ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 2 страницаКайтып барабыз. Кичкә калынды. Галәвигә юл өйрәтәм: — Әйдә, моннан, турыдан гына чыгабыз. Ярты сәгатьтән өйдә булабыз!— Мин әйтәм. — Юк,— ди Галәви,— аннан урамы караңгы, әллә кем очравы бар. — Ә нигә? — Сиңа — ярый, миңа — юк,— ди бу,— синең бүрегең дә маймылныкы түгел, киемең дә ямаулы бишмәт кенә. Мин юньле кешеләр йөри торган урамнан кайтам. Ерак булса да, тыныч! Киттек инде, дусны үпкәләтергә ярамый шул!
“Маймыл бүрек” дигәне бик килешле инде, анысы. Бәхәс юк. Күзне кызыктырырлык. Әмма ул вакытларда без аның су күсесе, ягъни нутрия тиресеннән тегелгән икәнлеген белми идек, шунлыктан “маймыл бүрек” дип йөртә идек. Казанда андыйлар берничә кешедә генә. Шулардан берсе — Галәвинең башында. Кичен кызлар күзләргә, йөрәкләренә кадалып калырга чыкканда гына киешле. Затка дип бик тә саклый, батырып та кими. Маңгае тирли башладымы, хәзер бүреген, салып, култык астына кыстыра. Киемнең кадерен белә Галәви, бик белә. Һич кенә дә туздырасы-нитәсе түгел, мәңге саклыйсы. Дәрес бара. Карбюратор. Ягулык белән һаваны бергә кушып өрдерүче җайланма. — Бу,— дип башлый сүзен Саша абзый,— машинаның тамагы. Мәңге туясы юк. Тыгылганчы үткәрә. Кашыклап түгел, чиләкләп чүмерә. Аңа барыбер, бармы ашарына, юкмы, һаман сорап кына тора. — Тончыкмый да икән, менә сиңа тамак, малай,— дип куя Галәви, кытыкланып. Аның сүзен шунда ук эләктереп алган Саша абзый тезеп кенә китә: — Тончыга, әле ничек кенә тончыга! Никадәр комсызрак булса, шулкадәр күбрәк тончыга... Инде аны ничек тончыктырмаска, ничек тыгылдырмаска һәм күп тыгынмый торган итәргә, шуны өйрәнеп китик. Безнең колаклар үрә тора, күзләр, күрми калмыйм дигән кебек, аның һәрбер кул хәрәкәтен, күрсәткән детален барлап бара. Саша абзыйның әшнәсе Габбас абый бар. Ул — инструктор. Икесе дә телгә һәм хәйләгә осталар. Һәр сүзләреннән мәгънә табабыз. Көлешәбез. Өйрәткәннәрен белми калмаска тырышабыз. Шулай уен-көлке белән алар дәрес бирә, ә без йотылып-йотылып тыңлыйбыз, черем итеп алучыларыбыз да юк түгел. Хәер, искәртми ярамас, укытучыларыбыз арасында бүтәннәр дә бар. Корыган агач кебеге — Кукло. Бу аның фамилиясе булырга кирәк, исемен белмибез. Ул үзе белән шулай атап таныштырды, артыгы белән кызыксынып тормадык. Бу гына да түгел, хәтта нәрсә укытуын һәм ни белергә тиеш икәнлегебезне дә күз алдыбызга китерә алмадык. Коры агачның җимеше булмый, диләр, хак сүз икән. Ул үзенең бердәнбер таләпчәнлеге белән генә “көздә” мул уңыш җыярга ният итүе бик сәер иде. Ара-тирә безнең белемнәребезне дә тикшереп алалар. Галәвине бастыралар. — Нәрсә ул эчке ягулы двигатель?— дип сорый Саша абзый. — Ашказаны,— дип җавап бирә Галәви, күзен дә йоммыйча. Безгә ни көләргә, ни еларга урын калмый. “Булмады бу!”— дип урындыкларыбызга сеңәбез. Хәзер аның урынына кайсыбыз булса да җавап бирергә тиеш. Төне буе кызлар озатып йөреп, тамагы да, йокысы да туймый килгән инде аның, мокыт. Әмма Саша абзый ашыкмый, тыныч кына утыра бирә, сөйләвен көтә. Бераздан соң гына: — Дәвам итегез,— ди. Галәви башын җүләргә сала, тагын кабатлый: — Ашказаны... Ашказаны... — Әйе, ашказаны,— ди, соравына җавап көткән Саша абзый. — Ашказаны ул,— дип дәвам итә Галәви, колак артын кашып,— корсак урынына урнашкан. Тамак ачкан саен кысылып, бүре кебек улап куя, әйе... — Шуннан? Безнең урыннар урындык төбендә инде. Ни еларга, ни көләргә белмибез. — Шуннан шул, без ашаганны кайната...— дип дәвам итә Галәви, күзен дә йоммыйча. — Казан кебекме?— дип, һаман җитди рәвештә сорый бирә Саша абзый. Үзен гүяки дөрес сөйлим булса кирәк дигән фикердә канатландырып, Галәви сүзен дәвам итә: — Әйе, казан кебек. Шуңа күрә татарлар аны ашказаны, ягъни дә мәсәлән, аш кайнатучы казан дип атаганнар. — Әйе-әйе, кыюрак... Дәвам итегез,— ди, һаман да җитди кыяфәтендә калган Саша абзый. Сизенәбез, аңа да кызык. Авыз кырыйлары вакыт-вакыт күтәрелеп-күтәрелеп ала. Әмма һаман да егетебезнең тәмам көлкегә калуын белмәмешкә сабыша: — Татарларның бар нәрсәләре дә казан, казан яны, казан тирәсе белән бәйләнгән инде. Анысын беләбез. Шуннан? — Шуннан — шул,— дип сөйли бирә Галәви, күзен дә йоммыйча, түшәм ярыкларыннан күзе белән ары-бире күченә-күченә,— ашказаныннан, алга таба, кайнатылганы эчәкләргә керә, аннан, ни, әйе, юан эчәккә... — Бик дөрес,— дип сүзен җөпли Саша абзый,— ахырына кадәр барып җитсәк, “бишлелек” була... Әйе... Дәвам итик! — Шуннан шул инде,— ди Галәви, бераз аптырабрак,— бәдрәфкә китеп бушатасыбыз гына кала. Без инде тыяла алмыйбыз. Көлүебездән сыйныфның диварлары калтырана, түшәм-идән такталары биешә башлый. “Ни булды?”— дип күршедәге укытучылар ишекне ачып карыйлар, җитди караш ташлыйлар. Тынычланып өлгерәбез. Ә Саша абзый бик канәгать. Сугышны башыннан ахырына кадәр машина белән ерып чыккан. Мондый хәлләрне генә күп күргән. Сер бирми. Тагын да сорап куя: — Шуннан-шуннан? Дәвам итик... Кыюрак-кыюрак! Галәви тәмам коелып төшә. Инде дә нәрсә дияргә белми. “Бетте бит инде!”— димәкче. Шунда алгы рәттәге ташбаш егетләрдән берәү: — Комганны әйт, комганны,— дип пышылдый. Галәвигә шул җитә кала, акылына илһам орлыгы төшеп, шунда ук чәчәк ата һәм: — Комган белән юып, тәһарәт яңартабыз!— дип, җимеш тә бирә. Без егылабыз. Диварлар ишелеп киткәндәй була, идән сайгаклары кабат урыннарыннан күчә, түшәм такталары биешә. Тагын күршеләр керәләр. Аптырап карап торалар. Ә без — шым булабыз, ләм-мим. Сер бирү юк. Саша абзый һаман да тыныч һәм җитди кыяфәтендә утыруын дәвам итә, җитмәсә әйтеп тә куя: — Булдырдыгыз, Галәви! Бераздан тагын да өсти: — Бик дөрес эшлисез. Татарлар үзләрен шулай чиста йөртергә яраталар. Бик яхшы, бик яхшы! Һәм тагын да сорамасынмы: — Дәвам итик? Инде бер мәртәбә илһам орлыгын чәчәк аттырып җимешләндерергә өлгергән Галәви: — Ашказаны ул — эчке ягулы двигатель, ягулыкны хәрәкәтләндерүче көчкә әверелдерү өчен хезмәт итә, хезмәт итүче җайланма,— дип чатнатып әйтеп куя. Инде безне тагын тыеп тору мөмкин түгел, кабат тәгәрәшеп көләбез. Безнең бу кадәр хахылдау һәм хихылдауга диварлар күченә, идән такталары түшәмгә күтәрелә, түшәмнеке идәннекенә алышына. Тагын күршеләр өелешеп кереп җитәләр. Безнең көлгәнне күреп, үзләре дә авызларын ералар. Әмма берни аңламый чыгып китәләр. Тик Саша абзый гына үтә дә җитди: — Бик дөрес, бик дөрес!— дип Галәвине җөпли. Без һаман да тынычлана алмый көләбез. Күзләрдән яшьләр сыгыла, авызлар арып, йөткерә һәм төчкерә үк башлыйбыз. Бераз тынычланганыбыз соңында гына Саша абзый: — Ашказаныннан башка гына әйткәч ничек була инде?— дип, тагын да сорап куя. Ташбаш егетләрнең берсе: — Бүтәкә була!— дип әйтеп салмасынмы. Бу юлы беренче булып Саша абзый тыела алмыйча көлеп җибәрә, без чыгырдан ычкынабыз. Күршеләр тагын йөгерешеп керәләр. Селкенгән диварларны ишелмәсен дип тотып торалар, биегән сайгакларны басып тоталар, башаяк киләләр. Ахырда, дәресләрне вакытыннан алда тәмамлап, өйләребезгә кайтарып җибәрәләр. Шуннан бирле безнең Галәвиебез “Бүтәкә” кушаматын йөртә башлады.
Габбас абыйның инструктор икәнлеген искә алган идем инде. Руль артына утырта да: “Киттек!”— ди. Кайда басарга, нинди әйберне тартырга һәм боргаларга икәнлеген әйтеп тә тормый. Шофер булырга җыенгансың икән, син үзең белергә тиеш дип кенә карый. Шулайдыр инде. Чөнки, сөйләвенә караганда, ул үзе дә машина йөртүне шулай өйрәнгән. Кая барсын. Сугыш вакытында икән. Утырып барган машинасының шоферы адашкан ядрә тиеп үлгән икән дә, командиры аңа кушкан: — Атта йөргәнең бармы, татарин?— дигән.— Әйдә, утыр рульгә. “Юк!”— дип тору кая инде ул, әмерне үтәми ярамый. Габбас абый руль артына утыруга, машина йөреп тә киткән. Бу “худ” белән турылап, Берлинга кадәр барып җиткәннәр, имеш. Шул рәвешле безне дә өйрәтәчәк ул. Әйтеп куйды. Методикасы бик гади: йөреп китсәң, китәсең, ә юк икән, булмый инде, булмагач, суга төшкән мәче баласы кебек батасың да үләсең. Хәерлегә, шофер мәртәбәсенә ирешми каласың. Шулай да укып йөрүеңнең кирәге чыгачак, диләр, машина паркында шөреп боргалаучы итеп эшкә билгелиләр. Ни, элегрәк шулай киткән берәү инде мастерскойга хуҗа итеп куелган, ди. Габбас абзыйга рәхмәтләрен укып туймый икән, бичара. Шулай итеп Габбас абый үзенең шәкертләреннән берсен руль артына утырта да, машинаны урамнан урамга йөрттереп кенә калмыйча, иң тар капка яки күпер-арка янына китереп туктаттыра. Үзегез беләсездер, ул вакытларда бөтен Казан буйлап һәр ишек алды түбәле ырыс капкалар, күпер-аркалар белән эшләнелгән иде. Шунда арт белән машинаны керергә куша. Бәрдерсәң, бетте, я машина җимерелә, яки дөбердәп капка ава. Өченчесе — юк! Бервакыт китте болар Галәви белән выжылдатып. Без кәртле суга калдык. Акча юк вакыт иде. Бәхетемә һаман ота бардым. Уен кызганнан кызды. Баштагы бүрекләрне салып бәрдек. Шактый вакыт узган. — Егетләр, очкыч төшә!— дип кычкырышуларга күтәрелеп карасак, галәвиләр кайтып төштеләр. Чыннан да машинага канат куйганнар. Менә сиңа Бүтәкә! Баксаң, капка икән. Габбас абый, гадәтенчә, бер тар тыкрык янына китереп туктаттырган да ишек алдына машинаны кертергә кушкан. Галәви төшеп караган. Күңелендә шик иңрәгән. — Монда машина сыймый,— дигән. — Сыя, сыймаска мөмкин түгел,— дип исе дә китми әмер иткән Габбас абый.— Керт! — Әйдә бәхәс, сыймый,— дигән Галәви, ни шайтаны котыртыптыр. — Әйдә бәхәс,— дип руль артына утырган Габбас абый,— үзем кертеп биримме? Һәм керткән дә. — Менә, сыйдымы?— дип әйтә икән Галәвигә инструкторыбыз.— Ә син сыймый дип лаф орасың! Кире чыкканда карыйлар, капка юк, юллары иркенәеп киткән. Җирдә дә авып ятмый икән. Аны-моны карап тормаганнар, Галәви Казанны тагын бер әйләндергән дә, кибеткә кереп, бәхәснең ядәчен кайтару өчен бер ярты алган. Башны күтәреп югары карау кая ул. Шул килеш чаптырып кайтып кергәннәр. Артларыннан шундый ук “худ” белән милиция дә килеп җитте. Шактый юмалый торгач, беркетмә төзеп газапламадылар. Галәвинең дә, Габбас абыйның да сый-хөрмәтен күреп, җитмәгәч, көтәчәккә дип, әле генә откан акчаларымны алып, җәелеп бәйрәм иттеләр. Тиздән укуларыбыз бетәргә тиеш иде, кайгырасы юк. Имтиханнарны уңышлы тапшырдым. Әмма дә җиде кат тиремне генә салдырмадылар инде. Ә Галәви бөтенләй коелып төште. Беренче булып керә, иң соңгы чыга. Тәмам җанын гына алмадылар. Машинага утырып киткән җирләреннән дә биш сәгатьсез әйләнеп кайтмадылар. Инде дә эзләргә чыгасы идек, ватылып озаклаганнар. Кайтып керделәр, мин сиңа әйтим, авызлары — колакта, колаклары — маңгайда. Галәви — булдырган, Галәви — уңган егет шул! Безгә шоферлык хокукына таныклык биргән көндә ярты Казан бәйрәм иткәндер. Һәрхәлдә шулай кебек тоелды. Инде хәзер кем кая эшкә урнашырга тиеш иде. Алдан сөйләшенеп куючылар да булган, килеп, үзебезне берәм-берәм аулаучылар да табылды. Тагын Галәвине бәхет күмде. Шоферлыкка кодаларга бер-бер артлы килеп торучыларны көлеп кенә каршы ала һәм мыскыллап ук диярлек озата тордык. Менә бервакыт юантык шома татар кереп, кайдан икәнлеген дә аңлатып тормастан: — Безгә кайсыгыз бара?— дип сорады. Үзе кесәсеннән бер пачка “Себер” папиросы чыгарды һәм мулдан сыйларга кереште. Колак артына да тыгып, авызга да берәрне кабып, шунда ук көйрәтеп җибәрдек. Без хәзер әллә кемнәр идек. Шунлыктан шома татарга да көлеп кенә җавап бирдек. Ул соравын тагын да кабатлады һәм бераздан янымдагы затлы Галәвигә төртеп: — Безгә киләсезме?— диде. Галәви аптырап калды. Коелып ук төште. Имтиханнарда башы черегән, җаны өзгәләнгән егетнең тырышлыгы әйе дип баш кагарга да җитмәде. — Булды алайса, сөйләштек, эндәшмәү — ризалык билгесе!— дип, Галәвинең кемлеген, кайда яшәвен шома татар язып та алды. Һәм кая килергә икәнлеген әйтте дә чыгып китте. Шунда бик зур түрәгә эшкә алынуын белгәч, без үзебезнең терсәкләрне эзләдек. Әмма тешләрлек түгел иде инде.
Миңа “ЗИС-5” машинасына утырырга туры килде. Безнең вакытта алар Казан тулы иде. Агач кабиналы, акыртып-акыртып та әллә ни тизлек җыя алмаган бу машинаны таудан гына төшереп җибәрерлек булуга карамастан, миңа аны: — Тагын ун ел шылт та итми йөриячәк әле бу,— дип, җилкәләремә суга-суга мактадылар.— Бер сүтеп җыйсаң, дөньяны җимертәчәк. Аны тарттырып кабызганда автопарк шартлаган, дөбердәгән тавышлар белән, кара-зәңгәр-сары төтенгә тулды. Машиналары янында кайнашкан шоферлар, барлык эшләрен ташлап, колак-борыннарын тотып, кайсы-кая йөгерде. Әле генә йөреп киттем дигән “ЗИС-5” бик каты төчкереп-ютәлләп-калтыранып бераз эшләгәндәй булды да шым калды. Бөтен җиреннән төтен чыга, кайсыдыр урыннары яна да башлаган иде. Качышып беткән шоферлар, көрәктер-чиләктер тотып, кайсы кайдан мизгел эчендә килеп тә җиттеләр, ком һәм су сибеп, яна башлаган җирләрен сүндерештеләр. Аннан соң, бераз тынычлангач, мине күреп алдылар һәм егылышып көлә башладылар. Бит кулларым кара корым иделәр.
Ремонт минем ярты ай вакытымны алды. Шушы ике атна эчендә баштанаяк сүтеп җыйдым. Аның һәр деталенең картайган һәм тузганлыгы киләчәк көнемә дә ышаныч тудырмады. Бары тик яңа балдаклар гына утырттым. Бездә аны ул вакытларда “кәлсә” дип йөртә иделәр. Склад мөдиребез Камил абзый, олы борынлы, алтын тешле мишәр: — Бүтән бер әйбер дә юк, энем, сорап аптыратма,— диде дә ишекләрен бияләй кадәр йозаклар белән бикләп куйды. Анда карбюратор да булырга тиеш, кулымдагы боерыкка язылган иде. Анысын алар “нәрәт” дип йөртәләр икән. Шоферлар — халыкның әллә кеме, “йонлы куллары”, диләрме, ягъни “блатной”лар. Һәр сүзгә урысча кушып сөйләшергә яраталар. Иске карбюраторны яңадан көйләп маташканда, Камил абзый янымнан узып бара иде, сүз катып куйды: — Болар салкында бер дә ышанычлы түгелләр, энем, боз булып каталар! Мин аңа күтәрелеп карадым. Ә ул җилкәмә сугып куйды: — Ярый-ярый, барысы да яхшы булыр әле, сүндермәсәң! Аның киңәшен мин күңелдә тотарга тиеш идем. Әмма игътибар итеп торылмаган. Боерыкка язылганны да бирмәгәч, ачуым килгәне бетеп җитмәгәндер шул. Машинаны көйләп чыктым. Бу юлы кара төтеннәр атмады, җиңел генә эшләп китте. Мине торф ташырга җибәрделәр. Ул елда кыш иртә килеп, юлларны боз ясап катырды. Вакыт-вакыт юеш буран да кузгалып, тәрәзәгә сылый, йөрүне дә кыенлаштыра. Минем йөк ташырга беренче тапкыр килүемне күреп, экскаваторда эшләүчеләр шаяртырга булганнарын башыма да китермәдем. “ЗИС-5” җиргә сеңеп төшкән, хикмәтле егетләрнең бүреге кебек, җитмәсә әрҗәсе уңга салынган иде. Кузгалып киткәндә машина белән бергә үземнең дә эчләрем суырылып чыга язды. Ул торфны шәһәрнең бер башыннан икенчесенә кадәр илтергә тиеш идем. Казан-су күперенә килеп җиткәндә “ЗИС-5”ем телсез калды. Сәбәбен белми идем. Каршы искән җил тәрәзәгә юеш кар сылый, болай да авыр булган юлны тагын да кыенлаштыра. Инде туктап калган машинама җан кертү өчен тырышуларым уңышсыз тәмамланачак дип борчылган чагымда, Ходайның рәхмәте, Камил абыйның карбюратор хакында әйткәнен исемә төшердем. Ул чыннан да нигәдер боз булган иде. Ничек аны җылыту җаен табарга кирәклеген уйлап та бетермәдем, җиңел машина выжылдап килеп туктады. Аның эченнән кояштай балкыган Галәви килеп чыкты. Үзен күрмәгәнемә бишбылтыр булганлыктан, кул сугыштырып исәнләштек. Сөенече эченә сыймаган Галәви минем хәлне аңларлык дәрәҗәдә түгелдер дип уйлаган идем: — Мин хәзер,— диде дә китеп барды. Ул арада, машинамда казынып, өшеп беткәндә килеп тә җитте. — Ун тәңкә, дустым,— дип белдерде, һаман да авызын ерган килеш, миңа яңа карбюратор сузып. Акчаны алды да, хушлашып: — Эшем ашыгыч, болай да сиңа вакытымны югалттым,— дип китте дә барды. Артыннан җилләр генә исеп калды. “Бәхетлеләр менә нинди машиналарда рәхәт чигә!”— Бу фикерем белән мин хаклы идем. Галәвидән көнләшүемнән, хәлемнең авырлыгыннан җаным көйде. Әмма дә яңа карбюратор “ЗИС-5”кә җан кертте, аның сәгать кебек эшли башлавы кабаттан күңелгә дәртемне кайтарды. Казанның яртысын җиңел генә узып, калганын да шулай җай гына барырмын, икенче юлы болай артыгын төятмәм дип акылыма киртләргә генә өлгермәдем, арткы көпчәк шартлады. Күтәргеч-домкратым юк иде. Инде нәрсә эшләргә дигәндә, юл читендәге зур ташка күзем төште. Аны күтәреп-тәгәрәтеп китердем дә күчәр астына тыктым һәм, шиңгән тәгәрмәчнең астын казып, сүтеп алдым. Көпчәкләрне алыштырып, яңадан җыеп, урынына утырттым. Ул арада караңгы да төшә башлады. Минем ашамаган, ач һәм аздан ачуым килер чак иде. “Бу йөкне илтеп аударсам, өйгә кайтып китәм”,— дип, үземне тынычландырып, машинамны үкертеп кузгалуым булды, нидер шырт итте. “ЗИС-5”не арттан кемдер тотып тора, җан фәрман чинап алуына да карамастан, кузгалып китә алмый иде. Ярымкүчәре сынган булып чыкты. Тәгәрмәчне урынына беркеткәч, күчәр астына күтәргеч-домкрат урынына куйган ташны чыгарырга онытканмын, көч килгән. Утырып еларга гына тиеш идем.
Тагын да ун тәңкәгә буксир яллап, тарта алмыйм, дигәч, йөкнең яртысына якынын шунда урамга гына бушатып, тагылган хәлендә “ЗИС-5”не автопаркка кайтарып җиткергәндә мине көтеп торучылар калмаган иде. “Йөкле килеш кертмибез!”— дип, каравылчы тавыш чыгарып маташса да, эшне аңлатып бирдем. Ризалашты тагын. Икенче көнне яңадан ремонтка ябышып, бу юлы да ике атна вакытымны уздырдым. “ЗИС-5”не аякка бастыргач, эштән җибәрүләрен сорап гариза яздым да хуҗага кертеп бирдем. Ул көлеп кенә куйды һәм: — Энем, ертып ат моны,— диде, алдыма командировка кәгазе китерде: — Менә, Горькийга барырсың. Акчаны кассадан кереп ал. Иртәгә юлга чыгасы. Риза булмый хәлең юк. Яңа машинаның рәхәтлеген һәркем белә. Инде ике ай “ГАЗ”да йөрим. Урамдагы һәркемнең ике күзе миндә кебек. Ә “ЗИС-5”не тимер-томыр заводына үзем илттем, картлар әйтмешли, үз аягы белән, бичараны. Әмма анда яңа адрес бирделәр. Мәктәпкә соратканнар икән. Вакыт дигәнең тиз үтүчән шул. Беренче машинамны мәктәп ишек алдында калдыруыма да бер елдан артык гомер узган иде. Ничектер шул ук мәктәпкә күмер китерергә туры килде. Беренче машина, ни кадәр гаҗизләсә дә, сагындыра икән ул. “ЗИС-5”нең хәлен белешергә гаражлары ягына барсам, ни күрим, иске танышым Галәви аның астында казынып маташа иде. — Җиңелрәк эшкә күчтем әле,— диде бу, кул бирешеп күрешкәч,— юкса хуҗаны гына түгел, хатынын да, балаларын да, туганнарын да көне-төне әллә кайларга ташырга кирәк. Ә монда — дәрес бирәсең дә, вакытың буш. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|