ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 6 страницаТатар ирләре, бу хәбәрне ишеткәч, шым булган. Икенче көннән Гарифы, Саматы, Хәлиле, Бикмулласы, Саматы, Халиты һәм башкасы бер-бер артлы туйлар үткәрергә тотынганнар. Бишенче елга чыктылар, рәхәтләнеп туйдан-туйга гына йөриләр. Менә бүген Ихсан өченче хатын алды, шуннан кайтып килеш әле, хәлләр — ләх! Исерелә шул, исерелә. Теге, Дума чыгарган законны әйтәм, болай да укып карыйбыз, тегеләй дә, һич очына чыгып җитә алганыбыз юк. Хатыннар да аптырап бетте инде. Шулай инде ул, закон буенча яшәүче кавемнән булгач. Һични эшләп булмый. Бүген туйлап хатыннарга өйләнәбез дә, дүрт хатыннан да кимне алырга ярамый, дигән бит, иртәгесен һәммәсен дә куып чыгарабыз. Кичкә яңаларын алып кайтабыз. Кайсысы законлы, кайсысы законсыз, Алла белсен! Апрель, 1998.
АКЫЛЛЫ КИҢӘШ Хикәя
Бик күп тарихлардан хәбәрдар булган кешеләрне ил башлыклары үзләренең киңәшчесе итеп ала. Чөнки бер акылга гына таянып эш итү — күзле хәлеңдә дә, караңгыда ут яктысын файдаланмыйча, сукырларча капшанып маташу кебек үк хәл. Моны каяндыр ишетеп күңеленә ныгыткан бер түрә, мәгәрем ки, киңәшчесе сыйфатында янына үзеннән дә ахмаграк, әмма гаҗәеп күп хәлләрне белүче тарихчыны эшкә алган. Исемнәрен язсам, өсләреннән шикаять булыр дип, бары вакыйганы гына сөйләп китмәкчемен. Бервакыт теге безнең телгә алынган түрәне югарыдагы олы түрә чакырткан. Сәбәбе билгеле булмаса да, үз эшләренең ничегрәк баруын чамалаган кече түрәбез, хәленең яман икәнлеген аңлап, үз янына киңәшчесен чакырткан да: — Миңа нәрсә эшләргә?— дип сораган. Шунда ук җавабын да алган: — Үпкәләп тик торырга! — Ни өчен үпкәләргә? — Чөнки Зөлкарнәйн падишаһ үпкәчеләрдән курка торган булган. Чыңгыз хан үпкәчеләрнең гомерләрен саклап калган. Сталин булып Сталин да, халыкларның атасы һәм коммунистларның канечкеч тираны, үпкәчеләргә тимәгән,— дип тарихларны озын-озак дәлилләр белән сөйләгән киңәшче. Түрә, ахмаклыгы аркасында, аның киңәшен тотмаска булган, чөнки хуҗалар көчле рухлыларны яраталар дип ялгышкан. Әмма олы түрәнең келәменә басуга, коелып төшкән һәм аңа үпкәләүдән артыгы калмаган. Шулай бәладән котылып, урындыгында калдырылган һәм, кайтышлый, киңәшчесенә рәхмәте йөзеннән зур бүләк алган. Сөенечен уртаклашып, аңа бүләген керткән һәм: — Минем шулай да бер соравым калды: ни өчен үпкәләргә тиешле идем?— дигән. Тарихчы аңа карап торган да: — Чөнки,— дип җавап биргән,— һәр олы түрә үзен гадел падишаһ дип уйлый, аны һәркем һәркайда ярата дип белә. Ә үпкәләү — аның гаделлеген тулысынча инкарь итү ул. Шунлыктан олы түрәләрне бары тик үпкәләү белән генә җиңеп була,— дигән ул. Гомерендә дә аңламасны һәм төшенмәсне белүенә түрә бик сөенгән һәм бу киңәшне үзенә корал итеп алган. Озакламый аны тагын да югарырак урынга күчергәннәр, аннан тагын да, тагын да, тагын да... Хәзер ил башының “ уң кулы” диләр. Әмма кайда гына эшләсә дә, һаман аны уңышсызлык һәм җимерелү-таркалу озата барган. Хәзерге көнебездә сүтелеп беткән илдә аның һичбер гаебе юк кебек. Тагын шунысын да онытырга ярамый, ахмакка дөрес киңәш биргән кеше үзе дә ахмак һәм томана була. Апрель, 1998.
ЯШЕЛ ЧӘЧӘК Хикәя
Авырган кеше тереләм дип өметләнә инде ул. Кемнең үләсе килсен ди? Ни сәбәп, авырган кеше күпме генә ятса да арыганнан арый, җаны теләгән ялны барыбер таба алмый. Эш һәм ял таза кешеләрнең генә бәхете инде ул. Бибиәсма әби өч елга якын түшәк өстендә ятып, дүртенчегә керә дигәндә ялгышып кына торып китте дә йөздән уздырып яшәде. Хәерниса әби дә урын өстенә аунагач, хәл белешеп кергән күршеләре Гөлсинә белән Фатыйма апалар аңа бүген-иртәгә торып китәчәген юрадылар. Әмма: — Булыр микән? Бер дә ышанасы җирем юк,— дип җавап бирүен ишеткәч кенә, ярты сәгать буена дөньяның агын-карасын үлчәп-бозып утырдылар да, сүзнең ахырында акылларына илһам иңеп: — Хәерлегә булсын, иншаллаһ, бүре ашамас, Аллаһ ташламас,— дип авыр-озак дога кылдылар. Аннан соң тагын да дөнья хәлләренә кайттылар. Фатыйманың үткән сабан туена дип тектерелеп тә, көн явымлы булу сәбәпле кия алмыйча калдырылган бәби итәкле кызыл җирлеккә әллә ниткән яшел чәчәкләр төшерүле күлмәгенең җиңенә бәйләнергә иттеләр. Шул җитә калды, Хәерниса әби, мавыгып китеп, җылы түшәген калдырды, Гөлсинәнең кысыр сүзе белән бәхәскә керде. Берсе икенчесенә гомер бакый сер бирмәүләре аркасында бу очракта да килешер кебек түгел иделәр. Тегүчегә ничә юлпыч тавык йомыркасының әрәм китүе генә җитмәгән, кызыл җирлектәге яшел чәчәкләр Фатыйманың алсу йөзенә ямь өстәми булып чыкты. Ахирәт дусларның телгә телләре чияләнеп, сүзләренә сүзләре бәйләнеп, уралып, төенләнеп һәм төерләнеп бетте. Икенче көнне тагын да чакыртып кеше җибәрткән Хәернисага Гөлсинә белән Фатыйма икесе тиң кабаланып-бәрелеп килеп керсәләр, егылышып китә яздылар. — Нишләп утырасың монда?— диделәр алар беравыздан. Кичәге үлем түшәгендәге, бүгенге көндә кайнар самавыр чәен чөмереп утырган Хәерниса әби: — Ни шул әле, Фатыйма җанашым, күлмәгең исемә төшеп, кичәге бәхәсне озакка калдырмаска, озын киштәгә куймаска иде исәбем,— дип сүзен башлады.— Кичә, сез китүгә, сандыгымны ачып карасам, иң өстә ыштаным ята икән, Фатыйма, ахирәткәем, нәкъ синең күлмәк тукымасыннан икән шул,— диде дә итәк астын күтәреп күрсәтте. Чыр-чу күп булды. Хәзер инде Фатыйма апагыз үлем түшәгенә аягын сузган, дускайлары көне-төне хәлен белешергә керә, үлеп китә күрмәсен, дип куркалар икән. Май, 1998.
ҮЛЧӘҮЛЕ ӘХМӘТСАФА Хикәя
Бөтен яклап үлчәнгән һәм сөйләшенгән эш тә кайвакыт барып чыкмый икән ул. Менә шунда ниндидер “шайтан”ның аркылы төшкәнен, язмыштан узмыш юклыгын аңлап, чаралыдан чарасыз каласың. Хәер, Әхмәтсафа абзый гомергә әйтә торган иде, имеш, дөньяны су басса, үрдәккә рәхәтрәк, дип. Кулында һаман да үлчәү таягы булган кешедән бу сүзләрне ишетү бераз сәеррәк иде. Ә нигә дөньяны су басарга тиеш тә, үрдәк дигәне ни-нәрсә инде тагын? Су буенда чупырдап йөргән үрдәкләрне тора салып мактамастыр инде? Бик алай икән, үзләре дә ул кошны асрар иделәр. Юк, монда ниндидер башка бер сәбәп, бүтән төрле серләр бар. Һәрхәлдә, кемнәр ничектер, мин шушылай уйлый идем. Дөньяны да менә бүген яки иртәгә су басар төсле тоела башлаган иде. Шулвакыт үрдәкләр рәхәтләнәчәк инде! Әмма дөньяны су басмады. Әхмәтсафа абзый исә һаман да шулай сөйләнеп йөри бирде. Аңа игътибар итүдән туктадык. Курыкмый да башладык. Ул арада Әхмәтсафа абзый икенче төрлерәк сүз уйлап тапты. Имеш, һәркемнең үз үлчәве. Үлчәме, дисә, бер хәл, бер кешенең үлчәме икенчегә туры килмәве билгеле инде. Әнә без дә, малайлар, кайсыбызның буе озын, сыйрагы нечкә, ә башкабыз буйга узмаган, тик корсагы тау. Үлчәм бер төрле булмый да булмый инде, дөрес. Әмма менә, ни, үлчәве дигәне генә аңлашылмый. Килограммы килограмм инде, метры — метр, аршыны — аршын... Бу сүзе дә онытылып өлгергән иде, тагын да бүтән кәлимәсе таралып, Әхмәтсафа абзый барчабызны кабат шаккаттырды гына түгел, хәтта борчуга салды: — Теге дөнья бар икән ул! Иманда камил һәм Ахирәт көненең барлыгына ышана идек. Хәтта киресен әйткән кешеләрне санга сукмадык. Әмма Әхмәтсафа абзый тәкрарлагач, без бала-чага гына түгел, аяк терәп җир җимертеп ятучы өлкәннәр дә какшап төштеләр. — Барып кайткан икән!— дип сөйләнүчеләр дә күбәйде. Аны бер күрергә эзләп хәтта күрше авыллардан гына түгел, ерактагы мишәрләр дә атлар җиктереп килә башладылар. Әхмәтсафа абзый теге дөньядан адәмнәр белмәгән серләрне дә өйрәнеп кайткан, һәртөрле авыруны сихәтләндерә башлаган иде. Әмма без аның бу гамәле дә вакытлыча гына булып, тиздән онытылачагына ышаныч тоттык. Тик ялгыштык. Дөньяны су басты, үлчәве үзгәрде, үрдәге рәхәтләнә башлады. Май, 1998.
ӨЧ КҮЗЛЕ КЫЗ Хикәя
Гамил абзыйның хатыны олыгаеп беткәч кыз алып кайтты. Авыл телсез калды. Тирә-күрше якларда да бу хәбәрне ишеткәннәр икән. Безнең авылныкылар белән очрашканда иң әүвәле шул баланың хәлен белешүдән сүзне башлап, аңа озын гомерләр тели иделәр. Соң бала — моң бала инде ул. Акылга камил булса да, сөяккә йомшак, диләр. Бу серле кызны күрер өчен безнең кибеп өлгермәгән борыннар сузыла, аның ниндидер хикмәткә ия булуынамы әллә шикләнә, әллә ышаныч кора идек. — Маңгаенда да өченче күзе күренә икән,— дип күрше Гаптери әйтеп салмасынмы. Йөрәкләр жу итте. Күз дигәннән, Гаптеринең үзендә дә шакмак кадәр алар. Әгәр ул әйткәнчә була калса, өченчесе маңгайның кай урынына сыя икән? Мөгаен йөзендә-башында авыз-борынга бөтенләй дә урын калмый инде! — Юк!— дип кырт кисте Сәлимулла, Гаптеринең әйткәнен кайнатырга өлгермәгән акылыбызга салкын су китереп салган кебек:— Юк! Маңгаенда, төгәл әйтәм, дөресе шул — күзе юк! — Каян беләсең? Күргәнең бармы әллә?— Гаптери үз сүзен аста калдырасы итмәде. Сәлимуллага да бирешмәде: — Әгәр дә өченче күзе булса...— дип сузды, борчак кадәр кечтеки борынын иягенә кадәр тартып төшерде дә, кире җибәреп: — Әгәр дә өченче күзе булсамы, бөтен кеше шул хакта сөйләр иде,— диде. — Сөйли ди, көт!— Гаптери һаман да бирешәсе итмәде, кистереп әйтеп куйды:— Аны белдерергә ярамый! Сөйләдең исә, бетте, ябыла, ди, бик беләсең килсә. Аның шушы кадәр белем иясе булуы безне сагайтты. Тагын да нәрсәдер әйтер дип, авызларны ачып, аңа текәлдек. — Өченче күзе ябылдымы, беттек, малай, мин сиңа әйтим! Беттек! Безнең ачык авызлар, кайчан ябык булуларын онытып, иртән ашаган бәрәңгеләребез күренерлек хәлдә калды. Әгәр дә Сәлимулла: — Әкият, әбиең сүзләрен сөйләп утырма!— димәгән булса, шул хәлебездә торган чагыбызда авыз тишегеннән юл табып, котларыбыз чыгып качкан булыр иде. Гаптеринең һаман да бирешәсе килмәде: — Булыр сиңа әкият,— дип ялгап та китте.— Өченче күзе ябылса, сихерчегә әвереләчәк, йоклаган балаларның котын төннәр буе алачак, бик беләсегез килсә!.. Без, котсыз калырга җыенып, шым булдык. Бу юлы Сәлимулла да карышмады. Киңәштек тә, Гамил абзыйның шушы кызын бишектән урлап чыгарга һәм маңгаендагы өченче күзен безгә күрсәтергә Гаптеринең үзен җибәрергә булдык. Ул кузгалуга, нигәдер барчабыз да артыннан иярдек, алдалап качар, янәсе. Безнең бәхеткә Гамил абзыйлар шул сабый кызларын бишек арбага салып, капка төпләренә һава алмаштырырга алып чыккан иделәр. Ә янында һичкем күренми. Өелешеп килдек тә йөзен ачтык һәм куркудан кычкырып җибәрдек. Аның маңгаенда чыннан да өченче күзе бар иде. Өйләребезгә ничек кайтып җиткәнебезне сизми дә калдык. Мин карават астына ук чумдым. Нидән курыккан булуымны әнкәй белеп алгач, әткәй белән шактый озак көлештеләр. Бишектәге сабыйга күз тимәсен өчен маңгаена күз рәсеме ясап куялар дип белмәгәнбез икән шул! Май, 1998.
ХАЛЫК ХӨКЕМДАРЫ Хикәя
Кешеләрне үз артыңнан ияртәсең килсә, аларны юләрләндерергә кирәк. Тиз генә айный алмасыннар өчен бер-бер ахмаклык, аның артыннан икенчесен, өченчесен, дүртенчесен һәм бишенчесен кылдырганда тагын да яхшы булачак. Үзләренең юләрлекләренә үзләре үк гарык булсыннар. Шул вакытта гына максатыңа ирешергә мөмкин. Әмма монысы да бар әле аның, әйе! Аларга һәрдаим: “Дөрес эшлисез!”— дип әйтеп, дәртләрен куәтләндереп торгаларга онытма! Габделфәрт абзый, әнә, хәрби хезмәтен гомере буена сузып, алтын укалы погоннар белән кайтты да, халыкны җыеп, җәмгыять төзеп җибәрде. Аңа татарның атаклы тарихи шәхесенең исемен куштырып, эшен киң колач белән җәелдерде. Әби-чәбидән алып, һәр җилкәсе икешәр колачка җиткән егетләрне дә үз янына эшкә тартты. Нинди гауга яисә митинг ише нәмәрсә була калса, аларны ияртеп шунда йөгерде. Микрофонны куллардан йолкып алып, мәйдан әһелен үзенә карату хәйләсен да өйрәнеп алды. Беренче сүзе бик тә үтемле иде, ул аны һәрвакыт әйтә торган булып китте: — Хөкүмәткә ышанмагыз, җәмәгать, сезне һаман алдады һәм алдаячак!.. Әйткәне хак булырга кирәк, аңа һәммә кеше ышана башлады. Бераздан Габделфәрт абзый икенче бер сүзне дә әүвәлгесенә кушып җибәрергә тотынды: — Халык мәнфәгате аяк астында тапталмасын дисәк, үз арабыздан акыллы кешеләрне хөкүмәткә сайлыйк! Шушы буйга калку, гәүдәгә калын, телгә оста, тамакка киң һәм каты Габделфәрт абзыйның бу сүзләре дә халыкка хуш килеп, аны тыңлаучылар һәммәсе үзләрен бихисап олуг акылга ия дип уйлый һәм, борын чөеп, җилкәләренә канат үстерә башладылар. Габделфәрт абзый исә үзе андый ук ахмаклардан түгел иде. Тиздән өченче сүзе дә икенчесе артыннан бик тиз мәйданга чыкты: — Җәмәгать, миңа ышансагыз, хөкүмәт идарәсенә үземне тәкъдим итегез! Сайлауларда актив булыйк,— дип оран салды. Аны күтәреп алдылар. Сайлап та куйдылар. Хөкүмәт сараена илтеп, авыр һәм мәһабәт зур ишекләреннән елый-елый хушлашып кертеп тә җибәрделәр. Шуннан бирле үзен сагынып: — Бер күрәсе иде,— дип елашып искә алалар. Ә ул юк та юк. Әллә нинди кануннар уйлап чыгарып, халык мәнфәгате өчен җан ата булырга кирәк дип сөйлиләр. Әле кичә генә телевизордан гына торып, инде ике елдан артык көне-төне хезмәт итеп тә бер тиен акча алмаган халыкны: — Сабыр итегез, дөрес эшлисез!— дип мактаган икән. Май, 1998.
ТАТАРЧА СӨЙЛӘШҮ Хикәя
Кайвакытта кеше белән сөйләшүе дә кыен була: яки ул сине аңламый, я син аны. Гүяки икегез ике телдә сүз “кайнатасыз”. Беренә татарның әллә ниткән ерак бабасы африкалы бикбалларча сөйли, икенчең исә шул ук татарның вак кавеме мәргилләрчә гәп ора. Күңелдәге төеннәр килешенмәгәнгә, баш миендәге кан тамырлары тарайганга күрә, акыллар да сукырая, телләр ябышмый, сүзләр ятышмый башлый инде ул, нәрсә эшләмәк кирәк! Бервакыт Сәмигулла абзый ян күршесенә сәнәк сорап кергән, тегесе, Гыйсьмәтулла, аның тешен коеп чыгарган. Җитмәсә күз төбенә дә өстәгән. Елап чыккан Сәмигулла бу хурлыкның ни сәбәптән икәнлеген һич аңлый алмаган. Сорарга батырчылыгы җитмәгән, күрәсең. Икенче көнне дә, өченчесендә дә урамда күренергә кодрәте җитмәгән. Дуамал күршесеннән коты алынып, өендә посып ятуны кулайрак күргән. Ә ундүрт көн әүвәлрәк кенә икенче ян күршесенә көрәк сорап кергән булган ул. Аны-моны сөйләшкәләп тә алганнар. Дөнья хәлләрен белешеп тормыйча ярамый, имеш. Моңа кадәр бик дус исәләр дә, тегесе аңа тал кебек сыгылма саплы көрәк биреп чыгарган. Сәмигулланың абзый артык-портыкны уйларга йөрәге җитмәгән, кабат сорарга да кыенсынган. “Аллаһ сакласын, әллә нәрсә эшләтеп куюы бар”,— дип уйлаган, ахрысы. Гомерләрен бер авылда уздырып та ике телдә сөйләшергә тиеш булмаган татарларның болай көтмәгәндә чит-ятка әверелүе сәер күренеш исә дә, Сәмигулла абзый, сабыр кеше, түзәргә карар иткән. Кемнәр белми, әйтәм! Ничек тә сер көннәрнең берендә тишелергә тиеш инде ул. Әмма Сәмигулла абзый — җаны борчулы кеше. Бу кадәр мыскыллауларны күтәрә алмас булып, урын өстенә ятарга мәҗбүр икән. Шулай да бу юлы да түзгән. Сабыр иткән. Ашыкмаган. Шунда күктән илһам иңеп, башына бер фикер килгән һәм бүрәнә белән теге көрәкне саплап, күршеләренә рәхмәт әйтеп керткән. — Бу ни бу? — ди икән күршесе. — Көрәк, саплы көрәк,— дигән Сәмигулла абзый. — Нишләп шушы кадәр юан соң?— ди икән тегесе. — Ә,— дигән Сәмигулла абзый,— кичкә сәнәк янында калдырган идем, буйга узган булырга кирәк. Гыйсьмәтуллалар сәнәге иде. Мал — иясенә охшар, ди. Тик тормаган инде, тик тормаган... Шул кичне ике ян күршесе көрәк һәм сәнәк сугышы оештырып, караңгы төшкәнче шаулашканнар. Сәмигулла абзый “с” хәрефен дә авыз итми йокларга яткан. Әле менә иртәгә дүртенче көнгә, аннан бишенчегә чыгасы бар аның. Сабыр булырга кирәк, сабыр! Май,1998.
БӨЕКЛӘР БЕЛӘН БӘХӘС Хикәя
Көннең кояшы белән бәхәскә кергән Гыйльметдин үзенең иртәннән бирле салгалаган икәнлеген оныткан иде. — Син,— диде ул, кояшка үпкәләп,— нигә миңа туры карыйсың, ә? Гыйльметдин бу сүзен, һич тә ким түгел, бишенче тапкыр кабатлады. Оялудан кояш болыт арасына кереп качты. Пәрдә аша ирләр ягын хәтерләштергән оялчан хатын шикелле болытның юка урыннарыннан чыгылып-чагылып китте. Гыйльметдин тагын да сөйләнеп алды: — Ни пычагыма дип күзгә карыйсың, ә?.. Ни пычагыма дип?.. “Пычак” белән татар гына сүгенәдер ул? Бездә аның сүз буларак әйтелеп калуы да бик җиткән, кулга тоту хакында уйларга да язмасын. Татар — татар шул! Күңелгә киң, хискә бай булса да, акылга — кыскарак, уйга — таррак. Татар акылы, дөресен әйткәндә, ни эшләмәк кирәк, төштән соң. Ә кайвакытта төшлеге дә ахшамда гына ирешә, ул арада кич тә килеп җитә. Төштән соңы тагын кайчан буласын бер Аллаһы тәгалә үзе генә белә. Гыйльметдин каш өстенә китергән кулы астыннан дөньялыкны уңнан сулга күзәтеп узды да, әйтеп куйды: — Менә шулай, бераз сүрелеп тор, юкса яндырып бетерәсең!.. Ул арада кояш тагын да балкыбрак чыкты. Гыйльметдин аның белән бәхәсен дәвам иттерде. “Пычак”тан “көрәк”кә күчте. Татар көрәкне дә ярата инде ул. Кайдан килгән хикмәттер, белмим? Көрәк белән көрәгән шикелле акчаны да көрәп таба. Берәүләр энә очына гына да риза булса, татар алай итә алмый. Аның көрәге дә көрәк кенәме соң, шахтерларныкыннан бер дә ким түгел. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|