ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 12 страницаИслам дине җыр җырлап акча җыярга кушмаган, димә. Әйе, җиңел кәсеп — гөнаһлы кәсеп, дигән, исең дә китмәсен, берәр муллага хәер-садака тамызсаң, синнән дә яхшы кеше булмас һәм дин каршында, һәм җәмәгать телендә. Нәрсә җырлауның да һичбер әһәмияте юк. Шулай да: «Мин сине яратам!», «Кочакларыңда эрет!», «Иреннәреңнең тәмен онытмыйм!», «Җаным җәл түгел сиңа!» — дигән сүзләрне ешрак кабатлап, мари такмаклары көенә җырлаштыргаларга онытма. Берүк «Кара урман», «Уел» кебек затлы җырларны башкаруга алына күрмә, оятка калачаксың. Тамашачың кулын селтәп качачак. Аларның колагын кисмә, рухын кимсетмә. Андый җырларны башкарыр өчен Илһам бар. Үзеннән соң да халык колагыннан йөз ел буена моңы китмәячәк. Мондый җырларны бер генә башкарырга була, анда да вагон-вагон күмер бушаткан хәлгә каласың. Вакытыңны да, көчеңне дә андый җырларга әрәм итмә. Такмактан да яхшысы юк инде. Әйттем генә түгел: җыр сүзләренә дә артык игътибар итеп маташма, әйе, ничек тә ярый. Ә менә ара-тирә сүгенеп җибәргәндә, тагын да шәбрәк булырга мөмкин. Кыскасы, баерга теләсәң, әллә кайда йөрергә кирәкми, җыр өйрән, җыр. Тавышым юк дип торма, әйттемме? Кәҗә тәкәсе булып кычкырсаң да бата. Син мокытка кат-кат төшендерсәм дә аз булыр әле: концертта мәгънәле сүз кирәкми! Көйнең җиңелен сайла. Бер ел эчендә, әгәр дә сүзләремә колак салсаң, фатирың, машинаң булачак, өч елдан Кенәри утрауларында вилла төзетерсең. Ә, иң кирәген онытканмын, боларны кешегә әйтмә, үзең генә бел! Март, 1998.
ХАЛЫК ДЕПУТАТЫ Хикәя Кышкы көннең салкын булуына карамастан, алга чыгып атлаучының муенында шарфы, башында бүреге юк иде. Җитмәсә изүләрен дә ачып ташлаган. Ияреп килүчеләре нәрсәдер өмет иткән дивана этләр шикелле тиз-тиз атлыйлар. Бер-берсенә төртелеп, абынып-абынып алалар. Яннанрак килгәне, калын тавыш белән оран салып, халыкка ару гына җикерде: — Юл бирегез, җәмәгать, депутат килә! Сәвит чорында май-шикәргә чират торып күнеккән халык, демократия заманында хәләл хезмәт хакын алырга, бүген бирмәсләрме дип касса төбендә гомерен үткәрергә өйрәнеп беткәнлектән, бу адәм безнең урынга кермәгәе дигәндәй тагын да тыгызландылар. Шушы хәлгә ачуы килгән оранчы бу юлы артыгы белән катырак итеп кычкырды: — Юл бирегез, атагызны фәлән-фәсмәтән, депутат килә! Әмма халык, кем әйтмешли, аңгыра сарыклар кебек тагын да тыгызланып, урыннарны бирмибез дигәндәй усал карашларын оранчының исерек йөзенә төбәделәр дә катып калдылар. Эчкә узарга юл тапмаган кызыл йөзле депутат, иярченнәрен кул арты ишарәсе белән генә туктатты да сүзгә кереште: — Хөрмәтле халкым! Сез хаксыз идегез, демократия сезне хокуклы итте! Сез мескен идегез, демократия сезнең күзләрегезне ачты! Сез эштән башканы белми идегез, демократия сезне эшсез итте!.. Шулай дип әйтте әйтүен, әмма үз сүзләренә һәм төкерекләренә тыгылудан тукталып калды. Янында торган кешесеннән: — Ничек инде эшсез итте?— дип сорады. Тегесе: «Белмим!» — дип җилкәсен сикертте. Халыкның керәчендәй җыелып килгән ачу һәм сару кайнавына шырпы сызып ташлаганнармы, кинәт барысы да гөж итеп, бөтен тавышларына: — Дөрес, дөрес!— дип кычкырдылар. Йодрыклар югары чөелде. — Демократия бетсен, җәһәннәмгә олаксын!— дип халык тагын да кызып китте. Курка калган депутат артка чигенде. Арадан берәү: — Депутатка дан! Депутатка дан!— дип кычкырды. Аны бүтәннәр дә хуплап, депутатны күтәреп алдылар һәм һавага чөяргә тотындылар. — Депутатка дан! Шунда кемдер: — Ачтылар!— дип кычкырды. Халык шул якка ташланды. Гүяки кышкы салкыннар җылынып китте. Бу вакытта депутат кояшка кадәр чөелгән биеклегеннән җиргә якынаеп җитеп килә иде. Март, 1998.
ҮПКӘЛӘСӘҢ, ҮПКӘЛӘ Үзсөйләм
Андыйлар безнең калада икәү генә, бүтән юк. Әгәр була калса да, яки соңгы елларда шәһәребез ике тапкыр зураеп киткән, яисә күзләрем сукырайганнар? Әйттем бит, икәү генә, дидем: әнә берсе, әнә икенчесе. Күрдегезме, киләләр, мин сиңа әйтим. Күпме көтеп зарыккан идек, Аллага шөкер, күренделәр. Икәү генә булгач, шулай көттерәләр инде алар. Хәлимәне сезнең күргәнегез бармы? Ну аның йөрешләре! Аяклары! Йөзе, борыны, чәче! Юкмыни? Нишләп? Шундый чибәргә дә күзең төшмәгәч, ни эшләп кенә йөрисең икән? Өйләнсәң ни? Ә кем өйләнмәгән? Хәзер өйләнмәгән кешене табып буламыни аны? Хәзерге кызлар алар бишектән төшкәнеңне сагалап кына торалар. Әнә, Кәримәнең улы, армиядән кайтырга өлгермәде, хезмәт иткән җиреннән бер марҗа кызы килеп тә җитте. Чибәр инде, чибәр, анысы. Аяк-куллары да урынында. Йөзе дә, борыны да, чәче дә бар. Туй ясадылар. Марҗага ышаныч юк шул, ышаныч юк. Кәримәнең улы исереп-түнеп йөргәли иде, тәмәкесен дә ташлады, аракыга да борынын сузмый хәзер. Менә, малай, нишләтәләр! Марҗа кызына эләксәң, ышаныч юк шул ул. Әнә, күрәсеңме, ничек килә? Икәү генә шул алар, икәү генә! Син әле Хәкимулланың яшь хатын алганын белмисеңдер? Әйе инде, шушы яшенә җитеп, унсигезгә кергәнне каян тапсын ди? Үз кормасы, үз чордашы! Яшьтән сөешкән булганнар да, үпкәләшеп, аралары бозылган икән дә ди, менә кавышканнар. Язмыш диген инде, язмыш! Гомерләре үтеп киткән, ә болар — кавышканнар. Үзең ничек соң? Кияүгә чыктың? Әстагъфируллаһ! Кай җиреңә кызыккан? Кит аннан! Булмаганны! Юләрләр бар икән әле, бар икән! Ярый, килеп җитте бу. Әйдә, утырмыйсыңмыни? Бөтен шәһәргә икәү генә калдылар дидем бит инде. Тагын бер сәгать көтәргә юләр дип белдең әллә? Үпкәләдең? Бик яхшы булган. Үпкәлә, үпкәлә, чопыр-чопыр үпкәлә. Бу яшеңә җитеп кияүле булгач, сөенечеңнән дә үпкәләрсең. Ярый, калсаң — кал, мин берсенә ябыштым әле. Хуш! Март, 1998.
ИКЕ ИКЕҢ — БИШ Хикәя
Габделбәре шалтыратканда бухгалтер Сания тырнакларын буяп утыра иде. Ике икең дүрт булганлыгын аннан да яхшы белүче юк. Шулай да күңеле бишкә төрләнде. Габделбәрен аяктан ега язды. — Рөстәм, кереп чык әле,— диде ул аңа,— вакытым юк! Телефонын куйгач кына шалтыраткан кешенең үз ире икәнлеген абайлап алды. Коелып төште. Җәһәт кенә номерны җыйды: — Габделбәрне бирегез әле? Телефонны алган хатын аның кемлеген сорап та тормастан берәүгә кычкырды. Бераз көттереп Габделбәр дә килде. Сүзен тыныч, ишетелерлек кенә әйтте: — Әйе, матурым, тыңлыйм? Сания каушавын чак кына җыя төшеп: — Бая син шалтыраттыңмы?— дип сорады.— Ә мин танымадым. — И Гөләндәм, матурым,— диде Габделбәр, кәефе күтәрелеп.— Мин эзләткән идем шул. Санияның болай да лепердәп кенә торган йөрәге, урыныннан кубып, бөтенләй дә өзелеп төште. — Ахмак,— дип җикерде ул.— Мин нинди Гөләндәм булыйм ди инде? — Ә, Халисәмени? Исәнме, матурым!— диде аңа тагын да ялагайланып Габделбәре.— Ә мин танымый торам. — Юләр,— дип кабат җикерде Сания, өзелеп төшкән йөрәге ул арада кабат үз урынына урнашырга өлгерде,— җирбит, сөйрәлчек. Каян килеп Халисә булыйм ди әле мин? — Ә, Камиләмени? Исәнме, матурым!— дип тагын да тасма телләнде Габделбәр, моңа кадәр бер тапкыр да телефоннан бу исемнәрне әйтеп сөйләшмәгәнен белгән сәркәтип хатынны да гаҗәпләндереп.— Танымый да торам, гафу ит инде, чибәрем! Гаеп — миндә... Эш шул, эш... Буталынды... Сания тәмам чыгырыннан чыкты. Габделбәренең җиденче, сигезенче, тугызынчы бабаларына ук барып җитеп, кабер такталарын куптарырлык сүзләр юллады. Тыныч кына тыңлап торган Габделбәр, Саниясы бүселеп беткәч: — Сезгә Габделбәр кирәк идемени? Нигә әллә кайчан әйтмәдегез. Хәзер чакырам. Мин ул түгел шул, Рөстәм идем,— диде. Санияның йөрәге кабат урыныннан төшеп китте. Телефонын ташлады. 16.03.98.
ГАЛИЯ ӘБИ ДОГАСЫ Хикәя
Галия әби, ике малаеның берсеннән дә уңмагач, ни догасы, ни намазы кабул булмыйча елап җибәрде, ахырында такмакларга ук тотынды: — Йа Ходаем, нигә соң бу кеше балалары кешечә, минекеләр генә шулай мәхлук булдылар? Нигә соң аларны шайтан булса да котыртмый? Күзләре ачылсын, тормыш дип яши башласыннар иде? Бу вакытта мич башында йоклап яткан шайтан Галия әбинең аһ-зарын ишетте дә, югарыдан әмер килеп, ике мәхлук малайга ялчылык итәргә әзерлеген белдерү теләге белән идән уртасына сикереп төште. Әле генә Галия әбинең ике малае да эшкә дип фермага сәнәк күтәреп киткән иделәр. Катлам-катлам өелгән тирестән абзар-кураларны чистартырга күмхуҗ рәисеннән әмер ишеткәч, алар, йөрәкләре жу итеп: — Бу безнең кулдан килми,— дигән фикерләрендә калдылар һәм, сәнәкләрен кочаклап, икесе тиң аран почмагына сеңделәр. «Күз — куркыр, кул — эшләр», — дигәннәр борынгылар. Боларның эштән күзләре генә түгел, куллары да курка иде. Алар янына килеп җитешкән шайтан, йоклап утырганнарын күреп, кулына сәнәкләрен алды. Көн кичкә авышканда Галия әбинең малайлары — ике гөрс-мәрес мужик — йокыларыннан карыннары ачып уяндылар. Ул арада күмхуҗ рәисе дә килеп керде: — Ну, булдыргансыз, ну афәрин, егетләр,— дип шунда ук ул аларны чөеп мактарга тотынды.— Адәм көче җитмәсне эшләгәнсез бит! Ике ай дигәндә Галия әбинең ике малае бөтен күмхуҗны тәртипкә салып бетерделәр. Моңа кадәр хезмәт хакы түләмәгән рәиснең ишеген кактылар: — Кая акча? — Юк бит, шайтаннан алыйммыни?— дип рәис зарланырга тотынган гына иде, бу малайларның хезмәтендәге шайтан рәиснекенең якасыннан алды да елап җибәрде һәм: — Ходай хакы өчен түлә үзләренә, сөенечтән эчә башламаслармы? Алар эшен эшли-эшли тәмам коры сөяккә калдым, бераз ял итәр идем,— дип үтенде. Шуннан соң рәиснең шайтанына да миһербан килде. Март, 1998.
КАРЧЫКЛАР САГЫШЫ Хикәя Кышның иртә килеп тә язда китә алмыйча гаҗизләнгән елында Әшрәфбану түти аяк сызлавыннан урын өстенә ятты. Ялан тәпи кара көзгәчә урак урган, җир җылынып җитмәс борын басу сөргәндә юка чолгаудан бүтәнне чабата кияр өчен таба алмаган вакытлары исенә төшеп, күзләре яшьләнде. «Бу кадәр дә газаплар күрү өчен генә яратылганмын икән!» — дип уйлады ул. Әмма кемгә үпкәләргә дә белмәде. Алланың барлыгына шиге юк исә дә, йөрәге түзә алмыйча сулкылдады. Шунда Галиулласы ничектер исенә төште... Язның ямьле кичәсе иде. Әшрәфбану, бай кызы, ялгызы өйдә калып, тәрәзәне ачып куйган хәлдә әти-әнисенең Кәшер базарыннан бүләкләр төяп кайтып керүләрен көтте. Ә алар күренмәделәр дә күренмәделәр. — Нишләп утырасың? Шулай дип эндәшүләреннән Әшрәфбануның тәһарәте бозылды. Тавыш килгән якта мыеклы Галиулла мут елмаеп тора иде. Аңа: — И җен, куркыттың бит,— диде ачуланып Әшрәфбану.— Кеше дип торам, әйе... Ник шулай итеп кенә әйтте? Галиулласы чыннан да җен булып чыкты. Ходай каргышы төшкән диярсең. Кемнәр генә теленнән тартты шул вакытта? Әшрәфбану ул төндә җен бастырудан уянып китте. — Кем бар? Әстагъфируллаһ!— диде. Базардан арып кайткан әти-әнисе изелеп йоклый иделәр. Сандык өстендәге мамык мендәрләр янындагы бүләккә кайтарылган затлы киемнең йомшак исе борынына үтеп керде. Күлмәклекләре ай-һай гына да яхшы иде... — Бу мин әле, Галиулла идем! Әшрәфбануның коты буеннан чыкты да кабат аяк табаныннан керде. — Нишлисең? — Үзеңне күрим дип кердем... Галиулланың җенле булуын шул вакытлардан бирле белсә дә, кулын соратып килгәч, баш тартмады тагын. Ә тәүге кичәләрендә Әшрәфбануга ул гүяки серле яшел лампа тоттырды. Ни һәм ничек теләсә, Галиулла мизгел эчендә диярлек бар кыла бирде. Байлыклары баштан ашып, Әшрәфбану муеныннан шулар эченә чумды. Әмма көннәрнең берендә ул аннан җәннәт сараен сорады. Әти-әнисен, үлгәннән соң, шунда күченгәннәр дип белә, күрешергә исәп кенә тота иде, югыйсә. Менә генә сөенәчәкләр иде. Хатыны сораганны ире эзләп китте, әмма әйләнеп кайтмады. Җыйган байлыкларын вакыт җиле алды. Әшрәфбану чабатага калды. Сугышны, ачлыкны, гаҗизлекне күрде. Менә хәзер аяк сызлавыннан изаланып ята. Өмете бер генә, инде ничәнче еллардан бирле: — Нигә җен килеп бастырмый икән? Март, 1998.
ХАТЫННАН УҢДЫ УЛ Хикәя Сафинның хатын-кыздан уңуында гаеп үзеннән иде. Егет бик яшьли өйләнде. Бүтәннәр сызгырып йөргәндә, ул тормыш йөгенә җигелде. Күпме өйсәләр, шулкадәр сөйрәде. Ике җилкәсе иңеп төшсә дә, Ходай аны тырышлыктан аермады. Хатыны ятка карамады, биләмгә йөрмәде, һаман өйдә булды. Уңды Сафин, бик тә уңды хатын-кыздан. Адәм баласын бәхет бер басса, муен-уеныннан үтә инде ул, билләһи. Әнә, машина сатып алырга дип тә уйлаштыра гына башлаган иде. Хатыны да тавышланып-нитеп тормады, гомер буе ире җыйган бар байлыкны алды да аерылып китте. Ни җитте генә түгел, машиналы иргә кияүгә чыкты. Базарда итче икән. Берәүнең хатыны булса, тавыш-гауга чыгарыр иде. Ә Сафинныкы алай итмәде, яхшы булды. Уңды ул хатын-кыздан, бик уңды. Хатыны киткәч, икенчесен алып кайтты. Тагын да чибәррәген, яшен. Андый гүзәл зат президент малаена да тәтеми. Сафин тагын да ныграк җигелеп тырышлык күрсәтте. Ходай аны эштән аермады. Дөньяда малны таба белде, байлыгын ялтыратып дошманнарын үртәде. Әмма дә хатыннан уңды инде үзе. Йорт-җирне затлы җиһаз белән киендерделәр. Туйлап кына яшәрлек иде. Менә-менә машина да алырмын дип торганда бу хатыны да китеп барды. Машиналы бер әфисәргә. Уңды да инде хатыннардан Сафин. Бар байлыгын тавыш-гаугасыз алып чыгып киттеләр. Хәтта йортының да яртысын бүлеп алдылар. Берәүнекеләр шаулашып-дулашып йөрер иде. Ә Сафинның хатыннар яхшыдан булды шул. Эһ та димәделәр, аһ дип тә тормадылар. Өченчесен алды әле Сафин. Тагын да чибәррәген. Патша кызы төслесен. Бер мәртәбә аның белән урамнан узуы да ни тора. Ир-ат халкы егылып кына кала. Хәер, Сафин үзе дә начар булмады. Яше иллегә җитеп килгәндә менә нинди гөлгә кунды! Аллаһы тәгалә үзен дә тырышлыктан аермады шул. Әнә, йортын киендереп, ай-һай затлы итеп җиһазландырып маташа. Ходай рәхмәте белән, насыйп булса, машина алырга да җыена әле. Март, 1998.
УҢЫШЛЫ ХАТЫН Хикәя
Бу кадәр уңышлы хатыннар да була икән ул. Саматны әйтәм, агроном булып ничә ел гомерен уздырды, гектарына сигез центнер уңыш алырга әле яңа өйрәнеп килә. Имеш, безнең күмхуҗда җирләр уңдырышсыз. Булыр сиңа! Әнә, Камалинең хатыныннан сорасын, ирен төне буе эшләтеп чыга. Ә безнекеләр... Ә безнекеләр, әгузы биллаһ, әйтсәм әйттем инде, йокы симертә. Юк шул, тырышмый гына булмый ул. Камалинеке унынчыга узган, ди. Унберенчесен дә алып кайтырлар әле. Күмхуҗның гомум җыелышында агроном Самат отчет биреп маташа икән. Ат караучы Гыйльметдин абзый тегеңә урыннан гына сорау бирә: — Энем, кара әле, ике центнер чәчеп, берне җыеп алдым, дисеңме? Әллә инде капчык хисабыннан гынамы? Агроном моңа: — Бүлдермәсәгез иде, барысы да аңлашыла,— дип җавап кайтарган. Гыйльметдин абзый тагын да: — Без надан инде, ике классны да бетерә алмадык. Энем Самат, син инде академия бетергән, диләр, академик, диләр, аңлатыбрак сөйлә әле? — ди икән. Күмхуҗ рәисе Сәфәров түзмәгән: — Җирләребез уңдырышсыз, шуңа уңыш аз чыга, Гыйльметдин абзый,— дип, моның тел төбен аңламаганынча, агроном өчен кубарылып җавап биргән. — Һәм шулай!— дип җөпләгән аны агроном да, сүзенең дәвамында кайсы басуда нинди селтелек дәрәҗәсе, нинди тоз зәхмәте, нинди дегет түгелгән — барысын да сөйләп биреп. Ахырда, бу доклад дигәнен тәмам итеп, төшеп барганда, Гыйльметдин абзый тагын сүз кыстырган: — Нигә басуны әфчүк басып бетергәнен әйтмисең, энем, баядан бирле шуны көтеп утырам да утырам. Агроном: — Әйттем бит инде, уңдырышсыз, дидем. Әгәр уңышлы булса, Камали абзыйның хатыны кебек елдан-ел ишләнеп торыр идегез. Син дә бер бала белән генә калдың шул,— дип оятлы итмәкче икән дә, Гыйльметдин абзый: — Мин ялкау булдым, хатын гелән сорап торды. Камали — тырыш ул, балачагыннан шулай иде. Тырыш булсаң, уңмаган хатын да уңыш бирә башлый,— дип җавап биргән. Шул көннән бирле күмхуҗда бу җыелышны кабат җыя алганнары юк, имеш. Март, 1998.
БАШ МӘСЬӘЛӘСЕ Хикәя
Зарифулла чәчен кырдырган. Моңа кадәр җилкәдән йөрткән иде. Чәчтарашханәдә сорыйлар икән үзеннән: — Мөгезегезне дә кисәргәме? — Ничәү?— дип аптыраган бу. — Хәзергә икәү генә,— дип җавап биргәннәр. Зарифулланың күңеле бераз тынычланган, бүтәннәрнең күбрәк тә була икән әле дип уйлаган. Шулай да тагын бераздан: — Бик зурлар түгелме?— дип сораган. — Болай ярыйсы гына, әмма артыгы белән калкып күренеп тора,— дигәннәр. — Ярар алайса, төбенәчә кисегез,— дип ризалашкан Зарифулла. Бездә хәзер шулай ул: клиент ни теләсә, үтенечен аяк астына салып таптамыйлар. Тиз арада аркылы пычкы китергәннәр. Уңга-сулга бер-ике тартканнар, пычкының тешләре коелып беткән. — Болар нык утырган,— дигәннәр аңа,— тимер пычкысы кирәк. Зарифулла тагын ризалашкан. Үзегез беләсез, мөгез белән йөреп булмый шул инде. Тик ни хикмәт, тимер пычкысы да алмаган. Мөгезләр кирәгеннән артык яхшы утыралар икән. Сөяктән тәмам тимергә, тимердән ташка әйләнеп беткәннәр. Читтә күп йөрсәң, шул була инде ул. Ярый әле Зарифулланыкы болан мөгезенеке кадәр үсмәгән. Тимер пычкысы да алмагач, мөгезне борчымаска кирәктер дигән фикергә килгән чәчтарашларның теләгенә инкарь буларак, Зарифулла: — Игәү алмасмы?— дип киңәш биргән. Килешкәннәр. Бездә хәзер шулай кабул ителгән инде ул: клиент ни теләсә, искәрткәнемчә, үтенечен аяк астына салып таптамыйлар. Китергәннәр җиде кырлы игәүне, ышкый башлаганнар... Сез нигә Зарифулланың башы пеләш һәм түгәрәк диеп уйлыйсыз? Шулай шул! Җиде кырлы игәү һәр нинди мөгезне дә кисеп төшерә, хәтта башны да шомартып куя. Дөньяга тагын да бер артык кояш чыгудан һичбер зыян юк. Баш юкара юкаруын, әмма анысына да ис китәрлек хәлме? Калын чагында да әллә ни булмаган баш юкалыктан гына зыян күрмәс! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|