Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 10 страница




— Ул фә­лән эш­ләп йө­ри,— ди­яр­ләр.

Бер дә исең кит­мә­сен:

— Мин үзем куш­тым, бе­раз ял итеп, ту­зан­на­рын ка­гып ал­сын,— ди­ген. Тел­лә­ре ки­се­лер. Ап­ты­ра­гач:

— Без аны бер дә ан­дый ке­ше исә­бе­нә керт­ми идек, шу­лай икән,— ди­яр­ләр.

Син дә кур­кып тор­ма, юк­тан кү­ңе­лең­не боз­ма:

— Шу­лай шул,— ди­ген, күз­лә­ре маң­гай­ла­ры­на ме­неп, авыз­ла­ры ябы­ла ал­мый­ча кал­сын. Ап­ты­рап тор­ма. Әле ми­ңа да:

— Ха­ты­ның­ны фә­лән җир­дә Фә­лән Фә­лә­нич бе­лән күр­дек,— ди­де­ләр. Түз­дем, бик түз­дем. Ми­нем ке­бек са­быр ке­ше юк­тыр. Ну, якын­да бул­саң, кы­зу ча­гым­да кай­тып җи­тә ал­сам, ки­рә­гең­не би­рә идем ин­де. Ал­лаһ сак­ла­ды. Ярый әле си­не:

— Ул фә­лән эш­ләп йө­ри,— ди­мә­де­ләр!

13.02.98.

 

­СҮЗ

Нә­сер

 

Сүз­нең ар­ты­гы юк, ки­ме бар дип уй­ла­ган ке­ше­ләр­нең фи­кер­дә тар­лык һәм аң­да ял­кау­лык бе­лән эш ит­кән­лек­лә­рен бел­ми идем. Һа­ман да аз сүз­дән мәгъ­нә та­бып, аны икен­че­се һәм өчен­че­се­нә ку­шып, го­му­ми бер нә­ти­җә чы­га­ру ки­рәк­ле­ген ко­рал ит­кән зат­лар дөнь­я­ның кая та­ба ба­ры­шын кү­зал­лый­лар, уң­ны-сул­ны бу­та­мый­лар төс­ле. Хә­ер, ан­дый­лар­ны кем­нәр­дер адаш­ты­рыр­га те­лә­сә­ләр дә, ул шай­та­ный эш­лә­ре ба­рып чык­мый. Аң­на­ры­на һәм акыл­ла­ры­на адәм ба­ла­сы хәт­та үз га­мәл­лә­ре бе­лән дә хи­лаф­лык кы­ла ал­ма­ган­лык­тан, ах­мак­лар үз­лә­рен­нән көч­ле их­ты­яр­лы бән­дә­ләр бе­лән ида­рә итү мөм­кин­ле­ген­нән мәх­рүм ка­ла­лар. Сүз­гә та­би­гый кат­на­шып һәм ка­ты­шып ки­тү ке­ше­нең хис­си­я­тен­дә­ге бер сый­фат бул­ган­лык­тан, го­мер ба­ры­шын­да шак­тый пеш­кән һәм пе­шек­лән­гән ах­мак­лар да ки­рәк-ки­рәк­мәс урын­да тел­лә­рен ты­яр­га, әл­лә кем сый­фа­тын­да бар нәр­сә­не бел­гән кы­я­фәт чы­га­рыр­га ма­һир­ла­нып ки­тә­ләр. Шу­ның бе­лән һәм­мә­не адаш­ты­ра­лар. Ахыр­да үз­лә­ре дә:

— Ме­нә мин нин­ди акыл­лы­лык күр­сәт­тем,— дип үз-үз­лә­ре­нә ыша­на ба­ра­лар.

Җәм­гы­ять­нең, го­мум­ның арт­ка ка­луы да шу­шын­дый хә­сис ял­ган­чы­лар­га ыша­ну­ла­ры сә­бә­бен­нән икән­ле­ген күп­ләр бел­ми һәм тө­шен­ми ка­ла­лар. Ах­мак­лар­га ха­лык­ның га­мә­лен ыша­нып тап­шы­ру ти­ле­лек бул­ган ке­бек, акыл­лы зат­лар бе­лән ан­дый­лар­ны бер саф­ка кую да мак­тар­лык эш­ләр­дән тү­гел.

И­шәк бе­лән ат бер кө­тү­дә йөр­те­лер­гә мөм­кин. Әм­ма алар­ның ике­се­нә бер­төр­ле эш­не ку­шып бул­мый. Ишәк­кә ат­ла­нып кыз со­рар­га бар­ган егет­нең ни дә­рә­җә­се ка­лыр икән?

Без: «Сүз­нең ар­ты­гы юк, ки­ме бар», — ди­дек.

Әм­ма асыл сүз­нең ки­ме юк, ә ар­ты­гы бул­га­лый. Кем­нең те­ле бе­лән әй­те­лә бит! Шыр ти­ле те­ле бе­лән әй­тел­гән сүз­дә ки­ме дә ар­тык. Акыл­лы­ның әйт­кә­нен­дә исә ар­ты­гы да ким. Шул сә­бәп­ле акыл­лы ке­ше­нең күп сөй­лә­ве ким ке­бек то­е­ла, ах­мак­ның ике сүз әй­түе дә бик күп ке­бек бу­лып җан­га тия — ал­җы­та. Шун­лык­тан акыл­лы зат­ны һич­кем күп сөй­лә­шә дип атый ал­мый. Әй­тә икән, ди­мәк ул үзе дә ах­мак адәм­дер!

14.02.98.

 

 

­ АК­ЧА МА­ШИ­НА­СЫ

Хи­кәя

Га­лия әби­нең сик­сән биш­тән узып та һа­ман җир ку­е­ны­на кер­мә­ве күм­хуҗ рә­и­се Га­таул­лин­ның җе­не­нә тия иде. Ала­га­ем ам­бар­лар һәм фер­ма­лар тө­зе­теп ки­лә. Әби шу­ны күр­ми­ме­ни? Кү­рә, йор­ты­на ки­леп те­рәл­де­ләр бит ин­де. Ко­ма­чау итеп то­ра. Га­таул­лин аңа:

— Га­лия әби, күм­хуҗ йор­ты­на күч! Карт­лар йор­ты­на ил­теп тап­шы­рыйм­мы әл­лә?— дип тә үгет­ләп ка­ра­ды. Те­ге һа­ман:

— Ая­гым­да йөр­гә­нем­дә ирем Гай­фет­дин сал­ган ни­гез­не таш­лый­сым юк,— дип ки­ре­лән­де.— Улым кай­тып төш­сә, ни ди­яр­мен? Кү­зе­нә ни­чек ка­рар­мын?

Га­таул­лин түз­мә­де:

— Кайт­ты ди, көт... Ул зи­ма­гур улың ун ел кайт­ма­ган­ны, бү­ген ге­нә кай­тып тө­шәр, хә­зер,— дип би­тәр­ләп таш­ла­ды.

Күп­тән күз яше­нең нәр­сә икән­ле­ген оныт­кан Га­лия әби­нең җа­ны ела­ды. На­маз­лы­гын­да Ал­ла­һы­дан улын кай­тар­ту­ны со­рап до­га укы­ды. Ин­де көн иңеп ки­лә иде. Ал­ла­һы­ның рәх­мә­те бе­лән соң­гы шә­фәкъ нур­ла­ры­на эле­неп кил­гән­дәй оч­кыч па­лас күк­тә пәй­да бул­ды һәм Га­лия әби­нең ишек ал­ды­на тө­шеп җә­ел­де. Төр­ле тарт­ма­лар, сан­дык­лар өс­тен­дә зи­ма­гур улы Гай­нет­дин уты­ра иде.

— Сә­лам әни!

— Исән­ме, ба­лам, кай­тып бик ях­шы ит­кән­сең!

А­лар ко­чак­ла­шып хәл-әх­вәл алыш­ты­лар. Чәй янын­да ана зар­ла­нып куй­ды, Га­таул­лин­ны эт ит­те. Ахыр­да: «Ни­ге­зе­без сак­лан­сын, йор­ты­быз туз­ды ин­де», — ди­де.

И­кен­че көн­не Гай­нет­дин зур эш­кә ке­реш­те. Бер ай ди­гән­дә ос­та­лар аңа бик шәп итеп йорт тө­зеп бир­де­ләр. Ике кат­лы.

Бу хәл ял­дан кайт­кан Га­таул­лин­ны тә­мам шаш­тыр­ды. Гай­нет­дин­нең яка­сы­на ябы­ша­сы иде, хәй­лә­гә ке­реш­те:

— Ка­ян ак­ча та­ба­сың? Алай бай бул­гач, без­гә дә яр­дәм ит! Әнә, без­нең фер­ма­лар тө­зе­леп бет­мә­гән. Хә­зер хи­ма­я­чы­лык за­ма­ны.

Гай­нет­дин яшер­мә­де:

— Ә ми­нем ак­ча ма­ши­на­сы бар...

Га­таул­лин­ның авы­зы са­лы­нып төш­те. Мо­ңа ка­дәр бо­лай ук мыс­кыл­ла­ган­на­ры бул­ма­ган­га­дыр, җен ачу­ла­ры чык­ты. Әм­ма ба­ры­бер сер би­рә­се ит­мә­де. Бо­ры­ны­на ка­дәр кү­тә­ре­леп кил­гән би­хи­сап зур кор­са­гын ка­шып ал­ды да:

— Шыт­тыр­ма, яме!— дип яна­ды.

Күм­хуҗ рә­и­се­нең ха­кый­кать­кә тиз ге­нә ышан­ма­я­ча­гын аң­ла­ган Гай­нет­дин аңа ар­ты­гын сөй­ләп то­ра­сы ит­мә­де, үз го­зе­рен җит­кер­де:

— Бу фер­ма­ны без­гә те­рә­теп эш­лә­тү­е­гез бер дә ки­леш­ми, кү­че­рер­гә ки­рәк,— ди­де.

— Бул­мый, ак­ча юк,— дип кырт кис­те Га­таул­лин,— без­нең ак­ча ма­ши­на­сы юк ла!

А­ның хи­хыл­да­вы дөнь­я­лык­та­гы фә­реш­тә­ләр­не өр­ке­теп, хәт­та ерак­та­гы кал­ку­лык­лар­ны да сел­кет­кә­ләп куй­ды. Күм­хуҗ­ның нә­сел үге­зе, ия­сен та­нып­мы, мө­ге­рек ава­зын суз­ды.

— Эш ан­да гы­на бул­са, би­рәм!

Гай­нет­дин­нең бу сү­зен күм­хуҗ рә­и­се шун­да ук эләк­те­реп ал­ды:

— Сөй­ләш­тек алай­са! Фер­ма­ның мон­да­гы уры­ны үзе­мә дә ошап җит­ми иде,— ди­гән бул­ды, те­ге оч­ка кү­чер­тә­без аны.

Кул­га кул су­гы­шып кы­на ки­леш­те­ләр дә Гай­нет­дин аңа өй­лә­рен­нән өр-яңа ак­ча ма­ши­на­сын чы­га­рып тот­тыр­ды. Бер як­тан кә­газь ты­гып җи­бә­рә­сең, кы­зыл төй­мә­се­нә ге­нә ба­са­сың, икен­че як­тан ак­ча ко­е­ла баш­лый икән. Шәп нәр­сә. Га­таул­лин­га бик тә оша­ды, шат­лык­тан авы­зы ко­лак­ла­ры­на җит­те. Ма­ши­на­ны алып та кит­те. Икен­че көн­не фер­ма­ны кү­че­рә дә баш­ла­ды­лар. Га­лия әби­нең дә су­лыш­ла­ры ки­ңә­еп кит­те, йө­зе­нә дә ел­маю чык­ты. Га­таул­лин да та­гын чи­рат­та­гы чи­рат­сыз ялы­на ки­теп бар­ды. Әм­ма ан­нан кай­тып, икен­че­се­нә юл­ла­нам ди­гән­дә ак­ча ма­ши­на­сы эш­ләү­дән баш тарт­ты. Мо­ңа ка­дәр бас­ты­рыл­ган кап­чык-кап­чык ак­ча­лар җил­гә очып бет­кән иде.

Ир­тән­ге як­та Га­таул­лин бик зат­лы чит ил ма­шин­на­сы бе­лән Гай­нет­дин­нәр кап­ка тө­бе­нә ки­леп тук­та­ды. Яшел­лек эче­нә кү­ме­леп дөнь­я­га ел­май­ган Га­лия әби­ләр­нең ике кат­лы зат­лы йор­ты­на кү­зе кы­зык­ты. Мо­ны ни­чек тә үзе­нә эләк­те­рер­гә дип исәп ит­те. Әм­ма нә­фе­сен ва­кы­тын­да ты­яр­га да код­рә­тен­нән кил­де. Бү­ген­гә эше-йо­мы­шы баш­ка­ча.

Һәр җир­гә ал­дан йөр­гән кор­са­гы­на ия­реп ишек ал­ды­на кер­де. Гай­нет­дин кар­шы чы­гып ки­лә иде. Сә­лам­ләш­те­ләр.

— Ми­ңа да шу­шын­дый йорт ки­рәк,— ди­де аңа Га­таул­лин, ту­ры­дан бә­реп.— Ә, юк икән, өч кат­лы­сы шәп бу­лыр!

— Бик ях­шы,— ди­де аңа Гай­нет­дин,— ма­ши­на­ның кы­зыл төй­мә­се­нә ге­нә ба­са­сы, ак­ча ява баш­лый.

— Ва­тыл­ды шул, янып ук чык­ты,— дип Га­таул­лин кай­гы­сын ур­так­лаш­ты.— Ме­нә, әйе, үзең­не­кен би­реп тор­саң ин­де...

— Ярар,— ди­де Гай­нет­дин,— алы­гыз!— Ялт кы­на чы­гар­ды да бир­де.

Мо­ны­сы гү­я­ки яңа­рак та, элек­ке­се ке­бек ар­тык туз­ма­ган да ке­бек иде. Га­таул­лин­ның кү­ңе­ле чә­чәк атып, акы­лы куш бул­ды. Ма­ши­на­ны ку­лы­на алу­га, озак сөй­лә­шеп тор­мас­тан, тиз­рәк ки­тү ягы­на ка­ра­ды. Кай­тып, өс­тәл өс­те­нә ку­ю­га, кы­зыл төй­мә­се­нә бас­ты, ак­ча яң­гы­ры ява да баш­ла­ды. Икен­че көн­не бер кап­чык эре ак­ча тө­яп Ке­нә­ри ут­рау­ла­ры­на ял­га ки­теп бар­ды. Ма­ши­на­ны да үзе бе­лән ал­мак­чы иде, чик аша чык­кан­да бе­рәр ком­сы­зы үз­ләш­те­реп ка­лы­рын­нан ку­рык­ты, ти­мер шка­фы­на бик­ләт­те.

Күм­хуҗ­ның эш­лә­ре көн­нән-көн ал­га ки­теп, бә­рәң­ге, ик­мәк, сөт-ка­тык дип кай­гы­ру­чы­лар да бет­те. Хә­ер, хә­зер фер­ма­ның да ки­рә­ге кал­ма­ды. Күм­хуҗ мал­ла­ры, ху­җа­лык­лар­ны­кы бе­лән бер­гә кай­сы-кая ки­теп бар­ды­лар. Җы­ел­ма­ган иген ба­су­ла­рын­да да һич­кем­нең кай­гы­сы юк иде. Ха­лык көн-төн бәй­рәм ит­те, ай са­ен са­бан­туй уз­ды­рып, көн дә туй­ла­шып яши бир­де­ләр.

Шун­дый көн­нәр­нең бер­сен­дә Га­лия әби гүр ия­се бул­ды. Ял­дан тә­мам ту­еп кайт­кан Га­таул­лин исә мәр­хү­мә­нең җи­де­се­нә ту­ры кил­де. Күз­лә­рен­нән кай­нар яшь­лә­рен агы­зып ела­ды:

— Күм­ху­җы­быз­ның иң ях­шы, эш­чән һәм бул­ган ке­ше­сен югалт­тык, җә­мә­гать!— дип озын-озак но­тык сөй­лә­де.

Кы­ры­гын­нан соң Гай­нет­дин ишек ал­ды­на оча тор­ган па­ла­сын чы­га­рып җәй­де. Өс­те­нә аны-мо­ны куй­ды. Ва­кыт кич­кә та­ба иде. Шун­да Га­таул­лин ки­леп кер­де.

— Кая ки­те­шең, энем?— дип бор­чы­лу­ын бел­дер­де.

— Дөнья ги­зәр­гә,— ди­де ты­ныч кы­на Гай­нет­дин.

— Ни шул әле...— ди­я­рәк сүз сай­ла­ды Га­таул­лин.

— Әл­лә та­гын ян­ды?— дип со­ра­ды Гай­нет­дин, аның тел тө­бен аң­лап.

— Ниш­ләр­без икән ин­де?— ди­де бор­чыл­ган Га­таул­лин.

— Ә, мин­дә та­гын бе­рәү бар,— дип ты­ныч­лан­дыр­ды аны Гай­нет­дин,— өр-яңа­сы, тарт­ма­сын­нан да чы­га­рыл­ма­ган, мае да сөр­тел­мә­гән.

Га­таул­лин яңа гы­на ку­лы­на ки­леп кер­гән ак­ча ма­ши­на­сын пе­си ба­ла­сын сы­пыр­ган­дай сый­па­ды. Ул ара­да Гай­нет­дин оч­кыч па­ла­сы­на утыр­ды һәм:

— Ярый, без кит­тек әле, ху­шы­гыз!— дип кул бол­га­ды. Ул да тү­гел, па­лас бер сел­кен­де һәм җил­кен­де дә күк­кә кү­тә­рел­де. Кич­ке шә­фәкъ ягы­на та­ба ки­теп тә бар­ды. Нок­та­га әве­ре­леп, күз­дән югал­ган­чы Га­таул­лин кул бол­гап кал­ды. Күз­лә­рен­нән кил­гән яшь­лә­рен сөрт­те. Ма­ши­на­ны тарт­ма­сын­нан чы­гар­ды. Кы­зыл төй­мә­се­нә бас­ты. Бер-бер арт­лы ак­ча­лар чы­га баш­ла­ды­лар. Га­таул­лин эчен уды һәм:

— Бул­ды бу!— дип ак­ча­лар­ны кап­чык­ка ту­ты­ра баш­ла­ды.

18.02.98.

 

 

­ХУ­ШЫ­ГЫЗ, ТУ­ГАН­НАР, ДУС­ЛА­РЫМ!

­ Хи­кәя

Тор­мы­шым­ның җөе сү­те­леп кит­те әле, бик җай­сыз ха­ләт­тә кал­дым. Әгәр дә үз­лә­ре бе­лән бер­гә йө­рү­дән баш тарт­сам, дус­ла­рым үп­кә­ләр төс­ле иде. Ин­де әле­ге дә бу хә­лем­дә бул­сам, ни­чек­тер уңай тү­гел. Ике­се­нең бер­сен сай­лар­га ти­еш­ле­мен. Адәм ба­ла­сы бо­рын-бо­рын за­ман­нан ук үзе­нә хи­лаф­лык ки­тер­мәү бә­ра­бә­ре­нә дус­лы­гын кор­бан ит­кән. Мин дә шу­лай эш­лим әле.

Дус­лык­ны кор­бан итәр­гә уй­ла­дым.

Бер ай эчен­дә тә­мам ял­гы­зым кал­дым. Ин­де хә­зер те­лә­гә­нем­чә йө­ри, ва­кы­тым­ны ба­ры үз фай­да­ма гы­на са­рыф итә ала идем. Урам­га чык­сам да, эш­кә бар­сам да һа­ман ял­гы­зым бул­дым. Хез­мәт­тәш­лә­рем ми­не «бо­ры­нын чөй­де» дип үз­лә­ре дә чит итә баш­ла­ды­лар. Мин шун­дый дә­рә­җә­гә иреш­тем ки, хәт­та өй­дә­ге ха­ты­ным­ны да бер як­ка ку­еп, аның ни үке­не­че­нә, ни те­лә­ге­нә ко­лак сал­мый баш­ла­дым. Озак тү­зә ал­ма­ды, таш­лап, өй­дән үк чы­гып кит­те. Баш­та­рак аның юк­лы­гын әл­лә ни си­зен­мә­дем. Әм­ма көн­нәр­нең бе­рен­дә ки­я­ре­мә чис­та күл­мә­гем кал­ма­ды. Кер юа бел­ми идем. Эшем­дә­ге­ләр дә ми­ңа сә­лам бир­ми баш­ла­ды­лар, сер­лә­рен дә сөй­лә­мә­де­ләр, бәй­рәм­нә­ре­нә дә кат­наш­тыр­мый баш­ла­ды­лар.

О­зак­ла­мый дөнь­я­да бар­лы­гым­ны да тә­мам оныт­ты­лар. Һич­кем­гә ки­рә­гем бул­ма­ган төс­ле, алар­ның үз­лә­рен­дә дә ми­нем эшем юк иде. Мо­ңар­чы шу­шы ка­дәр дә ир­кен­лек һәм рә­хәт­лек­не күр­гә­нем бул­ма­ган­га, су­лыш­ла­рым ки­ңә­еп кит­те. Гү­я­ки ка­ра ур­ман эчен­дә яшә­гән­мен дә, алан­га ки­леп чык­кан­мын. Ко­яш та ан­да бер ми­нем өчен ге­нә як­тыр­та, җил­ләр дә ми­нем өчен ге­нә исә, яң­гыр да ми­нем өчен ге­нә ява, ягъ­ни ан­да бар да бер ми­нем өчен ге­нә, бү­тән­нәр­гә һич­ни дә юк иде.

Дус­ла­рым бер җы­е­лыш­ты­лар, ике, өч. Ми­не ча­кы­ру­чы да, дә­шү­че дә юк. Бө­тен­ләй күр­ми­ләр ди­яр­сең. Шу­лай да алар­ның сүз­лә­ре ирек­сез­дән ко­лак­ка үтеп кер­де. Үзем ха­кын­да бул­гач, ишет­ми ка­ла ал­ма­дым:

— Авыр туф­ра­гы җи­ңел бул­сын, ин­де кы­ры­гын үт­кә­реп ис­кә ала­быз, ях­шы, дус­та­нә ке­ше иде,— дип сөй­ләп кит­те но­тык­чы.

Мин шун­да гы­на үзем­нең үл­гән­ле­гем­не аң­ла­дым.

19-20. 02. 1998.

 

 

­ХА­ЛЫК МӘН­ФӘ­ГА­ТЕН ЯК­ЛАП

­ Хи­кәя

Кыш­ның су­ы­гы — үзәк­ләр­гә үтәр­лек, кы­я­мәт авыр­лы­гын ис­кә тө­ше­рер­лек көн­нәр бер-бер арт­лы ки­лә баш­ла­ган иде. Ә Сад­ри­не ха­ты­ны өен­нән ку­ып чы­гар­ган. Җит­мә­сә, ал­да­гы ике те­ше бе­лән бер­гә ба­шын­да­гы акы­лын да ук­лау бе­лән су­гып тө­шер­гән. Мес­кен, әгәр җәй бул­са, су бу­е­на яки агач­лар ара­сы­на ка­чып йок­лар иде. Ә кыш кө­не кая ба­ра­сың? Хә­зер шул аның ми­ли­ци­я­се дә кун­ды­рып чы­га­рыр­га тор­мый. «Җы­лы­ныр өчен ге­нә кап­кан­дыр!» — ди дә бәй­лә­неп ап­ты­рат­мый.

Су­ык­тан га­җиз бул­ган Сад­ри шу­лай да бу фи­кер­гә ки­леп, те­ге­ләр­гә, ягъ­ни ми­ли­ци­о­нер­лар­га бәй­лә­неп­ме бәй­лә­нә икән:

— Сез, ду­рак­лар, ул хө­кү­мәт­не сак­ла­ган бу­ла­сыз ин­де. Бу ил бет­те бит, бет­те. Аны сат­ты­лар. Ә сез, ду­рак­лар, һа­ман шу­ны сак­лый­сыз!

Ми­ли­ция егет­лә­ре ка­рап-ка­рап тор­ган­нар да: «Без — ах­мак, бу — без­дән дә ду­раг­рак, юк­са шу­шы ка­дәр дө­рес сүз сөй­лә­мәс иде!» — дип, ки­тү җа­ен ка­ра­ган­нар. Сад­ри­гә ул хәл оша­ма­ган, арт­ла­рын­нан ия­рә-ия­рә:

— Әйе, сез — ду­рак­лар! Ни­гә ми­не ал­мый­сыз? Әнә, сез сак­лый тор­ган дәү­ләт ке­ше­лә­ре Ке­нә­ри ут­рау­ла­рын­нан үз­лә­ре­нә, ба­ла­ла­ры­на, ту­ган­на­ры­на зат­лы вил­ла­лар са­тып ал­ды­лар, шун­да елы­на уни­ке­шәр тап­кыр, юк, ат­на са­ен ба­рып ял итә­ләр. Ә без­не өй­лә­ре­без­дән ку­ып чы­гар­ды­лар. Ел­лар буе хез­мәт ха­кын тү­лә­гән­нә­ре юк, үз­лә­ре за­вод-фаб­ри­ка­лар­ны кул­ла­ры­на алып бе­тер­де­ләр. Ка­ян кил­гән алар­га ул ак­ча?— дип, шаш­кын хис­ләр бе­лән ка­бар­тыл­ган тә­мам олуг бер но­тык сө­реп таш­ла­ган. Те­ге­ләр та­гын да адым­на­рын ешайт­кан­нар. Ул да тү­гел, йө­ге­рә үк баш­ла­ган­нар. Сад­ри:

— Кая ка­ча­сыз? Ах­мак­лар, ду­рак­лар,— дип әл­лә ни­ләр әй­теп бе­тер­гән. Те­ге­ләр түз­мә­гән­нәр, авы­зын кап­лап, ике бе­лә­ген­нән эләк­те­реп ал­ган­нар. Сад­ри­нең эче­нә җы­лы йө­гер­гән. «Бү­ген ку­нып чы­гам ин­де җы­лы­да», — дип сө­ен­гән.

Әм­ма Сад­ри­нең но­ты­гы­на ко­лак са­лып, мән­фә­гать­лә­ре­без­не як­лап сөй­ли дип уй­ла­ган ха­лык аның ти­рә­се­нә җы­е­лып өл­гер­гән бул­ган. Ми­ли­ци­я­дән йо­лып ал­ган­нар үзен.

Дө­ре­сен әй­тер­гә бир­ми­сез, имеш.

Мес­кен Сад­ри, әле һа­ман урам­да йө­ри, җы­лы урын күр­гә­не юк!

21.02.98.

 

 

­КҮ­СӘК

­ Хи­кәя

Ка­мил­нең кү­сәк икә­нен бе­лә­сез бит ин­де? Туң җан. Адәм рәт­ле бер сү­зе бул­са иде. Апа­сы­ның чи­бәр­ле­ге бо­рын­ны тиш­мә­сә, үзе бе­лән сөй­лә­шеп тә тор­мас идем. «Нәр­сә,— ди­гән бу­ла,— апа­ны ча­кы­рыр­га­мы?» Ип­тәш­ләр ал­дын­да тә­мам оят­лы итеп бе­тер­де ин­де. Күз­не ачыр­мас­лык кы­лан­ды­ра:

— Ки­чә бир­гән шо­ко­ла­дың эре­гән иде, тәм­ле бул­ма­ды!

“­Би­рер­мен мин си­ңа мон­нан тү­бән шо­ко­лад! Бар­ма­гың­ны яла!”

— Нәр­сә, ча­кы­рыйм­мы ин­де?

“Э­һе, бик ки­рә­ге бар иде. Ча­кыр­мый тор! Үзе­ңә бул­сын”.

Тел тө­бе­нә ки­лә, әй­тә ге­нә ал­мыйм. Ип­тәш­ләр ал­дын­да уңай­сыз. Ишет­мә­меш­кә са­бы­шам.

Ка­мил­нең кү­сәк икә­нен бе­лә­сез бит ин­де. Һа­ман ка­ны­га:

— Нәр­сә, ча­кы­рыйм­мы ин­де?— ди.

Тә­мам ап­ты­рат­ты. Егет­ләр дә аңа игъ­ти­бар итә баш­ла­ды­лар. Ты­гыл­сын!

— Ярар, ча­кыр ин­де алай­са, бик ча­кы­ра­сың кил­гәч.

Кү­сәк бул­са да кү­сәк ин­де:

— Нәр­сә би­рә­сең?

— Баш­та алып чык, ан­нан әй­тәм!

Ка­мил­нең чын­нан да кү­сәк икән­ле­ген бе­лә­сез бит ин­де! Ки­ре­лә­нә, туң җан. Адәм рәт­ле сөй­лә­шә бел­сә ярар иде.

— Юк, баш­та бир, ан­нан ча­кы­рам. Те­ге юлы ке­бек ал­да­саң?

— Кай­чан?

Ка­мил та­гын шо­ко­лад­ны исе­нә тө­ше­рер дип ко­тым оч­са да, сү­зем әй­тел­гән иде ин­де. Тиз­рәк ял­гап кит­тем:

— Ал­да­мыйм ин­де, ал­да­мыйм. Бар, йө­гер...

Ка­мил хә­зер эл­де­рер дә апа­сын ча­кы­рып чы­га­рыр. Без аның бе­лән кич­ке урам­да йө­рер­без. Клуб­ка ба­рыр­быз, би­ер­без. Мин аның озын ка­ра чәч­лә­ре­нә сок­ла­ныр­мын, кы­зыл чия ирен­нә­рен, наз­лы ка­ра­шын, кал­ку күк­рә­ген кү­реп, җа­ны­ма су­лы­шын­нан ут ка­бар. Су­ы­рып үбә­сем, кы­сып ко­чак­лый­сым ки­лер. Эһ, бел­ми­сез шул, егет­ләр, эне­се Ка­мил дә на­чар тү­гел, әнә, апам­ны ча­кы­рыйм­мы дип ке­нә то­ра. Мин аңа ят мәм­лә­кәт­ләр­дән ки­те­рел­гән тат­лы шо­ко­лад су­зар­мын...

Ул:

— Хә­зер,— дип йө­гер­де.

Ми­не аң­лап ал­ган ип­тәш­ләр ял­гы­зым­ны кал­ды­рып кит­те­ләр. Әле һа­ман кө­тәм... Һа­ман кө­тәм! Таң ата бу­гай ин­де?

Ка­мил­нең кү­сәк икә­нен бе­лә­сез шул. Ну, ки­рә­ген би­рер­гә!

21.02.98.

 

 

­БӘ­ХЕТ КО­ШЫМ

Хи­кәя

 

Ул үзе­нең бә­хе­тен ха­ты­нын­нан гы­на кү­рә иде. Ки­рәк бит шун­дый бу­лыр­га?

— И-и-и, бә­хет ко­шым! И-и-и, бә­хет ко­шым!

Шу­лай ди­гән сүз­лә­ре ко­ла­гы­ма ке­рү­гә, җан үр­тә­леп куя:

— Ти-ти-ти, ти-ти-ти, та­вы­гым!

Ал­тын йо­мыр­ка сал­ган ди­яр­сең. Аның ха­ты­ны да үзе ке­бек ти­ле шул, хә­зер кар­шы­сы­на йө­ге­реп ки­лә, үбеп ала, ко­ча­гы­на таш­ла­на. Ан­нан баш­ка бү­тән ир дөнья йө­зен­дә юк дип бе­лер­сең, бил­лә­һи! Әл­лә маң­га­ен­да кү­зе юк, әл­лә кү­ңел кү­зе су­кыр, Хо­дай бел­сен!

Ә шу­лай да яшәп күр­сә­тә­ләр ин­де. Итәк ту­лы ба­ла, бер­сен­нән-бер­се кеч­ке­нә, бер­сен­нән-бер­се ма­тур, бер­сен­нән-бер­се елак. Соң­гы­ла­ры­ның бо­рын­на­ры да ки­бәр­гә өл­гер­ми, та­гын бе­рәр­не ни­ят­ләр­гә җи­те­шә­ләр.

Ке­ше­не­ке кай­чан үсә ди­ген? Әле ки­чә ыш­тан­сыз йөр­гән ма­ла­ен бү­ген өй­лән­де­рер­гә ма­та­ша. Туй­га ча­кыр­ган. Шим­бә көн­не бу­ла­сы икән. Бар­мый­ча да яра­мас, ке­ше­нең ни­чек кы­лан­дыр­га­нын күр­ми­чә ка­лыр­мын юк­са. Ми­не­ке­ләр­дән тиз ге­нә бул­мас. Кая ди ул? Үсәр­гә уй­лап та ка­ра­мый­лар. Ха­тын әй­тә:

— Си­ңа ох­ша­ган­нар,— ди.

— Ни­гә ох­ша­ма­сын­нар? — дим.— Үзем яса­дым бит, ми­не­ке ке­ше­не­ке­нә ох­ша­мас ин­де!

Ул туй­ла­рын әй­тер идем. Ин­де дә ясап куй­ды­лар. Ке­ше җы­ел­ган, бер­се өс­тен­дә икен­че­се. Би­и­ләр, җыр­лый­лар. Алар­ны­кы ке­ше­чә ге­нә бу­ла ди­ме­ни? Ха­тын тә­мам җи­ле­ге­мә үт­те:

— Эч­мә,— ди,— шарт­лый­сың бит ин­де. Әнә, ке­ше­чә бул,— ди.— Алар ка­ба­лар да ку­я­лар, ка­ба­лар да ку­я­лар. Ә син кү­тә­реп ке­нә кап­лап то­ра­сың. Бө­тен ке­ше си­ңа ка­рап уты­ра.

Ә ни­гә ка­ра­ма­сын­нар? Кай җи­рем ким? Кы­зы­гып ка­рый­лар. Буй, ди­сәм, буй — үрел­сәм, ай­га җи­тәр­лек; гәү­дә, ди­сәм, гәү­дә — өр­лек­кә са­лыр­лык. Та­гын ха­тын төр­тә:

— Ке­ше­чә кы­лан,— ди.

Ке­ше­чә кы­ла­нып нәр­сә эш­ләр­гә ти­еш­тер ин­де мин, Хо­дай бел­сен?

— Әнә, алар­дан үр­нәк ал!— ди.— Бер-бер­се­нә «бә­хет ко­шым» дип ке­нә то­ра­лар. Бар икән бә­хет­ле­ләр!

Түз­мә­дем, мин дә ха­тын­га:

— И бә­хет ко­шым,— ди­дем.

Күз­лә­ре шар бул­ды.

— Шаш­тың мәл­лә?— ди.— Ду­рак, әл­лә итәк ту­ты­рып си­ңа ба­ла алып кай­тыр­мын дип бе­лә­сең­ме? Нә­фе­сең­не кыс­ка тот!

­Фев­раль-март, 1998.

 

 

­ ИТ­ЧЕ

­ Хи­кәя

 

А­дәм ба­ла­сы шу­лай яра­тыл­ган­га­дыр ин­де: без­гә та­рих, узыл­ган чор­лар, биш-ун ел гы­на бул­са да, бик ерак­та, әл­лә кай­да ке­бек то­е­ла­лар, ә ки­лә­чәк­не мон­да гы­на, бо­рын тө­бен­дә ге­нә дип хис итә­без.

Ә­ле күп­тән тү­гел мәк­тәп сук­ма­гын бер­гә тап­та­ган элек­ке дус­тым­ны оч­рат­тым. Ул бүк­сә, ма­лай, җай­лы-җай­сыз егыл­са, тә­гә­рәп ке­нә ки­тә­се.

— Мо­ны ка­ян ал­дың?— мәй­тәм.

Кө­лә:

— Хо­лес­те­рин­ны яра­там мин,— ди.

...Бу­лыр да, ит­че шул ул. Мәк­тәп­не бе­те­рү­гә ит фаб­ри­ка­сы­на ту­рау­чы бу­лып ур­наш­ты. Мин инс­ти­тут­ка кер­дем. Тук­та, дим, ке­ше бу­лыйм, хал­кы­ма хез­мәт итим. Әл­лә нин­ди олы хы­ял­лар ба­шым­да кай­ный, йө­рәк­тә пар ка­нат­лы хис­ләр төр­ке­ме чик­сез бө­ек­лек­кә дә­шә. Та­рих өй­рә­нәм, ка­зы­нам, чо­кы­нам. Ә са­бак­таш ит ке­нә ту­рый, «Жи­гу­ли»­дә сип­те­рә. Ул, мин си­ңа әй­тим, йорт та са­лып куй­ган. Кы­е­гы­на ка­ра­ган идем, бү­ре­гем ба­шым­нан төш­те.

Ә мин һа­ман да атай бү­леп бир­гән поч­мак­та ятам. Та­рих нир­гә­лә­рен­дә ка­зы­нам. Шәп укы­дым. Ас­пи­ран­ту­ра­да кал­дыр­ды­лар. Дис­сер­та­ци­ям­не ун­биш ел язам ин­де, әле һа­ман очы-кы­рые кү­рен­ми. Ә са­бак­таш — өй­лә­неп таш­ла­ган. Ту­е­на ча­кы­ра кил­гән иде. Ми­нистр кы­зын ал­ган, җи­лек ке­бе­ген.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных