ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 16 страницаГыйльменисаттәйнең кермәгән-чыкмаган ишеге юк. Әйтеп карагыз дөрес түгел дип. Шулай шул. Яшәгән белә, уйлаган түгел. Әле генә Казанның бер очында күрсәгез, инде дә бу башына килеп өлгергән булыр. Берәүләр шәһәребезнең транспорт чараларының начар йөрүенә зарланырлар, автобус, троллейбус, трамвай хуҗалыкларын эткә ташлагандай ачуланырлар. Ә сез Гыйльменисаттәйне мисалга китерегез. Ул һичвакыт бер ноктадан икенчесенә кадәр йөри торганны көтмәс, бишкә-алтыга күчеп утырыр, әмма теләгән җиренә барып ирешер. Кодрәт кирәк, ә калганын табуы һични түгел. Бервакыт Казан шыпаналары аның кесәсенә кереп маташалар икән: — Улым, күпме кирәк иде соң?— дип сораган Гыйльменисаттәй.— Йөз суммы, әллә иллесе дә ярыймы? Үз кесәләрендәге бар булганны биреп шылганнар тегеләр, тизрәк аннан котылу ягын карап. Ул кесә караклары “эшләми” ашаганны яратмыйлар шул. Юкса урам почмагында хәер эстәп утырган булырлар иде. Булдыра, безнең Гыйльменисаттәй, бик булдыра. Июнь, 1998.
БЕР ХАТЫН БЕЛӘН ТОРМЫШ Хикәя
Хатынның кайтып әйткән сүзенә мин егылып китәргә, иң кимендә тәрәзәдән сикерергә тиеш идемме әллә? Алар ни димәс? Исең киткән икән! Барлыгың юклыкка тигез булган заманада суган сытып утырып булмый инде. Имеш, бүксәм калынайган! — Хезмәттәшем әйтте, туйганчы ашаткансың икән, диде. Асылынып төшкән...— Хатынның мине мыскыл итәргә җыенуы идеме, әллә үзеннән көлгәнемә күрә эче пошамы, ул хакта башымны катырып тормадым, теттем дә салдым: — Буем дисәм, буем бар, күркәмлек дисәң, матурлыгым... Әле тагын бер артык җиремә хәйран калганнар икән, һичбер ис китәсе юк! Сөенергә кирәк иде! Хатын тынычланды. Мин тантана иттем. Боларны юкка чыгарырлык бүтән төрле сүз әйтәсе түгел иде. Шым булды. Һәрвакыттагыча усаллык энәсен күкрәгемә китереп кадар дип көтсәм дә җавап ирешмәде. Икенче юлы хатын тагын тавыш чыгарырга кодрәтләнеп кайтты. — Сине анда бер җилбәзәк белән күргәннәр! Сүзен артыкка суздырырга яратмый идем. Хатын-кыз шундый ул, башлап кына китсен, тыңлап утырсаң, үзенекен дә кушып, ни уйласа, шуңа ышанып, тел боткасына батып-чумып бетә. — Чибәр идеме икән? Болай дигәнемә каушап калды. Шалт кына өстәп тә куйдым: — “Асылынсаң да асылын агачның асылына!” Кыен хәлдә халык акылы ярдәмгә килә шул ул. Әйтем-мәкальләрен күңелгә сипләп кенә куясы, югыйсә. Хатын мине сөендерерлек сүз таба алмады. Шулай да: — Әллә кем белән йөрсәң дә исем китмәячәк,— дип хәйран итте. Шунда элекләрне арабызда булып алган бер вакыйга исемә төште. Ирен читен бөрештереп кенә елмаеп алдым. Сизенде. Әмма белдерәсе итмәде. Эчтән кайный, шунлыктан казанына ут ташларга ярамый иде. Алла сакласын, шартлавы бар! Элекләрне дигән идемме? Төгәлрәге — яшь чаклар иде. Тормыш корып, иренгә ирен яшәгән еллар. Эш вакыты чыгар-чыкмас тизрәк өйгә йөгерәм. Ул да сагынып көтеп ала. Өстәлгә кайнар ашын-чәен, татлысын-тозлысын китерә. Дошманнарга үч булсын, дус-ишләргә төс булсын дип пар аккошлар кебек оя корып ятабыз. Әмма да көнчеләрнең күз кызышмый калмый икән ул. Көннәрнең берендә очып кайтуым булды: — Сине бер кеше белән күргәннәр,— диде.— Нишләп йөри идегез? — Кайда?— дидем мин, бер дә уйлап тормыйча. — Казан уртасында! — Нинди Казан уртасында?— Берни дә аңламавымны белергә дә теләмәвен уйлап та бирмим, сорау арты сорау гына. — Башыңны юләргә салма! Казанның биш уртасы юк, берәү генә! — Баумандамы? — Болайрак кил! Мин аңа якынрак килдем. — Миңа якын кил диләрме әллә? Мокыт! Үзәк ягына, дим. — Ә-ә... Шуннан? — Бер хатын белән күргәннәр, дим. — Кайсысы белән?— Шушы соравымны биргәч кенә үземнең чыннан да мокыт икәнлегемне аңлап алдым. Әмма авыз читлегеннән сүз кошы чыгып очкан, хатынның күңел түренә тизәген салып китәргә өлгергән иде инде. — Синең ничәү соң алар? Мине кысрыклавын дәвам итсә дә, чигенергә-бирешергә исәп юк иде. Әйткәне бер кешедән генә башланып, ул искә алынган кешенең ахырда хатын-кыз затына әверелүе дә акылны бутап ташлады. Беткән башның кадере калмый шул ул. Бәлки кемлегемне төшенеп, бераз тынычланыр да дигән уй белән шаярту җаен карадым. Телгә килгән беренче санны әйттем: — Бишәү! Электән үк “берле”, “икеле” ишеләрне яратмыйча, һаман да “бишле”гә мәхәббәт тотуым менә шушында харап итте дә. Хатын әле яңа гына бер табак тутырып салып әзерләгән кайнар ашны ялт кына башыма каплап та куйды. Әүвәле миннән чожылдап пар күтәрелде, аннан соң акайган күзләрем каз йомыркасы кебек зураеп һәм ап-ак булып килеп чыктылар, ул да түгел, пешкән тиреләрем уелып төште, чәчләр умырылды, борын сөягем белән ыржайган тешләрем генә утырып калды. Йөгереп барып, башымны салкын сулы чиләккә тыктым. Тагын да пар күтәрелеп, һәммә су юкка чыкты. Колакларыма эленгән Казан токмачы, муеннарыма тулган базар бәрәңгесе, күлмәк-ыштан эченә аккан кайнар шулпа мине тәмам адәм мәсхәрәсенә калдырган иде. Шуннан бирле ничә еллар бер-бер хатын-кызга йомышым төшеп карасын, Аллаһ сакласын, тәмугка кертүе бар! ...Инде бусы нинди сүздер тагын? Иске авыздан, дигәнем. Мине хатыннар белән күргәннәр, имеш... Мыскыл итеп кенә әйтүедер инде! Бик беләм, миннән көлүе ул аның. Әнә үзен ир-егетләр белән һаман да күргәләп торам әле, күтәрелеп бер сүз дә әйткәнем юк. Бик тату торганда юкка тавыш чыгаралар димени? Булмаганны! Аллаһыга шөкер, иртән дә йокым туеп уянам. Юкса, чыннан да, өйләнгән елларымда, төн кыскарды дип аптырап йөри идем. Июнь, 1998.
ЙӨЗ БЕЛӘН ЙӨРҮ Хикәя
Бервакыт Әлфискә “ГАЗ-53” машинасын тапшырганнар. Ышанып инде, бик ышанып... Күмхуҗның ни икәнен беләсез. Әйе, машиналары да шундый. Әлфиснең беренче утыруына таралып төшкән бу «Газиг»ы. Төзәтер өчен гаражга сөйрәтеп кайтарганнар. Әлфис, мескен, майга чумып, җиң сызганып эшкә тотынган. Сүтеп ташлаган. Анысын-монысын юнәтеп, искесен яңага, булмаганын булганга алыштырып һәм алмашып, кабаттан җыю эшен башлаган. Егет — кулга оста, акылга — камил. Әфган сугышында да булып кайткан. Батырның батыры инде менә! Машина ишеләрне биш бармагы кебек күрә. Хәлен белешергә кергән дусты Ленар белән бергә, эшнең ахырга җитүенә сөенеп, уенын-чынын сөйләшә-сөйләшә “юарга” керешкәннәр. «Юу» юыну түгел инде ул. Болай да юмарт татарның XX гасыр ахырында төп сыйфатына әверелә язган, шешәсе-ние белән урыстан кергән галәмәт бер йола инде ул “юу”. Тәмам кызып җиткәндә генә, үч иткәндәй, Әлфиснең исенә иртәгәсе көнне хәрби комиссариатка барасы барлыгы һәм машинаны хисапка кертү, техник күзәтү уздыру эшләрен башкарып чыгасы икәнлеге килеп төшкән. Шулай да кояш баеганчы, ай калыкканчы тәмам “төтен” булганнар. Изүләрен ачып җырлашып өйләренә кайтышлый туксан-тугыз мәртәбә тукталып, һичшиксез иртән очрашмыйча калмаячакларына сүз куешканнар. Бу килешүне мөһерләү өчен тагын бер ярты аракы юнәткәннәр. Аны тәмам төпләп бетергәнче кысташып, җитмеш-җиденче мәртәбә урам әйләнгәннәр. Кайсы кайда йоклаганнарын да онытып, иртән район үзәгенә яңа гына ремонтлап чыккан “ГАЗ-53” белән сыпыртканнар. Юл әле югары күтәрелә, әле түбән төшә икән. Асфальт. Җилдәй очалар гына болар. — Йөз!— дип кычкыра Ленар, руль артындагы приборлар тактасында сикеренгән укларның берсенә күз ташлап. — Йөз шул!— ди Әлфис, тагын да кызулатып һәм үзалдына масаеп.— Машина йөз белән йөри инде ул!.. “ГАЗ-53” тә сер бирми. Әле таудан выжлап менә, әле түбән элдерә. Әле кабат тауга, әле яңадан түбән. — Йөздән узды!— ди Ленар, кичәгедән калган салмыш башының айнырга да исәбе юклыгын белдереп һәм кесәсеннән бер яртыны чыгарып. — Йөздән узды шул!— ди Әлфис тә, махмырдан тәмам тирләп-пешеп.— Машина шулай йөри инде ул!.. Хәрби комиссариат янына килеп тә туктыйлар, машина коелып та төшә. Йөз дип караганнары тизлек билгеләүче түгел, аның янындагы бүтән бер күрсәткеч, температура датчигы булган икән. Махмырдан буталганнармы, әллә кайсы күрсәткеч-приборга карарга белмәгәннәрме? Машинасы харап булгач кына иртән кузгалганда суыткыч радиаторына су салырга онытканлыгы Әлфиснең исенә төшкән. Инде кабызып карыйлар, тавышы-тыны юк. Шактый гомерләр маташып, тагын да бу кайгыны «юып» алгач, Аллаһының рәхмәте белән ни хикмәт могҗиза: машина артка кузгалып төшә-төшә-төшә дә кабынып китә. Сарманны чыгуга, Мортыштамак тавына гына җитәләр, “ГАЗ-53”, бүтән бер дә кузгалмаска сүз биреп, тагын тынсыз кала, үлә. Дөнья малына һичбер хәйран итмәгән ике егет исә, кабина тәрәзәләреннән аякларын салындыралар да татлы йокыга талалар. Шулай өч-дүрт сәгатьләп башлары ял алгач, бер машинаның ни сәбәптәндер үзләре янына килеп туктавын шәйләп, айнып уяналар. Әлфиснең электән танышы, сөт ташучы Зөфәр икән. — Әйдә, абый, тарттырып алып кайтам,— ди бу, боларның хәлен төшенеп. Риза булалар. Әмма трослары бик озын булып чыга. Аны анда-монда урап, тәртип таләбенәчә кыскарткандай итәләр дә кузгалалар. Кышкы юл — тайгак. Ә трос — сүтелә дә китә, сүтелә дә китә. Тәмам аптырап, уңга чыгып, сулга төшеп, чокыр-чакырларны санап, маңгай тишеп, йөзләрен сыдырып, күгәреп һәм туңып, бары төнлә генә кайтып җитәләр. Ә машинаны, берни булмагандай, гаражга кертеп куялар. Икенче көнне Әлфис: — Ремонтладым, эшем бетте,— дип белдерә дә, гариза язып, ул-бу сизелгәнче күмхуҗдан китеп үк бара. Олы юл чатына җитәрәк, бүреген болгап: — «Исән булсак, бер кайтырбыз, сау булыгыз, туганнар!..» — дигән җырны башкарган, имеш. — Хуш, энем,— дип, артыннан кул селтәп, әмма дә елашып калганнар икән, хак булса. Ә машинасына икенче берәүне утыртканнар. Яңа гына ремонтланган. Кем өчен дә шатлык бу. Әмма кабызып-кабызып карыйлар, машинаның төчкерергә дә исәбендә юк. Капотын ачып җибәрәләр. Карыйлар. Шунда гына «Газик»ның эчәкләренә кадәр тәмам ябышып-көеп беткәнлеген белеп алалар. Ә Әлфистән, белгәннәренчә, җилләр искән, авылдан ук чыгып шылган. Күмхуҗга унике меңлек зыян эшләгәнен санап чыгаргач, һәммәсенең дә чәчләре үрә торган. Йөз белән генә йөреп була икән ул! Әмма нинди йөз белән? Менә шунда хикмәт! Июнь, 1998.
БАГАНА ФАЛЫ Хикәя
Исмәгыйль абзыйның ике малае да кечедән гәүдәле булып, беләктә тимер сындырып үстеләр. Аларның һәммә эш тәртибен белүенә, ялт иттереп, ай күреп кояш алганчы башкарып ташлауларына сокланмый мөмкин түгел иде. Кешеләр йокыдан торырга өлгерми, болар инде әллә нәрсәләр майтарырга җитешәләр. — Бу — Исмәгыйль бәхетенә инде,— дип әтиләре өчен авыл халкы бердәй куана, ә үз балаларын ачуланганда: — Исмәгыйльнекеләрдән оялыгыз ичмасам,— дия-дия җаннарын ашыйлар. Исмәгыйль абзыйның бар эшне дә үзе башлап йөрүен, кулга осталыгын, телгә йомшаклыгын, орылмас һәм бәрелмәс булуын хәтта без, яшьләр белгән кебек үк, өлкәннәр дә яхшы аңлый, әмма нигәдер аннан үрнәк алмыйлар. Әллә хезмәтнең маймылны кешегә әверелдерүен төшенмиләр, әллә бер-бер нәрсәне безгә әйтеп бетермиләр? Тоем дигәнең кешене алдамый икән ул! Җәйнең балавыз эретер көннәре иде. Сабантуйлар — узган, печәнгә төшәргә — иртәрәк. Авыл халкының нәкъ каралты-кураны карый, читән-казык кага торган чагы. Без йокыдан торып кына килгәндә, ни гаҗәп, Исмәгыйль абзый кулына кечкенә күн чемодан тоткан килеш китеп бара иде инде. Өстендәге буй-буй көрән костюмы, аягындагы кара ботинкалары һәм ак күлмәге аның һичшиксез кунакка кузгалганлыгы хакында белдерә, янында хатыны Бибисара апаның булмавы гына болай уйлауның дөреслегенә шик тудыра иде. Ул, безнең турга җиткәч тукталып, башындагы фуражкасын салды, кыска итеп кистерелгән чәчен, маңгаен, муеннарын кулъяулыгы белән бер-бер артлы сөртеп алды. Мине күреп, баш кагышып кына исәнләштек тә, юлын дәвам иттерде. Инешкә йөгердем, көннең кичәгедән дә эссерәк буласына игътибар итеп тормастан, чыныгам, имеш, бер чумып чыктым. Бездә бөтен җирдән ул инешкә салкын чишмәләр кушыла. Малай кешегә күп кирәкме? Суы элеккечә үк боз кебек түгел иде инде, анысы, шулай да җылы көннән оеган тәнне таратып җибәрергә җитә калды. Урамга менәрәк, Исмәгыйль абзый исемә төшеп, алар капкасы ягына әйләнеп карадым. Үзе киткәч, малайлары да иптәшләре кебек эшсез каласына иманым камил иде. Ялгышканмын. Тегеләр, икесе тиң куәтләнеп, Исмәгыйль абзыйларның урам як коймасын сүтеп яталар. Бер дә тик тора алмауларына хәйран итеп, әнкәйнең чәе суына күрмәсен дип тизрәк өйгә элдердем. Мине әлегә үзебезнекеләр дә кул арасына кертмиләр шул. Авылның күзе дә, колагы да, хәтта теле дә бар аның. Исмәгыйль абзыйның ерактагы сеңлесенә хәл-әхвәлен белешеп кайтыйм дип юлга чыкканлыгын чәй өстәлебез башына кунаклаган күрше апа сөйләп утыра иде инде. Аның саен минем өчен генә пешерелгән кайнар коймакны сары каймакка бөкләп, тәлинкә читеннән капкалый-капкалый гына эчкән чәй белән сыта. Сүз уңаенда Исмәгыйль абзый өчен бераз хәсрәтләнеп тә алдылар. Юлы бу эссе көндә җайсызрак булыр шул. Бигрәкләр дә олы җанлы, кешелекле инде үзе. Ел да шушы вакытта якыннарын күреп-белеп кайтырга җаен таба, Аллаһының рәхмәте төшкере. Менә шуңа күрә дә малайларыннан уңган икән ул. Тормышы да җае белән генә бара. Аллаһының рәхмәте җирдә ятып кала димени? Бу сүзләргә мин колак салып утырам. Коймакка үреләм, каймак ягын күзәтәм... Чәйдән соң каз бәбкәләрен су буена куып төшерергә җибәрделәр. Менеп килгәнемдә күзне тагын Исмәгыйль абзыйлар ягына салдым. Уллары, дөбер-шатыр китереп, коймаларын сүтеп бетереп маташа иделәр. Юлымны шунда каердым. Аларның каршы ягындагы агачлык күләгәсендә минем ише ачык авызлар “таш сугыштыру” белән мәшгуль икән. Икесе — әбиләренә кунакка кайткан шәһәр сантые, берсе — елгыр күзле, тишек башлы, ком гарәбеннән дә болайрак кояшта ашалып беткән Галимҗан, безнең авылның затлы кушаматлы бердән-бер кешесе. Барыбызның аталышлары яки Бүре, я Куян, яисә Тавык булса, моныкы ни җитте генә түгел — Граф, үзе бер титул. Ташларын җәеп салулары була, Галимҗан җыеп кына ала. Хәрәмләшерлек түгел. Яңадан һәркем уртага берәр таш ыргыта. Һәммәсе дә тимер акча кебек түгәрәк, ваклар. Су буеннан чүпләп караганда да андый шомаларны, уен өчен яраклыларны көне буена бишне дә табып булмый. Кулыңдагы ташны кисәк кенә итеп җирдә ятканнарның берәрсенә сылыйсың да, мач килде исә, шунысын үзеңә аласың. Юк икән, ташларыңны уртага саласың. Уенны күршең дәвам итә. Әүвәле кул белән ыргытып тидергән булсалар, аннан соң баш бармак белән чирттереп мач китерүгә күчәләр, анысы да барып чыкса, имән бармагы уенга керешә. Уң кулындагы бармаклары җиңеп бетергәч, чират сул кулга, аннан аның бармакларына тапшырыла. Ахырда — уч төбе, кул арты, терсәк башы... Безнең Граф әйтә, Казан якларында, ди, хәтта аяк бармаклары белән дә чирттерәләр, имеш. Монда әле, салада, андый осталыкка ирешмәгәннәр. Уң кулының баш бармагына барып җитә алучылар да сирәк. Ә Графның хәтта тел очы белән чирттереп тә тидергәне бар. Үзем күрдем! Ул әле тимер акча белән дә шулай уйный белә. Бервакыт ике кесәсен дә тутырган иде. — Мач!.. Шәһәр сантыйлары эчләрен уганда Исмәгыйль абзыйның уллары да безнең янга күләгәлеккә килеп утырдылар. Коймаларын сүтеп бетергән иделәр. Маңгайларыннан тир яңгыры ява. — Барамы?— дип сорыйлар. — Бара!— ди Граф.— Кәҗә майларын чыгаралар...— Сүзенә кушып баш бармагы белән чирттерә, мач килә. — Күренә! Граф шунда борынын маңгаеннан югарырак чөеп бер әйләндерде дә: — Исмәгыйль абзый китүгә бүлешә башладыгызмы әллә? Коймагызны сүтеп ташладыгыз,— дип кеше уйламаган сүзне әйтеп куйды. Галимҗанның һәрбер шаяртуы шулай кешене мыскыллаудан гыйбарәт икәнлеген алар да белә идеме, әллә инде үзләренең кәефләре яхшымы, үртәлеп җәзаланмадылар, турыдан ярдылар: — Яңасын коябыз! Багана чокырын казышырсың! — Белмим!.. Ышандыра да алмыйм!— Граф шунда тагын берне бик оста итеп мач китерде.— Менә бу кәҗәләрне эшләтегез. Уйный да белмиләр. Мин тотышып торырмын. Эшкә ризалашса, Граф була димени ул? Ничек әле багана тотышырга теләде диген? Монысы да бик гаҗәп. Ул арада каз бәбкәләре, пип-пип сөйләнеп, алдан йөгергән инәләре артыннан чабышып урамга менделәр. Тел бистәләре: һаман такылдап кына торалар, үзләренең кайдалыгын белдереп, минем аларны саклап утырмавымны әнкәйгә белдереп! Су эченә үк кертеп калдырган идем инде үзләрен. Бер дә үлән генә йолкыйсылары түгел. Җим ашарга кайталар да җитәләр. Аларны кабат куып төшерергә дип артларыннан йөгердем. Тиз генә кайтмасыннар өчен су буенда саклап утырырга мәҗбүр булдым... Кичкә Исмәгыйль абзыйның малайлары койма баганаларын утыртып, җепсәләрен тарттылар. Граф та алар тирәсендә кайнашты. Шәһәр сантыйларыннан эш чыкмасы билгеле иде. Күренмәделәр. Икенче көнне иртән койма коеп, кичкә кадәр туктаусыз диярлек чүкеч шакылдап торуы Исмәгыйль абзыйның малайларын мактау өчен әниләргә тагын бер сәбәп булды. Ә атна-ун көн дигәндә әтиләре бишекле мотоциклда кайтып төште. Аны китергән кеше югары оч Фәнүз абый икәнлеген танып, яннарына мин дә килеп бастым. Әмма ул озак тормады, Исмәгыйль абзыйга төенчекләрен тоттыруга китеп тә барды. Бераз утыртып йөрер, урам әйләндерер әле дип өмет итүем юкка булды. Бу юлы кояш чыгарасы итмәде. Мөгаен Графның һәм теге шәһәр сантыйларының да монда болгануы комачау иткәндер. Юкса, кем дә алдарга бирмәс, күңеле киңлектә дан тотарлык үзе. Исмәгыйль абзый төз итеп коелган, зәңгәрсу төскә буялган өр-яңа коймаларына, кабаттан чыгып-чыгып, сөенечен яшерми карап торды. — Бергә эшләдек!— диде аңа Граф, мактанып.— Баганаларын да утыртырга булыштым! — Рәхмәт, энем! Рәхмәт, егетләр!— диде ул, барыбызны да олылап. — Безнең катнашыбыз юк!— дип, шунда ук рәхмәттән сантыйлар өчен дә баш тарттым.— Графка әйтегез... Юк ла, ни инде, Галимҗанга! Әмма Исмәгыйль абзый мине тыңлап тормады, койма башлатып нәрсәнедер күзәтте, ярыкларыннан карап нидер күреп алды да ашыгып кереп китте. Аның йөзендәге елмаюы сүнгәнен тойдым, карашыннан кискенлек һәм усаллык уты чагылып калды. Нәрсәнедер уллары килештереп җиткермәгәнлекне төшенергә теләп мин дә койма ярыкларыннан карап-карап алдым. Күзгә чалынырлык аны-моны тапмадым. “Әле буяулары да кибеп өлгермәгән, гаеп шунда гынадыр”,— дип уйлап, бу фикеремне башкаларга да әйтергә өлгермәдем, Исмәгыйль абзыйның йортлары ягыннан: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|