ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 13 страницаМарт, 1998.
БЕЗНЕКЕ КЕШЕНЕКЕЧӘ БУЛМАС Хикәя
— Кешенеке кешечә генә булса да, безнеке кешенекечә булмас инде!.. Өммикамал әбинең һаман да шулай кыска гына мәгънәле сүз белән башлап әйткәннәрен, дәвамында озын-озак сөйләвен хәтердә калдыру өчен дикъкать җитеп бетми шул. Бу дигәннәре белән нәрсәне күз алдында тоткандыр? Үзе аңлатмагач, ни уйларга да белми идек. Һәрхәлдә боларның һәрнәрсәсе кешенекеннән артык дип уйларлык кына баш бар иде бездә. Шулай да, “күрше тавыгы күршегә күркә булып күренә” дигән мәкальдәгечә фикер йөртеп өйрәнүебез сәбәпле, үз тавыгын күркә генә түгел, каз дәрәҗәсенә куя торган хәлләрне белмәвебез аркасында Өммикамал әбинең мактануларын бик алай егылып китеп кабул итми идек. Базар заманасы килеп, итәккә авыр итеге белән капитализм шапылдатып баскач, Өммикамал әбинең хаклы булганлыгы күзләрне ачып җибәрде. Бервакыт иткә дип базарга баргач, бер мишәрдән сорыйм: — Ни хак тора? — Пезнеке чат ит кенә, сөяксез. Шундый да яхшы иткә бик очсыз сорыйм. Әзи суйган,— ди. Хакын әйткән иде, егылып китә яздым. — Миңа майлырагы кирәк,— дигән генә идем: — Күрмисезмени, чат май гына,— дип яшелләнә башлаган итен үлчәүгә куйды. Күреп торам, күркә дип тавык сатмакчы. Базарның түренәрәк уздым. Бер гөрҗи лимон тәкъдим итеп маташа. — Ни хак?— дигән булам. — Минеке — эре, хакы да очсыз,— дип мактап китмәсенме. Ул арада анысы да лимонын үлчәүгә куйды. — Бер ярым лимон бәясеннән,— ди. Ышандырдылар. Дөньяда булырга мөмкин иң яхшы товарлар бары тик безнең базарда гына, бүтән беркайда да юк. Әллә белми идегез? Килеп карагыз, сезнең дә күзләрегез маңгайга менәр. Беркөнне Өммикамал әбинең улы белән очрашкач, әнисен искә төшереп, теге сүзләрен кабатлап әйткән идем, күзләре шар булды. Әмма: — И юләр,— димәсенме миңа,— күршенеке күршегә күркә булып күренә дигәнне ишеткәнең бармы?.. Әнкәй дә безне гел кешедән калышасыз, кешедән ким булдыгыз инде дип ачуланып әйтә иде ул сүзләрне,— диде дә китеп барды. — Ә, алай икән...— Авызны ачып карап калдым. Март, 1998.
КИЧКЕ ФАТЫЙМА Хикәя
Кеше сүзен яраткан Миңлениса абыстай сәгатьләр буе өстәл артында, сөйләүченең авызына колак куеп, әңгәмәдәшен кичкә кадәр тыңлап утыра торган иде. Мондый кеше я җыелышлар өчен туган була, яки укырга, укырга, укырга! Әмма Миңлениса абыстайга аларның берсе дә эләкмәде. Җыелышка барыр иде, чакыручы булмады, укырга йөрер иде, мәктәпләре башлангыч кына икән. Укырга, язарга, сан санарга өйрәттеләр дә бетте-китте. Ерак бер авылда яхшы гына урта мәктәп бар дигәнне кешеләрдән ишетсә дә, тәвәккәл итмәде. Өендә утырып калды. Икеле капчыгы Назыймга унсигез яшеннән кияүгә чыкты. Икесенә бер бала үстерделәр, анысы да әтисенә охшаган тиле җан булып, бер дә авылда ябылып каласы итмәде, калага сыпыртты. Марҗа алып, ни урыстан, ни татардан өч бала үстереп яталар хәзер. Әмма дә Миңлениса абыстай сүз тыңларга ярата, тәмам оеп-эреп китә. Әле күршесе Шәмсекамәр кереп, кичә Котбетдиннең малае ничек Гыйльменисаның кызы белән капка төпләрендә иртәнгә кадәр утырганнарын сөйләп, самавырын екканчы чәйләп, мунча якканы исенә төшкәч кенә чыгып йөгерде. Җитмәсә: — И Миңлениса, исемә дә төшермәдең, суынып беткәндер инде, ишеге дә шар ачык иде,— дип канәгатьсезлеген белдерә-белдерә очты. Ул да түгел, югары оч Фатыймасы керде. Ул да Гөлбанатларга кайткан кала кунакларының күлмәксез йөрүләрен бәйнә-бәйнә сөйләп самавырны ектырды. Аннан Сорурбикә, бераздан Хафизә, кичкә таба түбән оч Фатыймасы, ул гына да китмәде, Зәйнәп кереп, көтү кайтканчы тел чарлады. Инде урамнар тынычланып калгач, йокларга әзерләнгән Миңлениса абыстайның тәһарәтен түбән оч Фатыймасы кабат кереп бозды: — Сез әле монда мине сөякне юасыз икән. Гайбәт таратып ятмасаң, бүтән эшең беткәндер,— дип туйганчы ачуланды. Сүзнең нәрсә хакында икәнлеген аңлый алмаган Миңлениса абыстай һич кенә дә исен җыя алмый төненә биш уянды. Бу хәсрәте таң аттырганчыга кадәр җитте. Берәрсе ни дә булса сөйләгәндер, тыңларга да ярамый юк-бар сүзне, дип хисап итте. Әмма көтү китүгә үк Хәерниса килеп керде. Гыйльметдин малае Кәшфинең кичә исереп кайтуын озаклап сөйләде. Аннан Шәмсекамәр, ул китүгә Сорурбикә, бераздан Хәерниса, тагын да әллә кемнәр килеп күренеп, сүздән сүзгә күчә-күчә бер-бер артлы самавырларны ектылар. Кичкә түбән оч Фатыймасы тагын да керәчәк иде. Март, 1998.
ЧИБӘРЕМ ДӘ БЕР ГЕНӘМ Хикәя
Аны беренче тапкыр урамда күреп калдым. Уңга-сулга ашыгучы халык төркемнәре арасында аңа игътибар итмәү мөмкин түгел иде. Чибәрлеге күзне ертып керде. Хәтеремә йөзе-сурәте уелып калды. Икенче тапкырымда ул үзе, театрда, фойеда вакытта миңа текәлеп, исендәге танышлары картотекасын актаргандай карап торды да, мондый кешенең әлегә анда кертелмәгән булуын искәреп, карашын читкә алды. Янына килергә кыймадым. Өченче мәртәбәдә батырлык һәм тәвәккәллек ташып торган чак иде. Кибеттә китап актаргалаган вакытына туры килдем. Юри сүз каттым: — Без танышлар бугай? Ул гаҗәпсенүен яшермәде. Мин исә сүзгә сүзне ялгарга ашыктым: — Таныш булмасак та, мөгаен җаннарыбыз Аллаһының бер рәхмәте мизгелендә яратылгандыр,— дидем,— шуңадыр якын кешемдәй тоеласыз. Болай ук итеп әйтүем ханымны аяктан ега язды. Ни дияргә сүз таба алмыйча теле тартышты. Инде дә беләгеннән тотып, тагын бер назлы сүз әйтсәм, тәмам туганыдай итеп күрәчәк иде. Сүз айгырын авызлыкладым. Тынлык үз хөкемен башкарды. Бер яктан, җавап таба алмавы, икенче яктан, минем һични хакында такылдамавым аны тулысынча бөлдерде. Алга таба да болайга китсә, сөйләшүне һәм танышуны дүртенче очракка, ягъни кабат очрашуга кадәр калдырырга да бик мөмкин иде. Әмма вакытымның тыгызлыгын онытып җибәргәнмен. Ул үзе дә һичкая ашыкмады. Шулай танышып киттек. Аның чибәрлеге, телендәге сүзенең тәме, холкының күркәмлеге мине тәмам әсир итте. Моннан соң да ничә тапкырлар очраштык. Аның кебек тә назлы һәм җанны эретер дәрәҗәдә иркәләүче кешене Ходай тәгалә бүтән һичбер яратмагандыр дигән уйга килгән чакларым аз булмады. Исемә төшерәм дә, җаным хыял канатларында күкләргә аша... — Эһ, егетләр!.. — Син кайда инде анда? Чукынып утырасыңмы әллә, хайван? Әнә, ишеттегезме? Үзе инде ул! Чибәрем, гүзәлем, сандугачым, бер генәм! — Йөгердем, хатын, йөгердем! Март, 1998. НИЯТЛЕ БАБАЙ Хикәя
Уйланганы барып чыкмый, ниятләнгәне кирәк! Ни дисәгез дә шул инде. Күп вакыт җиң сызганып олы эшкә тотынасың, ә аның нәтиҗәсе бик кечкенә булып чыга. Вак дип тибеп кенә үткәнең исә кайвакыт бөтенләй дә киресе, ягъни дә шундый зур нәрсә булып чыга ки, артыңнан килеп, үзеңне басып китә. Мин белгән дөньяның бер кануны менә шушы... Гали абзый эшкә бик уңган кеше иде. Бер дә тик тора белмәде. Әле бәрәңге бакчасын бүлеп алмагачлар утыртты, әле кычыткан чабып күмхуҗга тапшырды, әле урман кисте, әле башкасы... Исәбе бик мулдан кубып, җәелеп яшәү иде. Ихатасын һәрьяклап тәртиптә тотты. Кулына алган чалгысы елгыр булды, җиккән аты уйнаклап торды, сыер-сарыгы күп иде. Ни хикмәт, бер дә бәрәкәтен күрмәде. Уллары-кызлары үсә бардылар, чыгып китә тордылар. Кыз баланың кияүле булуы яхшы, анысы. Әмма уллары да читтә оя коруны уңайлырак күрделәр. Гали абзый үзе гомерен эш белән уздырып, яшенең олыгая баруын сизми дә калды. Инде балалары рәхәт җирләргә урнашып беткәннәр иде. Ул арада хатыны мәңгелек йортка китеп барды. Гали абзый вактан-вак сарыклары, вактан-вак алма бирүче бакчасы, сипләнгән алты почмаклы йортында ялгызы калды. Инде кулында көче беткән. Ничек кенә тырышмасын, элек бер сәгатьтә башкарган эшен хәзер көн эчендә дә бетерә алганы юк. Ничек уйласа, шулай була иде дә... Балалары да анда-санда кайтып булышкалап китсә ни булыр иде? Шулай гаҗизләнгәнендә хәтере яңарып, борынгылардан калган гыйбарә исенә төшкәч, инде дә ниятләп карарга кирәклеге белән килеште. Иртән торып, ишек алдына чыкса, кышкы буран йөзеп тә чыга алмаслык итеп кар өемнәрен күтәреп куйган. Гали бабай: — Ният иттем шушы карларны көрәргә,— дип көрәгенә ябышты. Беләкләренә гайрәт кайттымы, кардан ишек алды арчылды. Моннан бер-бер әкәмәт тапкан Гали абзый мичкә ягуны, маллар карауны, аш пешерүне дә нияткә йөкләде. Күршеләре: — Гали бабай яшь хатын алган булырга кирәк,— дип сөйләнделәр. Моны ишеткәч, анысын да бабай нияткә йөкләде. Ниятнең хикмәте бар шул, бик бар! Март, 1998.
ӨМЕТТӘН КИСЕЛҮ Хикәя
Өмет белән яшәргә дә яшәргә инде. Җир йөзендә бүтәнчә гомер сөрергә ярамый. Хәтта җиңелгәндә дә өмет бәндәне күтәреп ала һәм үстереп җибәрә. — Өметтән киселергә язмасын! Әткәй аз сүзле иде. Аңлатып торуны кирәк тапмый. Әйтә куя. Уеп кына ала, яки мәңгелек яра булып сүзе җанны ала, яисә савыктыра, саныңны арттыра. Миннән — булмады. Кешенең күңеленә барып җитә ала торган, җанын актарып ташлаучы сүзләрне таба алмыйммы, әллә башкачамы, барып чыкмый. Усалланып та усал булмый калырга мөмкин. Шулай да өметсезлеккә бирелергә иртәрәктер әле. Уеңны уйдырып салу гына да җитми икән әле, аның хикмәте булырга тиеш икән! Шулай бервакыт дуслар әңгәмә кордылар. Бар да бер-берсенә колак тоттылар. Һәр сүзгә биш яклап шунда ук җавап белән ташланырга гына торалар. “Әйе!” яки “юк!” белән генә котылырлык түгел. Сүз сүзне кузгатып, татарның иң калын саналган “Аңлатмалы сүзлеге” дә юкарып калды. Гарәп, фарсы, төрек, урыс сүзләре дә шактый бушатылды. Әмма берәгәйлек һаман да җитми кала бирде. Кем котырткандыр, шунда авыздан татарның иң әшәке сүзе ычкынды: — Мөртәт! Кинәт бар да тынып калдылар. Кайсысына атап әйтүем тәгаен түгел иде. Өстәл яны бушап, әңгәмә табыны тәмам такырайды. Мин икенче мәртәбә: “Мөртәт!”— дип әйтергә җыенган чагымда янымда һичкем калмаган иде. — Эһ, мөртәт! Яшәүнең мәгънәсе пыскыган җиреннән гүяки кинәт сүнде. Апрель, 1998.
ЙОКЫ ТӘМЕ Хикәя
Йокының тәме төш күрүдә инде анысы. Ни кадәр күбрәк йокласаң, ул төш дигәнең шулкадәр үк катлыланып-катлыланып керә. Гайниҗамал абыстай да төшендә әнә әллә кемнәр белән сугышып-кыйнашып, йокысыннан тәмам ватылып уяна да, әллә кайчан яшәп узган, тарих инде кемлекләрен дә оныткан әүлияләр һәм ишаннар рухына догаларын укый-укый аптырап бетә. Габбас абзыйның исә эшләре — худта. Йокыдан уянуга, көн нинди булыр икән дип тәрәзәдән карый да йокысын оныта, йокысы белән бергә төшләре дә хәтереннән чыгып, ике кулына дөнья эшләре ябыша, берсеннән котыла алмый, икенчесен башлап өлгерә. Эшнең асылы кешенең үзеннән бугай ул. Төшнең тәме дә адәм баласының үзенә бәйле. Борынгылар әйткән, бәндәнең хөрмәте үзе белән, дигән. Ягъни мәсәлән, нинди кунак килмәсен, үз ризыгы белән төшә, имеш. Кешенекен бүтән берәү ашый алмый. Кемнеңдер кул осталыгы икенчегә шатлык китерерлек булсын. Кул хакын түләү — изгелек, түләми калдыру — аның өлешенә керү, ризыгын ашау. Габбас абзый кадәр эшкә уңып туган булса иде балалары, аз гына тырышлык куйсалар, әллә кемнәр булырлар иде. Ә менә Гайниҗамал абыстайның балалары үзеннән уздырды гына түгел, чыннан да әллә кем булдылар инде. Кеше саен, синең белән фәлән-төгән булмагае дип, һәрберсенә язмыштан хәбәр биреп йөриләр. Габбас абый әйтә: — Ни язса, шул булыр, әмма бәндә бар нәрсәсен дә Ходай тәгаләгә генә йөкләп, үзе бер дә гамәлсез торырга тиеш түгел. Аллаһыга гына калдыру — ялкаулар эше,— ди. Дөрес әйтә. Мин дә аның хаклыгына тарихлардан хәбәрләр китерә алам. Шулай да баш кына катырасым килми. Үз гаебебезне кешегә сылтау гына җитмәгән, сакал сыпырып, Ходай тәгаләгә йөкликме инде? Тәкъдир дигәч тә, аны алай ук гади генә дә аңларга ярамый, үз өстеңә үзең өчен җаваплылык төшмәсә, дөрес булмый ул! Бәндәлек хөкеме бик хикмәтле нәрсә шул. Эһ, бик тәмле төш күреп, рәхәтләнеп йоклый идем, оран салып уяттылар. Тагын күземне йомдым. Тәки йокларга бирмәделәр. Белмиләр шул, белмиләр: йокы кыз белән татлы булган кебек, төш күргәнлек белән дә тәмле! Апрель, 1998.
ҖЕН БЕЛӘН ПӘРИ Хикәя
“Пәри — башка, җен — башка!”— диләрме? Хак икән. Мин дә машина алдым әле. “Җигүле”. Утырып киттем. Рәхәт кешегә! Элекләрне аяк табанын ашатып интеккәнмен. Эшләр дә җайга китте, хатын да тынычланды. Теге яшелле-кызыллы-сарылы “светофор”га (Батулла агайча “юлбирге”дер инде) килеп туктавым булды, ул да түгел, арттан китереп тә чәпеделәр. Ниләрдер коелып та төште. Урамның икенче ягында барысын да күреп торган ДАИ хезмәткәре, миңа кызыл кенәгәсен селкегән бәрдерүчене таныпмы, көлеп бер күз сирпеде дә безгә арты белән борылып басты, вакыйганы онытты. Өр-яңа машинамны харап иттеләр, юньсезләр! Шулай да: “Сабыр бул, кызулык — яхшы киңәшче түгел!”— дип юатам үземне. Теге дә, бәрдерүче, чытырдап ябышты. Машинасы — затлы. Мин авызымны ачарга өлгермәдем: — Нигә туктаттың?— дип бер сүзен ун кабатлап бәйләнә дә башлады: — Нигә туктаттың?.. Мин артка чигендем. — Кирәгеңне бирәм, беләсеңме мин кем?— ди бит бу. “Җанкисәр микәнни?”— дип уйларга да өлгермәдем, куркудан тәнем калтырана башлады. — Мин,— ди бу,— мин, атаңны сатыйм, анаңны алыйм, арбитраж суд судьясы! Менә кызыл кенәгәм! Кара! Яптырам да куям! Бу машинамны сатып, “Волга” аласы идем. Харап иттең! Хараплар иттең! Ничек сатыйм хәзер? Мокыт!.. Мин тагын да арткарак чигендем. Ничек әйтәсең инде аңа гаеп үзегездә дип? Кем инде туктап торган машинага китереп бәрдерә? Җитмәсә, өр-яңа машинамны җимерде. — Әле мин сиңа кирәгеңне бирәчәкмен!— Судья әлеге дә баягы кызыл кенәгәсен болгап һаман да өскә килә бирде.— Чукындырам мин сине, төрмәдә черетәм! Тагын да артка чигендем. ДАИ хезмәткәре бөтенләй дә багана артына кереп качты. Үзегез хәл итегез, янәсе. Кем дә ярдәм кулын сузмасын, яклап чыкмасын аңлап, “балтам суга төште”, йөрәк, күкрәк куышыннан чыгып, табан астына качты. “Cез, әфәндем, ялгышасыз, үзегез гаепле, беренчедән, “юлбирге” төбендә, юл чатында мине узмакчы булгансыз, сулыма уңыгыз белән бәрелгәнсез, икенчедән, дистанция, аралык арасын тотмагансыз,— дип ничек әйтим?— Өченчедән, өченчедән...” — Төрмәдә черетәм, акча түлә!— дип судья ярты машинасы хакын таләп итүендә булды, мин исә, артка чигенүдән туктап: — Сез судья булсагыз, мин — “Алтынчы бүлектән”, майор,— дип әйтеп ташладым. Үз хакындагы сүзләрем шыр ялган иде. Әмма тегенең йөзе кинәт үзгәрде, шунда ук, суынырга да өлгермичә, туктаусыз гафу үтенергә тотынды һәм, машинасына утырып, китеп тә барды. Ә мин телсез калдым. Бу “Алтынчы бүлек” дигәнем нәрсәдер, белмим, шулай башкаларның әллә кем булып әйткәннәрен ишеткәләгәнем бар иде. Имеш, ул бүлектән һәммә каракның коты очып тора, дип. Хак икән. Әйе шул: “Пәри — башка, җен — башка!” Апрель, 1998.
ГӨЛБИРӘ Хикәя
— Сез миннән исемне сорап аптыратмагыз. Барыбер әйтмим. Һе, белер идегез бугай!— Чибәр кыз үзенең күркәмлеге белән шулай мактана. Ә исеме, ә исеме, болай гына... Зат өчен сүзне төрләндергәндәй итә. Әйтәсе килә инде аның, белеп торам. — Гөлнәзирә, Гөлсылу?..— Нигә санамаска, хатын-кызларның исемнәре тагын да бар ул: — Нәбирә, Гөлнәбирә? — Әйттерә инде, телдән сөйрәп чыгара, чукынчык. Әйдә, ярар, монысы дөрес булмый калмас: — Гөлбирә?.. Чибәр ханым зәңгәрле-яшелле күзләре белән тутырып карады, ирен читендә назлы елмаю тибрәнде: — Каян белдегез? — Әллә дөресме? — Әйе шул! Җаныма урынны җиденче күктән бирделәрмени, үзсенеп һәм үсенеп киттем. Шул ук күктәге кояш әгәр шушы кадәр эссе булмаса, канатларымны көйдерермен дип курка калмас идем. “Ай чибәрем генә, назлы гөлем...” Юк, бу сүзләрне әйтергә иртәрәк әле, бүтәнрәкләре юкмы? Һай элекләрне, телем белән элеп ала, егып сала торган идем! Ничек соң әле? Әйе, нәкъ шулай! Көннәр бик эссе тора, әллә соң берәр кафега керәбезме? — Ә нигә кермәскә? Бик теләп! Юка күлмәк кисәм дә, эсселәтте, туңдырма да алсагыз... Ничек сөйләшә, һай ничек сөйләшә! Бу күркәм иреннәрнең ишеге артында нәкъ шундый сүзләр генә булырга тиеш! Нәрсә ди, күлмәгем дә юка, диме? Күзем сукыр түгел иде дә, мөшкәт төсендәге тәненә, яңа пешкән алмадай тулган күкрәкләренә, талчыбыктай билләренә әллә кайчан карашымны кадап, шул казыкка хисләремнең нәфесе бозавын яланырга бәйләп куйган идем инде. Исеме дә нинди матур. Гөлбирәм, диме? Биргәч, шәп инде ул, бик шәп! Кайсы кафега керергә киңәшеп бетердек кенә, безнең янга бер багана килеп басты. — Мансурчик,— ди бит теге чибәркәй моңа,— безне кафега чакыралар, керик. Мин инде ризалыгымны бирдем. Баш тарту яхшы түгел! И хәсис, юньсез, убырлы карчык. Җитмәсә албастысы да туя белми икән. Рәттән унбиш савыт туңдырма ашап бетерде. Бар акчаларымны түләп, көчкә чыгып качтым үзләреннән. Апрель, 1998.
ЮНЫС БАБАЙ БЕЛӘН СОАВТОРЛЫКТА Хикәя
— Әйдә языйк әле! — Юныс бабайның җитмешкә җитеп барганда язучылык сәләте борынларга маташып килә иде.— Мин сөйләп торырмын, сиңа, энем, эш аз калыр, язып кына барырсың. Ну, төзәткәләрсең, ничек кирәк, шулай әвәләрсең. Соавтор диләрме әле? Әйе, әйтәм бит, шул булырсың... Юныс бабайның тиен күзләре сум аулап карап торды. Сабыйланып маташуы бер-бер хәйләгә генә түгелме дип сагаерга тиеш идем. Әмма вакланып тормадым. Авызны гына ердым. — Көләсең син! Әллә Юныс бабаңны дөнья күрмәгән дип беләсең? Һи-и... Әллә кем була идем әле мин!..— Картлач сөйләргә-сөйләмәскә дип карап торды да, хатирәләр диңгезенә кереп чумды, минем дә муеныма аркан чалып, шунда таба сөйрәде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|