Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 14 страница




— Шу­лай бер­ва­кыт, те­ге, тук­са­нын­чы ел­лар­да, Ка­зан шау­ла­ды­мы? Әйе-әйе... Кит­тем ми­тин­га­га. Бе­рәү чы­гып сөй­ли, икен­че­се, өчен­че­се... Унын­чы­сы­на ка­дәр са­нап тор­дым. Әй­теп­ме-әй­тә­ләр. Әфи­сәр­ләр йор­ты янын­да. Чык­ты Ве­те­ри­нар инс­ти­тут рек­то­ры. Кем иде әле? Бе­лә идем бит... Ярар, шун­нан, ни, си­нең ке­бек гәү­дә­ле ке­ше. Сүз баш­ла­ды. Те­тә­ме-те­тә. Шәй­ми бе­лән бер­гә укы­ган­нар икән. Бер курс­та. Әй­тә бу: “Шәй­ми,— ди,— акыл ягын­нан зә­гыйфь иде. Гел “биш”­кә уку­ы­ның сә­бә­бе акыл­дан тү­гел, бәл­ки ты­рыш­лык­тан. Те­ма­ны бе­леп ба­ра, әм­ма үзе­нең ба­шы юк. Шул те­ма­ның прак­тик ягын күз ал­ды­на ки­те­рә ал­мый... Те­ге­ләй дә бо­лай... Ни­чек ул өл­кә ко­ми­те­ты сәр­кә­ти­бе бул­ды, Та­тарс­тан­га ху­җа бу­лу дә­рә­җә­се­нә ме­неп җит­кән, ни­чек бо­лай, кем?”— дип ка­бат­лый-ка­бат­лый би­рә ге­нә ки­рә­ген. Ә Шәй­ми — шун­да. Мес­кен, уң­га тар­ты­ла, сул­га, бер­ни эш­ли ал­мый. Һич­кем кул бир­ми, сү­зе­нә ко­лак сал­мый...

— Ата­сы акыл­лы бул­ган, ди­ләр. Шәй­ми­гә ата­сы бик бу­лыш­кан. Егер­ме дүрт яшен­дә Ле­нин ор­де­ны ал­дырт­кан әле ул аңа. Бик яшь­ли юга­ры кит­кән, бик яшь­ли. Әгәр дә ал­дан бе­рәү, арт­тан-ян­нан икен­че­се-өчен­че­се бул­ма­са, бик әл­лә кая ба­рыр­сың ди...

— Ул ва­кыт­та, үзем­не әй­тәм, ах­мак, Шәй­ми­гә, ба­рып, кул гы­на би­рә­се шул. “Ип­тәш Шәй­ми, мин — сез­нең бе­лән!”— ди­я­се, хә­зер ки­мен­дә бер ки­ңәш­че­се, кул-баш вә­зи­ре бу­лып кы­на уты­рыр идем. Ал­ла­һы тә­га­лә дә юлын ач­кан иде... Языйк әле, энем, әй­дә языйк бу хак­та хи­кә­я­не. Юныс ба­баң әл­лә ни­ләр бе­лә ул. Та­гын сөй­лим­ме?

Мон­сы да бик җит­кән иде. Я чын­нан да сөй­ләр, ан­нан яза­сы бу­лыр.

— Кая кит­тең?

— Юныс ба­бай, бү­тән ва­кыт­та... Эшем бар иде... Ярар-ярар, язар­быз...

­ Ап­рель, 1998.

 

 

­КҮ­ҢЕЛ БҮЛ­МӘ­СЕ­НЕҢ ХӘЛ­ЛӘ­РЕ

­ Хи­кәя

 

Бе­рәү әгәр дә үзе­нең сө­ек­ле­сен ме­нә ки­лер, ме­нә ки­лер дип көт­сә, ә те­ге­се­нең мөм­кин­ле­ге бул­ма­са, ягъ­ни кил­ми кал­са, көт­кә­не­нең бә­гы­ре ки­се­лә, йө­рә­ге өзе­лә ин­де, чын­нан да. Кая ба­рыр­га, нәр­сә эш­ләр­гә бел­ми ап­ты­рый, җа­ны әр­ни. Әм­ма дә һа­ман — ме­нә ки­лер, ме­нә ки­лер дип кө­тә. Бе­раз­дан шул сө­ек­ле­се­нә бе­рәр­сен ох­ша­та, ан­нан икен­че­сен. Мо­ны­сы кү­зе­нә шу­лай кү­ре­нү­дән ге­нә. Ин­де дә бө­тен ке­ше­ләр сө­ек­ле­се ке­бек то­е­ла баш­лый­лар.

Күп ке­ше­ләр шун­дый ва­кыт­та үза­ра та­ны­шып ки­тә­ләр һәм, сө­ек­ле­лә­рен оны­тып, бү­тән яр­лар­га җа­наш бу­лып ку­я­лар. За­ры­гып кө­тү ке­ше­нең кү­ңе­лен­дә буш­лык ту­ды­ра. Хәт­та кү­ңел ише­ге дә бик­сез ва­кыт бу­ла бу. Кул су­зу­ы­ңа ачы­лып ки­тә, хәт­та бер оч­рак­лы ел­маю­ың бе­лән дә ке­ше­нең кү­ңел бүл­мә­сен­дә аяк са­лу өчен рөх­сәт алыр­га мөм­кин­сең. Әнә, Рә­мил, нәкъ шу­лай ит­те. Бе­рәү­ләр, сө­ек­ле­се кил­мә­сә, чә­чәк бәй­лә­мен чүп са­вы­ты­на таш­лап, дүрт як­ла­рын кыйб­ла итеп ки­тә­ләр дә ба­ра­лар. Ә Рә­мил һа­ман са­быр гы­на көт­те. Олы бо­ры­нын да чы­лат­ма­ды, ке­че җа­нын да вак­ла­ма­ды.

Бә­хе­те­нә бер чи­бәр­кәй ан­нан сә­гать со­ра­ды. Сөй­лә­шеп кит­те­ләр. Ике­се­нең хә­ле бер үк төр­ле бу­луы бе­раз­дан алар­ны сер­гә-сер ге­нә тү­гел, кул­га-кул бәй­лә­де.

Рә­мил­нең ке­сә­сен­дә ки­но­га ике би­лет иде. Чи­бәр­кәй кар­шы кил­мә­де. Фильм бик шәп бу­лып чык­ты. Мә­хәб­бәт­нең ни бар сер­лә­рен аер­ма­чык күр­сәт­те­ләр. Ахыр­да Рә­мил бе­лән чи­бәр­кәй дә үз­лә­рен ки­но ге­рой­ла­ры­дай хис ит­те­ләр.

— Сез­не оза­тып ку­яр­га­мы?

Рә­мил­нең те­лә­ге­нә чи­бәр­кәй кар­шы кил­мә­де.

— Ко­чак­лап үп­сәм, ачу­ла­ныр­сыз ин­де?— ди­де, озат­кан җи­ре­нә­чә ки­леп җит­кәч, әр­сез­ле­ген яшер­мә­гән Рә­мил.

— Ачу­ла­ныр­мын,— ди­де чи­бәр­кәй,— шу­лай рөх­сәт со­ра­га­ны­гыз өчен!

Ү­беш­те­ләр. Ин­де Рә­мил чәй­ләп чы­гар­га да кур­кып кал­ма­ды...

Ба­ры тик ир­тән уя­нып кит­кәч ке­нә кем янын­да ят­кан­лы­гын, исе­ме ни­чек бу­лу­ын бе­лә ал­мый­ча ап­ты­ра­ды. Ки­ре чы­гар­лык тү­гел, һәр­төр­ле ишек­ләр ун ке­лә бе­лән бик­ле иде­ләр.

­ Ап­рель, 1998.

 

 

­КОЙ­МА­СЫ КОЙ­МА ГЫ­НА­МЫ?

­ Хи­кәя

 

Та­тар шун­дый ин­де ул, сөй­ли-сөй­лә­нә баш­ла­са, һич югы, әйе, күр­ше­се­нең кой­ма­сын чәй­нәр­гә то­ты­на. Элек­ләр­не, югый­сә, таш кой­ма­лар тө­зел­гән чак­лар­да, теш­лә­ре үт­мә­гән­дер. Ә хә­зер — за­ман баш­ка, кой­ма­ла­ры да яшел­ле-зәң­гәр­ле-са­ры­лы. Бал-май сөрт­кән ке­бек, “Ка­зан тор­ты”н­нан бер дә ким тү­гел.

Әм­ма лә­кин Би­би­фа­тый­ма абыс­тай ике сүз бе­лән Гыйль­мул­ла­ның кар­чы­гы Га­фи­фә­не ек­кан. И мес­кен, ни­чә көн урын өс­тен­дә бо­зау ке­бек мөг­рәп-мөг­рәп ята ди. Тиз­дән са­быр­лы­гы сы­нып, гүр ия­се бу­ла кал­са да га­җәп­лә­нер­лек урын юк. Хә­лен бе­ле­шер­гә кер­гән Гыйль­ме­ни­са­га:

— Җа­ным­ны из­де,— дип зар­лан­ган.— Әтә­чең­не тый, имеш. Ни бул­ган ин­де, бас­сын та­вык­ла­рын, рә­хәт­лән­дер­сен иде. Та­вык­ла­ры­на гы­на ях­шы. Аның че­беш­лә­ре­нә ка­дәр күр­ше әтә­чен күз­ләп йө­ге­рә. Юк ин­де, ма­ла­ка­ем, шу­ңа да көн­лә­шә. Үз әтә­че ча­тан бу­лу­да ми­нем әтә­чем­нең ни га­е­бе бар?

А­ның сүз­лә­ре­нә ко­лак са­лыр-сал­мас­тан Гыйль­ме­ни­са:

— Бу­лыр-бу­лыр, җа­ный­ка­ем,— дип те­зә икән,— ул әтә­чен әй­тер идем ин­де, та­як­ка та­я­нып йөр­сә дә яра­ган бу­лыр иде. Кой­ма ба­шы­на ме­нә дә кыч­кы­ра, ме­нә дә кыч­кы­ра тор­ды. Ая­гы­на сез­не­ке­ләр ге­нә сук­ты дип, га­еп­не без­дән кү­рә әле, җит­мә­сә. Алар­ның кой­ма­ла­ры че­рек бул­ган­га ни гө­на­һы­быз бар? Сы­нып төш­кән, әтә­че өс­те­нә ау­ган, ма­лай­ка­ем. Шун­нан бир­ле ак­сап йө­ри. Яшел­гә бу­я­ган бу­лып. Әл­лә ни ит­те­ләр ин­де. Са­ры­га гы­на бу­я­са­лар, яра­ма­ган­мы­ни?

“­Са­ры” ди­гән­нән Га­фи­фә­нең са­руы кай­ный баш­ла­ды. Баш өя­нә­ген оны­тып, уры­нын­нан то­рыр­га ит­те. Авыл­ла­ры бе­лән һәм­мә­се­нең дә кой­ма­ла­ры яи­сә яшел­гә, яки зәң­гәр­гә бу­ял­ган исә дә, бер­дән­бер Би­би­фа­тый­ма­ны­кын гы­на ярат­ма­ды­лар, бик озак­лап һәм озын­га су­зып тир­гә­де­ләр.

Шу­лай итеп, әтәч­тән та­вык­ка, та­вык­тан йо­мыр­ка­га, ан­нан та­гын әтәч­кә кай­тып, яңа­дан кой­ма чәй­нә­шер­гә то­тын­ды­лар. Алар­га юга­ры оч­ның Өм­ме­ни­са ки­леп ку­шыл­ды. Бер сөй­лән­гән сүз­лә­рен икен­че мәр­тә­бә та­гын бер кат әй­лән­де­реп ал­ды­лар.

Ул да тү­гел, Зәй­нәп­ба­ну кер­гән иде, аны­сы да сүз­гә ия­реп кит­кәч, ка­бат­ла­ныл­ган­нан гы­на сүз­ләр ар­тык бул­мас дип­ме, та­гын да бер кат өчен­че мәр­тә­бә әй­лән­де­реп ал­ды­лар. Би­би­фа­тый­ма­ның кой­ма­сы кой­ма, әтә­че әтәч, та­вы­гы та­вык кы­на бул­ма­ды, Мәс­кәү крем­ле­нә, күр­кә­гә һәм аж­да­һа­га әве­рел­де.

О­зак­ла­мый ул үзе дә ки­леп кер­де һәм:

— Әйт­мә­гез дә ин­де, ма­ла­кай­ла­рым, әтә­чем ак­сак кы­на бул­са да, кой­ма­ла­ры­ма ка­дәр ишеп ба­ра,— дип те­зеп ке­нә кит­те. Аңа бү­тән­нәр дә ку­шыл­ды­лар, бу юлы­сы да сүз­лә­ре шул ук бул­са да, көй­лә­ре ге­нә баш­ка­ча яң­гы­ра­ды.

­ Ап­рель, 1998.

 

­ДӨН­ЬЯ­НЫ КУЛ­ГА АЛУ СЕ­РЕ

­ Хи­кәя

 

Ү­зе­без­нең бә­хет­сез­лек­не ке­ше­дән кү­рер­гә өй­рән­гән­без ин­де. Хәт­та ни зур би­лә­мә­ләр ия­се урыс агае да шу­лай зар­ла­ну­дан туй­мый. Та­ри­хы­быз бү­тән­чә­рәк ба­рыл­са, әл­лә кем бу­лыр­быз ке­бек то­е­ла. Әм­ма бу — ба­ла­лык кы­на, са­бый­лар­ча ал­да­ну­дан ки­лә. Мин үзе­мә ка­рыйм да, әл­лә кем бу­ла ал­ма­вым­ның сә­бә­бен ачык­лар­га то­ты­нам. Ак­чам юк, чөн­ки би­ек­тә утыр­мыйм, ке­ше яз­мы­шы бе­лән уй­на­мыйм. Әгәр дә ан­дый бул­сам, кар­шым­да баш иеп ке­нә йө­рер иде­ләр. Шу­лай дип уй­лыйм да әй­теп ку­ям, ми­нем кем­ле­гем нин­ди урын­да уты­ру­ым­нан то­ра икән. Акыл ягын исәп­кә дә алып ма­таш­мыйм, чөн­ки аның бе­лән әл­лә ни ерак ки­теп бул­ма­сын кү­реп то­рам. Юга­ры­да­гы­лар бер дә әл­лә кем тү­гел­ләр әле.

Шун­дый уй­лар бе­лән утыр­ган ва­кы­тым­да Са­мат ки­леп ке­рә, өс­тә­ле­мә бер яр­ты чы­га­рып утыр­та.

— Әй­дә, бе­рәр­не!

Бер ге­нә тү­гел, ике дә, өч тә бу­ла. Ше­шә­не яңар­та­быз. Биш, ал­ты... Җи­де­дән соң сан юга­ла. Йө­рәк­кә ба­тыр­лык иңә. Дөнья үзе­нең бар­лык чүп-ча­ры, тә­хе­те-бә­хе­те һәм кол­ла­ры бе­лән кул­га ки­леп кер­гән­дәй бу­ла. Аны уч­ка ка­ты гы­на кы­сып, йод­рык­ны өс­тәл­гә сөл­лим. Дөнь­я­лык­ның кү­зен­нән ут­лар кү­ре­нә бул­са ки­рәк, өс­тәл, ур­та­лай яры­лып, утын ки­сәк­лә­ре­нә әве­ре­лә. Ин­де урын­дык­лар­ны поч­мак­ка очы­рып, идән­гә уты­ра­быз һәм бо­рын­гы ба­ба­лар­ның бә­хе­те­нә сок­ла­на-сок­ла­на ше­шә ача­быз.

Дөнь­я­лык бе­лән ге­нә чик­лән­ми­чә, ку­лы­быз күк­ләр­гә та­ба үре­лә, га­ләм­не йод­рык бу­газ­лап ал­мак­чы итә. Тик код­рәт җи­теп бет­ми. Та­гын ил­ле­шәр­дән өс­ти­без. Аз. Та­гын ил­ле­шәр­дән... Авыз­да са­сы тә­мә­ке­не көй­рә­теп, тө­те­нен тү­шәм­гә өрә­без. Ан­да бал­та эле­нә. Ә без­нең эш­ләр һа­ман ал­га ба­ра. Га­ләм­не ни­чек тә ике­без­гә ти­гез итеп бү­лер­гә план­нар ко­ра баш­лый­быз. Кылт ур­та­сын гы­на та­бып бул­мый.

— Син бая да дөнь­я­ның ях­шы ягын үзе­ңә ал­дың, Рә­сәе-Та­тарс­та­ны бе­лән ко­ты­бын гы­на ми­ңа кал­дыр­дың,— дип ри­за­сыз­лы­гын бел­де­рә Са­мат,— бу юлы да йол­дыз­лар­ның иң шәп­лә­рен ге­нә чүп­ләп бе­тер­дең, ми­ңа дүрт аяк­лы­ла­рын гы­на кал­дыр­дың, Кә­җә, Са­рык, Бо­зау ише­сен!

Та­выш чы­га. Ми­нем би­рә­се кил­ми, ә ул үзе­нә дәгъ­ва­лый. Га­ләм­не дә бү­ле­шү фи­ке­рен баш­лап үзе әйт­кән­ле­ге­нә ба­сым ясый. Йол­дыз­лар­ны уч­ла­ган йод­ры­гым бе­лән күз тө­бе­нә сөл­лим. Ул — ми­ңа. Мин — аңа, ул — ми­ңа... Аның-ми­нем күз­ләр­дән йол­дыз­лар ко­е­ла: “Җи­де­гән”, “Кә­җә­мө­гез”, “А­рыс­лан”, “Сөм­бе­лә”, ул “Чул­пан”, “Мәр­рих”, “Са­рык”, “Ү­гез­бо­зау”­ла­рын әйт­кән дә юк ин­де.

Шу­лар­ны ко­чак­лап йо­кы­га ки­тә­без.

И­кен­че көн­не дөнь­я­сы да, га­лә­ме дә ки­рәк тү­гел. Баш­ны утын­га гы­на ту­ра­та­сы. “Шул гы­на икән бар кай­гы”,— ди­без.

Ник шу­лай бул­ма­сын? Дөнь­я­лык әл­лә кай­чан бү­ле­неп бет­кән ин­де, күк­лә­ре бе­лән.

Әм­ма без­гә дә өле­ше­без ти­гән: “Са­рык”, “Кә­җә­мө­гез”, “Ү­гез­бо­зау”... Йол­дыз­лык­лар... Алар­ның кай­сы­сы на­чар бул­сын ди!

­ Ап­рель, 1998.

 

­ТА­ТАР ЧӘЕ

Хи­кәя

 

Ү­зе­нә нәр­сә җит­мә­гә­нен ке­ше бел­мәс­кә дә мөм­кин. Әм­ма ка­нә­гать­лек һәм на­мус ди­гән ике асыл тө­шен­чә бар. Ике зур чик. Алар­ны ат­лап чык­саң, акы­лың да, ба­һа­дир­лы­гың да кот­кар­ма­я­чак, ха­рап­лар кы­на бу­ла­чак­сың.

Та­тар ке­ше­се хәй­лә­сез тү­гел ин­де ул. Әле Има­мет­дин абый­ны кү­бе­гез бел­ми дә тор­ган­дыр. Ул үзе дә ни­чә яшь­кә җи­теп бар­га­нын оныт­кан, ди­яр­сез. Го­ме­рен­дә ку­лы­на чү­кеч алып ка­дак­ка сук­ма­ды, кө­рәк то­тып бак­ча ка­зы­ма­ды. Әм­ма дә сый-хөр­мәт­нең тү­рен­нән кал­мый тор­ган иде. Та­ма­гы ач­са, ашау ва­кы­тын ча­ма­лап, һич­бер йо­мы­шы бул­ма­са да күр­ше­се­нә ки­леп ке­рә. Юк­тан бар­ны куз­га­тып ди­гән­дәй, сүз­гә ке­ре­шә һәм, һич­шик­сез, чәй өс­тә­ле яны­на уты­ра.

— Ме­нә, ни, Фа­тыйх­лар­ның олы ма­лае күм­хуҗ­дан кү­тә­ре­леп чы­гып кит­кән,— дип сүз баш­лый икән ул. Ка­ян ише­теп ал­ган­дыр?

— Бул­ма­ган­ны,— ди икән ыша­ныр­га те­лә­мә­гән ху­җа,— ан­дый ке­ше­не рә­ис җи­бә­рә­ме ин­де?

— Җи­бәр­гән шул. Сүз­гә кер­гән­нәр.

— Ни бул­ган?

И­ма­мет­дин аб­зый­га шу­шы со­рау җи­тә ка­ла. Ике сүз бе­лән ге­нә җа­вап би­рә­се урын­га, сөй­ләп ки­тә бу, ата-ба­ба­сын, әби-чә­би­сен ис­кә тө­ше­рә. Үзе­нең кай­чак рә­ис бул­ган­лы­гын, күм­хуҗ­ны ни­чек алып ба­ру­ын бә­ян итеп ке­нә кал­мый, ке­ше тү­ре­нә ча­ба­та­сын элә, су­гыш­та ни­чек ба­тыр­лык күр­сә­тү­лә­ре­нә ка­дәр ба­рып җи­тә.

Ху­җа — ита­гать­ле. Ку­нак­ны, авыр оры­лып, үп­кә­лә­тә­се ит­ми. Су­гыш күр­мә­гән Има­мет­дин аб­зый­ның ял­га­нын сө­як йот­кан­дай уз­ды­рып җи­бә­рә. Ал­лаһ сак­ла­сын, күр­ше­ңә ке­реп, сез­нең хак­та фә­лән әйт­те дип уң­ны сул­га бу­тап йө­рүе бар!

Чәй ва­кы­ты үтеп ки­тү­гә са­быр­сыз­лан­ган ху­җа­би­кә, су­ы­на күр­мә­сен бе­рүк ди­я­рәк, өс­тәл­гә са­ма­вы­рын ки­те­рә, аны­сын-мо­ны­сын чы­га­ра. Има­мет­дин аб­зый үзе­нә чәй яса­ган­на­рын кү­реп:

— Ярар, мин чы­гыйм ин­де,— дип куз­гал­ган­дай итә. Бе­лә, хә­зер аны, ай-ва­е­на ка­ра­мый­ча, өс­тәл яны­на яңа­дан утыр­та­чак­лар. Го­мер бу­е­на шу­лай бул­ды, бер бү­ген ге­нә бу ка­нун­га хи­лаф­лык кил­мәс. Әнә, ху­җа үзе дә то­рып бас­ты, ике ку­лын суз­ды.

Лә­кин ни хик­мәт:

— Эше­гез күп­тер шул, Има­мет­дин аб­зый! Ке­реп хәл бе­лү­е­гез­гә рәх­мәт, ху­шы­гыз!— дип оза­та чык­ты.

“­Куз­гал­ма­ган бул­сам­чы!”— дип, Има­мет­дин аб­зый тө­ке­ре­ген йот­ты. Кай­тып ба­рыш­лый: “Тук­та, ке­реп чы­гыйм”,— ди­я­рәк, ян күр­ше­лә­ре­нә та­ба бо­рыл­ды. Ул ишек­не ач­кан­да бо­ла­ры ин­де чәй­дән куз­гал­ган, та­бак-са­выт­ла­рын җы­еш­ты­рып ма­та­ша иде­ләр.

­ Ап­рель, 1998.

 

 

­ ИМ­ПЕ­РИ­А­ЛИСТ

­ Хи­кәя

 

Җәй­нең ко­ры­лы­гын сал­кын­ча һа­ва алыш­тыр­ды. Төнь­як­тан ис­кән җил­ләр чел­лә­дән йон­чы­ган җан ия­лә­ре­нә ял бир­де. Пе­чән­нән кай­тып, әле ка­раң­гы тө­шәр­гә ир­тә­рәк икән­ле­ген ча­ма­ла­дым да, кар­мак­лар­ны җай­лап, су бу­е­на кит­тем.

Эш­тән ары­ган, ыгы-зы­гы­дан туй­ган авыл егет­лә­ре һәм тын­мас ир­лә­ре дә инеш яр­ла­ры­на елыш­кан­нар, ба­лык чирт­те­рә­ләр. Кеч­ке­нә ча­гым­да ишет­кә­нем бар, әт­кәй әй­тә тор­ган иде: “Ха­тын-кыз чыр-чуы бул­ма­ган җир­гә ба­рып, эһ, аяк сел­кеп бер уты­рыр­га”... Ән­кәй алай ук усал тү­гел ши­кел­ле иде ке­бек, әм­ма ул да ирен авыр су­лап оф­та­ныр­лык ит­те ми­кән­ни?

Бу ба­лык­чы ир­ләр өй­лә­рен­дә­ге усал ха­тын­на­рын­нан ка­чып төш­кән­нәр­дер ин­де, яр кы­ры­ен­да аяк­ла­рын ба­ла­лар­ча сел­кеп уты­ра­лар. Дөнь­я­ның бик аз та­ты­ла тор­ган рә­хә­те­нә чум­ган­нар.

Кар­ма­гы­ма чи­рәм­нән тот­кан чи­керт­кә­не ко­рып, җай­лы­рак бер кул­тык­ка ыр­гыт­тым. Улым Бу­лат та яным­нан урын ал­ды. Кал­ка­вы­чы­на те­кәл­де.

— Ни хәл­ләр ан­да, Ка­зан­да?

А­выл­даш­ла­рым­ның дөнья хәл­лә­ре бе­лән кы­зык­сы­ну­ы­на кар­шы нәр­сә дип җа­вап би­рер­гә дә бел­ми­чә­рәк кал­дым. Ка­ла­да яшә­сәм дә, “ю­га­ры­да­гы­лар” хә­лен­нән хә­бәр­ләр­не шул ук га­зе­та­лар­дан гы­на бе­леш­те­реп ба­рам, алар да ул мә­ка­лә­ләр­гә күз са­ла­лар­дыр тә­га­ен.

— Мон­да­гы­ча ин­де...— Бе­раз ты­нып тор­ган­нан соң та­гын да өс­тәп куй­дым: — Хә­зер тор­мыш бө­тен җир­дә дә бер төс­ле ин­де...

— Аны­сы шу­ла­ен шу­лай да, ме­нә ни бит әле...

А­выл агай­ла­ры сүз җе­бе­нең ба­шын эләк­те­реп, хә­зер акыр­тын-акыр­тын гы­на хә­бәр­ләр йом­га­гын сүт­те­рер­гә то­ты­на­чак иде­ләр. Алар бе­лән яры­шып бул­мый. Дөнья ба­рыш­ла­рын ча­ма­лап кы­на кал­мый­лар, бәл­ки кү­ңел­лә­ре аша уз­ды­рып, кыйб­ла­сын да бар­лый­лар. Ара­дан иң сә­ер ди­гә­не дә ни җит­те сә­я­сәт­че­ләр­не орып кы­на уза.

— Был­тыр, Шәй­ми ки­лә дип, ку­ку­руз ба­суы ур­та­сы­на өс­тәл­ләр, ча­тыр­лар кор­дыр­ган иде без­нең За­ла­ков. Ни­чә көн рәт­тән ОМОН егет­лә­ре чә­кән­нәр­не бар­лап-сак­лап чык­ты­лар, ав­то­мат­лар бе­лән. Кил­мә­де, чу­кын­ган. Сыз­ды­рып үтеп ке­нә кит­кән.

Мо­ны­сын мах­сус ми­нем өчен әй­тә­ләр. Кө­ле­шә­ләр. Бе­леп кал­сын, ди­гән­нә­ре ин­де.

— Әле та­гын ки­лә­се икән. Сар­ман­да аның өчен атап са­бан­туй яса­мак­чы­лар, ди. Ида­рә­гә раз­на­ряд­ка тө­шер­гән­нәр. Аек баш­лар­ны гы­на ил­тә­чәк­ләр икән.

— Ха­тын-кыз­лар­ны­мы?

— Алар да ки­мен тот­мый хә­зер...

Ба­лык­чы­лар­ның кө­ле­шүе Мин­зә­лә ине­шен уң­га-сул­га чай­кал­ды­рып куй­ды. Ул ара­да кал­ка­вы­чым төп­кә чум­ды. Тар­тып чы­гар­дым. Ба­лык­ның күз кы­зык­ты­рыр­лы­гы кап­кан иде. Ба­ла-ча­га ми­нем ян­га­рак елыш­ты. Күз­лә­рен­дә­ге ут чи­ләк­тә урын та­бал­мый бәр­гә­лән­гән кы­зыл­ка­нат­ны та­ба­да кыз­ды­рыр­лык ит­те.

— Җи­мем бет­кән икән.

Чи­керт­кә куа кит­тем. Кар­ма­гым­ны ел­гыр бер ма­лай ку­лы­на ал­ды. Урыс­ча­ла­тып кы­на:

— “Мож­но по­ка я лов­лю”?— ди­де, шун­да тәр­тип өчен ге­нә рөх­сәт со­рап. Кар­шы кил­мә­дем.

— Энем, кай­чан та­тар­ча­ны өй­рә­нә­сең ин­де? Җәй ба­шын­нан әби­ең­дә ку­нак­та ята­сың?

А­выл агай­ла­ры­ның со­ра­вын аң­лар­лык дә­рә­җә­дә бе­ле­ме бул­ма­ган ма­лай авы­зы­на су кап­ты. Ман­корт­ның хә­ле ми­ңа кыз­га­ныч ке­бек то­ел­ды.

— Алар­ны­кы­лар го­мер­гә шу­лай бул­ды­лар ин­де. Та­тар­га бар­мак аша гы­на ка­ра­ды­лар. Урыс — бө­ек, урыс — бө­ек дип, бө­тен­ләй урыс­ла­шып бет­те­ләр. Иха­та­ла­ры да урыс­ны­кы ке­бек буя­у­сыз, кар­кау, яшәү­лә­ре дә. Әмин­нә­ре дә сол­дат­тан ән­кә­се те­лен оны­тып кайт­кан иде. Мин дә хез­мәт ит­тем. Оны­тыр­сың си­ңа, бар... Ә ул, мо­кыт: “Я та­тарс­кий не знам, за­был”,— ди­гән бу­лып йөр­де. Исе­нә тө­шер­дек, авы­зы кый­гай­ган икән, ту­рай­тып бир­дек.

Ба­сын­кы гәү­дә­ле, имән ке­бек та­мыр­га-бу­ын­га нык­лы Га­риф­ның әйт­кә­нен­нән бар да кө­ле­шеп куй­ды. Ә те­ге — урыс­лаш­кан ма­лай аның сөй­лә­гә­нен аң­ла­мый кал­ды.

Ул ара­да, чи­керт­кә то­тып ки­лер­гә өл­гер­гә­нем­дә, кар­ма­гы­ма икен­че ба­лык эләк­кән. Ман­корт ма­лай тар­тып та чы­гар­ды. Бар­мак ба­шы ка­дәр­ле ча­ба­гы миң­ге­рәү хәл­гә төш­кән йө­зе­нә җан керт­те, ул, ба­сып тор­ган уры­нын оны­тып, уң­га-сул­га чай­кал­ды. Әйе, ма­лай ва­кы­тым­да, бе­рен­че ба­лы­гым­ны кап­тыр­гач, ми­нем дә йө­рә­гем, күк­рәк­тән аты­лып, баш тү­бә­мә ки­леп бә­рел­гән иде.

Кар­ма­гы­ма җим сап­ла­дым һәм ба­лык тар­тып чы­гар­ган Бу­лат улым өчен дә чи­керт­кә куа кит­тем. Ә те­ге ма­лай кар­ма­гым­ны та­гын су­га таш­ла­ды. Мин чи­керт­кә җы­еп кил­гән ара­да ул та­гын бер ба­лык эләк­тер­де. Бе­раз гы­на то­тыйм ин­де ди­я­рәк, кар­ма­гым­ны бир­ми­чә ап­ты­рат­ты. Рөх­сәт ит­сәм, бө­тен­ләй дә үзе­не­ке итә­се иде. Ки­ре ал­гач, үп­кә­лә­де дә әле, җит­мә­сә.

Ул көн­не ба­лык ях­шы чирт­те. Бер-бер арт­лы чүп­ләп ке­нә то­ра­быз. Ни­чек кич иңә бар­га­ны да си­зел­мә­де. Ма­вы­гыл­ган, оны­ты­лып ял ител­гән. Сүз ар­ты сүз дә күп куз­га­тыл­ган.

— Җир­не чит ил бай­ла­ры­на са­ту­ны бер дә ка­бул итеп бул­мый,— ди­ләр, бер­се сү­зе­нә икен­че­се ку­шы­лып кит­кән авыл агай­ла­ры, син ни­чек уй­лый­сың ди­гән төс­ле күз энә­се бе­лән ми­ңа төр­теп-төр­теп куй­га­лап,— ул им­пе­ри­а­лист­лар, ху­җа бу­лып алып, без­не­кен үз­лә­ре­не­ке итә­чәк­ләр, ка­ны­быз­ны су­ы­ра­чак­лар.

Бә­хәс ки­тә...

— Кем соң ул им­пе­ри­а­лист?— дип со­рый улым.

Ү­тем­ле итеп ни­чек ке­нә аң­ла­тыр­га икән?

— Ке­ше хи­са­бы­на яшәү­че ди­сәм дә дө­рес ин­де... Ху­җа бу­лып ала да, һич­бер көч түк­ми­чә, бү­тән­нәр­нең хез­мә­те ар­ка­сын­да җыр­лап кы­на яту­чы ди­и­ме...— Та­бып кы­на бул­мый бит ки­рәк­ле сүз­ләр­не. Та­рих сөй­ләү­гә кү­чәм: — Элек­ке за­ман­нар­да та­тар­лар им­пе­ри­а­лист бул­ган­нар. Ягъ­ни Ал­тын Ур­да ди­гән зур им­пе­рия тот­кан­нар. Хә­зер ме­нә урыс­лар­ның шун­дый зур иле бар. Им­пе­рия хал­кы үзе­нә буй­сын­ды­рыл­ган бү­тән­нәр хез­мә­те хи­са­бы­на яшәү­не га­дәт итә. Ә ме­нә ин­де им­пе­ри­а­лист ди­мәк, бер ке­ше­нең ху­җа бу­лып алуы ин­де ул. Һич­ни җи­теш­тер­мәс, эш­лә­мәс, ко­ра­лы да бул­мас...

— Со­ры­корт­мы?

— Нәкъ үзе.

Без ин­де кар­мак­ла­ры­быз­ны җый­нар­га әзер­лән­дек. Авыл агай­ла­ры гы­на ашык­ма­ды­лар. Әле бе­раз чирт­те­рер­гә исәп­лә­ре.

Шун­да юга­лып тор­ган те­ге ман­корт ма­лай ка­ян­дыр пәй­да бул­ды һәм ку­лын чи­ләк­кә та­ба су­зып:

— “Я возь­му свои ры­бы, они бы­ли са­мые боль­ши­е”,— ди­де, рөх­сәт тә ал­мас­тан ике зур гы­на кы­зыл­ка­нат­ны чы­гар­ды, са­ңак­ла­ры­на бар­мак­ла­рын тык­ты, бо­рыл­ды һәм кай­тып кит­те.

— Әти, ул бит си­нең ба­лык­ла­рың­ны ал­ды. Ан­дый зур­лар­ны тот­ма­ган иде...— Улым Бу­лат ми­нем йом­шак­лы­гы­ма ап­ты­ра­ды да кал­ды, нәр­сә ди­яр­гә дә бел­мә­дем.

— Им­пе­ри­а­лист!..

— Кем­не әй­тә­сең, улым?

— Әнә, Һанс­ны ин­де...

— Без­гә ба­лык­ның кал­ган­на­ры да бик җит­кән.

Бер­ни­чә көн­нән та­гын ба­лык­ка төш­тек. Те­ге ман­корт Һанс ди­гән­нә­ре дә яр ба­шы­на ку­нак­ла­ган, бе­рәр­се­нең кар­ма­гы бу­ша­мас­мы дип кө­теп тор­ган бу­лып чык­ты. Без­не кү­рү­гә, авы­зы ерыл­ды. Бе­рен­че ба­лык­ны кап­ты­ру­ы­ма ук ки­леп тә җит­те, кар­мак са­бы­на да үрел­де.

— “Да­вай­те я по­дер­жу”?..

Бү­ген җи­мем җи­тәр­лек иде.

— Мох­таҗ­лы­гым юк,— дип җа­вап бир­дем,— үзем то­там әле.

Һанс бе­ре­без­дән икен­че­без­гә күч­те. Аны кыз­га­нып, Бу­лат улым үз кар­ма­гын тот­тыр­ды. Әм­ма, ни­ка­дәр ге­нә утыр­са да, аңа бер ба­лык та кап­ма­ды. Ул та­гын ми­не­кен со­ра­ды. Би­реп ка­ра­дым, ул сал­ды, аңа чирт­мә­де, үзем исә чүп­ләп ке­нә тор­дым. Бү­тән ма­лай­лар­дан да үтен­де, әм­ма һич ке­нә дә ачык йөз күр­сәт­мә­де­ләр үзе­нә:

— Кит әле мон­нан, им­пе­ри­а­лист,— дип ке­нә ку­ды­лар.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных