелекләр эшләмәгән, шуңа күрә «Тиле» кушаматын алган, әмма урыс тарихында аннан да бөек зат юк. Ә теге Дивана Иванны белмисезме? Василий улын? Казанны алган, Әстерханны... Төмәнне кулына китереп биргәннәр, ә ул сазлык эчендәге Мәскәвен Өченче Рим дип саташып йөргән. Дивана булмаса, шулкадәр явызлыклар кылыр идеме? Басып алыр иде дә, кеше башыннан салым-ясак җыеп, баеп кына ятар иде. Ә ул кешеләрне кырдырган, үтерткән, астырткан, чаптырткан... Ә салым-ясак түләтерлек беркем дә калмаган. Тагын кайсы бөекне юләр түгел дип уйлыйсыз? Теге Кремль Хыялыенмы, әллә Мыеклы Башбаштакнымы? Изгеләр инде болар, изгеләр! Шагыйрьләр дә шул санда йөриләр. Бөек буласыгыз килсә, диваналыкны корал итәргә онытмагыз! Март, 1998.
БАЙ БУЛУ СЕРЛӘРЕ Хикәя
Бай буласың килсә, аның һичнинди авырлыгы юк. Бер-ике җыр өйрәнеп аласың да, концерт куеп кына йөрисең. Сүзләрен, көен белү дә кирәк түгел. Тавышың булу да таләп ителми. Тасмага бер мәртәбә яздырып куясың да, концерт саен ирен кыймылдатып, саныңны болгап кына торасың. Ә халык егылып кул чабачак, концертларыңа өере белән киләчәк. Гайбәтеннән дә куркасы түгел, киресенчә, сөенергә генә кирәк. Халык хәзер гайбәтне бик ярата, таслап сөйли. Әмма теләсә кем хакында түгел, якын күргән җырчылары турында гына. Әйтик, Илһам, Әлфияне сөйли. Әгәр дә даның шулай таралсын дисәң, иң кулае — җыен юк-барны үзең турында үзең уйлап чыгарасың, халык алдында күңелеңнең шакшы керен чайкап, элеп куясың. Гайбәт аламаларың никадәр ислерәк һәм шакшырак булса, шулкадәр үк яхшы. Хатын-кыз икәнсең, әһә, ул шундый-шундыйрак икән дип “мажиклар” кызыгачак, ир кеше икәнсең, марҗаларның да йөрәк уйный башлый инде менәтерәк. Бер күрер өчен гомерләрен дә кызганмаячаклар, күзләрен майландырып, йөрәкләрен утка төреп, концертларыңа җыелачаклар. Итәкне дә кыскартып, аякларны да озынайтып җибәрәсең. Азганы-азмаганы алдыңа җәймә булып егылачак инде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|